Поэзия
Сәйфи Кудаш Ленин белән киңәш итәмен.. Уйларым төйнәлеп төерләнсә, Икеләнсә әгәр исәбем. Акыл сорап шуларны чишәргә Ленин белән киңәш итәмен. Белми калсам тирән кичүләрнең Үткелләре кайда икәнен, йөкләремне чылатмый кичәргә Ленин белән киңәш итәмен. Торып калсам җирдә япа-ялгыз Җиткерәлми таңын кичәнең. Булмас өчен тагын шундый гамьсез Ленин белән киңәш итәмен. Юлга чыксам аңа киңәш итеп. Кулга тотып аның чырагын. Гомер юлының гасырлар куерткан Караңгысын ярып чыгамын... Кышкы тылсым Күзләп талганчы күзләрем Мин урман, таудан эзләдем — Кышның сихри матурлыгын, Кочакларга сыймаслыгын. Уйлар сынын җуймаслыгын, Күреп күзләр туймаслыгын... Кыш тылсымлы тынын өреп, Үз ямен энҗегә төреп, Сыйдыргач кар бөртегенә, Жилбәзәктәй җемелдәтеп. Кандырган да куйган икән Аны синен керфегеңә... Сагыну йөрәктә сүнмәс ут яндырып. Юлга карап күзләр талдырып. Читкә ташлап барлык эшеңне— Кочак жәеп каршы барасын. Вокзалларга төшеп аласын Бик сагынып көткән кешеңне. Сагынганмын икән шул чаклы, «Яз» исемле назлы кунакны, Көтмәдем Өфегә җиткәнен, Биш ел күрешмәгән яр сыман. Р!оматауга бардым каршылап, Сагынуларның чыгып чикләрен! Китәләр... Әйтерсең лә, борсаланып, Бер-беренә башын салып. Тузан тузгып куйлар чаба. Агыйделнен өстен каплап, Бер-бересен этеп, таптап, Эркелешеп бозлар ага... Җилләр белән айкалышып. Силләр белән чайкалышып, Ярдан ашып карлар китә. Әйтерсең лә, яздан качып, Ишекләрен тулы ачып Йөрәкләрдән зарлар китә... Онытма Талчыкканчы алга омтыл Сәләтләрен бар чагында Җан чыкканчы тайга томрыл Канатларың пар чагында. Сәләтләрнең кәмүе бар, Канатларның талуы бар, Онытма! Җилгән чакта җирәннәрең, Сөргән чакта төрәннәрен.— Амарып ин тирәннәрен Күтәр уйнын чирәмнәрен. Җирәннәрнең аксавы бар. Төрәннәрнең какшавы бәр. Онытма! Ун җилкәнен тузмас борын, Җилләр җилеп узмас борын — Ярып хыял дәрьяларын Йөзен калсын корабларын. Җилкәннәрнең тузуы бар, Җнлнен җилеп узуы бар, Онытма! Юк, эзләмим Үтәмен дә гомер елларының Салкынын, чуагын, буранын. Каш өстенә куеп кулларымны Юлларымны карал торамын. Уйламагыз: эзли икән бу, дип, Озын юлда югалтканнарын. Юк, эзләмим. Беләм кабат атмый Бер балкып югалган таңнарың... Тик аякны яза басмас өчен. Маякларны хата какмас өчен — Көчләремне барлап аламын. Уйларымны чарлап аламын. Аумал юлда авып ятмас өчен, Баткакларда таеп батмас өчен — Сызганып аламын җиңемне. Билбаулап аламын билемне, Биштәрләп аламын иңемне... Кил әле... Мәгъфурәгә Гомер сөргәч тәүге тапкыр гына Алдан белеп булмый серләрен. Кайнар каның ничек, кайда тына. Ничек йома күзен көннәрең? Алтын көзнең көне чуак чакта Якынрак утыр, кил әле, Ширбәтләрнең йөрәк төпләрендә Калган куесын салып бир әле! Өсләренә таулар үскән саен Чишмәләрнең арта җырлары. Бетми икән сүзе гашыйкларның Үскән саен гомер еллары... Мактанырлык хәлләрем юк минем, Оҗмахларга кертә алмадым. Тик шулай да сине бу дөньяның Тәмугларына да салмадым. Ничек кенә сакланып бассаң да Тормыш юлының баткакларына, Чәчрәгәнен сизми дә каласың Пычраклары балакларыңа. Мөлдерәмә тулган булсалар да Үзләрендә изге теләкләр, Саранрак әле иркәләүгә, Җылылыкка безнең йөрәкләр... Җырдагыдай чәчәкләрне өзеп. Тезеп куялмадым юлына. Тик шулай да әрем бәйләмнәрен Тоттырмадым бер дә кулына. Әйтә алмыйм, йөздердем дип сине Шатлык шәраплары эчендә, Кайгыларның калын болытлары Булды күбрәк синен өстеңдә. Бик теләдем сине утыртмаска Бер дә өрелмәгән урынга. Инде хәзер үзем ояламын Әйтергә бу уем турында... Биралмадым үрелеп кенә тотып Күктә чыңрап очкан торнаны. Тик шулай да кулыңдагы тургай һичбер вакыт жырдан тынмады. Кер югандай чайкап Акманайда Айкалдырып кочкыл камышын. Чайкар идем синең сафлыгыңда Бик күп сылуларның намусын... Кичер мине, атласларга төреп, Алтыннарга мана алмадым. Нишләтим сон, кайчан күргәнең бар, Алтынны алтынга манганын?! Утыр әле якынрак килеп. Сөйләшик бер чишелеп, сүтелеп. — «Әйтер сүзне әйтә алмадым!» — дип, Азактан йөрмәссең үкенеп... 1WQ