Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗ КУШАСЫ КИЛӘ ТАЛЛАРГА

... X. Туфан иҗатында табигать сурзтенең зво.иоцияев. әсән Туфан — үз укучысын күптән тапкан шагыйрь. Ул поэзиягә еермәле егерменче елларда килеп керә һәм шул чорда ук үз тавышы, үэ шигъри интонациясе булган сүз остасы буларак таныла. «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Бибиевләр» шикелле элик колачлы һәм киң сулышлы поэмалар язып, Туфан татар поэзиясен яңа тормыш материалы, үзенчәлекле характерлар белән баета. Дәһшәтле егерменче еллардан соң байтак сулар акты, ил, халык тормышында олы вакыйгалар, фаҗигале һәм куанычлы, хәвефле һәм шатлыклы хәлләр булып узды, әдәбият яңа үрләр яулады, поэзиягә яшь талантлар өстәлеп торды. Бу еллар эчендә Туфан шигърияте дә зур үзгәрешләр кичерде. Шагыйрьнең дөньяга карашы, тематик колачы киңәйде, шәхеснең мең тармаклы күңел кыллары белән бәйләнеш алымнары төрләнде. Туфанның хәзерге лирикасына чорның фәлсәфи һәм әхлакый асылын тоя белү, якты киләчәккә юл ярып баручы замандашыбызның рухи матурлыгын дәртләнеп җырлау, вакыйганы хис тирәнлеге белен үреп сурәтләү, тормышчан лиризм һем шигъри нәфислек хас. Х ган тикшеренү тәкъдим X Туфан автограф Сорт «,.рг. 6улл„, X. Госман, шагыйрьнең сугыштан соңгы иҗаты хакында сүз йөртеп, болай дип язган иде: «Хәсән Туфан үзенең бу чордагы иҗатында совет кешесе шәхесенең... чәчәк атуын җырлый дисәк, мөгаен, ялгышмабыз... Ул үзенең мәһабәт эшләре белән коммунизмга юл ярып бара. Шагыйрь аны кеше мөнәсәбәтләренең мәгълүм өч сферасы—җәмгыятькә, табигатькә, үз-үэенә мөнәсәбәтләре берлегендә күрсәтә» '. Чыннан да, Туфан иҗатында Кеше белән Табигать арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсе, пейзаж лирикасы аерым урын тота. Табигать сурәте аның поэзиясендә гаҗәеп күп төрле функцияләрдә кулланыла, шагыйрьнең бөтен иҗатына гуманистик рух, җылы лиризм бөрки. Шагыйрь табигать күренешләре аша үзенең дөньяга карашын, тормыш фәлсәфәсен чагылдыра, шәхес кичерешләрен үсештә, хәрәкәттә күрсәтүгә ирешә. X. Туфан үз поэзиясендә табигатьнең мәңгелеген, бетмәс- төкәнмәс матурлыгын, төсләр байлыгын ачып салырга омтыла. Ул табигатьтәге нәфислектә һәм гармониядә яңа җәмгыять белән бергә туачак матурлыкның, кешеләр арасындагы камил мөнәсәбәтләрнең чагылышын күрә, алар арасында якынлык таба. Ни өчен Туфан иҗатында табигать образы шундый әһәмиятле урын тота соң? Мәгълүм булганча, шагыйрьнең бала чагы Татарстанның мәһабәт урман-тугайлары, хәтфә болыннары кочагында үтә. Туган җир, туган табигать матурлыгы булачак шагыйрьнең дөньяга карашы, бигрәк тә эстетик зәвыгы формалашуга нык ярдәм итә. Шагыйрә йөрәкле әнисе аны матурлыкны аңларга өйрәтә. Бу хакта Туфан үзе түбәндәгечә сөйли: 1 X. Туфан. Сайланма әсәрләр. Казан. 