ТӘРҖЕМӘДӘ МИЛЛИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРНЕ САКЛАУ
Тәрҗемәдә милли үзенчәлекләрне саклау — тәрҗемә теориясендә иң аз өйрәнелгән мәсьәләләрнең берсе. Милли үзенчәлек белән милли әдәбиятларның бүгенге дәрәҗәсен бергә бәйләп өйрәнгәндә генә аны дөрес хәл итәргә мөмкин. Милли әдәбиятларның бүгенге хәле, әйтик, моннан егерме-утыз ел элек булганнан бик нык аерыла. Безнең илдә хәзер милләтләрнең үзара дуслыгы ныгу, интернационализм тойгылары көчәю. уннарча милли культураларның, үзара йогынты ясап, бер-берсен баетып яшәүләре табигый хәлгә әйләнде. Бу — социалистик милләтләрнең коммунизмга бару юлы. Шуңа күрә әдәби әсәрнең милли үзенчәлегенә игътибар көчәю очраклы хәл түгел. Совет власте елларында безнең илебез халыклары психикасында социалистик ватаныбызга мәхәббәт, интернационализм хисе, башка халыклар белән дус яшәү, революцион актив гуманизм кебек байтак уртак сыйфатлар барлыкка килде. Ләкин совет халыкларының барысына да хас бу уртак сыйфатлар алар арасындагы милли аерымлыкларны юкка чыгармый. Шуның белән бер.-ә милли характер үзе дә гомерлеккә бирелгән, катып калган бер нәрсә түгел, ул, социаль шартларга бәйле рәвештә, үзгәрә килә, әкрен үзгәрә, әмма үзгәрә. В. И. Ленин «Коммунизмда «суллык» авыруы» исемле атаклы хезмәтендә пролетариат диктатурасы бөтен дөньяда җиңеп чыкканнан соң да өле милли үзенчәлекләрнең бик озак сакланачагын, бердәм интернациональ бурычны үтәү өчен милли үзенчәлекләрне җентекләп өйрәнергә, эзләп таборга кирәклеген әйткән иде. Әдәби әсәрне икенче телгә тәрҗемә иткәндә милли үзенчәлекләрне саклау турында әдәбият галимнәре байтак яздылар. Тик аларның күбесе бу мәсьәләгә бер яклырак карыйлар. Мәсәлән, К. Чуковский, М. Морозов, М. Алексеев. И. Кашкин күбесенчә фразеологияне, теге яки бу милләткә хас гореф-гадәтләрне ничек бирергә кирәклек мәсьәләсен генә куеп, катлаулы проблеманы беркадәр тарайттылар. П. Та- бахьян исә «Тәрҗемәдә әдәби әсәрнең милли үзенчәлекләрен саклау» дигән диссертациясендә М. Шолоховның «Тын Дон» романын немец теленә тәрҗемә итү практикасында әлеге мәсьәләне карады. Тик ул да диалектизмнар, көнкүреш әйберләре, мәкаль һәм әйтемнәрне ничек тәрҗемә итү белән чикләнә. Ю. Феличкин исә Маяковский, Блок, Есении, Твардовский поэзиясен француз теленә тәрҗемә итүне тикшергәндә, милли үзенчәлекләрне тел аспектына гына кайтарып калдыра. Автор башка телдәге милли формаларның матурлыгын күрсәтүне дозалап кына бирергә тәкъдим итә. Татарча әйткәндә, берәр чеметем генә бирергә куша. Ягъни, Ю. Феличкин әдәби әсәрнең аның белән ярыша алырдай, тәңгәл килердәй эквивалентын бирүне түгел, таныштыру өчен өлешчә генә матурлыгын күрсәтеп узуны тәкъдим итә. Бу, безнеңчә, бер адым артка чигенү. Милли үзенчәлек мәсьәләсе теоретикларның гына игътибарын җәлеп итеп калмады, ул тәрҗемә өлкәсендә дан казанган осталарны да үзенә тартты. Мәсәлән, күл кенә халыкларның эпосларын союз күләменә алып чыккан тәрҗемәче Семен Лип- кин бурят халкының героик эпосы «Гәсөр»- гә язган кереш сүзендә болай ди: «Милли Т характер барлык