БОЛГАР ШӘҺӘРЛӘРЕ
Шәһәрләр һәм шәһәрлекләр металл, агач, сояк, күн эшкәртү, тукучылык, чүлмәк ясау һәм башкалар) нык алга киткән. Һенәрчелектән тыш, болгар шәһәрләрендә тагын әле сәүдә итүгә хиреслек нечле булган. Гомумән, Европа шәһәрләренә караганда. Шәрыкъ шәһәрләре үзләренең зуррак булулары белән дә аерылып торганнар. Сүз. беренче чиратта, әлбәттә, һенәрчелек-сәүдә үзәкләре булган шәһәрләр турында бара. Алардан башка I ечерәк шәһәрләр, бәк (феодал) утарлары һәм кальгалар (хәрби крепостьлар) булган. Идел буенда яшәгән халыклардан, шул исәптән болгарлардан, калган матди культура истәлекләре Сик күл. Бу истәлекләрне, беренче чиратта, шәһәр калдыкларын ойрәнү эше хәзер фән оешмалары тарафыннан моңарчы күрелмәгән күләмдә алып барыла. Киләчәктә татар телендә дә археологик әдәбият булдыру, археологик истә лейләргә фәнни анализ ясау кыска һәм ачык терминология таләп итә. Шәһәр калдыкларының бүгенге кәйгә сакланып калган урыннары рус археологиясендә «городище» исеме белән йертелә. «Ище» кушымчасы биредә зурлык тошенчәсен түгел, ә борынгы заманда халык тормышы белән бәйле булган урыннарның калдыкларын атау термины итеп кулланыла. Әйтик, стойбище, селище, жилище, гробоаище «Ище» кушымчасын татар телендә «лык-лек» кушымчасы белән алыштыру урынлы булыр Мәсәлән, шәһәрлек, авыллык, каберлек. Билгеле, соңгысы телебездә күптәннән кул йоз башларында ук инде Идел һәм Кама буйларында сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп иткән болгар шәһәрләре булуы мәгълүм. Башка урыннардагы кебек үк, алар авыл хуҗалыгыннан һонәрчелекнең аерылып чыгуы нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Мондый шәһәрләрдә һәнәрчелекнең терпе тармаклары (тозелешархитектура. ювелир сәнгате. ланыла инде, тегеләре дә кереп китәр. «Городище» сүзе феодализм чорында барлыкка килгән шәһәрләр, феодаль замоклар һәм крепостьларның урыннарын атау очан генә түгел, бәлки ыруглык-набиле заманыннан калган ныгытмаларны атау эчен дә кулланыла. Димәк, городище, ягъни шәһәрлек сүзенең мәгънәсе бик киң. Нинди зурлыкта һәм характерда булуларына карамастан, алариың барысы да җир. дән оелгән үрләр (валлар) һәм тирән канаулар белән тирәли әйләндереп алынган булган. Болгар ныгытмаларының үзләренең үзенчәлекле ягы бар: аларның үрләре 8—10 метр киңлектә киселеп, капкалар зшләигәи. Шәһәрнең зурлыгына карап, кап- калар бердән алып унга кадәр була. Җир үрләр хәзер дә әле шактый биекләр, канау төбеннән санаганда биш-алгы метрга, сирәк очракта ун метрга кадәр җитәләр. Кайбер язма истәлекләрдә җир үрләр остендә өстәмә агач ныгытмалар булганлыгы хәбәр ителә. XII йөз уртасында Болгар иленең башкаласында булган әл Гарнати шәһәр стеналарының имәннән салынуын әйтә '. 1220 елда русларның Ошель исемле болгар шәһәрен алулары турындагы хәбәрдә дә шәһәр ныгытмаларының үрләрдән һәм имән стеналардан булганлыгы әйтелә А. П. Смирнов һәм О. С. Хованскаяларның Суар, Болгар шәһәрләрендә алып барган казу эшләре күрсәткәнчә, үрләр естенә имән бүрәнәләрне бурал стеналар һәм манаралар ясалган булган. Шундыйрак мәгълүматларны безнең Бүләрдә былтыр башкарган тикшеренүләребез дә раслады. Болгар шәһәрләрендә таш стеналар булуы турында чыганаклар табылганы юк. Гомумән, бер Болгарда гына түгел, ә бетен Көнчыгыш Европаның беренче феодаль шәһәрләрен, дә таш стеналар булмаган. Археологик истәлек булу ягыннан шәһәрлекләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин. Беренчедән, чын мәгънәсендәге шәһәр урыннары. Төрле чорларда Болгар җиренең башкалалары (Бүләр, Болгар, Иске Казан) яки князьлек үзәкләре (Суар, Ошель, Кашан, Җүкәтау, Тубылгытау, Кирмәнчек, Тәтеш, Кабан). Болардан башка һөнәрчелек, сәүдә пунктлары булган гадәти шәһәрләр. Әлеге төркем өчен берничә дистә, хәтта берничә йөз гектарны биләгән зур мәйдан, ике-еч рәт үрләрдән торган көчле ныгытмалар, калын һәм бай культура катламы хас9 10 11 12 13 14 . Сан ягыннан күпчелекне тәшкил иткән икенче төркем шәһәрлекләр — кечкенә шәһәрләр, шулай ук бәк утарларының калдыклары *. Боларның да ныгытмалары бик көчле, әмма мәйданнары берничә гектардан артмый, культура катламы да берен- челәрнеке кебек үк бай түгел. Ике төркем өчен дә хас сыйфатларны санап үтәргә мөмкин. Мондый шәһәрлекләр күпчелек очракта түгәрәк формада булып, түбәнлек җирдә яки яр буйларында урнашканнар. Тирәякларында авыллыклар, ягьнм ханнарга һәм бәкләргә буйсынган авыл урыннары тезелеп киткән. Өченче төркем шәһәрлекләр: чик буйларын һәм сәүдә юлларын саклау өчен, дошман һөҗүме мөмкин булган башка урыннарда күзәтү алып бару өчен төзелгән кальга, хәрби ныгытма урыннары. Гадәттә, алар биеклеге 100 әр метрга җиткән һәм аннан да артып киткән тау башларында, биек-биек яр өсләрендә урнашкан булганнар. Мәйданнары кечкенә, ныгытмалары да артык катлаулы түгел, культура катламы бик юка яки бөтенләй юк. Авыл урыннары очрамый диярлек. Җыйнап әйткәндә, шәһәрлек — оборона ныгытмалары булган борынгы шәһәр, фаодал утары һәм кальгаларның бүгенгесе көндә сакланып калган урыннарын атау өчен кулланыла торган археологик төшенчә. Безнең якта шәһәрлекләрне, беренче чиратта болгар шәһәрлекләрен, татарлар акала-тау» яки «кызлар каласы» дип, руслар «татарский городок», чувашлар «хула вырын» дип атыйлар. Болгар шәһәрләре турында фәнни хезмәтләр үткән йөзнең икенче яртысында күренә башладылар. А. Артемьев һәм К. И. Невоструевиың кызыклы мәкаләләре чыкты ’■>. Шиһап Мәрҗанн үзенең фәнни эшләрендә, бигрәк тә мәгълүм «Мостафад ол-әхбарнында, бик күп язма һәм фольклор истәлекләргә таянып, болгар шәһәрләре 9 А. А. Монгайт. Абу Хамид ал-Гарнати и его путешествие в русские земли 1150— 1153 гг. «История СССР» журналы. 