1964 ел, 17 бит. Татар поэзиясенең социалистик реализмга хәрәкәтен, хәзерге кендеге үсешен һәм киләчәген Хәсән Туфан исеменнән башка күз алдына китерел булмый. Әдәбиятка Туфан алып килгән геройның үсеш эволюциясен тирәнрәк өйрәнү галимнәребезне кызыклы ачышларга этәрер иде. Шагыйрьнең сурәтле фикерләү өлкәсендәге табышлары да үзенең өйрәнүчесен көтә. Шул мәсьәләләрне ачыкламыйча торып, әдипнең татар поэзиясе үсешендә тоткан урынын билгеләп булмаячак. Теләсә нинди шагыйрьнең көче, олылыгы конкрет мәсьәләләрне өйрәнгәндә ачыграк күренә. Нәкъ менә шуңа күрә, кабул ителгән тәртипләрдән беркадәр чигенеп, традицион юбилей мәкаләсе урынына, укучыга Туфан иҗатының бик әһәмиятле бер проблемасына багышлан- —Өиц «мина йортка яки бәрәңге бакчасына барга алып чыга да донья күрсәтеп йери кайткан яки киткән кыр казлары, ториалар белая гена түгел, куаклар, үсемлек- яэр, җилләр, йолдызлар белән дә сәйләшә башлый иде_. Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәиең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йолдызлар дв. и^лләр дә сәйләшә икән, дигән «иман» тудырды»’. Яшьлек елларында Туфан Себер якларын йереп чыга, Урал, Башкортстан табигате белән якыннан таныша. Бай һәм үзенчәлекле тормыш тәҗрибәсе аның иҗатына да тирән эз сала. Мәсәлән, егерменче елларда ул татар поэзиясенә Урал һәм Себеркең үзенчәлекле табигате бизәкләрен алып киле, шул як пейзажын сынландыра. шул як табигате к/ренешләреннән чагыштырулар, метафоралар ясый. Яшь шагыйрь образларның катлаулыларын, берсеи-берсе кысрыклап килгәнен, күп төрле мәгънә белдергәнен яратып куллана. Шулар аша Туфан чорның өермәле романтикасын. омтылышлы рухын, ашкынулы идеалын чагылдырырга ниятли. Ул табигать сурәтләреннән «җил» һәм «буран» образларына аеруча еш мөрәҗәгать итә. Халык иҗатында мәхәббәт символы, йомышчы, мәңгелек юлчы буларак урнашып ка뇇‡ ган җил сурәте Туфанның «Еллар итәгендә». «Урал эскизлары» кебек әсәрләрендә үк очрый. Шагыйрь бу традицион образны бер урында метафора, эпитет буларак үстерсә («җил кешеләрнең эзен себерде», «куе җил»), икенче урында стихияле көчләрне символлаштыручы романтик сурәт буларак куллана («ой сез, бунтлар, җилдуфанлы көннәр, өермәләр, утлар, вулканнар!»). Егерменче елларда Хәсән Туфаи табигатьнең башча күренеш-символларын да шундый ук стилистик һәм мәгънәви максатлардан чыгып үстерә. Әмма шулай да бу чорда шагыйрьнең палитрасында пейзаж зур урын тотмый әле. Табигать сурәте, кеше рухының олылыгын һәм кичерешләре тирәнлеген күрсәтүдән бигрәк, вакыйганың иҗтимагый эчтәлеген ачуга юнәлтелә. Туфан тасвирлау чараларының турыдаи-туры революцион көрәшкә, производствога, дәвер алып килгән яңалыкка барыл тоташканнарын яратыбрак куллана. Урал эшчеләренең революциягә хәрәкәтен, татарлар арасында сыйнфый аңның үсешен тасвирлаган уңышлы әсәрләрен биргәннән соң, Туфаи утызынчы еллар башында ничектер тукталып кала. Авыр һәм катлаулы эзләнүләр аша. әдәби инерция көчен җиңә-җиңә, шагыйрь утызынчы елларның уртасында яңадан үз «кәен» таба, кеше белән табигать арасындагы якынлык һәм каршылык, галәмнең, җәмгыятьнең бүгенгесе һәм киләчәге турында фәлсәфи уйланулар сөземтәсе булган шигъри этюдларын бирә башлый. Ул күләмле эпик формадан, эпик тасвирлау алымыннан читлешә, артык бизәкле