Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 Бәхетем сыек димим, Күңелем боек димим. Тик әле нидер көтәм. Кайчак моңаеп китәм. Кайгыларым зур димим, Үземне ким-хур димим. Ләкин нидәндер туям, Кайчак кимсенеп куям. Елар сәбәпләрем күп. Көләр сәбәпләрем юк. Ләкин келәм, еламыйм. Еларга һич уйламыйм. Берәүләрдән көнләшәм. Күпләргә гөл өләшәм. Берәүләрне орышам —* Мин яшәргә тырышам. Хыялый төбәктә Бу төбәктә талгын жилләр исә. Иренеп кенә шаулый тирәкләр. Давыл монда килеп житә алмый- Тотып кала таулар- герәкләр. Монда шундый тын елгалар ага— Ник бер дулкын каксын ярларга! Тузганаклар ап-ак мамыкларын Очырталмый бөтен яланга. Еланнар бар монда, тнк агусыз, Сандугачлар сайрый белмиләр. Кешеләре тик картлыктан үлә, Бәхетсезлек белән үлмиләр Монда солых та юк. сугышлар да. Сөю дә юк монда, нәфрәт тә Киләчәккә бөек өмет тә юк, һәм көтелми һичбер дәһшәт тә. Үзгәрүчән мизгелләр юк монда, Монда — көннәр, еллар, гасырлар. Шагыйрь монда шигырь яза алмый, һәм көнозын йоклый батырлар. Әгәр ялгыш монда килеп чыксаң. Катып калыр иде йөрәкләр Ярый әле хыял жимеше бу. Ярый жирдә юк бу төбәкләр, П Урамнар артында яшел болын. Аяз Гырлэҗев Урамнар артында яшел болын. Улакны кимерә яшь колын. Аранда тилмерә яшь колын: «Урамнар артында яшел болын... Урамнар артында яшел болын...» Авылда көнозын бер аваз: Тук та тук гел чалгы чүкиләр. Абзыйлар, колынны онытып, Көнкүреш бурычын үтиләр. Яшь кызлар июньдәй көләчләр, Урамнан узалар фырт кына. Кызларга июньнән дәрт кирәк, Колының кирәкме чуртыма. Чирәмдә чал чәчле бер бабай Колынын, болынын онытып, Тагын бер өч елга җитсен, дип, Нур җыя кояшка йөз тотып. Авылда көләч бер көй йөри — Кешеләр җырлыйлар җәй җырын. Кешеләр өзәләр җәй җырын: «Урамнар ар-тында яшел, бо-о-о-лын...» Җыр тынган арада каяндыр Дөп тә дөп бер аваз ишетелә. Бу шулай аранда яшь колын Аягын канатып тибенә. Тибенә, әйтергә теле юк, Улакны кимерә яшь колын. Нишләсен, әйтергә теле юк: «Урамнар артында яшел болын. Урамнар артында яшел болын...» Кыр юлларын дөбердәтеп Ак толпарлар чабып узды. Юл читендә моңсу гына Карап калды ялан кызы. Ерак китте ак толпарлар, Юлда ташлар аунап калды, һәм ташларга тып-тып итеп Ике бөртек тамчы тамды. Ут һәм су Беребезне күбәүләр ут диделәр. Беребезне күбәүләр су диделәр. Ләкин жирнең ике якын юлдашы — Ут белән су мәңгелеккә дуслашты. Кайберәүләр бу дуслыктан көнләшә. (Тик куркалар бугай бераз гөнаһтан). «Бу бит,—диләр,—сыймый физик законга. Ничек инде ут белән су дуслашкан?!» Кайберәүләр бу дуслыкка ышанмый. «Ут белән су мәнге дошман ич!» — диләр. Тик үзләре сусаганда шигырьгә Ут белән су жырын кушып эчтеләр. Кайберәүләр бу дуслыктан куркалар. Курка алар дөньяны су басудан. Курка алар без тудырган җырлардан Бу дөньяга дуслык уты кабудан. Кайберәүләр бу дуслыктан көлделәр. «Ут кабынса, су сүндерер».— диделәр. Берәүләре батыраеп киттеләр — Ут белән су арасына керделәр Тик алары бик тиз һәлак булдылар — Утта янып, суга батып үлделәр. Шунда гына бик күбәүләр бу жирдә Бөек Дуслык бар икәнен белделәр. Бу язны мин бик нык көтеп алдым, Ә ул миңа сагыш китерде. Мин тамчылар белән мизгел саен Кабатлаган идем исемеңне. Урам ташларында тамчы тишкән Исемнәрең генә калдылар. Кайтуыңа тәмам өмет өзеп. Тамчылар да салмакландылар. Гөрләвекләр белән агып килде Кавышырбыз дигән өметләр Тик алар да бнк тиз агып китте. Аһ. алар да Синең вәгъдәләрең кебекләр. Яшеннәрне инде каршы алам. (Уңышсыз яз. тизрәк үт инде!) Әй син, яшен, өмет учагыма Тик бер очкын бүләк нт инде. Тик бер очкын Сагышымны сөйләмим мин сина, Син бит артык сизгер кыз. җаным. Бу ят хистән синең нәфислеккә Зыян килер диеп куркамын. Табигатьнең синдәй камиллеген Минем тәмам чуалтуым бар. Бәхет юрап куйган йолдызыңны Офыгыңнан югалтуым бар. Өметләрең шаулап чәчәк аткан Бакчаларга ят җил кермәсен. Бер кеше дә сине, сагышлардан Саргаядыр бу кыз, димәсен. Картаймас бер сабые бул җирнең, Мәнге бәхет көен көйлә син. Юк, сөйлә, дип, күзләремә бакма, Сагышымны сиңа сөйләмим. Исемеңне бик еш кабатламыйм. Ул миңа бер изге, йола сүз. Мәхәббәттә шунсыз яши алмыйм. Яши алмыйм монда алласыз. Юк, сөюдә мин атеист түгел — Аллам да бар, җан саклаучым да, Фәрештәм дә, газраилем дә бар, Кыямәттә бар яклаучым да. Газраиллар белән сугышканда Мин пышылдыйм синең исемне — Шундый чакта мин көрәшкә дәшәм Материя — әйбер — җисемне. Йолдызларны, кояшларны дәшәм. Киберын да, лазерларын да. Бит җирдәге бөек сөю өчен Уйлап таптык аның барын да. Шуңа күрә синең исемеңне Бик еш кабатламыйм — йола сүз. Мәхәббәттә шунсыз яши алмыйм, Яши алмыйм синсез — алласыз. Әмир