БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР
ГАРИФ АХУНОВ Дусларым янында. Повесть, хикәяләр һәм очерклар. 1969. Гариф Ахунов үзенен яна җыентыгын «Дусларым янында» дип атаган Чыннан да бу йсыентыктагы «Яшьлек яме» повестен, андагы хикәяләрне һәм очеркларны укыганда, авторны үз геройлары, аның инде якын дуслары булып әверелгән кешеләр арасында итеп тоясың. Язучы аларның һәр- кайсының характерын, гореф-гадәтләрен, нинди уйлар, нинди кичерешләр белән яшәүләрен яхшы белә, аларның һәркайсына карата үзенең мөнәсәбәтен белдерә, хөкемен чыгара «Яшьлек яме» повестенда ул безне Таһир һәм Гөлнур, Мостафа һәм Дилбәр кебек шат күңелле, тормыш сөючән студент яшьләр белән таныштыра «Хазбулатның яңа гадәтләре» хикәясендә исә кайчандыр лирик герой белән бергә ВУЗда укыган колхоз председателе Снражиев белән дуслаштыра Ә инде «Күлләр» очеркында безне ул Арча районының Снкертән һәм Ка .заклар авылы балыкчылары янына алып бара. Гариф Ахуновның дуслары барлык якла ры да килгән, кем әйтмешли, коел куйган идеал геройлар түгел. Алар көндәлек тормышларында, эшләрендә еш кына ялгышалар. сөртенәләр. Әмма аларга үз-үзләренең көчләренә ышану, һәртөрле кыенлыкларны, ялгышлыкларны җиңеп чыгарга омтылу хас Икенче сүзләр белән әйткәндә, язучы һәрбер героен хәрәкәпД, үсештә бирә Гариф Ахунов тормышыбызның алга барышына тоткарлык ясый топтан кимчелекләрне дә читләтеп үтми. Моны бигрәк тә аның очеркларында ачык тоярга мөмкин. Бу яктан караганда «Мал куучы Мәһди». «Яна хуҗа». «Авыл түбәсен яба» һәм югарыда телгә алынган «Күлләр» очерклары аеруча игътибарга лаеклы Аларда автор хуҗалыктагы теге яки бу кимчелекләрне санап үтү белән генә чикләнми, ул кимчелекләрдән тизрәк арынуга ярдом итәрдәй матур-матур тәкъдимнәр дә әйтә. Ул очеркларның хикәягә тартым булуларын һәм мавыктыргыч итеп язылуларын күргәч, әдипнең бу жанрда тагын да актнврак эшләвен телисе килә «Дусларым янында» җыентыгындагы әсәрләр белән танышып чыккан укучы үзенә яна дчелар тәкъдим иткән өчен язучыга рәхмәттән башка сүз әйтмәячәк. ЭДУАРД КАСЫИМОВ Бир кулынны. дустым. Повесть һәм хикәяләр. 1969. Эдуард Касыймовнын «Бир кулынны. дустым» повесте әдәбият сөючеләрдә төрле фикерләр, төрле бәхәсләр уятты Ләкин ничек кенә булмасын, укучылар бу әсәрне нигездә җылы каршыладылар. Язучының повесть һәм хикәяләре тупланып чыгарылган яңа җыентыгы әнә шул әсәр белән ачыла. Анда укучы әлеге повестьтан тыш тагын «Көмеш язулы кылыч» повесте. «Мүкләнгән таш». «Күнел кошы», «Әтиләр», «Дөньяда ни иң ямьле5», «Өчтән берәү». «Саумы, тургай». «Аның рәсеме» хикәяләре һәм китапның ахырына урнаштырылган юмористик парчалар белән танышачак Язучының бу җыентыгына кергән барлык әсәрләре дә диярлек безнең яшьләребезнең Аораль сафлыгын, ил һәм халык алдындагы бурычын үтәгәндәге фидакарьлеген, өлкәннәр ышанып тапшырган эстафетаны лаеклы дәвам итүләрен тасвирлауга багышланган «Көмеш язулы кылыч» повестен укыганда безне гражданнар сугышы елларында тиңсез батырлыклар күрсәткән һәм соңыннан тыныч хезмәт фронтында алгы сызыкта атлаган Гыйлаҗетдинның гадилеге, эш сөючәнлеге, кешелеклелеге сокландыра Дустыиын үле гәүдәсен дошманга дирмәс