образлардан, вакыты белән үзмаксат буларак туган метафооалардан баш тарта. Ана сөте белән күңеленә кереп калган туган табигать яме, яшьлек истәлекләре, Татарстан пейзажы өскә калкып чыга. «Ак каен», «Канатлар» шикелле әсәрләрен генә искә төшерик. Аларның үзәгендә инде. «Ике чор арасында». «Башлана башлады», «Урал эскизлары» әсәрләрендәге шикелле, катлаулы эпик характер ятмый, е хис-кичә- реш хәрәкәте тора. Шагыйрь табигать сурәте, чынбарлык күренешләрен сынлаидырү аша шәхес рухына юл ала, иң матур уйтойгыларын туган табигать күренешләренә ышанып тапшыра. Шул елларда табылган юнәлешне шагыйрь бүген дә дәвам иттерә, үстерә, гүзәл лирик әсәрләрен иҗу итә. «Узып барышлый», «Ташкент багларында», «Каеннар сары иде», «Илде ниләр бар икән». «Иртәләр җитте исә», «Геллер инде яфрак яралар», «Каплан-Кырда». «Кәрван», «Овидий Назон», «Агыла да болыт агыла» шикелле күңел түрендә урын алган һем теләсә нинди олы шагыйрьнең сайланмасын бизи алырлык шигырьләрне генә искә төшерик. Алар чорның тирен һем гаять катлаулы фәлсәфи эчтәлеген, кешенең киеренке хисләрен ачып салалар, караңгылык белән яктылык, вәхшилек белән гуманизм, үлем белән үлемсезлек арасында барган мәңгелек тартышны яңача һәм сәнгатьчә нәфислек белән сурәтлиләр. Туфан галәмнең, кешелек җәмгыятенең үсешендә, табигатьтәге мәңгелек хәрәкәттә, яңарыш процессында тирән эчке логика күре. Шул логика буенча гуманизм, кешелеклелек һәрвакытта җиңүче булып чыга: Галипейны, безнең Җәлилләрне Хат ае, жет кис, алда, жәйлеле.— ‡‡‡ X. Туфан. Сайланма әсәрлор. 6—7 битләр. 8. «К. У » М 12. Җир әйләнә барыбер, инквизитор! Коммунизм ягына әйләнә! (•Ә Җир барыбер әйләж».') Шагыйрьнең табигать лирикасында да әһәмиятле һәм үзенчәлекле яңалык сыйфатлары бөреләнә. Урал, Себер, тайга образлары янына дала, сәмум, чүл сурәтләре, дөнья, галәм, ерак мәңгелек шикелле символлар килеп өстәлә. Табигать хәзер Туфан өчен иҗтимагый идеяләрне укучыга җиткерү һәм стилистик төгәллеккә ирешү чарасы гына түгел. Ул —әдипнең юлдашы, дусты һәм якын киңәшчесе дә. Лирик герой чын- барлыктан үзенә иш, сердәш эзли, чәчәкләргә, талларга, чишмәләогә, йолдызларга, атомнарга мөрәҗәгать итә, сүз куша, алардан ярдәм, киңәш сорый, бер шигырен ул «Сүз кушасы килә талларга...» дип атый... Ләкин Туфан шәхес белән табигать арасындагы менәсәбәтне гадиләштереп, сентиментальромантик идиллия төсендә генә тасвирлаудан ерак ’ора. Бакый чынбарлык, табигать гаять катлаулы, четерекле һәм каршылыклы. Шул нисбәттән «Каплан- Кырда», «Кәрван», «Кара-Ком ягында» шикелле әсәрләрне тагын бер кат укып карыйк... Чүлләр аша үткәндә шагыйрь күзе акыл белән кыргый көчләр арасында гасырлар буенча барган тарихи көрәшнең җанлы эзләрен күрә. Адәм баласы элек-электән: «Дәрья тагын Каспийга койсын» дип, корылыкка каршы рәхимсез сугыш алып барган, «Каплан-Кырда» сөякләрен калдырган», «чүлләр барханы бай Багдадның данлы кәрванын күмеп киткән». Эре романтик штрихлар белән бирелгән тарихи керештән соң, лирик хис тагы да киеренкеләнә, шәхеснең катлаулы, тирән