Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРТЛАР

Бүген тан алдыннан Рамазан бабаймын карчыгы Әсмабикә әби үлгән дип әйттеләр.. Авылда үлембетем сирәк булганга күрә, бу хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Күпләр өчен ул хәтта көтелмәгәнрәк хәбәр дә булды, чөнки әбн атна-ун көн генә ятып, ничектер тиз генә үлеп тә киткән, «һай алла, кай арада гына булды сон әле бу, күптән түгел генә әбиебез кәҗәсен куып йөри иде бит!» дип гаҗәпләнделәр... Ләкин үлемгә, бигрәк тә карчык кешенең үлеменә, хәзер берәүнең дә артык исе китми. Була торган эш... Аның каравы, исән калучыны күбрәк кызганалар. Менә сиксәннән узган Рамазан картның хәле чынлап та мөшкел инде. Көтмәгәндә генә алтмыш ел гомер иткән карчыгыннан аерылды да куйды. Нишләр ул, бахыркай?.. Кем карар, түшәген кем җыяр, кем җылы сүз дәшер?.. Көчсез, хәлсез — итим бала белән бер бит инде ул хәзер! Ул көнне карт өенә килүчеләр күп булды Карт-корыны әйткән дә юк, эштәге ирләр дә, авылның икенче очындагы хатыннар да, хәтта яшь-җнлкәннәр дә килеп, бабайга күренеп кенә булса да чыгарга тырыштылар. Авыл советы председателе белән колхоз председателе дә килеп киттеләр. Үлгәнне күмү эшләренә һәрвакытта бик күңел биреп йөрүче идарә члены Әзһәл абзыйга колхоз председателе әйтте: «Белегез, нәрсәләр кирәк? Кәфенлеге булмаса, хәзер сельподан лк материя җибәртермен Тагын нәрсә?.. Акча? Тиздән хисапчы бер утыз сум китереп бирер... Ат җибәртермен, машина кирәксә, машина да җибәртермен... Карт сораганны көтмәгез, үзегез белеп эшләгез!» диде. Бу бик урынлы боерык иде, чөнки картның үзенең ни дә булса уйларлык, хәрәкәт игәрлек чамасы калмаган. Фани дөнья белән алыш биреше беткәндәй ул иргә таңнан бирле карчыгының аягы очында бөкрәеп утыра— һич кемне күрми дә, ишетми дә. Мәетне юарга кирәк булгач та аны ипләп-юатып кына урыннан кузгата алдылар. Хәсрәттән генә түгелдер инде бу, күрәсең, картлыгы да бик җиткән бабайның! Безнең халыкта мәетне озак яткырмыйлар, бигрәк тә җәйнең мен» мондый эссе көннәрендә. Әле иртәнге якта ук өч-дүрт кеше, көрәкләрен иңбашларына салып, зиратка кабер казырга киткәннәр иде . Зират авылдан өстәрәк, тигез чирәмлектә. Моннан биш-алты ел элек зиратны әйләндереп киртәләгәч һәм терлек кереп таптамый башлагач, андагы агачлар бик тиз куерып үсеп киттеләр. Хәзер ул кечкенә бер урман булып утыра, җәй башларында аннан өзлексез кошлар сайравы ишетелеп тора... Төш җиткәндә инде Әсмабикә әбине әзерләп тә өлгерттеләр. Монысы өчен берни дә кирәк булмады—карчыкның күптән әзерләп кунган кәфенлеге дә, кабергә төшерүчеләргә дип саклаган сөлгеләре дә, тагын нәрсә өчендер җыйган тәңкәләре дә бар икән... Колхоздан ике ат килде, озатырга шактый гына халык та җыелды. Башта бер арбага палас җәйделәр, мендәр куйдылар, аннары әбинең иске юрганга ураган гәүдәсен өч кеше ипләп кенә күтәреп чыгарып салдылар. Карчыгы артыннан өстенә озын җилән, башына бүрек кигән Рамазан бабай үзе дә күренде. Ул, бусагадан атлап чыккач та тукталып, зәгыйфь тавышын күтәрә төшеп, көтеп торучыларга эндәште: Оланнар, Әсмабикә әбиегез, мәрхүмә, әйбәт кеше иде бит! — Әйбәт кеше иде, Рамазан бабай, бик әйбәт кеше иде! — диделәр аңа каршы төрле яктан. Шуннан соң гына Рамазан бабай болдырдан төшеп, ике егет ярдәмендә карчыгының аяк очына менеп утырды. Башка картлар икенче арбага тезелештеләр. Атлар кузгалды. Ирләрнең бер өлеше мәет артыннан иярде, ә күп кенә өлеше атларның бераз ераклашканын көтеп тордылар да үз юллары белән китеп бардылар. Капка төбендә исә хатын- кызлар гына, күзләрен сөрткәләп, торып калдылар. Атлар һәм озата баручылар тыкрыктан авыл читенә чыгып, зиратка таба күтәрелделәр. Зират янына җиткәч, туктап, мәетне арбадан, паласының дүрт почмагыннан тотып кына, яшел чирәмгә төшерделәр. Авылда, билгеле, күптән инде мулла юк, ләкин шәригать гамәлләрен аз-маз белүче Яхъя исемле чатан бер карт бар, менә шул бабай үлгән кешенең якыннары сораган чакта, кышын өйдә генә, җәен яшел чирәмдә җиназа да укый иде. Хәзер дә шул ук бабай, үзе кебек берничә карт белән сафка басып, мәет өстенә кычкырын җиназа укыды. Башкалар исә читтән тын гына карап тордылар... Мәет әйләнәсендәге үләндә «ак тәтәйләр» хәйран күп иде (бездә ромашка чәчәген шулай дип атыйлар), ак тәтәйләр өстендә ак күбәләкләр оча, киртә буендагы агачлардан әрсез кошларның чыр-чу килеп тавышлануы ишетелеп тора, ә якында гына чирәмгә чөй кагып, шуңа озын бау белән бәйләп җибәргән бер кызыл бозау, «Кешеләр монда нишлиләр?» дигән шикелле, башын гына борып, җиназа укучыларга карап тора, һәм шушы тереклек эчендә Әсмабикә әби үзе дә юри генә үлгән булып ята кебек... Бер уйласаң, бик гади нәрсәгә охшый бу үлем дигәнең!.. Кыска гына җиназа укыганнан соң, мәетне кире арбага салмыйча, паласы белән генә күтәреп, зират эченә, кабергә алып киттеләр. Кабер әзер, бер читтә тәмәке тартып утырган кабер казучылар, сукмак буйлап килүчеләрне күргәч, кагынып урыннарыннан тордылар. Монда тагын Яхъя карт җитәкчелек итә башлады. Аның кушуы буенча өч кеше мәетне ләхеткә куяр өчен кабергә сикереп төштеләр. Әсмабикә әбинең ак кәфенгә төргән гәүдәсен юрганнан чыгардылар, астыннан өч тастымал үткәреп, шуларның башларын кабердәге әлеге кешеләргә бирделәр. Алар мәетне ипләп кенә кабергә төшерә башладылар Шул чакта Рамазан бабай, тураеп, халыкка нидер әйтергә теләде: — Оланнар, Әсмабикә әбиегез...