ЕЛМАЕП-КӨЛЕП КЕНӘ...
СИХЕР ЗӘХМӘТЕ
Егет булып буйга житкәч. өйләнә торган йола бар бит. Менә көннәрдән бер көнне мин дә өйләндем... Өйләнгәч, билгеле инде, балабыз да булды, һәм ул безнең башка дөнья кадәр мәшәкать алып килде. кәләш эзләүдән дә кыенрак икән. Чынлап әгәр, менә үзегез уйлап карагыз. Берсе карчык, аның үзен карарга кеше кирәк. Икенчесе бик яшь, әле үзенә акыл кереп җитмә гән, аңа ничек баланы ышанып калдырасың? Өченчесе яшь тә түгел, карт та түгел, холкы-фигыле дә ярыйсы гына кебек. Миңа болай бик кулай тоелды, әмма хатын ничектер якын да җибәрми. Мөгаен, чибәр легеннән курыкты булса кирәк... Шулай да, эзли торгач, ниһаять, таптык. Хатынның туган-үскән авылыннан Сәрвәр исемле бер яшүсмер кыз китерттек. Башта безгә булышыр, аннары, бала тәпи йөри башлагач, үзен берәр җиргә эшкә урнаштырырбыз дидек. Болай үзе акыллы һәм эшкә уңган кыз икән. Калын итеп үрелгән кара толымнары биленә хәтле салынып төшкән. Баланы да әйбәт кенә карый. Бер өйрәткәч, эштән кайтуыбызга өйне дә җыештырган була, ашын-суын да пешереп куя. Безнең кебек эш кешесенә анысы да кирәк бит. Әмма кызның бер уңайсыз гадәте бар — төнлә йоклаган чакта борыны сызгыра торган булып чыкты бу. Хәер, әнисе моны үзе дә яшермәгән иде. Кызын безгә китерә килгәч тә, барысын да сөйләп бирде: — Кызым сокланып туйгысыз иде. Кайсыдыр бер алла каһәрләгәне сихерләп харап итте, шуннан сызгыра торган булып калды,—дип бик тә өзгәләнеп зарланган иде. Ул чакны без кечкенә-кечкенә ике бүлмәле квартирада тора идек. Мәшәкатьнең ин кыены — бала караучы эзләү булды. Мин үзем бу эшкә бик җиңел генә караган идем. Әмма эзли башлагач, тәмам гаҗизлеккә төштем. Икебезгә дә ошаганын табу. Кече якта бала белән хатын йоклый. Алгы бүлмәдә бер стена буенда мин. каршы якта зур сандык өстендә Сәрвәр ята. Әмма төнлә сызгыру дигәнең бик тә бимазалы нәрсә икән ул. Эштән арып кайтып яткач, рәхәтләнеп йокыга китәм дигәндә генә Сәрвәрнең борыны сызгырырга тотына. Курай дисәң курай түгел, ниндидер сәер тавыш белән сузыпсузып сызгыра, үзенә бер көе дә бар сыман. * Мин аны кайдандыр концерт бирәләр дип торам, хәтта радионы да £ борып куйдым... Бактың исә мескен Сәрвәр сызгырып ята икән. § Башта мин моңа игътибар итмәскә тырышып карадым. Аннары, g түзәр хәл калмагач, колакка мамык тыгып ята торган булдым. Инде ” алай да котыла алмагач, башны мендәр астына тыгам, баштанаяк ка- £ лын юрган белән капланам... Юк, барыбер яман ишетелә, һич тә йоклар * әмәл юк. о Бездән ерак түгел күршедә генә ара-тирә им-том белән шөгыльлә- ♦ нүче Шәрифулла исемле бер карт бар иде. Тукта, мин әйтәм, күрше- и күлән аңар тикмәгә генә йөрмидер дим. Бер бушрак арада мин дә о моңар барып чыктым, һәм үземнең зарымны сөйләдем. Итагатьле карт * икәнлеге әллә кайдан күренеп тора, сүземне бер дә бүлдермичә игьти- а