Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Рәхмәт сезгә, хатын-кызлар! Мин уйласам узган тормышымны, Куз алдыма килә елларым, Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар, Сезнең белән — Мин бәхетсез кеше булмадым. Ятимлектә калган көннәремдә. Ялгызлыкта анам булдыгыз. Елаганда мине юаттыгыз. Баштан сыйпап. Иркәләде жылы кулыгыз. Ерак иде алда өметләрем. Юлларымда озата килдегез. Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар. Кайгыларны Сез йөземә карап белдегез. Өстемдә юк иде затлы кием. Юкә иде «шиблет» аякта. Мин үземне бөек итеп сиздем, Сезнең күзләр Бер елмаеп миңа караса. Ямьсез идем, керпе чәчле идем, Ә сез мине: «Матур!» дидегез, Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар, Йөрәк белән: «Ямьле бул!» — дип акыл бирдегез. Мин дөньяны әле белмн идем, Тубыклардан иде зур диңгез. Кире беткән усал малай идем, Ә сез мина: «Син акыллы егет!» — дидегез. Мин ышандым сезнең шул сүзләргә, Теләкләрне сезнең акладым. Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар, Хәзер инде — Соңгы сүзне әйтер чакларым. Янып-көеп йөрдем бу дөньяда, Узып кайттым утлы юл аша. Кайгы белән әле яшәп була, Мөмкин түгел Сезнең сөю җирдә булмаса. Еллар узды, мин дә кеше булдым, Шул көнемне сагынып көттегез. Рәхмәт сезгә, рәхмәт, хатын-кызлар, Сез бит мине Акыллы һәм матур иттегез. Айга карап уйланганда Ай! Гомер буе сиңа гашыйк булдым, Серле идең ничә гасырлар. Кичә генә әле җир кешеләре Сина барып аяк бастылар. Кемгә шатлык, ләкин минем өчен Бу хәбәрләр кайгы шикелле. Шул минутта минем сөйгән ярым Ят кулларга калды шикелле. Ай! Карый идем төнлә синең йөзгә, Зөһрә кызны искә төшереп. Тора иде ул кыз йолдызларга Чиләгеннән сулар эчереп. Ай! Мин яраттым сине сафлык өчен, Ялгыз чакта күңел юаттым. Яктылыгың өчен кара төндә, Ераклыгың өчен яраттым. Минем инде йөрәк ярсып тибә, Калдым кебек ялгыз дөньяда. Сине яклап бүген сүз әйтергә Хак бирелгән җирдә мина да. Ай! Гомер буе сиңа гашыйк булдым, Серле идең ничә гасырлар. Кичә генә әле җир кешеләре Сиңа барып аяк бастылар Яшәделәр бары ярты тәүлек, «Чадра» белән каплап йөзләрен Саф тәнеңдә тимер башмакларның Калдырдылар салкын эзләрен. Космонавтлар таза, яшь егетләр, Батырлар да алар, уңганнар. Батырлар да... ләкин йөрәкләрен Тимер белән каплап куйганнар. Aft' Ә син, белам, белам.— теләр идея Ялан куллар кочып алганын Сизәр идеи .менә шул чагында йөрәкләрнең ничек янганын. Тояр иден кеше җылылыгын. Белер иден кайнар хисләрен. Күрер иден бәлки таш өстендә Тәүге гөлләр ничек үскәнен. Алар... Алар сина нәрсә китерделәр? Ефәк байрак бүләк иттеләр. Ә үзләре синең таш энжене Илләренә алып киттеләр. Китте алар, ә син карап калдың. Гаҗәпләнеп мондый хәлләргә. Җирдә бәлки, бәлки бер мин генә Монлы идем шушы көннәрдә. Әйтерсең лә. Зөһрә күкрәгеннән Гәүһәрләрен өзеп алдылар. Ул матурның зәнгәр чиләгеннән Җир өстенә чыклар тамдылар.. Космонавтлар җиргә очып кайтты. Төн йокымнан кинәт уяндым. Кемгә шатлык, кемгә кайгы кебек, Авыр сулап тагын уйландым Космонавтлар ята карантинда йозак салган бина эчендә. Рәсемнәре дөнья экранында. Гәүдәләре үлчәү өстендә. Кан бирәләр алар анализга, Чәчләрен дә йолкып бирәләр. Доктор карый, ләкин үзе курка, Кулларында нейлон бияләй. Ай ташлары бикле тартмаларда, Камерада гүя тоткыннар Ә кешеләрдән ташка микроб керсә, Ул чагында нишләр докторлар? Ай! Күрәсеңме, дустым, җирдә сине Рентгеннарга куеп күзлиләр Америка Кушма Штатлары Курка-курка микроб эзлиләр. Ай! Мин оялам хәзер синең өчен. Кимсетәләр кебек җанымны Бер кабат та әле үбелмәгән. Гомер буе сөйгән ярымны. Минем өчен бәлки оныталмаслык — Бу хурлыклы авыр минутлар.. Штатларның әле үз йортында Агрессия дигән микроб бар Ә ул микроб кыра авылларны. Шәһәрләрне калдыра исемсез Балаларны яндыра бишекләрдә, Кешелекне калдыра кешесез Син белеп тор менә шушы хакта. Барып җитсен сиңа уйларым. Синең тәнгә кемнәр кагылса да, Юып килсен башта кулларын. Җирдә әле ал да, гөл дә түгел, Яман чирләр җирне йөдәтә. Бар микроблар — кеше төсле алар — Фашист дигән исем йөретә. Бар тираннар, әле бар хунталар — Богау ясый, сала төрмәләр. Алар айны бары бер кечкенә Концлагерь итеп күрәләр. Ай! Син белеп тор менә шушы хакта, Язмышыңа сизгер кара син. Ул микроблар синдә таралмасын, Әзер булсын синең карантин! Дусларыма Бер вакытта мина илле тулды, Дус-ишләрем котлап килделәр; — Кеше гомере илле генә түгел, Алтмыштан да арта!— диделәр. Без күтәрдек тулы бокалларны Әйтә, әйтә бәйрәм тостларын. — Озын гомер миңа теләдегез Чын йөрәктән, якын дусларым! Бүген миңа инде алтмыш тулды, Дус-ишләрем кабат килделәр. — Кеше гомере алтмыш кына түгел, Җитмештән дә арта! — диделәр. Без күтәрдек тулы бокалларны, Әйтәәйтә шатлык тостларын. — Озын гомер миңа кирәк түгел, Булмаганда якын дусларым. Миңа инде җитмеш яшь тулганда, Дус-ишләрем, тагын килегез: — Кеше гомере җитмеш кенә түгел, Сиксәннән дә арта!—диегез. Күтәрербез тулы бокалларны, Әйтә-әйтә шатлык тостларын. Язмыш миңа озын гомер бирсә, Бергә яшик, якын дусларым.