Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘНГАТЬЧӘ НӘФИСЛЕК ӨЧЕН

Быел яз Казанда Татарстан театр рәссамнарының чираттагы күргәзмәсе ачылды. Башта ул театраль-декорация сәнгатендә милли татар драматургиясе образларын яктыртуга багышланган мөстәкыйль экспозиция итеп зшленгон иде. Соңыннан В. И, Ленинның тууына 100 ел һәм Татарстан АССРиың 50 еллыгы уңае белән ачылган республика юбилей күргәзмәсенең аерым бор бүлеге булып китте. Театр рәссамнарының мондый күргәзмәләре, яхшы традициягә әверелеп менә инде 20 ел буена даими күрсәтелеп киләләр. Әлеге күргәзмәнең үзенчәлекләре нәрсәдә соң? Беренчедән, театр рәссамнарының иҗатын тулы итеп, йомгаклап күрсәтүдә Теге яки бу рәссамның очраклы сайланган бер-иие эше генә түгел е соңгы еллардагы барлык әһәмиятле хезмәтләре куелу аның иҗатын күпкырлы һем тулы итеп күзалларга, иҗади үзенчәлекләрен, эзләнүләрен тоярга мөмкинлек бирә Икенчедән, театраль-декорация сәнгатенең милли татар драматургиясенә менәсе бөтен басым ясап, ассызыклап күрсәтүдә Дәрес республика юбилей күргәзмәсенең аерым бер бүлегенә әйләндерелгәч, бу экспозициягә классик рус, совет һем чит ил драматургиясе һәм операсына ясалган декорация эскизлары да остәлдо. Эмма күргәзмәнең әүвәлге тематик планы бозылмады, татар драматургиясе өстенлек итеп калды. Күргәзме шунысы белән кызыклы да иде. Бер ук популяр спектакльгә терпе рәссамнар ясаган декорацияләрне күрү театрәль-декорация сәнгатенең күп терпе алымнары һәм мемкинлеклерә белән танышырга ярдәм итте Мәсәлән. Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе Ә Тумашеа. Э. Гельме, П. Сперанский декорация ләро аша гаҗәеп горле интерпретацияләрдә күз алдына килә. Н Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» драмасындагы мәгълүм күренеш — юлдагы броненосец Э. Гәльмс сурәтләвендә бер герле. 8. Никитин сурәтләвендә икенче терле эмоциональ яңгыраш таба Иң моһиме шунда, хәзерге татар театрәль-декорация сәнгатенең милли үзенчәлекләре спектакльнең әдәби-драмагургик яки музыкаль җирлеге, режиссурасы, актерларның башкару осталыгы белән бер бетен бәйләнештә формалашып үсә. Рәссамнарның татар драматургиясе әсәрләренә шулай игьтибар итүләре милли тойгылар байлыгын тулырак ачарга мөмкинлек бирә, рәссамга халык тормышына тирәнрәк үтеп керергә, аның социалистик идеалын ачыграк күрергә ярдәм ите. Казан сәхнәләре ветераны, елкән рәссам П. Т. Сперанский гомеренең соңгы кеннәренә кадәр тагар театры эчен эшләп килде Күргәзмәде аның Н. Жиһаноеның «Качкын». «Алтынчәч», «Жалил» операларына. Ж Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясенә, Р. Гобәйдуллннның «Печән базары, яхуу яңа Кисекбаш» бәнәгына Б эшләнгән декорация эскизлары куелган иде. П. Сперанский хезмәтләре М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры тарихында гына якты сәхифә булып калмады. Хәзер имде күпләр хәтерләмиләрдер дә, Сперанский безнең гасыр башында оешкан беренче татар профессиональ театры — «Сәйяр»ның тәүге художнигы иде. Ул революциягә кадәрле үк хәзер инде классикага әверелгән пьесаларга — Г. Камалның «Беренче театр». «Банкрот» пьесаларына декорацияләр ясады. Татарстан АССРда социалистик культура төзелешенең беренче елларыннан Сперанский Үрнәк татар театрында (1920—1922) эшләде, аннары унҗиде ел буе (1922—1939) Татар дәүләт академия театрының баш художнигы булды. Ул анда дистәләрчә спектакльләрне җиһазлады. Сперанский татар милләте тарихын, халыкның тормыш-көнкүрешен, сәнгатен искиткеч яхшы белә һәм аларны бөтен матурлыгы белән сәхнәдә тудырырга омтыла иде. Архитектураны яхшы белгәнлектән, ул сәхнә декорацияләрендәге архитектура стильләрен гаҗәеп тирән тоя, эскизлар язу белән генә чикләнми, үз декорацияләрен дә сәхнәдә кора иде. Әйе, П. Т. Сперанский үзенең озын гомерендә бик күп эшләде. Рәссамның үлеменнән соң алты ел үткәч, күргәзмәгә куелган эскизларына карыйсың да, ирексездән: шушы берничә опера һәм балетка эшләгән декорацияләре белән генә дә ул Татарстанның театраль-декорация сәнгатендә якты эз калдырып, тарихка зур оста булып кереп калыр иде, дип уйлыйсың. Н. Җиһаноеның «Алтынчәч»енә ясаган декорациясендә Сперанский операның фольклор һәм тарихи байлыгын гаҗәп оста итеп тасвирлап биргән. Бигрәк тә финал уңышлы. Кояш белән эретелгән якты, алтын шәһәр образының гүзәл күренеше хорның «Алтын кояш нурларында, ямьле Идел буйларында» дигән тантаналы, көчле яңгырашы белән гаять тәңгәл килә. Рәссам либреттодагы: «Еракта Казан крепосте күренә»,— дигән кыска гына аңлатмага искиткеч тирән эчтәлек салган. Ул, шәһәр стенасын һәм манараларны якынайтып, аларны фәнни төгәллек белән башкарган, иске Казан крепостена җан әргән. 16 гасырда «Казан ханлыгы турында әкият»не язган рус авторы сокланып: Бөек шәһәр стеналарының Искиткеч гүзәллеген күрде уп. Э Казан көчле крепость шәһәре... Имән агачыннан коелган,— дигән. Рәссам әнә шул «искиткеч гүзәллекне» сүрәтли алган, крепость стеналарын, сак манараларын тигез итеп туплап биргән; урта гасырның шулкадәр матур һәм шәфкатьсез шәһәре өстендә ул һич нәрсә белән чагыштырмаслык кызыл күк йөзе балкыткан. Сперанскийның «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» спектакленә ясаган декорация эскизлары да зур уңыш. Тукай әсәрләрен иллюстрацияләгән бер генә рәссам да әле Кабан күле янындагы күренешне шулай якты һәм матур итеп сурәтли алмаган иде. Яки печән базары күренешен алыйк. Кибетләре, рәт-рәт тезелеп киткән сату өстәлләре, чуар вывескалары белән сурәтләп, Сперанский Тукайның; «Иртә белән кайна- макта бу базар»,— дигән шаян юлларын җанландырып күз алдына бастыра. Сперанский үз эшендә театр декорацияләренең үзенчәлеген бер генә минутка да онытмый, аларның төрле төсләр яктылыгындагы матурлыгын, күләмлелеген нечкә тоя, сәхнәнең мөмкинлекләреннән тулы файдалана. Хәтта эскизларында ук ул аларның театр дөньясына карагайлыкларын аерым бер зәвык белән күрсәтә белә: шәһәр пейзажын бай, кызыл