Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАҢНАР ҺАМАН МАТУРМЫ?

Укучыларыбыз язучы Шамил Рәкыйповны матбугатта уңай бәя алган ‘Геройлар эзеннән». ‘Чәчәкләр сейли белә» һәм ‘Кайда син. Жан?» исемле китаплары буенча беләләр. Үткән ел журналыбызның бер санында аның ‘Егерме алтының берсе» исемле очеркы басылып чыккан иде .4 я da халкычылн гң беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыр шинның 1938 елда Хасан күле районында илебез чикләрен бозып кергән япон илбасарларына каршы сугыштагы батырлыклары су рәтләнде Бу бәрелешләрдә Гыйльфан. дошманны кыйнау белән бергә, яралы тугыз иптәшен су аркылы алып чыгып коткарып кала. Латор геройның язмышы белән ахырынача кызыксына архивлардан эзләнә. Батыршинны якыннан белгән күп кешеләр бе :.>н очраша һәм шулай итеп. ‘Таңнар һаман мттурмы?» исемле боки- менталь яңа повесть Туа. Әсәрдә шулай ук украин халкының батыр улы. Гыйльфан Батыршинның дусты. Советлар Союзы Герое Иван Давидович Чернопяткога да киң урын бирелә Яңа әсәр асы да шушы аерылмас ике дус турында. Аларның язмыш лары . а ңә-.п кызыклы: икесе бер елда туалар, бергә укыйлар, шахтада бергә зшли- ләр. бергә үк Армия сафларына алынып. бер ук заставада хезмәт итәләр һәм 1938 елда япон илбасарларына каршы күрсәткән батырлыклары очен бер үк указ белән икесе дә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була тар Аннары - Хәрби академиядә бергә. Боек Ватан сугышы башланган коннэрдә чик буенда бергә, Җиңү ш чендә бергә. Каһарманнарның 1946 елда һәлак булулары да бергә була... Хәзер аерылмас ике дусның якты истәлеген мәңгеләштереп. ике ак лайнер океаннарны гизә А.тарның берсе ‘Гыйльфан Батыршин» исемле, икенче! е — ‘Иван Чернопягко» УкучыларыОызга шул әсәрдән кайбер озекләр тәкъдим итәбез. Диңгез белән сөйләшү нчә мина балыкчы карт гаҗәеп бер әкият сөйләде. 1 Шуның тәэсиреннән айный алмыйча керфек какмый төн үткәрдем, тан аттырдым. Менә мин кабат таш кыялы диңгез ярында басып торам. Уйланам, күңелемнән генә диңгезгә өн салам. Тузгак яллы чал дулкыннар бер-берләрен ашыктырып миңа таба тәгәриләр, авыр ыңгырашып үзара пышылдашалар Да, бәйдән ычкынгандай ярсып, кинәт ярга ташланалар Күкрәген киереп торган таш кыяның ачулы дулкыннарга һич нее китми: ул аларны җиңел генә этеп җибәрә шикелле, дулкыннар күккә сикерәләр, һаиага су тамчылары чәчеп, күбекләнеп бер мәлгә тынып калалар, аннары кинәт исләренә килгән төсле, ашыга-ашыга үзләренең бишегенә — диңгез эченә йөгерәләр. Аларга сафсаф тезелеп килгән яңа зур дулкыннар очрый Болары — гайрәтлеләр, җиңелгәннәр белән сөйләшеп торырга да гарьләнәләр шикелле. Алар ашыгалар, кабаланалар Күккә кабат су баганалары ыргый, күктән кабат шарлавыклар ага, жилләнеп-җилләнеп яңгыр сибәли. Бу юлы барысы бетте, ишелде сыман. Ләкин таш кыя су туфаны астыннан берни булмагандай калкып чыга, иңнәрен җәеп, бетмәс көчен, арткан дәрманын күрсәтә. Гайрәтләнүләре бушка китүен сизгән дулкыннар, күбекле итәкләрен жыя-җыя, диңгезгә шылалар. Аларны тагын да гайрәтлерәкләре каршылый. Тик барыбер таш кыя кымшанмый. Ул элеккечә мәгърур басып тора бирә... Диңгез, диңгез! Нигә болай ярсыйсың, котырасың син?! Әле кичә генә ягымлы, мәрхәмәтле идең бит. Әллә сереңне бүтән берәүгә сөйләгәне өчен балыкчы картка хәтерең калдымы? Рәнҗемә, үпкәләмә син аңа! Ул сөйләгән әкиятне калебемә мәңгегә бикләдем мин! .. Икесе ике бишектә үсеп, газиз әнкәләренә икесе ике телдә «әни» дип эндәшсәләр дә, бу ике сабый бер-беренә ике тамчы су кебек охшаган булган, йөрәкләрендә мәңге сүнмәслек нур балкыган. Кара көчләрне көйдергән, дусны-якынны җылыткан, сөендергән бу нур. Бер төптән үсеп чыккан ике имән кебек, аларны беркем дә бер-берсеннән аера алмаган. Җир асты патшасының бердәнбер чибәр кызы нишләп кенә карамаган бу ике дусны үз тозагына эләктерү өчен! Дөм караңгы патшалыгында адаштырып, кайтыр юлларын бикләгән, ашарга-эчәргә бирмәгән. Барыбер җинә алмагач, хәзинәләре белән дә кызыктырмакчы булып караган. Җем-җем итеп торган затлы тажын-калфагын, алтын алкаларын, беләзек, балдакларын, чулпыларын, сандык-сандык алтын тәңкәләрен күрсәткән Бу байлыкларга хуҗа булырга теләп, егетләр үзара сугыша башларлар дип көткән, көтә-көтә арып беткән. Егетләрнең байлыкка исләре китмәгән, алар җир куенына елышканнар, гап-гади кара ташларны тәннәре белән җылытканнар, кайнар тирләре белән сугарганнар. Шуңа күрә бу ташлар җир өстенә чыгуга ахактай ялкынланып янып киткәннәр, кешеләрне бәхетле иткәннәр. Үзләрен бик зурга санаган капкорсакларның мондый хәлгә эчләре пошкан, һәммәсе бу бәхетле илгә берәр төрле этлек эшләргә маташкан. Алар коткысына бирелгән илбасарлар бу якка уклар ата башлагач, аерылмас ике дус сөнге-кылычын кайрап акбүз атларга атланып чыгып киткәннәр, күз ачып йомганчы ил чикләренә килеп җиткәннәр. Күкрәк киереп дошманга каршы торганнар, каты дауда явыз илбасарларны кырганнар... Боларның йөрәк кылларына чиертүче дә табылган бераздан Алар су кызыдай бер гүзәлгә гашыйк булганнар. Барысы көтә, ниһаять, дуслык бетә, дип өмет итә. Ләкин.. Чын дуслар арасында барыбер дау чыкмый. Чибәр кыз, аптырап, күккә очып китә. Көнләшүдән кара көйгән явыз көчләр бергә җыелып киңәшәләр, кабат мәкер һәм хәйләне эшкә җигәләр. Бу ике дусның күккә менеп чибәр кызны эзләп кайткан чаклары була Давыл куба, яшен яшьни. Дуслар утырган көмеш очкыч түзми — җимерелә һәм таш шикелле аска, упкынга атыла... Кашыңны җыерма, йөзеңне чытма, чал диңгез ике дус турындагы бу гаҗәеп кыйсса әкияткә бик охшаса да, әкият түгел, булган хәл бу, булган хәл! Моннан егерме дүрт ел элек, таш кыялы шушы ярларга җитәрәк, бер җитез очкыч ни сәбәпледер һәлакәткә очраган иде. Хәтерлисенме, дингез, бу фаҗигане? Ул чакта да бүгенгедәй давыллы, куркыныч идең сип. Ярсыган дулкыннарың канаты каерылган җитез очкычны комсызланып үз кочакларына суырып алдылар, тирән упкының аларга билгесез кабер булды. Беләсенме: кемнәрг ’ п күмдек син зеннен төпсез упкынына? Берберсенә ике тамчы су кеоек охшаган, суга батырып та аерырга мөмкин булмаган Гыйльфан белән Иван ята бит анда! Аларның җансыз гәүдәләрен мәңгелек тынлык сакланган тирән упкыныңа суырып алдын да фаҗигале һәлакәт турында кешеләргә бер сүз дә сөйләргә теләмисең. Юкка! Алар барыбер безнең күңелләрдә _ яшиләр... з Мин кояш чыккан якка карап торам. Очкыч чама белән әнә шул ? тирәләрдә су төбенә чумган, япон башкисәрләрен хөкем итеп Токиодан £ кайта торган пәһлеван йөрәкле ике батырның гомере әнә шунда өзелгән. 5 Диңгез һаман ярсый, һаман котыра. 2 Тынычлан, чал диңгез, сөйлә гомерләре мәңгелек гүзәл жырга тиң < ике ир-егетнең батыр үлеме турында, җиткер безгә аларның сонгы сүз- < ләрен, теләкләрен... Үлгәннәр эндәшмиләр... < Алар өчен хәзер тереләр сөйләргә, алар эшен тереләр дәвам итәргә 5 тиеш. Мин Гыйльфанның балачагына, яшьлегенә юнәләм. Батырларның матур эзләре буйлап юл алам. Беренче тукталыш I 3 Поезд Голубовкз станциясенә вакытыннан иртәрәк килеп җитте * Берничә кеше вагоннан төшеп калдык. Алар шунда яшәүчеләр иде - булса кирәк, станциягә кереп тә тормастан. төрлесе-төрле сукмакны сай- п лап. эреп югалгандай юкка чыктылар. Мин ашыкмадым. Көпчәкләр җырын тынлап, моңаеп калган тимер < юллан унгарак каерып, калкулыкка күтәрелдем. Тан атып килә иде. з Каршымда искиткеч гүзәл күренеш: җир өстенә өрсәң таралып китәргә торган жинелчә күксел томан төшкән, дингез эчендәге кечкенә утрауларны .