— Ләкин кинәт тавышы өзелде бөгелеп төште һәм иңбашлары калтыранып китте. Кабер әйләнәсендәгеләр аның ни әйтергә теләгәнен аңлагандай: — Әйбәт карчык иде Әсмабикә әбиебез, бик тә әйбәт карчык иде мәрхүмә! — диештеләр. ’ Ун-унбиш минут та үтмәгәндер, таза егетләр әбине күмеп тә куйдылар. Башкалар шул чакта иелеп я көрәк, я кулы белән генә кабергә туфрак ташладылар. Шуннан сон картлар кабернең ике ягына тетелеп утырдылар, Яхья карт моңсу гына итеп коръән укыды (хәер, анын нәрсә укыганын хәзер белүче дә юк), аннары Рамазан бабай жилән чабуына баса-баса сәдака өләшеп маташты. Дога кылдылар, шуның белән эш бетте һәм халык ашыгып тарала да башлады. Рамазан бабайны, атка утыртып, күршеләре алып китте, кабер казучылар, Әзһәл абзыйга ияреп, сельпога таба киттеләр... Кабер очында, ниндидер бер фәрештәнең Әсмабикә әби белән сөйләшергә килүен ишетер өчен, Яхья карт ялгыз үзе генә утырып калды. Гаҗәп, безнең зират буенда ак тәтәйләр быел нигә бу хәтле күп икән?. Рамазан бабай хәзер көн дә иртә-кич зиратка, карчыгы янына барып = йөри. Без моны һәркөн диярлек күреп торабыз. Эш шунда: әлеге зират- < ка илтә торган тыкрык каршында гына, Ясәвиләр коймасы буенда өелеп £ яткан бүрәнәләр бар — менә без, бу тирәдә торучылар, эштән бушагач, = кичләрен шул бүрәнәләр өстендә тәмәке тартып, гәп сугып утыргалыйх быз. Шулай булгач, Рамазан бабай да зираттан кайтышлый гел безнең ” каршыдан узып китә. Без аны, күреп алсак, сүздән туктап, артыннан гына карап калабыз. Аның зиратка йөрүенә артык исебез дә китми, хәлен аңлыйбыз да кебек, чөнки карчыгы янына бару карт өчен хәзер бердәнбер юаныч булса кирәк... Ләкин шулай да аны күргән саен күңелне ничектер тырнабрак торган шундыйрак ун туа: картның ходай бир- меш һәр көнне нртә-кнчен зиратка йөрүе бары үзенә юаныч табар өчен генәме, әллә моның бүтән берәр тирәнрәк сәбәбе дә бар микән? Бер кичне шулай түбән очның Лотфн карт узып барышлый безнең янда туктан, бераз утырып торды. Шул чакта тыкрыктан Рамазан бабай да килеп чыкты: ул гадәтенчә таягына таянып, бөкрәя төшеп, зираттан кайтып килә иде. Без аның каршы яклап үтеп киткәнен сүзсез генә карап калдык. Бабай ераклаша төшкәч, кемдер җиңел генә сулап: —• Йөри карт, йөри! —- дип куйды. — Юксына инде, мескен, юксына!—-диде ана каршы икенче берәү. Безнең Лотфи карттан ни дә булса ишетәсебез килә нде. Лотфн карт, Рамазан бабайдан бер ун яшькә кечерәк булса да, аның егет чагын, ир чагын күргән кеше. Аннары үзе дә карт булгач, ялгыз калган бабайның эчке хәлен дә дөресрәк аңлыйдыр инде, билгеле. Ләкин картыбыз таш сын шикелле бер сүз дәшмичә, хәтта чыраен да үзгәртмичә тик кенә утыра. Шуннан соң безнең күрше Казбек, шәһәрдән кайткан студент, үзе башлап Лотфи карттан сорады: — Лотфулла бабай, әйтегез әле, Рамазан бабай, имеш, яшь чагында бик таза, бик чибәр егет булган, диләр, дөресме шул? — Нигә, Рамазан бабаегызның яшь чагында ниндирәк егет булганын хәзер дә чамалап була торгандыр,—диде Лотфн карт, чак кына елмая биреп. — Чамалап булса да, күз алдына китерүе читен. Сиксәннән узган карт бит... Ә сез аның яшь чагын үзегез күргәнсез. Я, ничегрәк нде сон? Лотфн карт, күзләрен кыса төшеп, нидер уйлагандай, бераз дәшми торды. Аннары ашыкмыйча гына әйтте: — Рамазан карг егет чагында мин малай гына идем әле, шулай да яхшы хәтерлим: өрлектәй тө.з гәүдәле, таза егет нде ул. төскә дә чибәр иде, борыны пычак сыртыдай туры, күзләре шомырттай кара, ә кашлары карлыгач канатыдай кыйгачланып тора иде... Авылда бер егет иде бабагыз! з. «к у.» м 11 33 •*- Әнә ничек икән?! — дидек без, гаҗәпләнеп,— Күз алдына китереп кара син аны хәзер!.. Сөйләп бирсәң үзе дә ышанмас! — Ә менә Әсмабикә әбине ямьсез кыз булган диләр, дөресме шул? -• диде Казбек, бер дә тыйнакланып тормыйча. — Ансы инде сорамасаң да билгеле,— диде кемдер шунда.—Картлык ямьсезлекне бетерә алмый икән... Мәрхүм әбинең авызы зур, борыны ямьшәк, шадрасы да бар иде — кая куясың? — Юк, менә Лотфулла бабай әйтсен әле,— диде Казбек, һаман картны кыстап. — Ни әйтәсең инде,—диде карт, авыр гына сулап.—Ходай Әсмабикә әбиегездән матурлыкны кызганган шул. — Алайса, шундый чибәр егет ничек итеп шундый ямьсез кызга өйләнде икән, ә?.. Лотфулла бабай, сез беләсездер?.. — Беләм?.. Каян?.. Мин үзем дә ул заманда малай гына идем бит әле— — Юк, шулай да?.. Ну ничек булырга мөмкин бу? — Дөресе аның шул,—диде Лотфи карт, бераз көттереп.— Рамазаи бабагыз Әсмабикәсенә күрми өйләнгән. — Күрмичә?.. Ничек ул алай? Күрмичә кеше өйләнәмени?.. — Сез, оланнар, ул заманны белмисез... Рамазан бабагыз яшь чакта әле күрмичә өйләнү, күрмичә кияүгә чыгу булгалый торган иде. Исегез китмәсен! — Ну бит, күрмәсә дә ишеткәндер.- Бөтенләй белмичә алмагандыр инде. Лотфи карт башын әзрәк кагып торды да аннары әйтеп куйдьи Аны алдаганнар. — Алдаганнар?.. Ничек итеп?.. Кызык бу. кызык! Лотфи карт җавап бирергә ашыкмады, нидер күңелен борчыгандай, ул уйга калыбрак утыра иде. Ләкин аны төрле яктан: «Сөйләгез инде, Лотфулла бабай, сөйләгез» дип, бик нык кыстарга тотындылар. Бары шуннан соң гына картыбыз эчке икеләнүен җиңгәндәй бер сулап: — Ярый алайса,—• диде.— Үлгән кешенең йөгенә керү килешми килешүен, күңел дә тартып бетерми, әмма мип сезгә, оланнар, үзем ишеткән кадәресен генә сөйлим. Гайбәт түгел, ходай кичерсен'.. Иң элек шуны әйтим: Әсмабикә әбиегез безнең авылдан түгел бит, Такта-Ала- чыктан, шуннан безгә килен булып төшкән кыз. Такта-Алачык, үзегез беләсез, бездән унсигез чакрымда, кайчандыр зур базарлы, биш мәхәлләле бер авыл иде. Анда байлар да күп булган, хәер, сез аның ул чагын белмисез инде —ә соңыннан бу авыл яртылаш диярлек таралып бетте... Менә шул Такта-Алачыкта Гобәйдулла исемле бер бай була. Ходай аңа кызларны күп биргән икән, бербер артлы җитеп килгән дүртме-бишме кызы булган, имеш. Арада иң өлкәне менә шушы Әсмабикә әбиегез булган инде... Ишле кызга кияү табып бетерү ансат эш түгел, хәтта бай кешегә дә... Шуның өстенә, ул чактагы гадәт буенча, башта ин өлкәнен