Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ҖЫРДАЙ МАТУР ГОМЕР

дел... Җәйге кояшлы кәннврдә күз камаштыргыч зәңгәрлек белей балкып, Россиянең буеннан-буена агып узган мул сулы мәһабәт елга. Идел — яллык румының символы. Илебез халыкларының героик тарихына бәйле күп онытылмас вакыйгалар нәкъ менә аның ярларында шаулап узган. Идел әстендә терле җырлар яңгыраган. Степан Разин һәм гел яктыга, кояшка омтылучан тынгысыз рухын чагылдырганнар. Мен» шул җырлы-моңлы Иделнең кырт кына коньякка таба борылып ага башлаган тешендә, текә ярлы биек тау әстендә әле узган йәзләрнең башларында ук Сембер исемле артык зур булмаган губерна шәһәре урнашкан булган. Матур аз һәм җәй коннере килүгә шәһәрнең тын бакчалары һәм урамнары куе яшеллеккә теренгән, үлән һәм чәчәкләрдән аңкыган хуш ис, сайрар кошларның җыры белән тулган. Таҗ тавыннан (шәһәрдә текә булып Иделгә килеп терәлгән шундый исемдәге биек тау бар) сыек зәңгәрсу томан белен эретелгән иксез-чиксез ераклыклар ачылган, кояшта ялтырап яшел юрган ябылган болыннар, очсыз-кырыйсыз күк киңлекләре күренгән. 1903 елның август иртәсенде, шуннан 33 кенә ел алда деньяга Ленинны биргән мәшһүр шеһәрде, тимер юл машинисты Сафиулла ага Измайлов гаиләсендә берничә бала естенә татын бер кыз бала деньяга килгән. Аңа Асия дип исем кушканнар... Бу — җырга, моңга бай як. Сембер якларында злок-злектон җыр союче, аның кадерен, тәмен белүче кешеләр яшәгән. Сафиулла Измайловның зур һәм тату гаиләсендә до халык җыры бәяләп бетергесез байлык саналган, олысыннан алып кечесенә кадәр һоркем гаилә хорында катнашкан. Арада кочле һәм ягымлы тавышы белем аерылып торганы үсмер кыз Асия булган. Пугачев хакындагы гайяр җырларны да, бурлакларның хәсрәт-сатыш белән тулы моңнарын да. хатын-кызның ачы. авыр язмышы турында сейләгән сагышлы җырларны да һәм тирән наз, кайнар дәрт белән сугарылган мәхәббәт җырларын да тыңлаган Идел. Идел әстендә күл халыкларның җырлары яңгыраган. Рус. татар, мордва, мари һәм чуваш җырларын ишеткән Идел. Ул җырлар исә явызлык һәм коллык патшалыгын каһәрләгәннәр, ирекле тормыш хакына аяусыз һәм рәхимсез керешкә чакырганнар, хезмәт кешеләренең алдагы бәхетле кәннәртә булган какшамас ышанычын, аларның ...Асия тиктормас табигатьле, зирек бала булып усе, кәнкәмәдән уң ой эшләренә һәм укуга һәвәслеге‘белен аерылып тора. Әмма аңа озак укырга туры килми. Гаиләнең материаль хәле начарланып китү сәбәпле, укуын ташлап, постау фабрикасына эшкә керергә мәҗбүр була. Эштән кайткач, өй эшләрен эшләшә, бәләкәй энеләрен һәм сеңелләрен караша. Шулай, буыннары да ныгырга өлгермәгән кыз җилкәсенә рәхимсез дөнья үзенең бөтен авырлыгын сала. Аның бердәнбер юанычы булып җыр кала, беркемгә дә ачарга кыймаган иң яшерен уй-хыялларын ул җыр белән уртаклаша. 