әсәрләргә караганда да эпоста күбрәк чагыла. Русчада да шул характерны бирү — мавыктыргыч кына түгел, кыен гына түгел, иң мөһим, иң хәлиткеч мәсьәлә. Миңа калса, милли үзенчәлекне табып, шуны тәрҗемәдә дә чагылдыру эчен, барыннан да бигрәк, гомумкешелек- кә хас сыйфатларны табарга һәм шуны чагылдырырга кирәк» Милли үзенчәлекләрне табып, шуны тәрҗемәдә дә чагылдыру — иң меһим мәсьәлә, дип әйтүе белән автор, һичшиксез, хаклы. Әмма аның миллилеккә без гомум- кешелек сыйфатлары аша киләбез дип артык кискен куюы белән килешәсе килми. Юкса, гомумкешелек сыйфаты һәм милли үзенчәлек аерым-аерым яшиләр икән дигән хис кала. Милли һәм интернациональ сыйфатлар, ягъни гомумкешелек сыйфатлары диалектик берлектә яшиләр, үләннәргә сеңгән кояш нурын аерыл алып булмаган кебек, гомумкешелек сыйфатларын да аерып карал булмый. Әгәр чәчәкләр белән чагыштырсак, кояш нуры, әйтик, мәк чәчәгенә дә сеңгән, давыл чәчәгенә до сеңгән. Икесе дә бер үк туфракта үсәләр. икесен дә бер үк яңгырның суы коендыра. Әмма икесе ике торле. Әдәби әсәргә килсәк, гомумкешелек сыйфаты да. мил ли үзенчәлек тә аңарда бер-берсениән аерылгысыз булып, берегеп яшиләр. Әгәр инде шартлы рәвештә бүлеп карарга кирәк икән, ул чагында елешчәдон гомумигә таба, ягъни миллидән гомумкешелек сыйфатларына таба килергә кирәк. Галимнәр арасында: тәрҗемәдә оригиналның милли үзенчәлеген, кабатланмас матурлыгын бирел булмый дип әйтүчеләр дә очрый. Мәсәлән. «Дружба народов* журналы бәхәсендә катнашкан тәнкыйтьчеләрдән Р. Пакальнишкис һәм К. Бязарти тәрҗемә иткәндә милли үзенчәлек юкка чыга дип белдерделәр Тәрҗемә практикасында «җирле колоритны» саклау тенденциясе бик кәчле. Чит сүзләр никадәр күбрәк булса, «милли колорит та» шулкадәр яхшырак бирелгән була, имеш. Чынында исә чит сүзләр тәрҗемәне аңлауны авырппштыра хиснең матурлыгын китереп җиткерергә комачаулый, телне шактый ук чуарлый. Ләкин тәрҗемә практикасы моның белән әле һаман да исәпләшми, егерме-утыз еллар элек ничек тпрҗомо ителгән булса, бүген до шулай 1 «Дружба народов» журналы. 1967 ел 1 сон 2l' иитлэр. тәрҗемә ителә. Моннан бер гасыр элек үк Гоголь -әрҗемәче М. Максимовичка язган хатында болай ди: «Тәрҗемәдә барыннан да бигрәк сүзгә түгел, фикергә тотынырга кирәк. Дөрес, сүзгә тотыну бик мавыктыргыч нәрсә, чын күңелдән әйтәм, хәзер ул хакта бик салкын кан белән уй йөртсәм дә, мин үзем дә рус теленә берәр яңгыравыклы сүз кертел җибәрүдән тыелып кала алмаган булыр идем, беркатлылыгым белән мин ул сүзне башкалар да минем кебек үк аңлыйлар дип уйлаган булыр идем. Шуны исеңдә тот. синең тәрҗемәң руслар өчен, шунлыктан малоросс- ларныңеүз әйләнмәләрен һәм конструкцияләрен кертә к-рмә!» Беек Гогольнсң моннан бик күп еллар элек әйткән сүзләре бүген дә тәрҗемәдә тәп принципларның берсе булып саклана. Бүгенге заман тәрҗемә практикасында тугандаш халыкларның фольклорыннан, әдәбиятыннан, тарихыннан һәм гореф-гадәтләреннән алган «аваздаш» сүзләр до кулланыла. Бу, күрәсең, «кәчәйтү». «матурлау» ниятеннән чыгып эшләнә. Мәсәлән, татар әсәрләрен русчага тәрҗемә иткәндә еш кына «аксакал» сүзе алына һәм бу сүз казакъларда, кыргызларда йөргән мәгънәдә бирелә. Бу сүз белән казакъ һәм кыргыз әсәрләре аша таныш булган рус укучысына инде «аксакал» белән бәйле төшенчә бәр: бу — нәсел башы, зирәк акылы эчен ихтирам ителә торган елкән яшьтәге кеше. Татарларда исә аксакал туры мәгънәсендә — ак сакаллы карт кеше мәгънәсендә генә кулланыла. Милли үзенчәлекләрне русчага тәрҗемә итү. рус теленде до алариың уңышлы яңгырашларын булдыруның үрнәкләрен зур бер әсәрнең тәрҗемәсен җентекләп тикшергәндә күбрәк белеп була. Шуңа «үре без күренекле татар совет язучысы Әхмет Фәйзинең «Тукай» романына тукталырга булдык. Тукай турындагы китап — татар халкы турындагы китап ул. Ченки Тукай үз халкының күңел байлыгын иң тулы ител чагылдыра алган милли шагыйрь. Табигыйдер ки. шунлыктан. Әхмәт Фәйзинең романында татар әдәбиятының милли үзенчәлекләре аеруча калку булып чагыла. Автор әсәрен роман-эпопея итеп язарга исәпли иде. Ул аның беренче китабын гына дә ун ел чамасы язды. Вакытсыз үлем Әхмәт ‘ Го-оль Н. В. Полное собрание. X том. СССР Феннер екал басмасы. 1940—1952 еллар. 311— 312 бптлер. Фәйзигә гаять зур бу хезмәтен тәмамлап бетерергә мөмкинлек бирмәде. Тукай ту- рындсы роман шагыйрьнең үсмер чагына Житеп кенә туктады. Әхмәт Фәйзи янәшә рәвештә романның икенче китабын да язган икән дигән хәбәр бар. 1953 елда «Литературный Татарстан» альманахында икенче китаптан бер эпизод — Тукайның Петербургка бару эпизоды басылган. Тукай Петр I һәйкәле янында басып тора, аның уйлары Пушкинның «Бакыр җайдак» әсәренә юнәлтелгән, ул рус туганы һәм каләмдәшенең талант көче турында уйлана. «Тукай» романы татарча беренче мәртәбә 1950—51 елларны «Совет әдәбияты» журналында басылып чыкты. Аерым китап булып 1952 елны басылды. Тулыландырылган икенче басмасы 1956 елны дөньяга чыкты. Русча тәрҗемәсе бераз алданрак — 1954 елны ук басылды, чәнки тәрҗемәче А. Садовский аны кулъязмадан ук тәрҗемә итә башлаган иде. 1966 елны китап. Тукайның юбилее уңае белән, «Советская Россия» нәшриятында кабат басылды. Без әнә шул иң соңгы басма буенча сүз алып барырга телибез. Әхмәт Фәйзи «Тукай» романын олгереп җиткән зур художник, сүз остасы булгач язды. Аңарчы ул шагыйрь буларак та, драматург, тәнкыйтьче һәм балалар язучысы буларак та, ниһаять, тәрҗемәче буларак та зур юл узган иде. Романга автор барлык көчен, белемен, әдәби осталыгын, тормыш тәҗрибәсен салган. Тукайның тормышы татар халкының тормышы җирлегендә, зур бер тарихи фонда алып сурәтләнелә. XIX гасырның азагында — XX гасырның башларында рус капитализмы үсү белән беррәттән, татар буржуазиясе дә барлыкка килә, шәһәрдә һәм авылда революцион көрәш чаткылары күренә башлый. Халык эчендә кайнау, «түбәннән күтәрелү» булачак бөек милли шагыйрьнең шәхесе формалашуга китерә. Романда без булачак шагыйрьне чолгап алган мохитның нечкә хисле авыл малаена ничек тәэсир иткәнен күрәбез. Халыкның моң-зары, халыкның башыннан кичергәннәре Тукайның иҗат принцибына әверелә. Романның татарчасын укыган чакта авторның тыенкы итеп язу алымына игътибар итәсең. Әсәр