1 сан. 1959 ел. 171 бит. Полное собрание русских летописей. (Алга таба ПСРЛ дип кыскартылып бирелер.) IX—X томнар. 1965 ел. 83 бит. Археологиядә культура катламы дип, борынгы шәһәр, авыл һәм башка яшәү урыннарыннан калган йорт калдыклары, һәртөрле эш-сугыш кораллары, тормыш- көнкүреш кирәк-яраклары һ. б. шундый әйберләр белән тулы җир кагламы агала. Күп гасырлар һәм еллар үтеп китү нәтиҗәсендә, мондый катламнар җир астында калганнар, алар өстендә яңа катламнар хасил булган. Тормышның ни дәрәҗәдә интенсив булуына карап, ул шәһәр-авыллардан калган культура катламнары берничә сантиметрдан алып берничә метрга кадәр була. 1 Мондый утарлар русларда «замок», Көнбатыш Европада «бург» дип атала. 14 А. Артемьев Древний булгарский город Жукотин. Спб. Рус телендә. 1851 ел; К. И. Невоструев. О городищах древнего Волжско-Болгарского и Казанского царств в нынешних губерниях Казанской, Симбирской и Вятской. Труды 1 Археологического съезда в Москве. II том. Рус телендә. 1871 ел. 521—594 битләр. туринда күпкырлы мәгълүматлар бирде. Казамда IV археологик съезд үткәрелү һәм университет каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте тезелү болгар- татар матди культурасын, шул исәптән шәһәрләрне «иренү эшендә зур адым булды. Съездга багышлап, университет профессоры С. М. Шпилевский болгар шәһәрләре турында гаять тә әһәмиятле фәнни хезмәт язды . Казан археологы П. А. Пономарев беренче талкыр буларак, болгар шәһәрләрен археологик яктан ойрәнә башлап, бол гар культурасының үзенчәлекле якларын күрсәтеп бирдеҖәмгыять әгъзалары Е. Т. Соловьев, Г. Әхмәров, И. А. Износков. В. А. Казаринов һәм башкалар күп кенә Г болгар шәһәрлекләрен табып һәм беркадәр ейрәнеп, кирәкле эш башкардылар. Рус ң совет археологлары А. С. Башкиров. В. В. Гольмстен, А. П. Смирнов, Н. Ф. Калинин о Бүләрне. «Муромское городище» дигән шәһәрлекне’, Суарны, Болгарны, Иске Казанп ны казып, болгар тарихын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Сугыштан соңгы елларда - Татарстанның археологик картасын төзү эше башланып китте, яңа болгар истәлекләре табылды. Н. Ф. Калинин республикабыз җирендә урнашкан 40 лап шәһәрлекнең кар- £ тасын төзеде һәм алар турында мәгълүматлар җыйнап бирде 15 Соңгы ун елда болгар истәлекләрен, шул исәптән шәһәрлекләрне өйрәнү эше нык «өчәел китте. Татарстан җире, бигрәк тә аның Тау ягы һәм Кама аръягы, өлешчә Казан арты җитди өйрәнелде. Күрше республика, өлкәләрдә дә шактый гына истә- ® лекләр табылды. Бүгенгесе көндә Урта Идел географик районында 140 болгар шә- х һәрлеге билгеле. Шуларның 109 ы Татарстанда. 24 е Ульяновск өлкәсендә, дүртесе s Чувашстанда һәм өчесе Куйбышев өлкәсендә. Сугыштан соңгы елларда Казан археологлары тарафыннан 96 шәһәрлек өйрәнелде. м Хронологик яктан бүленеш түбәндәгечә: 79 шәһәрлек монголларга кадәрге чор- * га, 3S шәһәрлек Алтын Урда дәверенә карыйлар, 26 шәһәрлекнең төгәл датасы бил- э геле түгел. Укучыларыбызга болгар шәһәрлекләренең археологик картасын тәкъдим ® итәбез. Болгар шәһәрләре турында бүгенге көнгә билгеле булган мәгълүматлар фәндә Ч беренче тапкыр җыйнап бирелә . Кайда урнашкан булуларына карап, археологик истәлекләргә мсем-адрес бирелә. < Мәсәлән, «Квмаевское городище» дип әйтәләр икән, димәк, бу шәһәрлек Камам авылы ь янында урнашкан дигән суз. Без дә картага өстәп, ул шәһәрлекләр табылган авыл исемнәрен бирәбез. Исемлектәге номерлар картадагы номерларга туры килә, алар 15 С. М. Шпилевский. Древние города и другие булгарско-татарские памятники в Казанской губернии. Рус телендә. Казан. 1877 ел. С. М. Шпилевскийның бу хезмәтендә 100 га якын болгар шәһәрлеге турында мәгълүмат җыйнал бирелгән. Бу истәлекләр урыннардан алынган хәбәрләр буенча гына туплансалар да, соңга табарак үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә аларның болгарларныкы икәнлеге ачыкланды. Барлык булган язма истәлекләргә дә тирән фәнни анализ ясал язылган әлеге китап бүген дә археологның аерылмас юлдашы булып тора. П. А Пономаревның Ошель. Җүкәтау, Кашам, Тубылгытау. Бүләр турындагы хезмәтләре - .Известия Общества археологии, истории и этнографии» (кыскартылып ИОАИЭ) дигән җыентыкның X, XI, XXX томнарында басылган. Самар тугаенда урнашкан иң зур болгар шәһәрлекләренең берсе. Муром исемлә рус шәһәре белән катнашы юк. Ни өчен болай аталуы билгесез. » Н. Ф- Калинин, А. X. Халиков. Итоги археологических работ за 1945—1952 гг. Рус телендә. Казан. 1954 ел. Журналның 1967 e.i 7 санында басылган «Болгар тарихына яңа истәлекләр» исемле мәкаләдә без Болгар иленең үзәк җирләрендә урнашкан археология истәлекләре картасын биргән идек. Бүгенге картада бөтен Урта Иделдә урнашкан болгар шәһәрлекләренең тулы җыелмасы бирелә. Картага чыганак итеп совет археологларының 1920—1968 елларда туплаган һәм СССР Фәннәр академиясенең Археология институты. аның Ленинград бүлеге. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты архивларында. Мәскәү, Ленинград, Казан, Куйбышев, Ульяновск, Чабаксар музейларында саклана юрган археологик мәгълүматлар алынды Болардан башка, революциягә кадәрге чыккан әдәбияттагы кайбер истәлекләр дә файдаланылды. Шәһәрлекләрнең югарыда күрсәтелгән өч төркемгә бүленеше картада да чагылыш тапты, һәрбер төркем очөн аерым бил е алынды Болгар шәһәрлекләрен классификацияләүдә беренче тәҗрибә буларак, картада аерым төгәлсезлекләр китүе мөмкин. Мәсәлән, зур булмаган шәһәр урыннарын бәк утарларыннан аеру шактый кыен нәрсә. Төге яки бу чорда берәр бәк тарафыннан тезелгән утар, һөнәрчелек үсү нәтиҗәсендә, шәһәргә әверелеп китә—мондый күренешләр тарихта күп булган. Алармы бөр-бер- сеннән төгәл аеру ечон ээлекло казулар алып барылырга тиеш. Алар киләчәктә эшләнер һәм безнең картага да төге яки бу дәрәҗәдә төзәтмәләр кертелер. елга системасы буенча сугылдылар. Әгәр дә берәр шәһәрлек теге яки бу тарихи шәһәрнең урыны икәне билгеле булса, җәя эчендә шул шәһәрнең исеме куела. Әйтергә кирәк, рус елъязмалары, гарәл-фарсы һәм өлешчә татар язма чыганаклары буенча түбәндәге болгар шәһәрләренең исемнәре билгеле: Бөек шәһәр, шул ук Бүләр, Бряхимов (Ибраһим), шул ук Болгар, Суар, Ошель (Ашлы, Аш иле). Кашвн, Жукотин (Җүкәтау), Тубылгытау. Кирмәнчек, Тәтеш, Казан (Иске Казан), Кабан, Арск (Арча), Гормир, Тухчин |Тукчын!|, Торцк (Терек!). Басов, Исбил яки Асбал, Марк, Арнас, Төхшу, Йасу, Мерджа. Боларның барысын да ул чыганаклар шәһәрләр дип атыйлар. Бүгенгесе көнгә баштагы 12 шәһәрнең генә археологик яктан урыны билгеле. Калганнарын әлегә теге яки бу шәһәрлек белән бәйләве кыен. Җитмәсә, алар русча һәм гарәпчә язылганнар. Картада күрсәтелгән барлык шәһәрләр турында журналда мәгълүматлар бирү мөмкин түгел, әлбәттә. Шулай да. татар телендә борынгы тарихи һәм археологик әдәбиятның юк дәрәҗәсендә аз булуын искә алып, без иң күренекле болгар шәһәрләренең тарихына тукталырга булдык. БОЛГАР ШӘҺӘРЛЕКЛӘРЕ УРНАШКАН ХӘЗЕРГЕ АВЫЛ ИСЕМНӘРЕ1 М 1 № 2 № 3 № 4 № S № 6 № 7 Л 8 .49 № 10 № 11 № 12 № 13 № 14 № 15 № ifi № 17 № 18 № 19 № 20 № 21 №22 №23 № 24 № 25 № 28 № 27, 28 № 29 № 30 № 31 № 32 № 33 № 34 № 35 № 30 № 37 № 38 № 39 № 40 № 41, 42 № 43 № 44 № 43 № 46 № 47 № 48 № 49 № 50 № 51 № 52 № 53 № 54, 55 № 56 № 57 № 58 № 59 № 60 № 61 № 62 № 63 № 64 № 65 № 66, 67 Змеево Коротково Ульяновск өлкәсе Красный яр Иске Тимошкино Аксубай районы Яна Мокшы , Карасу . Иллерәк . Ширбән Чуваш КичүеӘлхирайоны Яна Әтмэт . Яна Әмзә Биләр (Бүләр) Алексеевск районы Иске Татар Әдәмсуы . Атлашкино Аксубай районы Савгач . Изгар Чистай районы Керәшен Ялтаны . Горка Алексеевск районы Балынгуз тавы . Николаевский Баран Иске Камка Элки районы Татар Борнае , Түбән Качи . Чуваш Аппагы Ульяновск өлкәсе П а р а у Полбелкиио . Никольское . Белый ЯР . Андреевка Ивановка , Юрманка . Красная Река , Тцнарка , Налеткнно Куйбышеврайоны Иске Рәҗәп . Грязнуха Ульяновскөлкәсе Татгоролок (Сувар) Куйбышеврайоны Якимова Стрелка Элки районы Кокрять (Тукчын) Ульяновскөлкәсе Шмелевка , Тапкссвка Куйбышев районы Полянки . Балымер Болгар (Болгар) Ширбәт . Татар Төгәлбае Элки районы Кошки . Гуснха Куйбышев районы Иске Куйбышен Иске Нократ Элки районы Иске Матак . Клрапаспо Алексеевск районы Нойкнно . Бураково Куйбышев районы Березовая Грива Алексеевск районы Балакчино . Алексеевск . Остолопово , Кыркүл Нарат Блга Чистой районы Актау , Утяково Длнлуровка (Жүкәтау) № 69 Малая Полянка № 70 Рус Сарсазы № 7! Малый Толкиш № 72 Иске Роман № 73 Югары Никиткино (Тубылгытау) . № 74. 75 Сосновка № 76. 79 Яна Чишмә № 77 Слобола Екатерининская . № 78 Слобода Черемуховая № 60 Татарское Утяшкино № 81 Кулмаксы № 62 Ошинский Түбән Кама районы № 83 Кызыл Чапчак № 84 Алабуга-.Чертово городите" Алабуга районы № 85 Котловка № 86 Красная Горка Мамадыш районы № 87 Грахаиь № 83 Омарский Починок № 89 Рус Кнрмэие (Кирмэнчек) . № 90 Дегетле . № 91 Тәберднно Чаллысы (Чаллы) Балык бистәсе районы № 92 Сорочьи Горы № 33 Сорочьи Горы (Катан) № 94 Шурой (Катан) Лаеш районы № 95 Өтернәс Саба районы № 96 Кабан күле (Кабан) Казан шәһәре № 97 Казан Кремле (Казан) №98 Арча (Арча) Арча районы № 99 Камой (Иске Казан) Биек Тау районы № 100 Свияжск Югары Ослан районы № 1П1 Элман Чуваш АССР № 102 Тау Иле Зелеяодольск районы № 103 Зур Этак . № 104 Луковское . № 105 Старое Яношево Чуваш АССР № 106 Старая Тояба № 107 Тигашево № КН Дәвеш Апас районы № 109 Чуваш Бизнесе Чүпрәле районы № ПО Кама Елга № 111 Киртәле Тәтешрайоны № 112 Килдеш № 113 Богдашкино (Отель) № 114 Хулаш № 115 Старое Алсйкино Ульяновск өлкәсе № 116 Иске Эноле Anae районы № 117 Льяшево Тәтеш районы № 118 Зеленовка . № 119 Таной Турай Апас районы № 120 Чури Бараш , № 121 Шонгуты № 122 Олы Кариле Кама Тамагырайокн № 123 Урезанно № 124 КуйбышевскийЗатон , № 125 Сюкеево № 126 Тәтеш (Тәтеш) Тәтеш районы № 127 Колуиец № 128, 129 Ундоры Ульяновск елкэсе № 68 Булдырь 1 Шәһәрлекләр исемлектә күрсәтелгән авылларның я янында ук, я алардан Оер-ике чакрым ераклык ia урнашканнар. № 131 Поливной овраг № 132, 133 Криушн № 134 Сеигилей № 135 Буераки № 13t> Елаур № 137 Бектяшка № isa Жигулеаск Куйбышев өлкәсе № 139 Валы — .