яки яшел пәрдә белән каймалап ала, шулай итеп рәсемнәренең сәхнә өчен икәнлеген билгели, композициягә төгәллек бирә, ә бөтен образга бары тик сәхнәдә генә мөмкин була торган үзгәрешләрнең матурлыгын сала. Узган ел 30 еллыгын билгеләп үткән Татар опера һәм балет театры сәхнәсендәге рәсем сәнгатенең П. Сперанский һәм М. Абдуллин нигез салган яхшы традицияләрен театрның хәзерге баш художнигы Әнвәр Нагаев уңышлы дәвам итә. Күргәзмәгә аның Н. Җиһансвның «Илдар» операсына эшләгән декорация эскизлары куелган иде. Рәссам бу эскизларда спектакльнең музыкасы һәм драматургиясенә хас героик һәм драматик башлангычны эзлекле рәвештә үстерә бара. Үз композицияләрендә ул сугыш китергән афәтләрне, авышкан телеграф баганалары белән янып яткан җирне (I һәм IV картиналар), җир йөзенә иңгән шомлы салкын зәңгәр төнне сурәтли. Нагаев декорацияләрендә * " нҮ т®Рвниел»и һем патетике, детальләрнең кон.ретлыгы ачык күрен» е»ж- 1М»'е геройның тирәюнендәге әйберләр тәфсилгәп нәфис эшләнәләр. (Блиндаж «ренеше шундый.) 3. Хабибуплинныц «Раушан»ына декорация эскизларында Нагаев күңелле муэы- иль әкиятнең якты колоритын, матурлыгын вратып тасвирлый. Тенге күктәге туг»р»« алсу ан, тавык тәпиләрендәге йорт сихерле имән, кызыл учак—болар һәркайсы ♦ мавыктыргыч, кызык, гаҗәп һәм бераз куркыныч. Чын әкиятләрдә шулай булырга = тиеш т» бит. Г. Камал исемендәге Тагар дәүләт академия театры М. Җәлил исемендәге татар 3 °'- рв һәм балет театрыннан бермә-бер әлкәнрәк үл инде җиденче дистәгә аяк £ басты. Бу театрның декорация сәигвге дә зур тәҗрибәле, «стажлы.. Биредә П. Бень- 5 колның нәфис, ягымлы буяулар белән эшләнгән декорацияләре М Фәйзинең .Галия- = баи у- Ф Бурнашның «Таһнр-Зеһрә., К Тинчуринның ..Зәңгәр шәл. спектакльләренә 3 «мь биреп тордылар. Биредә 1922 елда К. Гоцциның «Принцесса Турандот, спектакле- “ нә беренче мәртәбә татар рәссамы Усман Арсланов декорацияләр әзерләде. Биредә гомерләре иртә озелгән рәссамнар Мортаза Абдуллин, Ренат һнбәтуллиннвриың иң £ яхшы декорацияләре иҗат ителде. Хәзер бу театрның традицияләрен М. Сутюшев белән Ә. Тумашев уңышлы дәвам 3 иттерәләр. Әнәс Тумашевның декорация эскизлары күргәзмәдә гаять бай һәм куп иде Алвр * Т. Гыйззәтнең «Чаткылар», X. Сәлимҗвноеның Г. Ибраһимов повесте буенча эшләнгән ~ «Татар хатыны ниләр күрми», Ф Бурнашның «Таһир-Зеһрә». М. Лермонтовның «Мае- я карад». К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр», С. Җамалның «Фатима Сабри, һ. 6 сп»к- х такльләргә эшләнгәннәр. Шик юк, Ә. Тумашев иҗатында татар театр рәсем сәнгате һәрввкыт үсештә: х лирик тирәнлек, нечкә шигърият, бай колорит, халыкка якын һәм аңлаешлы тормыш м дәреслеге буларак күз алдына килә. Тумашев эскизлары әдәби әсәрнең образлары белән һәрвакыт аваздашлар. Рәссам аерым сәхнә күренешләрен иллюстрацияләүдән * бигрәк, аларны тулыландыра, яңа буяулар белән баета, үзәк мотивларны аңларга < ярдәм итә. П Бигрәк т» Тумашевның романтик