Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Конфет Борын-борын заманда... Юк ла, бүген — Казанда, Бер танышларга кердем. Конфет хәтле кыз күрдем! Әллә чын, әллә ялган — Бичара (үсми калган' . Кайгыра әниләре. Кайгыра әбиләре; Них кызыбыз үсми, дип, Бишектән дә төшми, дип, Бакчага да йөрми, дип. Бер нәрсә дә белмн, дип . Ничек укыр мәктәптә, Пәри дә алмас хәтта' Конфет хәтле диярләр. Уч төбендә чөярләр’. Ник үсмәгән дисезме? Белергә телисезме?.. Көн төн конфет сорый ул, Ә бирмәсән, жылый ул, \шын ул бары конфет. Иртә конфет, кич конфет. Бер түгел, унбиш конфет, Бәрәңге һәм ипи ул Хәтта авыз итми ул. Ашамый ул күмәч тә. Кача күмәч күргәч тә. Яратмый ул аш һәм ит. Суыра ул гел конфет. Эчми ул катык һәм сөт. Сорый конфет та конфет! һаман шулай яшәгәч, Конфет кына ашагач. Үсмәгән, гел үсмәгән. Бишегеннән төшмәгән. Кечерәя барган, ди. Конфет хәтле калган, ди!.. Корбан исемле малай Иртә торган акырган. Кич ятканда бакырган. Туганнан бирле шулай Җылак булган, ди. Корбан. Җылак булып үскән ул. Бәгырьләргә төшкән ул. Тәпи йөри башлау белән. Сугышып баш тишкән ул. Әтисен тыңламаган, Әнисен санламаган. Игътибарсыз укыган. Дәресен аңламаган. Кызларны кыерсыткан. Чәч толымнарын тарткан. Малайларга бик ямьсез Кушаматлар да таккан. Уйныйк дисәң, бу Корбан Уйнамаган, котырган. Дуслары ни әйтсә дә Сугышырга тотынган. Көннәрдән бер көн шулай Тупас телле бу малай Урам аша чыкканда Очраткан, ди. бер бабай. Бабайга юл бирмәгән. Өстәвенә тиргәгән — Кычкырган тупас малай... Аптырап калган бабай. Ләкин шунысы чын микән; Бабай тылсымчы икән. Малайны кызык иткән. Авызын бозып киткән: Авыз. ди. хәзер кыек. Үскән, ди. бик зур мыек. Тупас кылану кая — Сөйләшәлмый, ди. кыеп!.. ЕЛМАЕП КӨЛЕП КЕНӘ