Муромский городок* № 140 Александровка № 130 Городите Бүләр—Бөек шәһәр Шәһре Болгарны җимергәнмен соң Аксак Тимер Бүләргә юнәлә. Күлмедер вакыт узгач, аның гаскәре шәһәр янына килеп җитә һәм кечле ныгытмалар алдында туктап кала. Тимер сугышырга җөрьәт итми. Бүләр ханы исә шәһәр халкы белән киңәшә. Нишләргә! Деньяны тетрәткән шушы каһарман явына каршы торып булырмы! Халык бу эшне хәл итүне ханның үзенә тапшыра. Шулай да хан бер акыл иясенә мөрәҗәгать итә Хәким биек манарага менә, дошманның диңгез кебек гаскәрен күреп, сугышмаска киңәш итә. Капкалар ачыла. Аксак Тимер гаскәре шәһәргә керә һәм күп кешене кыра. Җиһангирнең сәер бер гадәте була. Халыкның уй-фикерен белер ечен, икенче киемгә киенеп, уп тенлә кеше арасында йөрергә һәм бәла-казаның каян килгәнлеген сорашырга яраткан. Әгәр дә шунда берәрсе Тимерне гаеп итсә, ул икенче көнне үк аның нәсел-нәсәбенә кадәр кырып бетертә. Инде кемдер бәла аның естенә алла тарафыннан җибәрелгән дип сөйләсә, ул кешегә Тимер яхшылык кыла, тарханлык бирә Бүләрне алган текне дә җиһангир шәһәргә чыгып китә. Күп кеше: шул «аксак» кына харап итте үзебезне, ди. Әмма шунда бер морзаның тол калган хатыны: «Куегыз! Әгәр дә безнең булдыксыз остазларыбыз һәм тәңре булмаса. бер Тимер генә ни эшли алыр иде соң!» дип, аларга каршы тешә. Икенче кенне Аксак Тимер бу хатынга һәм аның бетен ыруына азатлык бирә, кая теләсәләр шунда китәргә рехсәт итә. Бикә, үзенең Инсан бәк һәм Ихсан бәк атлы уллары белән Бүләрне ташлап, икенче урынга күчеп утыра... Бу — легенда. Еллар түгел, гасырлар кичел. буыниан-буынга тапшырылып килгән әлеге легендага да, башкалары кебек үк, тарихи дәреслектән азмы-күпме тайпылу хас. Әмма хикмәт анда түгел. Татар халкының борынгы мәшһүр калаларыннан берсе булган Бүләр турында сакланып калган шушы риваять халкыбызның бай тарихын ачыклауда матур бер истәлек булып тора, халыкның үзенең данлы шәһәрен онытмавы турында сөйли. Хикмәт менә шунда. Инде ышанычлы мәгълүматларга күчик. Рус елъязмаларының иң әһәмиятлеләреннән саналган Лаврентий елъязмасы күрсәтүенчә, князь Андрей Боголюбский 1164 елда үзенең улы, туганы һәм Муром князе белән берлектә Болгар иленә һөҗүм оештыра. Руслар болгарларны җиңделәр, болгар князе үзенең дружинасы белән Бөек шәһәргә кереп бикләнде, ә руслар кайтышлый болгарларның данлы Ибраһим шәһәрен һәм тагын берничә шәһәрне алдылар, дип хәбәр итә елъязма . Әлеге шәһәрләрнең шул исәптән Бөек шәһәрнең дә кайдалыгы әйтелми. Ләкин бу турыда икенче хәбәрдән беләбез. Болгар дәүләте элек-электән үзенең күршесе рус дәүләте белән сәүдә иткән. Иделнең югары агымында һәм Ока елгасы буенда урнашкан рус шәһәрләрендә болгар товарлары сатылган. Менә көннәрдән бер көнне Рязань. Муром кебек шәһәрләрнең билгесез юлбасарлары җыйналышып. болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, җитмәсә аларның шәһәр-авылларына зыян китерәләр. Мондый башбаштаклыкка чик куюны үтенеп, болгарлар Владимир князе Всеволодка мөрәҗәгать итәләр. Всеволод сәүдәгәрләргә тияргә ярамау турында тирә-юнь шәһәрләргә боерыклар җибәрсә дә. юлбасарларны авызлыклар ечен катгый чаралар күрми. Ачулары чыккан болгарлар 1183 елда Городец, Рязань, Муром шәһәрләрен тар-мар итеп кайталар. Шуннан соң Всеволод болгарларга каршы сугышу ечен Киев князе Святославтан ярдәм сорый. Святослав гаскәр белән үзенең улын җибәрә. Чернигов. Север. Переяславль, Смоленск князьләре дә Святослав кушуы буенча Всеволодка ярдәмгә киләләр. Алар, барысы бергә җыелып. 1184 елның язында Болгар иленә сугыш башлыйлар. Тел удар Бөек шәһәргә юнәлдерелә. Башкаланы сакларга болгарларның башка шәһәрләреннән дә атлы һәм җәяүле гаскәрләр килә. Руслар Бөек шәһәрне апа алмыйча, кире кайтып китәләр 2. Биредә инде Бөек шәһәрнең Чирмешән елгасы буенда икәнлеге әйтелә. Бу шәһәр рус елъязмаларында шуннан соң да берничә тапкыр телгә алына. 1 ПСРЛ. 1 том. 1962 ел. 352 бит 2 ПСРЛ 1 том 1962 ел 389—390 битләр; В. Н. Татищев. История Российская. Ill том. Рус телендә 1964 ел. 128—130 битләр. 1132 елда монголлар Болгар иленә бәреп керәләр. Ләкин әллә ни уңышка иоешә алмыйлар. Беек шәһәрне ала алмыйча, шуннан ерак түгел бер урында кышларга мәҗбүр булалар. 1236 елда Батый хан армиясе Европаны яулап алу походын башлый, иң беренче ител Болгар иле буйсындырыла. Монголлар Беек шәһәрне алалар («взяша славный Великий город болгарский)Урта гасырның иң зур тарихчысы Рәшидетдин дә Болгар иленең башкаласын Бөек шәһәр дип атый 2. ♦ Менә шушы Бөек шәһәрне бездә Болгар итеп карау гадәткә кереп киткән. Моның ы белән килешәсе килми: ул Болгар түгел, Бүләр булган диясе килә. Беренчедән, юга- о рыда күреп үткәнебезчә, Лаврентий елъязмасы Бөек шәһәрне Чирмешән буенда, £ ягъни хәзерге көндә Бүләр шәһәренең калдыклары урнашкан елга буенда итеп күр- д сәтә. Икенчедән, кайбер көнчыгыш сәяхәтчеләре бу вакытлардагы Болгар иленең g башкаласы итеп Буләрне саныйлар. Мәсәлән, Әбү-әл-Фида Гарәпләр Буләр сүзен ь гарәпләштереп Болгар дип атыйлар ди, Әл-Гарнати' XIII йөз Кытай елъязмачысы > Юан ши-ао пи-ши Батый хан гаскәре басып алган зур шәһәрләр һәм халыклар арз- 3 сында Болгарны түгел, ә Буләрне күрсәтә16 17 18 19 20. Билгеле, кайбер гарәп-фарсы географлаа ры X—XIII йөздә болгар шәһәрләре арасында Буләрне белмиләр. Мәсәлән, XIII йөз ♦ тарихчысы Җүәйни: «Монголлар Болгар шәһәрен алдылар, ул дөньяда халкының күп Q санлы һәм бик кечле ныгытылган шәһәр булу белән мәшһүр иде» 21 22, ди. Менә шушы сузләр һәм, гомумән, Бөек шәһәр эпитеты Бүләргә бик туры киләләр. Бу археологик мәгълүматлар белән дә раслана. Профессор Д. П. Смирновның =1 күп еллар буе алып барган тикшеренүләре күрсәтүенчә, монголларга кадәрге чорда м Болгар кечкенә генә шәһәр булган. Аның бүгенгесе кенгә сакланып калган 7 чакрымга о. якын озынлыктагы үрләре һәм калын культура катламы Алтын Урда заманына карый. * Ә инде Буләрдән калган кочле оборона ныгытмалары нәкъ менә монголлар килгәнче ә корылганнар, аның тел культура катламы да шул ук дәвернеке. Тагын да әйтәсе килгән суз шул: гарәп орфографиясе җирле атамаларны һәрвакытта да дөрес бирә дип s уйларга ярамый. ® Монголлар тарафыннан җимерелгәч. Бүләр элекке куәтен югалта. Алтын Урда чо- х рында Болгар җиренең яңа үзәге — шәһре Болгар нык үсеп китә. Алай да Бүләр