тойгылары алгы нәүбәткә чыга. Табигатьтәге кыргыйлык белән иҗтимагый явызлык арасында якынлык, уртаклык бар, ди шагыйрь. Табигатьнең тезгенсез көчләре, явызлык белән бәрелештә лирик геройның рухи тазалыгы, матурлыгы, туган иленә мәхәббәте бөтен күркәмлеге белән ялтырап ачылып китә. Төп фикерен укучысына тулырак җиткерү нияте белән шагыйрь куе эмоциональ буяуларга мөрәҗәгать итә, контрастлы чагыштыруларга, антитеза алымына өстенлек бирә («юлбасар күк усал сызгырып... сәмум килә чүлләрдән», «сулар кибә, үләннәр яна»). Туфан табигать халәтенең төрле вакытларын, төрле чагылышларын тасвир үзәгенә алырга ярата. Бер урында ул кеше белән табигать арасындагы бәрелешне, көрәшне сурәтләсә, икенче урында галәмнең төп көчләре арасындагы дуслыкны, гармонияне, якынлыкны тасвирлый. Бу хакта Н. Юзиевнең кызыклы күзәтүе бар; «Шагыйрь,— дип яза тәнкыйтьче,— кешене табигатьтән аера торган каршылыкка караганда игътибарын аларны куша торган уртаклыкка, якынлыкка юнәлтә» *. ■Сөйли торган материя» шигырендә әлеге якынлык һәм беодәмлек идеясе аеруча тирән һәм үзенчәлекле итеп бирелгән. Шагыйрь, романтик тасвир алымнарына таянып, төрлө яссылыкларда яткан күренешләр, әйберләр, җан ияләре арасында аларны янәшә куярга мөмкинлек биргән эчке сәбәплелек бәйләнеше күрә; Мин — бу кырлар, сулар, җилләрдәге Атомнарның иске туганы: Материя мин, җаным, Аның бары Сөйли, җырлый, сагына торганы. «Кеше», «Прометей», «Үсәбезме, сеңелем!», «Гыйбрәт» шикелле лирик парчаларда табигать белән кеше арасындагы багланыш шулай ук үзенчәлекле поэтик форма аша бирелгән. Аларда шигъри шартлылык та бар, хәрәкәт кискенлеге һәм динамика да күзгә ташлана. «Гыйбрәт» шигыренең сюжет канвасы бик кызыклы. Туфан «чәчкәсе күплектән күрәм гөлемнең бөгелгәнен» дигән халык җырын эпиграф итеп ала да, шул тезисның дөреслеген тикшереп карарга була. Чыннан да, гөл ни өчен болай бөгелгән соң? — Сыгыласың, гел, бөгеләсең, Чәчкәң авыр, күрәсең! Гөл шаярып сорау бирә: — Кемне булса сөямсең! 1 Н. Юзиев. Традицияләр яңарганда. Казан. 1966. 65 бит. Минем хэлне вер мәлме Син дә белерсең әле: Мәхәббәтең чәчәк атса. Син дә бөгелерсең әле! Бу лирик шаяруда табигать белен кеше арасындагы чик бетенләй алып тешэна: гел сөя-сөелә. шаярта, мәхәббәт сагышыннан сыгыла— Бу алым тормыш каршылыгын, яшәешнең катлаулы күренешләрен тирәнрәк күзалларга һәм табигать белән кеше, табигать сурәтчесе белән фикерләү арасындагы якынлыкны аңларга юл ача, татар шигъриятенең офыгын киңәйтеп җибәрә. Туфан романтизмының нигезендә дә табигатьне җанландыру ята. Әлбәттә, табигать күренешләрен бу рәвешле сын лач дыру алымнарын поэзиягә бер Туфан гына алып кермәде. Сурәтле фикерләүнең бу ысуллары халык иҗатында, поэзиядә күптәннән яшәп килә. Кандалый, Тукай, Дәрдмәнд. Такташ ачышларын гына искә тешерик. Ләкин шагыйрь ирешелгәинәрне кабатлау юлына төшмәскә тырыша. Ул халык җырларында башлангыч хәлендә калган шигъри энҗеләрне, күзәнәкләрне табып ала да, аларны баетып, үстереп җибәрә. Бер мисал китерик. Халык