Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Әдхәт Синегулов Кеше эзли Кеше эзли... Җир астына төшә, алтын эзли, Су астына төшә, алкын эзли. Галәм киңлегеннән яна жисем эзли, Ачылмаган шахталарга яңа ишек эзли... һәрбер таштан, һәр агачтан үзе корган бу тормышның яна якты төсен эзли. Арыйтала, гел тырыша — Янар, кайнар эшен эзли. Язын эзли, жәен эзли. Көзен эзли, кышын эзли, Очып эзли, йөзеп эзли, Язып эзли — казып эзли... Дусларына әйтер өчен иң кадерле сүзен эзли. Дошманына кадар өчен ни зәһәрле угын эзли. Бар итим дип, югын эзли, Дөреслекнең юлын эзли. Кеше эзли-эзли генә Үз җиренең йөзен бизи. Пөрәкнен төрлесен беләм мин: Кыюын, куркагын, сафларын... Йөрәгем, белмим, син ниндидер. Тик беләм; мин сине сатмамын. Янгирда калган дарыдай, Янмаган чакларым булса. Тик торганда дөрләп китеп, Кабынган чакларым була. Башыма кайгылар килеп, Җырлаган чакларым булса. Күңелем шатлык белән тулып, Җылаган чакларым була. Харрас Әюпов Урман Давылларга куеп кин күкрәген, Күтәрелгән шушы җирдән ул Шаулый-шаулый гасырларны кичкән, Бөгалмаган аны җил-давыл. Эченәрәк үт син, түренәрәк, Авазларын тыңла, күр ямен. Тартынмый ул синнән, ятсынмый ул, Ачып сала җанын, йөрәген... Тармакларын салмак тибрәндереп, Чайкала да бераз бу җилдән, Тынып кала, Гүя үткәннәрне хәтерләргә тырышып, карт имән. Качкыннарның йөрәгеннән кабынып, Аланнарда күпме ут янган, Туңган чакта кеше монда килгән, Шул урманны ябынып йоклаган. Янәшәдә кәкре усак тора, Ничек аны күрми узасын — Авыр чакта, ахры, кешеләргә Күтәрешкән дөнья нужасын... Агачларның монда үз моңы бар, Җырга алар иртә өйрәнгән, һәрбер чыбык үз авазын сала, Шаулашалар сабыр имәннәр. ...Эченәрәк үт син, түренәрәк, Авазларын тыңла, күр ямен. Тартынмый ул синнән, ятсынмый ул, Ачып сала җанын, йөрәген... Карлар эреп бетә бугай инде, Эх, җанымда бозлар кузгала! Торналарга зәңгәр яулык болгый, йөрәгемә басып, кыз бала... Зәнгәр күктә уйный зәнгәр яулык. Зәңгәрлектә торна тавышы. Сине сагынып кышны үткәргән ул, Сине эзләп килә яз кошы. Зәңгәр юлдан килгән мәхәббәткә Сузылып-сузылып яулык болгама, Китәр өчен түгел бу килүе, Озатырмын диеп уйлама. Бу күңелнең актарылган чагы. Эх. жанымда бозлар кузгала! Торналарга зәнгәр яулык болгый, йөрәгемә басып, кыз бала... Язгы яңгыр Шомыртларга ике ак шәл кирәк, Язгы яңгыр ява — гел ләйсән. Җаннарыма шифа булыр кебек. Яңгырларга чыгып әйләнсәм. Синең гомер — язгы яңгыр мина, Толымнарың —кара гөрләвек: Иңнәреңнән агып төшә дә ул, Хыялыма килә юл ярып. Үзең белән бергә агызмасан, йөрәгемә әгәр таммасан, Гөлләр бу яз чәчәкләнмәс төсле Янгырларга кушылып яумасаң. Яланнарга чыгып бер әйләним, Юк, теләмим янгыр узганны: Елатыр да, юатыр да кебек Яңгырларга куйсаң бу жанны—