бар белән тыңлады һәм шырпы тартмасына салып көл сыман бер нәрсә < дә өшкереп бирде. — Монысын ул йоклагач, башына — чәч арасына сибәрсез,— ди — * Аннары изгеләргә атап садака адарыныгыз, теләкләрегез аллага тиз- < рәк ирешер,—ди бу. о Үзем болай барсын да нәкъ ул әйткәнчә эшләгән кебек идем: көлен дә сиптем, садакасен дә адарындым. Әмма, ни гөнаһ шомлыгыдыр, Сәрвәргә шифасы булмады. Кызыбыз әүвәлгечә һаман сызгыра да сызгыра. Аптырагач, көннәрдән бер көнне урынымнан тордым да: •— Сызгырма,— дип, мин моның иңбашына төртеп алдым. Сәрвәр бер мәлгә тукталып торды да, мин йокыга китеп барганда гына тиздән тагын сызгыра башлады. Мин янә барып кызның иңбашыннан селкеп уяттым. Ләкин ул бераздан тагын башлап җибәрде, һәм мин төп буе ике арада ары-бире йөреп тәмам хәлдән таеп беттем. Шулай да иртәгесен тагын төн буе ике арада йөреп азапланмас өчен үземчә бер әмәлен таптым шикелле һич тә көтмәгәндә хатынның бала чүпрәкләрен элеп киптерә торган тасмасы күземә чалынды да башыма кылт итеп бер уй килде. Озын-озак уйлап тормадым, йокларга ятар алдыннан, шул тасманы алып бер очын кызның толымына, икенче очын үземнең карават башына бәйләдем. Сәрвәр сызгыра башлауга, юрган астыннан кулны чыгарып тасманы тартуым була, кызым шундук туктый да кала... Ләкин тасманың көче озакка бармады. Сәрвәребез моңа да бик тиз күнекте, күрәсең, акрын гына тартканга уянмый башлады бу. Ниһаять, ачуым кузгалып, янә катырак тартып җибәргән идем, мескен кызый сандык өстеннән идәнгә дөп итеп егылды да төште. Хәтта үземә дә бик уңайсыз булып китте... Иртән мин соң уяндым. Төнлә рәтләп йокламаудан булса кирәк, кәеф шәп түгел, баш та авырта. Ишетәм: күрше бүлмәдә Сәрвәр сеңелкәй минем хатынга нидер зарлана. — Түзәр хәлем калмады, авылга кайтып китәм,—ди бу.—Жизни әллә сихерләп маташа инде, чәчемә көл сибеп башымны чүпләп бетерде Хәзер инде бөтенләй үк бәйләнә, төннең төне буе йоклатмыйча газаплый... Йоклаган булып сиздерми генә тыңлап ятам. Ишетәм, бу сүзләрдән хәтта хатынның тавышы калтырый башлады... Алай да шундук кабынып китмәде, шомлы әкрен тавыш белән кыздан сораштыруын дәвам итте: ничек бәйләнә, ниләр әйтә, янәсе... һәм Сәрвәр үз белгәнен берсен дә яшермичә, тасма белән чәч толымын тартуымны да, сандык өстеннән егылып төшүен дә — барысын да сөйләп бирде. Тик шуннан сон гына хатынның эченә жылы керде бугай. Ул, тыела алмыйча, кинәт үзеннән-үзе кычкырып көлеп җибәрде. Күпмедер вакыт үткәннән соң, без Сәрвәрне докторга алып барып күрсәттек Доктор кызның борынында ниндидер полип барлыгын һәм аны кистерергә кирәклеген әйтте. һәм, ни дисез, ләгънәт төшкән полип дигән нәрсәне кистерткәч, кызыбыз йоклаганда сызгырудан туктады да калды. Ана әнә шул полип дигән чуан комачаулаган икән... Ә мин юләр, кеше сүзенә ышанып, әллә нинди хафаларга батып беттем...
