Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯРТЫ ГАСЫРДАН СОҢ... ИСТӘЛЕК

«Булыр баланың буыны ■ртә ныгый». Картлар сүзе. инем өстәлемдә кечкенә бер фоторәсем тора. Бу рәсемне мин үзләрен бу кеше белән якын таныш, хәтта дус санап йөргән берничә замандашыма күрсәтеп караганым бар. Ләкин аларныд берсе дә аны танымадылар. Ә менә шул кеше белән «Галия» мәдрәсәсендә бер кыш бер класста шәрик булып сабак укыган һәм азактан Башкорт дәүләт университетының доценты булган тел галиме Әхтәм Мансуровка күрсәткәч, ул шатлыклы тавыш белән: — Кара әле, кемне күрәм, менә бит ул безнең Хәсән Туфан! 1916 елда бөтенләй бер үсмер генә булган икән ләбаса. Ә без синең белән ул чакта мыек чыккан һәм солдатка каралган егетләр идек бит инде. Кая, бир әле,— дип рәсемне миннән алган һәм артындагы язуны укый башлаган иде. Әйтергә генә ансат. Бу рәсемгә төшкән көн белән аның турында шулай сүз алып барган көн арасында ярты гасырдан артык бер аралык сузылып ята. Галимҗан абзый Ибраһпмовчарак итеп әйткән чакта, илле ел ул тарих өчен бер адымга да тулар-тулмас кына бер ара. Ә менә кеше гомере өчен, аркылысын-буен бергә кушып чутлаган чакта, ярыйсы гына бер хикәя тәшкил итә. Үзегезгә мәгълүм, аркаулыгын һәм буйлыгын суда чылатып тукылган берничә йөз сәхифәлек бер роман укуга караганда, йөрәк каны белән язылган илле битлек хикәя укуны артыграк күрәсең бит... Мин бу рәсемне Әхтәм Мансуровка, алдан уйланган план буенча, шул хакта һәм аңа бәйләнешле вакыйгалар турында сүз кузгатыр өчен күрсәтмәдем, әлбәттә. Бәлки, бөтенләй икенче бер нәрсәне эзләп, папкалар актарган вакытта, абайламыйча, бер конвертны идәнгә төшердем. Менә шул вакыт конверттан, хәзер дә паспортларга ябыштырыла торган зурлыктагы бик күп фоторәсемнәр коелды. Без, үзебез эзли торган нәрсәне бөтенләй онытып, шулар белән мавыгып киттек. Чөнки бу конвертта, моннан ярты гасыр элек, үзебез белән «Галия»дә бергә укыган байтак сабакташларыбызның миңа истәлек итеп биргән рәсемнәре саклана иде. Шуларны күрү белән, безнең игътибарыбыз һәм әңгәмәбез үзеннән-үзе шул заманга табан каерылып кайтты да китте. Без, һәрбер Шәригебезнең рәсемен кулга алып, аларның үзебездә һәм мәдрәсә тормышында калдырган истәлекләрен хәтерләдек. Әлбәттә, кешеләр үзләренең характерлары белән бик үзенчәлекле булган кебек, аларның үзендә калдырган хатирәләре дә бик төрлечә була. Берәүләр, хәтердә сакланмый торган шигырьләр кебек, аерылгач та онытылганнар. Икенчеләр, начар шигырьләрдә булган уңышлы строфалар һәм сүзләр кебек, анда- санда гына хәтергә төшеп куялар. Ә өченчеләр инде, Тукайның «Туган тел» исемле шигыре сыман, синең йөрәгеңә кереп утырганнар да тамыр җибәргәннәр. Син аларны үзеңнән аралап та, аерып та ала алмыйсың хәзер... Мин бүген, менә шушы юлларны язар өчен кулыма каләм алганга чаклы, гадәтемчә, иртә үк тордым да, ашык-пошык киенеп, чыгып киттем. Врачлар миңа хәзер әкрен хәрәкәтләнергә һәм йөрергә кушалар. Ә мин, әтисенең сүзен тыңламаМ С. Хәким, С. Кудаш, Н Исәнбзт. X. Туфан. Ә Еники: ган тискорө малай кебек, үземне окрен йөрергә гадәтләндоро алмыйм. Бүген дә, шулай, дәрескә соңга калмас өчен, һичбер нәрсәгә игътибар итмичә мәктәпкә чапкан бала сыман, элекке Уфимская урам буенча алга ашыктым. Ләкин мин бүген, 1970 елның август аенда, хәзерге