ПРОФЕССОР МӨХӘММӘТ ГАЙНУЛЛИН ҺӘМ ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ
Бу элек киеп кую гына кешене галим итми Галимлек сыйфатлары бетен- ләй башка. Галимлек ялгыз тырышлык белен гаме киле торган исем де тугел. Тырышлык, хезмәт сеючәнлек янымда, әлбәттә. талаит, В. И Ленин суэлере белән әйткәндә, сирәк очрый торган куренеш булуы шарт Галимнең халык алдындагы бурычы, җаваплылыгы гаять зур. Сине укыйлар, тыңлыйлар, ейткән сузеңно хәтерлиләр. Син үзеңнең укучыларыңнаи. тыңлаучыларыңнаи. әлбәттә, алдарак торырга, алар белән чагыштырганда ераграк күрергә, алданрак дәрес юнәлеш бирергә тиешсең. Бер рядовой кеше ялгышса бер бәла, галим ялгышса— мең... һәм, әлбәттә, әгәр синең исемең галим икән, син үзеңне фәнгә багышлагансың икән, үзеңне башкаларга фән сүзе сейләрга хаклы дип исәплисең икән, рәхим ител, намуслы бул. Намусыңны яшьтән сакла. Ун ел злек язган хезмәтләреңнән бүген оялып йермә. Тагы до начары ун ел злек әйткән фикереңнән бүген ваз кичеп, нәкъ киресен сейләмә Югыйсә, тагын ун ел яшәргә исеп тоткан кешеләр бүгенгә сүзләреңә дә ышанмаслар... һәр галимнең еенә яки зш урынындагы кабинетына консультациягә барганда аның шәкерте үзенең остазын әнә шулай гадел кеше дип ышанып бара. Булачак диссертациясенең яки деньяга чыгачак мәкаләсен күтәреп профессор Мәхәммәт Гайнуллинпың фатирына барган һәр шәкерте до аның турында әнә шулай уйлыйдыр. Соңгы егерме ел зчендә Мохәммәт Гайнуллиниан фатиха алып фәннең оаы юлына чыккан галимнәрнең саны шактый Алар арасында инде фен докторлары (Г. Рамазанов, К. Мәргән. X. Госман. И. Нуруллин Р Мозаффарое һ. б ) булып җитешкәннере бар. Утызлап яшь кеше Гайнуллинның врдаме белен кандидатлык дәрәҗәсен алдылар. Ул турыдан-туры фәнни җитәкчесе булган унике әспираитның унысы диссертация вклады. Бу кеше турында, аның юбилеен иетмичә иркенләбрәк бер сенлешергә. галимнең иҗат лабораториясе турында матбугатта фикер әйтергә, шәт. кирәктер һем вакыт- ЛыдырГ К Без «галимнең иҗат лабораториясе» дидек.» Профессор Гайнуллинга карата, башта, ихтимал, «иҗат географиясе» дигән сүзне куллану мәгъкуль булыр. Чөнки Гайнуллин — үзенең гомерен әдәби мирасны барлауга, әдәби мирасның, археологлар теле белән әйткәндә, «культуралы катламнарын» укучы массаларына җиткерүгә багышлаган галим. Әле кырыгынмы елларда ук ул язучы Заһир Бигиевның тормыш юлы, әдәби мирасы белән кызыксынып Ростов-Дон шәһәренә барып чыга. Дәрдмәнд мирасын өйрәнү өчен ул Оренбург, Уральск шәһәрләрендә була, Орск кешеләре белән аралаша. Оренбург-Уральск төбәгендә Тукай, Ш. Мөхәм- мәдев, 3. Бәшири, С. Рәмиев кебек әдәбият әһелләре турында әллә никадәр истәлекләр, хатлар, кулъязмалар җыя... Закир Һадиның биографиясен язу, иҗатын барлау өчен аңа Саратовка барырга кирәк була. Шакир Мөхәммәдъяров (Г. Тукайны Петербургта каршы алган, гомеренең соңгы елларында Урта Азиядә яшәп күптән түгел генә вафат булган журналист) белән сөйләшү, Тукайга кагылышлы истәлекләр җыю максаты белән ул Ташкент, Сәмәркандка барып чыга. Сәгыйт Рәмиев иҗатына кагылышлы материаллар җыю максаты белән Астраханьда була. Мәскәү, Ленинград, Баку, Ереван, Ашхабад, Алма-Ата кебек шәһәрләрнең Дәүләт архивлары, әдәби музейлары, ул шәһәрләрдә сакланган шәхси архивлар, кулъязмалар, хатлар — Гайнуллинның «иҗат географиясе» өнә шулар. Без, мәсәлән, язучы Закир Һадиның биографиясен белми идек. 3. Һади Тукайлар, Әмирханнар, Камаллар белән матбугат дөньясында кайнашмаган — аның турында матбугатта мәгълүмат юк. Риза Фәхретдиновның био-библиографик «Асар»енә кертелмәгән — чөнки тарихчы бары тик үлгән кешеләрнең генә биографияләрен туплаган. 