Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

БАШКАЛАДА СӨЙЛӘШҮ Мэскәүдә РСФСР язучылар союзының сентябрь башларында үткәрелгән идарә утырышында Снбгат Хәкимнең поэмалары тикшерелде. Алим Кешоков җитәкчелегендә уздырылган бу утырышка шагыйрьнең «Дуга» һәм «Васыять» поэмалары гына куелган булса да. сүз аның барлык иҗаты турында барды Фикер алышуларда язучылардан Рафаэль Мостафин. Михаил Львов. Иван Рыжиков. Ахияр Хакимов. Ренат Харисов. Җәмил Мостафин, Георгин Ладонщиков. Гариф Ахунов һәм «Балалар әдәбияты» нәшриятының СССР халыклары әдәбияты редакциясе җитәкчесе Галия ханым Каримова һ. б. катнашты. Алар, татар совет поэзиясендә утыз елдан артык эшләгән шагыйрьнең иҗатына анализ ясап, аның халыкчан булуын, гражданлык хисләрен, тормыш һәм көрәш фәлсәфәсен тирән чагылдыруын әйттеләр. Тормышның конкрет детальләреннән туган шигырьләрнең зур фикерләр алып килүен шагыйрьнең оста лыгы дип билгеләделәр. ЯЗУЧЫЛАР нөкистә 13—18 сентябрьдә татар шагыйрьләре X Туфан. Р Фәйзуллпн Үзбәкстап ССРның Каракалпак автономияле республикасында булдылар Алар Татарстан вәкилләре сый- фатында Каракалпак азучыларының Некие (Нукус) шәһәрендә уздырылган VI съезды эшендә катнаштылар, чыгышлар ясадылар Шулай ук Каракалпак совет поэзиясе ветераны С. Нурумбетовка 70 яшь тулуга багышланган тантаналы кичәдә дә катнаштылар. ЭШЧЕ ОБРАЗЫ ТУРЫНДА Әлмәттә «Тагар әдәбиятында эшче образы» дигән темага киңәшмә булды. Татар язучыларыиың әсәрләрендәге эшче образларына анализлар белән тәнкыйтьчеләрдән Т Галиуллин. Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин һәм Флүн Мусин докладлар ясадылар. Татнефть берләшмәс?. Түбән Кама химкомбинаты һәм Чаллы автозаводы җитәкчеләре Татарстанда киң колач белән алып барыла торган зур төзелешләр турында сөйләделәр. Киңәшмәдә Мәскәүдән әдәби газеталарның сотрудниклары һәм башкала нәшриятлары вәкилләре дә катнашты. ҖӘЙГЕ ЭКСПЕДИЦИЯЛӘР СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһи- мов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының этнография группасы сотрудниклары 1971 елдан башлап «Татар халкының этнографик атласы» дигән зур һәм мөһим темага керешәчәкләр. Берничә томнан торачак бу фәнни хезмәткә материал туплау инде башланды дияргә дә ярый. «Атлас» өчен төп чыганак булып илебезнең төрле өлкә һәм республика музейларында сакланган этнографик коллекцияләр хезмәт итә. Шуның өчен быелгы экспедиция сезонында институтның бер төркем этнографлары (Мөхәмедова Р. Г. — җитәкче. Сафин Ф Ш. — лаборант. Бекта- шовз 3. — рәссам. Козина С. — фотограф) Горький һә.м Касыйм шәһәр музей коллекцияләрен өйрәнү өстендә эшләделәр. Нәтиҗәдә институтның этнография фонды байтак яна материал, бигрәк тә кием-салымга караган музей коллекцияләренең фото- копиялары. акварель рәсемнәр, сызымнар белән баетылды. Ю. Г. Мөхәметшнн җитәкчелегендәге икенче отряд Актаныш һәм Минзәлә районнарының Түбән Кама ГЭСы суы зонасына керүче, шушы 3—4 ел эчендә күчереләчәк татар авылларында этнографик материал җыйнады. Авылларның йорт төзелешләре. аларның архитектура һәм декоратив үзенчәлекләре, халыкта сакланган борынгы киемсалымнар, бизәнү әйберләре, авыл хуҗалыгы кораллары һ. б. ш. фиксацияләнде. Бу әйберләрнең фотрлары, рә- Борынгы тотар талкының кием үрнакмре. семнәре, алар турында алынган мәгълүматлар агиографии атлас вчен материал булып хезмәт игәләр. Алда) ы елларда институтмын этнографик экспедицияләре тагы да киңрәк территориядә һәм зуррак күләмдә алып барыла чак. Шул ук институтмын фольклор секторы быел Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар арасына экспедиция оештырды. Себер татарларының авыз нҗа такмаклары бар. ГАБДУЛЛА ТУКАЯ МУЗЕВ Казандагы А М Горький музее сотрудниклары татар хзлкыпын бөек шагыйре Габдулла Тукайга бв1ышлап, Кырлайда музей оештыралар Алар Гзбдултя Тукай турында күп еллар буе материаллар тупладылар, хәзер бөек шагыйрысн халык кулында саклануы мөмкин булган кулъязмаларын, китапларын. фоторәсемнәрен, шәхси әйберләрең эзләү һәм туплау эшенә керештеләр. ♦АТИХ КӘРИМ МУЗЕЕ Башкортстан АССРиыи Бншбүләк районында тагын бер музей төзелде. Гүзәл шигырьләре белән халкыбызны әсир иткән фронтовик шагыйрь Флнд Кәримнен тугая җире Аит авылымда шагыйрмен музее ачылды. Биредә шагыйрьнең кулъязмалары, китаплары, фоторәсемнәре, шәхси әйберләре. каләмдәш дусларының китаплары куелды Музейга шагыйрьнең авылдашлары. мәктәп укучылары, замандашлары бик еш киләләр. ЯЗУЧЫЛАР ОЧРАША Август «ендә бап»кал’6м1иыл Иэмай.