1917 елның Октябре җитә. Бөек революциянең сафландыргыч давылы хезмәт ияләрен хокуксызлыкта һәм коллыкта яшәргә мәҗбүр иткән авыр богауларны себереп түгә. Шәһәр һәм авыл урамнарында яңа җырлар: көрәш һәм азатлык җырлары, ялкынлы революция җырлары яңгырый башлый. Аларның көрәшкә өндәүче канатландыргыч сүзләре ундүрт яшьлек Асия күңеленә дә бик хуш килә. Аның алдында белем дөньясына чуму, мавыктыргыч иҗат эшенә керешү өчен киң мөмкинлекләр ачыла, һәрнәрсә белән кызыксынырга яратучан, тиктормас табигатьле кыз үзе дә яшь совет республикасында барган вакыйгаларның ташкынлы вгымын- нан читтә калырга теләми. Әле постау фабригында эшләгәндә үк кичләрен эшче балаларын укырга-язарга өйрәтә. Ахырдан, халык арасында мәгърифәт нурлары чәчү теләге белән, педагогия курсларына укырАсиянең әтисе, карт эшче Сафиулла абзый, революциянең беренче көннәреннән үк актив төстә яңа тормыш төзүчеләр сафына баса. Балаларын да ул революция эшенә, халык бәхете өчен көрәш эшенә бирелгәнлек рухында тәрбияли. Асиянең абыйсы Шакир Измайлов шул давыллы елларда ук күренекле совет һәм партия эшчесе булып китә, аның бу өлкәдәге эшчәнлегенә хәтта В. В. Куйбышев югары бәя бирә. Асия үзе дә бөек революция идеяләренең тантанасы, социаль тигезлек һәм прогресс өчен барган гомум халык көрәшенең алгы сафында була. Музыкаль һәм артистлык сәләте бик иртө ачылган яшь кыз, бу көрәштә корал итеп, җыр сәнгатен сайлый. 1918 ел ахырында аны эшчеләр тарафыннан оештырылган театр коллективына алалар, һәм бу театр шәһәр һәм өлкә хезмәт ияләренә культура хезмәте күрсәтү буенча актив эшчәнлек җәелдереп җибәрә. Эшче театрында эшләгән елларда Асия татар һәм рус драматургларының пьесаларыннан уннарча рольләр уйный, көннән-көн үзенең артистлык сәләтен һәм профессиональ белем дәрәҗәсен күтәрә бара. Ул, зур теләк һәм эчке күтәренкелек белән, акгвардиячеләрне, чит ил интервентларын, буза куптарган атаманнарны һәм Совет властеның башка дошманнарын тар-мар итү өчен сугышка китүче кызылармеецлар алдында чыгышлар ясый. Үзенең игелекле тыңлаучылары өчен популяр халык җырларын башкара, кызыл сугышчылар күңелендә рух күтәренкелеге, гүзәл киләчәккә ышаныч тәрбияләрлек революцион җырлар җырлый. Асия Измайлова гади кешеләрнең йөрәк, тибешен тойган, аларның уй һәм омтылышларын яхшы белгән, чөнки ул үзе дә шул халык арасыннан чыккан кеше, хезмәт Лсд.ч ханым Измайлова. кешеләренең үз баласы. 1920—22 алларда РКЛ(б) ның Сембер губерна комитеты һом губерна мәгариф бүлегенең инструкторы булып эшләгәндә, агитатор һәм пропагандист кызның дартле, кайнар сүзе иң ерак, иң караңгы авылларга кадәр барып житиен, кулакларның, динчеләрнең һәм муллаларның эзәрлекләвенә дә карамастан, иптәшләре белән халык мәгарифенең яңа учакларын — авылларда хезмәт мәктәпләрен оештырган, шуларда үзе үк турыдан-туры укыту эше белен шөгыльләнгән кемнәрдә дә ул ф шундый ук булып кала. 1921 елда Идел буенда коточкыч ачлык башлангач та Асия халыкның уз баласы булып кала. Ачлыктан интеккән кешеләрне күреп, аның йерәге әрни, ачтан интегүчеләр фондына акча җыю ечен, ул, ару-талуны белми, спектакльләр, концертлар оештыра. 