КЕШЕЛЕКЛЕ СОЛДАТЛАР
Без күбрәк катлаулы хәрби операция планнарын коруда һәм аларны тормышка ашыруда катнашкан командирларның истәлекләрен укырга күнеккәнбез. Алар белән танышып, без туган илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган дәһшәтле бәрелешләрне, бигрәк тә Бөек Ватан сугышының аерым күренешләрен, ә кайберләрендә хәтта аның бетен бер панорамасын күз алдына китерәбез, совет халкының күмәк батырлыгын, аның мораль-политик бердәмлеген, какшамас кеч-куәтен тоябыз, байтак хәрби җитәкчеләрнең талант-сәләтен, холык-фигылен төсмерлибез. Мондый истәлекләр яшьләребезне өлкән буыннарның революцион һәм сугышчан традицияләрендә тәрбияләргә булыша. Ләкин әлеге язмаларның бер ягы (кимчелекле ягы дип әйтергә кыймыйбыз, чөнки ул объектив сәбәпләрдән килеп чыга) бар: аларда сугышның, күмәк батырлыкның аерым эпизодлары, ваклыклары. кагыйдә буларак, җентекләп тасвирланмый, солдат тормышы, солдат образы бөтен тулылыгы белән гәүдәләнми Чөнки хәрби җитәкче бик күп кешеләрне берләштергән частьлар, берләшмәләр белән эш итә һәм шулар хакында яза. Зур хәрби җитәкчеләрнең, командирларның истәлекләрендәге әнә шушы җитешмәгән якны түбәнрәк чиндагы хәрбиләрнең язмалары тулыландыра. Аларның истәлекләрендә солдат тормышының ваклыклары бәян ителә, солдатларның җанлы образлары тудырыла. Ике төрдәге шушы мемуарлар үткән тарихи бәрелешләрнең тулы картинасын, аларда катнашкан кешеләрнең җанлы образларын күзалларга ярдәм итәләр. Татарстан китап нәшрияты күптән түгел дөньяга чыгарган «Сусыз дәрья» дигән китап 1 мемуар әдәбиятның өнә шул икенче төренә керә. Аның авторы — Габдулла Шәрәфи. Бусы — авторның әдәби псевдонимы. • Г Шәрәфи. Сусыз дәрья Казан. 1969 ел. Ә чын исем-фамилиясе — Габдулла Шәрәфетдинов. Бу исем газета-журналларда чыгып килгән мәкаләләре, очерклары, парчалары, әдәби язмалары буенча матбугат яратучыларга таныш булырга тиеш. Ул кавырсыны да катмаган «сары томшыклы» малай чагында ук Совет Армиясе сафларына алына. Ерак Көнчыгышта хәрби хәзерлек үтә, 1945 елның август — сентябрендә, солдат-радист булып, япон милитаристларының сыртын сындыруда катнаша, һәм менә чирек гасырга якын вакыт узганнан соң китап сөючеләргә үзенең истәлекләрен юллый. Байтак еллар бергә эшләгән бу тыйнак каләмдәшемнең яңа әсәрен «ташка басылган» хәлендә дикъкать белән укып чыгам. Аерым бүлекләрен кулъязма хәлендә үк күздән кичергән булсам да, сары тышлы бу бәләкәй китап кабат укыганда да су кебек йотыла. Моның сере нәрсәдә? Минемчә, истәлекләрнең табигыйлегендә, самимилегендә, урыны белән юморга төреп, урыны белән хискә сугарып язылуында. Автор вакыйгаларны, ул вакыйгаларда катнашучыларны моннан 24 ел элек ничек кабул иткән булса, шул килеш тасвир итә. аларга бәяне дә iliyn чор күзлегеннән карап бирә. Бу алым китапның самимилеген, тасвир көчен арттыра. Әмма шуннан ук әлеге язмаларның бер кимчелеге дә килеп чыга. Сүз 1945 елгы солдат офыгын 1969 елгы журналист офыгы белән алыш- тыргалап алу зарурлыгы турында бара. Автор, вакыйгаларның табигый агышы һәм үз күргән-белгәннәре белән артык мавыгып китеп, аерым урыннарда кирәкле гомумиләштерүләр ясамый, ягъни үзе хезмәт иткән хәрби берләшмәнең узган юлын тулаем зур тарихи бәрелеш кысалары белән чагыштырып бару, бүгенге көн вакыйгаларына да күз ташлаштыргалап алу җитенкерәп бетми Ә бит шундый публицистик алымның әйбәт нәтиҗә бирүен дәлилләгән Б моментлар китапның үзендә дэ бар Автор бер урында Җәхә шәһәрен кулга төшерү вакыйгасын сөйли һәм мәгълүм хәрби начальник И. А. Плиевнең истәлекләренә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, әлеге