вакыт-вакыт хәтта корырак та кебек тоела. Әмма тышкы корылык аша укучы ташкындай бәреп торган ярсу тойгыларны, эчке кайнарлыкны тоя, озак вакытлар тыелып килгән хис тышка бәреп чыккан чакларда халык күңеленең зурлыгы, тойгыларның муллыгы һәм эчкерсезлеге сине таң калдыра. Ә. Фәйзинең стилендә аның шагыйрьлеге сизелә: җөмләләр киеренке, форма төгәл, таркаулык бөтенләй юк. Талантлы язучының индивидуаль язу алымын тикшергән чакта без әсәрнең тукымасын таратып ташлап, монысы халыктан, монысы авторның үзеннән дип әйтә алмыйбыз. Лев Толстой сүзләре белән әйткәндә, авторның шәхесе ул шундый бер цемент, тасв-ip ителгәннәргә карата аның рухи мөнәсәбәте әсәрнең барлык кисәкләрен бергә тоташтыра. Шунлыктан романның стиленә карата без бер генә нәрсә әйтү белән чикләнәбез: татар халкына хисләрне вакламыйча, күңелендә саклау хас. Татар фольклорында мәет күмү йолаларында акырып елау, махсус иҗат ителгән елау формалары юк. Димәк ки, халыктан килә торган милли үзенчәлек буларак, бу хәлне тәрҗемәче бик нык истә тотарга тиеш иде. А. Садовский стиленә исә, киресенчә, күп сүзлелек, купшылык, детальләрнең мул булуы хас. Авторны «төзәтү», элементар нәрсәләрне укучыга бик җентекләп аңлатып бирергә теләү тойгысы примитивлыкка, банальлеккә алып килә. Тыенкылыкны тәрҗемәче, күрәсең, корылык дип аңлаган һәм романны күпсүзлелек белән шактый ук сыекландырган. «Тукай» романындагы стильнең үзенчәлеген Габдулла Тукайның «күпме какканны вә сукканны» күргән газаплы, иң-иң романтик тормышы да билгеләгән, әлбәттә. Үзенең өе дә булмыйча, казна номерларында ятып, больница койкасында чахоткадан һәлак булган шагыйрьнең тормышын сурәтлә, ә чәчәклечуклы стиль сайлап бул- маслыгы үзеннән-үзе билгеле. Бәләкәй Апушны уратып алган авыл ярлылары мохиты, Казанның Бишбалта бистәсендәге һөнәрчеләр тормышы, соңыннан татар сәүдәгәрләре, шәкертләр һәм мәдрәсә тормышы — татар җәмгыятенең төрле-төрле катлаулары безнең алдан узып китә. Тәрҗемәченең бурычы җиңел түгел, ул шагыйрь яшәгән заманның барлык катлаулы- лыгын рус укучысына китереп җиткерергә тиеш. А. Садовский тәрҗемәсен без чын әдәбиятның үзен бирү түгел, милли әдәбият белән таныштыру үрнәгенә кертер идек, чөнки бу — оригиналга тәңгәл кило алырдай тәрҗемә түгел. Роман беренче мәртәбә басылып чыкканнан бирле байтак вакыт узды, милли әдәбиятларның русчага тәрҗемәсенә карата укучыларның да, тео ретикларның да таләпләре үсте. Ә романның икенче басмасы Мәскәүдә беренче басмадагы, ягъни 1954 елдагы ук кимчелекләре белән басылып чыкты, безнең максат бу мәкаләдә, әлбәттә, тәрҗемәне бөтенләе беләк анализлау тугол, оригиналның милли үзенчәлекләре русчада ни дәрәҗәдә сакланганны конкрет мисалларда тикшерү һәм бүгенге тәрҗемә практикасында да яшәп килә торган кайбер алымнарны күз алдыннан үткәрү. «Габдулла чыпталар остендә оеп утырган җиреииои күзләрен ачып җибәрде. Ат алҗып кына калага кереп кило иде. Габдулла инде күзләрен яңадан йома алмады. Кала үзенең олылыгы һәм сәерлеге белән Габдулланың кечкенә йороген каушатып җибәрде. Каланың зченәрәк кергән саен