ТУФАН МОГҖИЗАСЫ
Беэиең Туфаи белен бергә Казан урамнарына чыгып йөргәнегез бар минем! Чыкканыгыз булса, ун адым да китеп өлгермәссез: — Исәнмесез, Хәсән абый! — дигән сүзне ишетерсез. Болар шагыйрьнең якын дуслары, кордашлары, каләмдәшләре генә түгел,— яшьләр, үсмер егетлер- кызлар. Бу кешеләрнең күпчелеге шагыйрьне яратканга, хермәт иткәнгә исәнләшеп китәләр. Аларның шагыйрь белән якыннан торып бер авыз сүз сойлешкәннере дә юктыр, бәлки. Чал чәчле шагыйрьнең бәтенләй чит кешеләрне очратканда да акыллы һәм шул ук вакытта сабыйларча эчкерсез елмаюы бу яшьләрнең соклануны күз карашында чагыла кебек. Шагыйрь күңеленең әнә шулай һәр кеше күңеле, халык күңеле һем табигать җаны белен дә кушыла алу мизгелен, уртаклык табуы могҗизасын ничек аңлатырга соң! Минемчә, бу сыйфат Туфан эчен поэзиянең бары тик шигырь юллары, рифмалар гына булмавы, үзен бетен тереклекнең атомнары белән кардәш, бертуган итеп тоюыннан киләдер. Мәсәлен, ул миләүшә чәчкәсенә эндәшеп болай ди: — Мин — бу кырлар, сулар, җилләрдәге Атомнарның иске туганы: Материя мин, җаным. Аның бары Сейли, җырлый, сагына торганы. Аны күргәч, далада үсеп утырган миләүшә чәчкәсенең, Казан урамында очраган бер кыз шикелле, шагыйрь белен исәнләшүенә, күкчәчәк (василек) Туфанның энесе икәнлеккә, экватордагы бананнарның Татарстандагы каеннардан кенләшүенә, талларның татарча сейлеше белүләренә ышанасың. Чәнки Туфанның табигатькә менесебәте бөтенләй узенә бер төрле. Дипломатия теле белән әйткәндә, бу мөнәсәбәт үзара хөрмәт итешүгә нигезләнгән. Ул үзенең езелеп сөйгән геллоречочкелере. үсемлекләре белән генә түгел, тирә-юнендәге бөтен тере җан иясе белен уртак тел таба ала. Хәтта ул үз әгъзалары белән дә аерым бер җан иясе кебек итеп сөйләше. Ә үзенең йөрәге турында: «Кырык бердән до ашкан эсселектә кочегар күк эшли йөрәгем»,— ди ул. Йөрәк белән акыл гынамы соң* Аңа үзе язган шигырь юллары да җанлы бер нәрсә кебек тоела. «Матур әдәбият» нәшриятында шагыйрьнең «Совет поэзиясе китапханәсе» эчен әзерләнгән сайланма шигырьләре җыентыгы тикшерелгән чакта Туфаи миңа: «Әгәр кайбер яраткан шигырьләрем, ятим бала кебек моңаеп, китапка керә алмыйча, «ишек артында» калалар икен. мин нишли алам соң! Аларны ничек тә юатырга тырышырмын инде...»,— дип язган иде. Туфан поэзиясенең материя белән катнашып яшәве Җир тирәсе белән генә до чикләнеп калмый. Яктысын һәм җылысын галәмгә, әллә кайдагы ерак йолдызларга таратып янып яткан тенге учак белән сөйләшкәндә ул алар белен кайчан да булса •мәңгелекнең берәр почмагында» очрашасына ышана. Мин еш кына инде җитмешкә җиткән дустымның күңеле һаман яшь булуы, рухи куәте картаймавының сере енө шунда түгел микән! — дип тә уйлыйм. Чәнки материя өр яңадан тумый, юкка да чыкмый, бары тик икенче рәвешкә генә керә. Туфан бөтен йөрәюн, иҗат ялкынын үзе өчен кадерле булган туган телеме һәм туган халкына багышлаган. Татар мәдәниятенең шатлыгы да, кайгысы да аның үз шатлыгы, үз кайгысы кебек. Бүгенге Татарстанның иң зур шагыйре Хәсән Туфанны аның егерменче еллардан бирле сүрелмичә сакланып килгән революцион рухы белен тирен милли тойгының берләштерелүе тудырган. —Иң ахыргы көнемә тикле Чәчләр әле тагын агарыр, Йөрак ләкин яшәрә барыр. С X. Туфан