ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН ПЛЕНУМ 10—11 декабрьда Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонналы залында СССР ижат союзлары — язучылар, художниклар, кинематографлар, композиторлар союзлары правленнеләренең берләштерелгән пленумы булды. Пленумда театр жәмгыятьләре. архитекторлар һәм журналистлар союзлары вәкилләре катнашты. Пленумда «Совет әдәбиятында һәм сәнгатендә ленинчыл партиялелек һәм халыкчанлык принципларын гәүдәләндерү турында» дигән мәсьәлә куелды. Пленумда Татарстан вәкилләреннән «Казан утлары» редакторы шагыйрь Зәки Нури, композиторлардан Нәжип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Алмаз Мөнасыйпов катнашты. ТЫНЫЧЛЫКНЫ ЯКЛАП Ноябрь урталарында Мәскәүдә «Ху- дожннксатнриклар тынычлык өчен көрәштә» дигән темәга халыкара күргәзмә ачылды Күргәзмәне СССР культура министрлыгы, СССРның Художество Академиясе, СССР художниклар союзы, СССР журналистлар союзы, СССР Тынычлыкны саклау комитеты, СССР Тынычлык фонды һәм РСФСР художниклар союзы оештырган. Бу күргәзмәгә СССР, Болгария, Югославия, Польша, Чехословакия. ГДР, Румыния, Вьетнам, Франция, Италия, Дания, Чили, США һ б. илләрнең карикатурачы художниклары катнашты. Күргәзмәгә Татарстан художникларыннан И Әхмәдиев, Л Бочкова. И Бобровский. Э, Гельме, Ю Денисов, В. Игнатьев, Л. Насыйров, Б Старчнковларнын 17 эше куелды. Якташларыбыэның әсәрләренең югары сәнгать дәрәҗәсендә торуларын билгеләп үттеләр, Б Старчиков һәм Л Бочкова әсәрләре өчен икенче һәм өченче премияләр һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Күргәзмәдә катнашучы барлык иптәш ләргә истәлекле медальләр тапшырылды БАШКАЛАДА КУНАКТА Ноябрь аенда Мәскәү Союзлар йорты- пын Колонналы залында Татарстан үзешчәннәре чыгыш ясадылар Анда республикабызның профсоюз клублары, культура йортлары һәм культура сарайлары каршында эшләүче үзешчән сәнгать коллективларының иң яхшы вәкилләре катнашты. Концертны сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты И. Солтанов куйды Үзешчән сәнгать коллективларына зур ярдәм күрсәтеп килгән композиторлар 3. Хәбибуллнн, Б. Мулюков һәм Е. Хиса- мовлар да кичәдә чыгыш ясадылар В И. Ленинның беренче революцион адымнары белән бәйле булган Казан шәһәре үзешчәннәренең чыгышларын мәскәүлеләр яратып карадылар. ҮЗЕШЧӘННӘРНЕҢ РЕСПУБЛИКА СМОТРЛАРЫ Халык жэүһәрләрен барлау, профессионал белгечләр тарафыннан аларны бәяләү, ярдәм итү традициясе республикабызда бик күптәннән килә Халык үзешчәннәренең быелгы республика смотрлары исә В. И Ленинның тууына 100, республикабыз төзелүгә 50 ел тулган көннәргә багышланып үтте. Республикабыз районнарында үткәрелгән зона смотрлары узган еллар белән чагыштырганда. катнашучылар санының артуы, профессионал осталыкның арта төшүе, сәнгать төрләренең күбәюе белән аерылып тора Кама тамагы. Саба, Леннногорск, Пит- рәч, Азнакай һ. б зоналарда үткәрелгән үзешчән коллективлар смотрларын әзерләүдә, халык талантларын сайлап алуда язучылардан Риза Ишморат, Зәки Нури, Туфан Мнңнуллин, Аяз Гынләҗев, Роберт Батуллин, Нәби Дәүли, Рәшит Гәрәй, Рәисә Ишморатова иптәшләр актив катнаштылар. 