вакыйганың әһәмияте бердән күтәрелеп, совет хәрби җитәкчелегенең кыюлыгы, өстенлеге калкуланып китә. Г. Шәрәфи үзенең китабында гадәти солдат тормышын көндәлек детальләрдә сурәтли. Юк, автор хезмәт иткән часть искитәрлек, күккә күтәреп мактарлык батырлыклар да эшләми кебек, аңа хәйләкәр дошман белән олы бәрелешкә керергә дә туры килми. Ләкин ул, башка гаскәри берләшмәләр белән берлектә, сусыз, ач күзле чүлләр, хыянәтчел Хинган таулары аша. Бөек Кытай стенасы аркылы Көнчыгыштагы сугыш учагына су сибәргә бара, ничә еллар буе япон империалистлары изүеннән интеккән кытай халкына азатлык алып бара. Автор коралдаш туганнары белән һәрвакыт куркыныч янап торган озын юл үтә. Юлда иптәшең үзеңнән яхшы булсын, ди халык мәкале, һәм, чыннан да, совет солдатлары шушы зирәк мәкальгә һәрчак турылыклы булып калалар. Китапның төп эчтәлеген, төп пафосын совет солдатларының, төрле милләт вәкилләренең эчкерсез дуслыгын, бер-берсенә туганнарча мөнәсәбәтен гәүдәләндерү тәшкил итә. Автор олы дуслыкның чагылышын гадәти эпизодларда, җанлы штрихлар белән сурәтли. Ул дуслык-туганлык турында буш сүзләр белән лаф ормый, ә шуның көч-куәтен җанлы вакыйгалар, тормышчан детальләр аша бирә. Әнә чуваш егете Максимов поход вакытында арып бер йотым су өчен гаҗиз булып хәлсезләнеп егылган коралдаш дусты янына ашыга. Менә ул флягасын «солдатның кипшенгән иреннәренә тидереп, зур саклык белән күтәрә башлый. Фляга инде иреннәр өстендә авызы белән капланып ук тора диярлек, ә суы һаман күренми. Ниһаять, солдатның бугаз төене кузгалып, кашлары селкенеп куя. Тузан кунган иягенә нечкә генә ак юл сызып су ага. Башка солдатларның да бугаз төеннәре тамак телләрен еш-еш капшыйлар. Ләкин бу сусаудан гына түгел. Анда йота алмаслык төер. Күзләр дымланып Максимовка төбәлгән Рәхмәт сиңа, чандыр дус, диләр иде алар». Тагын радиостанцияне һәм радист татар егетен хәвефтән коткару өчон, бар көченә чабып килгән ат каршына ташланып күкрәген җәрәхәтлеген карел егете Николай Соколов хәтергә кереп кала. «Теш вакытында да ял озак бармады, тагын кузгалдык— дип яза автор.— Соколов үзе белдермәскә тырышса да, сизәм — хәле әйбәт түгел. Моны безнең олаучы казакъ егете Сарсынбаев та чамалап килә икән. — Әйдәле, туган, арбага утыр да атны тотып бар.— дип көчли-көчли дилбегәсен аңа тоттырды. Ләкин Николай озак бармый, төшә дә: «Бар, син дә бераз ял ит!» —дил, мине алыштыра». Беренче карашка күзгә әллә ни бәрелеп тормаган әнә шундый детальләр аша Г. Шәрәфи төрле милләт вәкилләренең дуслыгын, Совет Армиясенең шушы дуслык-туганлык хисе белән көчле булуын калку итеп сурәтләп бара. Нәкъ менә әлеге хис авыр юлларны җиңеләйтә, көчле Һөм хәйләкәр дошманның өнен ала. Совет солдатының гуманизмын, патриотизмын, интернационализмын автор аның япон милитаризмы изүе астында интеккән кытай халкына мөнәсәбәте аша тагын да тәэсирлерәк итеп ача. Япон милитаристлары бу илне, аның халкын коточкыч бөлгенлеккә дучар иткәннәр. Автор үзенең язмаларында әлеге тарихи гаделсезлекне читләтел үтми, саран гына булса да бу хакимлекнең җан өшеткәч нәтиҗәләрен күрсәтел яза. Г. Шәрәфи кытайлар белән беренче очрашуын түбәндәгечә сурәтли: «Юл буенда ялангач халык төркеме. Ирләр, хатыннар. Балалар анадан тума. Олылар исә бары гаурәтләрен генә каплаганнар. Ябыклар» Яки менә шундый бер деталь. Эчке Монголия башкаласы Калган юнәлешендәге ныгытылган район Кытай стенасы буйлап сузылган булган Дзот һәм дотлардан, чәнечкеле чыбыклардан, җир асты юлларыннан торган бу ныгытмалар челтәрен самурайлар, кытай һөм монгол крестьяннарын куып китереп, биш ел эшләткәннәр. Ә