Логотип Казан Утлары
Әсәрдән өзек

САЛАВАТ КҮПЕРЕ

ДРАМАДАН ФРАГМЕНТ

һәрбер шагыйрьдә булган кебек үк. мәрхүм Га ли Хуциевның да шактый зур архивы бар. Бу юлы безгә аның «Салават күпере» дигән драматик поэмасы белән танышырга туры килде. Зур күләмле бу әсәрне автор сәхнәгә кую өчен язган. Үзе исән булса, шагыйрь аны театрларга тәкъдим итәр иде. Бәлки эш арасында автор үзенең бу әсәренә яңа бүлекләр, өстәмәләр, төзәтүләр дә керткән булыр иде. Ләкин вакытсыз үлем аның гомерен өзде. Күренгәнчә. Г. Хуциев бу әсәрен әле беркая да тәкъдим итәргә өлгермәгән. Бәлки әсәр өстендә әле кабат эшләргә дә кирәк булгандыр. Без бу санда «Казан утлары» журналы укучыларын шул драматик поэманың бер кисәге белән таныштырырга булдык. Әсәр зур. Анда бик күп геройлар телгә алына. Әсәрнең төп юнәлешендә сугыш елларында тылдагы авыр тормышны һәм дошманны Циңү өчен көрәш көннәрен чагылдыру ята. Драматик поэмада берберссн өзелеп сөйгән яшь егет белән яшь кыз да бар. Алар әсәрнең төп геройлары. Бу фрагмент әсәрнең эчтәлеген дә. стилен һәм художество чараларын да беркадәр күз алдына бастырыр дип уйлыйбыз. Брест крепосте подвалы. Стеналарда: «Совет Ватаны өчен'». «Хакыйкать жинәр», «Без гомеребезне хак эш өчен бирәбез, безне онытмагыз!» — дигән язулар. Бер почмакта — подвалга төшеп-менеп йөри торган баскыч; шунда ук берничә ящик. Пәрдә ачылганда Хафиз ялгыз. Хафиз (урыныннан торып). Бишенче көн ятам бу подвалда. (Күкрәген тотып.) Сызлый ярам биш көн тоташтан. Камауда без. Дары сөреме исе. Янгын исе килә һәр таштан. Утлы киртә аера алмас безне, (Гимнастерка кесәсеннән фото чыгарып ) Сәрвиназым, сине беләм мин. (Подвал тәрәзәсеннән төшкән яктылыкка төбәлеп ) Сине Утлар аша, сугыш сөреме аша Күне.д күзем белән күрәм мин. һәм ышавам* һәрчак йөрәгендә Йөртерсең син мине, Сәрвиназ! Еллар аша диңгез-таулар аша Ишетерсең син мине. Сәрвиназ! (Бераз уйланып йөргәч, яңадан яктылыкка төбәлеп.) Озакламый, Брест туфрагында йомылырлар, бәлки, күзләрем; йөрәгемдә йөргән ин кадерле Тойгыларым, әйтер сүзләрем Үзем белән бергә күмелмәсен; (Кесәсеннән таушалып беткән дәфтәр чыгара һәм ящик өстенә куеп яза.) Язып калыйм... сугыш аяусыз... Бу юлларым житсә сезгә барып. Күңелләрне безнен акларсыз... Иделбай тешә. Кулында винтовка Ул тирлузан-а баткан. Йөзенә бронза төсе кергән Иделбай. Я. хәлләрең пичек, Хафиз дус? Хафиз. Сулыйм әле. Якыннарга ик сонгы Сәламем юллыйм әле. Иделбай. Сугыш тынып торган арада Бераз су тапкан идек (Каешыннан алып, фляга суза) Мә. эч әле, китәр хәл кереп. Хафиз (йотылып эчкәч). Шундый сусаткан нде. Рәхмәт инде! Исенә, дускай. Мине дә төшергәнсең. Син бит мина тик су түгел, Ә яшәү китергәнсең. Әйе, яшәү китергәнсең. Иделбай. Хәлемне, дускай, аклыйм. X 8 ф н 3. Күнелемнеи һәр омтылышын Хатларда сөйләп калыйм. Җитсен алар якыннарга Кырыс хикәят булып. Иделбай. Я. я. Хафиз, алай артык Бирелмә әле хискә; Савыгырсың; өзмә өмет. Төшермә күнелсн һич тә. Хафиз. Белмим, нидер сизә күңелем.» Иделбай