бирергә тырышканнар, өлкәнен бирмичә торып,’ кечерәкләрен бирә башлауны килештермәгәннәр, теге беренче кызлары утырып калыр дип курыкканнар. Бу урында шуны да әйтергә кирәк, байның кече кызлары барсы да бик чибәр булганнар, имеш, тик Әсмабикә бичара гына матурлыктан мәхрүм булып калган... Шулай да атасы, Гобәйдулла бай, өлкән кызына ничек тә кияү табарга тырышкан Бай кешенең, мәгълүм инде, тирә якта таныш-белешләре күп була, безнең авылда да аның кемдер бер якын танышы булган, менә шул кеше Ризван картка, дөресрәге, Ризван картның малаена, байның кызын димләргә тотынган. Шәт, аклыйсыздыр, Ризван карт ул Рамазан бабагызның атасы — мин дә аны яхшы хәтерлим әле... Юаш кына, әдәмчелекле бер кеше иде. мәрхүм!. Җирдән башын күтәрмәгән гади’бер мажик... Бай кеше белән туганлашып китү картның күңеленә, билгеле, хуш килә —сон шулай булмыйча, заманасы шундый бит аның... Тик ышанып кына бетми, булмас, бай кеше кызын безнең ише мужикка бирмәс, ди. Ә димләп йөрүче ышандыра, яучы гына җибәр, Гобәйдулла бай кызын берәүгә бирмәсә дә синең малаена бирәчәк, ди, ант итеп ышандыра. Шуннан соң Ризван карт мәсьәләне улына чишә, менә, ди. шундый җирдән, шундый кешенең кызын снна димлиләр, ни уйлыйсың, со- * ратып карыйбызмы әллә? — ди. Рамазан бабагыз да моңа риза була ®: (булмыйча, бай кызына кем өйләнмәс’), ләкин бер шартын куя: кызны 5 күрмичә алмыйм, ди... Инде теге димләүче ике арада йөри бит, менә £ шул — егетнең теләген байга җиткерә. Бай моңа каршы әйткән, имеш ж кызны никахка чаклы егеткә күрсәтергә шәригать кушмый, атасы кил- ф сен, атасы күреп китәр дигән, имеш .. Шуннан нишләргә кала? . Кинә- _ шәләр дә. әлеге димләүче белән Ризван карт, ат җигеп, Такта-Алачыкх ка китеп тә баралар. Анда баргач. Гобәйдулла байның үзенә төшми- = ләр, ярамый, бай бер нәрсә дә белмәскә тиеш, янәсе . Каршыдарак 7 торган бер йортка керәләр. Ризван картны урам тәрәзәсенә утырталар һәм көтәргә кушалар. Менә бер заман, күпмедер вакыт узгач, бай < капкасыннан купшы гына киенгән, көянтә-чиләк аскан бер кыз килеп * чыга Картка әйтәләр: әнә кара инде, синең улыңа буласы кыз шул 3 үзе, диләр... Кыз чынлап та бик сылу, бик чибәр була. Карт аның вак z вак кына атлап чишмәгә киткәнен дә, чишмәдән кайтканын да карап а тора... Әлхасил, кыздан бик канәгать булып калган Ризван карт Кайткач улына да кызны бик мактап сөйләгән: «Улым, үз күзем белән күрдем, кызның килмәгән җире юк. алсаң — уңарсың!» дигән. Шуннан эш җайлана инде. Тәвәккәлләп яучы җибәрәләр (шул ук димләп йөрүчене), бай кызын бирергә риза була, аннары озакка сузмыйча туен да игәләр. Ике авыл арасы якын җир түгел, моннан Такта- Алачыкка туй барып җиткәнче дә никах укылганчы, көзге көн үтеп тә китә. Рамазан бабагыз инде ак келәткә, кәләш куйнына күз бәйләнгәч кенә барып керә... Оланнар, мин сезгә ишеткәнемне генә сөйлим, чын дөресен инде аның Рамазан бабагыз үзе генә белә торгандыр .. Кыскасы, зифаф төне узгач, икенче көнне генә ул янында яткан Әсмабикәсен ачык күргән, диләр. Бик гаҗәпләнгән, имеш, ни уйларга да белмәгән, әмма кызның үзенә берни дә сиздермәгән. Тик җаен туры китереп атасыннан: «Әткәй, киленеңә бер күз сал әле. шунымы син миңа димләдең?» дип сораган. Ризван карт киленне күргәч бик аптыраган: «Юк, дигән, минем моны күргәнем юк, миңа бөтенләй башка кыз күрсәттеләр», дигән. (Әлеге чибәр сеңелләреннән берсе булган икән ул) Моны белгәч, Рамазан бабагыз башта бик яман дуламакчы, туйны ташлап китмәкче булган. Ләкин атасы, әйткәнемчә, сабыр, адәмчелекле кеше, малаен ул эштән тыйган «Кыз хәзер синең никахлы хатының, дигән, эт баласы түгел, эт баласын да ташлап китмиләр, кара аны, җылатасы булма!» — дигән Дөрес тә инде, никах укылган, бер кич янында кунган, ничек итеп, нинди җан белән кыз баланы ташлап китмәк кирәк?!. Ямьсез дигәч тә гарип түгел бит ул, кул аягы, бөтен җире тап-таза. Озын сүзнең кыскасы, Рамазан бабагыз, өлешемә чыккан көмешем шушы икән дигән дә Әсмабикәсен әйбәгләп-туйлап өенә алып кайткан Менә шул аның тарихы, оланнар! Лотфи карт сөйләп бетерде дә җиң очы белән нечкә мыекларын сыпырып куйды. Ләкин аның бик гади генә итеп сөйләгән бу сүзләрендә нидер җитми иде әле. Ярый, алдап булса да егетне өйләндергәннәр, ди, әмма өйләнгәч бергә торасы бар бит. Соңыннан ничегрәк яшәгәннәр алар?.. —• Алтмыш ел гомер иттеләр,— ди Лотфи карт, тыныч кына. — Ләкин гомер итү төрлечә була бит, Лотфулла бабай! — Булмыйча... Гомер юлы бик озын, чокырлы да чакырлы, шома гына бармый ул... Шуны да әйтергә кирәк, Рамазан бабагыз яшь чагында шактый кызу канлы кеше иде, юктан да дулап китә торган гадәте бар иде. Әмма ләкин Әсмабикә әбиегезгә ходай матурлык бирмә- сә дә, күркәм холык биргән. Сабыр, чыдам, артыгын әйтмәс, яшен йота белер... Хәзерге кайбер яшь киленнәр төсле тавыш чыккан саен тырт итеп әтиләренә йөгермәгән. — Ансы инде үзен гаепле дип белгәнгә күрәдер... — Ә нинди гаебе бар аның?.. Ризван картка сеңелесен күрсәткән чакта аңа әллә әйтеп торганнар дисезме? Юк, булмас, андый нәрсә бик яшерен эшләнә ул, хәтта суга барырга чыккан сеңелесе дә белмичә калгандыр әле. — Ә ярату? — диде Казбек, егетләнеп.— Ярату булганмы соң алар арасында? — Сезгә тагын нинди ярату кирәк? — диде Лотфи карт, бик гаҗәпләнеп.