Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алгы сафта

Утызынчы еллар башы Илдә яңа тормыш тезү өчен каты көрәш бара, илне социализм нигезләрендә үзгәртеп кору өчен киеренке хезмәт гөрли Шул ел.шрда әдәбият мәйданына завод фабрикалардан, шахталардан, зур төзелешләрдән һәм авыл кырларыннан әлеге көрәш һәм хезмәт пафосы белән рухланган бер төркем яшьләр килә. Алар арасында үзенең тормыш юлын беренче бишьеллыклар гиганты Кузнецк мета i- лургия комбинаты төзелешендә башлаган Себер егете Хәсән Хәйруллин да була Әдәбиятка ул хезмәт энтузиазмын чагылдырган очерк, хикәяләре һәм шигырьләре белән килеп керә. Аның 1934 елда «Зур Кузбасс өчен» һәм «Тавышлы ялкын* исемле беренче җыентыклары басылып чыга. Болардан тыш. ул «Азат Себер», «Совет Татарстаны» газеталарында һәм «Совет әдәбияты» журналында күл кенә очерклар, хикәяләр бастыра. Заман белән бер адымга бару теләге соңрак аны әдәби хәрәкәтнең аеруча хәрәкәтчән һәм җаваплы тармагына — тәнкыйть өлкәсенә алып килә Чын тәнкыйтьче булу өчен, чор. заман сулышын ныклап белүдән тыш. җитди әдәби-теоретик әзерлек тә кирәк. Шуны яхшы аңлаган Хәсән Хәйри үзенең белемен күтәрүгә куп игътибар бирә. 1950—53 елларда ул КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясендә аспирантурада укый. 1953 елда, аны уңышлы тәмамлап, «Сугыштан соңгы татар әдәбиятында социалистик реализмның үсеше өчен көрәш» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый Татар совет әдәбиятына багышланган күп санлы мәкалә һәм рецензияләрендә X. Хәйри үзен әдәби хәрәкәтне тормыш белән аерылгысыз бәйләнештә өйрәнүче, әдәбиятның өлгергән мәсьәләләрен уз вакытында һәм кыю рәвештә күтәреп чыгучы, әдәби күренешләр турында принципиаль фикер йөртүче тәнкыйтьче итеп танытты. Аның «Эзләнүләр» (1941), «Әдәбият һәм тормыш». «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» (I960) кебек җыентыкларында әдәбиятыбызның мөһим проблемалары яктыртыла. Ул шулай ук зур-зур монографияләр һәм дәреслекләр авторы да. Хәсән Хәйри — үз-үзенә таләпчән, өзлексез эзләнә торган тынгысыз тәнкыйтьче. Әгәр ул узган иҗат юлына күз салсак, без аның вакытлы кыенлыкларны җиңә-җиңә туктаусыз алга атлавын, идея-эстетик карашларының елдан-ел тирәнәя, камилләшә баруын күрербез. Әдәби тәнкыйть өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеген Хәсән Хәйри эуо җәмәгать зшләре белән бәйләп алып бара Бөек Ватан сугышы елларында ул «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасында, аннан кайткач. 1947 елга кадәр партиянең Татарстан өлкә комитетында эшли. Озакламый Хәсән Хәйри «Совет мәктәбе» журналына җаваплы редактор итеп билгеләнә. 1953—59 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан тел. әдәбият һәм тарих институтына җитәкчелек итә. хәзерге көндә шул институтның әдәбият секторы мөдире булып эшли. Үзенең хезмәт бәйрәмен Хәсән Хәйри гыйльми иҗат юкәсендә яңа үрләр яулап, ачыграк әйткәндә. татар совет романына багышланган зур монографик хезмәт төгәлләп