Чернышевская урамывыц асфальт түшәлгән тротуары буйлап, Мәҗит Гафури исемендәге 15 иче урта мәктәпкә карый китеп барсам да, уйларым, әллә кайчангы, 1910 елдагы оңгырлы- чоңгырлы Уфимская урамынын тузаннарында ауныйлар иде инде. Элекке атаклы «Галия» мәдрәсәсенең бинасына урнашкан татар мәктәбенә без бу исемне 1940 елда Гафурига 50 ел тулу уцае белән биргән идек. Мәктәпкә Чернышевская урамы ягыннан керә торган ишекнең бөр жгына Мәҗит Гафури, икенче ягына Галимҗан Ибраһимовның бер вакыт шушы бинадагы «Галия» мәдрәсәсендә укулары турында язылган мемориаль такталар урнаштырылган. Ул такталарны мин бу бинага үзем куештым. Аларга язылган сүзләрне, сабак тәкъ- рарлаган бала кебек, әллә ничо кабат укыганым бар. Минем өчен генә түгел, бәлки бик күп замандашларым һәм бетон татар халкы өчен тарихи һәм кадерлә булган бу бинаны мин ел саен берничә тапкыр зиярәт итәмен Әгәр до бер галим татар, башкорт, кгзакъ, кыргыз, үзбәк, чиркәе, төркмәи һәм адыгәй халыкларының мәдәни-әдоби үсешендә озме-күпмо мирас һәм иҗтимагый хәрокотендә эз калдырган М. Гафури, Г Ибраһимов, Г. Алпаров, Ш. Әхмә- диев, С. Атнагулов, Г. Нигъмәти, 3. Ярмәки, С. Габәши, И. Башмаков, Ш. Бабич, Б. Майлин, X. Корим, X. Туфан, Г. Ходаяров, Ш. Фидаи һәм башка бик күплэрнец биографияләрен язар өчен кулына каләм ала икән, ул инде бу бинаның исемен телгә алмыйча уза алмаячак. Шуңа күрә дә без Уфага ел саен я Казагыстан, я Үабокстан, я Кыргызстан һәм Кавказдан, элек шул бинадагы мәдрәсәдә укыган теге яки бу билгеле кешенең юлы буйлап эзтабарлар килеп торуга һичбер гаҗәпләнмибез. Октябрь революциясенә чаклы һәм революция елларында шушы мәдрәсәдә укып, Совет власте шартларында партия, дәүләт җитәкчесе, фәи-гыйлем, әдәбият- сәнгать эшлек лесе булып җитешкән кешеләрнец һәммәсе турында да бу бинага мемориаль такталар куя торган булсак, әлбәттә, бу бина, татарбашкорт хатыннарының комеш тәңкәләр тезеп бизәгән элекке бишмәтләре кыяфәтенә керер һәм, тышкы ягы беләк дә, дөньяда тиңдәше буямаган бер музейга әйләнер нде. Патша хөкүмәте, бу мәдрәсәне яптырыр өчен, барлык чараларны күреп караган. Петербургтан махсус комиссия җибәреп тә тикшерткән. Эчке эшләр министры Столыпинның әмере белән полиция департаменты мәдрәсә өстеннән, ачык һәм яшерен рәвештә, өзлексез күзәт { алып барган. Әллә ничә тапкыр тентү ясаган. Провокаторлар һәм шымчылар аның тирәсендә йөреп, әллә ничә пар чабата туздырганнар. Болай эш барып чыкмагач, Бабич язган Газазиль һәм Иблисләр, мәдрәсәнең җитәкчеләрен үзара талаштырып һәм котыртып, У фаның зур байларын аңа акчалата ярдәм бирүдән туктаттыралар. Ләкин мәдрәсә барыбер ябылмый һәм таралмый, чөнки, Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйтсәк, мәгърифәтчеләрнең пәһлеваннарча тырышлыклары бушка китмәгән. Байлар ташлап чыккан мәдрәсә 1919 елда колчаклылар яндырып киткәнгә чаклы, бөтен халык ярдәме белән, үз эшен дәвам итте. Уфа губержандарм идарәсенең полиция департаментына биргән мәгълүматына караганда, алар бу мәдрәсәне «Халык» университеты тибындагы уку йорты» дип танырга мәҗбүр булганнар. Бүген мин хәзер 70 яшен тутырган һәм «Тукай биргән эстафетаны» югалтмыйча катлаулы һәм авыр язмыш юлы узган, яшьлек һәм картлык дустым Хәсән Туфанның моннан 55 ел элек менә шушы бинада калган