Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ЕЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Хакыйкатьнең төсе Хакыйкать асылда Ап-ак була. Ана сөте төсле Саф, пакь була. Була аның кайчак Кызылы да.— Канга манчылганда Көрәш кызуында. Хакыйтьнен очрый Кайчакта сарысы, Чагылганда анда Җиңелү сагышы. Хакыйтьнен булмый Чуары, аласы, һәм шулай ук булмый Карасы. Хакыйкать асылда Ап-ак була. Ана сөте төсле Саф, пакь була. Тик саклагыз аны Пычратудан: Күгәрә, пычрана ул Тик ятудан. 1968 Утызымны эзлим Колагыма көне-төне Бер үк сүзне улыйлар: — Юньле шагыйрь утыз яшьтә Янып бетә ул,— диләр. Ә мин барам инде менә Җиденче уным белән. Үтте инде ике уты ә Ба шы м нан берәм -берәм Үтте ике Такташ гомере, Ә яну — бетми һаман. Мәңгелек ут мәллә миндә! — Янам да һаман янам Аптырыйм үзем дә кайчак Бу янунын көченә Өләшсәң. җитәр кебек ул,— Кояштыр! — мен кешегә. Тынгысыз йөрәк биргәндер. Күрәсең, язмыш миңа. Тынмый ул хәтта минут та Онтылып ялгыш кына. Нинди хәл булса дөньяда, Борчылмый калмый шуңар. Ягулык минем йөрәккә. Күрәсең, өстн шулар. Әйләнеп бер мәл күмергә, Сүнә бу, ахры, дисәм, Заманның җиле күмерне Дөрләтә өреп кисәк... Кайда син, минем утызым. Килмисен нигә һаман? Мәңгелек ут. ахры, миндә! Янам да һаман янам... Сонет Күпме дучар булмадым мин югалтуга! Ин кыйммәтле никадәрле нәрсәм җуйдым. Күпме дусны озаттым мин сонгы юлга, Күпме якын туганнардан аерылдым! Ни эшлисең! Законы шул бу дөньяның. Бар да фани: булган — бетә, килгән — китә. Яшь түксәң дә еллар буе, әрнеп җаның, Күнегәсең барсына да ахыр чиктә. Мин күнегә алмыйм тик бер югалтуга, Ятсам-торсам, чыксам-керсәм, әрни җаным. Сәбәп булдым үзем генә чөнки моңа: Бушка үткән көннәрем ул һәм елларым. Белмәдем шул: әрнемәсен җаным, дисәң, Бер минутны бушка әрәм итмә икән! Май, 1968 Яшь дуска Вариант Елама, яшьлек үтә, дип. Син менә миңа кара: Кая яшьлек! — минем әнә Картлыгым үтеп бара. Еламыйм шулай да. Никме? Еларга тапмыйм ара. 1969 Берекче яшен Яшьнәде күктә Беренче яшен һәм түкте җиргә Эчкерсез яшен. һәр тамчы яше Кояшлы, якты. Юк, ачы түгел. Ул шундый татлы! Әйтмәгез, нигә Түгел, дип, ачы? Ул табигатьнең Шатлыклы яше. Тыела алмый Ул шуңа менә. Күкрәтеп күкне. Шаркылдап көлә. Гомер Буш состав кебек шалтырап. Кайтмый шул яшьлек янадан Үтте дә китте гомер. Син аны хәзер тотып бак, һәм кабат булмый туып! Артыннан әпә йөгер! Ник яздын моны, димәгез, Файдасызга, карт убыр? Яшь чагым булса, мин аны Булмаса мина файдасы. Туктатыр идем куып... Яшьләргә гыйбрәт булыр. 20.11.68 Язны сагыну Җилфер-җилфер җилләр белән Сер серләшкән яфрак кайда? Җем-җем итеп, кояш белән Иркәләшкән яфрак кайда? Чын-чың итеп чыңгылдаган Язмын яшькелт чыңы кайда? йөрәкләрне җилкендергән Язның яшьлек җыры кайда? 19. ю. 66 Фил Фил шулкадәр саклый горурлыгын Йөртә торып шундый зур гәүдә, Ыңгыраша, димәсеннәр өчен, Читкә китеп үлә үлгәндә. 15. 11. 66 Сөйләмәгез Сөйләмәгез тузга язмаганны, Танык көләр сүзне, иптәшләр? Картлар — фәлән, картлар — төгән, диеп, Сөя белә, диеп, тик яшьләр. Ә чынлыкта, хокук алыр әчеп, Сөя белдем, диеп сөйләргә. Кимендә бер утыз кырык еллап Кнрәк берне янып сөяргә! 