йортлар ишәя, зурая һәм бер-берсенә ныграк елыша бардылар» ‡‡‡. Авыл малаеның шәһәргә керүе оригиналда кыска итеп, бик тегел штрихлар ярдәмендә бирелгән. Габдулланың йоклап килгән җиреннән күзләрен очып җибәрүе аның шәһәргә беренче мәртәбә гаҗәпләнеп, исе китеп каравын бирә. Әхмәт Фәйзи аңа хас тышкы тыенкылыкка турылыклы булып кала, малай авызыннан. «Шәһәр!» — дип кычкырттырмый. Ә тәрҗемәче башта, Габдулланы күзләрен «ача тошоп» кенә карата, аннары: «Шәһәр!» — дип үк кычкыртып җибәрә. Бу патетик соклану, безгә калса, иң әүаәл Әхмәт Фәйзинең тыенкы язу алымына туры килми, ә оннары биш яшьлек малайның рухи халәтенә туры килми, аның аңында бит әле шәһәр тошенчәсе юк, ул каршысында пәйдә булган манзараны исе китеп күзәтә генә ала. Остәвәнә тәрҗемәче «сон кәк рукой сняло» кебек таушалып беткән шаблон тәгъбирне үзлегеннән өсти, йортларны да бик тигез ике рәткә тезел куя. Авторда бит авыл малаеның күзенә ташланганы — йортларның ишәюе, зураюы, бор-берсснә елышуы. Тәрҗемәченең автор алымын бозуы торлеторле формаларда чагыла Бәләкәй Габдулланың күңелен уеп узган кез күренешен алыйк. Автор аны болай сурәтли «Җәй вакыйгаларга никадәр бай булса, кыш шулкадәр тыныч, буш һәм күңелсез узды... Бу бушлык һәм күңелсезлек кезге пычраклар керү белан үк башланды Кеннер кыскарганнзн-кыскарә барды. Яңа бистәне албесты кебек, караңгылык басты. Урамнары түшәлмәгән Яңа бистә кезнең зарыктыргыч яңгырлары астында тоташ сулыкка әйләнде. Катаны югалтмыйча гына урам аркылы чыгу зур эшкә әйләнде. Бигрәк тә Кече Сембор урамына кереп баткан җигүле атны, арбасыннан туармый торып, алып чыгыл булмый, шуңа күрә изеозчиклар һәм ломовойлар бу урамга ‡‡‡ G, Фәйзи. Тукай. Роман Беренче китап. Төзәтелгән икенче басма. Квзан. 1956. 14 бит. кермиләр. Олы Сембөр урамыннан әйләнәләр иде._» Инде бу оэекиең русчасын игътибар белән күздән үткәрик: ■Наступили сумеречные, тоскливые дим осени. Под непрерывным дождем немощеные улицы слободы превратились а месиво грязи. Стало трудно перейти улицу, не оставив в грязи калоши, а то и все ичиги. Если на Малой Симбирской завязла в грязи телега, лошадь приходилось распрягать и выводить из оглоблей, а телегу вытаскивать с помощью веревок и кольев. Городские извозчики и ломовые объезжали эту улицу по Большой Симбирской» (56 бит). Тагын бер мәртәбә җентекләп чагыштырып караса, игътибарлы укучы күрәр: романның татарчасындагы эмоциональ сурәт шактый ук тоныкланган. Ул замандагы бистә тормышына хас ометсеэлек, караңгылык. юеш томан белән эретелгән чынбарлык күренеше тәрҗемәдә кимегән. Ө бит Әхмәт Фәйзи андый өметсезлек тойгысын «тыныч», «буш», «күңелсез» кебек эпитетлар белән тудыра. Бистә естенә караңгылык втуыи ул албасты белен чагыштырып ала. Албасты авыл малае эчен дөньядагы иң куркыныч зат. Татар мифологиясеннән алынган албасты образы шулай ук ул замандагы ярлы тормышның авырлыгын, куркынычлыгын, омегсөэлеген бирү өчен кирәк. Шул якка ум-хмеие юнәлтәсе урынга, тәрҗемәче атны ничек пычрак эченнән чыгару турында баш ватып, беэмең игътибарны албастыга түгеп, ә арбаны