хәтерләткән, Мисыр пирамидалары шикелле терриконнарда дистәләрчә утлар җемелди, кәпәчен кыңгыр салган, озын зифа буйлы спортчы егетләргә бик охшаган шахта коперлары менә-менә туп куарга йөгереп китәрләр сыман. Чыннан да, энә каршыдагы шахтадан ниндидер карамчык тәгәрәп чыкты түгелме? Әйе, ул терриконга таба бара, текә дип тормый, һаман өскә, террнконнын түбәсенә күтәрелә Белэм, бу карамчык — җир куеныннан чыккан вагонетка; ул тар тимер юл буйлап мепәр-менәр дә, махсус җайланмага кереп, әйләнеп капланыр һәм ташкүмер юлдашы булган каты тау токымнары бер-берсен этә-төртә аска таба тәгәрәрләр. Әнә шулай булды да! Унда да. сулда да, бирерак тә. арырак та шундый ук чәл күзгә чалына Кешеләр күренми. Таулар тын тора, таулар гүя йокыга талганнар. Алар, ниндидер тылсымлы көч ихтыярына буйсынып, йокылы-уяулы, һаман бер үк хәрәкәтләрне кабатлыйлар кебек. Ара-тнрә паровоз кычкырткан, дөбердәтеп әйбер бушаткан тавышлар ишетелә. һавага әчкелтем күкерт исе таралган. Миллион еллар жир куенында яткан кайбер тау токымнары өскә чыккач үзлекләреннән пыскый-яна башлыйлар икән. Терриконнар шуңа төтенли. . Бу—Донбасс! Россиянең йөрәген көчлерәк типтергән, берәүләрне мәңгегә аерган, икенчеләрне кавыштырган, һәр карыш җире тир һәм кан белән сугарылган атаклы Донбасс бу!.. Кировскнның шәһәр дип йөртелә башлавына әле өч кенә ел. (Элек ул Голубовка руднигы тирәсенә салынган берничә казарма, эреле-ваклы мескен алачыклардан, землянкалардан торган ярлы бер поселок булган ) Шахтерлар нәкъ шәһәр уртасындагы мш мәйданга Сергей Миронович Кировнын мәһабәт һәйкәлен куйганнар, мәйдан тирәли өчәр- дүртәр катлы таш йортлар, культура, көнкүреш учреждениеләре җиткергәннәр. Яна урамнарның берсе халкыбызның беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин исемендә. Ул шулай ук Кировскиның да беренче герое. Шәһәрдәге пионер оешмасы аның исемендә. Геройны яшьли үк белгән кешеләр шактый икән биредә. Иң сөенеч- лесе шул булды: ул яшәгән йорт үзгәрешсез саклана, аны тәрбияләп үстергән абзасы Хәлиулла һәм җиңгәсе Шәмгөлҗәннан Гобәйдуллин- нар исән-сау икән әле. Партизан урамында егерме икенче йортның капкасын шакыйм. Чылбырда эт үрсәләнә. Илле биш-алтмыш яшьләр тирәсе бер агай аны тиз генә тынычландырып, бикләвечне ача. — Ә... сез Гыйльфан турында язучы,— ди ул һәм, елмаеп, күрешергә кулын суза.— Мин Габдулла Гобәйдуллин булам. Хәлиулланың олы улы. Гыйльфан белән бергә үстек. Ул гына, мәрхүм...— Габдулла агайның шат чыраена хәсрәт күләгәсе үрмәли, җыерчыклар тирәнәяләр. Бераздан өйгә керәбез. Ап-ак чөй сакаллы Хәлиулла бабай һәм аның гомер юлдашы Шәмгөлҗәннан әби башта аптырап калдылар, аннары, күзләрен яшьләндереп, өс-баш киемнәремне чишендерергә, туган як хәбәрләрен сорашырга керештеләр. СССР чик буе гаскәрләре музеенда саклана торган бер рәсми кәгазьдә (ул 1938 елда язылган) Гыйльфан Батыршин әнисе белән бертуган абзасы Хәлиулланы һәм җиңгәсе Шәмгөлҗәннанны чиксез хөрмәт итүен, алар тәрбиясендә үсүен белдерә. Шуларның һәммәсен хуҗалардан сорашам. Хәлиулла абзый сүзне ерактан башлады Донбасска ул 1910 елда хәзерге Биектау районының Ямәщирмә авылыннан килгән, һәм 1938 елга чаклы җир астында эшләгән. Забойда күмер чапкан, җигелеп чана тарткан, штректа ат куган (коногон), әртилшик (бригадир) булган. Күп кешеләрне күмер чабу һөнәренә өйрәткән. Алты баланы берүзе эшләп туйдырса да, сецелесе Фатыйманы һәм аның улы кечкенә Гыйльфанны үз канаты астына сыендырган. Хәлиулла абзый, аякларын бөкләп түр башына менеп утырган килеш, ашыкмыйча гына сөйли. Тыны кысылганда, тоныклана башлаган күзләрен йомып, туктап кала. Туксан яшь уен түгел шул. Әлегә чаклы карт бирешмәгән. Гыйльфан утырткан алмагачларның төбен йомшартканда тирләп азрак салкын тидергәнгә геңә кәефсезрәк икән бүген. Гыйльфан салган мунчаның ләүкәсенә менеп чабынса, бу чир үтәчәк тә китәчәк... Кочаклашып күрешү Җигүле ат җай гына баш чайкап, биш чайкаган саен муенына асылган кечкенә кыңгыравын шылтырата-шылтырата. үз көенә атлап бара. Вакыт-вакыт башын борып кешнәп ала артта калган колынын чакыра. Арбага җиде-сигез яшьлек бер малай һәм сөйкемле чырайлы ир уртасы кеше утырган. Икесе дә бәйрәмчә киенгән: башларында өр- яңа салам эшләпә, өсләрендә чиккән якалы ак күлмәк, билләрендә кара чуклы ефәк билбау, аякларында ялтыравык итекләр. Ир кеше, поселокның аргы башында күренеп торган часовпяды зиратка таба төртеп күрсәтә-күрсәтә, малайга нәрсәдер сөйли. Атасының сөйләгәне соң дәрәҗәдә тәэсир ңткәнгәдер, ахры, малайның иреннәре дерелди, ул менә-меңә елап җибәрер төсле. Моны атасы да сизеп ала һәм улын кочаклый башлый. — Син зур инде, улым. Синең белән хәзер барысын уртага салып. ирләрчә сөйләшеп була. Әниең искә төшсә кунел дигәнен минем лә нечкәрә нечкәрүен .. Тик ир кеше еламаска. нык булырга тиеш — Мин еламыйм, әти. Әнине генә кызганам. Әни исән булса, кунакка бергә килер идек. Тәмле бөккәнне аңа да кисеп бирер идек. — Без аның өлешен зиратка илтербез... Менә килеп тә життек. Монысы инде Хәлиулла абыең ташпулаты була. Борыл әйдә, малкай... ♦ Лт туктый Өлкән Чернопятко арбадан җитез генә сикереп төшә һәм капкадан башын чыгарып бу якка караган түбәтәйле малайга эндәшә: «Капкаңны ач, улым. Давид дәдәң сезгә кунакка килде»,—ди. Төсе уңган яшькелт күлмәген билдән берни белән бумаган, киндер ыштанлы, ялан аяклы ябык малай тнз-тиз бастырыкны этәрә, чалшаеп торган капканы оста гына жырлатып ачып жибәрә Үзе капка артына поса. Ишек алдына керәләр. Нигәдер тып-тын. Иван, гаҗәпләнүеннән авызын ачып, үзе төсле кара чутыр малайга карап тора. Менә малай баягыча ук җырлатып капканы япты, хуҗа әзрәк сабыр ит әле дип куып җибәргән яшь колынга күз кырые белән генә сөеп карап алды да ат тугарышырга килде Оста итеп тартып аркалык каешын чиште, камыт бавын ычкындырды — Синен җир җиләге ашаганың бармы? Яки гөмбә бөккәне? — дип сорады анардан Давид. — Жилок ашаганым бар. Ә гөмбә — юк,— диде малай, моңсу гына. — Яхшы. To-есть, яхшы түгел бу. Но бүген без җиләкне дә, гөмбә бөккәнен дә туйганчы ашап карарбыз. Давид, шулай сөйләнә-сөйләнә, атны тәртә арасыннан чыгарып, тезгенне арбага бәйләп куйды, арбадагы ямь-яшел печәнне күпертте дә малайга кабат; — Исемен ничек әле синең? — днп эндәште. Күзләрендә кызыксыну, ягымлылык чагылды. — Гыйльфан... — Давай хәзер танышыйк. Гыйльфан — Ул уч төбе шомарган сөяк кебек ялтырап торган кулын Гыйльфанга сузды.— Давид Чернопятко. Ә зрба артында күн итек башы белән җир казып торган бу егет Иван Чернопятко булыр. Кил. улым. бире. Шап иттереп күреш яшьтәшең белән. Менә шушы ут егет инде синен белән имечек суыручы? Юк, Иван арба артыннан да чыкмады, кулын Гыйльфан кулына шап иттереп сугып күрешмәде дә. Нигәдер оялып, аска карап тора бирде. Әтисе аның иңбашыннан тотып. Гыйльфанга таба зтәргәч тә, абзарга керергә теләмәгән кәҗә кебек, киреләнеп аяк терәп торды — Монысы инде килешми, бөтенләй килешми. Иванушка,— диде Давид дәд.1 — Гыйльфан, кайда сон хуҗалар? Нигә тавыш-тын юк? Йоклыйлармы әллә? — йокламыйлар. Түбән очка киттеләр. Ат суйган жнргә—Гыйльфан кабат моңаеп аска карады. — Нигә суялар ул атны? — Мал дохтыры Рдднон дәдә әйткән, барыбер терелмәс, дигән. — Ә син нигә бармадың? — Өй сакларга калдым,— диде малай.— Атны жәллим Суйганны карап тора алмыйм — Аңлашыла...— днп. Давид Гыйльфанның җилкәсенә кулын саллы — Аңлашыла, браток. Скрипка кылы кебек нечкә күңелле икәнсең... Ну. әйдәгез, күчтәнәчләрне өйгә кертик Иванны. әйтерсең, алмаштырып куйдылар Табигать биргән эчкерсез юмартлыгы оялчанлыгын жмнле. Сикереп арбага менде, хуш исле дымлы печәнне актарып ташлады, алкалары салынып торган шоыл яфраклы себеркеләрне читкә этәрде Астан өсте алъяпкыч белән тартып бәйләнгән козау һәм бәләкәй бер төенчек килеп чыкты. ШАМИЛ рәкилпов ф ТАҢНАР ЬАМАП ЙАТГРМЫ? — Монысында гөмбә бөккәне, монысында жиләк,— диде Иван. Ойтеп кенә калмады, козауның эченә тыгылып, күрүгә авыздан сулар китерә торган, алсуланып пешкән бер уч җиләкне Гыйльфанга алып та бирде. Гыйльфан ризыктан баш тарта торганнардан түгел. Аннары — мондый тәмле нәрсәләр аңа еш эләкми иде. Кунак килсә, шундые килсен икән аның! Ичмаса, авыз тутырып ашап калып була. Бәлки әле Иван тагын берәр уч җиләк бирер? Әтисе елмаеп кына тора ич. Шундый әтиең булса икән... Барысының да әтисе үз янында. Күрше малайларының да, менә бу Иванның да. Әнә ничаклы җиләккә хуҗа ул. Әтисе белән атка утырып барып, урманнан җыйганнардыр. Кара син тагын өстендәге киемнәрен! Күн итеге дә елык-елык итә! Ә Гыйльфанга тишек калош та эләкми әле. Чөнки алар күбәү. Узган кыш әнә калын олтанлы солдат ботинкасын Кәлимулла белән алмаш-тилмәш киделәр. Ярый әле: берсе иртән, икенчесе төштән соң укыды. Мондый чиккән якалы ак күлмәкләр Гыйльфанның төшенә дә кергәне юк. Дөрес, Шәмгөлҗәниан җиңгәсе малайларның күлмәк-ыштанын еш юып алмаштыра. Шулай да, иске иске инде ул. Коймага-фәләнгә менсәң, черт итә дә шәрә тәнең ачылып китә... Давид дәдә сүзендә тора торган кеше икән. Туйганчы җиләк ашатырмын дип юри әйтәме дисәң, өйгә кергәч, козаудан зур