лирикасында кешенең табигатькә мөрәҗәгате белән башланып киткән җырлар зур урын тота: «Сандугачым, әйт үземә, кайсы талга кунасың!»; «Сандугач, былбыл, иик сайрыйсың, үзәк әзенә синең тавышка»; «Аяз җилләр, каян истең, ничә сөхра үтә кичтең». Табигать лирик герой, аның кичерешләре белән тыңлаучы арасында, шулай әйтергә яраса, арадашчы, элемтәче хезмәтен башкара. Әдәбият белемендә риторик яисә лирик эндәш дип аталган бу алым Туфан иҗатында еш табыла: — Күтәрегез, гөлләр, башыгызны. Ташлап җилгә кайгы-сагышны: Сезгә, гөлләр, якын сердәш килә. Каршылагыз якын танышны!- (гОвидий Назон» ) Туфан иҗатында риторик эндәш фикер белен хис бердәмлегенә ирешү чарасы иулып китә, экспрессив качен, стилистик мөмкинлекләрен арттыра бере. Мәсәлән, еш кына табигать, чынбарлык үзе лирик геройга мөрәҗәгать итә. Романтик шартлы- лыкка, хыял уенына нигезләнгән бу метафорик алым кеше хисләрен тирәнрәк ачуга, шигырьне тыгызландыруга, ритмик иркенлеккә алып кило: Гөлләр сорый миннән: «Нишләп. Туфан, Уйга калдың әле син шулай!» Белми гөлләр, уйга калып шулай Гуэәллеккә сокланам бугай. Яз эндәшә кебек буген миңа: ■Нәрсә булды сиңа! Нишләдең!» — Гүзәл син. яз! Сәҗдә кылып сиңа. Тезләндерә әзер хисләрем! Г.Гузэл») Бу тәр шигыр ьләрдә сурәтләнгән табигать сынын лирик-риторик эндәшкә, эмо- циональ-хисси янәшәлеккә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Безнең алда, шартлы термин белән әйткәндә, «лирик драма» формасы ярылып ята. Табигатьме сынландыруның мондый катлаулы алымы утызынчы елларга, беренче чиратта, «Ак каен» шигыренә барып тоташа. Шагыйрь биредә тугай габигать сурәтенә, .«еапметмк шартлылык алымнарына таяна һәм шулар аша кеше белән табигать арасындагы рухи һәм физик бердәмлекне ачып салырга ниятли. Шигырьнең үзәгендә лирик киеренкелек белән драматизм ята. Асучылвр киткәч, сорый кәен: — Авыртмыймы муеның, Хәйбулла! — Авыртуга түзәр идем. каен. Тын алуы бигрәк авыр ла. Билбау кыса, каен, сулышкайны, Бушатсана шушы билбауны! — Бушатыр да идем билбавыңны. Мин каенда андый кул бармы! Сугыштан соңгы елларда язылган «Чачәк сибелә җилдә», «Тельманнар каны тамган камерада», «Ромашкалар», «Овидий Назон» шигырьләрендә Туфан «Ак каен> традициясенә әйләнеп кайта, яшьлектә табылган алымнарын үстерә, баета. Бу шигырьләрендә Туфан, фаҗиганең күзенә туры карап, чор драматизмын чагылдырырга, гасыр каршылыгы i ачып бирергә омтыла. Шигъри форманың сәнгатьчә камиллеге, нечкә лиризм —табигатьтән, киеренкелек, кырыс драматизм тормышның үзеннән килә. «Ромашкалар» шигыре, мәсәлән, халыкның йөзләгән лирик җырлары үрнәгендә, табигать күренешен тасвирлау белән башланып китә: Ромашкалар тирбәлә җилдә, Бер күренеп, тагын күмелеп, Иогерәйөгерә шаян нәниләр Кырда качыш уйнаган кебек. Алдагы юлларда табигать картинасы белән шәхес кичереше арасында уртаклык табыла, психологик күчеш барлыкка килә. Лирик герой, сөйгәненең мәхәббәтен, аны һаман да зарыгып көтүен белергә тели, сурәткә халык иҗатында туган ышануын китереп кертә. Ләкин «яратаяратмый» уены гына лирик герой күңелендәге йөрәк өзгеч шомны, юксынуны баса алмый. Җилдә бер күренеп, бер күмелеп утырган шаян ромашкаларны кабер өстендә үскән резеда чәчәге алыштыра. Ромашка белән резеда чәчәгенең капма-каршы куелуы, яшәү белән үлем арасындагы тартышны гына символлаштырып к.