өчен Гыйлаҗ күзәтче үзе козгыннар тармагына эләгә Аны озак вакытлар җәфалыйлар, арка тиресе суелып, телгәләнеп чыкканчы камчы белән суктыралар, өстенә менеп таптыйлар, күкрәк тиресен тунап, йолдыз уялар Ләкин ул дәшми. «Ахырда ярсуларыннан тәмам шашкан алтын погонлы җәлладлар кан эчендә авын җуеп ятучы кызыл сугышчының эндәшмәс телен кисеп үк алалар...» Тыныч хезмәттә кайнап байтак еллар уза. Мең тугыз йөз кырык беренче елның чәчәкләр исе анкып торган июнь таңында кинәт дәһшәтле сугыш башланып китә. Ир- егетләр һәр тарафтан изге яу кырына кузгалалар Гыйлаҗлар гомер кичергән авылдан да бик күбәүләр көнбатышка карап юл ала. Менә шунда өстенә күн тужурка, зәңгәр галифе, аякларына күн итек һәм башына кызыл йолдызлы шлем кигән Гыйлаҗ китүчеләрнең беренче төркемен вакытында озатып җибәрү ягын кайгыртып йөрүче авыл советы председателе Сәетгәрәй янынз килеп баса Бер мизгелдән ул калын күкрәк тавышы белән үзенчә нәрсәдер әйтеп, китү челәргә ишарә ясый һәм батырлыгы өчен кайчандыр үзенә бүләк ителгән көмеш язу- лы кылычны жәһәт бер хәрәкәт белән кыныннан тартып чыгарып, сугышка китүче егетләрнең берсенә суза. Ил-жирнен иминлеген саклау өчен кулларына корал алган ир-егетләр революция ветераннарының ышанычына тап төшерми ләр. сугышта да. аннан соңгы елларда да үз антларына тугрылыклы булып калалар: көрәшәләр, жинәләр. киләчәк буыннар хөрмәт белән искә алырлык итеп яшиләр. Җыентыктагы хикәяләрнең күбесендә әнә туларның һәм аларның улларының кызларының тормышы, ижади хезмәте, бер-берләренә карата булган мөнәсәбәтләре сурәтләнә. Бу хикәяләрнең отышлы ягы тагын шунда: алар гади сюжетка корылганнар, ялыкмыйча укырлык итеп кыска һәм җыйнак язылганнар. Шулай да юггапны укып чыкканнан сон күңелдә бер канәгатьсезлек туа. Ул да булса, жыентыкның башында яки ахырында язучының тормыш һәм ижат юлы турында аңлатма сүз бирелмәве. Язучының әсәрләрен яратып кабул иткән укучы аның үзе турында да. иҗаты турында да күбрәк белергә тели Укучының бу урынлы таләбе киләчәктә Татарстан китап нәшриятына да ишетелсен иде. ХӨСНИ КӘРИМ. Ике дус. Шигырьләр, хикәяләр, очерклар. 1969. «Ике дус» китабының беренче битен ачу белән безнсн карашыбыз яшь чырайлы, мө лаем йөзле бер кешенең рәсеменә текәлә Бу — революциягә кадәр үк һәм аннан соңгы елларда күп кенә шигырьләр, хикәяләр һәм очерклар ижат иткән язучы Хөсни Кәрим. Аның әнә шул әсәрләре бергә тупланып. күптән түгел Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты. Ул жыентыкка кергән әсәрләрдә иске тормыш күренешләре, байларның-сәүдәгәрләр- нең комсызлыгы, ярлыларның җәбер-золым астында яшәүләре гәүдәләнә. «Ике дус» хикәясендәге сәүдәгәр Тимерша. «Ак песи» хикәясендәге персонажлардан байлык өчен жанын сатарга әзер торган Фәхретдин. «Ертылган приказ»дагы Бәдри мулла һәм башка шундый образлар укучы күңелендә бу типларга карата тирән нәфрәт хисе уята Бу хикәяләрдә язучынын үзе яшәгән чордагы вакыйгаларны, шул вакыйгалар эчендә кайнаган кешеләрне яхшы белүен, яжатында шуларга таянып эш итүен тоясын. Җыентыкка кергән очерклар арасында «Исемдә калганнардан» Ьәм «Нәриман ага Нәрпманов турында истәлекләрем» дип аталганнары аеруча игътибарга лаеклы. Аларда автор татаонын күренекле әднплә- Se Сәгыйт Рәмиеп, Галимҗан Ибраһимов әм Шәһит Әхмадкев, башкорт революционеры Шәһит Хәдайбердяг, Кавказа.