бер җамаяк тутырып алды да бирде. Икәү утырып ашагыз, диде. Иван, тук бәти төсле, җиләкләрне этеп-төртеп, чемченеп кенә утырды. Ә Гыйльфан состы гына. Үпкә-бавыр, эчәк-карын салынган табак-савытларын күтәреп, көтүе белән чебен ияртеп өй хуҗалары кайтып кергәндә, Гыйльфан кунак малай белән дуслашып уенчык әйберләр алмашкан, аларның үзләрендә ике көн торачакларын, зиратка әнисе каберен төзәтергә барачакларын белгән, озата барырга үзе дә чакырылган, кыскасы, аның күңеле тәмам түгәрәкләнгән иде. Давид дәдә белән Хәлиулла абзый туганнарча кочаклашып күрештеләр. Шәмгөлҗәннан җиңгәләре авызын яулык чите белән каплап, тартынып кына исәнләште. Хәлне иренең күз карашыннан аңлап, ураза вакыты булганга көпә-көндез төтен чыгарудан гаять дәрәҗәдә шомланып, ләкин ире ихтыярыннан уза алмыйча авыр көрсенеп, самовар куярга, мич кабызырга чыгып китте. Сабыр холыклы, басынкы хатын иде ул. Аның уенча, дөньяда Хәлиулладан башка ир юк, яшәү юк, аның кодрәте җитмәгән нәрсә юк. Ире суламый тор дип әйтә икән, ул моңа да сүзсез күнә, карышмый. Вакыт-вакыт күңелендә иренә карата ризасызлык туа тууын, бигрәк тә дин-шәригать мәсьәләләрендә килешә алмыйлар иде. Хәлиулла абзый үзе ураза тотмый, балаларны да тоттырмый. гает, бәйрәмнәрдә өйгә мулла чакырмый, сәдака бирми. Телгә- тешкә керәм дип тә курыкмый. Менә бүген дә шул ук хәл... Кар базыннан май, корт, бавырсак кебек нәрсәләр чыкты, өй түбәсеннән бөкләме белән казылык төште. Хәлиулла абзый, түбәтәен кыңгыр салып, мыек астыннан гына канәгать елмая-елмая, үткен пычак белән казылык телде. Гыйльфан белән Иванны чакырып алып, мае сыгылып торган ике зур кисәкне кулларына тоттырды. — Ягез әле үлчәшегез, кайсыгыз зуррак икән? — дип малайларны янәшә бастырды. Иван Гыйльфаннан калкурак иде. Гыйльфанның кунак малайдан кечкенә күренәсе килмәде, ахры, аяк очларына басып, дусты белән тигезләште. Олылар, Гыйльфанның бу хәйләсен күреп, шаркылдап көлешеп куйдылар. Хәлиулла абзый малайларны кочагына алды: «Әле кайчан гына сәкедә имезлек суырып яткан идегез. Инде менә янәшә басып казылык кимерәсез’— диде.— Үтә гомерләр? Ярый, бәхетегез бар. заманнар яхшырдыэ,— диде. Малайлар, тамак туйдырып, ишегалдына чыгып киттеләр. Көн кичкә таба авышкач, эссе басыла төшкән иде. Качышлы уйный башладылар. Хәлиулла абзыйнын уллары Габдулла, Хәбибулла. Кәлимулла, хәтта ф ике яшьлек Шамил дә уйнады. Көздәгечә хәрәмләшмәделәр, кычкырышмадылар. һәммәсе кунак малайга хөрмәт күрсәтергә, ана ярарга тырышты. Гыйльфанның бишенче кыйссасы — Өй белән мунча арасындагы беседкага игътибар иттегезме? Ул хәзер әнә искергән инде... Заманында бик матур иде. Бәлки үзебез ясаганга шулай матур күренгәндер!.. Ни генә булмасын, анда ял итәргә, ә җәй көннәрендә тәмләп кенә чәй эчеп утырырга ярата идек без. Кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге шунда аныклана, хәбәрләрнең кәттәсе шунда сөйләнә. Ямәширмәдән кайтып төшкәч, Рәхиләне ярата башлавымны да Чернопяткога шунда әйттем мин. Хәл белергә килгән иде. Мин аны тизрәк беседкага сөйрәдем. Авызым колакка җиткән, бер минут тик тора алмыйм Дөньялар матураеп китте! Ә Иванга ана нәрсә? Үзе дә кызлар кебек оялчан егет, аска караган да кызарынып тик тора — Әгәр Рәхиләне күрсәң, ихластыр әгәр, син дә гашыйк булыр идеи!—дидем мин аңа. — Белмим... Белмим.— диде ул. — Аның каравы безгә хәзер нәрсә эшләргә кирәген мин белом: шахтага эшкә керәбез. К чорту техникумың! Мина акча кирәк... — Ярар, синеңчә булсын, Гыйльфан. Бергә дек бергә,— диде Иван — Бераз эшләгәч, күз күрер тагы... Роговларга киттек. Көн эссе. Бакчалардагы агачлар суга сусап, сәлберәешсп утыралар. Күләгәдәге тавыкларның канатлары салынып төшкән, авызларын ачканнар. Урамда җан әсәре юк, өйләрнең тәрәзә капкачлары ябылган, капкачсызлары эчтән томаланган. Ванька Рогов, майка-трусиктан килеш, конкасында Лнснчанск тау техникумына керү өчен имтиханнарга хәзерләнеп ята иде. Егет башаягы белән китапларга чумган. — Ахмаклар сез! — диде ул эшкә керергә йөрүебезне белгәч.— Патриотлык күрсәтәсез?! Барыгыз, чумыгыз муеннан пычракка Гәзнткә язып чыксыннар үзегезне күмер фронты баһадирларына алмашка килә, дисеннәр. Әх, сез! — Ул. борынын җыерып, төкереп куйды, урынына сузылып ятты. Тимер койканың пружиналары зарланган сыман шыгырдашып алдылар. Без Роговтан көлдек кенә. Мәхәббәтне аклыймыни ул? Аннарь*. Рогов әйткәнчә, гәзиткә язып чыксалар да. эчебезне тишмәс иде. Шак- катарлык эшләрне — тайгада яңа шәһәрләр салуны, заводлар коруны, каналлар сузуны — мөгезлеләр түгел, безнең кебек яшьләр башкара ич. Алардан кай җиребез ким?! Ил күмер сорый, яшьләрне шахтага чакыра. Барабыз! Безнең урын шахтада. Шул хакта Хәлиулла абзыйга әйттек. Ул үрмәле гөлләр белән чорналган беседкада тнрләп-пешеп чәй эчеп утыра нде. Муенын сөлге белән сөртә-сөртә: — һай. әттәгенәсе! Әйтергә кирәк, башыгыз йомры икән сезнең, оланнар! Төтенегез туры чыга: дөрес карарга килгәнсез,— диде — Как раз шахтерлар хәзерли торган училище сыман нәрсә ачарга торабыз. ШАМИЛ РӘКЫЛПОВ ф ТАҢНАР ҺА?..АҢ МАТУРМЫ.- Сии, Иван, калкурак, отбойщиклыкка языл Ә син, Гыйльфан, зирәгрәк, электрослесарь бул. Машина килә шахтага, балалар, машина! — Юк, Хәлиулла абзый, без аерылмыйбыз. Без гел бергә.— Иван шулай диде дә, бу кыюлыгы өчен уңайсызланып, кысладай кызарды. — Гел бергә?! — Хәлиулла абзыйның хәйләкәр кысык күзләре зур булып ачылды — Әйтергә кирәк, монысы да хикмәтле сүз.— Ул урыныннан кузгалып куйды, сакалсыз ияген сыпырды, мыекларын төзәтте.— Хикмәтле сүз... Гел бергә. Шәп уйлагансыз, ирләрчә! Шәмгөлжәннан. ишетәсеңме: гел бергә! — дип дәвам итте ул.— Амин! Хәерле сәгатьтә! Гел. мәңге-бергә булсагыз иде.— Абзыем, кәефе килеп, кеткелдәп көлеп куйды, кәләпүшен төзәтте һәм: — Яса әле. хатын, чәеңне куе гына итеп. Сыйла әле үзләрен вәринҗән белән! — диде. Ул. безне ике ягына утыртып, илгә һәрвакыт чын күңелдән хезмәт итәргә кирәклеге, халыкның шундый кешеләрне генә ихтирам итүе турында аталарча ягымлылык белән озаклап сөйләде. Без электрослесарьлар хәзерли торган группага язылдык. Ике айга якын укып, җир астында эшли торган механизмнар белән танышып йөрдек. Ниһаять, көннәрдән бер көнне безгә өр-яңа ап-ак брезент киемнәр бирделәр. Киендек. Онга төшкән тараканнарга охшап калганбыз. Бер-беребезне таный алмыйбыз. Ләкин йөрәкләр ашкынып тибә. Тизрәк, тизрәк аска! Әлегә кадәр бары тик ишетеп кенә белгән серле дөньяга! Әллә кайдан Хәлиулла абзый килеп чыкты. Мин малайларга: «Беләсезме. бу кем? Бу—минем абзыем!» — дип пышылдадым. Бер карышка үсеп киткәндәй булдым. Ә абзыем мине бар дип тә белми. — Шахта ул. энекәйләрем,—диде Хәлиулла абзый, кыштыр-кыштыр иң алдан атлап.— кәпрәеп өскә карап йөрүчеләрне яратмый. Борын чөйдеңме—маңгаеңны тишәсең. Шахта ул үзенә баш игәнне ярата, тәртип ярата. Аста шырпы сызу, тәмәке тарту кебек азгынлыкларны бүгеннән гомергә онытыгыз... Хәлиулла абзый безне ламповойга ияртеп китте. Кечкенә тәрәзәгә чиратка бастык. Килеп житүгә. үз фамилияңне әйтәсең дә лампа кабул итеп аласың. Алар жемелдәп янып тора. Икенче тәрәзәдә сиңа калай кисәге — номер тоттыралар. Аннары, чын шахтерларча лампаңны селки-селки, шахта йорты аркылы үтәсең. Тәрәзә пыялаларына, стеналарга күмер тузаны утырган, аяк асты кап-кара. Шахтаның төп бинасы якынрак килгән саен шомлырак күренә. Өстә бертуктаусыз зур корыч көпчәкләр выжлап әйләнә, көпчәкләрдән, сыгылмалы тирбәлеп, корыч арканнар йөгерә. Арканнар бетми дә бетми. Әйтерсең, кемдер бик зур көнҗәләдән җеп эрли. Малай чакта без бирегә еш килә идек. Ләкин безне якын җибәрмиләр. куалар иде. Бер тапкыр Ванька Рогов белән бәхәсләшеп, шахтага төшәргә булдым. Ствол төбендә торучы хатын мине агач арасына поскан җирдән күреп алып, вагонеткадан сөйрәп чыгармаса, төшеп киткән дә булыр идем, бәлки. Менә инде мин качып-посып түгел, кесәгә номер тыгып шахтага төшәм. Җир куеныннан күмер чыга, эреле-ваклы кисәкләр чык бөртекләре кунгандай җемелдиләр. Яньчелгән, тутык баскан вагонеткалар тәмам алҗып беткәннәр сыман... Нигәдер әни күз алдына килә. Аның кайдадыр якында гына моңаеп, үзәкләрне өзәрлек итеп кубыз уйнавын ишетәм төсле. Балачактан ук таныш «Шахта» көе якты дөнья белән бәхилләшүем турында искәртә кебек. Элеккеге шахтер җыры хәтеремдә яңара. ..