характердагы пьесалар эчен эшлән ән эскизлары н үзенчәлекле. Ул аларда бетен иҗатына хас эмоциональлеккә ирешә. М. Лермонтовның ® «Маскарад» исемле романтик драмасы да шул чорның конкрот-тарихи, кенкүреш вакыйгалары аша түгел, ә эмоциональ кичерешләргә корып җиһаэлвигви. Гуашь белән язылган күләмле рәсәмнәрдә («Нинаның йокы бүлмәсе». «Бел Уеннар йорты» һ. б) буяуларда чагылдырылган терпе тойгылар, геройларның терпе лирик темалары — ягымлылык һәм шәфкатьсезлек, сафлык һем мәкерлелек темалары музыкаль аһвңнәр кебек бертуктаусыз алышынып торалар. Алтынсу-яшсл тәсләрдә бирелгән бал күренеше аеруча әйбәт: биредә һәрнәрсәдән салкын берки, һәрнәрсә үтәдән-үтә күренә, чыдамсыз, тиз уалучан. Вальс тавышлары шул тесләр белән бергә үрелеп ниндидер борчулы киеренкелек, нәрсәнедер шомланып кату тойгысы уяталар. Рәссам, яктылык һәм тес парна алыштырып, сәхнәне әле зәңгәр, әле сирень тесеие, әле шәмәхәгә, әле әфлисун тесенә күм»: тамашачыларга драмадагы вакыйгаларга тәңгәл матур буяулар сюитасы тәкъдим ит». Ф. Бурнашның «Таһир-3еһрә»се эчен декорация эскизлары да шул ук принципта Эшләнгәннәр. Бвз-зиндан, әкиятләр иле Гәлствн, җәйге тәхет залы, кышкы тәхет залы, хан кызының зиннәтле бүлмәсе, тенге җәза күренешендәге шәһәр мәйданы... Бу картиналар җиһазларга ярлы, вларда артык бер әйбер дә юк. барысы да тесләр гаммасына корылган. Менә әкияти атауда'ы чәчәкләр һәм яфраклар кеэге куе кызгылт алкын белән яналар бетен сәхнә җете кызылда коена. Җәза күренешендә салкын зәңгәрлектә тән куера, сакчы кулындагы факел ут һәм кара тәтәй белән күк йвэеи «аллап. Тәтеп яив. Шорыкча квймеләп ясалган түбә-түшәм силуэты спектакльнең буеннан буена барлык күренешләрне берләштереп килә. Ул бор китапның матур миниатюр бизәге шикелле. Романтик рәссам Тумашев шул ук вакытта декорацияләрендә һәрвакыт анык бер Җирлектән аерылмый, тормыш-хенкурешне яхшы белүән, туган җир пейзажын сурәтләү осталыгын күрсәтә, сәхнәдә реаль тормышчан образлар тудыра. Менә Т. Гыйззәтнең «Чаткылар ындагы иске татар авылы күренеше. Җиргә иңгән ярлы өйләр, бер якка кыйшайган сарай, череп беткән салам түбәләр. Бу төссез, моңсу дөнья иркен кук йөзе белән бер дә ятышмый. Алсудан сарыга, сарыдан аксыл зәңгәрсуга сиздерми күчүче төсмерләр кичке шәфәкъне матур да, шомлы да итеп сурәтлиләр, Биредә өмет һәм сагыш төсмерләнә шикелле. Шул ук спектакльнең икенче бер күренешендә алтынсу һәм кызыл төсләр белән эшләнгән яхшы җиһазлы, җылы, пөхтә бай йорты бирелә. Йортның түбәсе кисеп алынган кебек. Аның артында еракта көрткә чумган салам түбәләре белән авыл җәйрәп ята. Төнге салкын зәңгәр күк йөзенә күкшелләнеп ялгыз мәчет манарасы сузыла. Рәссамның бу алымы сәхнәдәге вакыйганы ике төрле лирик планда үстерергә ярдәм итә: зиннәтле келәмнәр түшәлгән җылы, рәхәт йорттан канәгатьлек һәм байлык аңкып тора, ләкин биредәге вакыйгалар ярлы авылның шомлылыгын, ятимлеген, нәрсәдер көтеп ятканын сәнгатьчә калкуландырь.