3. Һади исә әдәбият дөньясыннан читтә яшәп, әле 1933 елда гына дөнья куйган. 1947 елда М. Гайнуллин югары уку йортлары өчен «XX йөз башы татар әдәбияты» буенча бер дәреслек-хрестоматия чыгара һәм анда 3. Һади турында да кайбер мәгълүматлар бирә. Китап дөньяга тарала. Бераздан Гайнуллин исеменә Касыйм шәһәреннән хат килә. «Сез Закир Һадиның биографиясен белмисез икән. Аның кызлары исән, менә шушы адрес буенча хат язып карагыз», дип касыймлылар аңа берничә адрес бирәләр. 3. Һадиның кызлары табыла һәм татар әдәбиятында зур ихтирамга лаеклы гуманист язучының бөтен тормыш юлы кәгазьгә төшерелә, аның әдәби мирасы барлана. Моннан соң инде 3. Һадиның әсәрләр җыентыгын хәзерләргә мөмкинлек туа һәм М. Гайнуллин тарафыннан 3. Һади әсәрләре дөньяга чыгарыла да. М. Гайнуллин илленче елларда Дәрдмәнднең әдәби мирасын туплау өстендә эш башлый. Иң беренче чиратта шагыйрьнең биографиясен тулыландырырга кирәк була. М. Гайнуллин иң беренче чиратта Дәрдмәнднең Уфадагы кызы Зәйнәп ханымны эзләп таба. Шагыйрьнең Җәгъфәр исемле улы да бер совхозда эшли икән. Болардан тыш Дәрдмәнднең гаиләсендә яшәгән учительницаның кызы — РОНО инспекторы Гөлчирә ханым да шагыйрь турында күп нәрсә сөйли. Дәрдмәнд Октябрь революциясеннән соң эмиграциягә китми, совет властена каршы бернинди хәрәкәткә катнашмый. Аның улы Җәгъфәр Кызыл Армиягә «күңелле» булып языла. Җирле властьлар аның Орскидагы ике катлы йортын үзенә калдыралар. Ниндидер аңлашылмаучылык аркасында тентү белән кергәч тә, гафу үтенеп чыгып китәләр: бердән, йортның хуҗасы танылган шагыйрь, икенчедән, улы Кызыл Армиядә «күңелле»... Шулай итеп, М. Гайнуллин шагыйрьнең нәселе, таныш-белешләре белән элемтә урнаштыра һәм нәтиҗәдә Дәрдмәнд әсәрләре, аның кыскача биографиясе белән, дөньяга чыгарыла. Шундый ук эзләнүләр. искиткеч куп хатлар, сөйләшүләр, очрашулар нәтиҗәсендә Шакир Мөхәммәдев мирасы тәртипкә салына. Аның биографиясе языла. Ш. Мөхәммәдевнең әсәрләр җыентыгы хәзер сатуда юк. Ә профессор Гайнуллин чыгарган китап Ш. Мөхәммәдевнең, гомумән, беренче зур җыентыгы иде. Гайнуллинның өендә Ш. Мөхәммәдев мирасы буенча берничә папка бар: ул папкаларда язучының иҗатына, тормышына кагылган йөзләрчә хатлар, фоторәсемнәр. Фән әнә шулай туа. Геолог, аркасына капчыгын асып, тайга, таулар, тарлавыклар аша уза, озынборын мыжгып торган сазлыкларда айлар буе яши. Фән туа. Гидролог океан батискафына бикләнеп тәүлекләр буе су төбендә ята, күтәрелә, яңа мәсьәләләрне хәл итәр өчен тагын шулай су астына тешә. Фән «мен материал җыймый. Филолог берәзлексез архив тузанында кайнаша, газета-журнал теплемнөрен актара, меңләгән кешеләр белән элемтәгә керә, материал җыйный. Аның язганын гидролог та. геолог та укый Чөнки әдәбият белән һәр укымышлы кеше кызыксына. Мөхәммәт Гайнуллин дистәләрчә еллар буе инде татар филологиясенең >ш аты ролен уйнап килә. Берәүләр трибунага чыгып