Көн дә төшәм шахтага Өч йөз сажинга кадәр. Доганнан ташлама, әнкәй, Кумелеп калсам «гәр». Китегез, китегез, дим, караңгы уйлар, куркытмагыз, шомландырмагыз күңелемне! Шахтага төшкән һәр кеше аста күмелеп калса. Каф тавы кадәрле әнә теге террикон җирдә калка алыр идемени?’ Клеть көтеп торабыз. Откатчика кызлар, безиеи якка карап, безне үчекләп, юри моңлы җыр сузалар шикелле. ♦ Клеть менеп җитте. Тимер зыңгылдады Кызлар күмер белән тулы - юеш вагонетканы тартып алдылар. Без тамчы тамып торган салкын 2 клетька кереп тулдык. Ствол янындагы апа рәттән дүрт тапкыр сигнал £ тоткасын тарттты. Клеть азрак күтәрелде, тирбәнде һәм без баштанаяк^ төпсез карангыга чумдык. Лампаларыбызның яктысы тычкан күзе»г чаклы гына. Астан җил дулата, өстән шыбырдап салкын янгыр ява„= Клеть вакыт-вакыт кинәт ычкынып киткәндәй була, тән чымыр-чымыр»^ итә, бугазга төер тыгыла. Аякны тимер идәнгә терисен, кулыңдагы лам-< панны катырак кысасың. Үз-үзенә: «Җебемә, егет, чын шахтер бул?»—~ дисен. Сирәк-сирәк утлар күренеп кала, стволдан ычкынып кнткән таш^ кисәкләре, корыч ныгытмаларга бәрелеп, бик яман чынлыйлар, вентиля-^ торлар гүли, насослар гөжли. ~ Ниһаять, клеть дынк итеп җиргә бәрелә, ишек ачылып, дөньялар яктырып китә. Без. җиңел сулап, ярыйсы гына иркен штрекка чыгабыз.® Идән такта, түшәмдә бүрәнәләр, якякта баганалар. Шахта! Исәнме,, с карт шахта! ® Безне Хәлиулла абзый ияртеп китте. Ул елларда шахтада хәзерге * кебек электровозлар ;ок иде. Нәкъ теге җырда җырланганча санщнюа забойдан чана сөйри, вагонеткаларны ат тарта. Төпсез караңгыда алда*®* әледән-әлс әче сызгыру яңгырый. Бу — коногон шулай хәбәр бирә, юл-ч дан чнткә чыгып, стойкалар арасына посарга куша. Юкса күмер белән = тулы, дулап килгән авыр вагонеткаларның сине канлы калҗага әверел- < дереп узулары ихтимал. 3 Лампаң белән юлны яктыртып барасын да барасың. Кабер тынлыгы. Бары тик тыптып тамчы гына тама Аяклар суда лач-лоч атлыйлар. Борынга әчкелтем ис килеп бәрелә... Без шул шахтада эшли башладык. Яуга хәзерләнүче баһадир сыман кат-кат киенәсең, лампаңны биленә асып, коралларыңны иненә күтәрәсең дә —әйдә жнр асты патшалыгына! Гөрләп-гүләп. еракта җемелдәгән утлары белән кызыктырып каршы ала сине карт шахта. Дымлы әчкелтем һавасы да күңеленә якын булып китә. Без, электрослесарьлар. үзебез турыдан-туры күмер чапмыйбыз. Ләкин җир өстен» чыгарылган һәр тонна ягулыкта безнең өлеш зур. Әйтик, бурильщик кулындагы электр боравы минут саен кәҗәләнә башласа, ай-һай, смена нормасы үтәлер идеме икән? Ә ни өчен забойщик синя ярты чакрымнан сәлам бирә? Чөнки син һава вентильләрен тиешенчә караштырмасан, фыркылдап-мыркылдап торган отбой чүкече белән бер вагонетка күмер чапканчы анын җан тирләре чыгачак! Чүкеч дулап, ярсып эшләсә, күмер ташкындай агыда — порожнягыины гына өлгерт! Мин еш кына забойга керәм дә кулыма отбой чүкече алам. Резин көпшәләрдәге кысылган һава кайсы ягы бсләидер авызлыкланган ярсу атны хәтерләтә. Бу күндәм тулпар, сабырсызланып бер урында бин- бнн. әмер көтә кебек. Азрак кына кпгылдын исә, китәчәк, китәчәк... Менә без икәү моннан миллион еллар элек шаулаган абагалар карурманына барып керәбез Ярсу атыы-тулпарым пошкыра, тояклары белән таптана, киң күкрәге белән урманны ерып бара Лб.м аларнык ниндне генә юк монда: алтын сыман тислссе дә. кызгылты да. шәмәхәсе дә. Кояш шулай бизәгән аларвы Эссе. Аяк астыннан бакылдап озынча авызлы, үткен тешле эре-эре сәер кошлар очып китә, тирә-якта симез гәүдәле кәлтә сыман җанварлар утлап йөри... Болар — тнрләп- пешеп күмер кискәндә күңел күзе күргән хыяллар гына, әлбәттә. Чынлыкта ташкүмер, жемелдәп торса да, каты бәгырьле, салкын ул. Әнә ничек забойга сузылып яткан! Торып китәргә һич ашыкмый, үз бәясен белеп, чыбылдыклы ятагыннан горур гына кузгала ул. Отбой чүкече аны ашыктыра, куа... Күмер кантар-кантар булып кителеп төшә. Киртләч арты киртләч ватыла, һәр киртләчтә тонык ут яктысында шәмәхә, чия, кызыл нурлар уйный,.Күмер катламы, чыннан да, утырмага килгән кунак кызы күк, энжеле күлмәкләрен кыштырдата-кыштырдата, мут күзләреннән ут чәчә-чәчә биергә төшә сыман... Нинди егет күңеле түзсен моңа?! Тәмам сихерләнеп эшлисең дә эшлисең. Забойдан жемелдәп, уйнап торган күмер кисәкләре коелалар да коелалар. Соклангыч күренеш! Чү! Түбә шытырдый! Эчең жу итеп китә. Әгәр... Баш өстендә табигать үзе генә бизмәнгә сала алган таш тавы. Аны сагызлы нарат баганалар иңнәрендә күтәреп торалар. Кайчакларда бу баганаларның җегәре житми Шахтер бу хакта уйламый. Яныңда үзең төсле иптәшләрең булганда бәла-каза куркыныч түгел ул. Җир асты һавасын сулап, һәрвакыт иптәшләре ярдәмен тоеп эшләргә күнеккән егеткә жир өсте бик шау-шулы, киң юллар исә аңа чын-чынлап тар булып тоела... Гыйльфанның унынчы кыйссасы Японнарны чик буеннан куып чыгаргач, заставаны рәтләргә керештек. Миңа үлгән иптәшләрне жирләргә куштылар. Бу хәл күңелгә гаять авыр тәэсир итте. Әле кичә генә синең янда уйнап-көлеп йөргән дусларың бүген юк инде... Алма кебек сөйгән ярларның керфекләре яшькә чыланды, күрешү көннәрен сәгатьләп санап, зарыгып кавышу көткән яшь хатыннар тол калды, әти сүзен өйрәнеп кенә килгән алсу яңаклы балалар ятим калды. Боларның барысына бер төркем япон империалистлары сәбәпче. Коноэ Фумимаро, Итагаки Сейсиро, Мамору Сигемицу һәм тагын шулар ише ун-унбиш ерткыч эше бу. Тотасы иде үзләрен, бастырасы иде утлы табага кылган җинаятьләре өчен! Япониядә безнең ил белән тату яшәргә теләүче акыллы кешеләр дә күп. Ләкин аларга якты көн юк, аларны Сугамо дип аталган таш капчыкта черетәләр. Биклисе иде менә шунда ул Фумимароларның үзләрен, интексеннәр иде шунда кояш яктысын күрмичә, татысыннар иде азатлыкның тәмен! Әнә шундый ярсулы тойгылар кичердем мин полкташ иптәшләремне җирләгәндә. Пулеметчы Елецев аеруча кызганыч булды. Каберенә чәчәкләр илтеп салдым. Кайчандыр Донбасста Хәбибулла каберенә шулай чәчәкләр китергән идем мин. Моңсуланып, бик озак уйланып торган идем. Мин әле генә атымны кыргыч белән кырып, юып чистарттым да, тезгенен аягына бәйләп, утларга җибәрдем. Дутый (мин заставада да үз атыма шулай эндәшә идем), койрыгы белән чебен куа-куа, үлән ашап йөри. Анда-санда снаряд актарып ташлаган базларны, танклар шакмаклап узган юлларны исәпкә алмаганда, тирә-юньнең көзге матурлыгына тел-теш тидерерлек түгел иде. Ат яратып ашый торган тукранбашлар, үрмәле эт эчәкләре, казаяклар купшыланып чәчәк атып утыра, алар тирәсендә гөжләп төклетуралар оча, әллә кайда үлән араларында чикерткәләр чырылдый, әйтерсең, монда канлы бәрелешләр бөтенләй булмаган. Хасан күле ягына колак салам. Тынлык. Сугыш шау-шуыннан куркып еракларга очып киткән кыр үрдәкләре үз ояларына кайтмаганнар әле. Кайтырлар алар, әлбәттә, кайтырлар. Талгын җил Хомуку авылы ягыннан быргы, барабан тавышларын алып килә. Бу — японнарның хәрби оркестры. Анда император өчен һәлак булганнарны сонгы юлга озаталар. Анда үлекләрнең сөякләре :ыкранырлык итеп зәһәр нотыклар сөйләнә, йодрык селки-селки янаулар кабатланып тора. Җеназаны кабахәт планнарны тормышка ашыру чарасы итеп файдаланудан да мәкерлерәк нәрсә булырмы тагын5 ' Тәндәге җәрәхәт сызлый, контузия аркасында башым чатнап авырта ♦ Хәлем шундыйрак днп бер кәлимә сүз әйткән булсам, минем үземне g дә Иван янына госпитальгә озатырлар иде. Сиздермәдем. Заставада ул Й көннәрдә кеше җитешми иде. Нарядка да бардым, хуҗалык эшләрен > дә үтәдем. Шулай тынгысыз, әни әйтмешли, йорт җанлы булганыбыз < өчен безнең халыкны аеруча яраталар бит. Рәхиләдән хат юкка ике ай. Алтмыш көн бит ул! Мина пышылдый- 5 пышылдый: «Мин барыбер синеке булырмын. Син онытсаң да, синеке к булырмын!» — дигән иде бит ул үзе. Ышанырлык итеп әйткән иде. Кыз- л лар вәгъдәсе таңда төшкән чык суы кебек икән шул: ялтырап кояш л чыга да эзсез югала... Гарьләнеп, ярсып Рәхиләгә хат язып җибәрдем. = Берничә көн үткәч тагын яздым, тагын яшеннәр яшьнәттем. Җавап < килмәгәч, ачудан: «Мин монда Марусяга өйләндем, бу минем сина *“ сонгы хатым» дип. төзәтә алмаслык җуләрлек эшләдем. Ни хикмәттер. ♦ әрнеп, сыкрап язган хатларым Рәхиләгә барып ирешмәгән, ә менә соң- и гысын алган ул... ° Минем отделение элек-электән хуҗалык эшләре белән мәшгуль бул- с гаялыктан, японнар тудырган мәшәкать күбесенчә безнең жилкәгә 3 төште. Заставаны сакларга калган чик сакчылары, без самурайлар * белән сугышкан арада, атлар абзарын сүтеп, баррикада сыман нәрсә о. ясаганнар. Малкайларны ачык һавада тотып булмый бит — кулга балта, п пычкы алдык. Аннары складларны рәтләдек. Шулай итеп шактый ва- = кыт үтеп китте. Сентябрь керде. Көз Приморьеда җилле, давыллы * була. Бигрәк тә төннәр яман. Салкын. Янгыр ява башласа, чиләкләп 3 коя. Корыга китсә, ком бураны күтәрелеп, әбиеңә сәлам әйттерә. Тайфун котырган чакларда күк йөзе күренми. Тешне тешкә тилерер хәл юк — ком чытырдый, күзне, борынны әчеттерә. Чәч төбенә хәтле шул каһәр төшкәй ком угыра. Ләкин, тайфун котыра дип, кул кушырып утырып булмый. Чик буе бу. Андый чакларда үтә сизгер булырга кирәк. Нарядларны көчәйтәбез, ешрак алмашабыз, Кораллар тәртиптә, үзебез чишенмичә үк йоклыйбыз. Авыр, ләкин бирешмибез. — Син, Батыршин, сәламәт түгел бит.