Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Мин 1945 елда Башкортгтанның Кушнаренко радоны Әхмәт авылында туганмын. Урта мәктәптән соң Ьфа университетының фи tot'’ гия факультетына укырга кердем. Аны тәмамлап менә бер ел инде Бу эдәк радонында укытучы булып эшлим. Ләкин кайда гына барган да ниләр генә эшләсәм дә. һәрвакыт күңел шигырь белән яшәр кебек.Укытучым Жәлил а>а Кчекбаевка Типте йөрәк.. Бүген сонгы тапкыр типте, Китте кеше, Мәнге кайтмас өчен китте . Китте кеше — йөрәкләрдә кайгы калды ...Димәк, кеше Шатлык булып яши алды. Чәчләремдә, әнкәй, кулын тоеп. Тан белән үк ачтым күземне Карадым Юк, ләкин баш очымда. Күрмәдем мин таныш йөзеңне Тәрәзәдән кергән йомшак жилләр Сөеп үткән икән чәчемнән. Тирә юньгә әнием карашыдай Җылы кояш нуры чәчелгән. Аяз күкле яна туган көн бит. Нннди тыныч тора ул көлеп’ Күзләремне ачтым — баш очымда Әнкәм басып тора дип белеп.Керфекләрең чыланмаган. Күңелен ташып тулмаган, Әле ләйсән сибелмәгән. Язгы күкрәү булмаган. Керфегенә чык тамчысы Кунар бер. кунар әле, Йөрәгеңә язгы ташкын Тулар бер, тулар әле, Кояшлы яңгыр шикелле 'Көннәрен туар әле. Сөйдем сине Куанычтан Яшьләрем түгелгәнче. Таныш булмаган сагышлар йөрәгемне телгәнче. Сөйдем сине Хисләр тоташ Ялкынга тиңләшкәнче, Маңгай чәченә кагылган Жилләрдән көнләшкәнче . Айлы бер төн, Әбкәм өе. Мендәремдә бер учма нур Пәрдә ачып тышка карыйм — Ай нурында урам матур! Покла, әбкәй. Ник шикләнеп миннән Тамак кырасың син? Миңа айлы урам матур, Ә мендәрдә тик учма нур Соң бит белеп торасын син .. Буй-сыннарың шул булса да. Үзгәргән киемнәрең... Елмайсам да елмаймадың, Моңсу итте кемнәрең? Ал чәчәк тулы аланга Килгән чакларың кая?.. Көләч гөлләр көнләшерлек Көлгән чакларың кая?.. Ак чәчәкле ситсы күлмәк Кигән чакларың кая? Син онытсаң да, онытмам, Дигән чакларың кая? Мина коксу — Күктән кояш Карый җиргә тып-тыныч. Мина монсу — Исә җилләр. Хәтта җилләр тып-тыныч. Мина монсу — Дулкыннар ла ярны Тып тыныч таба . ...Янымда син... Ә бит йөрәк. Йөрәк тып-тыныч кага. Гомер тып тыныч ага . Мин башканы сөйгән идем. Син дә бүтәнне кебек Мин елмаеп карыйм сина. Син дә торасын көлеп — Бир кулыкны. Киттек! — дисен,— Сина да.. барыберм^ Юк' Мин һаман аны сөям, Син дә бит бары берне. Җәйдә телим кояш көлүен. Кышның телим кышча чнлүен Уртачасын сөймим диюем . Тынлык икән — Булсын тып тыныч Давыл икән — Хәтта ку ркыныч. Яңгыр! Яусаң, җирне нык чылат. > тмә, үтмә Бары тамчылап. . Уртачасын сөймим диюем, Уртачасы юк бит сөюнең. Бар авыр сүз кадалганы Йөрәгемә ут шикелле. Күкрәгемне ачу нәфрәт Көйдергәне ут шикелле; һәм нахакны күтәрмичә Күңел сынып калган да бар Юк. дөреслек кенә түгел. Ялган да бар. яман да бар. © Зәңгәр күктә нурлар бии—- Кояш көлә! — Каплап алам кояшны! — дип, Болыт килә. Кояш нурын сүндердем, дип, Китте болыт. ...Нурлар бии— Кояш калды Кояш булып. Ерактан ук балкып тора Караңгыда чаткы да, Әмма нурлы йолдызны да Күреп буям-ый яктыда. Гөлләр башын түбән игән, Нигә моңсулар икән? Таҗларын чыклар юганмы, Нигә дымсулар икән? ...Карашын җиргә төбәлгән, Ник әле сагышларын? Керфегендә тамчылар бар, Юдың кем ялгышларын?.. Этюд Килде давыл, .Камышларны Таптап үтте дулкыннар. Шашып-шашып, Тын ярларны Кочып үпте дулкыннар. Давыл үтте. Күлнең яше Калды тышта түгелеп... Камышлар күлгә төбәлде, Сагышлардан бөгелеп...