1921—1922 елның кышында Асия Измайлова Ленин комсомолы сафларына баса. Партия һәм комсомол тәрбияләп үстергән бәхетле совет кызларына багышланган кор күңелле жырлар җырлау телеге яшь җырчы күңелендә, бәлки, нәкъ әнә шул кемнәрдә тугандыр?.. Күпмедер вакыттан соң аның бу теләге чыннан да тормышка аша: Асия Иэмайловаиың репертуары яшьлек дәрте һәм шатлык хисләре ташыл торган •Комсомолка Гөлсара» җыры белән байый. Асия Измайлова рухланып башкарган бу җырны яшьләр алкышлап каршылый һәм күтәреп ала. Аның сәхнә эшчәнлеге уңышлы гына башлана. Шулай да эш процессында үзенә ИҢ кирәкле мәгълүматларның җитеп бетмәвен ул теләсә кемгә караганда үэе күбрек аңлый һәм, үзлегеннән тырышып уку юлы белән, алардан котылырга омтыла. Бу мәсьәләдә ярдәм эзләп, беек сүз художниклары А. Пушкин һем Г. Тукайга, А. Островский һәм Г. Камалга, А. Чехов һәм Ш. Камалга, М. Горький һәм Г. Ибраһимоака мөрәҗәгать итә. Баш-аягы белән аларның кеше язмышларын һәм характеолорын тетрәндергеч кеч белән сурәтләгән үлемсез «серләренә чума. Бары тепло болом, зур сәяси Һәм профессиональ оэерлек кенә классикларның һем совет композиторларының операларындагы рольләрне дерес, ышандырырлык итеп башкарырга момкинлок бирәчәген ул торган саен ныграк аңлый бара, һәм, актив комсомолка, талантлы һем ометле җырчы буларак, партия һәм совет оешмалары аны, укуын дәвам итү. профессиональ осталыгын камилләштерү очон Мәскеүго җибәрергә булгач, ул бу хәбәр не шатланып каршылый. 1922 елда ул илебезнең башкаласы Мәскеүго күчеп кило. Башта РСФСР Халык мәгариф комиссариаты каршындагы педагогия курсларында укый. Аннары Кончыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетына (КУ ТВ) керә Биредә аны коммунистик полк сафына алалар. Университетта Асия күренекле марксист галимнәрнең эчтәлекле лекцияләрен тыңлый, алар алып барган семинарларга йери. Бер үк вакытта ул музыка техникумында да дәресләр тыңлый, остовенә, Мәскәү театрларындагы яңа спектакльләрне карап бара, хәлдән килгәнчә, мәшһүр артистларның концертларында булырга тырыша. Каян вакыт тапкан да ничек олгергәнП. Киң халык массалары белән элемтәсен Азия Измайлове студент елларында да өзми. РКП(б)ның Мәскәү шәһәр комитеты һәм РКП(б) Узок Комитеты каршындагы Татар-башкорт секциясенең кушуы буенча, ул Мәскәү шәһәрендәге һәм Мәскәү олкәсендоге завод-фабрика эшчеләре янында еш була. Завод цехларында, кызыл почмакларда һәм клубларда татар эшчеләре агитатор Измайлованың ялкынлы сүзләрен. о җырчы Асиянең эчкерсез җырларын тыңлыйлар. Коломеискидагы машина тезелеше заводында аны хәтта ЧОН отрядына член ител алалар. Башкала тормышы аның сәхнәгә, җыр сәнгатенә булган омтылышын тагын да кочәйте тешә. 1922 елның ахырында Мәскәүдә Үзәк дәүлет эшче татар театры ачыла, аны оештыруга Асия Измайлова да күп хезмәт һәм күңел кече сала. Шуның белен бергә, ул андагы теп иҗат кочлеренең дә берсе була. Театрның нигезен Г. Айдар- ский, Г. Саттаров, Г. Камская, С. Садыйкоеа, А. Мәһдиеа. 3. Агишева кебек Мәскәү вузларында укучы яшь талантлар тәшкил и»ә. Спектакльләр Мәскәү залларында гына куелып калмый, татар артистларының уенын Мәскәү елкосе, Донбасс, Урал һәм Себер тамашачылары да яратыл карый. Театр артистлары турыдан-туры завод-фабрика цехларында. аерым очракларда хетта шахта чиләгенә утырып забойга тешап, к«мер шахталарында, рудникларда, шулай ук колхоз-совхоз кырларында спәктакльлер, концертлар күрсәтелер.. Гастрольләр вакытында Асия Измайлова халык арасында киң таралган җырларга ЙОЛДЫЗ ВОЛИТОНА ф ҖЫРДА R МАТУР ГОМЕР нслгх сапа, аларны җыя, язып ала. Соңыннан, зур осталык белен төрле концертларда башкарып, еларга яңа гомер бирә. Мәшһүр «Шахта» көе, мәсәлән, шундый бәхетле язмышка очрый. 