Болай диген син ана: «Кош һавада, ят юлларда. Егет яуда сынала». ГАЛИ ХУЩНКВ ф САЛАВАТ KYIIKPK ф Хафиз. Әйе, халык дөрес әйткән, Бездән шулай сорала. «Кош һавада, ат юлларда, Егет яуда сынала». Иделбай (сәгатенә карап). Хуш хәзергә! Мине көтәләрдер. Сугыш бит, булмый соңлап... (Ашыгып менеп китә.) Хафиз. Мондый дуска һәрчак һәм һәркайда Ышанып була чынлап. (Язуын дәвам иттерә.) Сәрвиназым, сүзем шушы сиңа: Авыр чакта күңелең төшмәсен һәм балабыз кеше арасында Күз көеге булып үсмәсен... Лейтенант Зиннур Шакиров төшә. Ул да тир-тузапга баткап; йөзе кояшта янган. Зиннур. Я, хәлегез ничек, иптәш Вафин? Хафиз. Күрәсез, әйбәт түгел. Хәер, аңлыйм, бу сугышта Кемгә дә булмас җиңел. Зиннур (фотоны күреп). Бу — кемегез? Хафиз. Сөйгән яшьлек дустым Сәрвиназ бу. Менә аңарга Соңгы хатлар... Булса вакытыгыз, Телим сезгә укып карарга. Зиннур. Я. ничегрәк яздың икән; Укы, укы; тыңлыйм, туган. Туган якка хатың аша Мин дә сәлам юллыйм, туган. Хафиз (ара-тирә караштыргалап. яттан укый). Син дигәндә уттай кабындым, Синең өчен яндым-көйдем мин. Йөрәк сагышы белән сагындым, Йөрәк сагышы белән сөйдем мин. Күңелем һәрчак сине эзләде. Син, дидем мин һәрбер сулышта. Күрешмәбез, бәлки, гомергә,— Үкенечләр була тормышта, Көенечләр була тормышта... Зиннур (бүлдереп). Нигә алай дисең? Савыгырсың. Хафиз. Әйтәм бит кабат: Үз хәлемне үзем беләм. Иптәш лейтенант! Зиннур. Барысын, якташ, хисле язгансың; Ләкин өмет өзмә; Өзәрбез дә дошман боҗрасын. Чыгарбыз бер без дә. Югарыдай: <Лсйтеиант Шакиров! Лейтенант Шакиров’э дигән тавыш ишетелә Зиннур. Комбат дәшә. Хуш хәзергә? Алай өмет өзмә бер дә (Ашыгып өскә менеп китә) Югарыда ату тавышы ишетелә Хафиз укуын дәвам ит#. Җитсә сиңа сонгы хәбәрем. һичбер урын калмас көнләүгә. Ләкин сине минем кадәрле Якын итә алмас берәү дә.- Яралы солдатны күтәреп, комбат һәм лейтенант тишәләр Хафиз. (Бераз аптырап торгач, аларга таба ташланып.) Иделбай дус. сип дә яралымы? Ничек булды?.. Комбат. Мина тиясе Пуляны ул үз гәүдәсе белән... Иделбай (бераз аңын җыеп). һәркем дә бит шулай эшләр иде. Булса әгәр минем урынымда. Иптәш комбат! Коткарырсыз, бәлки, батальонны. Сез кирәгрәк сугыш кырында Иптәш комбат, алай-болай булсам. Сөйгән нәни улым кала. Бу сугыштан исән котылсагыз, Булышыгыз, зинһар, ана: һөнәр алсын, рәтле кеше булсын. Ышанычым сездә минем! Комбат. Тормышына тәнгәл яхшылыкны Онытырга мөмкин мени?!. (Китәргә җыенып.) Сугышчылар көтә безне. Хәл белербез, төшеп кабат. (Хафизга). Сез карагыз Иделбайны. Хафиз (честь биреп). Есть, була ул, иптәш комбат! Комбат һәм лейтенант баскычтан өскә менеп китәләр. Хафиз яралы янында кала. Нишлисен бит, дускай!.. Давылларда Ава шулай кайчак имән дә. Иделбай. һичбер күреп туймас якты дөнья Кала, ахры, инде миннән дә.— Ж.