ЯМАН ТӨЕР
Инде бик күптән, әле мин тугыз яшьлек малай вакытта ук булган хәл бу. Без ул чакта Бишбалта бистәсенең Бакалтайга караган арткы урамында җиргә яртылай иңеп кергән бәләкәй генә бер өйдә тора идек. Әле дә исемдә, әни пристаньга эшкә төшкән саен, син олы малай дип, өйне дә, энекәшем Мин- неханны да мина ышанып калдыра иде. — Зинһар, Миңнеханның үзен генә урамга чыгара күрмә, ат таптап харап итмәсен,— дип кабат-кабат кисәтеп китә торган иде. Ә ул юньсез малайга урам җене кагылган кебек, ике күзе һаман тәрәзәдә генә. Урам чатыннан җигүле ат күрендеме, бар дөньясын онытып чыга да чаба. Бу юлы да шулай булды. Мин өйалдыңда идән себереп маташа идем. Урамда арба дөбердәгән тавыш ишетелүгә, Миңнеханым, койрыгына ут капкандай, атылып чыгып та китте Дөресен әйтергә кирәк, сүз тыңламыйча ачуны бик китергән чакларында мин аңа эләктереп тә алгалый идем. Хәзер дә шундый уй туды. Тукта, мин әйтәм, бик узынды бу малай, аркасын кашып алмыйча 'булмас ахры, дим. Шулай ачуым кабарып артыннан йөгереп чыксам, ни күзем белән күрим, озын арбага юан-юан бүрәнә төягән бер абзый атын көч-хәл белән тыеп, тау түбән төшеп бара, ә минем энем — кай арада менеп өлгергән диген — бүрәнә өстенә атланган да рәхәтләнеп барамы бара,— авызы колагына җиткән... Үзенен өстендә күлмәге дә юк, кыска ыштаннан гына. Кәләпүше баш очында чак кына эләгеп тора. Шул чак көтмәгәндә ат читкә тарттымы, яки йөк үзе бераз авышып киттеме, анысын мин күрми дә калдым. Миңнеханның кәләпүше бер якка очып китте, үзе икенче якка мәтәлеп төште һәм арбаның арткы көпчәге аны таптап та үтте... Мин йөгереп килеп җиткәндә энекәшем җирдә тын да алмыйча ята, сул боты тездән югарырак янчелеп калган иде. Шул арада, атын туктатып, олаучы абзый да йөгереп килеп җитте. Ул Миңнеханны беләгенә салып өйгә керткән вакытта энемнең тапталган боты сынган турыдан бөгелеп тора иде. Ярый әле, ул олаучы абзый әйбәт кеше булып чыкты. Миңнеханны өйгә кертеп салгач, үзе барып врач чакыртты, кибеттән күчтәнәчләр алып кайтты. И Ниндидер эпидемия вакыты булды бугай, Миннеханны больницага алып китмәделәр. Яхшылап караганнан соң, врач аның аягын гипслап куйды, дару бирде һәм чыгып китәр алдыннан әйтте: — һич кыймылдамыйча ятсын, — диде.— Көненә өч мәртәбә менә шушы даруны эчерегез... Бик чәрдәкләнгән булса да, яшь сөяк, бер ай ярымнан ялганырга тиеш... Бу кайгылы хәбәрне әни пристаньда ук ишеткән булган һәм бик хафага төшкән. Эштән кайтышлый ул үзе белән бер карчык алып килде Тәбәнәк буйлы, әмма үзеннән озын таякка таянып йөрүче бу әбине | мин моңарчы күреп кенә белә идем, очрашкан вакытта да мин аның ь күзенә чалынмаска тырыша торган идем. Бу юлы да почмакка кереп я постым да күзәтә башладым. Ә ул әни китереп куйган мендәр өстенә - утырды да башындагы чәчәкле шәльяулыгын ике якка ачып жибәрде. к авыз эченнән пышылдап бик озак дога кылды. Аннары кул сырты бе- ♦ лән Миңнеханнын башына, гипслы аягына кагылды, як-ягына төкере- а иеп алды һәм иң азактан: © — Инде моннан соң алла үзе ярдәм итәр, төзәлер,— диде.