Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ФИДАКАРЬ ФИДАИ

Кайбер кеше белән бер коллективта эшлисең, көн саен очрашып торасың, исәнлек-саулык сорашасың, ә аның тормышын, эчке дөньясын бөтенләй белмисең. Киресенчә дә була: кешене бер тапкыр да очратмагансың да, күрмәгәнсең дө, ә сиңа аның турында күп нәрсә билгеле. Казанда яшәүче бер танышымны мин башта шулай күрмичә генә белә идем. Хәер, бер мин генә дә түгел. Безнең илебездә дә, хәтта чит илдә дә аны белмәгән юрист сирәктер. Ул — Фидаи Нургали улы Фәтхуллин, юридик фәннәр докторы, Казан дәүләт университетының җинаять процесслары кафедрасы профессоры. Фидаи Фәтхуллин белән беренче танышуым — әгәр моны танышу дип әйтергә яраса — бик сәер булды. Ул чакта мин Башкортстан АССР прокуратурасында эшли идем. Гафури районы прокуратурасы тикшерүчесе Шәйхие ламовның эш тәҗрибәсен өйрәнергә туры килде. Тикшерүче буларак, ул әле яшь, Казан дәүләт университетын тәмамлап, икенче ел гына эшли иде. Шуңа карамастан, эшендә ник бер генә кимчелек булсын! Дөресен әйтим, башта үзем дә ышанмый тордым. Бер-бер хәл турында хәбәр булдымы — тикшерүче инде анда. Тәҗрибәле рецидивист йомгакның очын ничек кенә оста яшермәсен, яшь белгеч аны сүтми калмый. Җинаять нилектән, нинди сәбәпләр аркасында килеп чыккан, нинди шартларда эшләнгән, нәтиҗәләре нинди______ барысын да энәсеннән җебенә кадәр ачып сала. Тикшерүче кичләрен клубта, халык арасында, гыйльми лекцияләр укый, җанлы әңгәмәләр үткәрә. Нәтиҗәләр ярылып ята: җәмәгать тәртибен бозучылар сирәкләнә бара, ачылмый калган җинаятьләр юк. Шәйхисламовның эш тәҗрибәсе барлык республикага таратылды. Очрашуларыбызның берсендә Шәйхисламов ризасызлык белдерде. — Шау-шу күтәрү кирәкмәс иде. — Ничек инде ул? — Укыганда авыр булса, эшләгәндә җиңел була. — Дөрес сүзләр, ләкин... — Безнең укытучыбыз Фәтхуллин шулай әйтергә ярата иде. Тәҗрибә дә минеке түгел, аныкы. Казан дәүләт университетындагы хокук белгеченең фамилиясе ул чакта минем очей әллә ни күп нәрсә аңлатмый иде әле. Кызыксынмый булдыра алмадым. Сүзгә сүз ялганды, бер хәтирә икенчесен алмаштырды™ Без Фәтхуллинның элекке шәкерте белән берничә сәгатьтән соң гына саубуллаштык. ...Шәйхисламов — Фәтхуллин. Агачны җимешенә, останы әйрәнчегенә карап беләләр. Озакламый Фәтхуллин белән икенче тапкыр «танышырга» туры килде. Районнарның берсеннән хат килеп төште. Анда җинаять эшләнгән булган: бер комбайнчыны үтергәннәр. Үтерүчеләр, имештер, күрше шәһәрнекеләр, берсе эааод директоры, икенчесе аның шоферы. Тикшерүче белән прокурор ии ечеидер аларны яклыйлар, кулга алырга теләмиләр. — Барырга, тикшерергә туры килер,— диде республика прокуроры. һәм менә урында ныклап тикшерү башланды. Колхоз котүчесе һадиев малларны таң белән урманга алып китә Озакламый авыл күздән югала. Ләкин бу ни эш? Кинәт маллар барган җирләреннән туктал калалар. Бер урынга еелешеп, тояклары белән җирне казый-каэый, үкерешергә