Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕЛМАЕП КӨЛЕП КЕНӘ

 Шаян такмаклар Әсмабикә «дәвасы» Әсмабикә абыстайның Теше сызлый башлады. Үрле-кырлы сикерсә дә, Доктор*фәлән дәшмәде. Ишетте, Арча ягында Өшкерүче бар. имеш. Ул өшкерсә, бетә, имеш. Барлык сызлау, барлык шеш. Абыстай төенчек кыстырып Шул тарафка атлады, Атлады, авызы эченнән Догасын кабатлады «Лә нлаһе ила ла һе » Баруга эше «пеште»; Өшкерүче әзерләгән Әрекмән суын эчте. .. Бер атна йөри абыстай. Басылмый теш. сызлый теш. Өстәвенә, атлаганда Богырбогыр килә эч. Тагын китте Әсмабикә Өшкерүче янына. «Тешем, эчем авырта», ди. «Карачы», дип ялына Бу юлы ана бирелде Күмердән куган нәрсә* Кайтуга башка сукты шул — Абыстай тагын хаста.. Им-томчыга йөри йөри Бер чнргә бишне алды. Күпме сәдакалар салды һәм... гарип булып калды