Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Иван Законов — үзенең күпчелек әсәрләрен «Крокодил» журналы битләрендә һәм «Крокодил китапханәсе» исемле сеоиядә чыккан китапларда бастырып танылган рус шагыйрьләренең берсе. Ул күбесенчә сюжетлы сатирик шигырьләр, фельетоннар, юморескалап, пародияләр, көлке куплетлар яза. Казакъ башкорт, осетин, мордва чуваш әдәбиятларының күбесенчә сатирик һәм юмористик пландагы иң яхшы әсәоләрен русчага тәрҗемә итеп аерым китаплар чыгарды. 1970 елда аның тәрҗемәсендә «Татар елмаюлары» («Татарские улыбки») дигән шундый ук калын китап Казамда чыкты. Шагыйрь хәзер дә безнең сатирабызны бик тырышып тәрҗемә итә. Бәйрәм ашы каракаршы дигәндәй, уз чиратларында безнең авторларыбыз да Иван Законовның кайбер әсәрләрен татарчага тәрҗемә иттеләр һәм итәләр. Түбәндә сез шуларның кайберләрен укырсыз. Тәэсирле лекция — «Гаилә һәм сөю» дигән Лекция була икән. Киттек, җаным, тыңлап карыйк. — Мин риза, киттек, иркәм! Бәлки кызык сүз сөйләрләр, Шуннан көлеп кайтырбыз. Бәлки ялгыш яшибездер — Шуны белеп кайтырбыз! ...Киттеләр. Колхоз клубы Туп-тулы, гөрләп тора, Трибунада җитди лектор Су эчеп, тирләп тора: «Гаилә кору йоласы Пәйгамбәрләрдин калган*— Яһүд патшасы Соломон Җиде йөз хатын алган! Төрек солтаны Сөләйман Барысыннан да уздырган: Аның хәрәмсараечда Нәкъ җиде мен кыз торган. Ә Распутин... ә Распутин Кыланмаган пи генә! Мәгъшукаларын санап та Чыгалмаган чигенә! Ир — ир инде ул, иптәшләр. Тик кенә тормас инде... Ну, хатын кыз да тикмәгә Тамагын кырмас инде! Әйтик, менә. Клеопатра!.. Юлий Цезарь нишләгән? — Шул Мисыр хатынын сөеп Харап булган, пешмәгән... Ә теге? Әйттем бит, юкка Тамагын кырмас, диеп. Берәү сөйгәч шул житте, дип, Тик кенә тормас, диеп Күпме ирне харап иткән Шушы Мисыр кәнтәе' Тагын искә алып үтик Падиша-әбекәйне...> .. Лекция тыңларга килгән Ир тик кенә тормады — Каш сикертте, гашыйк итте. Янда гына утырган бер Бибнклеопатраны! Хатыны сизде: — Местком га Явить итәм. эт! — диде. Өйдә бәләк белән ярды Ирен — Цезаретдинне Зөлфәт тәржемәсс Ишәк хөкеме Дүрткүз котырды: һөжүм кылды Кәжә тәкәсенә. Тиде бит тәмам тенкәсенә Ә тегесе. Кире кагып этнек һөжүмен. Батырлы корсагына очлы мөгезен... Кәжә тәкәсенең эше Тапшырылды дисен кемгә? Ишәк хөкеменә! — Син,— диде Ишәк,— Аңларга тиеш идеи үзен- Очлыдыр һәм озындыр мөгезен. Әгәр дә төптән уйлап карасак, һөжүмнән саклану чарасын Арттырып жпбәргәнсен чамасыз — Котыла алмассын каты жәзасыз! — Сез аек фикер йөртегез: Котырган Дүрткүз Әгәр бугаздан алган булса мине? Ишәк: Яна бер цикл шигыреңне уку Зур рәхәт булды, талантлы дустым. Исеме үк—алтын: «Юкә янында...» Каплардан алып шундыйны куштың?!. Нәтиҗәм шундый: музыка дисәк. Син