1924 елда артистка аны Донбасста язып ала һәм репертуарына кертә. Менә ничә еллар инде «Шахта» көе телләрдән төшми. Аның Урта Азия республикаларындагы. Башкортстан, Казагыстан һәм Әзербәйҗандагы гастрольләре һәрвакыт зур уныш белән уза. Ул өзлексез төстә бу милли республикаларның музыкаль фольклорын өйрәнә, аның иң яхшы үрнәкләре белән Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрнең музыка сөючеләрен таныштырып бара. Асия Измайлова хезмәт иясе массалары белән даими аралашып яшәргә ярата торган, һәрвакыт яңалыкка омтылучан кеше. Артист һәм гражданин буларак аның йөзен билгеләүче топ сыйфатлар әнә шулар. Шул сыйфатлары аңа радио үзенең беренче адымнарын гына атлаган көннәрдә үк әле бу башлангычның, күп миллионлы тамашачылар белән аралашу өчен, сәнгать осталары алдында искиткеч перспективалар ачуын, еларны әдәбият һәм сәнгатьнең югары казанышлары белән таныштыру юлында күрелмәгән мөмкинлекләр тудыруын аңларга ярдәм итә. Рус сәнгатенең Л. Собинов, А. Нежданова, Н. Обухова, А. Доливо, О. Ковалева кебек мәшһүр вәкилләре белән бергә, ул ботен илне гигант бер концерт залына әйләндергән беренче радиотапшыруларда катнаша. Тагын берничә елдан аның башкару осталыгы белән Казан һәм Ташкент радио тыңлаучылары да якыннан таныша. 1927 елда Асия Измайлова, даими эшләү өчен, Казанга күчеп килә. Казанга килүгә ул яңа, социалистик татар мәдәниятен тудыручы кешеләр — язучылар, артистлар, композиторлар даирәсенә эләгә. Яшь татар совет интеллигенциясе вәкилләреннән композитор С. Сәйдәшев, трибун шагыйрь һ. Такташ, язучы Ш. Усмановлар аның иҗади һәм рухи үсешенә аеруча көчле йогынты ясый. Биредә А. Измайлованың энергиясе. эшләү сәләте бермә-бер ачылып китә, матур һәм көчле тавышлы, бай һәм күп төрле репертуарлы, ниһаять, югары башкару культурасына ия булган артистканы халык тиз арада күреп, яратып өлгерә. Аның Татарстан шәһәрләрендәге һәм авылларындагы күпләгән концертлары һәрвакыт гаять җылы каршы алына һәм зур күтәренкелек белән уза. Артистканың беренче опера партияләре өстендә эшли башлавы да шул чорларга карый. 1927—1928 елларда ул М. П. Мусоргскийның «Борис Годунов» һәм А. Бородинның «Князь Игоре» операларындагы төп рольләрне башкара. 1923 елның җәендә, Казанга А. М. Горький килгәч, Асия Измайлова бөек пролетар язучысы белән очрашып сөйләшү бәхетенә ирешә. Билгеле булганча, әлеге шатлыклы вакыйга уңае белән, Татарстан иҗат интеллигенциясе вәкилләренең мәшһүр язучы белән о нашу кичәсе уздырыла. Кичәгә җырчы А. Измайлова да чакырыла. Тантаналы өлештән соң башланган концертта ул, зур күтәренкелек һәм чын илһам белән, татар, башкорт, үзбәк һәм әзербәйҗан халык җырларын башкара. Уңыш көткәннән дә артык була. Алкышлау һәм яңадан чакыруларның чиге