Публицистика
Поэзия
Төнге ике. Өстәл, кәгазь, кара. Яз, дим, үземә, нигә тукталдын? Яз, язмау бит оят тәрәзәдә Уты янган чакта Туфанның. Ярышырга калгач, ярышырга, Шигырьләрдән алкыш күңелдә... Төнге ике... Тик ике ут яна Тын урманда, Аккош күлендә. Сөйләшәләр безнең тәрәзәләр, Ни турыда икән ымнары? Туфанны моң баскан, пәрдә аша Кар өстенә төшкән моннары. Алмагачка кәгазь тартма элгән, Песнәкләргә анда җимнәре. Йөрәгендә песнәкләрдән башлап Бу тормышның кары, җилләре... Бер бер артлы сүнә безнен утлар, Сөенәм. ярый күрдек бу таңны. Сөенәм, әле Пушкиннарымнан тыш Тукайлы бу дөнья, Туфанлы. 1W0