-лмый, кичереш киеренкелеген чагылдыра, рухи халәттә туган үзгәрешләрне исемли, кыскасы, психологик анализ чарасы булып килә. Табигать сурәте, психологик анализ чарасы буларак, Туфан лирикасында күп төрле мәгънәви һәм стилистик функцияләрдә кулланыла. Шулерның берничәсен күрсәтеп үтик. Элек кангы-хәерөтнең ни икәнен дә белмәгән сабый, сугышта әтисен югалткач, саргая, кибә, матурлыгын югалта. «Каеннар сары иде» шигырендә сүз әнә шул турыда бара. Шагыйрь чынбарлыктан да баланың кичерешләренә тиң сурәтләр таба: «Көз иде, җирнең шушындый күңелсез чагы иде, астралар, гөлләр кыраулы, каеннар сары иде...» Бу шигырьдә табигать образы, шәхеснең үкенечле хисләрен куертып, тыгызландырып җибәрсә дә, алар арасында әле турыдан-туры якынлык юк, янәшәлек бәйләнеше генә бар. «Нишләтик сине йөрәкпнең лирик герое Нияз дошманны тар-мар итеп, ашкынып, үзенең сөйгәне Камәр янына кайта. Аның хәзер мәхәббәткә дә, бәхеткә дә тулы хакы бар. Ләкин тормыш драматизмы батырларны да кызганмый. Камәр Нияз кайтканчы моңгелеккә табиггть белән кушылган. Туфан героеның авыр, кайгылы хисләрен тышкы дөнья сурәтләре аша чагылдыру нияте белән, табигатькә Нияз күзләре беләң карый: Каеннар утыра зиратта Траур кигән кебек. Синсез дә монда ямансу. Кит әле, дигән кебек. Кеше хисләрен мондый ышандыру көче, диалектик эзлеклелек һәм нечкәлек белән зур талантка ия булган шагыйрьләр генә тасвирлый ала. Табигать күренеше, психологик анализ, хисләр көрәшен, кичереш динамикасын чагылдыру алымы буларак, «Киек казлар» шигырендә аеруча уңышлы яңгырый. Кичерешенең сәдалеге һәм гаҗизлеге белән дә, халык җыры стиленә «тәкълит» итеп язылуы белән дә бу шигырь күңелгә бик тиз кереп урнаша. Ул җыр буларак та халык арасында киң таралды. Туфан теманы эләктереп алуда халык сызган юлдан бара. Эчтәлекнең, үзәк мотивның халык җырына якынлыгы сурәт алымнарының, композиция элементларының да халык зәвыгына аһәңдәшлеген китереп чыгарган. Ләкин шагыйрь халыкны кабатламый. Туган илдән аерылу мотивы шигырьгә лирик геройның шәхси кичерешләрен алып керергә мөмкинлек бирә. Ул үзе белән кыр казлары арасында рухи якынлык күрә. X. Туфан башкорт дуслары янында. Туфан табигать тормышын тирәнтен аңлый, аның халәтендәге чечченә гена үэгә- решяңарышны да күреп, сиземлап ала: яфрак лепердәяендә да мегьна күрә, агачлар, кошлар тормышында кеше язмышы белән уртак нигезләр табып, аны неччә психологизм белән рәсемләп бирә. «Давылда* шигырендә ул табигатьнең кезге югалтулары турында сейли. Ләкин кезге табигать туасы язлар ечен җирлек әзерләп чалдыра: «Яфраклар козге каеннан елаусыз аерылдылар, каенда дәвам итәргә бөреләр калдырдылар». Җилдә тибрәлеп, йокымсырап утырган чәни бәреләр— каенның сабыйлары — язлар килгәч, яңа