тотыналар. Кәтүче маллар җыелышкан урынга ашыга. Янып бетмәгән агач ботаклары һәм кием кисәкләре арасында үло гәүдә ята икән. Аеыл кешеләре мәетнең комбайнчы Зариф Галиеа булуын таныйлар. Шул ук көнне районнан прокурор һәм тикшерүче килеп төшәләр. Вакыйга булган урында кечкенә калибрлы гильза табыла. Юлда автомобиль эзләре ярылып ята, ГА3-69 машинасыныкы. Алгы тәгәрмәчләренең уңы шомарып беткән булырга тиеш. Мәетне юлдан сейрәп алып кергәннәр. Машина эзе тикшерүчене күрше шәһәргә алып килә. ГАЗ-69 автомобиле завод гаражында табыла. Арткы ишекне ачып, тикшерүче машина эченә күз сала: кош каурыйлары, кипкән ал таплар. Шоферның путевкасында күрсәтелгән авыл исеме дә шул. числосы да туры килә. — Рәхим итегез,— дип, директор тикшерүчегә 12 иче калибрлы ИЖ мылтыгын китереп бирә. — Ә кечкенә калибрлысы кайдаГ — Анысы шоферда. Әмма шоферда мылтык табылмый. Ул күпме сорасаң да, бер сүзне кабатлый: «Бар иде, югалттым». Тикшерүчене тагын бер нәрсә шикләндерә. Шоферның сөйләвенә караганда, алвр мәет табылган урыннан үтмәгәннәр, ә директорның әйтүе буенча үткәннәр булып чыга. Шик үскәннән үсә бара. Гаражда табылган машинаның вакыйга булган урындагы эзләр белән туры килүе, шофер белән директорның каршылыклы күрсәтмәләре, мәмиен» калибрлы винтовканың юкка чыгуы, тәгәрмәчкә ябышып кипкән чәчләрнең мәетнеке тесле булуы — болар барысы да шикләнергә мәҗбүр ите. Ләкин, икенче яктан, директор ихтирамлы кешеләрнең берсе. Элекке фронтовик. Партиянең шәһәр комитеты члены, шәһәр Советы депутаты. Шоферның да биографиясенә тел-теш тидерерлек түгел. Унҗиде яшеннән эшләп килә, кичке мәктәптә укый, бер талкыр да җәмәгать тәртибен бозган кеше түгел. Шулай булуына карамастан, үтерелгән кешенең туганнары директор белән шоферны кулга алу ятында. Башканы ишетергә до теләмиләр. Ләкин тикшерүче катгый карарга килергә ашыкмый. Авыл халкы моны йомшак» лык дип бәяли һәм тикшерүче белән прокурор өстенә жалоба языла. — Шикле кешеләрне ни өчен кулга алмадыгыз? — дип сорыйм тикшерүчедән. — Вөжданым җитмәде,—диде ул кыска гына итеп һәм, бераз уйланып торгач, өстәп куйды: — Безнең профессор Фәтхуллин булса, моның өчен: «Молодец, энем!»—• дияр иде. Миң сезгә бер вакыйга сөйлисем килә. Ачыграк аңлашылсын өчен.» Таң беленеп килә. Идел ягыннан искән җил шәһәр урамнары буйлап томан таратып йөри. Казан йоклый. Шәһәр читендәге өйләрнең берсендә Гомәровлар гаиләсе дә йоклый. Тынлыкны бозып, өч тапкыр стена сәгате суга. Тирә-якта хәвеф юклыгына ышангач, билгесез кеше, кесәсеннән ниндидер металл нәрсә чыгарып, җитез хәрәкәтләр белән, тәрәзәне каера башлый. Бер минуттан ул өй эченә керә. Сандыктан алган әйберләрен төенчеккә төйнәп, карак тәрәзәгә табан юнәлә. Аның аяк астында идән тактасы шыгырдый. Шул тавышка уянган әби бөтен көченә кычкырып җибәрә. Уллары һәм киленнәре, сикереп торып, аның янына ташланалар. — Нәрсә булды, әни? Карчык тәрәзәгә төртеп күрсәтә. Уллары һәм киленнәре