Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ил кайгыда. Көн дә бүген Кашкабагын җыерган... Актлар залында шаулап Студентлар җыелган. Чал галимнәр, профессорлар Аптырап, шашып калган... Кайберләренен йөрәге Шактый ук ярсып алган. «Нәрсә белән бетәр сон бу?!» Ә көрәш кызды гына. Берәү басты шул көрәшнең Иң алгы сызыгына. Кулында аның кепкасы, йомарланган шактый ул. Үзе кыя бөркетедәй һава ярып атлый ул. Төркем сискәнеп чигенде— Ак сөякләр төркеме. Давылдан коты алынып. Күрәсең, ул өркеде. Өркеде, трибун егеткә Нәфрәтле караш ташлап. Яшь бөркет күчә һөҗүмгә, Ялкынлы сүзен башлап: — «Шушымыни яшьлек яме? Белем алу шушымы? Бар хокукыйны тышаулап, Актлар залында Җибәрәләр һушыңны. Бавырда таш ята сыман, Кайгыдан күкрәк чатный. Җылау-сыкраудан ни файда? Аңардан ирек артмый. Алар төпчергә күп алмый Төшеңдә күргәнне дә, Алар хәтта гаеплиләр Шаярып көлгәнне дә. йотардай булып текәлә Сиңа жандарм күзләре... Кайда гына карасаң да Шымчы-шпик эзләре... Хуш күрми һич күңелебез Мондагы тәртипләрне Артык түзәр хәл калмады — Долой бөтен чикләүне!» Сходкада шулай егет Давылланды, яшьнәде! «Дөрес сөйли Ульянов!» — дип. Актовый зал яшьләре Аның һәрбер әйткән сүзен Факел итеп күтәрде. Тирән йокысыннан Ильич Уятты бик күпләрне. Мин үземне алар белән Бергә сыман хис иттем. Гүя мин яшь Ульяновның Үз гавышын ишеттем. ДУСЛАР ҖЫРЫ Сабырхан Асанов, казакъ шагыйре КАЗАН УТЛАРЫ Советлар Союзының барлык язучылары кебек, мин дә юлбашчыбызның гасырлык юбилеен иҗади хәзерлек белән каршыларга теләдем Шул уңай белән Ленин эзләреннән Ульяновск, Казан. Куйбышев. Мәскәү. Ленинград һәм Лейпциг (ГДР) шәһәрләрендә булып шактый күп материал җыйдым Шуның нәтиҗәсе буларак, "Ленинга барганда* исемле шигырьләр җыентыгы төзелде Китаптагы fieo циклым "Казан утлары» дип атала. Ул Ильичның Казан чоры тап- мышын чагылдыруга багышланган. "Казан утлары» журналы укучылары игътибарына шул циклом берничә шигыремне тәкъдим итәм. Комлев урамы, 15 нче йорт Йөрәк жырдан ташып тибә, Тибә чаптар ат сыман... Казанның нәни бер өе Гажәп кунакчыл, туган. Бар йөрәгем белән тойдым Аның дуслык жылысын... Үзе кечкенә булса да, йөрдем анда көнозын. Менә алдымда карт ана, Көмешләнгән чәчләре... Керфек очларыннан тама Мөлдерәмә яшьләре. Юк. яшь кенә баса алмый Анын бәгырь ярасын... Камауда интектерәләр Анын сөйгән баласын. Ул көн. кояш тотылгандай, Карангы булган, салкын. Киткән улкае ананын Даулап хакыйкать хакын. Киткән декабрь төнендә. Курыкмыйча суыктан. Төрмәгә, кырыс сөргенгә Киткән ул шушы йорттан. Син, йорт, нәни.. ә шулай да, Җаны кебек ананың. Үзенә тартып торасын Күңелен кнн даланың. Казан —Кокушкино юлында Кнн асфальт юл бормаланып Сузыла еракларга Яшь чагында юлбашчыбыз Сөрелгән бу якларга. Эш юклыктан йөрмим лә мин, Башымда — изге уйлар... Автобус көтеп тормадым. Җәяү киттем юл буйлап Ленин күнледәй саф иртә. Үрләр аша юл уза. Карурманнар татарлардай Миңа дус кулы суза... Бу жнрләрне күрмәс идем, Белмәс идем гомергә.. Шушы юлдан яшь Ульянов Ойдәлгән шул сөргенгә Әйтерсең, ул һаман бара... Куып жнтеп дәшәм күк... Халкы өчен күпме газап Чиккән Ильич яшьтән үк. Казан Телләрдән күчә телләргә Тукай, Җәлил жырлары. Идел өстендә тирбәлә Кичке Казан нурлары. Идел буенда үземне Бик әйбәт хис итәм мин. Аз ут белән килгән идем. Күп ут белән китәм мин Яр кырында зур-зур Портлар Басып тора уйланып... утлары Аларнын тәрәзләренл Йолдыз элгән Ульянов. Шунадыр шул кич булса да Көндәй якты урамнар Яшь Володя арабызда Пәри кебек, туганнар. Яна сәфәргә чакырып. Гөрли Казан портлары... Идел өстендә тирбәлә Кичке Казан утлары МӘХМҮТ ХӨСӘЕН иржхымэрв.