шаулыйлар, зарланалар. «Бездә әдәбият фәненә игътибар җитми., диләр Гайнуллин мондый максат белән трибунага сирәк күтәрелә... Күтәрелгәндә дә кемгә дә булса оплонет сыйфатында гына— Кемнеңдер сөйләгәне бар; имеш. 1941 елда эвакуация белән килгән рус язучылары Казамдагы татар язучылары белән очраш/ уздыралар Шунда әдәби осталык турында сүз кузгала. Татар язучылары алдында чыгыш ясаган Фадеев болай ди — Сез әдәби осталык мәсьәләсендә үзегезнең Галимҗаннан әйрәнегез— Бу гади сүзләр кырык беренче елда әйтелгән булуы белән, әлбәттә, зур кыюлыкның мисалы булып торалар. Гайиуллиниың бетен хезмәтләрендә әнә шундый Фадееяча кыюлык күзгә ташлана. Аның 1947 елда филология фәннәре кандидаты Җ. Вәзиееа белен берлектә чыгарган «XX йөз башы әдәбияты* дигән хезмәтендә XX йез башы әдәбиятына гадәт буеича кертелә килгән Г. Тукай, Г. Камал. Ш. Камал һәм М. Гафури гына түгел, ә Дәрдмәнд, С. Ремиев, 3. Һади кебек язучылар да бирелделәр. Әйтергә кирәк, бу китап Гайиуллиины галим буларак таныткан беренче зур хезмәт буяды. КПССның XX съездыннан соң Мөхәммәт Гайнуллин әдәбият тарихы буеича киң планлы эш башлый. Ул югары уку йортлары өчен XIX, XX йөз әдәбиятлары буеича өч томлык хезмәт чыгара (соңгы ике томы доцент Җ Веэиева белой берлектә), аерым язучыларның җыентыкларын хәзерли. Әдәби мирас, әдәбият тарихы буенча хезмәтләр чыгаруда ул профессор Габдрахман Сәгъдинең дәвамчысы булып тора. Мөхәммәт ага эшне җимереп, убыл эшли. Минем профессор Рәфыйк Нефиковның архивта һем гыйльми китапханәдә эшләгәнен күргәнем бар. аның кулында фәнни материал уйнап тора, документка җан керә. Нәфиков бу вакытта кешене күрми, тышкы дөньядай аерылган була. Фәнни хезмәт өне шулай вакыты белән аскетлыкны талап итә. Гай- нуллинда да бу сыйфат кочле — Мин,— ди ул,— тегендә-монда зарланып йереп эш ечеи җаеаплылыкны иеше өстене аудармыйм. Мин күбрәк эшләргә тырышам. Берәр әйбер бастырам икән, димәк үзем җавап бнрәм. Ченки мин — коммунист— Гыйлем дөньясында шулай була: галим кеше гомер буе эзләнә таба, дөньяга чыгара. «Бәндә хатадан жали түгел*, диләр. Күп эзләнгән, куп актарынган һем күп әйбер дөньяга чыгарган кешенең хезмәтләреннән, әлбәттә, ялгышлыклар да табып була һем бу эш җиңелрәк. В. И. Ленин болай диген иде «Акыллы кеше ялгышлар ясамый торгви кеше түгел. Андый кешеләр юк һәм булуы мөмкин да түгел. Бик үи эур булмаган ялгышлар ясал та, аларны җиңел һем тиз төзәтә белгән кеше акыллы*. (В. И. Ленин. Әсәрләр Татар теләнде. 31 том. 20 бит.) Мөхәммәт ага—үзенең иксез-чиксез хезмәтләрендә киткән кайбер тегелсезлек- лерден тиз һем җиңел арыиа ала торган галим. Кеше буларак ул киң күңелле, тыйнак характерлы. Үз хезмәтләрен тәнкыйть итеп чыккан кешеләргә карата ул мәкер тотмый. «Ул тәнкыйть иткәнне арата*, диген шаблон беяден без ерак торабыз. Тере кеше ләбаса! Син утырып-утырып үзең дәрес дип ышанган әйберләрне язып деиьвга чыгар да. икенче бер кеше (ә еш кына үзеңнең шәкертең!) синең шул хезмәтеңне тәнкыйть итсен... Аны яратуы, чыннан да. читен хәл инде. Ә мене Гайнуллин башкаларның фикеренә һәрвакыт колак сала, тәнкыйть фн- керене игътибарлы була беле. Галим ечен бик кирәкле сыйфат бу. М. Гайнуллин әдәбият тарихының моңарчы укучылар массасына мәгълүм булмаган катлауларын ача. Ул прогрессив әдәбиятка кайчандыр үтлареимен файдалы элеш керткән, ләкин безнең игътнбарсызлыгыбыэ аркасында күмелеп калган шәхесләрне, фактларны күтәрә, әдәбият тарихында'ы «ак таллар*га тес бирә. Аның фикеремчә. XIX иәэ ахыры Һәм XX Ае» башы әдәбиятларында аур-эур шәхесләр янында шуа двмо кр.