тышка атылып чыгалар. Бераз йөгергәч тә төенчек күтәртеп кеше күренә. Ләкин ул иртәнге томан эчендә күздән югала. Куу дәвам итә. Ниһаять, кеше тагы да күренә. Ул трамвай тукталышына таба йөгерә. Әмма бу юлы төенчеге юк аның. Олы улы, аны куып җитәрәк, нәфрәтенә буылып, кычкырып җибәрә: — Тукта, әшәке җан! Кузгаласы булма! Кеше көтелмәгән хәлдән сискәнеп китә һәм тукталырга мәҗбүр була. — Әйберләр кайда? — дип кычкыра карчыкның икенче улы, тешләрен кысыл. — Сез ни турында? Аңлап җиткермим.— ди әлеге кеше, тыныч кына. — Ах, оятсыз! Гаепсез булып кылана бит әле! Әйт, башыңны урталай ярмас борын, әйберләр кайда? Башкалар да нәфрәт, янау сүзләре яудыралар. Берсенең кулында лом күренә. Теге егет читкә тайпыла: ачуның чигенә җиткән кешеләрнең теләсә нәрсә эшләве бар. — Акыллырак булуыгызны сорар идем,— дип кыю гына сөйли башлый егет.— Лом белән сугып бөтен нәрсәне бозып куюыгыз мөмкин. Беренчедән, кеше үтереп, әйберләрегезне таба алмавыгыз бар. Икенчедән, мине үтерү — самосуд дигән сүз. Ә ул, ялгышмасам, җинаять була. Шундый тыныч, юмор катыш акыллы сүзләр боларның ярсуын бераз баса төшә. Егетне таланган йортка алып китәләр. Тавышка йөгереп килгән күршеләр, кызыксынуларын яшермичә, сандык өстенә утырган «каракны» күзәтәләр. Әби, бармагы белән егетнең күкрәгенә төртә-төртә, кычкыра: — Ах, иблис! Тәрәзәдән менгәнеңне үзем күрдем. Син идең ул, кара йөз! Кешенең хәләл малына кул сузарга?! Шушы гәүдәң белән. Каһәр суккыры! Тиздән йорт янына милиция машинасы килеп туктый. Машинада эт тә бар. Тәрәзә төбеннән эз алган эт өрә-өрә егеткә ташлана. Сержант аны тынычландырырга ашыга. Җыелган кешеләрнең кайсыдыр сокланып кычкырып җибәрә: — Акыллы хайван! Эләкте егетең! Егетне тентеп, милиция бүлегенә озаталар. Эш бик катлаулы күренмәгәнлектән, аны тикшерүне күптән түгел милиция кадрлары әзерләү мәктәбен тәмамлаган лейтенантка тапшыралар. Яшь лейтенант, мәктәптә өйрәткәнчә, эшне кызу тотарга уйлый. Иң мөһиме: каракка фикер тупларга вакыт бирмәскә. Эзләр суынмас борын, җинаятьчене дәлилләр белән стенага терәп, гаебгн танытырга, иптәшләре кем булуын әйттерергә һәм урланган әйберләрнең кайдалыгын күрсәтергә мәҗбүр итәргә кирәк. Каршысында утырган егетнең «тәҗрибәле җинаятьче» булуын сизсә дә, лейтенант эшнең уңышлы тәмамлануына шикләнми. 'MWMXM UO« ajAiawwod MiAd awdau НАСИБУЛЛИН ф ФИДАКАРЬ ФИДАН ф сорап прокурорга бара. — Ул тикшерүчене беләсеңме әллә? —дип сорадым мин, түземсезләнеп. — Беләм шул,— дип елмаеп куйды сөйләүче.