бөтенләй үк яшәүдән туктамый, әле бер заман үзендә акча да сугыла башлый. Бүләрдэ табылган иң соңгы акча 827 (1423] елга карый. Шуннан соң инде Буләрнэң яшәу-яшә- мәве турында мәгълүматлар юк. Хәер, 1677 елда Казан өязе татарларының патшага җибәргән бер үтенече сокланып калган. Татар морзалары әле Казан ханы Сафа Гәрәй заманында ук үлгән Мәгълүм хуҗа исемле Бүләр ханының кабере остенә куелган төрбәне (мавзолейны) саклауны татарларга тапшыруны һәм шул тирәдәге җирләрне дә үзләренә кайтарып бирүне үтенәләр Моннан чыгып кына Казан ханлыгы вакытында да Бүләрнең үз ханы булган икән дип әйтүе кыенрак. Чөнки әлеге документ. Мәгълүм хуҗа үлеп, шактый вакытлар узгач язылган. Мәгълүм хуҗаның элегрәк яшәп, аның турында истәлекләрнең XVII йөз ахырларына кадәр саклануы бик мөмкин. Җитмәсә, аның кабере өстендәге төрбә дә җимерелмәгән булган. Казан Рус дәүләте составына кертелгән заманда Бүләр бөтенләй бушап калгзн хәрабә рәвешенә килгән булган. Шуннан соң бер гасыр үткәч, 16S4 елда Бүләр урынына стрелецлар килеп утырган. Әкренләп монда рус авылы үсеп киткән һәм ул, элекке исемен югалтмыйча, ләкин бераз русчалаштырып Билярск дип йөртелә башлаган. Ул аәыл әле дә бар һәм борынгы шәһәр мәйданының өчтән бер өлешен алып тора 16 ПСРЛ, 1 том. 460 бит. * Рашид-ад-дин. Сборник летописей II том. Руе телендә. 1960 ел. 37 бит » Д. А. Хаольсон. Известия о хазарах, буртасах, болгарах... Рус теленде. Спб. 1869 ел. 88 бит. * А А. Монгайт. Күрсәтелгән хезмәт 171 бит. 19 Е. Bretschne'der. Medieval Researches from Eastern AslatikSoures. Vol I. londoa. Инглиз телендә. 1910 ел. 300 биг. '• В Г. Тизенгаузен. Сборник материалов относящихся к истории Золотой Орды II том Рус телендә М—Л 1941 ел. 23 бит 22 Элоккеге район үзәге. Хэзер Алексееве* районына кушылган, атарча сил эр дип йертоло. Бүләр хәрабәләре турында беренче тапкыр XVIII йез атаклы рус тарихчысы В. Н. Татищев язып калдыра. Ул бик зур бер мәчетнең ярым җимерек калдыкларын һәм куп кенә манаралар булуын әйтә. Икенче бер тарихчы һәм географ Н П. Рычков 1769 елда Биләрдә була һәм узенең кәндәлегендә күп кенә җимерек таш биналар күргәнлеген яза. Әйләнәсе 24 аршин (16 метрдан артык) һәм кызыл кирпечтән салынган манара калдыгы нык аерылып тора. Рычков күргәндә ул бары тик 3.5 метр биеклектә генә калган була. Бер карт аңа 30 еллар чамасы элек манараның бик биек, аның тирә-ягында тагын таш биналар булганлыгы хакында сейли. Рычков үзе дә манара калдыгы янында таш хәрабәләр күрә. Ләкин аларның ташларын Биләр халкы уз кирәк-ярагына ташый. Шул ук заманда Биләрдән 2 чакрым ераклыкта, Чирмешәннең икенче ягында тау башында, берничә таш бина һәм күп кенә кабер ташлары була. Бер татар мулласы Н. Рычковка бу эпитафияләрнең яхшырак сакланганнарын укып та күрсәтә. Бер ташка Мәгълүм хуҗа, янәдән берсенә Шәвәли хуҗа исемнәре язылган була. Әйбәтрәк сакланган ике ташта 1173 һәм 1434 елларны укырга мөмкин була. Мәгълүм хуҗа исеме башка чыганакларда да очрый. Мәсәлән, XVI йөз татар тарихчысы Шәрәфетдин әп Болгари шул ук тау өстендә «хуҗа» эпитеты белән өч таш барлыгын, шуларның берсе Мәгълүм хуҗаныкы икәнен яза. Академик X. Френ да борынгы бер язма таба һәм анда Биләр тавы өстендәге әлеге хуҗаның кабере турында хәбәр укый. Без югарыда 1677 елда патшага язылган үтенеч кәгазендә дә Мәгълүм хуҗа исемен күреп киткән идек. Бу исем бүгенге көндә топонимик атамага әверелгән. Әлеге тауны Биләр руслары Балын-гузя яки Балынгуз дип йөртәләр. Татар телендәге «м» авазының рус телендә «б»га әверелүе нәтиҗәсендә Мәгълүм хуҗа Балын-гузя булып киткән. Бүгенгесе көндә билгеле булган болгар кабер ташларының барысы да Алтын Урда чоры истәлекләре. Югарыда телгә алынган 1173 елгы кабер ташы, әгәр мулла дөрес укыган булса, болгар эпиграфикасының уникаль истәлеге булыр иде. Кызганычка каршы, тау өстендәге бер генә таш та сакланмаган. Биләр халкы соңга табарак аларны да чиркәү һәм йорт нигезләрен салырга ташып бетергән. Бүләр хәрабәләре XIX йөздә җирле халык тарафыннан тагын да кемлерәк талана. 1812 елда Биләрдә Казан университеты адъюнкты Кондырев була һәм борынгы шәһәр мәйданындагы ярым җимерек архитектура истәлекләре белән кызыксына. Аның 1831 елда икенче тапкыр килүендә ул хәрабәләрдән бары тик таш өемнәре генә калган була, бая телгә алынган манара калдыгы да бик аз гына күренә, аның кирпеч- ташлары шулай ук Биләр чиркәвенең нигезенә китә. Борынгыдан калган таш-кирпеч бина калдыкларын һәм кабер ташларын төзү материалы итеп файдаланудан тыш, Биләр крестьяннары төрле табылдыкларны сатып зур файда күрәләр. 1877 нче ачлык елны алар шәһәр мәйданында берничә зур чокыр табалар. Ә һәр чокырдан 200 потлап сөяк чыга. Мәгълүм булганча, болгарларда һөнәрчелекнең куп төрләре рәтеннән сөяктән әйберләр ясау киң таралган була. Әлеге чокырлардагы сөякләр дә әзерләнеп куелган чимал булганнардыр. Шунда ук эшләнеп беткән әйберләр дә очрый. Бер 1877 елда гына да 3 000 сумлык сөяк сатыла. Мондый төшемле эшнең тәмен белеп алалар, сөяк җыйнап, шәһәрлекнең культура катламына зур зыян килә, хәтта ныгытмаларны да чокырлап бетерәләр. Болардан кала, сукаланган җир өстендә чикеез санда башка табылдыклар очрый. Әйтик, алтын-кө- мештәи эшләнгән төрле ювелир әйберләр, кыйммәтле савытлар һәм металл көзгеләр, аннан башка бакырдан, кургаш һәм аккургаштан коелган предметлар, чуен, тимер һәм сөяктән эшләнгән эш һәм сугыш кораллары, башка төрле хуҗалык кирәк-яраклары. Болар да сатыла. Сатып алучылар — борынгы әйберләр белән кызыксынучы помещиклар, чиновниклар, офицерлар Кызганычка каршы, бу калдыкларның күбесе фән өчен мәңгегә югала, тик беразы гына очраклы рәвештә музейларга эләгә. Болгар матди культура истәлекләрен фәнни әйләнешкә кертү нияте белән Казан археология җәмгыяте Болгар белән беррәттән Бүләрне дә ныклап тикшерергә керешә. 