— Теге _ ни, бакыр табарга кирәк. Шуны ашатсаң, сөяк тиз тоташа . Олы урам- и дагы чулак Сәйфинең кулын да былтыр мин шулай дәвалаган идем. * Әни кайдан бакыр табарга икән соң, бер дә белмим бит әле дип аптырап калды. Әмма әбинең күзе үткен икән. Кашыклар арасында эле- * неп торган зур чүмечне күреп алды. < — Килен, кара әле, теге сары чүмечегез бакыр түгелме сон? Кая « әле карыйм. Әни аңа чүмечне китереп бирде. — һи, нинди авыр — саф бакыр ич бу...—диде әби.— Шуны ашатырга кирәк. Пычак белән кырыгыз да икмәккә сибеп бирегез һәм без Миңнеханны шулай дәвалый башладык. Әни эшкә киткәч, бар мәшәкать мина төшә. Башта энекәшкә врач кушкан даруны эче- рәм. Аннары өстәлгә чиста ашъяулык җәям дә кайчандыр Мәкәрҗәдән әти алып кайткан бакыр чүмеч сабын пычак белән кырырга тотынам. Мин бар көчемә тырышам, кыра-кыра тирләп чыгам, кулларым авыртып бетә. Гел урында ятып мескен Миңнехан да тәмам ялыкты. Тизрәк савыгырга тели: чыраен сытып булса да. кырылган бакырны икмәккә сибел тә, шикәр комы кебек манып та ашый. Бер атна эчендә энекәшем бөтен чүмеч сабын ашап бетерә язды Хәер, ашавы бушка китмәде. Ай ярым чамасы вакыт үтмәгәндер, аягын гипстан алдылар. Тиздән саклык белән генә өйдә йөри башлады, аннары бөтенләй савыкты һәм безнең башка төшкән бу бәла озакламый бөтенләй үтеп китте. Ләкин шуннан соң күп тә үтмәде, Миннеханнын эче авырта башлады. Болай бик каты өздереп авыртмаса да, борчый, күрәсең, энекәш әледән-әле кәефсезләнә торган булып китге. Аптырагач, берничә мәртәбә теге әбидән өшкертеп тә карадык. Корсагында яман төер бар ди, әби. Батырыбрак капшап караганда кулга да сизелә, эченә жен оялаган булса кирәк ди... Шулай да моның нидән икәнлеген, ничек дәваларга кирәклеген ул да тәгаен генә әйтеп бирә алмады. Ә Мнңнеханның хәле көннән-көн кыенлаша барды бит. Тиздән, бөтенләй түшәк кастасы булгач, без аны больницага илтеп салдык. Анда аны рентгенга күрсәткәннәр, тикшергәннәр. Ахыр чиктә, берничек тә барып чыкмагач, энекәшкә операция ясарга булдылар. Бу эшкә әни лә каршы килмәде. Теге әбигә садака адарынды да операция ясарга ризалык бирде. Берничә көннән Миннеханга операция ясадылар Эчен ярып карасалар. энекәшнең ашказаныннан тавык йомыркасы хәтле таш кебек каты төер табып алганнар. Операция тәмам булганнан соң, шул төерне ватып карагач, врачлар, бу хәлне башларына сыйдыра алмыйча, бик аптырап торганнар. Минем энекәшне харап итә язган теге хәтәр төер awKa3,v^,b«HWinWfftww*rtF»...| t.MKaH... бакыр булып чыккан...