— Мин үзем идем ул. — Ә профессор? — Безнең Фәтхуллин Фидаи Нургалиевич. «Безнең Фәтхуллин» белән мин икенче мәртәбә шулай «очраштым». Бу «очра- шу»да, беренчесе кебек үк, миндә бик зур тәэсир калдырды.... Гелиевне кем үтергән соң? Бу сорау өстендә озак кына баш ватарга туры килде. Әмма Фәтхуллинның элекке студенты дөрес җавапны тапмый калмады. Җинаятьче» ләр бөтенләй башка кешеләр булып чыкты. Шулай итеп, профессор Фәтхуллинның үзен күреп белмәсөм дә, ул тәрбияләгән белгечләр белән бер-бер артлы якынаеп таныша бардым. Казан юридициясе мәктәбенең дә традицияләре, эш стиле, күрсәткән хезмәтләре ачыклана барды. Бу мәктәпнең җитәкчесе Фидаи Фәтхуллин— татарлардан беренче юридик фәннәр докторы, беренче профессор — хокук белгече. Аны кем генә белми дә кем генә хөрмәтләми! Аның мәкаләләрен, китапларын кайсы гына юрист үзенә көндәлек кулланма итеп тотмый. Әле Уфада чагымда ук хезмәттәшләр минем Казанга китәсемне ишетеп калганнар. Шуннан бирле ишек юлы да ябылмый башлады. Беренче булып Башкортстан прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстициянең өлкән советн—гы Зөфәр Нигьмәтуллин килеп керде: — Безнең Фидаибызны күреп сәлам тапшыр!—диде ул. Прокурор Заршат Еникеев, Калтасы районының халык судьясы Марат Маликов: — Безнең исемнән аспирантура буенча гыйльми җитәкчебез Фәтхуллинның кулын кыс!— дип калды. Уфаның Калинин районы прокуратурасы юристы Мөхтабәр Туктаров. Башкортстан Верховный суды председателе, юридик фәннәр кандидаты Шакир Вахитов, республика прокуроры Михаил Яковлев, Свердловск юридик институтының Уфа филиалында кафедра мөдире Зөфәр Кульбарисов — күпләрнең, бик күпләрнең әманәтләрен алып килергә туры килде Казанга. Казан дәүләт университетының җинаять процесслары кафедрасына менә шушы әманәтләрне тапшырырга, Фәтхуллин белән танышырга, сөйләшергә дип килеп кердем мин. — Профессор Фәтхуллин юк,— дип каршыладылар мине.— Ул СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында конференциядә. «Владимир Ильич Ленин һәм Совет автономиясе» дигән темага доклад ясый. Фидаи Нургалиевичның тагын бер ягы ачылды. Ул партиянең Татарстан өлкә комитетының иң актив лекторларыннан берсе. Икенче көнне профессор профсоюзлар әлкә комитетына киткән булып чыкты. Ул биредә президиум члены икән. — Бүген Фәтхуллин булмас,— диделәр өченче тапкыр килүемдә дә.— Аны Казанның Совет районы партия комитетына чакырдылар, җәмәгать тәртибен саклауның торышын тикшерү өчен программа төзергә ярдәм итә. — Университетның Гыйльми Советында... — Докторлыкка диссертация яклау советында._ Фидаи Нургалиевич бу советларның да члены икән. — Республика прокуратурасында... — Республика Верховный судында... — Аны Мәскәүгә чакырдылар... Профессор Фәтхуллин Союзның һәм РСФСРның биш министрлыгының һәм учреждениесенең дә фәнни оешмалары члены. Ниһаять, көтмәгәндә профессор үзе шалтыратты. Без университетта очраштык. Минем алдымда ачык йөзле, урта буйлы, яшь кенә чырайлы кеше. Профессор дип тә уйламассың. Ә чынында исә алдымда утыз тугыз яшьлек доктор, хокук фәннәре профессоры Фәтхуллин. Дулкынланып торган коңгырт чәч, кабынып китәргә әзер торган кара күзләр... Зур белгеч булып җитешкәнче Фәтхуллинга күп нәрсә кичерергә туры килде. Аспирантураны бетереп, диссертация якларга әзерләнгәндә генә инструкция таләпләре үзгәреп китте: эшләгән темаң буенча басылып чыккан