эзләрен эзләп килдем. Үземне-үзем онытып, мәдрәсә бинасын берничә кабат әйләнеп чыктым да, ишеккә күтәрелә торган баскыч алдында тынлыкка чумып һәм сабырсызлык белән басып калдым. Шул ара да булмады, кемдер, гаҗәп бер нәфислек белән шыңгырдатып, мандолина уйнап җибәрде. Бу тылсымлы тавыштан мин, кинәт сискәнеп киттем дә, ялт итеп, тәрәзәгә күтәрелеп карадым. Әйе, уң яктагы кечкенә бүлмәдә уйныйлар. Таныш тәрәзә һәм таныш бүлмә... Ул бүлмәдә мин бер кыш яшәдем. Шул бүлмәдә мин Бабич белән Туфанның мандолинада уйнауларына сихерләнеп, хәйран калып, әллә ничә тапкыр утырганым бар!.. Әллә аскы каттагы ашханәдә Бабич тиздән булачак җыр, музыка һәм шигырь кичәсенә репетиция үткәрә микән? Заманында бу бинада фәкать Шәйхзадә Бабич, Хәсән Туфан һәм Һади Со- фәргалиевләр генә шулай зәвыклы итеп, оста уйный торганнар иде бит... Менә мандолинаның сихерле аһәңе иртәнге тынлыкның төпсез тирәнлегенә челтерәп түгелеп китте... Мин аны тотарга өлгерә алмый калган бер кеше хәлендә торып калдым. Тик Фәридә Кудашеваның тавышы яңгырагач кына, Уфа радиосының иртәнге концерты башланганлыгын һәм мандолинада мәшһүр Исмәгыйл Илалов уйнаганлыгын белеп, тыела алмыйча көлеп куйдым. Бу бинаның өченче катында, уң як почмакта, ике яклап кояш карый торган иң зур һәм якты бер бүлмә бар. Без Хәсән белән менә шушы бүлмәдә таныштык һәм бер кыш бергә укыдык. Шуның өстенә мәдрәсәдә була торган барлык ачык һәм яшерен җыелышлар шушы бүлмәдә уздырыла торган иде. Әдәбият кичәләре уздырган чакта без шушы бүлмәне сәхнәләштерә торган идек. Шушы бүлмәдә мин, башлап Галимҗан Ибраһимовның беренче лекциясен тыңлау белән, сабак укый башладым. Шушы бүлмәдә мин беренче тапкыр М. Гафури, С. Рәмиев һәм Ш. Бабичның сөйләвен күрдем. 1915 елда мин бирегә беренче тапкыр килеп кергән чакта мәдрәсәдә укулар күптән башланган, сабакташ шәрикләр үзара танышып һәм үзләшеп беткәннәр иде инде. Шул сәбәпле миңа иң артта буш калган парталарның берсенә урнашырга һәм шәрикләр белән уку барышындагы шартларда танышып бетәргә туры килде. Шуның өчен язын Кустанай юлында танышкан казакъ дусларым Беймбәт Майлин белән Габдрахман Мостафиннардан башка биредәге барлык кешеләр дә чит һәм ят иделәр әле миңа. Шуңа күрә дә үзләре сүзгә бик һәвәс һәм илгизәк булмасалар да, бу ике казакъ егете мине ялгызлыктан аралаучы һәм шәкертләр гаиләсенә бәйләп җибәрүче дуслар булдылар. Бу икенче хәзерлек классында минем игътибарымны башлап үзенә җәлеп иткән кешеләр: күпчелеге мыеклы егетләрдән торган шәкертләр арасындагы өч үсмер булды. Алдагы парталарга утырып алган һәм үзләрен кайсыбер мыеклы кешеләргә караганда да иркенрәк тота торган бу «малайлар., тәүге карашта, миндә сәеррәк бер тәэсир калдырган һәм: «Бу көзге чебешләр шпорлы әтәчләр арасына иртәрәк килеп кергәннәр түгелме соң?» — дигән сыманрак бер уй тудырган нде. Ләкин, мәдрәсә тормышына тирәнрәк керә барган һәм классташлар белән X Ti/фан, С Кудаш һ»м Эхтгм Мансуров. якынрак аралашкан саен, бу сәер тәәсоратлар бик тиз арада үзеннәя-үае юкка чыкты. Инде мин Хәсән Туфан, Хәмзә Шзфиеа һам Әмин Вәлиен дигән шул ич үсмерне генә түгел, бәлки класстагы барлык шәкертләрнең дә исемнәрен белеп беттем. Бер кенне миңа Хәсән белән кул кысышып күрешергә туры килде. Нигедер, яшенә һәм гәүдәсенә караганда зуррак