Поэзия
Зәет Мәҗитов йөрәкне син гади бер ит димә, һәр тамыры — хикмәт йөрәкнең. Менә тагын салкын жилец белән Янар-янмас утны көйрәттең. Яна йөрәк, йөрәк — ут күреге. Кая ташың, тимерең — яндырам. Китер миңа таудай гамьсезлегең — Минутында көлгә калдырам. Илдә тормыш, Идел сыман, тулып ага. Ашыга тормыш, зур дулкыннар кага-кага. Җилкәнеңне киер, күңел, һәм йөз алга, йөз уртадан! су чите — тик йомычкага! Ннең бар күңелендә, әйт миңа, Сүзеңнән зур кайгы туса да. Әйт миңа, туры әйт, күтәрәм, Хәсрәте тау кадәр булса да. Ннең бар күңелеңдә, әйт мина, Күңел яр шатлыктан тулса да. Әйт миңа, саклыйм күз карамдай. Нинди генә яшерен сер булса да. Ниең бар күңелендә, әйт миңа, Сүзләрең үләргә кушса да. Ризамын түзәргә барысына, Әйт миңа... әйтмәслек булса да. • Бу ни хикмәт, сусап йөрим Су янында. Тып-тыныч көн... Тайфун жиле — Уйларымда. Урманда тиккә моңайган Кәкүк сыман, Бу ни хикмәт: Син — янымда. Мин — юксынам. Кояш кына язны ашыктырмый, Кояш кына карны эретми. Мин яратам язның яңгырлысын, Язгы яңгыр мине өркетми. Мин яратам язның яңгырлысын, Мин яңгырны үземә чакырам. Яңгыр яуса, язлар бердәм килә, Җир чистара язгы яңгырдан. Яңгыр яуса, язлар бердәм килә. Бозлар шаулый, була зур ташкын. Көтеп алсаң, кадере күбрәк була Яңгырдан соң чыккан кояшның. Көтеп алсаң, кадере күбрәк була Ал шәфәкъле аяз кичләрнең... Кайсыбыз соң көтми шулай килүен Сагынылган олы хисләрнең?! Сугылма, җил, килеп тәрәзәмә, Салкыныңны өрм.к кыш агай, Үземнең дә күңел котыбымда Бураннарның шәбе булгалый. Үземнең дә кайчак йөз борынны. Мең бармакны килә өшетәсем; Сай күл кебек тынчу күңелләрнең Үзәгенә килә үтәсем. Җирнең бөтен яман затын бергә Катырмакчы була январем! Эх, нигә соң күңел мартым килеп, Тамчы булык тама хәнҗәрем?! Фирая Шиһапова Шундый бер моң яши күңелемдә — Көмеш чыңымы ул тургайның* Җыры мәллә салкын чишмәләрнең. Серле шавы мәллә урманның? Кар юрганын тишеп, умырзая Шытып чыккан язгы бер таңда; Калганмы ул кереп күңелемә. Сердәш, юлдаш булып җиһанда? Аны әллә шулай монлы итеп Арышлармы башта көйләгән? Бишектән үк бер дә чыкмас булын Күңелемә минем төйнәлгән. Шул жыр белән канатланып йөрим, Очар кебек булып күкләргә, Туган жирем мирас итеп биргән Сөю хисе шулай күгәрә. Соң аңладым— Караңгы төн. Юлда ялгыз идем. Әллә ниләр керә уйларгаИке авыл арасында кырда Мин адашкан идем буранда.. Туп-турыга карап барыр идем. Буран аша утлар яктырмый. Бер югалттым, тагын чыктым юлга. Барыбер сине эзләп таптым мин.. Утсыз-нисез сине табуымның Аңладым мин серен соңыннан: Синең белән күнелем арасында Буран күыәлыаган юл булган. Муса Сираҗи Сукыр Күргәнем бар аның моңлы чагын, Күргәнем юк рухы төшкәнен. Ул күзләрен баскан кара төстән Яулап яши җәйгор 1 төсләрен! Карашлары катып калсалар да, Ышанычлы атлый аягы. Юллар ярыр туры юлдаш аңа Уң кулына тоткан таягы. Тук-тук... тук-тук... Төртеп уята күк Үткән яуның шомлы шаңдавын5 6 . Тук-тук... тук-тук... Кеше эзли сыман Окопларда сүнгән таңнарын... О син, кешем, эзләмә син аннан... Күзең зәңгәрлеге — күгемдә. Күз нурларың синең очкынланып, Күзләремдә яна минем дә! йолдызлы төн. Авылымның Тын калган минутлары. Ай буразна салып йөри Актарып болытларны. Таңга чаклы төнге чыкта Парлап йөрүләр, Чәчкәләрне, йолдызларны Барлап йөрүләр... Бураннарны, давылларны Ярып үтүләр, Ак карларны шыгыр-шыгыр Ерып үтүләр... Ул эзләргә узган еллар Яткан кар булып. Ә йолдызлар, җем-җем итеп Болытлар арасыннан, Буразнага бөртек булып Сибелеп бара сыман. ! ей гор — Салават купере. 6 Шаңдау — кайтаваз. Пар эз Чыклы еллар ул эзләрдән Очкан пар булып. Алар күптән табигатьтән Беткән җуелып. Тик күңелдә бу саф пар эз Калган уелып... Чәч агара... Ә бу ₽зләр Яңара бара, Чыкларны һәм ак карларны Яра да яра...