ир-су, кояш, көткән язлар кала; Якыннарым кала; тормышны Үзгәртүче яхшы кешеләр кала... (Хафиз кулына башын салып.) Алыйм, дускай, соңгы сулышымны, Башым куеп синең кулына. Еракларда мине сагынып көткән Газиз анам сөйгән улына Рәнҗемәстер, яуда сынатты, дип, Ышанычын жиргә салмадым. Тик кызганыч. Кайтып, соңгы тапкыр Уралымны күрә алмадым. (Хафизны кочаклап.) Хуш, дускаем, без дә аерылабыз, Аерылмастай идек гомергә... Хафиз. Әйе. дускай, ут күршеләр булып Яшәр кебек идек гел бергә. Иделбай. Аерды шул безне нәләт сугыш, Исән калсаң, мине онытма... Хафиз (тетрәнеп). Иделбай дус, Күзләреңне кабат Ачсаң иде тик бер минутка... (Аның күкрәгенә каплана. Бераздан торып.) Иделбай дус, тыныч йокла! Бу дәһшәтләр тиздән үтәрләр. Без яклашкан изге эшне Исән дуслар дәвам итәрләр. Улларыбыз дәвам итәрләр. Комбат төшә. Кулында фляга. Комбат (Иделбайны күреп). Иделбай ял итәмени? Хафиз (тиз гена торып). Ул ни... иптәш комбат! Ул күзләрен беркайчан да Ачмас инде кабат... Комбат (баш киемен салып, бераз сүзсез торгач) * Хуш. Иделбай! Тыныч йокла, туган! « Гражданины булып туган нлнен. Үкенмәслек итеп яши белден һәм солдаты булып үлә белдек. < ■ Иделбай гәүдәсеи подвалмын икенче ягына кертеп куялар Комбат Хафизның ярасын * тезэтеп бәйли Шулай, туган, ниләр кичерсә дә. Иелмәскә тиеш ир башы. Хафиз. Коммунистлар икән — һәр солдатмын Аерылгысыз, якын юлдашы Сез икәнсез! Сезгә ышанам мин. Минем хәзер авыр чакларым. (Дәфтәр күрсәтеп ) Менә минем тормыш иптәшемә һәм анама язган хатларым Телим барысын сезгә тапшырырга. Саклау жаен үзегез карарсыз (Дәфтәрен суза.) Бу сугыштан исән-сау кайтсагыз, Якыннарым эзләп карарсыз Комбат Исән кайтсам, кулдан килгәннәрне Кызганмам, туган! Ю)«рыдай тавыш ншегелә. «Иигәш комбат! Иптәш комбат!» Комбат. Ник дәшәләр? Тагын ни булган? (Ашыгып өскә менеп китә.) Хафиз (моңаеп). Сәрвиназым, яннарына Җил булып исәр идем; Йолдыз булып, баш очына Тан саен күчәр идем. Үтәр жәйләр. жнтәр квзләр, Җил-янгыр. давыл булыр Кайталмасам бу сугыштан. Хәсрәтен авыр булыр,— Авыр булыр, сина һәр квн Юксыну китерер ул Чын мәхәббәт — гомер сүнмәс Салават күпере ул. Сүнмәсен ул, яктырсын ул, Нур чәчеп юлларына; Сүнмәсен ул, яктырсын ул Гомерең буйларына. (Подвал тәрәзәсеннән төшкән яктылыкка төбәлеп.) Сез, уйларым, җилдәй очыгыз! Якыннарым, дуслар, хушыгыз! Коралдашым мәетен шаһит итеп, Юллыйм сезгә шушы юлларны: Без, туган ил, соңгы сулышкача Синең гадел солдат улларың. Без — туганлык, дуслык хисе белән, Кошлар — канат белән көчлеләр. Сез бит, сез ул — Илгә һәм тормышка, Киләчәккә хуҗа кешеләр... (Ярасын чишә һәм стенага каны белән яза.) Без туганлык, дуслык хисе белән... Өстә бомба шартлаган һәм йорт ишелгән тавыш ишетелә. Подвал стеналары жимерелә. Караңгылана. Бераздан Хафиз шәм кабыза һәм гаҗәпләнеп подвал тәрәзәсенә карап тора. Уйлыйлардыр мине коралдашлар, Хафиз бетте, харап булды, дип. Ә мин сулыйм, ә мин яшим әле! Әмма үлем каты куллы бит — Тиздән, бәлки, бугазымнан алыр... Икенче шәмне кабыза Һәм аларны ящик өстенә куеп җимерелгән подвал стенасын актара башлый. Күңелемдәге яшәү омтылышы Сүнми калса әгәр чак кына. Караңгыдан, Данко йөрәгедәй, Алып чыгар, бәлки, яктыга.