соңыннан, серне саклау өчен, төзелештә катнашкан меңнәрчә һәм меңнәрчә кешене, үтереп, исән чакта үзләреннән үк казыткан чокырларга күмгәннәр... Империализм дөньясы, аның ерткыч законнары эш сеючән кытай халкын әнә шундый хәлгә төшергәннәр. Менә шушы фонда Совет Армиясенең, совет кешеләренең азатлык миссиясе, изелгәннәргә ярдәм кулы сузуы бигрәк тә калку булып күренә. Совет солдатлары кытай халкына азатлык алып килү белән генә чикләнмиләр, ә аның тормышын аз гына булса да җиңеләйтү өчен мемкин булганның барсын да эшләргә тырышалар. Әнә алар ялангач кытай кешеләренә кием-салым тараталар. Әнә алар кытай крестьяннарына ишәкләр өләшеп бирәләр. Хәтта үзләре белән бергә озын поход юлы үткән һәм күңел юанычы булган соңгы патефонга хәтле бүләк итәләр. «...Үзебезнең газиз Совет Армиясе, аның изгелеге, кешелеклелеге өчен күңелем горурлык һәм чиксез шатлык хисләре белән ташып, күзләремнән яшь бөртекләре тамды. Әмма мин солдат булганнан бирле беренче һәм соңгы мәртәбә тамган бу саран яшьләремнән оялмадым», дип язуы белән автор үз коралдашларының уртак хисләрен чагылдыра. Истәлекләрнең кытай халкына кагылышлы урыннарын укыганда, бу халыкның үзен азат итүче совет солдатларын рәхмәт хисләре белән колач җәеп каршы алуын җанландырган сәхифәләрне күздән үткәргәндә, уйлар ирексездән аның бүгенге фаҗигале язмышына күчә. Совет халкына. Коммунистлар партиясенә котырынкы яла ягу кампаниясе алып баручы кытай идарәче даирәләренең искиткеч гаделсезлегенә, башсыэлыгына, дуслыктуганлык хисенә төкереп каравына, пролетар интернационализм принципларын аяк астына салып таптавына тагын бер кат нәфрәтләнәсең. Күңелдә: юк, кытай халкы андый авантюраны, андый мәгънәсезлекне кабул итмәс, ул үзенә азатлык китергән, яңа тормыш төзүдә эчкерсез булышлык күрсәткән совет халкының изгелеген онытмас, кытай халкына якты көннәр тагын әйләнеп кайтыр, дигән өмет арта. Г. Шәрәфи китабының тагын бер үзенчәлегенә аерым тукталасым килә. Сүз истәлекләрнең баштан ахырга кадәр җылы юмор белән өртелгән булуы хакында бара. Моңа истәлекләргә көлкеле эпизодлар кертү юлы белән дә, гадәти вакыйгаларны елмаю аша уздыру алымы белән дә ире- шелә. һәм бу бик табигый килеп чыга, әсәрнең оптимистик рухын көчәйтә. Чөнки гадәттә үзенең хаклылыгына, изге эш башкаруына, җиңүенә нык ышанган, идеаллары якты булган кешеләр генә шат күңелле, җор сүзле булалар, авыр минутларда да күңел күтәреп алырга, эч бушатырга вакыт табалар. Автор вакыты белән не1кә хисле лирик та була ала. Моны әсәрдәге байтак эпизодлар раслап тора. «Рәйхан» көен тыңлаганда туган уйлар, дуслары Сәлимовның фаҗигале үлемен сурәтләгән урыннар, туган илне, туган якларны искә төшергән моментлар — әнә шундыйлардан. Җыеп әйткәндә, Г. Шәрәфи кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне патриотизм һәм интернационализм рухында тәрбияләргә булышырдай истәлекләр яңарткан. Дөрес, әсәрне тагын да яхшырту җәһәтеннән автор кайбер камилләштерүләр дә эшли алган булыр иде. Әйтик, чүл, сахра, таулар кичүне сурәтләгән урыннар озынгарак китә. Шул ук вакытта япон милитаризмы китергән бәла-казаларны сурәтләүгә күбрәк урын биреп, контрастны тагын да көчәйтергә мөмкин булыр иде. Совет солдатларының мораль-политик бердәмлеген уңышлы гәүдәләндерү белән бергә, шул бердәмлекне тәэмин иткән идея-тәрбия эшен аерым штрихлар белән күрсәткәндә, әсәр тагын да ота төшәр иде. Аннары истәлекләр, ничектер, көтегрәк төгәлләнә, койрыгы зәгыйфьрәк чыга кебек. Хәер, монда әллә ни зур зарар юк, канатлары көчле булгач, кошкай зәгыйфьрәк койрык белән дә билгеләнгән урынга очып барып җитә алыр.