-н Астраханьга сөргенгә җибәрелгән әзербәй- жан революционерлары Нәриман Нариманов белән очрашулары турында яза. Китапнын «Хикәяләр һәм очерклар» бүлегенә урнаштырылган «Станоклар докторы» һәм «Ачлар шатлыгы» язмалары да зур кызыксыну белән укыла Хөсни Кәрим үзенең чәчмә'әсәрләрендә дә. шигырьләрендәге кебек үк. тел өстендә эшләүгә, фикерне образлар картиналар аша чагылдыруга зур әһәмият бирә. Шуна күрә дә аның шигырьләре дә. хикәяочерклары да бик жинел укыла. ' Зәйнәп ханым Кәримова төзегән бу китапка сүз башын И. Гыйльфанов язган. Ул укучыны Хөсни Кәримнең тормыш һәм ижат юлы белән шактый киң таныштыра. ҖӘВАД ТӘРҖЕМАНОВ. Сайланма әсәрләр. 1969. Иң кадерле — әнием. Әниемә тиң — илем! Балаларның яраткан язучысы Җәвад Тәржемановның «Кызлар һәм малайлар» дип аталган җыентыгына әнә шушы шигъри юллар эпиграф итеп алынган Китапның нәкъ әнә шундый жыйнак һәм тирән мәгънәле сүзләр белән ачылып китүенә без һич тә очраклы нәрсә итеп карамас идек. _ Бу язучынын иҗаты дөрестән дә һәркайсы- бызнын иң якын кешесе булган, һәркайсы- бызга тормыш бүләк иткән анага тиң туган илгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Җәвад Тәржеманов үзенең шигырь һәм җырларында булсын, әкият һәм хикәяләрендә булсын балаларда туган җиргә карата иң мөкатдәс хис — аны ярату, кадерләү һәм хөрмәт итү. аңа ихлас күңелдән бирелгәнлек хисе тәрбияли. Йолдызлар арасында без Матур җырлар көнлибез: — Һаман үсә, күтәрелә Гөл бакчасы — Илебез. — ди автор «Илебез — гөл бакчасы» җырында. Моннан 34 ел элек язылган булуына да карамастан, бу жыр әле һаман да үз көчендә кала. Җыентыктагы шигырьләр тематик яктан өч циклга — «Кояшлы иртә». «Бердәм семья» һәм «Мәктәпкә» дигән циклларга бүленгән Югарыда телгә алынган жыр белән без «Мәктәпкә» циклында очрашабыз. Әлеге циклларга тупланган шигырь һәм җырларын автор укучыларга «Ачкыч һәм баскыч» дигән бүлеккә берләштереп тәкъдим итә. Әмма бу бүлек язучының кайчандыр шул исемдә басылып чыккан китабына кергән шигырьләрне эченә алу белән генә чикләнми. Автор аны соңгы елларда иҗат иткән яна шигъри әсәрләре белән дә тулыландырган. Китапнын икенче бүлеген язучынын әкнят һәм хикәяләре тәшкил итә «Алтын бабай» хикәясе белән башланып киткән бу бүлеккә язучынын төрле елларда һәм төрле темалар.а язылган унҗиде хикәясе һәм әкияте урнаштырылган. Аларда балаларның эчке дөньялары теге яки бу вакыйганы. күренешне күз алдына китереп бастыра алырлык конкрет образлар һәм детальләр аша ачыла. Менә шуна күрә дә «Әни сүзе» хнкгясендәге Назыйм һәм Алсу, «Гөлшат газетасы»вдагы Гвлшат, «Чыршы бәйрәме»ндә>е Фәрит кебек малайларны һәм кызлар»*» балалар үз араларында итеп тоялар Вакыйганы балаларның үз исеменнән сөйләтү — Җәвад Тәржеманов иын яраткан алымы. Бу алым ана әсәрдәге кечкенә геройларны» уй һәм кичерешләрен кинрәк ачарга, аларнын әйләнәтирәдәге нәрсәләргә карата булган мөнәсәбәтләрен тулырак сурәтләргә мөмкинлек бирә. Әнә шул яктан караганда, жыептыктагы уныш- лы хикәяләр рәтенә «Алтын бабай» һәм «Иөткерткем» хикәяләрен кертергә мөмкин Соңгы елларда балалар өчен әкиятләр ижат итүче язучыларыбызиын ин активы— Җәвад Тәржеманов дисәк, һнч тә ялгышмабыз, Аның күпчелек әкиятләре шигъри проза стилендә языла. Ә андый әкиятләрне кечкенәләр бик жинел укыйлар һәм тиз истә калдыралар. Язучының «Койрык турында боерык», «Инеш буенда—сабан туенда», «Күбәләк жилбә.