— Әнә Рамазан бабагыз карчыгының кабере өстеннән кайтып та керми, ә сез монда ярату дип, оялмыйча, лыгырдап утырасыз!.. Без дәшмәдек, хәтта ничектер уңайсызланып та калдык, гүя без бик гади бер хакыйкатьне аңламый идек. Дөресен генә әйткәндә, картларны тыңлап утыру яхшы, әмма аларны аңлап бетү, бигрәк тә алар белән бәхәскә керү һич тә мөмкин түгел. Әнә «ярату» дигән бер сүздән картыбыз кызды да китте. Ни өчен, бик гаеп сүзмени ул? . Әллә яратуны картлар бөтенләй башкача аңлыймы? Ә Рамазан бабай карчыгы янына һаман йөри дә йөри, һәр кичне диярлек без аның зираттан кайтканын күрәбез һәм сүзсез генә артыннан карап калабыз. Мескен бабай!.. Хәер, ни өчен мескен, бәлки бер дә мескен түгелдер? Бәлки аның гомере буена әкренләп төшенгән һәм үзе генә белгән зур бер хакыйкате бардыр, ихтимал, шуңардан ана ялгызлыгын җиңеләйткән чын юаныч килә дә торгандыр. Серле-тирән булса кирәк картларның җаны, тик безгә генә ни өчендер караңгы ул! КУРАЙ җибәрмәгән — һәркайсын шунда ук үтертә икән. Шулай итеп, ханның чәчен кырган күп кенә малайлар һәлак булганнар. Ни өчен хан аларны үтерткән соң? — моның сәбәбен берәү дә белмәгән... Менә көннәрдән бер көнне бер ялгыз хатынның бердәнбер малаена да чират җиткән: хан чәчен кырдырырга аны да чакырткан. Малай хан сараена китәр алдыннан әнисе аңа төче икмәк пешереп биргән: мә, улым, тамагың ачкач. утырып ашарсың, дигән. Малай төче икмәкне кыстырып сарайга киткән, хан янына барып кергән һәм күп сөйләшеп тормастан ханның башын бик әйбәт юешләп үткен пәке белән чәчен кыркыл төшергән. Менә шул чакта ул гаҗәеп * Сәгыйть А г н ш — күренекле башкорт язучысы. үптән түгел Сәгыйть ’ дус мина курай турында шушы легенданы сөйләде: «.. Бик борын заманда безнең җирләрдәге бер хан үсмер малайларны берәм-берәм чакыртып, шулардай чәчен кырдыра торган булган. Әмма чәч кырган малайларның берсен дә хан кире кайтарып бер нәрсә күргән: ханның башында имән бармак чаклы мөгезе бар, имеш! . Хан да шүрәле сыман мөгезле, имеш!.. Малай эшен бетергәч, хан ана әйткән: «Син инде минем мөгезне күрдең, ханның мөгезе бар икән дип сөйләп йөрерсең, шуңа күрә мин сине үтертәм», дигән. «Ярый,— дигән малай, бер дә каушап тормый ча,— тик син мина шушы икмәгемне генә ашап алырга рөхсәт ит»,— * дигән. Хан рөхсәт иткән. Малай төче икмәген ипләп кенә ашарга тотын = ган. Ул ашыкмыйча, авызын чәпелдәткәләп, бик тә тәмле итеп ашын : икән. Хан да моның ашаганын карап тора торгач, кызыгып киткән < «Икмәгең бик тәмле күренә, кая, мина да әзрәк сындырып бир әле»,— > дигән. Малай чамалап кына сындырып биргән. Хан ашый башлаган һәм _ исе китеп малайдан: «Нигә бу икмәк шул хәтле тәмле?» —дип сораган, л Малай: «Әнием аны үзенең күкрәк сөтенә изеп пешерде шул!»—дип = җавап биргән. Моны ишеткәч, хан шактый аптырап калган «Алайса без " синең белән бер ананың сөтен канкан булып чыктык, без хәзер бер ту _ ганнар булабыз бит!» — дигән. Малай дәшмәгән. Ә хан уйланып: «Бер < тугайны үтерергә ярамый бит әле, менә хикмәт нәрсәдә! — ди икән.— * Ләкин үтертмичә дә булмый, чөнки син минем мөгезне күрдең, халыкка 2 сөйләп йөрерсең... Инде нишләтергә сине?..» Малай бу юлы да дәшмәгән, һаман тәмләп кенә төче икмәген ашый ’ биргән. Шуннан соң хан, бераз икеләнеп торгач, малайга әйткән: «Ярар, мин снне үтертмим,—дигән —Ләкин бер шартым бар. Кырда кура дигән бер көпшә үсә, син аның кипкәнен чокыр башыннан табарсың Менә шул көпшәне кисеп ал да минем мөгез турында сөйлисең килгән саен шуңа гына өреп йөр. Аңладыңмы?.. Мөгез турында—ләм-мим'. Телең кычыта башлады исә, көпшәне генә сызгыртырга тотын!.. Килештекме?» Малай: «Ярый, риза»,—-дигән, шуннан хан аны өенә кайтарып җибәргән. Малайның вакыт вакыт мөгез турында бик сөйлисе килеп китсә дә, вәгъдәсен бозмаган. Сөйлисе килгән саен, әлеге шул кырдан кисеп алган көпшәсен «гү... гү» өрергә тотына икән Тора-бара ул көпшәнең түбән очына тишекләр дә ясаган. Тишекләргә баскалап, көпшәдән неч- кә-калын тавышлар да чыгара башлаган. Шулай игеп, малай төрле көйләр уйнарга өйрәнеп киткән. Хәзер инде ул ханның мөгезен сөйлисе килгәндә генә түгел, ә телдәй әйтә алмаган берәр уе, хәсрәте бар чакта көпшәсен алып уйный икән. Искиткеч моңлы матур уйнаган ул, кешеләр аны таң калып тыңлаганнар. Кеше теле әйтеп бирүдән гаҗиз хисләрне кузгатучы курай дигән гаҗәеп нәрсә әнә шулай туган!» Бу легенданы яңарак ишетсәм дә. курайның үзен миңа бик яшьли күрергә һәм тыңларга туры килде. Безнең Дәүләкәнгә терәлеп кенә торган Яна Кермәнкәйдә курай уйнаучы бер карт бар иде — менә шул картны хәтерлим әле мин... Тик минем балалык хәтеремдә аның кураеннан бигрәк башка ягы ачык сакланган. Хикмәт шунда, Тимербай карт курайчы гына түгел, балыкчы да иде. һәм без, Дәүләкән малайлары, Дим тугаена барган чакта Тимербай картның шундагы күлләрдә тар гына бүрәнә каекка утырып, сыңар ишкәге белән камышларны ера ера нәрәтә куеп йөргәнен гел күр.» торган идек. Ул кояштан, җилдән бакырга әйләнеп, какланып беткән, бик чандыр бер кеше иде. Балакларын тезенә чаклы сызганган, күлмәгенең алдын ыштан бөрмәсенә кыстырган, изүе һәрвакытта ачык, ә башында беләүләнеп каткан түбәтәй . Аннары тагын шул ук ыштан бөрмәсенә бәйләп, ул иске күн кыныда кечкенә үткен пычак та йөртә иде. Менә шул пычакка безнең күзебез яна иде һәм. әйтергә кирәк, бу пычаклы бабайдан без әзрәк кенә курка да торган идек. Соңыннан Тимербай карт нәрәтәгә кергән бик шәп табан һәм кара балыкларны иске кәрзингә тутырып, өстен яшел үлән белән каплап, Дәүләкән урамында, ыштан балакларын да төшермәгән килеш, сатып йөри иде. Аннары инде, үсә төшкәч, мин аның курайда уйнавын да хәтерли башладым. Әйбәт, оста уйный идеме ул? — мин әле белми идем, әмма өчдүрт тишегеннән башка бер нәрсәсе дә булмаган, эче куыш, җип-җи- ңел, кибеп беткән көпшәдән шундый гаҗәеп озын көйләр чыгара алуына хәйран кала торган идем. Бер могҗиза 6}лып тоела иде ул миңа, һәм мин, кем өрсә дә курайдан шулай көй-моң чыгара аламы икән, дип, баш вата идем. Билгеле инде, минем курай дигән шул җип-җиңел көпшәне тотып, өреп карыйсым да килә иде... Ләкин Тимербай карт кураен юри генә, карар өчен генә дә һич