— ди беркөнне парторг Ивап МоШляк, минем койка янына килеп утырып — Контузия үтеп бара инде, иптәш лейтенант,—дим мин. — Нәрсә борчый, сөйлә. Иванны сагынасыңмы, әллә нечкә билдән хят юкка йокы алмыймы? — ди. — Икесе дә бар, ләкин ничего,— дим, сер бирергә теләмичә Рәхиләдән бик озак хат килмәве, шуның хәсрәтеннән өзгәләнеп кыйналуым турында иптәшләрдән берәрсе лейтенантка чишеп өлгергән, күрәсең. Уйлап-уйлап тордым да бернәрсә дә яшермичә барысын сөйләп бирдем. Тиңсенмичә борынын чөйгән булса, андый кыз өчен төн йокыларын калдырырга не стоит, ди лейтенант. Янәсе, Рәхилә миңа үзе ялыначак әле. Эреләнүе, масаюы өчен әй үкенәчәк, әй үкенәчәк әле. Имеш, Батыршннны бөтен ил хөрмәт итәчәк. Имеш, Батыршиннын батырлыгын гәзиткә язачаклар... Герой исеме бирергә тәкъдим ителүчеләр арасында минем фамилия дә барлыгын белеп торганга шулай юаткан икән ул мине. Үзе капчык төбен селкеп тә бетерми — хәрби сер саклый. Мин бу мактауга уңайсызланып, кызарып утырдым Күңеле китек чакта сабый балаларны үзем дә шулай юата идем ич. Дөрес, үткән атнада майор Алексеев үзәктән килгән бер корреспондентны нн өчендер минем катка җибәргән иде җибәрүен. Самурайлар белән сугышу күренешләрен хәтерләтеп тенкэне кортты Мин ана иптәшләр турында сөйлим, ул үзем турында сораша. Үзем турында тәки әллә ни сөйләмәдем. Хәзер моңа үкенеп бетә алмыйм: Рәхиләнең йөрәген җилкетү өчен генә булса да сөйлисем калган икән, билләһи! Газетаны укып, иреннәрен тешләгән булыр иде. Нинди форсат кулдан ычкынды бит! Хәерле булсын инде. Икенче тапкыр очрашуда лейтенант: — Хәлен бик авырмы? — ди, һаман нәрсәдер төпченә биреп. — Авыр шул. ләкин түзәрлек,— дим. — Сагышка бирелергә ярамый, туганкай!—ди бу, үзе дә уйга чумып. Аннары иңбашыма сугып куя:—Түз, озакламый барысы әйбәтләнер, ышан миңа! — ди. Түзәргә тек түзәргә! Службамны әйбәт үтим. Буш вакытларымда ат абзарына Дутый янына барам. Чистартам, кыргычлыйм, йөртергә алып чыгам. Моң-зарымны сөйлим. Колакларын кайчы кебек онландырып тыңлап тора. Күзләрендә сагыш. Сөйләп жибәрер иде — белми. Аерылышуыбызны сизгән икән, бичара малкай. Мин аның ялларын тарый-тарый: — Сагыну көйләренә шаулый микән Хасан күлләренең камышы? Ниләр генә күрми, нигә генә түзми Ир-егеткәй белән ат башы...— дип акрын гына җырлап та җибәргәлим... — Бая полк партия оешмасы секретаре лейтенант Мошляк турында сүз кузгаткан идем бит... Аның соравы буенчадыр инде, тиздән миңа минометчылар хәзерли торган курска китәргә боерык килде. Бер төркем иптәшләр Хабаровскига киттек. Яхшы минометчы булу өчен котелогыңны. ягъни башыңны эшләтергә кирәк. Дөрес һәм тиз исәпли белмәсән. цельгә тидергәнче үзеңне чүкеп кәтлит ясаячаклар. Яна һөнәрне теш- тырнагым белән ябышып үзләштерәм. Элек күңел биреп укуның файдасы тиде. Полигонда көне буе минометтан атабыз, маневрлар ясыйбыз, чигенәбез, һөҗүмгә күчәбез. Ә кич артиллерия складына кайтып авабыз. Шунда төн кунабыз. Эт салкыны. Сикереп торып, тыпырдап җылынасың. Тешләр тешкә тими. Азрак суык алдырганмын. Ләкин лазарет турында авыз да ачмыйм. Курсны бетерәм дә вәссәлам! Тәки отличнога тапшырдым Юлга азык-төлек алып, Хабаровск вокзалына юнәлдек. Егерме җиденче октябрьгә билетлар алдык. Вокзал тирәсендә айкалабыз. Иван янына госпитальгә сугылып чыгарга исәп тотам. \ткән атнада гына озакламыйча кайтарып җибәрерләр инде, хәлем әйбәт. дип язган иде ул. Бәлки, бергә үк кайтырга туры килмәсме, ә, дим. Иптәшләр көләләр, янәсе, лучше кызлар янына барырга кирәк. Юк, дим, кызлар — башка статья, дуслык — башка. Берга тудык, бергә үстек. Бергәдер безнең әжәл,— дип тагын шаяртып такмаклап алам, һәм гомерлек дустым Иван өчен җаным да жәл түгеллеген әйтәм — Жаныңны түгел, җаныкаеңны да бирмәс идең әле! — ди иптәшләрнең берсе, күзләрен мутландырып. — Әгәр дустымның аның белән бәхетле буласын белсәмме? Валлаһи менә, бирер идем! — дим, бер дә икеләнмичә. Уйлар, уйлар... Рәхилә күз алдына килә. Казанда яшәгәндә иртән йокыдан уянып чаршау эченнән балкып чыккан бәхетле Хафизә исемә төшә. Рәхиләнең йөзе дә шулай балкып тора. Имеш, ул чаршау эчендә Иван белән йоклаган. Көнләшү корты күңелне кимерә башлый. Әһә, дим. Иванга кечкенә кулъяулыкны тикмәгә генә бирмәгән икән Рәхилә. Минем кулъяулык штабтан кайтмады, ә Иван түш кесәсендә саклый. Әнә Иван татарча ватып-сындырып: Тал бегелэ, тал бегелэ, Тал бегелэ икэя ул Жан яраткан, күңел тарткан Яр бер генә икән ул! — дип такмаклый. Үзем өйрәткән жыр Хәзер ул шуны минем Рәхиләмә ♦ жырлый. имеш... Ух!.. Нишләргә?! Ләкин мин дуамал тойгыма дуларга ирек бирмим Әгәр бер-берсен яратышсалар, читкә китәрмен, дим Жаны теләгән — елан ите ашаган дип, кин күңелле булырга тырышам. Шулай да әлегә бу хәлгә дучар булмапыма шөкер итәм. Казандагы туганнар турында уйланам. Әнвәр, Абдулла нишли икән? Әминә зур кыз булгандыр инде. Кабат Рәхилә искә төшә . Тәмам җелеккә үтте бу кыз! Каударланып, кызу-кызу атлап вокзал алдын үлчи башладым. Иптәшләрем «Правда* газетасы куела торган витринага ябырылдылар. — Хасан күле вакыйгалары турында язганнар! — Указ чыккан, егетләр! — диләр Алар кинәт мине сырып алалар. — Бүген синнән тиеш. Гыйльфан, иртәгә Иванны кашындърыр- быз! — диләр.— Чыннан да, сез аның белән әкияттәге кебек һич аерылмас ике дус икәнсез! — диләр. — С какой стати миннән тиеш әле? —дим мин.— Кемнәрдер орден, медаль ала. ә мин кунак итәргә тиешме?.. Акылыгыз алтын икән! — дим мин, кәефем кырылып. — Сип нәрсә карунланасың? Герой кеше юмарт булырга тиеш! — диләр тегеләр. — Нинди герой? Кем герой? — дим мин. һичнәрсә аңламыйча. — Син — герой! Дустың Иван Чернопятко белән нкегез дә герой* — лиләр иптәшләрем һәм авызымны ачып торуымнан бу хода бәндәсендә бернинди кылану юклыгын анлап, мине витрина янына сөйрәп китерәләр Илаһым! Күзләрем ялгыш күрәме әллә? Указда безнең Посьет чик буе отряды начальнигы полковник Кузьма Евдокимович Гребенник- тан сон икенче булып ук мннем фамилиям язылган!.. Тукта, герой булырлык ни эш күрсәттем сок әле мин? Хәрби антыма турылыклы хәлдә кулымнан килгәнне генә ич... Ә Иван? Ана менә герой исемен бик дөрес биргәннәр Кин күнелле. тыйнак украин дустым, син бу шөһрәткә чын мәгънәсендә лаек! Савыктыңмы инде, яраларын төзәлдеме? Син, бәлки, заставага кайтып та җиткәнсеңдер инде? Шаулы үткәннәр, кинодагы төсле, бер-бер артлы күз алдыннан узды Бер сәкегә янәшә ятып нмезлек суырганбыз, бергә уйнап үстек, бергә укыдык, авырлыкларны бергә кичердек, жир астында бергә күмелеп калдык, үлемне дә. дошманны да бергә жнндек . Гел бергә* Әни шаяртып әйткәнчә, мөгаен, бергәдер безнең әжэл дә! Шулай була икән, булсын! «Пекин әле безнең яшисе бар, яшисе! Донбасста шахтер дуслар. Хәлиулла абзый. Шәмгөлжәннан апа. Казанда әтн, әни, Гайшә апа. энекәшләр ннчек шатланганнардыр! Үз якыннарыңның ышанычын аклап, яларга рәхәтлек бирә алуны тою шулай ук рәхәт икән ул, шайтан алгыры* Владивостокка шалтыратып. Иван белән сөйләштек. Ул бүген госпитальдән чыга, бездән өч кенә сәгатькә соңрак заставага кайта Димәк, бүген очрашачакбыз Кара инде, чын мәгънәсендә сагынылган нкан ләбаса* Безне кочак жәеп каршыладылар Оялтканчы тәбрикләделәр. инәдән- Жептән генә чыккан өр-янн киемнәр бирделәр. Ә кичке якта митинг ШАМИЛ РӘКЫЛПОВ ф ТАҢНАР ҺАМАН МАТУРМЫ? булды, котлау