күсә» л ер баулар белен тартып чыгаруга юнелгә. шуның белән ыгы-зыгы тудыра, бая әйткәнебезчә. Әхмәт Фәйзинең азу алымымдагы тыенкылыкны киметә. Шушы- ларның барысының еегаеемә тәрҗемәче А. Садоәсмпй милли күрелеш әйберләрен дә белми икән әле. Оригиналда пычракта суырылып ката кала, тәрҗемәдә исә читек кела. Беренчедән. читек оэыи кунычлы, аның пычракта калуы мемкин түгел, икенчедән. пычрак авкыгтә читек киеп чыгалар Авторның индивидуаль язу алымы милли үзенчәлек белән тыгыз бәйләнгән булуын әйткән идек. Бу — дөньяны күрүнең бер билгесе дигән сүз. Оригиналда, мәсәлән, мондый җөмлә бар: «Падишалар үлгәндә дә чаң суктылар, үлемнән калганда да чаң суктылар...» Күрәсез, артык бер генә эпитет та юк. Чиркәүнең зурмы-кеч- кенәме, чаң тавышының моңсумы-дәртлеме икәне Әхмәт Фәйзи тарафыннан күрсәтелмәгән. Татар малае Габдулла чиркәү чаңнарының төрлечә булуын белми бит, ул ике очракта да чаң сугудан гаҗәпләнә генә ала. Бу, бер яктан, Габдулланың, малай буларак, характерына туры килсә, икенчедән, ул татар баласының милли характерына да туры килә. Юл уңаенда әйтеп узыйк, татар теленә хас үзенчәлек, ул да булса, телдә, гомумән, әйберләрне артык шәрыхламау, аларның аерым билгеләрен артык ачыкламау. Әйтик, бездә, «күзләрен зур ачты» дип әйтергә мөмкин. «Кара күзләрен зур ачты» дип әйтеп булмый. Чөнки күзне ачу татарчада инде ул билгеле бер әйләнмә булып әверелгән. Русчада «күз» янына теләсә нинди эпитет куярга була, татарча моны эшләү шактый ук кыен. Менә шул кечкенә генә нәрсәләрдә дә милли үзенчәлек чагылып уза. Тәрҗемәче А. Садовский, милли үзенчәлекне белмә- гәнлектән, әлеге чаң сугу күренешен бик күп эпитетлар белән алып, аның тирә-ягын бизи һәм нәтиҗәдә төп нәрсәне — татар малае образын тоныкландыра. «Звонили протяжно и уныло в большие колокола в день смерти царя, звонили во все колокола переливистым звоном по случаю спасения царя...» «Протяжно и уныло» итеп чаң сугу һәм «звонили во все колокола переливистым звоном» кебек нәрсәләр никадәр «матур» булмасын, татар малаен түгел, рус малаен бирәләр. Чөнки андый рәвештә дә чаң сугып булганны бары тик рус малае гына белә, чиркәү чаңнары аңына ана сөте белән кергән малай гына белә ала. Татарчада эпитетсыз чаңнар вакытның тиз узганын бирсә, русчадагы эпитетлы чаңнар вакыт агышын туктата, безне бер урында чиркәүгә карап торырга мәҗбүр итә. Болар бер караганда әллә ни игътибар итәрлек нәрсәләр дә түгел кебек, әмма әнә шул төгәлсезлекләр, тамчыдан күл җыелган кебек, татарчадагы бәләкәй Габдулланы шактый ук бозып рус укучысы күз алдына бастыралар. Алдарак әйткәнебезчә, романның беренче китабы гына язылып калды һәм анда Габдулланың бала чагы һәм үсмер вакыты гына тасвирланды. Шагыйрьнең шәхес буларак җитлегүен укучы, кызганычка каршы, күрмәде. Шунлыктан бәләкәй Габдулланың мәгърифәтче, күренекле галим һәм язучы Каюм Насыйри белән символик очрашулары аеруча әһәмиятле. Тәрҗемәче моңар бигрәк тә нык игътибар итәргә, аеруча нык өйрәнеп тәрҗемә итәргә тиеш иде кебек. Каюм Насыйри Габдуллага бәләкәй карандаш бирә. «Әле аның