булмый. Гаять таләпчән, югары зәвыклы художник тәнәфестә җырчы янына үзе килә, аңа чын күңелдән чыккан тирән рәхмәтен белдерә һәм, истәлек өчен, артистканың «Халык көйләре альбомына», бары Горькийга гына хас афоризм белән: «Хөрлек — гүзәллекне, ә гүзәллек хөрлекне соя. 4/VIII — 28 ел. М. Горький»,— дигән сүзләрне яза. Шул ук 1928 елның августында Асия Измайлова физикларның Казанда уздырылган IV халыкара съезды делегатлары алдында җырларга чакырыла. Съездның председателе, күренекле совет галиме, академик А. Иоффе, чыгышы өчен, артистканы кайнар котлый һәм үзенең гүзәл җырлары белән ул Мәскәү, Ленинград тамашачыларын да ешрак шатландырсын иде. дигән теләк белдерә. Съезд тәмамлангач, Казан дәүләт университетының Актлар залында делегатлар һәм артистлар бергәләп фотога төшәләр. Бу кызыклы фото Асия ханымда әле дә саклана. Фотоны, артына дулкынландыргыч сүзләр язып, академик А Иоффе үзе бүләк иткән «Яңа татар сәнгатен иҗат итүче зур артисткага, физикларның Идел буенда узган IV съездында катнашучылардан. 1928 елның 12 августы. А. Иоффе». Артистканың иҗат язмышы, аның өзлексез үсүе, профессион.-ль осталыгын камилләштергәннән камилләштерә баруы турында кайгыртып, академик А. Иоффе беренче Халык мәгариф комиссары А. В. Луначарскийга махсус хат яза. Анатолий Васильевич халык арасын*.ан чыккан талантларга пәрвакыт аерым игътибар һәм сизгерлек күрсәткән. Аның тәкъдиме буенча, 1929 елдсн Асия Измайлова Мвдшү дәүләт филармония- сеиең солисткасы булып эшли башлый. Элеккечө үк бик еш гастрольләрдә була, концертлар белән күмер чыгаручылар, тимер юл тезүчеләр, иген үстерүчеләр ачына бара. СССР халыклары театрлары һәм сәнгатьләренең 1930 елда уздырылган беренче бетеисоюз олимпиадасында, югары башкару культурасы һәм уз иҗатында аңа совет тематикасын чагылдыруы өчен, артистка грамота белән бүләкләнә. Бу елларда да ул үзенең элекке традицияләренә турылыклы булып кала: гел ф халык ерасына омтылып яши, промышленность предприятиеләре эшчеләре, бишьеллык х тезелешләрендә эшләүчеләр, укучылар һәм студентлар, терпе учреждение һәм оешма “ хезмәткәрләре янында була, армый-талмый шуларга хезмәт ите. Асия Измайлове £ 1923 елда ук үзе беренче тапкыр чыгыш каган «Красный богатырь* заводы эшчеләре х янына аеруча еш бара. Ул көннәрне искә төшереп, 192S елдан КПСС члены Кояш Вәлитова болан сөйли: < «1929 елда партиянең Мәскөү шәһәр комитеты мине, идея-политик эшне көчәйтү максаты белән, «Красный богатырь» заводы каршындагы балалар бакчасына мөдир < итеп эшкә җибәрде. Тиздән мин завод парткомы каршындагы татар секциясенең ? җаваплы секретаре итеп сайландым. Председателебез кадровой эшче, акбур цехының 3 мастеры коммунист И. Гыйбадуллии иде. Секторларга бүленеп, билгеле бер план ~ буенча эшли башладык. Культура-агарту секторы (аңа үзешчән сәнгать түгәрәкләре ♦ оештыру, дингә каршы кичәләр үткәрү, революцион бәйрәмнәрне билгеләп үтү, «он- цертлар, спектакльләр, әдәби кичәләр уздыру эше йөкләнгән иде), үзе билгеләгән м чараларны уздырганда, заводка укытучыларны һәм журналистларны. М. Җәлил. ° Ә. Фәйзи, М