бит Феттан да көчлерәк, дустым. Юк, алдап әйтмим. . Ә хискә килсәк. Син Есениннан хислерәк, дустым... Сүзен — хәзинә! шуңа да сине Без, шагыйрь халкы, бик якын иттек. Рәхәтләндерү — Ә нишләп әле монда торабыз. Әйдә, алтыным, буфетка киттек. — Мәкалә язам калын журналга Барчасын әйтеп иң рәсми төстә. — Бу уңай белән дәшми калалмыйм! Буфетчы, безгә йөзәрне өстә! — Синдә зур талант. Кыю эшлисең, Сине тик шулай диеп йөрибез. — Официант кайда? Безгә тиз генә Иөзәрне өстәп шашлык бирегез. — Анысы анын,—диде,— Башка мәсьәлә. Ягъни мәсәлән, һәркем белә: Җәза алыр иде Җинаятенә күрә. — Ә миңа ул җәзадан ни файда? — һемм... синең акылың кайда? Син бит үлгән булыр идең күптән. Шуның белән эшең дә беткән! Жалоба укый Сәйфетдин; «Мондый гына нәрсәләрне Ерып чыгар зам Гайфетдин — Ул хәл итсен мәсьәләне...» Кыза Гайфи, туза Гайфи: «Тамыры,— ди.— моның тирән. Курьер аша жалобаны Пом Зәйнигә мин илттерәм*. Зәйни эшнең җитдилеген Тиз төшенде, ялкынланды. Кнопкага үрелде дә Секретарен дәшеп алды: «Мә. тиз җиткер Шәймигә син! Монда булса бер аягың, Бюрократик мәзәк Икенчесе анда булсын...» һәм жалоба нәкъ бер айга Кереп ятты зур тартмага — Чөнки Шәйми ялда иде. Кайтты Шәйми. әйтте Шәйми: «Ул жалоба кайда?» — диде. Җилле тота, баш шәп эшли. Кулларына күз иярми. «Синең эшең икән бу,— ди,—• Әйләндерче яле. Яр ми! Ярми яхшы әйләндерә: Сызгалый да асларына, Җәһәт кенә олактыра Жалобаны... авторына! Марс Шабаев тәрҗемәләре Битлек Елмаеп каршы алыр ла Әйтер «Уз әйдә, утыр!» Уйлар «Мин игътибарсыз дип Әйтүче кеше юктыр». Ләкин алай диюче юк. Чөнки ул андый түгел. Ялган битлек белән каплап Үз үзен алдый күңел Кыланыр ул юмарт булып Алтын тау вәгъдә итәр Ә биргәне—кукиш булыр Көннәре алдап үтәр. Бар аның урынбасары. Ярдәмче бар штатта Үзенә әйтә «Юлга чык, Бер районда эш тап та'» һәм менә китеп бара ул, Командировка кулда. Янәсе, массалар белая Элемтә тота ул да. Ә баргач нишли дисезме? Ауда йөреп ял итә. Бер әшнә белән утырып Бөтен эшен хәл итә. Типтереп бии белә ул, Ә жыры: «Шаулый камыш »■ Шундыйны бер күргән идем. Бар минем андый таныш. Үзенә кирәк чараның Чарасын күрә белер. Шул чара өчен мал эзләп Кесәгә керә белер. Ә аның башына сугу. Битлеген 4*- |'ту «ирәк. Кесәгә кул 1ыг 1-1 түгел, Иөк тартып йөртү кирәк. Зәки Нури тәрҗемәләре — Фикерен үткен, формаң искиткеч — Әйдн, алтыным, коньяк эчик беэ! — Лирикада син — бердәнберебез! •— Официант! Безгә шампань бирегез — Кара нинди шәп: «Юкә янында Бер күрү белән яраттым сине!> — Алло' Официант' Ике тавык бир һәм нәзәр грамм .. ярамый киме!.. — Мин рәхәт күрәм тик сине укып. Петр...аркамы син? Әллә... Хайям мы’ Булды бер шагыйрь, шундый мактауның Сүзенә никтер чынлап таянды.