та. кочлерәк тә тосле булып тоелды аның кулы. Бу хакта Әхтәм Мансуровка әйткән идем, ул елмайды да: — Син аның яшенә карама, ул бит Уралдан килгән шахтер. Бакыр казып ныгыган куллы ул,— диде. Күп тә үтмәде, мәдрәсәдә әдәбият кичәсе булды. Бер караганда, теге үсмер малайлар кыллы оркестрда мандолина уйныйлар Икенче карасаң, хорда җырлыйлар. Ә Хәмзә белән Әмин сәхнәдә алмашлап шигырь сейлиләр. Хәсәннең мандолина уйнавы башлап менә шушы кичәдә минем һушыма китте. Мин, оркестр башкарган беренче койне тыңлау белән үк, уйнаучыларның осталыклары бер тосле түгел икәнлеген аңладым. Кайбер уйнаучылар оркестрның башкару сыйфатының дәрәҗәсен тешерәлэр. Ә икенчеләре, киресенчә, кулларына үзләре хуҗа булып, кылга сизгер чиртү һәм бармакларны тәңгәл басып, зәвык белән, музыкаль грамоталы итеп уйнау сәбәпле, башкарылуның сыйфатын яхшыртып, уенның уңышын тәэмин итәләр. Хәсәннең уйнавы оркестрда менә шундый кылларның берсе иде. Аның бармаклары, арканда аяк очлары белән оста йөрүчеләр кебек, кылларга бик дөрес басалар. Мидиатор тоткан кулы гаҗәп бер сизгерлек һәм саклык белән хәрәкәтләнә. Шул сәбәпле кыллар табигый, аһәң белән, нәфис шыңгырыйлар. Шуңа күрә койне йотлыгып тыңлыйсың. Шушы музыкаль сизгерлек аркасында Хәсән көйләрне нң югары ноталардан оэдереп уйный ала нде. Минемчә, аның шигырьдәге үзенчәлеге дә менә шуннан ук кнлә булса кирәк. Хәзер мин, күп еллардан соң да, берәрсенең мандолинада зәвык белән уйнавын ишетсәм, колакларымда Хәсән чирткән кылларның моңнары чыңлап киткәндәй була. Шуның остено алларында Хәсән торган бу үсмерләр мәдрәсәнең очке һәм тышкы сәясәтләрен бик яхшы аңлап, шәкертләрнең актив хәрәкәтендә чарлана башлаган чая егетләр булып чыктылар Бу мәдрәсәдә, заманында Галимҗан Ибраһнмов, Шәһнт Әхмәдкев һәм Булат Салиев кебек хор фикерле бунтарь шәкертләр башлап җибәреп, аннан соң традн- циягә әйләнгән атнага бер тапкыр яшерен җыелыш уздыру гадәте бар икән. Ул җыелыш ял көне алдыннан, атнакич белән уздырыла. Җыелышларның көн тәртибенә күп төрле мәсьәләләр куела иде. Һәр мәсьәлә буенча төп докладчылар билгеләнә. Фикер алышу һәм бәхәсләшүгә теләгән һәр кеше катнаша ала. Җыелыш булачак көнне мәдрәсәдә чит кешеләрнең барлыгы-юклыгы тикшерелә. Урамнан һәм йорттан мәдрәсәгә керелә торган ишекләр бикләнә. Урам ишеге төбенә эчке яктан сакчы куела. Җыелыш бара торган бүлмә тәрәзәләренә одеял корыла. Бу саклык чаралары, әлбәттә, көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең ниндилегенә карап эшләнә һәм күреләләр. Мәсәлән, беренче бөтен дөнья сугышы дәвам иткән чакта, бу сугышка мөнәсәбәт билгеләү мәсьәләсе буенча булган бер яшерен җыелыш, бүгенге кебек, минем хәтеремдә. Минем әлеге өч үсмер шәригемнең солдатка каралу еллары әле ерак һәм, әгәр дә үзләре ирекле рәвештә китмәсәләр, алар- ның бу сугышка катнашу ихтималы да юк иде. Ләкин, шулай булуга да карамастан, алар инде, җыелыш барган бүлмәнең алгы парталарының берсендә утыралар иде. Бу җыелыш та, гадәттәгечә, шау-шулы булды. Докладчы да, сөйләүчеләр дә бу сугышны дөньяга хакимлек итүче зур империалистик дәүләтләренең үзара, колониаль максатлардан чыгып, базар өчен кан түгү мәйданы итеп таптылар. Шуңа күрә дә сугышка ярдәм итмәскә, ничек кенә булса да солдатка бармаска дигән фикергә килделәр. Яшүсмер