Максуд, Ә. Ерикәй кебек шагыйрь һәм язучыларны. X. Мәүлетов, х Я. Чанышеә кебек гражданнар сугышы каһарманнарын, гражданнар сугышында полк командиры булган М. Шаһиәхмәтовны (ул бу вакытта ВЦИК аппаратында референт д булып эшли һәм татар эшче театрына җитәкчелек итә иде), популяр җырчыбыз Асия я Иэмайлоеоны еш чакыра иде. Шунысы хәтердә аеруча нык калган, Асия килгән көн- 3 иәр завод эшчеләре өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә, зур вакыйгага әйләнә иде—» =Х Бу вакытта А. Измайлова музыка, эстрада һәм циркларның РСФСР дәүләт бер- © ләшмәсендә солистка булып эшли. Тиздән аны шушы гаять зур берләшмәнең дирек- - тор урынбасары ител куялар, ә коммунистлар үэ оешмаларына секретарь итеп сайлыйлар. Иҗтимагый-политик активлык үз-үэенә таләпчән һәм җитди «арый белә торган артистканың иҗат эшчәилегенә зыян китерми. Киресенме, бу ике як аңарда үзара керешеп һем бер-берсеиә булышып яши. Үзенең профессиональ осталыгын камилләштерү турында ул бер генә минутка да исеннән чыгармый, һәм 1934 елның башында Мескәү дәүләт консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, инде бай гына тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплаган артистка эчке бер канәгатьләнү белән шунда укырга керә. Н. Сперанский. Е. Коеылькова. С. Друзякина, Н. Райский кебек күренекле профессорлардан дәрес алу, Ф. Каверин. В. Нардов. Л. Баратов кебек сәхие мастерларыннан осталыкка өйрәнү аңа уз талантын тагын да үстерә һем шомарта тешәргә мөмкинлек бирә. Сәләтле, тырыш, кәчле тавышы һәм зур сәхнә мөмкинлекләре булган Асия курсларны уңышлы тәмамлый һәм, студия бетергән башка җырчылар белән бергә, 1939 елда Казанга кайта, тиз арада опера театрындагы тө>з иечлернең берсенә әйләнә. Театрның яшь артистларына турыдан-туры опера һәм балет сәнгатенә караган мәсьәләләр белән генә чикләнергә туры килми, алар театрны оештыру, аның яшәү- яшәмәве белән бәйле авыр һәм катлаулы мәсьәләләрне чишәргә, театрның үэ йөзен, үэ репертуарын булдырырга, опера сәнгате өлкәсендәге яңа форма һәм алымнарны эзләү белән бәйле күп нәрсәләрне хәл итәргә тиеш булалар. Театрдагы төп иҗат көчләрнең берсе буларак, Асия Измайлова сәнгатьтә ленинчыл партиялелек Һәм халыкчанлык, реализм һәм чын новаторлык принципларының ныгуы эчен керәшә. Бу керештә үзенә фикердәшләр, мәсләктәшләр таба. Шулерның берсе шагыйрь Муса Җәлил булгандыр, мегаен. Югыйсә, ул артисткага либреттоларын бүлек итәр һәм үзенең «Алтынчеч»е естенә түбәндәге сүзләрне язар идемени: «Свекле җырчы, татар сәнгатенең якты йолдызы Асия ханым Измайлоаага, тирәм зермәтем һәм дуслыгымның билгәсе. Муса Җәлил. 15/VI — 1941.» Үзенә тапшырылган опера партияләре «стенде А. Измайлова уйланып һәм илһамланып эшли, хәтердә калырлык тормышчан образлар иҗат итә. Әсәрнең стилен һәм авторның максатын тирәнтен аңларга тырышу, кеше психологиясен һем тормышны якыннан белу, чын мәгънәсендәге югары культура һәм профессионализм, алга куелган максатны тормышка ашыруда искиткеч тырышлык — шулар барсы артисткага берсе икенчесенә бөтенләй охшамаган үзенчәлекле типлар тудырырга