мәкаләләрең булырга тиеш. Диссертациянең үзе турында да галимнәрнең фикерләре төрлечә булды: берәүләр авторны танылган авторитетлар белән исәпләшмәүдә гаепләделәр, икенчеләр гыйльми нәтиҗәләрнең чиктән тыш кыю булуын ошатмады. — Үз сүзле булма, диссертацияне яңадан эшлә,— дип киңәш иттеләр өченчеләре. Ләкин Фәтхуллин үз карашларын яклауны дәвам итте. Ниһаять, яңа рецензент тәгаенләнде. Юридик фәннәр докторы, профессор Михаил Александрович Чельцов турында Фәтхуллинның элек тә ишеткәне бар иде. Кыю, принципиаль һәм объектив галим буларак билгеле ул. Яңа хәбәр Фөтхуллинны бер яктан шатландырса, икенче яктан уйланырга мәҗбүр итте. Объектив, принципиаль булуы әйбәт, ярата Фидаи Нургалиевич андый кешеләрне. Ә менә аның күп кенә авторитетлы галимнәр белән исәпләшмәвенә ничек карар? Үзенең кайбер карашларына каршы чыгуны рецензент ничек кабул итәр? Менә шундый борчулы уйлар белән алты ай вакыт узып китте. Әмма борчылуларны, шикләрне шатлык алыштырды. Ниһаять, кулда рецензия! «...Күп кенә процессуаль мәсьәләләрне хәл итүдә авторның үз фикере бар, шуңа күрә хокук мәсьәләләрен аның практик яктан белүе турында нәтиҗә ясарга мөмкин дип исәплим,— дип яза рецензент.— Фәтхуллин хокук фәнендәге четерекле мәсьәләләрдән читләшми, гадиләштерү тенденциясенә каршы чыга... Гыйльми хезмәтләрнең барлык уңай якларын һәм юк дәрәҗәсендәге җитешсезлекләрен исәпкә алып, аны фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә лаек дип табам»... Яшь галимнең «Җинаять эше кузгату» дигән хезмәте 1961 елда аерым китап булып басылып чыкты. Хезмәт бөтен юристларның да игътибарын җәлеп итте. Парижда чыга торган бер журнал болай дип язды: «Бу хезмәт кодекстагы җинаять процессының башлангыч стадиясе бүлегенә бик файдалы аңлатма бирә. Жалобалар, эшләнгән һәм эшләнергә уйланылган җинаятьләр турындагы хәбәрләрне кабул итү органнарының функцияләрен билгеләүдә дә хезмәтнең әһәмияте гаять зур...» Фәтхуллин турында сүз чыкканда: «Талантлы кеше»,— диләр. Талант, барыннан да элек, үз эшеңә мәхәббәт, үз эшеңә бирелгәнлектер ул. Шулар өстәвенә бүгенге һәм киләчәк тормыш алдында җаваплылык, һәр нәрсәне үзеңә кагылышлы итеп тою, һәрвакыт иң авыр, җаваплы урынга омтылу да кирәк. Гражданлык хисләре шуны таләп итә. Фәтхуллин өчен яшәүнең төп мәгънәсе шунда. 1965 елда Фидаи Фәтхуллинның юридик фәннәр докторы Н. В. Жогин белән бергәләп язылган икенче китабы дөньяга чыкты. Ул «Совет җинаятьчелек процессында әзерләнү тикшеренүләре» дип атала. Китап бик тиз арада таралып бетте. Бу хезмәткә карата төрле журналларда, шул исәптән чит илләрдә дә, махсус мәкаләләр багышланды. Шушы ук елда янә бер монография. «Гаепләү һәм хөкем карары» басылып чыкты. Бу Мари һәм Татарстан АССР юридик органнарының эш тәҗрибәсен өйрәнү нәтиҗәсе иде. Монография иң яхшы фәнни китаплар конкурсында беренче премиягә лаек дип табылды. 1966 елда тагын бер монография. «Гаепләү һәм суд барышында аны үзгәртү» дөньяга чыкты. 