Хәсәннең үзен зурларча тотуын хәтерләткән икенче бер вакыйганы алырга мөмкин. Икенче яктан бу вакыйга, әгәр дә шәкерт демократиясе үз сүзендә хаклы булса, мәдрәсә җитәкчелеге алар таләбе белән хисаплашмыйча булдыра аямаганлыгын раслый торган бер дәлил дә иде. Безнең класска, болай карап торуга өсте-башы бик заманача, төскә-килбәткә дә ямьсез булмаган бер укытучы дәрескә керә башлады. Төркиядән йөреп кайткан һәм коры кием калыбы гына булган бу кыланчык надан кеше беренче дәрестә үк бездә начар тәэсир калдырды. Аның бүлмәдән чыгып китүе булды, хәтта аз сүзле, сабыр табигатьле Әхмәт Габдуллин кафедрага менеп алды да теге хәлфә төсле кыланырга кереште. Башкалар шаркылдап көлделәр. Шуңа күрә дә дини дәресләрнең берсен укыта торган бу хәлфәнең безгә икенче тапкыр керүе тагын да күңелсезрәк үтте. Күрәсең, кайбер шәкертләр алдан ук сөйләшеп куйганнардыр инде, теге хәлфә өченче тапкыр дәрескә керер вакыт якынлаша башлагач, кыю һәм туры сүзле Фатих Зәйни алга чыгып басты да: — Егетләр, бу саламторхан белән нигә вакыт әрәм итәбез? Күренеп тора, аның укыткан дәресе дә, үзе дә безгә ошамый бит. Нишлибез бу бәндә белән? — диде. — Нишлибез, имеш, тотабыз да класстан куып чыгарабыз,— диде Хәсән моңа каршы. * — Ничек куабыз? — Просто, кергәч каршылап аякка басмыйбыз. Баш күтәреп карамыйбыз. Сорау бирсә, эндәшмибез. Шуннан соң аңа кергән ишектән кире чыгып китүдән башка эш калмый,— диде Хәсән, үз тәкъдимен эшкә ашыруның юлын ачыклап. Без шулай эшләдек тә. Хәлфә дәреслек китабын култык астына кыстырып килеп керде. Без аякка басмадык. Ул кукраеп кафедрага менеп утырды да: — Әфәнделәр, безнең дәрес кайда тукталып калган иде әле? — дип сорады. Җавап бирүче булмады. — Димәк, укырга теләмисез? — дип сораган иде, без алдан куелган тәртипне бозып, күтәрелеп карамыйча гына, бер тавыштан: — Юк! — дидек. Укытучы тасыр-тосыр килеп класстан чыгып киткәч, шаулашып көлеп җибәрдек. Без хәлфә мәдрәсәнең мөдирен алып керер дә тавыш чыгарыр дип көткән һәм җавап та әзерләп куйган идек. Ләкин хәлфә класска кабат аяк басмады. Шуннан соң мәдрәсәдә бөтенләй күзгә дә күренмәде. Кич белән безнең класска: — Эшегез хөрт егетләр. Сез куып чыгарган теге туң кәбестә күчәне назир бүлмәсендә «Кодурый»ны кочаклап һәм сезне Зыяга әләкләп утыра. Ләкин ку- рыкмагыз. Андый надан хәлфәләрнең каргышларын алла барыбер кабул итмәячәк. Бик шәп иткәнсез. Башкаларга сабак һәм гыйбрәт булыр. Шәкерт йөрәгенең <ар тутыра торган корзинка түгел икәнен аңларга күптән вакыт инде. Мәдрэ- санең иң зур стажлы шәкертләре исеменнән сезне тәбрикләргә кердем. Яшәсен I тутыккан богаулардан азат булган хөр күңел! — дип шаулап Шәйхзадә Бабич килеп керде. Без аның бу сүзләрен кул чабып каршы алдык. Ләкин ул, уң кулын күтәреп, езгә шауламаска ишарә ясады да туп-туры Хәсән янына барды һәм анык белән нәрсә турындадыр үзара пышылдашып алдылар. Шуннан соң Бабич, минем кебек, арттагы парталарның берсендә утырган Беймбәт Майлин белән Габдрахман Мостафин янына килде һәм, казакъчалап саулык сорашкач, мандолина уйнарга өйрәнүнең барышын белеште. Тегеләр эшнең канәгатьләнерлек түгеллеген әйтеп, өйрәтүче юклыктан зарлана башлаганнар иде, Бабич, башын чайкап алды да, кыяфәтен җитдиләтеп: Нәрсә сез, җолдастар, чыннан сөйләшәсезме, әллә, безнең