булыша. П. Чайков- скийның «Евгений Онегин» операсындагы шук һәм җилбәсәк табигатьлз Ольга, Ш. Гуноның «Фауствыннан кайнар һәм кыю йөрәкле Зибель, Н. Җиһановның «Качкын» операсыннан яаыз һәм мәрхәмәтсез алпавыт Бикә, М. Мозаффаровның «Галиябану» операсыннан Бадига карчык әнә шундыйлар. Татар совет сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләрен искә алып, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы аңа Республиканың халык артисткасы дигән мактаулы исем бирә. . Совет кешеләренең тыныч хезмәтен бүлеп, икенче дөнья сугышы башлана. Төзүче халык сугышчы халыкка әйләнә. Аның барлык көче һәм теләге социалистик Ватанның бэйсезлеген саклауга, фашист илбасарларын себереп түгүгә юнәлә. Күрәсең, яшьлек елларын исенә төшергәндер, совет сугышчылары алдында Асия Измайлова аерым бер дәрт һәм эчке җылылык белән җырлый. Сугыш башыннан алып ул артистларның М. В. Фрунзе исемендәге Совет Армиясе үзәк йорты тарафыннан оештырылган интернациональ фронт бригадаларына җитәкчелек итә. Бу бригадалар хәрәкәттәге армия солдатлары алдында бик күп концертлар куя. Иптәшләре белән бергә, Асия Измайлова да блиндажларда, солдат землянкаларында чыгышлар ясый. Аның чын күңелдән башкарган җырлары сугышчылар өчен туган илдән килгән сагынычлы сәлам булып яңгырый. Моның өчен фронтовиклар аңа кайнар рәхмәт хисләрен белдерәләр. Җырчының архивында, шул заманнан калган иң кадерле истәлекләр төсендә, өч почмаклы солдат хатлары, төрле хәрби частьлар тарафыннан бирелгән почет грамоталары, рәхмәт язулары, кыйммәтле бүләкләр саклана. Татар опера һәм балет театрының партия оешмасы секретаре буларак, Асия Измайлова оборона фондына акча җыю мәсьәләсендә дә башлап йөри. Театр коллективы җыйган бу акчага соңыннан хәрби самолет тезелә. Аның патриотлык хисләре тагын бер фактта бик ачык күренә: сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр айлык хезмәт хакының яртысына якынын, шулай ук концертлар өчен тиешле гонорарының күп елешен ул оборона фондына биреп бара. Үзеи тәрбияләп үстергән, аның таланты һәм иҗат эшчәнлеге өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган халыкның турылыклы кызы буларак, ул халык кайгылары һәм борчуларыннан тыш яшәүне күз алдына да китерә алмый. Аның репертуары өзлексез төстә халыкның яңа һәм борынгы җырлары белән тулылана тора. Мәсәлән, аның концертларында; Сары, сары, сапсары, Сары чәчәк саплары,— дип башланган борынгы рекрут җыры ныклы урын алд Бу моңлы җырны Баһави исемле көтүче малай авызыннан яшь Ульянов та еш ишеткән. В. И. Ленинның туганнан туган кардәше Н. И. Веретинниковның «Володя Ульянов» исемле истәлекләр китабына караганда, гади кешеләрнең авыр солдат хезмәтенә тирән нәфрәтен чагылдырган бу җырны ул тәэсирләнеп тыңлый торган булган. Сугыштан соң Мәскәү радиосы Н. И. Веретинниковның истәлекләр китабы буенча эшләнгән тапшырулар циклы оештыра. Шул тапшыруларның берсендә Баһави җыры Асия Измайлова башкаруында яңгырый. Асия Измайлованы халык күп мәртәбәләр үзенең илчесе итә, депутат итеп сайлый: Казан шәһәр советы депутаты, Мәскәүнең Дзержинский район совет