1970 ел. Ф. Н. Фәтхуллинның «Җинаять процессында гаепләү дәрәҗәсенең үзгәреше» дигән китабы Мәскәүдө басылып чыкты. «Гаепләү дәлилләре теориясенең гомуми мәсьәләләре» исемле монографиясе дә әзер инде. Барын да исәпли китсәң, аның җитди гыйльми хезмәтләренең саны кырыктан артык. Шунысын да искә алыйк: боларның һәммәсе дә студентлар, аспирантлар белән алып барган эштән тыш башкарылган хезмәтләр. Профессор Фидаи Фәтхуллин Бөтенсоюз югары аттестацион комиссиядә һем юридик әдәбият нәшриятында штаттан тыш консультант. Бәхәсле диссертация, шиклерәк мәкалә булса — рецензентка. Бер вакыт вңа калын кулъязма китерделәр. Адресаты: «Мәскәү. Югары аттеста- циән комиссия». Ул юридик фаннәр докторлыгына диссертация булып чыкты. Ш биттән тора! Даторы — күпте и re дус. Хезмәтне фәнни җитәкчеләр, аппонентяар. >УР галимнәр укып, хуп курганнар Тбилиси университетының Гыйльми Советы да автор диссертациясен яклаган икән инде. Галимнәр аңа фән докторы әчем бердәм тавыш биргәннәр. Ә Мәскәүдә диссертацияне Ф. Н. Фәтхуллинга күрсәтергә карар иткәннәр. кулъязма белән җентекләп танышкач. Фидаи Нургалиевич бераз уйланып торды. Намус кушуына каршы килеп, башка галимнәрнең фикеренә кушылсаң, фәнгә зыян китерү була. Ә, киресенчә, күңелендәген язсаң, коллегаларыңның үпкәләве бар. диссертация авторы белән дуслыкның өзелүе дә мемкин. Профессор, катгый карарга килеп, естәл артына утырды. «-.Тышкы шомалык эчендә җитди хаталар Һәм җитешсеэлекләр яшеренеп ята. Алар диссертациянең гыйльми һәм практик әһәмиятен юкка чыгаралар...» Мондый мисалларны күл китерергә була. Фәнгә яңалык өстәмәгән, ачыш китермә- гөн бер генә кулъязма да Фөтхуллиннан хуплау таба алмый. Фидаи Нургалиевич башкаларга гына түгел, үзенә карата да үтә таләпчән. Аның теоретик әһәмияте булмаган бер генә хезмәт тә язганы юк. Профессор иң катлаулы мәсьәләләрне дә практик эшкә анализ ясаганда хәл итә. Шуның эчен ул тормышны даими өйрәнә. Аны күл нәрсә дулкынландыра; студентның, тикшерүчеләрнең уңышсыэлыкка очравы да. закон эшендәге хаталар да Галимнең төп максаты — нинди генә очракта да Совет законнары бозылмасын, бер генә гаепсез кеше дә хөкемгә тарттырылмасын. Фәтхуллин талантының тагын да бер ягы — ул үэ тирәсенә әзлексез эзләнү, иҗат итү дәрте белән янган кешеләрне туплый, еларга юнәлеш күрсәтә. СССР Генеральный прокуроры урынбасары Н. В Жогин. РСФСР прокуроры В. М. Блиноә, Татарстан прокуроры И. X. Хәмидуллин кебек бик күбәүләр Фәтхуллин киңәшләренә зур бәя бирәләр. Профессор... Бу сүзне ишетү белән күз алдына ашын ашаган, яшен яшәгән карт образы килеп баса. Ә Фидаи Нургалиевичка әле кырык та тулмаган. Әммв гомер еллар үтүе белән генә түгел, шагыйрь әйткәнче, эшләнгән эш белән билгеләнә. Ә Фәт- хуллинның хезмәт җимешләре йез яшер кешеләр кенләшерлек. Фидаи — үз-үзен аямаучы, фидакарь дигән сүз. Яшь галим үз исеменең мәгънәсен эш бәлән аклый. Фидакарь эзләнә, уйлана, иҗат ите.