1881 елда В. А. Казаринов. 1914 тә П. А. Пономарев. 1928 дә профессор А. С. Башкиров биредә тикшеренүләр алып баралар, кызыклы материаллар туплыйлар. Болгарларның монголларга кадәрге тарихын тирәнтенрәк тикшерү һәм халкыбызның килеп чыгыш мәсьәләләрен тулырак яктырту максаты белән, Бүләрне археологик өйрәнү янәдән башланып китте. Иң элек Кече Чирмешән елгасы буйлап тикше- РУ ясалды, 1964 һәм 1965 елларны без бу елганы тоташтан йореп чыктык һәм искиткеч күл материаллар тупладык. Әгәр дә бүгенгесе көндә болгарларның 1620 археологик истәлеге билгеле булып, шулардай 1321 истәлек Татарстан җирендә урнашкан икән, аларның да 408 е Кече Чирмешәнгә туры килә. Күрәсез, бу елга буйлары борынгы Болгар илендә халыкның кң тыгыз урнашкан җире булган. Бүләрнең үзен дә ныклап ейрәнергә тотындык. Менә ике ел инде без — Казан ф археологлары — һәр җәйнең июль аенда шәһәрлекнең үзәк мәйданында казынып ята- быз. Экспедициянең җитәкчесе — тарих фәннәре докторы А. X. Халиков. Җыйналган мәгълүматлар турында сейләгәнче. бер-ике сүз белән генә шәһәрнең тышкы күрене- ? шен күзаллау зарури булыр. ? Шәһәр ике өлештән торган: уртада эчке шәһәр, ягъни шәһәрнең үзәге — хан са- g рае, җамигъ мәчет, эре сәүдәгәрләр, руханилар йортлары, шәһәр гарнизоны урнаш- кан район. Ул биш чакрым озынлыктагы иие рәт үрләрдән һәм имән стеналардан < корылган ныгытмалар белән әйләндереп алынган. Аның әйләнәсендә һөнәрчеләр, § игенчеләр һәм башка гаДи халык яшәгән. Бу инде шәһәрнең тел олеше. Аны әйлән- и дереп алган өч рәт үрләрнең озынлыгы 11 чакрым. Менә шул үрләргә менеп басасың ф да — хәйран каласың. Нинди көчләр төзегән соң моны! 11 чакрым дидем Ул аның а әйләнәсе, ә аркылыга-буйга үлчәсәң, өчәр чакрымнан арта. Әйе. әйе. бер башыннан о икенче башы күренми, мәйданы 573 гектар. Менә шул урынга бүген шәһәр тезеп кара ~ әле. Ә без бит урта гасырлар шәһәре турында сөйлибез. Чын мәгънәсендә Бөек шә- һәр булган ул. Зурлыгы ягыннан Бүләр белән тиңләшерлек башка шәһәр бер Болгар илендә генә түгел, бетен Көнчыгыш Европада булмаган ул заманда Киев, “ Новгород. Рязань аңа караганда куп кечкенә булганнар. Шушы борынгы шәһәр мәйданына күз сирпел алган кеше җир үрләрдән башка ” тарихи истәлекләрне күрмәс иде. Әмма археолог күзенә бодай үскән җир тигезлеген бозып торучы төрпе калкулыклар килеп бәрелә. Болар инде, һичшиксез, борынгы бина урыннары. я Һәр археологның хыялы — шәһәр кадәр шәһәр казып, бер таш хәрабә табу. Бул- ган-булган, әйтик, хан сарае яки зур бер мәчет булсын инде ул. Ак. сары, зәңгәр. “ яшел төсләрне җыеп эшләнгән мозаик стеналы, ярым колонналар белән әйләндереп алынган мәһабәт бер сарай! Аннан килеп, хан кабере өстенә куелган торбә. ә аның эчендә кайчан куелганын күрсәтеп язган кабер ташы табасың инде. Яки бер сәүдәгәр йорты булсачы дисәң, аның эчендә акча табылмый калмый — менә сиңа дата! Билгеле, хыялланып-хыялланып та. гади генә агач йорт калдыгына эләккән чаклар да була Беренче елны безнең белән дә шулай булды. Ярый әйдә, хәере белән булсын. Бигрәк шәп — һөнәрче йорты. Тормышның нигезен материал байлыклар тәшкил итә. Ә анарны һөнәрче җитештерә. Тимер келәшчә, чүкеч, тишкеч, балчык савытлар һәм ба рысыинан да кызыклысы — терекөмеш тутырып йөртү өчен кулланылган сфероконус исемле кечкенә генә ябык савытлар. Терекөмеш металлургиядә бик кыйммәтле, металл әйберләрне, әйтик, бронза көзгеләрнең өстен ялтырату өчен кулланыла. Сфероконусларның кечкенә генә бер склады да табылды. Димәк, козгеләрне биредә дә ясый белгәннәр. Йорт белән янәшә тимер эретү мичләре дә казылды. Шәһәр оборона системасын өйрәнә башладык, шактый кызыклы булырга охшый. Икенче елга шәһәрнең иң зур капкасы булган урынны казырга ниятләнәбез. Игеннәр урылып алып, җир сукаланып, җир өстендәге борынгы бина эзләрен күрергә мөмкинлек ачылгач, без янәдән Бүләргә юл алдык. Сентябрь аеның матур бер көне. Күктә кояш елмая, бер генә болыт әсәре дә юк. Кон безнеке! Шәһәр мәйданын аэро-фотога төшерү өчен бирелгән самолетка утырам һәм өскә күтәреләм. Мин бер чакрым биеклектә, ә аста чал тарих хәзинәсе. И мәшһүр шәһәр! Төзелүеңә мең ел вакыт үткән, еч-дүрт гасыр гомерең булган, изге туфрагың кан белән юылган, батыр улларың, даныңны саклап, газиз башларын җуйганнар. Әле дә син мәһабәтсең. Әнә ул синең сарай-пулатларыңнан калган кызыл кирпеч өемнәрең, ул кара туфрак өстендә ярылып яткан йорт-каралты нигезләрең, ул җептәй тезелеп киткән рәт-рәт урам эзләрең, ул еландай сузылып яткан үрпәрең-канауларың! Бераз мактанырга да хакыбыз бар. Әгәр дә ялтышмвсам, аэро- фото төшерүләр безнең илдә моңарчы Харәзем экспедициясе тарафыннан гына алып барылды булса кирәк. Менә шундый эшләрне былтыр Биләрдә башкару бәхетенә ирештек. Ул гына да түгел, кулга компас-буссоль алып, шәһәр мәйданын аркылыга- буйга иореп чыктык. Очраган барлык йорт эзләрен картага тешердек. Бу эшләр ярты гйга сузылды. Әмма аның каравы, гаҗәеп бай фәнни мәгълүмат тупланды. Уйлап кына карагыз: шәһәрнең сукаланган елешендә 1207 бина эзе. Шулерның 29 ы таш һәм кирпеч йорт калдыклары; күбесе эчке шәһәр мәйданында. Җаның кайсын тели, күпме гомерең бар — казы. Киләчәктә дә уннарча буынга җитәрлек. Боек шәһәр үзенең серләрен ача гына әле. Беек шәһәрнең тарихын ейрәну эше әле бер Биләр шәһәрлеген казу белән генә чикләнмәс. Аның бетен тирә-юне — археолог корәген кетеп яткан борынгы хәрабәләр белән тулы шәһәр-авыл урыннары. Җөмләдән, бая телгә алынган Балынгуэ тавы. Зурлыгы ягыннан Биләр шәһәрлегеннән бераз гына калыша торган икенче бер шәһәрлек бар шул тау янында. Әйләнәсе 9 чакрым, хәтта Болгар, Суерлардан да зур. Кайсы шәһәр калдыгыдыр — әйтүе кыен. Хәер, фараз кылу зыян итмәс. 