л күрсәтә. Тумашев иҗатында тарихи темелар белән мавыгу безнең көннәр драматургиясендәге заманчалыкка омтылу белән үрелеп килә. Рәссам Сәхиб Җамалның «Фатима Сабри» әсәрен бик яхшы декорацияләр белән бизәгән. Хәзерге гарәп шәһәре, реклама утлары, җиңел архитектур бизәкләр иркенлек һә.л нәфислек тойгысы уяталар. Яки К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы буенча эшләнгән «Сәүбановлар» постановкасының оформлениесен карыйк. Тумашев крестьян йортын традицион стильдә, татар халык иҗаты стиленә зур игътибар биреп эшләгән. Ярлылар тормышының кырыс һәм драматик асылын гаять оста күрсәтә алган. Шулар белән үк янәшә Р Ишморатның «Серле моңхына ясалган декорацияләр. Болары инде җирнең ягымлы яшел төсләре, алтынсу күк йөзе, көмеш сыман каеннары белән бәхетле тыныч тормышның лирик күренеше булып кабул ителә. Казан—театраль шәһәр. Аның гаять үзенчәлекле опера һәм академия театрлары белән янәшә әле бит атаклы рус театры да бар. Мин В. И. Качалов исемендәге Дәүләт зур драма театрын әйтәм. Күргәзмәдә бу театрның ветеран рәссамы В. С. Никитинның кызыклы эшләре куелган иде. Никитин биредә 1937 елдан бирле эшләп килә. Поповның «Гаилә», Кронфельд һәм Комланецларның «Лейпциг — 33», Достоевскийның «Җинаять һәм җәза», Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» кебек әсәрләренә декорация эскизлары белән Никитин үзенең вак кына детальләрне дә тәфсилләп төгәл эшләүче, таләпчән рәссам икәнен күрсәтте. Шулкадәр төгәл, һәр вак-төягенә кадәр җиренә җиткереп ясалган шул нәфис детальләрдән искиткеч җиңел, бер бөтен матур декорация туа. Бу җәһәттән аның «Мулланур Вахитов» драмасында дача күренеше игътибарга лаеклы — уенчыктай итеп эшләнгән аерым кисәкләр бергә туплангач, юка челтәр бизәкләре кебек график камиллеккә ирешәләр. Качалов театрының декорация сәнгате тарихында Э. Гельмс аерым бер урын тота. Күргәзмәдә аның иҗаты шактый тулы яктыртылган иде. Иҗат интересларының гаҗәеп төрлелеге һәм зур эшчәнлеге, гомуми югары культурасы һәм профессиональ әзерлеге, хәзерге совет һәм чит ил театрын яхшы аңлавы, модага белеп иярә белүе һәм театраль фикерләвенең үткенлеге Гельмсны күптән инде республиканың популяр һәм сәләтле театр ргссамнарыьнан итеп танытты. Гельмс Качалов театрында бүгенге совет сәнгатенә хас театраль формалар эзли: җиңеләйтелгән, динамик, һәрвакыт төрле-төрле, шартлылыклардан тайпылмаучан декорацияләр әзерли. Мисалга В. Мая- ковскийның «Мунча» спектакленә ясаган декорацияләрен («Вакыт машинасы» һ. б.) күрсәтергә мөмкин. Алар җиңел, график төгәл, фантастик конструкцияләрдә бирелгәннәр. Гельмсның төп юнәлеше көлке-сатирик пландагы спектакльләргә декорацияләр ясауда. Бу рәссам көлке ситуацияләрне нечкә тоя, гротеск һәм шарҗны яхшы аңлый, аның эскизлары күңелле, мәзәк, көтелмәгән үткен алымнарга бай. Моны без Ф. Ярул- линның «Шүрәле» балетына эшләгән декорация эскизларында аеруча ачык күрдек. (Гельмс Качалов театрыннан тыш Казандагы һәм Казаннан читтәге башка театрлар өчен дә эшли.) Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясенә финалны Гельмс әле моңа кадәр бер рәссам да тоймаган үткен >цмор белән чишкән. Күргәзмәдә Ә. Тумашевның да шул ук финалга ясаган эскизы бар иде, анда без шатлыклы бәйрәм күренешен — дс.,ттле һәм күңелле сабантуйны, якты зәңгәр күк йөзен, екияти гаскәрнең хәрби бай- рек л ар ь и хәтерләткән мигуле сөлгеләр бәйләнгән колгаларны күребез Гельмста исә •тенг.еи башка күренеш: беседкалар, таганнар, лареклар балан чуарлаядырылган ша әр бакчасы мавыктыргыч, мәзәк рәсем ител, үте күренүчән салкын яшел төстәге акварельдә бирелгән. Бер үк вакытта Гельмс кискен драматик киеренкелеккә корылган спектакльләрне дә Татарстан театр рәссамнары арасында иң оста җиһазлаучы. Ул спектакльләрнең трагик интонацияләрен йомшартмыйча, аларны тагын да кәчәйтеп күрсәтә белә. Моны _ М. Булгаковның «Качу» пьесасында беренче пәрдәгә ясалган эскизларда, Р. Ишморат- 2 ның «Үлемсез җыр» драмасыи искиткеч бер бетен кырыслык белән җиһазлауда да з күреп була. «Үлемсез җыр». Төрмә камераларының күкшел юешлеге, концлагерьлар- x ның чәнечкеле тимер чыбыклары шулкадәр ышандыру кечене ия. син аларны чынлап i күрә, тоя башлыйсың Фашист тиранлыгының явызлыгы, дәһшәте тетрәндерә сине. Бу г спектакльнең Алмашев бүлмәсендәге күренеш бигрәк тә тәэсирле эшләнгән. Ул соры- v корен төсләрдә, анда бер яктылык әсәре юк. һава җитми нәкъ таш капчык инде. Бүл- = мәдәге һәр деталь кара мундирлы эскчы утырган биек готик кресло да, Алмашеаның о шәрык, мөселман стилен дәгъва итүче кызыл тахта-сәкесе дә. тимер кулына «Идел- л Урал штаты» картасы тоткан килбәтсез рыцарь сыны да гаҗәеп фаш итү коченә ия < Кыю шартлылык, күпертеп күрсәтү пьесаның эчтәлеген тагын да тирәнрәк аңларга = ярдәм итә. һәм шуның белән аклана да. и Татарстан театраль-деиорация сәнгатенең үсеш дәрәҗәсе бәхәссез Без моны ♦ театр, телевидение рәссамнарының, ниһаять, костюм осталарының иҗатындагы үзен- - челекләрдән ачык күрәбез. Костюмнар әзерләүдә сәләтле рәссам Л. Слоранскаяның < иҗаты игътибарга лаеклы. Күргәзмәгә ул «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» слектак- 2 ленә зшленгәи костюм эскизларын куйган. Яхшы зәвык белән, бераз стильләштереп о эшләнгән ул костюмнар әйбәт тәээир калдыралар. Яшь рәссам Л. Насыйроә. Татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамбле « өчен эшләнгән искиткеч матур костюм эскизлары белән катнашып күргәзмәне баеткач ' Бу рәссам югары зәвыклы, халык иҗатының башлангыч чыганакларын тирән тоя. мил- * ли сәнгать традицияләрен өибет белә Аңа гармония һәм колорит яңгыраш, рәсемнәр- < нең нәфислеге, милли бизәкләр салуда күпкырлылык хас. Л. Насыйровның таланты =: тагын бер олкәдә очык чагыла. Ул да булса театр плакаты сәнгате. Яшь рәссамның ы плакатлары декоратив, күзгә ташланучан, буяуларга бай, сурәтләр һәм хәрефләр бнч » үзенчәлекле. Усман Абдулловның телевизион спектакльләргә