кемгә тоттырмый иде. Уйнап беткәч, ул кураеның башын ни өчендер ялаштырып ала да, аннары күлмәк изүеннән каядыр эчкә үк тыгып куя. Бу да мине бик гаҗәпләндерә иде. Әмма минем курай белән чынлап торып сихерләнүем тагы да үсә төшкәч, унөч-ундүрт яшьлек чагымда булды. Беләсез, бу шундый вакыт инде—күңел кыллары үзеннән-үзе тибрәнеп, йөрәктә җыр-моң туарга гына тора!.. Хыялның да бик җилкенгән, эзләнгән, очынган чагы!.. Нәкъ менә шушы чакларда миңа курайны еш кына ишетергә туры килде. Безнең күршедә генә Миңнегәрәй исемле башкорт тора иде. Аның ике аты бар. Шул атларын тәңкәле камыт-эшлияләр белән читән тарантаска җигеп, поезд килүгә Дәүләкән станциясенә чыга һәм поезддай төшкән кымызчыларны утыртып, Дим буе авылларына илтеп куя торган иде. Бу аның төп кәсебе, атларын һәрвакыт таза, көр тота, ә көз җитеп, беренче кар төшкәч, шул атларның берәрсен иярләп, төлке, бүре сугарга да чыга. Шуның өчен генә ул ике бурзай да асрый иде. Кыскасы, бик егет кеше иде безнең күрше Миңнегәрәй агай. Менә шул Миңнегәрәй агайга базар көннәрендә Дим буеның берничә мулласы, әйтик, Шәрип авылыннан Котлыяр мулла. Казанголдан — Исхак мулла. Япардан — Сафуан мулла гел килә торганнар иде. Бу өч мулла бик дуслар иде, ахрысы, чөнки кайчан карама, алар һәрвакыт бергә булалар иде. Аларның базарда бернинди сату-алу эшләре юк, иртәнге якта чыгып, базарны бер әйләнәләр дә үзләре кебек тагын берничә мулланы яки бай башкортны ияртеп кайталар һәм Миңнегәрәй агайның түр сәкесендә көне буе диярлек ашап-эчеп, курай тартып, җырлашып утыралар... Ике ихата арасында тәбәнәк читән генә, ә күрше өйнең тәрәзәләре киңенчә ачык, шунлыктан барысы да — сәкедәге чирек-чирек кымызлары да, табак тулы итләре дә һәм кунаклар үзләре дә ап-ачык күренеп тора. Гомумән башкорт муллалары ашапэчеп утыруларын берәүдән дә яшермиләр иде. Исерә калсалар да гаеп итүче юк — мулла да кеше! Менә шул ачык тәрәзәләрдән инде бер вакыт, абзыкаем, курай белән җыр агыла башлый!., һәм мин шуны ишетүгә, барган җиремнән капкынга эләккәндәй, шып тукталып кала идем, һич ычкына алмый идем мин бу татлы әсирлектән... Бөтен дөньямны онытып, ләззәтеннән, сызландыруыннан җыларга җитешеп тыңлыйм да тыңлыйм... Күз алдымда үзенең якты киңлекләре, тын түбәләре, ак тирмәләре, утлауда йөргән җылкылары белән кылганлы дала әкрен генә җәелә дә җәелә... Бик биектә бөркет салмак кына йөзә. Еракта ялгыз җайдак шәүләсе күренә, әллә кайдан гына әрлән сызгыруы ишетелгән кебек була... һәм иң гаҗәбе, шул далада ак тастарлы җиңгәнең муенына корык салган бияне савып утырганын бик ачык игеп күрә торган идем. Бу шул хәтле ачык- җанлы булып күз алдына килә, мин хәтта җиңгәнең ике тез арасына янтайтыбрак кыстырган агач чиләген дә, шул чиләхкә биянең ике-им- чәгеннән алмаш-тилмәш бәреп төшкән нечкә генә сөтне дә күргәндәй була идем . Әнә шулай әллә канларга алып китә, хыялый итә иде мине бу башкорт курае, башкорт җыры!.. Курайчыны берничә мәртәбәләр күрсәм дә, мин анын кайсы авылдан, кем икәнен белә алмадым Аны шул муллалар үзләре базардан ияртеп кайталар иде. Аз гына кылый, аз гына шадра, озын буйлы бу агай, минемчә, бик шәп курайчы булгандыр. Бик дәртләнеп, бик рәхәтләнеп, ничектер җиңел итеп, гүя уйнап кына тарта иде ул үзенең кураен' (Аның сирәк кенә төкле ирене кураен китереп терәмәс борын ук үзен нән-үзе селкенә башлый иде инде.) Әмма шул ук вакытта ул кураеннан гаҗәп саф, гаҗәп иркен тавышлар чыгара белә һәм шуны искиткеч озын итеп, бормаландырып суза да ала иде. Кыскасы, тәмам җилекк* үтәрлек игеп уйный иде агаебыз! ' Ә курайга кушылып һәрвакыт Котлыяр мулла җырлый торган иде. һичшиксез, курайчыга тиң җырчы иде ул... Авызын ачар ачмас, иреннәре арасыннан гына бер суза башласа, тавышы киң далага да сыйм«с кебек .. Шуның өстенә гаҗәеп моилы-матмр җырлый иде бу мулла!.. Мин аны яхшы беләм, бездә дә аның булганы бар иде. Озын кара кәзәки кигән мәһабәт-таза гәүдәле, елтырап торган кызгылт-шома битле, сирәк кенә кара сакаллы бер кеше иде ул. Базардан базарга, кунактан кунакка гел бал, кымыз эчеп тә кызык сөйләп, җыр җырлап йөргән бу кешенең мулла булуына ышануы да читен иде. Елына ике килә торган гаеттән башка ул үзенең мәчетенә йөрде микән?., һәрхәлдә, мин анын чалма кигән чагын күрмәдем. Озын сүзнең кыскасы, күрше Миңнегәрәй агай өенә җыелып, с »рхүш булып утыручы муллаларның җыр курайларын миңа бер ике җәй буена еш кына ишеткәләргә туры килде. Нәкъ менә шул чакта башкортның тиңсез бай, гүзәл, сихри җыр-моңнары минем кайрыланып өлгермәгән күңелемә гомерлеккә диярлек сеңеп калды да булса кирәк. Аннары озак та үтми мин, шактый яшь башымны алып, туган-үскән оядан, якты Дим буйларыннан, ерак калага чыгып киттем. 0 бер өч-дүрт елдан соң теге муллалар да кайсы кая таралып, югалып беттеләр шикелле . Шактый күп еллар узгач, мин үзебезнең раднокомитетта (фронттан кайтып шунда эшли башлаган чагым) тагын бер курайчы белән таныш тым. Бу инде татар курайчысы иде. Шуның өстенә радиода уйнаштыра, димәк, аны күпмедер дәрәҗәдә профессиональ курайчы да дияргә була. Ләкин якынрак танышкач, мин аның кайчандыр хуҗалык эшләрендә эшләп йөргәнен, тик соңгы вакытларда гына курайчы булып танылып киткәнен белдем Әлбәттә, музыкага бик сәләтле кеше иде ул, кулына ни тотса, шуны уйный ала, курайга да яшьтән үк өйрәнгән, әмма болар берсе дә аның өчен төп кәсеп була алмаган Инде аны радиога чакырып уйната башлаганнар икән, моның сәбәбе бик ачык; шәһәрдә ул бердәнбер курайчы. Исеме аның Исмәгыйль иде. «Исмәгыйль абзый» дип эндәшә идек бел аңа. Җыйнак җиңел гәүдәле, җирән сакаллы, зур коңгырт күзле бу чибәр абзый телгә дә бик җор иде, гел уен-көлке сөйләргә ярата торган иде. Шуңадыр инде ул безнең раднокомнтетка йөрүче күп кенә артистлар, җырчылар, композиторлар белән дә якыннан аралашып, ничектер җиңел генә дуслашып өлгергән иде. Мин үзем дә Исмәгыйль абзыйны ярата идем, алюмин кураен да рәхәтләнеп тыңлый идем, ләкин ни өчендер шул чакта еш кына хНигә бу абзый табигый курайда уйнамый икән?» дип. ихтыярсыэдан уйлана да идем. Белмим, яшьтән үк тыңлап өйрәнгәнгә күрәме, мина я».