эев- (миП паркында Госмяч БааирАе татар МВ> мәт ияләре белән очрашты Язучы алар«ы татар әдәбине яңалыклары белә* тавыш* тырды. хәзерге көндә мартын ними «әрләр иҗат итүе турыидя .чйләде, үз әсәрләреннән өзекләр укыды Тукай премиясе лауреаты, композитор Заһид Хәбнбуллии, игчМ1Ми Ләбибә Ихсаиова. Шәүкәт Гваиев. Илда? Юэеея һәм Мәхмүт Хәсәговллр Азнакай колхоз ларында әдәбимузыкаль кичәләр үткәрделәр. Район газетасы каршындагы яшь язучылар түгәрәгендә булып, андагы яшь каләмнәр белән очраштылар, аларнын шигырь һәм хикәяләренә жентекле анализ ясадылар. Сентябрь башларында шул ук группа Киров өлкәсенең В. Поляна районында һәм Татарстанның Кукмара районнарында завод эшчеләре, колхозчылар, мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрделәр. Кичәләрдә тыңлаучыларны әдәбият, музыка өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар. Үз әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Композитор Заһит Хәбибуллин музыка ничек туа дигән темага күңелле әнгәмәләр үткәрде, үз әсәрләрен скрипкада уйнап күрсәтте. Бу очрашуларда Алабугада яшәүче прозаик Эдуард Касыймов та катнашты. Шагыйрь Рәдиф Гатауллин, драматург Рәйсә Ишморатова һәм нәфис сүз остасы Рафаэль Галиев Сарман районы колхозларында кблх'н-'ылар белән очрашып, аларга татар әдәбияты яңалыкларын сөйләделәр. Шигырьләр, хикәяләр укыдылар. ДРАМАТУРГНЫ ИСКӘ АЛУ Драматург Тажи Гыйззәтнең тууына 75 ел тулу уңае белән Казан шәһәренең Совет районы культура сараенда әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә драматургның тормыш юлы һәм нжаты турында сәнгать фәннәре кандидаты, язучы Баян Гыйззәт сөйләде. Язучы Габдрахман Минскийның истәлекләрен кичәдә утыручылар зур кызыксыну белән тыңладылар Ахырдан Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары драматургның «Чаткылар» һәм «Кыю кызлар» дигән әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. ХАЛЫК МӘХӘББӘТЕ Заһид Хәбибуллин татар музыка сәнгатен баетуда озак еллар эшләгән композитор. Аның чын халыкчан моңнарын, балалар өчеч язган «Раушан» балетын, инструменталь әсәрләрен яхшы беләләр. Сентябрь аенда композиторга 60 яшь тулды Шул уңай белән Татарстан Верховный Совет Президиумы Заһид Хәбибуллнннын музыка өлкәсендә күрсәткән зур хезмәтләрен иск= алып, ана Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирде. ЯШЬ ХУДОЖНИКЛАР КҮРГӘЗМӘСЕ Мәскәүлә «Юность» журналы редакциясе каршында республикабыз яшь художник- тарының күргәзмәсе ачылды. Бу күргәзмәгә Илдар Әх.мәдиевнын татар китапларына ясалган иллюстрацияләре, карикатуралары, Чехословакиядә сәяхәт иткән вакытта ясаган рәсемнәре. Тавил Хажиәхмәтовның «Халык әйтсә хак әйтә» дигән темага гравюралары, балалар китапларына иллюстрацияләре. Илдар Зариповның әсәрләре, Вацлав Зелиискнйнын сугышка каршы көрәш темасына эшләнгән гравюралары, китап иллюстрацияләре һәм Виктор Федоровның живопись, графика һәм портретлары куелды. Бу күргәзмәне Татарстан художниклар союзы белән «Юность» редакциясе бергәләп оештырды. «ИДЕЛ» АНСАМБЛЕ БАШКОРТСТАНДА Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров Башкортстан шәһәрләрендә гастрольдә булды Ул «Идел* инструменталь ансамбле белән бергә татар халкының борынгы озын көйләрен, композиторларыбыз ның татар совет шагыйрьләре сүзләренә язылган жырларын башкарды. Илһам Шакиров чыгышларын тамашачылар һәркайда алкышлап кабул иттеләр. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлегендә отчетсайлау жыелышы булып узды. Бүлекнен жаваплы секретаре Р Файзуллин бүлек бюросының сонгы ике елдагы эше турында отчет-хнсап доклады белән чыгыш ясады. Ул шушы чорда бүлек әдипләре ижат иткән проза, поэзия, драма әсәрләренә анализ ясады, язучыларның тормыш белән бәйләнешләре ныгуын, ижади географияләре киңәюен. СССР язучылар союзы члены булган иптәшләрнең сан ягыннан да үсүен билгеләп үтте. «Иң куаныч- лысы.— диде докладчы,— талантлы яшь прозаиклар, шагыйрьләр. драматурглар килә. Алар шушында туып үскән, жнрлё тормышны, кешеләрне яхшы беләләр Киләчәктә алардан камил һәм колачлы әсәрләр көтәргә тулы хакыбыз бар». Фикер алышуларда Р. Төхфәтуллин. Г. Афзал. М Хәсәнов. Э Касыймов. С. Сөләймано- ва Ш. Биичурнн. М Газязоэ. С. Кальметов. Ю Эмииеп. Г Рәхим иптәшләр катнашты Чыгыш ясаучылариын фикерләрен куәтләп. Казаннан килгән, язучылар союзының идарә членнары С. Хәким. Г Ахунов иптәшләр дә бүлек бюросының эшенә югары бәя бирделәр. Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлеге ж.лваплы секретаре итеп якадан Р Файзуллин сайланды. * ♦ • Сентябрь башында Әлмәт шагыйре Ә. Маликов Сахалин партия өлкә комитеты чакыруы буенча командировкада йнреп кайтты. Сахалин атавын япон империалистларыннан азат итүгә 25 ел тулуга багышланган тантанада булды, хезмәт ияләре алдында уздырылган кичәләрдә чыгышлар ясады ЮБИЛЕЯ ЕЛЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ В И Леннннып тууына 100 һәм Татарстанның төзелүенә 50 ел тулу уңае белән республикабыз театрлары бай репертуар булдырдылар Август, сентябрь айларында ялар, илебезнең калаларында, республикабыз районнарында чыгышлар ясап, хезмәт илләрен үзлзрснен ижатляры белән таныштырдылар Гилнәскәр Камал исемендәге Татар дәү- лаг академия театры коллективы, жәй айларында Мәскәүдә чыгышлар ясаганнан сон яч бригадага бүленеп, Татарстанның Азнакай, Бөгелмә. Саба. Кукмара. Балтач. Октябрь районнарында гастрольләрдә булды М Ж,әлнл исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективы Кавказ шәһәрләрендә Качалов исемендәге Зур драма театры Горький һәм Ижевск шәһәрләрендә спектакльләр күрсәттеләр. Казан дәүләт курчак театры коллективының тагар группасы Ульяновск. Пенза өлклләренла, республикабызның Алексеевен. Куйбышев. Октябрь районнлрыила булды, рус группасы исә Баюкортстан тамашачылары белән очрашты. Мннзәлә драма театры коллективының беренче бригадасы сентябрь аенда Үзбәк- стан шәһәрләрендә, икенче бригадасы Мөслим, Азнакай районнарында яна сезон спектакльләрен күрсәттеләр. Әлмәт драма театры да. ике төркемгә бүленеп, сентябрь аенда Башкортстан һәм Татарстан районнарында гастрольләрдә булды. Театрларның спектакльләре һәркайда зур уңыш беләп барды Алар театр сәнгатебезнең шактый зур югарылыкта булуын күрсәттеләр. КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР Сентябрь аенда М Н Ермолова исемендәге Мәскәү театры Казанда спектакльләр бирде. Башкала театрының гастрольләре Борис Лаврентьевның совет әдәбиятының алтын фондына кергән әсәре — «Разлом» белән ачылхы Бу театр коллективында кинофильмнар аша халкыбызга яхшы таныш булган артистлар да күп иде. Алар шәһәребезнең кинозалларында, колхоз һәм совхоз клубларында куп санлы тамашачылар беләч очраштылар. Студентлар, театр училищесы укучылары, партия яктиаы белән бергә үткәрелгән кичәләр дә бик жанлы үттеләр. Шәһәребез халкы башкала театрын яратып карады һәм тагын килүләрен үтенде. ТАТАР АРТИСТЛАРЫ ӘФГАНСТАНДА Сентябрь аенла Мәскәү, Үэбәмстан, Та- жикстан. Әрмәнетян һәм Әзсрбәйжан артистларыннан торган бер төркем Әфганстанда чыгышлар яса а ы лар. Совет артистлары составында Татарстаннан республикабызның атказанган артистлары Фәйтүнә Абдуллина. Әнвәр Латыйповлар да бар иде. Концертлар һәркайдя syp уңышлар беләя барды, Әфганстан матбугаты Совет артистларының осталыгына югары бәя бирде.