7—19 декабрьларда Казанда халык театрларынын республика смотр-декада- лары булып үтте. Шәһәрнең культура сарайларында Казан шәһәренең Совет районы культура сараеның театр коллективы, Урицкий исемендәге культура йорты театр коллективы, Чаллы. Әтнә, Әгерже. Биектау, Тәтеш, Азнакай район халык театрлары. Түбән Кама «Төзүче» клубы халык театры. Түбән Кама районы Уратмә авылы халык театры, Казан шәһәре укытучылар йорты халык театры, Казан шәһәренең Маяковский исемендәге клуб халык театры, Зеленодольск шәһәренең Родина культура сарае халык театры. Казан шәһәренең Житен комбинаты культура сараеның халык театры коллективлары Т Гыйззәтнең «Башмагым» комедиясен, Ф Бурнашныц «Яшь йөрәкләр»ен, Р Ишморатның «Давылга табан», М. Әмирнең «Тормыш жыры» драмаларын, Ю. Әминовның «Тамырлар». «Умырзая чәчәкләре» дигән әсәрләрен, Р Ишморато- ванын «Әйтер идем йөрәк серемне» пьесаларын, Туфан Миңнуллннның «Очканда кагынганда», Б. Лаврентьевның «Ага хакы —тәңре хакы», Л. Рахманоаның «Тынгысыз картлык», Ш. Галневның «Энә һәм штык» әсәрләрен һ. б. сәхнәгә куйдылар. 21 декабрьда Казан шәһәренен Галимнәр йортында смотр йомгакларына багышланган конференция булып үтте. Конференциядә жюри председателе, татар Академия театры директоры, ТАССРнын атказанган артисткасы Рәшидә ханым Җи- һаншина, жюри председателе урынбасары, ТАССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе драматург Риза Ишморат, шагыйрь Зәки Нури, язучы Аяз Гыйләҗевлар чыгыш ясадылар һәр коллективный эше җентекләп тикшерелде. Нәтиҗәдә Мирсәй Әмнр- нең «Тормыш җыры» әсәре белән Әтнә халык театры, Риза Ишморатның «Давылга табан» әсәре белән Казан шәһәре Маяковский клубы халык театры РСФСР- ның зона смотрына куелырга лаек дип табылды. «Башмагым» спектаклен куйган Түбән Кама «Төзүче» клубы, «Тамырлар» пьесасын куйган Урицкий исемендәге культура йорты, «Яшь йөрәкләр»не сәхнәгә куйган Уратмә авылы коллективы. «Оч- канда-кагынганда» әсәре белән Әгерҗе районы үзешчәннәре һәм «Тынгысыз картлык» әсәрен сәхнәгә куйган Укытучылар йорты коллективы смотрда уңай бәя алдылар. М. ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА КИТАПЛАР Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең онытылмас батырлыгы әдәбият, сәнгать һәм фән эшлеклеләрен янадан-яна әсәрләр гудыруга рухландырып тора Әле үткән елларда гына да Мәскәүдә. Ленинградта, Чиләбедә Муса Җәлил турында яңа китаплар басылып чыкты Шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышлап Ленинградның «Мәгариф» нәшриятында К. Барская китабы, Мәскәүдә «Фән» нәшриятында Казан галиме В. Г. Воздвижен- скийнын «Моабит дәфтәрләре» дигән фәнни китабы чыкты. Чиләбе китап нәшриятында В Г Альтов «Муса Җәлилнең яшьлеге» һәм шагыйрьнең туганы Хәдичә Җәлилова «Абыем турында» дигән китаплар бастырып чыгардылар. ТАТАР КИТАПЛАРЫ ТӘРҖЕМӘДӘ Татар язучыларының иң яхшы әсәрләре төрле телләргә тәржемә ителеп илебезнең төрле нәшриятларында басылып чыга 1970 елда гына да түбәндәге китаплар Мәскәү нәшриятларында басылачак. «Советская писатель» нәшрияты Г. Әпсәләмовнын «Алтын йолдыз» китабын кабат бастырачак. «Художественная литература» нәшрияты Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Хәсән Туфанның биш табаклы шигырьләр җыентыгын чыгарачак. «Советская Россия» китап нәшрияты Гариф Ахунов һәм Марсель Зариповлар- ның «Без Казаннан. Иделдән» дигән китабын. фәннәр докторы Гыйлем Камаййың «Хыялга карап» дигән әсәрен, Салих Батталның «Сигезенчесе кем» исемле повестен, Рафаил Төхфәтуллинның «Зәңгәр кыңгыраулар» китабын, Зыя Мансурның «Ләйсән яңгыр» дигән шигырьләр җыентыгын чыгарачак. «Детская литература» нәшрияты Җәвад Тәржемановның «Шуктуган» әкиятен, Ләбибә Ихсанованың «Саралан малайлары» дигән, Сибгат Хәкимнең «Заветная книга» дигән китапларының икенче басмаларын. Рафаэль Мостафинның «Шагыйрь эзләре буйлап» дигән китапларын укучыларга тәкъдим итәчәк. Мәскәунең «Детская литература» нәшрияты «Җыр, хыял һәм мәхәббәт» дигән китап чыгарды. Биредә бары тик шагыйрәләрнең генә шигырьләре тупланган. Аларның тормыш юллары һәм нжат үзенчәлекләре турында белешмә бирелгән, фоторәсемнәр урнаштырылган Китапка Советлар Союзында яшәүче төрле милләт халыкларыннан 66 шагыйрә катнашкан. Татар шагыйрәләреннән Саҗидә Сөләйма- нова һәм Клара Булатовалар да бу җыентыкка бер бәйләм шигырьләр белән катнашканнар. Гарәп теле белгече Гаяз ага Ишмөхәм- .