т™ әдәбиятка хезмәт иткә» «.әләген башка шәхесләр булге». Эне шулерны» «а хезмәтен өйрәнми торып, әдәбият тарихының ярдәмчел факторларын белми торып, бөтен бер әдәби процесс турында сүз алып бару мөмкин түгел. Әнә шул максаттан чыгып ул әдәбият тарихы битләренә тәрҗемәче Габделмәннән һәм Солтан Рахманку- ловлар, тәнкыйть е һәм тәрҗемәче Г. Кэрәм, хатын-кыз шагыйрьләр һәм әдәбиятчылар 3. Сәгыйдә, М. Мозаффария, 3. Бурнашева, М. Акчурина һ. б. шәхесләрне күтәрде. Фактик ма ериалга байлык аның бөтенсоюзга мәгълүм булган беренче китапларында ук күзгә ташланды, «''орький и татарская литература» (1944) дигән хезмәте әнә шул яктан отышлы иде. Гайнуллин эзләп тапкан мәгъл/матлар ахырдан аерым тикшеренүчеләр өчен беренчел материал хезмәтен үтиләр. Аның бу китабы заманында рус филологларының игътнбарын җәлеп итте, профессор Л. Климович бу хезмәткә югары бәя бирде. Таныш язучының яңа китабын кулга алганда, ди Лев Николаевич Толстой, болай дип уйлыйсың: «Яле, син миңа тагын нинди яңалык әй. ә аласың? Бу юлы син миңа тормышның тагын нинди ягын ачасың?» Гайнуллинның һәр яңа китабын кулыңа алгач, ирексездән, әнә шундый кызыксынулы сорау туа. һәм укучы алданмый: аның «XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән капиталь хезмәте бөтен Советлар Союзы галимнәренең ихтирамын казанды. М. Гайнуллин бу хезмәтендә, татар филологиясендә беренче булар-зк, татарларда вакытлы матбугат тудыру өчен көрәш тарихын, публицистика, әдәби тәнкыйтьнең үсеш баскычларын иҗтимагый планда тикшерә. М. Гайнуллинның бу тикшеренүенә әле ул китап булып чыкканчы ук филология фәннәре докторлары И. Брагинский, Н. Баскаков, Ә. Нәҗип, Л. Җәләй, МГУның СССР халыклары әдәбияты кафедрасы мөдире М. Богданова һ. б. югары бәя бирделәр. Бу тикшеренү китап булып чыккач та игътибар үзәгендә булды. «Литературная Россия», «Советская Татария», «Кызыл таң» газеталарында, «Казан утлары» журналында бу китап турында галимнәрнең зур-зур рецензияләре күренде. Рецензияләрнең барысында да уртак фикер түбәндәгедән гыйбарәт иде: М. Гайнуллин бу хезмәтендә татар халкының тарихындагы бөтен бер чорга тулы экскурс ясый, аның тикшеренүе әдәбият мәсьәләләре рамкасыннан чыгып гомумкультура — театр, музыка, тел, фольклористика мәсьәләләренә кереп китә, татар әдәбиятына рус әдәбияты аркылы көнбатыш әдәбиятының тәэсире, төрек, гарәп, фарсы әдәбиятының тәэсире турында өр-яңа мәгълүматлар бирә. Доктор Әмир Нәҗип бу тикшеренү турында болай дип язды: «М. Гайнуллин хезмәтенең характерлы ягы шунда ки, ул искиткеч зур фактик материалга нигезләп яза. Ул безнең көннәрдә махсус тикшеренүче булмау сәбәпле онытыла башлаган язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, журналистларның басылып чыккан барлык әсәрләрен күтәргән һәм анализлаган». Әдәбият тарихын тикшерүче Мөхәммәт Гайнуллин өнә шундый. ...