Поэзия
Шагыйрьләр Карчык кебек төн утырып дөнья Ион урынына ниләр тетмәгән?! Эзләп кара шагыйрьләрнең юлын, Кая табан алар китмәгән. Хәмер эчкән Хәйям гомергә дип, Ялгышмагыз әле, кешеләр. Шагыйрьләрнең тамган күз яшьләре Төрмәләрнең ташын тиштеләр. Уйланганнар- аккош моңнарыннан Изгелекләр иңәр янәсе. һәм эзләгән шул чак шагыйрьләрнең Йөрәкләрен дошман ядрәсе. Күпме шагыйрь киткән иреннәрен Суга түгел, утка тидереп. Чыдаганнар, Тик кычкырган алар Шундый көндә генә илереп. Алар чапкан чакта, Дага эзе Уелгандай иреннәренә. Кычкырганнар: кылычыңны болгап Кермә, диеп, кеше жиренә. Тели алар сугыш ялкынына Олы диңгезләрне сибәргә. Үз каныннан үзе сүзләр ясап Шагыйрьләргә кыен сөйләргә. Ә бит, бер уйласаң, шушы дөнья — Шагыйрьләрнең шигырь бүлмәсе. Алар бүлмәсе һәм алар өчен Палачларның монда төрмәсе... Карчык кебек төн утырып дөнья Ион урынына ниләр тетмәгән?! Эзләп кара шагыйрьләрнең юлын — Кая табан алар китмәгән... Баш сөяген касә итеп тиран Шәрап эчкән элек бу жирдә. Яшәү хакына син вәхшилекне Оныт, жирем, оныт, сер бирмә. Ул касәнен туфрагында бүген Үрелгәндер күккә имәннәр.. Кылычлар бит безнең башыбызга Иелмәгән өчен тигәннәр 1967 Көз Урман үзенең нәселен Үз тирәсенә жыя... Кошлары киткән урманның Агачы саен оя. Яфраклар өстендә — көннәр, Яфраклар астында — төн. Әй, көннәр-төннәр яналар — Урман өсте ал төтен. Миләшләр — ялкыннар күзе. Үзәгемне өзәләр. Алар да киткән кошларны Сагыналар, түзәләр. Пар каен сеяелләремнен Бик тирәндә бөресе. Карагыз — апасы япь-яшь, Саргайган сеңелесе. Бишәрләп-бишәрләп кенә Коелалар яфраклар. Җилпенә сыман күгемдә Яраланган канатлар. Әй, урман үзенең нәселен Үз тирәсенә жыя... Кошлары киткән урманның Яшьлеге яфрак коя. 19