үзәге күп,— диде ул,— сиңа бөтен хәрефләрне өйрәнеп җитәр өчен төп-төгәл булыр. Хәрефләр язарга өйрәнгәч, сүзләр язарга тотынырсың, сүзләр яза белсәң, китап язарга өйрәнерсең. Инде китап язарга өйрәнсәң, дөньяда иң бәхетле кеше син булырсың. Каләм белгел, каләм изгегә тартыр. Каләм белгән кешенең фаһеме артыр,— ди әнә китап...» Кечкенә генә төгәлсеэлекләрнең дә әдәби әсәрне никадәр киметкәнен, милли үзенчәлекне никадәр боза алганын күрсәтү максаты белән, шушы өзекнең русчасын тәкъдим итәбез. «Это ничего, что он маленький,— сказал он Габдулле,— тебе хватит его, чтобы научиться писать. Научишься буквы писать, начнешь складывать из них слова. Сумеешь слова складывать, будешь писать стихи, а потом напишешь книгу. А когда твою книгу напечатают, ты будешь самым счастливым человеком на свете!» Каюм Насыйри сүзләрендә татар мәгърифәтчеләренең: белем белән акыл гына яктылыкка илтә, дигән фәлсәфәсе салынган. Тәрҗемәче исә моны шагыйрьнең шигырьләрен бастырып чыгару, китабын таратырга омтылу кебек дан яратуга кайтарып калдырган. Әгәр чынлабрак тикшереп карасак, зур художник Әхмәт Фәйзи татар халкының атаклы мәгърифәтчесе теленә никадәр мәгънәле сүз сала, кычкырып торган итеп түгел, үз җаенда, эчке мәгънәсе белән ага торган итеп сала. «Әле аның үзәге күп» дигән сүзләрендә үк инде «үзәк» сүзе үзе белән зур гына йөк алып килә, халык күңелендә яткан зур үзәкне бирә, русчада ул берничек тә бирелмәгән, карандаш кисәгенә әйләнеп, баланы юатуга гына кайтарып калдырылган. Татарчадагы «китап язу» мәсьәләсе дә бары тик үзең иҗат итүгә генә кайтып калмый, шул мәгънәдә генә булса, китап язу биш яшендәге Апушка карата бик юрамалый әйткән сүз булыр иде. «Китап язу» тәгъбиренең китапны күчереп язу мәгънәсе дә бар бит •ле. Шул ук вакытта бу юл уңаенда Габдулланың язучы булачагына да ымлау, кистереп, озеп әйтү түгел, нәкъ менә ымлау! Шуңа курә дә ул безнең күңелгә хуш килә, безне ышандыра. Бу өзектә татарча үтемле дидактика да сакланмаган. «Каләм белгел, каләм изгегә тартыр...» тәрҗемә ителсә, рус укучысы татарларның бер психик сыйфатын, белемгә омтылуларын курә алган булыр иде. Ә бит белемгә омтылу мәсьәләсе биредә шулай ук маңгайга терәп әйтелмәгән, китап шулай куша диелгән. «Тукай» романының өченче кисәге Жаек каласының килеп чыгуы турындагы легенда белән башланып китә. Автор «шуннан, ярар» кебек сүзләр белән ссйләмдәге паузаларны тутыру алымы да куллана. Тәрҗемәдә боларның берсе дә юк. Габдулла Казан каласына килеп кергән чакта «күз күрмәгән, колак ишетмәгән» гаҗәп күренешләр белән мавыга. Әнә шул әкиятләрдән килә торган «күз күрмәгән, колак ишетмәгән» кебек образлы тәгъбирләр тәрҗемәдә тагын төшеп кала. Габдулланы әнисе: «Җәүһәремме син минем, якутыммы син минем!»