депутаты, шул ук район башкарма комитетының президиум члены, партиянең район, шәһәр һәм өлкә конференцияләре делегаты, сәнгать эшчеләре профсоюзларының өлкә һәм бөтенсоюз съездлары делегаты, партиянең район комитеты члены, сәнгать эшчеләре профсоюзларының Мәскәү өлкә комитеты президиум члены... Халык хезмәтчесе дигән мактаулы исемне ул бетен гомере буена намус белән йөртә. Асия Измайлова күп милләтле совет сәнгатен яшь көчләр белән тәэмин итү турында да даими рәвештә кайгыртып яши. Татарстан хөкүмәтенең 1944 елгы карары белән, ул Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе маршындагы татар опера һәм ГИТИС каршындагы татар драма студияләренең директоры ител бтлгелзнә, 1951 елга кадәр шул постта уңышлы эшләп килә. Опера студиясен — 25, драманыкын шулай ук 25 кеше тәмамлый. Хәзер аларның күбесе (В. Шәрипоаа, Ә. Галимова, А. Аббасов, В. Жарков, Ш. Әсфәндиярова. Р. Бикчантаев, А. Галиева. Д. Ильясов, Г. Камалова, А. Хайруллина, П. Исәнбәт Һ. б.) опера һәм драма театрыбызның тап кечяәрениән санала. Театр белгечләре Р. Усманова һәм X. Кумысников, телестудия режиссеры А. Старкова, Республика Әлмәт күчмә театры баш режиссеры Г. Хәсәеноа шулай ук аның укучылары. Үзенең педагоглык эшчәнлеген Асия ханым елдан-ел киңәйтә бара. Тиздән ул Мәскәү дәүләт консерваториясе вокаль факультетының иң авторитетлы педагогларыннан берсенә әйләнә. Илебезнең милли республикаларыннан (Татарстан, Удмуртия. Чувашия, Калмык һәм Тува) килгән яшьләр вокаль серләренә аңардан өйранәләр. Югары вокаль культурага ия булган педагог буларак, аларны ул рус һем совет музыка сәнгатенең иң югары казанышлары белән таныштыра, еларга җырчы сәнгатенең күп яшерен серләрен өйрәтә. Үзләрен шулай мавыгып укыткан. Югары сәнгать дөньясына алып кергән, бик юмарт төстә үзенең бай тәҗрибәсен уртаклашкан һәм сәләтләренә дөрес юнәлеш бирган укытучыларын студентлар да ярата. А. Измайлованың күпчелек укучылары бүген милли театрларның, Мескәү, Ленинград, Киев кебек зур шәһәрләрдәге театрларның төп көчләреннән санала. Яшьләрне өйрәтү белән бергә, Асия ханым үзе дә укудан туктамый. Мәскәү консерваториясенең вокаль факультетын тәмамлауга, кандидатлык экзаменнарын тапшыра. Татар җыр сәнгате өлкәсендәге күп еллык күзәтү һәм тикшеренүләрен ул «Татарча җырлаганда дөрес сөйләү» исемле фәнни хезмәтендә гомумиләштерә. Аның бу хезмәте күренекле белгечләр тарафыннан уңай бәя ала һәм кандидатлык диссертациясе итеп якларга тәкъдим ителә. Асия ханым еле бүген дә Мәскәү дәүләт консерваториясендә эшли, коллективның тирән хөрмәтен казанган укытучы буларак, менә ничә ел рәттән инде вокаль факультетының партия оешмасы секретаре итеп сайланып килә. Ул һаман тыңгысыз, кайнап торган тормыш уртасында, әйтерсең, аның күңеле каршында еллар да көчсез. Кеше язмышлары терле-терлә. һәр язмышка шәхеснең кабатланмас индивидуальлеге һәм тарихи чор үз эзен сала. Асия Измайлованың тормыш һем иҗат юлы татар совет музыка сәнгате тарихындагы иң матур һәм үзенчәлекле сәхифәләрнең берсе. Халык җыры кебек ук гүзәл һәм пакь, мәңге кайнар һәм нәфис аның гомере.