алма курайга караганда кырда үскән табигый курай якынрак та һәм ӘМИРХАН КНИГИ С- КУРАН тансыграк та иде. Дөресен генә әйткәндә, күптән инде мине бер нәрс; гаҗәпләндерә ни өчен табигый курай бездә юк, ни өчен ул, әйтик, башкортларда сакланган да бездә сакланмаган?.. Бик сирәк кенә очраган безнең курайчылар я тимер, я җиз курайда уйныйлар. Бәлки кеше кулы белән ясалган бу курайлар теге ялан кураена караганда әйбәтрәктер, курай сәнгатендә үзенә күрә бер алга китештер?.. Ихтимал, шуның өчен дә ясалма курай табигый курайны гамәлдән кысып чыгаргандыр?.. Бу хакта мин Исмәгыйль абзыйның үзеннән дә сораган идем. Аның әйтүенә караганда, табигый курай, билгеле, безнең татарларда да булган, хәзер дә әле кайбер җирләрдә, мәсәлән, Ык буенда ялан кураенда уйнаучылар очрыйлар, ләкин татар халкы кырда үскән курай белән генә чикләнмичә, шуның төсле итеп тимердән, җиздән дә ясарга өйрәнгән. Моның сәбәбе, бәлки, безнең дымсурак, салкынчарак җирләрдә уйнарга яраклы курайны табуга караганда, аны кулдан ясау ансатрак булгандыр. Аннары тагын ясалма курайның тавышы да безнең татар колагына нәфисрәк ишетелсә кирәк... Бу сүзләрдә, һичшиксез, дөреслек булырга тиеш. Шуннан соң мин бер сөйләшүдә Исмәгыйль абзыйдан туп-туры сорадым: — Ни өчен сез ялан кураенда уйнамыйсыз? Мона каршы ул көрсенә биреп: — Их, Әмирхан туган, уйнамас идеммени мин, ләкин юк бит ул, ялан курае, юк,— диде. — Ә сез дөресен генә әйтегез әле: ялан кураен үзегез яратасызмы? — һе, яратмыйча, әлбәттә, яратам. — Алайса, табарга кирәк аны. — Ә кайдан?.. Акчага сатылмый, Арчада үсми ул... Аның өчен генә Урал тауларына барыргамы? — Бик кирәксә, барасың да аны... — Мин әзер,— ди Исмәгыйль абзый, шунда ук сүзне уенга борып.—' Әйдә, командировочный яздыр, иртәгә үк китәм. — Курай сиңа кирәк бит. — Нишләп миңа, халыкка кирәк ул... Ә халыкка кирәкне табу сезнең эш... Чын. комитет алдында мәсьәләне күтәр, курай җыеп кайтыр өчен Уралга экспедиция җибәрик, диген. Безнең сөйләшү әнә шулай ярым уен-көлкегә әйләнеп бетә торган иде. Әлбәттә, миңа тансык курай турында бүтән уйлаучы да юк, аннары Исмәгыйль абзыйның алюмин курайлары бар чагында башкасын кирәк дип белүче дә юк иде. Ул шулай кысыр хыял булып калган да булыр иде, ләкин бер җәйне минем үземә Оренбург өлкәсенә, Куандык дигән җиргә кайтырга туры килде. Юлга чыгар алдыннан мин бу сәфәремне Исмәгыйль абзыйга да әйттем. Абзый кызыксынып: *— Куандык?.. Нинди җир, кайда ул? — дип сорады. — Сакмар буенда,— дидем мин. — Сакмар буенда!.. Бик тә ямьле якларга китәсең икән, туган! — диде ул сөенеп һәм әз генә көнләшкәндәй дә булып. Аннары нидер исенә төшкәндәй ачылып өстәде: — Карале, син шуннан миңа әлеге үзең мактаган ялан кураен табып кайтмассыңмы?.. Сакмар буенда үсәргә тиеш ул! Аның бу үтенече миңа да ошап куйды. — Ярар, абзый, эзләп карармын! — дидем мин ихлас кына. — Зинһар, туган!.. Син үзең кырда үскән курайны таныйсыңдыр бит? ’ — Танымасам, мин аны шундагы агайлардан эзләтермен. — Бигрәк тә яхшыГ Тик син берничәме табарга куш ипле Түләргә туры килсә, алып кайткач, исәпләшербез. — Анысы өчен борчылмагыз, Исмәгыйль абзый,— дидем мин, сүзне шуның белән өзеп. Куандык!. Кайдан бу шигъри матур исем?.. Минем сутышка чаклы да бу тирәләрдә булганым бар иде. Беренче күргәч, үзем дә куануга _ охшаш хис кичергән идем. Табигатьнең гаҗәеп бай. матур жнрендә уты- < ра ул Куандык! Кайсы ягына карама, ямь-яшел йомры түбәле биек- £ биек таулар... Шул таулар арасыннан бормаланып көмештәй ак. чиста - Сакмар агып килә. Таулар чигенгән җирләрдә күкрәк авызыннан куе ♦ үлән үскән тип-тигез тугай җәелеп китә. Ә таулар китереп кыскан s урыннарда текә кыялар бөтерелеп аккан Сакмар өстендә таш стенадай » басып торалар... Билгеле инде, бу гүзәллекне, бу байлыкны беренче = килеп күргән кешеләрнең чынлап куанулары да һәм ак тирмәләрен ко- й рып утырган шушы урынга «Куандык» дип исем бирүләре дә бик та- - бигый, бик аңлашылса кирәк. Шигъри исем үзе үк шуны әйтеп тора! < Куандыкка мин кыз туганнарыма кунак булып кайткан идем. Аларда * хәзер ир заты юк, икесенең ире һәм бердәнбер энеләре сугышта һәлак х булдылар. Шуңа күрә мин. фронттан исән-имин кайткан ага тиешле s кешеләре, алар өчен бик кадерле кунак идем. Сый-хөрмәтне әйткән дә ° юк. ашап-эчеп кенә өлгер, шунын өстенә ике-өч көн саен эссе мунча, яткан урыным да ак өннең түрендә, сиртмәле караватта гына... .. Бу сый-хөрмәттән бик тиз маемларга да мөмкин иде, ләкин мин ходай бирмеш һәр көн я Сакмар буена, я тауларга чыгып китә идем. Таулар!. Малай чактан ук калган бер комарлыгым бар —кайда гына берәр биеклек күрмим, шуңа үрмәләп булса да менәргә тырыша идем. Менә Куандык әйләнәсендәге тауларга да мин тырыша-тырмаша мендем, ниһаять! Тау биекме? Син менэмсен’ Мен. менә алган, тауга мен! Тауга мен. күр доньяны сни. Күр бу двньянын ямен! Әйе. дөньяның хәйран ямьнәре, хәйран киплекләре ачыла икән бу таулардан!.. Әкпен генә җил уйнаган биек түбәдән мин, үземчә чамалап, әле Орск, әле Җилаир якларына озак кына карап тора идем. Аннары... Теш түбән, finp син түбәндә, Күр чәчәкләр, чишмәләр. Күр игеннәр, күр җимешләр. Хәсрәтенне бер китәр! Әйе, Сакмар буена төшкәч, хәсрәт уйлар чынлап та каядыр ага да китә Назлы шаян кызлар кебек бит ул җыр булып аккан Сакмар'.. Бер