телеграммалары укылды, аннары — банкет. Аеруча тантаналы бәйрәмнәрдә гадәткә кергәнчә, ашханәдә* командирларыбыз хатыннары аш-су тараттылар, кыстый-кыстый сыйладылар... Сәгать уннарда, мул табынны олылаган кебек, нур өстенә нур өстәп. Владивостоктан Иван Чернопятко кайтып төште. Егетебез тазарган, тагын да матурайган. Иван безне, без аны тәбрикләдек. Сөйләшеп сүз, җырлашып җыр бетмәде. Эх, ул чаклар! Казармада безнең койкалар янәшә генә. Донбассны искә алдык. Шахтадагы дуслар, кунакка кайтырга чакырып, телеграмма биргәннәр. Казаннан да шундый ук телеграмма бар. Кая кайтасын! Иртәгә без ЛАәскәүгә китәргә тиеш. Анда хәрби академиягә укырга керү турында да сүз булачак. Нишләргә? Шахтер профессиясен алыштырып үзеңне гомергә хәрби хезмәткә багышларгамы? Икенче көнне Мәскәү — Владивосток поездына утырып, башкалага юл тоттык. Ул чакта поездлар акрын йөри иде әле. Күтәренке күңел белән көн үткәне сизелми дә калды. Ничаклы юл йөреп. Мәскәүгә Кремльгә баргандагы кебек якты истәлеклесе беркайчан да булмады, ихластыр әгәр, булмады. Иван белән без бер купеда. Новосибирскины үткәч, Кузьма Евдокимович Гребенник безне үз купесына чакырып алды. Кәефебезне сорашты һәм: «Бүләкләнүчеләр исеменнән Кремльдә җавап сүзе әйтергә туры килер. Икегезнең берегез сөйләр. Кайсыгыз кыюрак?» — дип икебезне дә аптырашта калдырды. Иван мин сөйләр ди, мин аны тәкъдим иттем. Ахырда Иван кулайрак булыр дип аңа тукталдык. Ул бит миннән буйга зуррак. Төз, чибәр, мәһабәт. Яңгыравык тавыш белән сөйләп җибәрсә... Менә ул безнең чик сакчылары нинди дисеннәр! Радио: «Безнең поезд Ватаныбыз башкаласы Мәскәүгә якынлаша!» дигәч, бөтен тән чымырдап, эсселе-суыклы булып китте. Киң Идел агышын хәтерләтеп, мәһабәт төстәге «Ватан турында җыр» яңгырый башлагач, үзебез дә сизмәстән, төз басып сүзсез калдык. Ихластыр, гаҗәеп кадерле минутлар иде бу безнең өчен. Казан вокзалына якынлаштык. Перрон тулы халык! Тынлы оркестр. Почет каравылы. Байраклар, транспарантлар, портретлар, лозунглар... Сәламләү сүзләре, тәбрикләр... Аннары, җиңел машиналарга утырып, мотоциклчылар артыннан Кремльгә таба юнәлдек. Декабрь салкыннары булуга карамастан, урамнарга ике яклап халык тезелеп тора. Кул болгыйлар, сәламлиләр. . Бу тантана, бу шатлыклы авазлар төштә генә түгелме, дип уйлыйм. Уянып китәрмен дә, сабый чакта күрелгән матур төш кебек, барысы юкка чыгар, бүленер төсле тоела. Шикләнеп Иванга карыйм. Юк, төш түгел, өн бу! Әнә дустым ничек шатлана, бит алмалары алсуланып янып тора, авызы көлә, күзләре көлә. Өстендәге өр-яна шинель, шлем, портупеялары бик тә килешә икән үзенә. Бу яңа хәрби киемнәр миңа да шулай килешәме икән? Аяз күктән учлап-учлап сипкәндәй ярма ява. Ярма түгел, рәхмәт ява бу. һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Машинадан төшеп, яннан йөгерәсем килә. Әй, дөнья, без бу — кичәге гади малайлар, шахтер кисәкләре килә. Әйе, бу чаклы кадер-хөрмәт күрсәтерлек батырлыгыбыз да булмады безнең. Әмма булыр. Бөтен тормыш юлыбыз белән, кешеләргә булган яхшы мөнәсәбәтебез белән чын батырлыкның нәкъ үзен күрсәтербез әле без! Дүртенче декабрьдә безне Кремльдә Михаил Иванович Калинин кабул итте. Билгеләнгән сәгатькә Зур Георгиевский залга юнәлдек. Мәрмәр баскычка киң кызыл келәм җәелгән. Ул баскычның ак шома култыксалары, мин сина әйтим, ялт итеп тора. Стенаның ун ягына алтын рамлы зур картина эленгән. Анда ниндидер канлы сугыш сурәтләнә. Мин бу картинаны дикъкатьләп тамаша кыла алмадым. Берсеннән-бер- се тәти уенчыкларга кызыгып, тәкатьсез калган сабый шикелле тиз-тиз ары карадым, бире карадым — карап туя алмадым. Иван янымда гына иде, жинемнән тартып исемә китерде. Түшәмдә очып йөргән фәрештә рәсемнәрен авыз ачып карарга килмәгән монда. Мөһимрәк эш бар, янәсе... ♦ Бил каешымны рәтләп, гимнастеркамны сыпырып куйдым. Чернопят- з ко белән янәшә төз басып, кызыл келәм жәелгән баскыч буйлап өскә ? күтәрелдек. Менә ул атаклы зал! Сугышларда зур батырлык күрсәткән £ баһадирлар хөрмәтенә салынган бу зиннәтле бинаның каһарманнарга 5 мәнгелек һәйкәл икәнлеген ишетеп белә идем инде мин. Рус дәүләтенең шанлы бүләге булган Георгий тәресе күбесенчә биредә тапшырылган. < Ахырдан каһарманнарның исемнәрен мәрмәр стенага алтын хәрефләр < белән язганнар. - Залга аяк бастык. Идәннәр көзгедәй, ап-ак стеналар сөт белән < югандай, түшәмнәр тан калырлык нәфис бизәкле меңнәрчә нечкә нәкыш Ё белән тулы. Алтын, көмеш, ука. энжс Бу матурлыкларны сөйләп кенә * анлатып булмый, аны үз күзләрең белән күрергә, күреп сокланырга, ф шаккатарга кирәк! Ә син анда булдыңмы? Яхшы, яхшы Димәк, андаа гы мәнгелек җемелдәүләрдә минем күзләрдән түгелгән шатлыклы о нурларны да күргәнсеңдер син. Ул залда бар алар, бар Күрдеңме, с таныдыңмы? Түшәмнән асылынып төшкән, тәлгәш-тәлгәш укмашкан “ энҗе шәмнәрдә, идәннән түшәмгә хәтле сузылган бик күп исемнәрнең х мәрмәргә уелган алтын хәрефләрендә бик-бик озак сакланырлар алар! о Залның уң ягындагы шома ак стенасында күңелгә ифрат якын сүзләрне укып ничаклы сөенгән идем мин. Мең дә сигез йөз кырык би- s шенче елда Казан гарнизон батальоны Георгий тәресе кавалеры булган ж икән ләбаса, йөз дә жнтмеш сигезенче тәртип номеры куелган алтын * язма әнә шул хакта сөйли. Горурланып озак карап тордым аңа. Баба3 ларыбыз мич башында йокы симертеп ятмаган! Шулай днм дә язманы Чернопяткога күрсәтәм. Ул да кызыксынып карый Бер заман ян ишекләр ачылып китте һәм безгә таныш булмаган бер төркем кешеләр арасында Михаил Иванович Калинин күренде. Кара костюм, галстуклы ак күлмәк кигән. Елмая-елмая килә. Сөнкем ле, мөлаем карт. Без, бернинди боерыксыз төз басып, тын калдык. Михаил Иванович һәммәбез белән күрешеп чыкты Аннары секретарь хезмәтләрен үтәүче Хасан күле батырларын бүләкләү турындагы Указны укыды Ә Михаил Иванович бүләкләнүчеләрнең кулларын кысып орденнар, герой кенәгәләрен тапшырды Китте алкышлар, китте тәбрикләүләр. Чернопятко мине стеналардагы рәсемнәрне карарга алып китә. Барлык кунаклар хәзергә шуның белән мәшгуль Канатлы фәрештәләр, ярым шәрә чибәр кызлар, тәвәккәл чырайлы пәйгамбәрләр... Менә рәсемдә шул пәйгамбәрләрнең берсен каны уйнап торган сылу кыз үз катына чакыра. Пәйгамбәр, гөнаһка батуыннан куркып, читкә тартылган... Мин. бу күренешне озак тамаша кылырга уңайсызланып, карашымны янәшәдәге рәсемнәргә күчердем. Безобразие! Кунакларның күбесе пәйгамбәрне азындырырга теләгән кыз янына тукталган. Арада хәтта безгә таныш булмаган бер сакалбай да бар. Чибәр генә яшь ханымны култыклаган ул. — Пәйгамбәр кебек беркатлы түгел бу! — дим Чернопяткога. пышылдап кына — Төньяк боз океаны баһадиры академик Отто Юльевич Шмидт ич бу! —ди Чернопятко —«Челюскин» бозваткычы. Папанинчылар дрейфы, Котып . Хәтерлисеңме? — Тере фәрештә турында да бер-ике авыз белешмә бирсән, рәхмәт әйтер идем үзенә,— дим, Иванның ханымга игътибар итмәвенә гарьләнеп. — Монысын инде үзенә тапшырам, — ди Чернопятко.— Бу мәсьәләдә синең колач киңрәк. — Ачуымны китерсән. валлаһи әгәр, танышмый калмам! Шмидтның үз кызы түгелме икән ул? Бик яшь күренә,— дим. — Бәхетеңне сынап кара,— диде Чернопятко. Без табын янына Зорин фамилияле язучы белән янәшә утырдык. Чибәр туташ (мин аны Отто Юльевичның кияүгә чыкмаган кызы дип уйлап, күңелемнән инанган идем инде) һәм сакалбай аз гына түргә- рәк, безгә каршы якка туры килделәр. Минем муен, үземнән сорап та тормыйча, һаман шул якка борыла. Кыз бик мөлаем, бик итагатьле һәм азрак моңсу иде. Чем-кара күзле, тарткан җәядәй кыйгач кашлы, озын толымлы. Йөзе ак, чиста. Килешле матур борын, сәнгать остасы ясап куйгандай кечкенә аныз, тыйнак кына елмайганда күренеп киткән энҗедәй ак тешләр, чыннан да, магнит кебек күзгә күренмәс көчкә ия иделәр шул. Мин түзмәдем. Зориннан бу фәрештә-кыз турында сораштым. — Юк, Отто Юльевичның кызы да, хатыны да түгел ул.— диде Зорин.— Маргарита Ивановна Михайлова. Минем сенелкәшнең ахирәт дусты. Теләсәгез, таныштыра алам.