каләмдәш дуслары янында. Мен» мин «әдәби портрет» стиленә дә күчеп киттем бугай инде. Югыйсә фәкать шагыйрь дустым турында, миңа Туфан белән бергә эшләве — аның шигырьләрен русчага тәрҗемә итүе рәхәт икәнлеге, аның кеше буларак кайбер «сәер гадәтләре» турында гына язмакчы идем. Хәсен Туфан — шагыйрьлек сыйфатлары кешелек сыйфатларыннан аерылмый торган бер шәхес ул. Аның яшәү җаен белеп бетермәве, талымсыз булуы Туфан белән аралашкан һәркемгә мәгълүм. Ул кеннәр-төннәр буе кәгазь битләрен вак кына гарәп хәрефләре белән сырлап язып утыра. Яшел кара белән чуарлап бетергән бу кәгазьләрнең рәтен бары тик ул үзе генә белә. Аның кәгазьләре арасыннан тәрҗемә итү өчен дип берәр шигырен табып алуы бик мәшәкатьле эш, Бу яктан Туфанның рус шагыйре Хлебников белән күп кенә уртаклыклары бар. Хлебников безнең гасырның башларында Казан университетында укыган. Ул үзенең бүлмәсендәге бөтен мебельне чыгарып, бер карават белән өстәл генә калдырган, е тәрәзәләренә чыпта корып куйган. Хлебников үзенең кулъязмаларын капчыкка, мендер тышларына тутыра торган булган һәм юл йөргәндә байтагын югалтып бөтергән. Аның каравы, Маяковский әйтмешли, «аның башы көн-төн поэзия белән генә мәшгуль булган». Бу сүзләр безнең Хәсәнгә дә бик туры килә... Унбиш еллык дуслык дәверендә кайвакыт безнең аңлашып бетмәгән, фикерләребез кушылып җитмәгән чаклар да булгандыр. Иҗади дуслыкны һәм тәрҗемә эшен яшәвеңнең максаты итеп караганда, Туфанның дусты була алу һәм аның шигырьләрен тәрҗемә итү җиңел эш түгел. (Сүз уңаеннан әйткәндә. Сибгат Хәким белән дә шулай: минем йөрәгемнең икенче яртысы аңа бирелгән). Әмма зур шагыйрь, зур кеше белән аралашу шатлыгы барысын да йола. Без бергә эшләгәндә берберебезне ярты сүздән дә аңлыйбыз. Вакыт-вакыт бәхәсләшеп тә китәбез һәм нәтиҗәдә тәрҗемә ори гиналның бөтен яхшы якларын алып, аңа кайтадан тәэсир ясый — оригиналның ачылып җитмәгән мәгънәләрен ача торган бердәнбер юлын табабыз. Мәсәлән, «Мөгезендә чылбыр өзеге» дигән шигырендә Туфан туган Казаныннан еракта кышкы бер төнне, сагынудан чылбырын өзеп, шагыйрь янына хәл белергә килгән «Прометей» исемле үгез турында яза. Оригиналда үгезнең абзарын ватып, көрткә-буранга бата-чума килүе турында гына әйтелә. Мин бу хәлнең ничегрәк булуын күз алдына китердем дә: «Хлев разломал и отправился прямо На огонек, мимо силосной ямы»,— дип тәрҗемә иттем. Туфан: — Каян белдең син аны? Ул чыннан силос базы яныннан узып килә бит! — дип гаҗәпләнә калды. Бу мисалны мин үземнең «зирәклегемине күрсәтү өчен китермим. Шагыйрь белен тәрҗемәченең озын гомерле дуслыгы текстны гына түгел, авторның бөтен эчке тормышын аңларга, оригинал белән тәрҗемәдәге поэтик детальләрнең эмоциональ тәңгәллегенә китерә димәкче булам. Мин Тукайның (татар җырларын башкару турында әйтелгән булса да) түбәндәге сүзләрен гел исемдә тотам: «Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер кешедән җырлатсаң, әллә ничек шуның безнең күңелгә охшарына күңел ышанмый. Көебезнең алтынын кояр шикелле»,— ди ул. Мин һәрвакыт Туфан поэзиясенең алтын-энҗеләрен коймаска-югалтмаска тырышам. Шуңа ирешкәнлегемне күргәч, үземнең дә Хәсән Туфанның мактаулы исеме янында якынрак торуымны тоям. Миңа шуннан зуррак бүләк кирәкми дә.