карасаң, чуер ташлар өстеннән, ак тәпиләрен елтыратып, көлә көлә йөгерә, икенче карасаң, озын толымнарын сүткән шикелле, зәңгәрлә* неп-уйчанланып тын гына агып ята. Пичен суга сузыласын. Тал чыбыккай, интегеп; Ялварасын, борыласын. Тилмерәсең, «аеласең. Аккан суга күэ тегеп? Әнә шулай иске шигырь өзекләрен искә төшереп, мин Куандык әйләнәсендә күп Йөрдем. Әлбәттә. Исмәгыйль абзыйның курай табып кайтырга кушкан үтенечен д.» хәтеремнән чыгармый идем, киресенчә, күңелгә килгән җыр, шигырьләр курайны гел искә төшереп кенә тора’ иде. Әмма мин үзем Сакмар тугаенда да, тау битләрендә дә. күпме каранып йөрсәм дә, аны очрата алмадым. Әллә юк, әллә эзли белмим... Ахрысы, танып та җиткерми торганмындыр Иллә мәгәр бөтен нәрсә күкрәп үскән бу җылы-якты җирләрдә курай булырга тиеш бит, булмыйча мөмкин түгел! Ахырда бу эшне, башта уйлаганча, бер агайдан үтенергә туры килде. Кешесе дә табылды. Базар көн саен Сакмар үрендәге бер аьыл- дан килеп, минем кыз туганнарда атын тугарып торучы Хаҗиәхмәт исемле бер агай иде ул. Үзе урман каравылчысы икән . Менә бер килүендә мин шул агайдан, «базар чәен», клиндер манып, эчеп утырган чагында, ипләп кенә сорадым; — Әйт әле, Хаҗиәхмәт агай, сездә курай бармы? — Курай? Нинди курай? —диде ул, анлап бетермичә. — Сон, уйный торган курай. — Бар бугай бер-ике кешедә. Уйнаштыралар. *— Менә миңа да кирәк иде шул курай. ■— Тарта беләсеңмени? — диде ул, елмаеп кына. — Үзем өчен түгел. Бездә бер курайчы бар. шул кушкан иде. Табып китермәссеңме?.. Буш итмәм. — Курайны бит аны, туган, сатар өчен ясамыйлар. — Миңа ясаганы кирәкми. Кырда үскәне булса ярый... Үсәме ул сездә?.. — Үсә, күп үсә, бер колач кыркып китерергә була,— диде ул. кәефле генә көлеп. Аның болай җиңел генә әйтеп ташлавы мине бераз пошындырып куйды. Колачы белән кыркып китергән курай нинди булачак ул?.. Эшкә ярый торганмы, түгелме3 .. — Син, Хаҗиәхмәт агай,—дидем мин, шигемне сиздермәскә тырышып,— курайның уйнарга ярый торганын гына табып китер инде. Колачлап кирәкми, берничәү булса, шул җитәр... Сине өйрәтәсе юк, үзен дә беләсеңдер?!. — Ярар, синең өчен сагылда үскәнен генә табып китерермен,— диде Хаҗиәхмәт агай, ппнҗәк чабуы белән шабыр тир битен сөртә-сөртә. Аннары сынар кулы белән генә ияген сыпырып куйды: «Аллаһеәкбәр!». Әлбәттә, белә ул, белмиме соң!.. «Сагылда үскәнен» ди бит! Ягъни кояшка каршы тау битендә үскән курай була инде ул... Мин чамалыйм, бу курайның иң әгъләсе, өрмәс борын «Бурапбай»ны суза башлый торганы булырга тиеш. Ишеткәнем дә бар, җылы туфрактан һәм эссе кояштан ярала икән ул чын курай! Шуңа күрә төпченеп тормадым, хәтта кайчан китерәсең дпп тә сорамадым — Хаҗиәхмәт агай, барыбер, клиндерлап чәй эчәр өчен генә булса да, алдагы базарга килеп җитәчәк. Ләкин атна арасында бер көнне Сакмардан су кереп кайтсам, өйнен тышкы бусагасында әлсерәп бер карчык утыра. Ерактан килгәнгә охшый, җирдә таягы да ята, үзе янып-көеп, тәмам бакыр төсенә кергән. Көннәре дә бу арада бик эссе тора, пешеп үләрлек... Мин ихтыярсыз- дан. «Кем бу әби, ни өчен мондый чакта йөри, саилче микән әллә?» дип тә уйлап куйдым. Шул чакта кар базыннан салкын катык күтәреп, минем кече сеңел һәммәюн килеп чыкты. Мин, ана таба атлап, әкрен генә: — Бу әби кем була? — дип сорадым. — Хаҗиәхмәт агайның әсәе, Минзифа әби,—диде һәммәюн. — Шулаймыни? — дидем мин аптырап, аннары, карчык янына барып. исәнләштем: — Исәнме, әби! — Саумы, улым! — диде әби ачык кына. — Кем белән килдегез? — Үзем генә. — Әллә җәяү? — Җәяү шул,— диде әби, елмаерга тырышып Мин гаҗәпләнеп торган арада һәммәюн әйтеп куйды: — Әнә ул сиңа курайлар китергән. Курайлар китергән?’. Шушындый эсседә, унбиш чакрым җирдән, җәяүләп?!. Бер мизгел ни әйтергә дә белмичә торгач, мин. ниһаять ф — Их, әбекәем! — дидем, ачынып.—Нигә болан азапланып йөрисен, _ ашыгыч нәрсә түгел иде бит ул. Хаҗиәхмәт агай үзе дә базар көнне < китергән булыр иде! > — Улым килә алмый, печәнгә төштеләр... — Шулаймыни? Җансызрак килеп чыккан икән. Сезгә, карчык ке- ♦ шегә. бу эсседә йөрүләре бик авырдыр бит? = Әби бер дә исе китмичә генә: х — һи, йөрүмени бу! — диде.— Көн өстенә килеп китәбез без Куан = дыкка .. Әле иңдә йөк тә була, буш кул белән килүнең бер азабы да й юк. Менә әзрәк кенә хәл алам да кире китәм. х — Кире?.. Юк инде, әбекәем, бүген мин сезне җибәрмим Хәзер менә < чәй эчәрбез, аннары аш та өлгерер. £ — Юк, булмый, мина эчәргә ярамый әле,— диде карчык, кипкән = иреннәрен ялап. * — Нишләп? ® — Мин — ураза. — Ураза? — Әйе, алла кабул итсен! Тагын шул гына җитмәгән иде! Их. әби. әби. болай ла элеп киптергән кебек булгансың бит. дидем мин эчемнән генә, ләкин үзенә әйтеп тормадым, чөнки әйтүдән мәгънә юк, һәм килешмәс тә иде ул. Кешенең гомере буе тоткан уразасын бозып буламы соң?!. Минем карчык китергән курайларны тизрәк күрәсем килде. Аның артындарак чүпрәккә төрелгән озын бер нәрсә стенага сөялеп тора иде. шуңа ымлап сорадым: — Шулмы инде сез китергән курайлар? — Ийе.