ясаган эскизлары да кызыклы гына. Моьолон, «Салих Сойдәшеа музыкасы» дигән фильм-коицертны ул бик яхшы иллюстрацияләгән. Телевидениенең спецификасына ярашлы график төгәллек, кыскалык, пөхтәлек, күләгәләр бирә белү хас бу рәссамга. Тулаем алганда, республиканың театраль-декороция сәнгате үсешендәге бәхәссез уңышларны билгеләп, кайбер борчый торган кимчелекле якларга да тукталып үтик. Әле кайвакыт тупас, примитив, сәхнәдә аның ин өчен кирәклеге хакында уйламыйча, имат ялкыны салмыйча гына эшләнгән декорацияләр дә очраштыргалый. Алар кызганычка каршы, спектакльләрдә де күренгәли һәм сайлап әлүдә таләпчән, кырыс булган әлеге күргәзмәгә дә килеп кергәннәр. Мәсәлән, Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсы на А. Чудаков эшләгән декорация эскизлары шундыйлардан. Алар артык чуер, төсләре күңелгә ятмый. Яшь рәссамнар пассивлык күрсәтәләр Ел саен дистәләрчә кызлар һәм егетләр Казан художество училищесының театраль-двхорация бүлеген тәмамлап чыгалар, ләкин соңгы елларда шулерның бик азы гына иҗат активлыгы күрсәтте, театр сәхнәсенә һәм күргәзмәгә лаеклы әсәрләр тудырды. Социалистик реализм принципларына нигезләнгән татар театр декорация сәнгатенең төп үсеш юлларыннан читкә тайпылу очраклары да юк түгел. Формаль эзләнүләр белән мавыгу, сәхнәдә «шаккатыризм», спектакльнең обраэлылыгыиа битараф карау аерым алганда, Минзәлә театры рәссамы А. Яһудмн иҗатында нык сизелә Кайбер көчлә һәм талантлы рәссамнарның да вакыт-вакыт тынычланып, үэ-узләрен- иән канәгать булып, артык эзләнеп тормыйча гына иҗат итүләре шулай ук күңелне борчый. Тумаше в та кайвакыт ү<э-үзөн кабатлый башлый, мизансценаларны сүлпән һем бер төрле кора. Әйтергә кирәк. Гельмсның графика белән артык мавыгуы сизелә, коры, җансыз декорацияләр ясап ташлый, ашыга, теге яки бу күренешләргә игътибарсызлык күрсәтә дә, спектакль бертигез стильдә килеп чыкмый; Сутюшев исә эскизларын әпен-төпен генә эшли, ә бит театр рәссамы үз иҗатында сәхнәдә декорация коруны сәнгатьчә матур эшләнгән эскизлары белән раслап барырга тиеш. Тартыр атка күбрәк төялә, ди борынгы татар мәкале. Татар театраль-декорация сәнгате күпне «тартал ала. анын үсеше өчен Совет Татарстанында барлык шартлар да тудырылган. Бу өлкәдә бай традиция бар, даими рәвештә яңа кадрлар әзерләнеп тора, һәрвакыт алышынып торучы бай репертуарлы зур шәһәр театрларында иҗади тормыш кайный, һәм. иң мөһиме — татар халкының театрга, тамашага булган күптәнге олы мәхәббәте бар. Димәк, театр рәссамнарына таләп тә зур булырга тиеш. Чөнки республика театр культурасының һәрьяклап үсеше аларнын иҗатына да бәйле. Хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләүдә театрның роле турында бөек Тукай: Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр. Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Вәләкин шарты бар: яхшы тезелсә, Әгәр һиммәт агачыннан езелсә. Ул алма мөтдәте тулганда пешкәч. Кызаргач һәм матур булгач, җитеша«<|,