4.02.69 Тал кызы Яшь тал кызы. Иелеп күл көзгесенә, Аерылалмый Карап гора үз төсенә. Диңгез балыкчысы уйлый; «Тотармынмы? Күпме?» Ярда калган яры уйлый: «Кайтырлармы? Юкмы?» Шәһәрдә транспорт хәле Мәскәүдән мин Очып кайтам Ярты сәгать. Аэродромнан Өйгә кайтам Алты сәгать. 1969 ЮГАЛТУДАН СОҢ Мәрхүмә Зәйнәбемә Булмаган юкка бу алла, Җәннәте, тәмуглары, Буласы икән, бәгырем, ул Файдага безгә бары. Җәннәтен итмим өмет тә, Чөнки без динсез идек. Инандык реаль тормышка һәм, шашып, шуны сөйдек. Ә булган булса тәмугы. Эләгеп шуңа, җаным, Янарга мәңге булса да Кавышыр идек тагын. Күтәргән кебек дөньяда Икәүләп барын, барын, Күтәрер идек бергәләп Аның бар азапларын. Бер сүзен, җанны эретеп. Әрнүне куар иде, Елмаеп тик бер каравың Барсын да юар иде. Үбүең — булып тәндәге Бар авыртуның име, Тәмугы безгә явызның Җәннәт күк булыр иде. Ә болай, инде кавышу Юк, бәгырем, безгә монда. Ялгызым янам, калып мин Дөньяның тәмугында... Булмаган юкка бу алла, Җәннәте, тәмуглары. Буласы икән, жаным, ул Файдага безгә бары. 16. 09. 68 Кояш тотылган көнне Кояшка карый кешеләр Корымлап пыяласын. Карасын — кызык аларга, Ә минем юк карасым. Тотылды минем кояшым Моннан нәкъ бер ай элек. Ай түгел, безнең арага Чалгылы кортка кереп. Күземне салсам да кайчан Кояшым, сиңа табан, Ыржайтып сары тетпләрен Шул кортка тора һаман. Кешеләр! Кайгырмагыз сез, Ай анда озак тормас. Тиз чыгар, сибеп елысын, Елмаеп сезнең кояш. Ә минем кояш тотылды Мәңгегә чыкмас өчен... Арада тора шул кортка. Ыржайтып һаман тешен. 22. 09.68 Ул карап үстергән алмагач Нәрсәдер пышылдап, жилфердн. Мин аңлыйм — юата ул мине: — Кайгыңны жинелрэк кичер,— ди. Ничек соң кичерим җиңелрәк? Юатма. Күрәм ич, алмагач. Үзең дә саргаеп кибәсен, Караучың яныңда булмагач... 19. 09.69 Газәл Иң яман хәл шул икән, белдем, ярыннан аерылу? Ул нкән, ярдан түгел, бәлкем, җаныннан аерылу. Иң кадерле күпме нәрсәң булса дөньяда әгәр. Мең кабат җннел булыр бердән барыннан аерылу. Кап-каряңгы төнгә әйләнде көнем, йомгач күзең. Шул нкән һәр көн килә торган таңыңнан аерылу. Шундый зур хәсрәт ишелде, н Карәхмәт, өстеңә. Коткарыр, коткарса моннан тик аңыңнан аерылу. 25.08. 68 Моң кабат дәштем, «жаным?» дип. Сиңа гомер буена. Ник алай диеп дәшкәнем Кермәде һич уема. Ә баксаң, алай дәшүнең Мәгънәсе тирән нкән; Ул сине җаным шикелле Күрүдән килгән икән. Бушлыкка дәшәм шул сүзне Ни гомер инде менә. Әйләнә, сүзсез елмаеп, Тирәмдә шәүләң генә. Бармы җаным, юкмы? — белмим: Башымда тоташ томан. Йөрим мин бүген дөньяда Җансыз бер гәүдә сыман... 19.10. 68 Хорафат Гомеремдә мин күпме оттырмадым Үз өемдә яки кунакта: Бер тиенсез калдым преферанста, «Подкидной»да калдым дуракка. Кайгырмадым ләкин беркайчан да, Тик карадым синең күзеңә, һәр вакытны җылы карашыңда Бер юану эзләп үземә. Мин ышана идем хорафатка Шундый хәлләр башка килгәндә: «Кем уңмаса карта уенында, ' Мәхәббәттә уңа»,— дигәнгә. Ә син карый идең минем күзгә Кызганудан бигрәк көлебрәк: « Белә торып минем яратканны. Ник уйныйсың?» — дигән кебегрәк. Мин кулга да тотмыйм хәзер карта. Синең юклык сәбәп моңар га: «Отармын да кәефем кырылыр»,— дип. Куркам чөнки карта уйнарга. 6.06. 69 Кырда Хуш исле кар. — Ят, Әхмәт,—дип, Тип-тигез. Ак. Җәйгән җәймәң Карыйм көчкә. Төште искә. L 03. 69