Укучы, шәт, М. Гайнуллинның биографиясен өмет итә торгандыр. Гайнуллин, язучы Ибраһимов сүзе белән әйткәндә, түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән кеше. Балта остасы Хәйрулла белән гади авып хатыны Фатиханың уллары танылган галим булып үсеп җиткән икән, бу — Совет властеның татар халкына нәрсә биргәнен күрсәтеп торган бер дәлил. Аның замандаш галимнәренең барысына да уртак булган бер вакыйга бар: алар Бөек Октябрь революциясе дулкыннары тәэсирендә фән-культура өлкәсенә аяк басалар. Гайнуллинның тормыш юлында да шулай була. 1918 _____________ 19 елларда ул Тәтеш шәһәрендә укытучыларның кыска вакытлы кураларын тәмамлый, авылда укытучы булып эшли. 1928 елда ул Көнчыгыш педагогия институтына килеп керә, анда актив җәмәгать эше алып бара, институтны тәмамлагач, аспирантурада калдырыла. Сугыш вакытында Татарстан Дәүләт нәшриятының управляющие, Татар Фәнни- тикшеренү институты директоры булып эшли. Бу институт 1945 елда СССР Фәннәр Академиясе системасына кертелә. Ул 1946 елда кандидатлык, 1958 елда докторлык диссертацияләре яклый. Фәнни эшчәнлегенең бөтен дәвамында М. Гайнуллин Казан Дәүләт педагогия институтында, Казан Дәүләт университетында лекцияләр укый, диплом эшләренә җитәкчелек итә. яшь галимнәр әзерли. Егерме елдан артык инде ул Татарстан Мәгариф министрлыгы программасы буенча татар мәктәпләре өчен әдәбияттан дәреслекләр яза. М. Гайнуллинның иҗтимагый-фәнни эшләре, элемтәләре өле дә иксез-чиксез. Аның өенә рецензиягә китаплар, фәнни хезмәтләр, мәкаләләр килеп тора. Ул Кыскача Әдәби Энциклопедиянең редакторы-консультанты, Казандагы Горький музее университет һәм педагогия институтларының Гыйльми Советлары әгъзасы һ. 6. һ. б. Галимнәр төрле була: берәүләр үзе эшли торган фәнни институтның бер секторында галим, икенчеләре Казан төбәгендә. өченчеләре бөтенсоюз күләмендә дә халык алдында да, чит илдә дә таиылгл» булалар. Гайиуллии соңгысына керә. Соңгы елларда чит илләрдә чыккан тарихи, филологик хезмәтләрдә профессор Гайнуллин- ның исеме еш телгә алына: аның тикшеренүләреидәге зур фактик материалны атлап утү момкин түгел. ...Профессор Гайнуллинның эш кабинетына якын гына чолан, кухня, телефон-. Монда эшләве бәлки кыендыр? — Минем,— ди Мохәммәт ага,— бик эур әрсезлегем бар. Мин эшкә утыргач, ник шунда коридорда трактор кабызмыйлар. Миңа берни дә комачау итми. Тик сәламәтлек кенә какшамасын. Сәламәтлек... Соңгы елларда аның фатирындагы сары агач баскычтан күтәрелгәндә мин еш кына «й алдында валокордин исем сизәм. Нишләргә? Әллә борчымаскамы? Ишек тоткасына ябышып туктап калам. Ләкин ул инде ишектә кеше барын сизгәи, шау-rop килеп сине сәламли, аягыңа кияргә йомшак түфлиләр күтәреп каршы ала. Әйтерсең, синең түгел, аның синдә үтенече бар. Мохәммәт ага. гомумән, елмаймыйча кеше каршылый белми. Гайнуллинның йорты каршында гына Эрмитаж бакчасы. Иртән дә. кичен дә уа анда йөрергә чыга. Юк, ул теге мәзәкләрдә сөйләнә торган, ике аягына ике терпе оекбаш кигән профессорларга охшамаган. Яисә үз хатынын очраткач тә «мин сезне кайдадыр күргән күк тиям>. дип әйтмәс. Хатыны Җамал апа белән алар бик күп хеэ- мәтләрен бергәләп язалар, бер-берсенә ярдәм итәләр ...Иртән эшкә йөгереп барганда, сез Эрмитаж бакчасында кулын артка куел йоргән, кырган башлы берәүне очратсагыз, ул Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Мохәммәт Гайнуллин булыр.