Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кара арыслан Ирек юлы... Юлайлар да янды, Шамилләр дә ауды бу юлда, һәм сине дә Илбасарлар чалды, Илбасарлар суйды, Лумумба. Иске таныш һәрбер континентка Мондый каза, мондый кайгылар. Кайгыларын эчкә йота-йота «Хисап» көнен көтә андыйлар. Калкыр көнең, хисаплашыр чорың Җитте инде, кара арыслан! Дәгъваң булып калка, дәгъваң булып һәр суелган һәм бар асылган... Биш мең еллык коллык чылбырларын Беренче кат өзә алганны — Ап-ак җанлы кара континентны Каршы ала дөнья мәйданы. Кем көчлерәк Нигә кердем, нигә күрдем шуны, Нигә кирәк иде Бу мина? — Иң борынгы бабай каршында мин Басып торам менә... музейда. Нәкъ горилла кебек — йонлы тәнле— Тезгә җиткән — озын, көчле кул.— Сөяк күсәк белән Бер мануда Мамонтны да егар төсле ул. Г ажәпләнә һәм кызгана бугай, Күзен алмый минем күзләрдәя Әйтә кебек: «Иөз мең ел эчендә Минем токым ничек үзгәргән! Четрекләнеп, көчсезләнеп беткән, Ераклашкан минем дәвердән: Заман сине — миңа бер ашарга Чак җитәрлек затка әвергән. Ә көч культы — минем төп васыять Яши барыбер сезнең йөрәктә, «Кибернетик» этикагыз белән, Әхлакыгыз белән бер рәттә!» Әйе, бабай, Җир йөзендә әле Көч культлары һаман бар шул, бар: «Кем көчлерәк булса — шул хаклы!» дип, Негрларны изә янкилар, «Кем көчлерәк илдә — шул яши!» дип, Уйгурларны йота Маолар... Ерткычлык бит, бабай, вандаллык ул Күсәк белән көчли алулар... Яшәү инде — ин чын могҗизаны — Якты акыл көчен тудырган! — Еракта без — синең «васыять»тән, Еракта без — күсәк чорыннан. Безгә аны фикер даһилары, Иҗат илчеләре китерде. һичбер күсәк вата алмый аны — Гуманистик фикри Ирекне. Лирика һәм физика Моңы юклар — укып кына узсын, Моны барлар — бераз уйласын: Колгалиләр булган бу дөньяда Ишмиләр дә нигә булмасын!? Физик яктан Чандыр Тукайлардан Күп кат көчле яна ишмиләр. Көпә-көндез алар, көпә-көндез, Күрәсезме, әнә, нишлиләр... Детонатор тыгып куеп алар Әвәли дә нахак «шартларжы. Сәгатьләргә карый-карый гына Көтеп ята безнен шартлауны. Шартламыйбыз ләкин, каушамыйбыз! — Таян, йөрәк, ышан син миңа: Детонатордагы «физикамның Ут шнурын кисә Лирика! Шартламыйбыз! — һәрбер шельма ишми Карый бирсен әйдә сәгатькә... Колгалиләр булган мәйдан, әйе, Ишмиләрсез булмый, әлбәттә. Сәлам әйтегез Көннәр һаман жилли дә давыллый. Урман шаулый, Идел монлана... Бәхилләшкән сыман баш иям мин Дулкынланган яшьлек дөньяма. Үзем монда — Сездә, ял йортында, Күңел ләкин, читтән, ерактан — Кайларгадыр илткән юл чатыннан Күз сала күк безнең бу чакка. Хәлне сорап, жанны сыйпап китә Уйга калган иске танышлар Сүзләрендә — серле саубуллашу, Күзләрендә — яшерен сагышлар. Нидер тоя күңел, нидер юрый. Юраганы, бәлки, юш булыр: Хушлашырбыз Бәлки бик озакка Мин утырган урын буш булыр. Кайчан булса исегезгә төшеп, Безнен шушы — көзге жәебез, Сездә берәр сагыну хисе туса. Миннән ана сәлам әйтегез. Көннәр җилле. төннәр өермәле, Урман шаулый. Идел шомлана... Ерактагы юллар ташына басып, Кул изим күк иркен дөньяма. Яп әле, яп Утлы сүзләр, җырлар ялкынында Кызган бүлмән бөркү булса да. Яп әле, яп,— циклон килә бугай,— Тәрәзәнне ябып куйсана Бу тормышта бары ышык кына, Тынлык кына эзләп яшәгән Гамьсез, мәнсез. денсез бөҗәкләргә Ачык ласа утлы тәрәзән. Ә бөҗәк ул — өскә, югарыга, Дәрәҗәгә табан юл сала. Йөзләренә синен, күзләренә. Йөрәгенә басып булса да. Күз төшер дә тышка — Әрсезләрдән, Бөҗәкләрдән төшкән шәүләгә, Яп сана. яп. ачык тәрәзәнне, Утлы тәрәзәңне пәрдәлә. Митта-а! Үзенме күреп белмәсэм да. Чын туганым сия, Туфан Васмй Митта. Еракмыни Казан Шупашкардан... Янәшә дә безнен бусага. Күрешмәдек, энем, тормышта без Узган юллар бер үк булса да. Ә йөрәктә Сәламнәр дә снна. Әйтер сер дә шактый күп иде. Почтальон да оармый инде сила, Телефон да, Митта, юк инде... Тордым, бастым. Башны иеп, бәгырем. Исән калган исемен алдына, һәм йөрәктә яткан сәламнәрне Тапшырдым мин туган халкыңа, (Тапшырдым, Митта... Робагыйлар — Нишлисең анда син, Ж,ир улы? — Мәнгелек галәмне күзлим мин, Бу гажәп тылсымның — Акылның — <Алла»ның бабасын эзлим мин. Бир, мәңгелек, чиксез Вакытның Миллиард елын гына бир миңа: Аңның нинди Кодрәт икәнен Күрсәтермен әле мин Сиңа! Дөньяда бәндә күбәү дә, һәр кеше берәү генә: Стандарт ачкыч ярамый һәр адәм йөрәгенә. Үткәрсәң әгәр гомерне Яктырып яна-яна, һәр көнең олы романның Бер бите булып кала.