—диде карчык һәм борылып озын төргәкне алды — Мә. үзен сүтеп кара. Мин, чүгәләп, баш-башыннан бәйләгән бауларны чиштем дә чүпрәкне сүттем. Менә сиңа курайлар!.. Дөресрәге, курай булачак куралар Җидәү икән үзләре, кайсы озын, кайсы кыскарак Бик үткен пәке белән киселгән булса кирәк, очларында бернинди янчелгән яки ярылган җире юк... һәм шушы эче куыш, жипжинел, үтә кипкән үсемлек сабагы, кемдер ирененә тилереп, өрә башлагач та, үзенә сихри жан кергәндәй, өздереп уйнап җибәрергә тиеш!.. Гаҗәп, гаҗәп! Бәлки безнең иң ерак бабаларыбыз әле үлән-тамыр җыеп туена башлаган чакларында ук бу үсемлекне өреп карарга, сызгыртырга өйрәнгәннәрдер Бәлки шул заманнардан ук инде сакланып килә торгандыр бу курай дигән иң табигый, иң кадерле уен коралы?!. Ләкин менә хәзер аны ничек бәяләргә5 Баһасы бармы аның? һәрхәлдә, бушка гына бирелми һәм алынмый торгандыр инде. — Хаҗиәхмәт агай нәрсә әйтте соң5—дип сорадым мин карчыктан. Ул, билгеле, минем тел төбемне аңламады — Нәрсә әйтсен. Куралар әйбәт, диде, үзе дә икс көн эзләп йөрде. •— Рәхмәт инде аңа, бик рәхмәт!. Тик. әби, мин боларнын бәясен белмим бит әле... Күпме тора икән үзләре?.. — Хода белсен! — дип кенә куйды карчык. Ул һаман да әле сүзнең нәрсә турында баруын аклап бетерми иде, ахрысы. Шуннан соң мин торып, кесәмнән утыз сумлык1 чыгарып суздым. Иске якча вакытта. ■ Аз булмасмы, әби? Карчык сискәнгәндәй кинәт мина ике кулын селтәде: — Куй, кирәкми! — Ничек инде кирәкми?.. Бушка гына булмый бит. — Кирәкми, кирәкми! — диде карчык, кат кат башын, кулын селкеп.— Кырда үскән кура өчен кеше акча аламыни, ошамаганны!.. — Кура өчен булмаса, хезмәтегез өчен алырга тиешсез. Хажиәхмәт агай вакытын әрәм итеп эзләп йөргән, сез менә җәяүләп китерә килгәнсез... Шуның өчен түлим мин, алыгыз! — Юк, алмыйм!—диде карчык, кырт кисеп. Мин шактый кыен хәлдә калдым. Кулымдагы акчаны карчыкка көчләп бирә дә алмыйм, кире кесәмә салсам да бик уңайсыз. Нишләргә соң?.. Карчыкны болай бер нәрсәсез җибәрү һич тә ярый торган эш түгел, ничек кенә булса да аны бәхилләтергә кирәк. Ләкин ничек итеп?.. Ахырда без, җыйнаулашып дигәндәй, карчыкны бүген китмәскә, авыз ачып, куна калырга кыстый башладык. Карчык моңа да бик авырлык белән генә күнде. Балалар көтә, килен ачуланыр дип, һаман карышып маташты. Балалар дигәннән, мин Хажиәхмәт агайның вак кына балалары күп булуын ишетеп белә идем. Шуннан күңелгә бер әйбәт уй килде: әлеге карчык баш тарткан акчаны һәммәюнгә биреп, шул балаларга тәмле- төмледән ни дә булса, ә карчыкның үзенә чәй-шикәр алып, шуларның һәммәсен киткән чагында гына кулына тоттырырга куштым. Күчтәнәчтән инде әбиебез баш тартмас, шаять! Кояш баегач, әби тоз тәмләп кенә авыз ачты, безнең белән утырып аш ашады, аннары бик күп итеп чәй эчте. Икенче көнне таң беленгәч үк торып, яңадан уразага керер өчен сәхәрен ашап, Сакмар үрендәге авылына кайтып киткән иде инде ул.„ Сакаулы көннәр тиз үтте. Миием дә китәр вакыт җитте. Юлга әзерләнгән чакта гына көтелмәгән бер мәшәкать чыкты: куралар минем чемоданга сыймый икән. Бөкләп сала торган әйбер түгел, нишләтергә үзләрен?.. Болай төреп, бәйләп кенә алсаң, юлда я сынар, я изелер дип тә курыктым. Шуннан соң кыз туганнарның киңәше белән, мин ман заводында әрҗә ясаучылардан тиз генә озын футляр сыман бер нәрсә эшләтеп алдым. Куралар шуңа шып кына кереп утырдылар. Өйгә кайткач, Исмәгыйль абзыйны чакырып алып, тантаналы рәвештә дигәндәй, кураларны футляры-ние белән аңа тапшырдым. Абзый, үзе кушып җибәрсә дә, ышанып көтмәгән икән, күргәч бик куанды. — Валлаһи газим, чын куралар бит болар, башкорт менә шулардан курай ясап тарта да инде!—диде ул, һәркайсын бик җентекләп ка- рый-карый. — Хәзер, Исмәгыйль абзый, син «тартканны» ишетәсе калды безгә,— дидем мин. Ул әзрәк уйланып торды да ни өчендер башын кагып куйды: ■ — Белмим шул, белмим шул!.. Шактый гаҗәп тоелды миңа аның бу уйчан-сәер җавабы. Ничек юрарга моны дип торган арада, ул миннән кинәт кенә сорады: — Ә күпме түләргә үзләренә? Тагын каһәр суккан акча мәсьәләсе!.. Теге әби шикелле кырт кисеп кенә: «Юк, бер тиен дә кирәкми!» дип әйтмәкче булган идем дә, кинәт Исмәгыйль абзыйны бераз шаяртасым килеп китте. Авыр гына сулаган булып: ' — Кыйбатка төште бу куралар, Исмәгыйль абзый, һәркайсы утызар сум тора,— дидем. Ләкин Исмәгыйль абзыйның моңа бер дә исе китмәде: — Булыр, булыр!.. Сакмар кадәр җирдән кайткан ич алар! Нәрсә хәзер үк түләргәме? г ’ Мии ирексездән көлеп жибәрдем һәм теге әбинея бу кураларны ип эссе көндә, ураза килеш, унбиш чакрым жирдән жәяү китерә килеп тә бер тиен акча алмавын сөйләп бирдем. Ахырдан, шул әби шикелле, мин дә бер тиен дә алмыйм дидем. Кечкенә бу вакыйга Исмәгыйль абзыйга шактый нык тәэсир итте булса кирәк, ул сүз таба алмагандай бераз дәшми торды, ан :ары башын кагып: «Кара син, ә, изге бәндәләр дә бар икән!» дип куйды. Шуннан сон кураларны, дөньяның пн кадерле бер нәрсәсе шикелле, култык астына сак кына кыстырып, кат-кат рәхмәтен әйтеп юитеп барды. Әмма ни кызганыч, Исмәгыйль абзыйяып ялап кураенда уйнаганын мина ишетергә туры килмәде . «Белмим шул» дигән иде ул, курайларны миннән алып киткән чагында. Нидер сизенгән шикелле әйткән икән абзый кеше!. Башта аның өен. урыны яна төзелешкә кирәк булгач, шәһәрдән шактый еракка, каядыр Чынгыз тирәсенә күчерделәр. Исмәгыйль абзый шунын мәшәкатенә кереп батты, ахрысы, бөтенләй күзгә күренми башлады. Аннары күпмедер вакыттан сон үзе дә каты авырып, көтм.тәндә генә үлеп киткән Мин хәтта аның үлемен ишетми дә калдым Кем әйтмешли, дөнья бу!.. Ләкин соңыннан инде, Исмәгыйль абзыйны искә төшергән чакта, теге курайларны ул нишләтте икән дип уйлап куйгалый идем Бары күптән түгел генә ишетеп белдем: Исмәгыйль абзыйдан калган барлык курайлар да Тел, әдәбият институтының музыка кабинетында саклана икән... Юри кызыксынып, барып карадым Моннан күп еллар элек Хаҗиәхмәт агай Сакмар буеның тау битләреннән кыркып алган, әнисе Минзифа карчык җәяүләп Куандыкка китерә килгән, мин исә махсус футлярга салып алып кайткан курайлар кабинет шүрлегендә, иске газеталарга төрелгән килеш яталар Сүтеп карагач, мин аларны таныдым. Исмәгыйль абзый һәр кайсына өстән дүрт, астан бер тишек ясаган (нәкъ башкорт курае төсле итеп), кулыңа ал да сыздырып, сузып җибәр! . Әмма алар өнсезләр, сыздырыпсузып җибәрердәй кешесе юк —« әкияттәге теге малай кебек кешесен, кешесен кайдан табарга?!.