тормышларын башлап җибәрерләр. Туфан лирикасында табигать шигырьнең теләсә кайсы елешенә килеп керә ала. Ул эпик тасвирга да, «минпнең фәлсәфи уйлануларына да, «лирик стихия» белән до кушылып китә. Кичереш бер табигатькә, бер лирик геройга борыла. Шунсы үзенчәлекле, Туфан иҗатында туган җирнең, табигатьнең үзенә атәп язылган шигырьләр очрамый диярлек. С. Хәким, мәсәлән, киресенчә, бу алымны бик яратып дәвам иттерә. «Туган як көеп, «Туган җирн, «Туган як», «Республикам минем», «Гебенә буенда» кебек әсәрләрендә шагыйрь туган якның, билгеле бер төбәкнең үзенә «сүз катып», табигатьнең сынын халык күңеленә, зәвыгына якын буяуларда гәүдәләндерә. X. Туфан, сәнгатьчә идеал белән гадилек бердәмлегенә омтылып, эзләнүләрен төрле юнәлештә алып бара. Бер яктан, ул: «Кил әле, кил, үбим үзеңне бер1 — яратам мин сине, и Җирем! Кочагыма минем сыймасаң да, җаныма бит сыясың минем»,— дип җир шарына, ерак Галактикага, мәңгелеккә мөрәҗәгать итә. Икенчедән, Туфан Җир шары, галәм кебек олы төшенчәләрне, бер бөтенне, аның ниндидер кисеге, гаять әһәмиятле олеше аша чагылдырырга ярата. «Аралагыз мине, ач каеннар» исемлә мәгълүм әсәрендә шагыйрь туып-үскән авылын, җирен сагынуын. шул юксынудан «газиз башкае» талуны әйтергә тели. Әмма шагыйрь туган вкның үэене түгел, ә аның куркенә — «яшел шәлле» ак каенга, миләшкә эндәшә: Арыды бугай сезне сагынып йорәк. Арыды бугай газиз башкаем. Яшел шәлең белән күләгәләп. Яп иттер бер, сеңелем ак каен. «Үзеңә бүләк итәсе иде» шигырендә Туфан туган авылы, туган ягы алдында үтәлмичә калган бурычы турында уйлана. Ләкин биредә до ул метонимия алымына таяна, сурәтне тарайта бара һәм. үзе әйтмешли, «матдәнең җыры» — чәчәк белән сөйләшеп китә («Искә алып мине тагын, тиргиләрдер Кармәт голләро»), Чәчәкләр шагыйрьне Тизрәк аңларлар, җиңелрәк гафу итәрләр шикелле. Ул гөлләрнең «уй-фнкерлөу рәяе- шене» үтеп керергә, үзе турында нәрсә сөйләгәннәрен белергә тырыша. Аның ечен, ахыр чиктә, табигать фикере — халык фикере: Нәрсә диләр икән ул чәчәкләр! — Китте дә бу батты ди микән!.. Ә дөньяның мин күрмәгән теше. Мин күрмәгән геле куп икән... Туфан үзенең иң матур хисләрен, тойгыларын гел-чәчәк образларына ышанып тапшыра. Халык җырларында бөтен сылулыгы, гүзәллеге белән балкып утыоган һәм, гасырлар сынавын үтеп, нәфислеген, индивидуальләштерү көчен саклаган бу милли сурәтне хәзерге татар поэзиясендә аңардан да оста үстерүче шагыйрьне атавы кыен. Шигырь исемнәренә генә күз салыйк: «Чәчәк сибелә җилдә», «Чәчәкләр төсе калды», «Чәчәкләр», «Ромашкалар», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Гөлләр исе калды кулымда», «Гүзәл» һ. б. Ул чәчәк артыннан чәчәкне, тәсбих төймәләрен тезгән шикелле, шигырьгә кертә бара. Туфан төсләрне яхшы аера Туфан төсләрне яхшы аера, күзгә бәрелеп торган ачык сурәтләрне ярата төшә. Ан.1Ң лирикасын метафорадан башка күз алдына китерүе дә кыен. Чәчәк — табигатьтәге гармония билгесе. Шулай булгач, Туфан уенча, ул укучы белен шагыйрь, табигать белән кеше хисләре арасында арадашчы була