халык әйткәндәй: «Биисе килмәгәннең көе килмәгән» дигән сыман кыланып утырасызмы әллә? — дип, тегеләрнең күзләренә тозыраеп карады. Болай да оялчан булган Бейм- бот белән Габдрахман уңайсызланып киттеләр. Беймбәт акланырга ашыккан кебек: — Җок, шынын айтамыз. Өйрәтүшө таба алмай җодәп отырмыз,— дигән иде, Бабич партадан сикереп торды да: — Ногып өйрәтүше табылмасын, кем сезнең үтенечегезне кире какты? Үзегезнең классыгызда гына бер оркестр оештырырлык мандолина уйнаучы бар. Сезнең, казакъчалап әйткән чакта, мандолинаны былбыл кебек соңкылдатушы, моң фәрештәсе булган шәригегез Хәсән үзе генә ни тора! Ул бит сезне бер ай эчендә болай гына түгел, Гата Исхаковның ноталары буенча өйрәнеп, Абай көйләреннән концерт бирерлек музыкантлар ясап чыгарачак,— дип тегеләрнең озын чәчле башларыннан алмаш-тилмәш сыйпап куйды. Аннан соң ул Хәсән янына килде һәм башта аның алдында ачык хәлендә яткан «Яңа әдәбият» хрестомвтиясына күз салды да: — Нәрсә, Сәгыйт Волиевнең атмаган таңын аттырып утырасыңмы? — Яхшы ятла, булмаса Галимҗан хәлфә үзеңнең колагыңны тартыр. Ул бик таләпчән укытучы һәм тезгенне кыска тота торган кеше. Менә син казакъ даласының шул ике бөркетен мандолинада уннарга өйрәт. Бу бурычны мин сиңа түгәрәк исеменнән йокләтәм. Алар гаҗайбелмахлукат кебек тылсымлы бер мапдолнна сатып алганнар. Кулга тоту белән шыңгырап китә. Әгәр до тыңламасаң, теге, үзегез класстан куып чыгарган хәлфә кебек итеп, музыка түгәрәгеннән куам да чыгарам. Булдымы? — дип сорады. Бабичка каршы мөлаем елмаеп утырган Хәсән ягымлы тавыш белән: — Булды,—дигән иде, ул теге казакъ егетләренә карап: — Ишеттегезме? Иртәгәдән җиң сызганып, казакъның Кормангазы, Бирҗан, Абай һәм Җояү-Муса кебек барлык музыка тәңреләренең рухларына сыенып, эшкә башлагыз! Хәзер йокларга звонок булачак. Барыгызга да тыныч йокы! Төшләрегезгә матур кызлар көрсен! — диде дә, кергәндәге кебек үк, шаяра-шаяра чыгып та китте. Бабичның шулай «кыздырып» һәм боерыклар биреп йөрүенең сәбәпләре шул кичне миңа тагын да ныграк аңлашылды. Чөнки ул мәдрәсәдәге «Милли көй, сәхнә һәм музыка түгәроге»нөң җитәкчесе. 1906 елда Галимҗан Ибраһимов нигезен салган мәдрәсә матбугатының дәвамы буларак, татар телендә чыга торган кулъязма «Парлак» журналының редакторы. Түгәрәкнең хоры, кыллы оркестры бар. Бабич менә шул һәвәскәрләр хәрәкәтенең оештыручысы һәм аңа җан өреп торучысы икән. Ә бөзноц собакташыбыз Хәсән шул хәрәкәтнең иң актив бөркешәсе һәм Бабичның ярдәмчәсе булып чыкты. Бабичны бүген безнең класска кереп һәм шулай шаулап йөрергә мәҗбүр иткән изге теләкне мин үзем шул хәрәкәтнең актив бер кешесе булып әверелү барышында тагын да ачыграк аңладым. Бу мәдрәсәдә Россиядә яшәүче сигез халыкның аңлы яшьләре укый иде. Шулар арасында татар һәм башкортлардан кала казакъ шәкертләре күпчелек тәшкил иттеләр. Алар мәдрәсәнең үзешчәнлек хәрәкәтенә актив катнаштылар. «Садак» журналын дәвам иттерәләр. Әдәбилт кичәләрендә казакъ акыннарының үләңнәрен Юм әсәрләрен укыйлар. Аерым шәкертләр, дала моңнарын аңкытып, думбыра чиртәләр һәм җырлыйлар. Хәтта Мостафа исемле бер шәкерт татгр телендәге пьесаларны сәхнәләштерүгә дә катнаша иде. Ләкин казакъ халкының әдәбиятын, җыр һәм музыка байлыгын бик яхшы белгән Шәйхзадә Бабичны казакъ шәкертләренең шушы