мәтов Г Тукайның «Шүрәле» әсәрен гарәп теленә тәржемә итеп Мәскәүдә бастырып чыгарды. Китап шагыйрьнең рәсеме, мдтур оформление белән яхшы кәгазьдә басылган. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ В 11. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап Төркмәнстаннын башкаласы Ашхабад шәһәрендә ике теллелек һәм күп теллелек проблемалары буенча Бөтенсоюз фәнни конференциясе үткәрелде. Бу конференциядә Казан галимнәреннән Казан дәүләт педагогия институты ректоры, филология фәннәре докторы. профессор М. 3. Зәкиев һәм СССР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты сотруднигы, филология фәннәре кандидаты Р X Су- баева иптәшләр Татарстан АССР шартларында ике теллелекнең үзенчәлекләре һәм спецификасы турында доклад һәм чыгыш ясадылар. 8—9 декабрьда Мәскәүдә СССР язучылар союзының секретариаты булды. Утырышта балалар әдәбиятының торышына караган мәсьәләләр буенча язучы Сергей Михалков доклад ясады. Секретариатта балалар язучысы Ләбибә Ихсанова да катнашты. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ. КОНСУЛЬТАЦИЯ БҮЛЕГЕНДӘ ТАССР язучылар союзының консультация бүлеге республикабызның шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче яшь язучыларны чакырып Казанда семинар үткәрде. Семинарда Сарман районы газетасы сотруднигы Хәниф Хәйруллинның «Үлгәннәр дә кайта* повесте, Буа районы газетасы сотруднигы Хәмзә Кашаповнын «Тәмамланмаган язмалар» повесте, Балтач районы газетасы редакторы Дифгать Сирайның «Дусларга хат» повесте. Башкортстаннан Зиннур Насынбуллнннын шигырьләре тикшерелде. Семинарда Түбән Кама әдәби берләшмәсе членнары Әхмәт Гаязов (Әхмәт Гадел) шигырьләренә һәм Фәтхулла Аб- дуллиинын хикәяләренә дә анализ ясалды. Язучылардан һәм шагыйрьләрдән Нури Арсланов. Нурихан Фәттах. Шәүкәт Галиев. Сарьян Хәсәнов. Илдар Юзеев, Газиз Мөхәммәтшин. Марс Шабаевлар семинар җитәкчеләре булып катнаштылар Пермь өлкәсенең Гремячннск шәһәрендә яшәүче яшь шагыйрь Р Закировны консультация бюросы индивидуаль семинарга чакырып алды һәм сонгы ике елда языл- тан шигырьләре буенча сөйләшү үткәрде. Семинар эшендә шагыйрьләрдән Шәүкәт Галиев, Рәшит Гәрәй һәм Илдар Юзеев- лар катнаштылар. Рифгать Закнровнын яхшы дип табылган шигырьләре аерым жыентык итеп Татарстан китап нәшриятына тәкъдим ителде. Чираттагы семинар В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университетындагы әдәбият түгәрәге членнарының ижатын тикшерүгә багышланды. Түгәрәк бюросы председателе Р. Башаров үзләренең эше белән таныштырганнан соң, Фәннүр Сафин һәм Роберт Миннуллннныц шигырьләре буенча жанлы сөйләшү башланды Шагыйрьләрдән Шәүкәт Галиев. Илдар Юзеев. Гәрәй Рәхим һәм Зөлфәт Маликовлар яшь шагыйрьләрнең һәрбер шигыренә аерым тукталып, анализ ясадылар Бер үк ввКытта язучылардан Аяз Гый- ләжев һәм Туфан Мнннуллиинар яшь прозаиклардан Альберт Сафии белән Азаг Ганиев хикәяләрен тикшерделәр. Яхшы дип табылган әсәрләр матбугат- кэ тапшырылды. ЛАЕКЛЫ БҮЛӘК Совет театр сәнгатен үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен һәм тууына 60 яшь тулу уңае белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты — ТАССРнын халык артисты Мингали Ислам улы Надрюков КПСС өлкә комитетының һәм ТАССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. ХАЛЫК ИҖАТЫ КИЧӘСЕ Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында СССР Фәннәр ака- демнясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты. Татарстан язучылар һәм композиторлар союзлары, республика Халык иҗаты йорты бергәләп татар халык ижаты кичәсе үткәрделәр. Кичәне язучы Гомәр Баширов ачты. Филология фәннәре кандидаты И. Надыйров тамашачыларны татар халык ижаты белән таныштырды. Программада рус, татар һәм удмурт халык әкиятләре, татар халык бәетләре, җырлары. биюләре һәм табышмаклары кин урын алган иде. Тамашачылар РСФСРнын халык артисткасы 3. Хисмәтуллина башкаруында B. И. Ленинга багышланган татар халык жырларын жылы каршыладылар Татарстанның халык артисткасы В Минкина, артистка Ф Хәмитова әкиятләрне. Татарстанның атказанган артисты Г Фәтхул лин, артист Р Абулмамбетов бәетләрне оста башкардылар. Кичәнең икенче өлеше Ленин исемендәге культура сараеның хор (хормейстер C. Шагнева) чыгышы белән башланды Кичәдә Казанның Урицкий исемендәге. Куйбышев исемендәге культура сарайларының биючеләре. Кукмара. Апае районы үзешчәннәренең җырлары, Совет районы культура сараеның халык уен кораллары ансамбльләре чыгышлары да кызыклы булды Җырчы Ф Сөләйманова башкаруындагы «Сеңелесе әйтә тутасына», «Сәхралар» дигән Себер татарлары жырлары да тамашачылар тарафыннан яратып каршыланды. Кичәдә табышмаклар әйтү һәм аларга жавап табу да бик күңелле узды. Мондый тапкырлык ярышында җиңгәннәргә бүләкләр бирелде. Фойеда татар халык ижатын туплаган китаңдар галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм художникларның бу өлкәдәге хезмәтләре һәм әсәрләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Анда шулай ук татар орнаментлары белән бваәлгвв* милли киемнәр. читек-түбәтәйләр. сөлгеләр, бизәнү әйберләре һәм башкалар бар нде ӘДӘБИЯТ ТУРЫНДА СӘИЛӘШ\ЛӘР 26 ноябрьдә гидроспецстрой эшчеләре шагыйрь Илдар Юзеев һәм драматург Туфан Миңнуллнн белән очраштылар Язучылар татар совет әдәбиятының сонгы яңалыклары турында сөйләделәр, үзләренең яңа әсәрләрен тыңладылар, күп төрле сорауларга җавап бирделәр. 3 декабрьдә Илдар Юзеев һәм Р Гатауллнннар Казан шәһәренең I нче номерлы тегү фабрикасы эшчеләре белән очраштылар. Үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтында студентлар һәм галимнәр язучы Нәби Дәүлн белән очраштылар. Кичәдә катнашучылар язучының әсәрләре турында фикерләр әйттеләр, Нәби Дәүлн үзенен иҗат планнары турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Г. Зәйнашева һәм С. Шакир Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова. музыкант Флера Хөрмәтова белән бергә Чаллы районының XXI нче партсъезд исемендәге, «Якты йолдыз», Ильич васыятьләре исемендәге, «Алга», Чкалов исемендәге колхозларда һәм Бигеш балалар йортында шигырь һәм жыр кичәләре уздырдылар. Бу кызыклы очрашуларда сүз совет чорында жыр сәнгатенең үсеше, соңгы елларда язылган жырларның уңышлары һәм кимчелекләре турында барды. ӘДӘБИ АТНАЛАР Республикабызның рус язучыларыннан Юрнй Белостоакнй. Николай Беляев. Валерий Синев, Рөстәм Кутуй, Виктор Байдерин Биектау районы эшчәннәре белән очраштылар «Дружба», «Семнозерный». «Беркут» совхозларында Һәм «Серп и молот» колхозында үткәрелгән очрашуларда 2 меңнән артык укучы катнашты. Ноябрь аенда Лаеш районы хезмәт ияләре татар әдәбияты атналыгы үткәрделәр Атналыкта катнашкан