— Зорин шулай диде дә елмаеп куйды. — Телибез! — дидек без Иван белән беравыздан, ярым пышылдап. Мәҗлеснең яме бермә-бер артты, күңелләр хушлыгына чик-чама юк иде. Тостлар әйтелде, бокаллар чыңлады. Банкеттан соң гына таралыштык. Мин киенү бүлмәсендәге кунаклар арасыннан Маргаританы табарга тырыштым. Ул күренмәде. Икенче көнне дә, өченче көнне дә очрашырга туры килмәде безгә. Аннары, Татарстан хөкүмәте чакыруы буенча, Казанга кайтып киттек. Гаять шатланып һәм бер үк вакытта нигәдер моңсуланып аяк бастым мин туган җир туфрагына. Шатлыкларымның сәбәбе билгеле: хөкүмәт, партия вәкилләре, якташлар, туганнар зур хөрмәт күрсәтеп, ачык чырай белән каршылый. Әнә перрон тулы халык, байраклар, мактау сүзләре язылган транспарантлар, чәчәкләр, музыка... Аз гына моңсуланырга да урын юк шикелле югыйсә. Ләкин сәламәт тәнгә энә очы кадәр генә шырпы кереп өзлексез сыкраткандай, йөрәкнең бер чите әллә нишләп әрнеп, сулкылдап тора. Ник? Белмим. Әти-әни янына бардым. Гайшә апа, Кәлимулла абзый, Әнвәр, Абдулла, Ибраһим, Сафиулла, Хафизә һәм ин яраткан сеңелем Әминә дә шунда. Ул үскән, чибәрләнгән... Әни яшәреп киткән, йөзе саф, балкып тора. Җаны тыныч булгач, хатын-кызга дөнья мәшәкате берни түгел икән ул. Әти картая төшкән. Мыек җибәргән, калынайган. Кочаклашып күрештек. Ул ирләрчә нык итеп аркамнан кагып куйды. — Молодец, улым. Батыршнннар нәселенең чынлап та батыр икәнлеген бөтен Рәсәйгә күрсәттең! — диде ул. Әти безнең — аз сүзле кеше. Әйтсә, берәгәйле әйтә, әйтмәсә, сүзен авызыннан келәшчә белән дә тартып ала алмыйсын. Менә ул, тагын бер кат аркамнан какты да, үз эшен беткәнгә санап, мине әнигә таба втәрде. Әни шатлыгыннан елап ук җибәрде. Кунакка йөрү яхшы булса да, туйдыра икән. Кая гына чакырмадылар безне! Балалар бакчасына хәтле барырга туры килде Көн саен бишәр-алтышар очрашу, һәрберсендә бер үк нәрсәне сөйләргә кирәк: японнар ил чиген боздылар, без аларны пыр туздырып куып чыгар- тык. Нык сугышырга туры килде. Шулай гомуми гына башлап, тирән гә кермичә котылмакчы булам. Ләкин кая ул! Сорауларны биреп кенә торалар... Ямәширмәгә кайту хәтергә нык уелып калган Басу капкасы төбендә ипя-тоз белән каршыладылар. Сабан туендагы шикелле олысы-кечесе килгән. Туп-туры клубка юнәлдек. Клуб бәйрәмчә бизәлгән. Монда сәгать ярымлап сөйләттеләр. «Син т; ган йортына кайттык, иркенләп сөйлә?» — диләр. Аннары туган-тумача, дус-иш үз өенә чакырып, кунак итә башлады. Бармасан, үпкәлиләр... Председатель агай, тимер табанлы жинел чанага шәп ат жнктереп. колхоз утарын күрсәтеп йөрде. Сабан, тырма, чәчкечләрне карап бетергәч, терлек абзарларына киттек. Мин атлар белән кызыксындым Ул елларда Кызыл Армиягә жибәрү өчен һәр колхозда ат асрыйлар иде «Кайда сезнең андый атларыгыз?» дим. Биредә дә, бездәге кебек үк, пэр атның исеме, яше, нәселе, асыл сыйфатлары фанер кисәгенә язып ишеккә кадакланган. «Карлыгач» кушаматлы чем-кара яшь ат янына җиткәч, председатель ишекне ачты Кесәсеннән ипи сыныгы алып атка катырды, теге кызларча нәзакәтлелек белән иреннәрен кыймылдаткан арада башына йөгән кигезде. Колаклары уйнап тора, күзләрендә ут жемслди иде бу малкайның Сыйраклары матур, нечкә, күкрәге кин. Бер заман гармун чыңнарыннан да уздырып янгыратып кешнәп җибәрде. — «Карлыгач»нын синең белән танышуы бу, Гыйльфан? — диде председатель.— Без аны сина дип үстердек. Идарә исеменнән военком- наи атны Ерак Көнчыгышка сина җибәрүләрен сораячакбыз Мә. туган, кабул итеп ал. Ил чикләрен саклауда ышанычлы ярдәмчең булсын ул. Хәрби академиягә укырга калача!ым хәл ителгән булса да, рәхмәт әйтеп атны алдым. Кашка маңгаен сыйпап сөйдем, муенын кашыдым Ат, ипи сорап, түм-түгәрәк иреннәрен култык астыма төртте, тынып калды. — Бу теге вакытта сез Апакайга кунакка барганда җигелгән атның тае бит, Гыйльфан энекәш,—диде ат караучы, зур сер әйткәндәй пышылдап. Бәлки, ул байларны сүгә-сүгә юлда камыт төзәткән олаучы агай үзе булгандыр? Сорарга кыюлыгым җитмәде. Күңелемне матур хатирәләр биләп алды. Малай чакта узган юллар буйлап Апакайга киттек Үшнә калын боз астында йокымсырый. Әрәмәләр, таллыклар гүя ак мамык юрган ябынганнар. Балык тотып, учак ягып яткан жнрләр, сез кайда сон5 Үшнәгә аркылы ауган агач янында елга текә борыла иде, уң як ярда ннкүлек, иңкүлектә таллар үсеп тора иде Шунда без Хирне абый Һадиеңның хикәятен тыңладык, шунда Рәхиләнең аягы җәрәхәтләнде. Менә ич. менә ич ул җир! Мин чанадан сикереп төшәм, тирән карга бата-бата Үшнә ярына кнләм, истәлекле үткәннәргә кайтып, туктап, тирә-юньгә карап торам. Кокушкинодагы Бланк утарын элеккеге чактагыча иткәннәр иде инде. Монда хәзер юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның балачагын һәм үсмер елларын, революцион эшчәнлеген сурәтләгән музей ачканнар. Ильичка Кокушкино крестьяннары язган һәм Харис абый Үшнә буенда безгә яттан укыган хатның фотокопиясен күреп аеруча дулкынландым мин. Кокушкннога килеп Галимҗаннарга керми китү гафу ителмәслек хәл булыр иде Алар үзләре дә хәстәрләнеп тпргаяиар мкаи Ислам агай . • мич > in I д > \ , ие кебек тнкторм.ь A,nii|,tp. in,!) күниллел .р. Балалары үсеп буй жнткад. Галимҗанны танырлык та түгел, ул киләсе елга каралырга барырга тиеш икән инде Симез каз ите салып пешерелгән карабодай бәлеше белән сыйланып, ШАМИЛ РӘКЫЯПОВ ф ТАҢНАР ЬАМАН МАТУРМЫ? баллап, бавырсак салып чәй эчкәч, Нәгыймә лпа кызыклы хатирәләрне яңартып, сакланып кына Рәхиләне искә алды. Гарипләнгән каз бәбкәләрен иске кәрзингә утыртып Үшнәгә йөртүен — кызның гаҗәп нечкә күңелле, миһербанлы булуын, аягы авыртып яткандагы түземлелеген һәм тагын әллә нинди уңганлыкларын сөйләде. Сизеп торам: ул шулай кактырып-суктырып безнең ике араны аныкларга тели. Берсе герой, икенчесе менә-менә очучы булырга тора. Мондый пар килгәннәрне көндез кулына шәм тотып эзләсәң дә таба алмассың, янәсе. Мин эндәшмим, мина бу хакта сөйләшү җайсыз. Гүя Рәхилә түрдәге караватта чаршау эчендә ята. Тик ул элеккеге кебек балаларча беркатлы, самими түгел, ана ниндидер чит рух сеңгән, гүя аны алыштырып киткәннәр. Шушы хәлгә төшкәне өчен, үзен тырышып сакламаган өчен рәнҗеп, үпкәләп ята кебек, өзелгән чәчкәдәй сула баруының фаҗигасен аңлап ышыккарак поса, кача, киреләнә кебек. Без Галимҗан белән өйалдына чыгабыз. Менә бирегә утырып токмачлы аш ашаган идек. Рәхилә менә шушы ишек яңагына сөялеп карап калган иде. Ә менә биредә... Җитте! һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш! Мин үз-үземне тирги башлыйм, җебемәскә өндим. Кызлар үзләре үк: үпкән-кочкан — җилгә очкан, дип әйтәләр ич. Димәк, ни дип адым саен шул кызны уйларга?! Кирәкми! Барысы күптән җилгә очкан, күптән! Галимҗанга карап елмаям. Елмаюым өтек чыга. Чәчләремне артка таба сыпырам, бил каешымны ипләп, гимнастеркамны төзәтәм. Гадәтн халәтемә кайтам. — Я, Галимҗан, капитан булу уеңнан кире кайтмадыңмы әле? — дим. Галимҗан комачтай кызара, кулларын кая куярга аптырап арткз яшерә һәм оялып кына. «Капитан булу өчен бик күп укырга кирәк икән бит, Гыйльфан абый! — ди.—Шулай да флотка эләгеп булса, карап карарбыз әле»,— ди. Мин аңа армия тормышының кешене чыныктыруы, үстерүе турында сөйлим. Галимҗан, йорттагы малларга печән салып йөргән абыйсы ишетмәсен өчен тавышын баса төшеп, миңа сорау арты сорау яудыра. Яшь кызылармеецларга кайчан кием бирәләр, ант кабул иткәнче кораллардан атарга өйрәтәләрме, төнлә сакта торганда йокы килеп интектермиме, буш вакытта нәрсә эшләргә мөмкин һәм башкалар, һәм башкалар... Ислам абзый, ишек төбендә сөйләнә-сөйләиә, киез итекләрен кага иде. — Вәт. агай, дөньялар нишләде, элек солдатка китүне кабергә керү белән тин күрәләр иде. Хәзерге яшьләр үзләре атлыгып тора,— дип безне өйгә чакырды һәм кабат өстәл янына утырышкач:—Син, Гыйльфан, безнең Галимҗанны тәмам исәрләндерәсең инде. Хәерлегә булсын,— диде. Ул каш астыннан гына энесенә карап куйды, аның тирән җыерчыклар белән буразналанган, үткен пәке белән шома итеп кырынганга ялтырап торган тулы йөзенә борчылу билгеләре чыкты. Ислам абзый стаканнарга бал сала-сала дәвам итте:— Дөньясы тыныч булса, бер хәл иде. Болгана бит, болгана. Бер якта япон, икенче якта герман. Котырган этләр кебек ди ул мәмләкәтләрнең иң зур янараллары. Мин аны тынычландырырга ашыктым. Ишеткән-белгәнне сөйләдем. Ил-йорт иминлеге өчен дарыны һәрвакыт коры тотарга һәм Галимҗан кебек егетләрнең һәрвакыт әзер булырга тиешлеген әйттем. Мине бүтән иптәшләр дә куәтләделәр. Сүз иярә сүз чыгып куйгач, без биредәге ат-тун, аларның сбруй-арбасы белән кызыксындык. Ислам абзый без теге чакта