активлыгы гына канәгатьләндермәгән. Бер көнне, ятакларның берсендә, казакъ шәкертләре думбыра чиртеп һәм үләң әйтеп күңел ачып утыралар икән. Шул вакыт Бабич килеп кергән дә казакъ түгәрәгенең ул чактагы җитәкчесе Ногман Манаевка: — Минем башка яңа бер уй килде бит әле. Ни өчен без аерым казакъ хоры һәм оркестры оештырмыйбыз? — дигән. Бабичның бу сораулы мөрәҗәгатеннән канәгатьләнеп елмайган Ногман: — Бу хакта без Беймбәт Майлин белән дә уйлашканыбыз бар. Ләкин мәдрәсәдә казакъларның өч думбырадан башка музыка кораллары юк. Казакъ шәкертләре мандолина уйный белмиләр. Белә дигәннәре дә бала-чага гына. Хор оештырырга мөмкин. Матур гына тавышлы егетләр бар. Оркестр оештырыр өчен иң элек казакъ шәкертләреннән мандолина алдырырга һәм аларны уйнарга өйрәтергә кирәк, дигәч, Бабич куанып: — Алай булса сез кесәләре мөмкинлек биргән барлык шәкертләрдән дә мандолина алдырыгыз. Уйнарга өйрәтүне оештыру эшләрен мин үз өстемә алам. Килештекме? — дип Ногманның кулын кыскан. Менә шуннан соң казакъ шәкертләре хор оештыру эшенә керешкәннәр. Беймбәт белән Габдрахман да, агасы җибәргән 70 сум акчага, Бабич сокланып мактый торган тылсымлы мандолинаны сатып алган икән. Бабич безнең класска кереп чыккан көннән соң, Хәсән Беймбәт белән Габдрахманны, ә Әмин Галиев Җиһангали Теләпбиргәневны мандолина уйнарга өйрәтә башладылар. Хәзерге киңлек һәм биеклектә торып, бүгенге яктылык һәм ачыклыктан чыгып караган чакта, әлбәттә, югарыда мин сөйләгән хәлләр бик алай искитәрлек нәрсәләр түгел кебегрәк булып та күренергә мөмкин. Мин дә аларны кемне булса да шаккатырыр өчен язмыйм. Бәлки социалистик революция тудырган бәрәкәтле шартларда зур шагыйрь булып җитешкән бер замандашымның, элекке патша Россиясендә, өзлексез полиция күзәтүе астында яшәгән, ярым дини бер мәдрәсәдә узган шәкертлек елларына күз ташлап кына үттем. Кичә 15 нче мәктәптән кайтканда мин Башкорт дәүләт университеты алдында җыелышып торган яшьләргә сокланып һәм шатланып уздым. Элек дәүләт хисабына үз телендә башлангыч мәктәбе дә булмаган халыкларның балалары — Бабич, Туфан һәм Ивановларның туганнары укырга килгән хәзер бу университетка. Бабич һәм Туфаннар бу бәхеттән мәхрүм иделәр бит. Шуңа күрә дә мин Туфанны Петербург яки Казан университетының студенты итеп яза алмадым. Ләкин моны мин хәзер горурланып та әйтәм. Хәсән «Галия»гә Урал эшчеләре арасыннан килде һәм үз кул көче белән тапкан акчаны түләп укыды. Биредә ул Россияне халыклар төрмәсенә әйләндергән патша самодержавиесен җимерергә кирәклеген башлап аңлады. Аны ничек аудару турында исә аңа Уралда Данил агайлар төшендерделәр. Биредә ул Тукайның Пушкин белән Лермонтовны, Гафурины, Крыловны, Галимҗанның Горькины яратканлыкларын белде. Биредә Галимҗаннан тел осталыгына, Бабичтан поэтик- музыкаль зәвыкка өйрәнде дә, эшче халкы турында җырлар өчен кире Уралга кайтты. Хәсән шуннан киткән ел белән беренче шигырен язарга кулына каләм алган еллар арасында илебез, халкыбыз һәм аерым кешеләр башыннан гаять зур, берен- нән-бере катлаулы, бай вакыйгалар һәм сынаулар узды. Ике революцияне һәм гражданнар сугышын эченә алган бу елларны Хәсән Уралда, Хабуллар һәм Манаплар белән бергә, заводта, Данил агай җитәкчелегендә, Совет властен ныгытуда катнашты. Казандагы дусларым бервакыт миңа Хәсән Туфаннан автобиография яздыра аямауларыннан зарланганнар иде. Ләкин моңа минем артык исем китмәде. Чөнки ул үз остазларыбыз бу мәсьәләдә бик тыйнак булуларын белә. Тукай мәрхүм, мәсәлән, нәширләр бик сорап йөдәткәч кенә, балалык еллары турындагы «Исемдә «алгаппг.