1184 елда рус князьләренең Бүләргә походы вакытында башкаланы сакларга болгарларның бүтән шәһәрләреннән гаскәр җыелуы турында әйткән идек инде. Менә шунда Торцк (Терек] шәһәреннән атлы гаскәр килүе хәбәр ителә . Кайда булган ул шәһәр! Аның исеме бүгенгесе конда берәр җирле атамада сакланмаганмы! Ә менә Балынгуз тавының итәгеннән, әлеге шәһәрлекнең ерак үрләре яныннан бер кечкенә генә елга агып төшеп. Чирмешәнгә коя. Елганың исемен руслар Торцкая дип атыйлар. Билгеле, бу гына әпе Балынгуз тавындагы шәһәрлекнең Торцк шәһәренең калдыгыдыр дип әйтергә дәлил була алмый. Әгәр дә инде берәр болгар-татар елъязмасы табылып, шунда борынгы шәһәрләребезнең кайда урнашкан булулары турысында бәйнә-бәйнә хәбәрләр укысак, мондый фараз итүләрдән бәлки азат та булыр идек. Әмма, нишләмәк кирәк, андый елъязмалар сакланмаган; һәрхәлдә, бүгенгесе кәйдә юк. Шуңа күрә болгар шәһәрләренең тарихи топографиясен күз алдына китерүдә археология, топонимика. гидронимика һәм башка чыганаклар кирәкле мәгълүматлар бирер дип ышанырга хакыбыз бар. Нәрсә генә булмасын, Балынгуз янындагы шәһәрлек Бүләр тарихының яңа сәхифәләрен ачуга үзеннән зур елеш кертер. Балынгуз тавы узе генә дә тарихның телсез бер шаһите. Никадәр таш-кирпеч семнәре белән тулы ул тау. Ташларның теле булса, ул да күргәннәрен сойләр иде, диләр. Археологның эше — менә шул ташларның телен белү. Заманында Н. Рычков «үргән кабер ташлары һәм таш пулатлар, инде әйткәнемчә, җимерелеп беткәннәр. Алардан калган таш-кирпечләриең зурлыкларына караганда, бу пулатлар Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры истәлекләре булырга ошый. Болар тау башында. Тауның Чирмешәнгә караган сезәклегендә, урта бер җирдә бик зур бер бина нигезе бар. Үткән гасырда ул урыннан һәрбере 30 ар потлы ташлар чыккан. Биредә мәчет булган икән дигән хәбәр дә бар -. Менә шул бина нигезе яңа сукаланган кара җир «стенде кызгылт бер тап булып ярылып ята, ерактан, хәтта Биләр яныннан ук күренә. Балыигуздан бераз конбатышка табарак. Чирмешәннең шул ук уң як ярында, «Хуҗалар тавы» дип йөртелә торган икенче бер тау башында да борынгы хәрабәләр буяганлыгы мәгълүм. Алар хәзер юк инде. Шушы тау башында заманында күзәтү пункты булгандыр дияргә хакыбыз бар. Ул якларда иң бөек нокта буларак, аның өстеннән бетен тирә-юнь ап-ачык күренеп ята. Гадәттә, еракта дошман явы күренсә, шундый биек тау башларында ут ягып, куркыныч туу турында хәбәр итә торган булганнар. «Хуҗалар тавы» белән күршедәге Николаев Барай дигән авыл арасында янәдән бер шәһәрлек бар. Монысы да шактый зур. үрләре хәтта Бүләрнекеннән дә биегрәк. Бусына да археолог кулы тимәгән әле. Кыскасы, Беек шәһәр һәм аның тирә-ягы халкыбыз тарихының яңа һәм бай сәхифәләрен ачардай олы бер хәзинәдер, бабалары- быздаи калган бәһале бер мирастыр. 1 ПСРЛ. I том. 1962 ел. 390 бит. 2 В. А. Казаринов Описание Билярских и Баранского городищ, ИОАИЭ. Рус телендә. Ill том. 1880 ел. 115 бит. Шәм Суар Хәзерге Куйбышев районының Кузничиха авылыннан конбатышка карап 2 чакрым тирәсе җир киткәч, бер шәһәрлек урыны бар. Әиләнә-тирәдә яшәүче руслар аны «Татарский городок» яки Сувар дип йвртәләр. Хәзер бу тирәләрдә андый-моидый хәрабәләр күренми, мәйданы сукаланган, бары тик ике рәт итеп еелгән һәм озын- £ лыгы биш чакрымга җиткән үрләр генә биредә кайчандыр зур шәһәр булганлыгы хакын- g да сәйлиләр. Тирә-юньдә куе урман, астарак бормаланып Утка елгасы ага. Елганың £ борынгы үз исеме Ватигь (£^jj|; һәрхәлдә. 922 елда Багдаттан Болгар иленә о сәяхәт кылган атаклы Ибн Фадлан аны шулай атаган. Ни сәбәптәндер, Ибн Фадлан - язмаларында болгар шәһәрләре турында хәбәрләр юк. Андый хәбәрләр икенче бер гарәп географы әл Бәлхинең хезмәтендә сакланган. Әл Бәлхи Болгар җирендә ике шәһәр — Болгар һәм Суар шәһәрләре булуын, һәр икесендә җамигъ мәчет барлыгын ° һәм һәр икесендә дә 10 мең кеше яшәгәнлеген әйтеп уза '. Кышын халык агач йортларда тора, ә җәй җиткәч, киез тирмәләргә күчә, дип тәмамлый сүзен әл Бәлхи. Бу язмалар терпе редакциядә X йознең башка күренекле географлары, мәсәлән, әл Истахри (950 ел), Ибн Хәукаль (970 ел), әл Мокатдәси (985 ел) әсәрләрендә дә һәм «Ходуд әл галәмадә дә орчый. Мокатдәси, боларга остәп, Суерда уңдырышлы җирләрнең һәм һәрторле байлыкның күп булуын әйтә. Табылган кадәр нумизматик материал да X йездә Суар исемле шәһәр булу турында сойяи. Мәгълүм булганча, Багдад хәлифәлегендә Саманилар династиясе хокем соргән заманда (IX—X йозләрдә) Европа белән Азия сәүдә әйләнешендә гарәп дирһәмнәре, ягъни кемеш тәңкәләр зур роль уйный. Мондый акчалар Багдадның үзендә генә түгеп, ә аның йогынтысына зләккән башка шәһәрләрдә дә сугыла. X йознең 20 елларыннан башлап болгарлар, гарәп дирһәмнәренә охшатып, ләкин аларның кайда һәм кайчан сугылган булуларын үзгәртмичә, үз дирһәмнәрен >шли башлыйлар. Мәсәлән, Мнкаил Ибн Җәгъфәр атлы болгар ханы исеменнән сугылган Сәмарканд, Шаш (Ташкент), Бәлх, Нисабур акчалары булуы билгеле23 24 25. Күп тә үтми, болгарлар үз акчаларын да суга