Апакайга килгәндә юлда өзелгән камыт бавын исенә төге- реп булса кирәк: — Безмен камыт баулары нык. Армиягә китәргә тиешле атларның сбруена кулак каешын якын да китермәбез! — диде, аннары, тамак кыргалап:— Әзерлек турында бик дөрес әйтәсез, оланнар,— дип өстәде. Әңгәмә әнә шулай үзеннән-үзе оеша Мәҗбүриятсез сөйләшеп утырасың, ятсынучитсенү калмый. Җаның рәхәтләнә. Ә шәһәрдә эш башкачарак. Аягүрә басып, нотык тотарга кирәк. Ә андый эшкә маһир түгел мин. Язу машиналары заводына баргач, нәкъ шулай булды. Агай-эне клубка җыелган. Күбесен таныйм. Менә мастер Апанаев, Меркулов, җыю цехы слесарьлары Хәйдәров, Петров, Маликовлар. Сәхнәдән очып төшеп кулларын кысасы, үзләре белән бергәләп «за компанию» тәмәке көйрәтәсем килә. Юк, трибуна артында сөйлә, матур сүзләр эзлә. Үз-үзенне тотышын тел-теш тидерерлек булмасын. Герой бит, башкача ярамый Кичәге эшче иптәшең өчен син һаман син бит. Ул шул ук станокның шпинделен басып тимер тишә, кискеч кайрый, тискида иги, чүкеч белән сөйләшә, ашханәгә керә, душта коена. Сине ул үз янәшәсендә тоя. Аның белән югарыдан торып сөйләшү-анлашу барып чыкмый, килешми. Кызыл җәймәле өстәл янында унбиш-егерме минут сайрагач — түзмәдем, аска төштем. Залдагылар урыннарыннан торып урап алдылар. Китте күрешү, китте инбашка кагыш ләре ачылып китә, туганлашалар. Эшчеләр кара савытын ниндирәк итеп ясау турында шзктый баш ватканнар икән. Чик сакчысына тапшырыласы бүләк, ул нәрсә сөйләргә тиеш, аңа нинди сурәт төшерергә? Тукай ярдәмгә килә боларга. Аның: «Без сугышта юлбарыстан көчлебез».— дигән шигъри юлларын хәтерләп. кара савытына юлбарыс сынын әмәлләп куярга булалар. Аны Рюрик үз теләге белән эштән сон калып игәп ясаган. — Ә теге кыз белән ара ничек? — дим мин егеткә. — Полный расчет! Ташладым мин ул кнкнмораны.— диде Рюрик.— Ә сезнец ара ничек. Гыйльфан Әбүбәкеровнч? Мин аның үз сүзләре белән үк җавап кайтарам «Полный расчет! Ташлады ул сылу мин кикимораны!» — днм. Рюрик ышанмый. Бер заман, күземә генә шулай күренәме дисәм, алдымда теп-тере җирән чәч — Рюрик басып тора. Уңайсызлана-уңайсызлана гына килеп күреште. Бөтенләй үзгәргән бу. — Завод егетләренә.рәхмәт, алып калдылар,—ди Рюрик.— Синең тискида эшлим,— ди. Башта мин һичнәрсә аңламый тордым. Завком председателе Кадыйр агай мәсьәләне аңлатып бирде. Теге чакта сабан туе көнне паркта булган хәлдән соң завод комсомоллары Рюрикны үз җаваплылыкларына алганнар Тозлап-борычлап сөйләшкәннәр егет белән Ышанганнар үченә, һәм Рюрикны минем тискида эшләргә беркеткәннәр. Үзеңне бөгеп салган кешене һаман күз алдында тоту уен түгел. Тшкига деталь кыстырганда шахтер кулларының көчен исенә төшерә икән. Гарьләнә, тискины чүкеч белән төя. Тора-бара гадәтләнә тагы Рюрик, үткәннәр өчен рәнҗемәвен белдерергә теләп: «Беләсезме, Гыйльфан Әбүбәкеровнч, сезгә Герой исеме бирелгәч, эшчеләр исеменнән заводтан истәлек бүләк хәзерләү тәкъдимен беренче булып үзем кузгаттым. Кузгатып кына калмадым, кара савыты панелендәге җиз юлбарысны да үзем игәп ясадым,— диде. Мин, рәхмәт әйтеп, Рюрикның кулын кыстым Ислам ага әйтмешли, вәт дөньялар нишли бит ул. Тар басмада туры килеп, акны-караны күрми маңгайга маңгай сөзешәләр. Зур казанда кайный башлагач, күз ШАМИЛ РӘКЫНПОВ ф ТАҢНАР ҺАМАН МАТУРМЫ? Мин үзем дә ышанмыйм, һаман нидер көтәм. УЛ юк та юк... Өйдә Хафизә вакытвакыт нәрсәдер әйтергә гели шикелле. Ләкин җае чыкмый, бүлдерәләр. Күзләрен мөлдерәтеп, читтән карап тора, авыр сулап китеп бара. Бәлки, мина гына шулай тоеладыр? Бәлки, анын бернинди әйтер сүзе юктыр?.. Мин ялгышмаганмын. Барыбыз бергәләп «Эшче» театрында үткәреләсе шагыйрьләр кичәсенә баргач, киленкәйнең теле чишелде. — Нигә Марусяцны алып кайтмадың? Күрсәтерлек түгелме әллә? — диде ул, картларны утыртып, без өчәү фойега чыккач. — Икенче кайтуымда күрерсез.— дидем мин, үҗәтләнеп.— Ә кайчан безгә кызыл саплы пәкеләр эләгер икән? Очучы җизни туй йоласын бозарга телиме әллә югыйсә?! — Бозмас, бозмас,—диде Хафизә, кара коелып.— һәр кешене дә үзең төсле күрмә. Безнең арада менә шундый чәкәләшү булып алды: — Күрмим шул әле менә. Үзе дә юк, җылы сүзе дә юк. Бәлки ул җизнигә җизни дип әйтергә дә ярамыйдыр? — Җаны теләгән — алтмыштагыга чыккан. — Алтмыштагы озак яшәми ич ул! — Аз булсын — тәмле булсын, кечкенә булсын — ямьле булсын! — Матур дамыни әле ул җизни? — Матур. Теләсәң, карточкасын күрсәтермен. Хатынын култыклап, безнең сүзгә кушылмыйча, тып-тыныч атлаган Сафиулланың сабыр савыты ташыды — Син. Анфиса, безнең нервларда уйнама, яме. Рәхилә анда үзенә очучынымы, кочучынымы тапкан икән, әйдә, рәхәтен күрсен. Абыйга бездә Рәхиләдән кимне тапмабыз! — диде. Буфетка кереп сыра эчтек, конфетлар алдык. Кабат фойега чыктык. Сөйләшергә сүз табылмады. Бәхеткә, безнең янга артистлар, әдипләр, журналистлар җыелды. Мин гомеремдә беренче тапкыр күренекле кешеләр белән таныштым. Атаклы Сәйдәшне, виртуоз Туишевны, мәһабәт Камалны, артисткалардан Сульва, Кайбицкая, Ильскаяны, язучылардан Таҗи Гыйззәтне, Гадел Кутуйны. Фатих Кәримне, Әхмәт Фәйзине. Сибгат Хәкимне, тагын әллә кемнәрне, әллә кемнәрне күрдем. Кичә башланды. Биредә дә мине зур кызыксыну белән тыңладылар. Шылт иткән тавыш юк. Ник берәү селкенсен. Сөйләп бетергәч, шаулатып кул чаптылар. Кыш көне кайдан тапканнардыр, сабый күзләре кебек зәп-зәңгәр чәчәкләр сиптеләр, «Бис! Әфарин гайрәтеңә, Батыршин!» дип кычкырдылар. Сораулар белән күмделәр. Аннары әдипләр, җырчылар, биючеләр сүз алды. Фәйзулла Туншев берсеннәнберсе кечкенәрәк кыңгыраулы гармуннарын селтәнә-селтәнә, йөрәкне җилкетеп Дим. Сакмар буйларына алып китте, кара урманга ияртеп керде. Хәтта «Донбасс» көен дә уйнады ул. Голубовканы искә төшердем, төтенләп яткан терриконнарны, кызыл флагы җилдә җилфердәгән шахта коперларын күз алдына китердем. Кичәне алып баручы ыспай егет: «Батыршин маршы». Беренче каһарманыбызга бүләк итеп язылды. Беренче тапкыр башкарыла!» — дигәч, башым әйләнеп китте, эсселәдем Шагыйрьдәр яңа шигырьләрен укыдылар. Арадан бер яшь шагыйрьне күңелгә аеруча якын иттем Мөлаем, тыныч тавыш белән укылган шигырьләре әллә ничек моңлы да. дәртле дә аның. Гүя ул минем кичерешләрне белеп алган да хәзер шул хакта сөйли. Мин шулай уйчанландым, мин шулай юллардан күз алмый аны көтәм, мин шулай ул укыган мәктәп буйларыннан моңсу гына карап үтәм, мин шулай итешләре белән шау-гөр килеп ул күренер дип өмет итәм! Өйгә кайткач, бер кызык хәл булды Бергәләп, тәмләп чәй эчеп утырганда әни миңа. «Бер шигыренең ахырын русча шәрекләгән ак чырайлы егетне таныдыкмы? Аны монарчы кайда очратуынмы беләсеңме?» — диде. Әни җанланып китә, битләре алсулана, күзләрендә нур уйный башлый Тавышыннан да, үзеннән дә ягымлылык бөркелеп тора Мин анык соравына сәерсенеп: — Белмим шул, мина ул егет кайда очрасын икән сон? — дим. — Ямәширмәдән Апакайга барганда камыт бавы өзелеп юлда тукталган идекме? Шунда әтиен яраткан җырның сүзләрен бер егет бәйнә- бәйнә язып алган идеме? Шул егет бүген шигырь укыды бит инде каршында, Гыйльфан!—диде әни, минем аптырап карап торуыма кәефе килеп. Телефон чыбыгына кунган карлыгачлар кебек өстәл янына тезелеп утырган Әнвәр, Абдулла, Ибраһим һәм Сафиулла, хәтта кечкенә Әминә дә бу вакыйганы «кичәге кебек» хәтерләүләрен әйттеләр. Әти мыегын сыпырып, елмаеп безгә карап утырды Нәрсә әйтсен сон ул? Лнын башында зур бер больницаның хуҗалык эшләре. Бүтән нәрсәдә һич гаме юк. Берничә көннән соң мин Донбасска юнәлдем. Биредә дә бик әйбәт кабул иттеләр. /Кыелышлар, очрашу кичәләре, мәҗлесләр. . Хәлиулла абзыйның шатлыгы икеләтә арткан иде: ана почетлы шахтер исеме биргәннәр, шуның өстенә мин кайтып төштем. Әйдә гөр килеп зур мәҗлес үткәрдек, күнел ачтык. Балачак дустым Иван Рогов кубыз уйнавымны, җырлавымны үтенде. Ахырдан, тәмам күңеле нечкәреп, елап ук җибәрде. Абыйсы — безгә зур булышлыкчар күрсәткән Александр Александрович бик каты чирләп киткән икән... Терелүенә ышаныч аз, ди. Бу хәл, дөресен әйтергә кирәк, авыр тәэсир итте Күршең үлек күмү хәстәре белән йөргәндә туй үткәрү килешмәгән кебек, без дә биредә озак кунак булып ятуны кулай күрмичә, Чернопятко белән икебез дә Мәскәүгә кайттык. Безне Михаил Васильевич Фрунзе исемендәге Хәрби академиягә укырга алдылар. {Ахыры бар.)