ала. Икенчедән, чәчәк шагыйрьнең сурәтле фикерләвенә дә якын, аңа ачык төсле, «алтынсыман» бизәкле чагыштырулар, метафоралар ясау мөмкинлеген бирә. Табигать күренешләренең гади атамалары булып йөргән исемнәр, халык җырындагы кебек үк, Туфан шигыренә килеп кергәч тә, эмоциональ төсмер алып, шигъри фикерләү бизәге булып китәләр. Ул ай, сандугач, таң, аккош, җил шикелле традицион сурәтләрне яратып куллана. Ләкин аларны, әлбәттә, традицион мәгънәдә генә алмый. Шигырьнең эчке структурасына, кичереш дулкынына яраштырып, ул укучыга электән таныш образларны бөтенләй көтелмәгән юнәлештә үстереп җибәрә: өлгене халык җырыннан ала да аңлы рәвештә фольклорда кабул ителгән схеманы җимерә. ...Шул рәвешле, табигать күренешләре Туфанның ярты гасырлык иҗаты дәвамында гаять зур үзгәрешләр кичерә. Егерменче елларда шагыйрь табигатькә күбрәк идеологии һәм стилистик максатлардан чыгып мөрәҗәгать итә. Алдагы ун-унбиш ел эчендә табигатьнең кулланыш сферасы да, мәгънәсе дә, функциясе дә үзгәрә, киңәя. Ул шагыйрьнең юлдашына, киңәшчесенә, якын кешесенә әверелә, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне аңларга булыша, аның дөньяга карашына, фикерләвенә, шигъри күременә тирән йогынты ясый. Кыскасы, табигать образы иҗтимагыйфәлсәфи һәм тарихи максатларга буйсындырыла. Туфанның хәзерге лирикасында туган табигать күренешләре психологик анализ чарасы, шигырьне нәфисләү алымы буларак кулланыла. Утызынчы-кырыгынчы елларда шагыйрь еш кына табигатьнең үзен аңларга омтылса, хәзер ул чынбарлык күренешләре аша кеше рухының олылыгын, катлаулы кичерешләрен «материальләштереп* сурәтләргә тырыша. Туфан поэзиясе туктаусыз үсеп-үзгәреп торса да, ул үзенең төп сыйфатларын саклый. Шулар арасында иң мөһиме — туган табигатькә, аның билгеле бер символларына, лирик сурәтләренә чиксез мәхәббәт. Туфан поэзиясе халыкка шул сыйфаты белән якын да. Әлбәттә, бу катлаулы проблеманы бер мәкаләдә генә тулы хәл итү мөмкин түгел. Шуның өстенә без Туфанның иң соңгы елларда язылган әсәрләренә кагылмадык, шигъри «гөнаһларына» да аерым тукталмадык. Тукай. Җәлилләрнең музыкаль иҗекләрендә тәрбияләнгән укучы Туфан лирикасында «чатак» рифмаларны да, шигырьне «төртеп торган» прозаизм элементларын да җиңел күрә ала. Билгеле бер дата, бәйрәм уңае белән язылган әсәрләре дә, эмоциональ тәэсир көчләре, лирик киеренкелекләре буенча, тормыш тәҗрибәсе сөземтәсе буларак, күңел тирәнлекләрен- нән күтәрелгән шигырьләреннән түбән торалар. Кызганычка каршы, шагыйрь соңгы елларда андый әсәрләрне дә аз язмады. Ләкин Туфанның татар шигъриятенә алып килгән ачышлары аны Һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзиләр белән бер рәткә куйды. Туган табигать, туган җир матурлыгын, «Табигатьнең патшасы» — кешене олы итеп җырлый белүе шагыйрьгә уңыш һәм дан алып килде. Туган ил тойгысы — туган җир, туган табигать тойгысыннан башлана. Туган табигатькә мәхәббәт хисе — патриотизмның конкрет чагылышы. Шул ноктадан килеп караганда, Туфан иҗаты — иң югары бәягә лаеклы шигърият.