эәк» һ 6 әкиятләре балаларның яратып укый торган әсәрләре булып әверелделәр. Мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар язучы әдипләр бездә бик аз. Җәвад Тәржеманов бу өлкәдә дә уңышлы гына эшләп килә Укучы аиын «Без театр уйныйбыз». «Судан табылган хат», «Мәктәбем, тугай мәктәбем минем», «Кыш бабайга безнең бүләк», «Шуктуган» «Концерт дәвам итә» һәм «Менә синя табышмак» исемле пьесаларын «Сайланмалар»ның «Без театр уйныйбыз» дигән бүлегендә таба ала Китапның ахырында язучының үз ижаты турындагы балачак истәлекләре һәм аның кыскача тормыш юлын чагылдырган белешмә урнаштырылган. Филология фәннәре кандидаты Нур Гыйззәтуллинның жыентыкка язган сүз башында әйтелгәнчә. Җәвад Тәржемановиыц «Кызлар һәм малайлар» китабын безнен кечкенә дусларыбыз яратып укыр, шулай ук ул ба лалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, башлангыч мәктәп укытучылары өчен дә һәм, гомумән, безнен күпчелек укучылары- без өчен кызыклы да файдалы да булыр дип, һич шикләнмичә әйтергә мөмкин. ИСЛАМ БЕЛЯЕВ Кояш законы. Шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты 1969. Ислам Беляев — нигездә лирик шигырьләр язучы автор. Аның күпчелек шигырьләрендә туган жирен, тутан ягын, дусларын һәм якыннарын ихлас яратып яшәүче кешеләрнең күңел жылылыгын, хис һәм кичерешләрен тоясын. Ул шигырьләр күтәренке рухлы да, шул ук вакытта бераз моксу да булалар. Күптән түгел аиын «Кояш законы» дип исемләнгән яна жыентыгы басылып чыкты. Күләме белән әллә ни зур булмаган бу китапка утызга якын шигырь тупланган. Шулар арасындагы «Менеп бассам Лобач үренә», «Туган жирдә», «Малайларның күргән төшләре», «Эрләү», «Әткәм йорты», «Җир өннәре» дигән шигырьләрне укыганда, син инде лирик геройдан, аның хисләреннән аерыла алмыйсын. Ул синең күнеленә ин якын дусын булып кереп кала. Җырлап печән чапкан жнрләремнән йөзеп бара минем жилкәнем; Яисә: Ил турында, туган жир турында Малайларның күргән төшләре, — кебек юлларны син бер укуда отып аласын һәм менә шундый юллардан торган эчкерсез шигырьләрнең күбрәк булуын телисең. Кызганычка каршы, «Кояш законы» жыентыгында «Бул дегустатор күк». «Кара урман, кереп куенына», «Сандугач һәм әтәч», «Көзге чебеш», «Кавказ — жырстан» шикелле йомшак шигырь һәм мәсәлләр дә юк түгел. «Тозак» әкияте дә күңелдә әллә ни матур хисләр уятмый Ислам Беляевнын ва- кыты-вакыты белән шигыренен техник эшләнешенә тиешенчә нгьтнбар биреп жит- мәве күзгә ташлана Моны раслар өчен бу жыентыкка кергән шигырьләрдә «Чнтәннәнәнкәмнән». «Юлларым-калганын», «ясатканулактан», «житәрлек-әнә бит»кә охшашлы рифмаларның шактый күп булуын әйтеп китү дә житә Бу кимчелекләр бәлки Исламның аз язуы, поэзия өлкәсендә даими эшләмәве белән аңлатыла торгандыр Шуна күрә киләчәктә аның актнврак эшләвен күрәсе килә.