р,яы яяып бирергә мәҗбүр булган Гафуря, безиеи бик үтенег тпввм- “• бусыча, автобиографиясен язар өчен ач тапкыр кулына каләм алып карады. әкии вч очракта да гомеренең соңгы еллары хакында язып бетермичә китте. Әгэр Дә яла ягучылар шул чаклы үзәгенә үтмәгән булсалар, Галимҗан Ибраһн нов та үзе үЛГ!)ннаи соц донья күргән мәгълүм автобиографиясен азмаган булыр иде. Фатих Әмирханның шаярып язган тәрҗемәи хәле юмористик бер хикәя булып кына калды. Сергей Есенин исә, автобиографиясен язган чакта, шжгырь яза башлаган елга чаклы булган гомер юлын язгач: «Автобиографиямнең калган ягын шигырьләремнән укыгыз», дип нокта куйган. Безнең Хәсән Туфан да. бәлки, шул караштан чыгыл эш итә торгандыр Минемчә, чын һәм самими лирик шагыйрьнең автобиографиясе, чыннан да, аның лирикасындадыр. Хәсән белән без «Галия» мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимовтан сокланып дәрес укыган, Шойхзадә Бабичның әдәбият-музыки түгәрәгендә поэзия белән сихерләнгән һәм М. Гафури, С. Рәмиев, С. Сүнчәлэй кебек ул заманның атаклы шагыйрьләренең шигырь укуларын тыңлау һәм кулларын кысу бәхетенә ирешкән елларда аралашып дуслаштык. Бу вакытта мин дә, поэзия мәйданында әле абы- на-сөртенә. ат уйната башлаган идем. Хәсән үзенең йөрәге. характеры белән шул чакта ук шагыйрь иде. Тик әле ул йөрәгендәге шигъри хисләрне безгә музыка аркылы гына җиткерә иде. Ләкин яз көне күкрәп яуган тәүге яңгырдан соң шытып, көчле омтылыш белән җир пстенә дәррәү калкып чыккан көчле үсентеләр кебек, Хәсән йөрәгендә яралгап бу шигъри орлыклар да шул көннәрдә үк инде бәреп чыга, җайлап кына аны рухландыра башлаганнар иде. Мәсәлән. 1917 елның 27 январенда югарыда әйтелгән рәсемен миңа истәлек итеп бирде. Аның рәсеме артыпа язылган: «...Рухым зинданының бер кыйсъме булган шушы рәсемемне хатирә өчен тәкъдим итәмен», дигән сүзләрен укыгач, сискәнеп киткән идем мин шул чакта. Бу сүзләр миңа ул чакта ук. җирнең кайсыдыр бер читендә яткан зилзилә оеткысы, үәөнец барлыгын белдереп, бер тапкыр тетрәтеп, ухылдап куйган шикелле булып тоелган иде. Шул сүзләр язылуга җиде ел үткәч мим «X. Туфан» имзасы белон басылган үзенчәлекле һәм барган саен көчәя, дулкынландыра барган шигырьләрне укып сихерләнә башладым Бу шигырьләр үаяә- ренең темалары, формалары һәм сулышлары белән хәтта Такташка караганда да күн яңа иделәр. Бер елдан соң бу яшь шагыйрь, һич көтмәгәндә, икенче бер башлап язучы булган Сәгыйт Агиш артыннан миңа сәлам әйтеп җибәрде. Менә шуннан соң гына мин бу яшь шагыйрьнең моннан ун ел элек сабакташ һәм табакташ яшьлек дустым Хәсән икәнлеген белдем. Шул минут Хәсәннең үземә истолек итеп биргән рәсеме хәтеремә килеп төште. Шул вакыт мин әчемнән: «Димәк, теге йөрәккә сынмаслык бер хәлгә килеп җиткән вулкан, әдәбият мәйданына яңа шигырь туфаны булып бәреп чыккан икән», дип уйладым. Ул ша гыйрь — минем моннан унбиш ел элек, Бабич әйткәнчә, моң фәрештәсе булган мандолина остасы, сабакташым, унбиш яшьлек Хәсәнем, в бүгенге атаклы шагыйрь Хәсән Туфан иде.