язучылар Аяз Гыйләжев, Газиз Мөхәммәтшин, Марс Шабаев, Рәдиф Гатауллин. Вакыйф Нуруллин һәм рус язучыларыннан Юрнй Бёлостоцкин һәм Михаил Скороходовлар Кече Елга, Имәнкискә. Пәрәү, Державине, Атабай, Хәерби авылларында колхозчылар, укытучылар һәм укучылар белән очраштылар. Лаеш авыл хужалыгы гехни кумында булган әдәби кичәдә дә катнаштылар. Баулы районында да әдәби атналык булып узды. Атналыкта язучы Әмирхан Еники, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафни, шагыйрьләрдән Галнмжан Латыйп. Әдип Маликов. Гәрәй Рәхим. Ренат Харисов, Рөстәм Мингалимов, яшь шагыйрьләрдән Мөдәррис Әгьләмов һәм Рәшит Әхмәт- жановлар катнашты. МЕН ЯРЫМ Республика Курчак театры язучы Нәби Дәүлинең «Бәхет турында жыр» спектаклен декабрь аенда мен ярымынчы тапкыр күрсәтте. Соңгы спектакль Буа районында үтте. Спектакльдән соң авторның үз катнашы белән Буа шәһәрендә тамашачылар конференциясе үткәрелде. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлеге кызыклы очрашулар үткәрүен дәвам итә. Гамил Афзал, Рафаил Төхфә- туллин, Сажидә Сөләйманова. Юныс Әминов. Фазыл Мостафни һәм үзешчән композитор Мәсгут Имашев соңгы вакытта гына да Лениногорск районының «Дружба». «Спартак». Куйбышев исемендәге. «Шушма». Әлмәт районының «Родина». «Путь коммунизму». «Красный маяк», Азнакай районының «Октябрьның 40 еллыгы» һәм Сарман районының «Игенче» колхозларында әдәби-музыкаль кичәләр уздырдылар. Башлап язучылар өчен оештырылган әдәбият түгәрәгенең өч утырышы үткәрелде. Түгәрәк утырышының берсе яшь шагыйрь Ф Гыйззәтуллинаның соңгы 3—4 ел эчендә язган шигырьләрен тикшерүгә багышланды. Түгәрәк утырышында санлап алынган шигырьләр аерым китап итеп чыгарырга лаек табылды һәм нәшриятка тәкъдим ителде. Әлмәттә яшәүче язучылар шәһәр мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре белән эшлекле кызыксынып. укытучы иптәшләргә даими практик ярдәм күрсәтеп киләләр. Язучыларның булышлыгы белән хәзер шәһәрнең бөтен мәктәпләрендә диярлек татар теле һәм әдәбияты кабинетлары жиһазланды- рылды, татар әдәбияты классиклары һәм Әлмәт тирәсендә яшәүче әдипләр турында махсус стендлар оештырылды. Укучылар һәм ата-аналар белән очрашулар да күркәм традициягә әверелеп бара Шушы араларда гына 4. 14 мәктәпләрдә язучыларның чыгышлары булып узды. 15 октябрьдә бүлек утырышында Р. Фәйзуллинның «Гадиләргә гимн» исемле яна поэмасы турында фикер алышу булды. Г. Афзал. Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова. Ю. Эминов. К. Булатова һәм күп кенә яшь язучылар катнашында узган бу утырыш поэманы уңай бәяләде һәм тагын да яхшырту юнәлешендә авторга күп кенә файдалы киңәшләр бирде. Шул ук утырышта яшь язучы Р. Зыятдиновның яңа юмористик хикәяләре дә укып тикшерелде. 15 октябрьда СУ-2 клубында Әлмәт хезмәт ияләре каршында Мәскәү язучылары— И Маркин, Д Паттерсон. Г. Чистякова, Әлмәт язучылары — Р. Фәйзуллин, С. Сөләймановалар чыгыш ясадылар. Шагыйрьләрдән Г. Афзал. С. Сөлэйма- нова, Р. Фәйзуллин, Ә Маликовлар Әл- мәткә — мәктәп директорлары киңәшмәсенә килгән иптәшләр алдында чыгыш ясадылар. * • Казан шәһәреннән Н. Беляев, Әлмәт- тән — Р. Фәйзуллин иптәшләр Сәүдә техникумы, «Татнефгегаз» трестының газ чыгару промыселе. вышкалар монтажлау идарәсе коллективлары алдында чыгыш ясадылар. Совет поэзиясенең 50 ел эчендәге казанышлары турында сөйләделәр, үзләренең шигырьләрен укыдылар. 29 ноябрь көнне Баулы районының Урыссу эшчеләр поселогы клубында язучы Р. Төхфәтуллинның ижатына багышланган конференция булды. Конференцаядә автор vae пә кятммпты