башлыйлар. Бүгенгесе конгә билгеле булган андый акчаларның иң беренчесе 931 елда Суерда Насыйр Ибн Әхмәт тарафыннан сугылган. Суарда шулай ук 948—958 елларда Талиб Ибн Әхмәт суктырган акчалар да мәгълүм. Талибның туганы Моэмин хан акчалары бер үк 976 елда Суарда да. Болгарда да сугылалар. Ә менә 976 дан 980 елга кадәр икенче бер Мозмин хан (Ибн Хәсән) заманында акчаларны бары тик Болгар гына суга. Бу хәл Суаркың элек шактый зур сәяси әһәмияте булып та, X йоз ахырында инде мостәкыйльлеген югалтып, тулысынча шәһре Болгарга буйсынуын күрсәтсә кирәк Суарның исеме канчыгыш әдәбиятында соңга табарак та очрый әле- XI йоз географлары Мәхмүт Кашгәри һәм әп Мәрвәзи аның исемен тәлгә алалар «. XIV йоздә фарсы язучылары Хәмдулла һәм Фарһәнг Суарны Алтын Урданың һәм болгарларның зур шәһәре дип атыйлар. Шуннан соң инде бу шәһәр язма истолекләрдә очрамый. 23 Дәресрәге, 10 мең ир-зат бар ди. Безнеңчә, ир-зат сүзен корал йәртүче гаскәр дип күз алдында тотарга кирәк. 982 елда язылган «Хедүд ел галәм» әсәрендә Болгар шәһәренең 20 мең атлы гаскәре булу турында әйтелә. * Мнкаил Ибн Жәгъфәр Болгар иленә Ибн Фадлан килгән заманда идарә иткән Алмуш ханның улы булса кирәк. Моңа Микаилның Җәгъфәр улы булуы ишарә ясый. Мәгълүм булганча, Алмуш хан ислам дине кабул ител тә меселман исеме кертмәвенә риза булмый һәм Багдад халифәсо Җәгъфәр әл Мәкътадирго ияреп үзенә Җәгъфәр исеме куша. 25 Ул заман болгар акчаларының таралыш географиясе шактый зур. Җиргә күмелгән хәзинәләр составында алар үткән йездә Рязань, Тверь, Псковь губерналарында, хәтта Скандинавия илләрендә, мәсәлән, Даниядә табылалар. ♦ Әмма Кашгари Суарны Саксин шәһәре белән бер итеп карап хата җибәргән. Ул үзе Суарда булмаган, шуңа күрә аның урынын да Иделнең уң ягында һәм Каспий диңгезе буенда итеп ялгыш күрсәтел үткән. Суарның калдыклары мәгълүм булганча. Иделнең сул ягында һәм Каспийдан ботенләй еракта. Болгар шәһәре янында урнашкан. Барлык башка гареп язучылары да Суарны Болгар белән янәшә итеп күрсәтәләр. XII йездә Сахсиины үз күзе белән күргән ел Гарнаги бу шәһәрне чыннан да Каспий янында күрсәтә, аннан Болгарга (Бүләргә) кадәр Идел буйлап 40 конлек юл ди. РАВИЛ ФӘХРЕТДННОВ Суерның урыны кайда булуы үткән йөзнең ахырларына кадәр бәхәсле булып килде. Берәүләр аны Свияжск белән бәйлиләр, икенчеләре Спасск түгелме икән диләр, Сомбер урынында булмагае диючеләр дә була. Тик 1893 елда беренче татар археологы Гайнетдин Әхмәров кына Суарның бая телгә алынган Кузничиха янында булганлыгын ачыклап кайта. Әхмәров фикере кабул ителә, борынгы шәһәрнең кайда булуы хакындагы бәхәсләр дә шуның белән туктала. Соңга таба Казан профессоры В. Ф. Смолин да Суарга кечерәк сәяхәт кыла, шул тирә кешеләреннән бераз мате- Р1МП җыйный. 1933—1937 елларда А. П. Смирнов биредә казу эшләре алып бара. Экспедициянең нәтиҗәләре монголларга кадәрге чор болгар тарихы өчен гаҗәп тә кызыклы була. Археологлар көтелмәгән зур уңышка ирешәләр, шәһәрнең нәкъ уртасында кирпеч сарай калдыгы табалар. Ике катлы итеп салынган бу сарай үзәк җылыту системасы белән җылытылган булган. Бинаның алгы ягында ярым терәкләр (колонналар) белән бизәлгән портал эшләнгән, янында манарасы булган. Бик яхшы яндырылган кирпечләрдән өелгән стеналар штукатурланып, зәңгәр төскә буялганнар. Йортны тирәли койма әйләндереп алган, койманың калынлыгы 70 см, ул да яндырылган кирпечтән өелгән. Ишек алды ярым яндырылган кирпечләрдән түшәлгән, өсте цемент белән катырылган. Сарай X—XI йөзләрдә салынып, монголлар һөҗүме вакытында җимерелгән, ләкин яңадан торгызылган һәм XIV гасыр азагында шәһәр белән бергә бөтенләй яшәүдән туктаган. Димәк, бина — монголларга кадәрге дәвернең дә, Алтын Урда заманының да истәлеге. Шуңа күрә анда ике чорның да архитектура стиле чагылыш тапкан. Ике чорда да квадрат формада, яхшы яндырылган кызыл кирпечләр булган, тик аларның үлчәмнәре генә төрлечә. (Башта алар 28x28X6 см яки 30X30X5 см зурлыкта булып, Алтын Урда чорында кечерәк итеп эшләнгәннәр, мәсәлән, 24X24X5, 23X23X5, 22X22X5 см). Әлеге сарайдан башка гадирәк йортлар да казыла. Суар халкы бурап эшләнгән агач өйләрдә торган. Шулай ук чыбыктан үрелеп, эченә чүп тутырылган һәм ике ягы да балчык белән сыланган, тигез түбәле, агач идәнле йортлар да булган. Археологлар төрле зурлыктагы 90 лап чокыр табалар. Яннары һәм төпләре имән агачтан түшәлгән бу базларда болгарлар ашлык саклаганнар. 1962 һәм 1964 елларда мин Суар урнашкан Утка елгасы, күрше Майна һәм Раткуль елгалары буендагы болгар истәлекләрен өйрәнеп чыктым. Суар тирәсендә 30 дан артык авыллык һәм 3 шәһәрлек табылды. Беррәттән шунда тирә-яктагы татар авылларында Суар турында ривәятьмазар сакланмадымы икән дип тә кызыксындым. Инде әйткәнемчә, Суарның әйләнәсендә руслар яшиләр, ә менә аннан 10—15 чакрым ераклыкта болгар чорыннан ук калган татар авыллары бар, мәсәлән. Иске Рәҗәп. Йорт Күл авыллары. Бу авылларда Суарның даны зур. Картлар аны Шәм Суар дип йөртәләр, элек бик матур, мәһабәт шәһәр булган, тик Батый хан харап иткән үзен дип сөйлиләр. «Шәм» эпитетының нәрсәдән алынганлыгын төгәл әйтү кыен. Күренекле эпиграфист, этнограф һәм археолог мәрхүм Һарун ага Йосыпов мина бу сүзне гүзәллек, яктылык символы булуы мөмкин дигән иде. Шулайдыр. Шәме гарәпчә кояш дигән сүз бит. Шул сүздән булса кирәк, шәмсә, ягъни орнамент сүзе дә ясалган. Кама аръягында Шәмсуаров фамилияле татарлар да очрый әле. Кыскасы, халкыбызның бүген дә үзенең борынгы шәһәрен олылап телгә алуы матур бер күренештер.