— дип сея. Русчада ул нигәдер: «Милый мой, җемчуминка ты моя» булып чыга. Сәнгатъ әсәрен чын мәгънәсендә әсәр иткән нәрсә «чутьчуть» дигән Брюллов. Әнә шул «чуть-чуть» ычкынса, әдәби әсәр төссезләнә. «Җәүһәремме син минем, якутыммы син минем!» дип дешүдә кистереп әйтү юк, укучының үзенә уйларга ирек биргән «чуть-чуть» бар, русчасында ул беткән Парлы әйберләр белән чагыштырып карау, гомумән, татар теленә хас нәрсә. «Алмамдыр шул, хөрмәмдер», •карлыганым минем, бөрлегәнем» дип әйтә халык. «Җәүһәремме син минем, якутыммы син минем!» — дип әйтү эчен татар теленең әнә шул гомуми үзәнчелеген дә белергә кирәк булып чыга. Тәрҗемәдә милли үзенчәлекләрне саклау, шул үзенчәлекләрне рус укучысына да аңлаешлы формада китереп җиткерү тәр- җв мәчедән тырышлык, талант, сиземләү, гаять зур эрудиция таләп ите. Күл вакыт подстрочник буенча тәрҗеме итүче иптәшләр халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен, тарихын һем этнографиясен белеп җиткермиләр. Бу хәл русчага тәрҗемә ителгән китапларның әдәби кыйммәтен нык киметә торган була. Моңа мисалларны күлләп китәрергә мемкин.Тукай кадәр Тукайның русчада әле милли телдәге зурлыгы бепэи, үткенлән белем яңгырый елганы юк. Такташ турында әйтеп тә тормыйбыз. аның русча тәрҗемәдән бәтенлеЛ дә бәхете булмады. Ритмикасы да. аһәңе дә, шаянлыгы да аның русчага күчмәде, фикерләре ничектер саегып калдылар. Ә бит аны юк-бар тәрҗемәчеләр генә түгел, русның күренекле шагыйре Леонид Мартынов тәрҗемә итте, Арада иң уңышлы тәрҗемә ителде дип саналган Муса Җәлил әсәрләренең дә русчасы татарчадан кай- тышрак. Татарчада үтә дә ягымлы, йомшак һәм гармоник Муса Җәлил русчасында коры булып, декларатив булып яңгырый. Хикмәт нәрсәдә соң! Әллә безнең зур шагыйрьләрне дә урта кул шагыйрьләр тәрҗемә итәме! һич тә юк. Татар әдәбиятының күренекле романнарын, классик шигъриятен күп кенә күренекле рус шагыйрьләре. рус прозаиклары тәрҗемә итте. Күрәсең, биредә гаеп бер тәрҗемәчеләрдә генә дә түгелдер. Шушы кенге тикле Тукайның, Такташның, Фатих Кәримнең һәм башка шагыйрьләрнең җентекләп, кат-кат тикшерелгән, гыйльми институтларда расланган академик подстрочниклары юк. Кем ничек тели, шулай Тукайга подстрочник •сый, подстрочникта бозылган милли үзенчәлекләр әдәби тәрҗемәгә дә бозылып күчәләр. Оригинал белән тәрҗемәне игътибар белән чагыштырыл карау Әхмәт Фәйзинең • Тукай» романы русчада башчвчарак килеп чыгуын бик ачык раслый. Ләкин бу «баш- качалык» әсәрнең авторы файдасына түгел, татар едебияты файдасына түгел. Оригиналдагы милли үзәнчелек, татар халкына хас сыйфатлар тәрҗемә да тешеп калганнар яки бозыл бирелгәннәр. Димәк, әсәрнең җаны, екрәнлеп, суырып алынган. Шуңа күре дә роман татарчадагы кебек яңгыраш ала алмады. Татарчасында Тукай преммасе белән бүләкләнгән әсәр русча басмасында урта кулрак булып калды. Моңардан без үзебез ечеи гаять мөһим бер нәтиҗә чыгара алабыз: әдәби эсерда милли үзенчәлек тагыл куйган бер йөрсә түгел, мавыктыру һәм кызыктыру эчен эшләнгән экзотика гына түгел, белми аның органик бер элеше, егер зуррак ител әйтсен, милли үзенчәлек ул — әсәрнең җаны, аның табигате, аның сәнгатьчелеген билгели торган аерылгысыз бер сыйфаты. Тәрҗеме теориясе моңар-ы булган тәрҗемә практикасын җентекләп өйрәнел. уңай акларны берләштерергә һем шуның белен милли үзенчәлекләрне башка телгә де күчерүнең дәрес юлларым табуда терҗемәчеләргә булышырга тиеш.