Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЗЕЛГӘН ҖЫР

башка фән эшлеклеләре файдалана торган махсус поликлиникадан Д файдалана алмавы белән тегенең авызын томалый иде. Әти белән ән арасында әллә нидә бер иртәнге йомшак «ил кебек сирпелеп уза торга мондый вак-төяк әйткәләшүләргә бер дә исе китмичә, яшьләй үлгән эн€ сен дә тамчы да искә төшермичә, бердәнбер иркә кыз Миләүшә үсә бирд< Менә ул буй җиткән кыз, яше егерме икедә, студентка, соңгы курст! өлгерәсе алмалары өлгергән, инәдән-җептән генә һәм иң соңгы мод буенча киенә, кирәк-яракка, ягъни карманный расходларга дип кесәя дә буш тотмый. Әнисенең эчтән генә сызып йөрүенә караганда, юньлерэ бер кеше табылса, ай-һай ла, укып әллә ни эш чыгарырдай к\ренмәгэ: бу расходлы күсәкне тотып кияүгә озатканда да бик вакыт иде кана дг син көткәндә аның кирәкле кешесе аяк астында аунап ятамы соң! Ә Сәри ханымның борын күтәренке, җил-янгыр тидерми иркәләп үстергән чәчән тәй кызын озын чәченнән бүтән кызыгырлык «ире булмаган «буш кес; ләр»гә тагып җибәрәсе килми. Ә кызның үзенә килгәндә, бераз жи яграк ул, аңа кияү булды ни дә, булмады ни, хәер, күктән бик чибәр д; бик акыллы да, бик бай да, бик дәрәҗәле дә берәр даһи егет атылып төш сә, ул аны шундук кочагына эләктереп алудан качмас иде. Хәзергә әл андый хикмәтле эш күренмәгәч, дөньясы һәм үзе түгәрәкләнгән тук кы; яшьлеген кая куярга белмәгәнлектән, килешсез зур башлы, курсташ ларының сүзләренә караганда, теләсә кайсы укытучы-профессорын га лошка утыртырлык табигый сәләте булган физмат малаен котырП» йөртә һәм, кайбер башлангыч бөреләренә караганда, Миләүшә — ’ 81 . г _ иләушә — Талиповлар гаиләсендә бердәнбер кыз, дг ,5 AAIW £Г мәк-ки, бик тә кадерле гөл булып үсте. Дөрес, Талипо! /л ларнын кайчандыр бер малайлары да булган, ләки I(Г 11 I ике яшьлек чагында ук, үпкә шешүдән, үлеп киткән. Б 11 f ’ Д аянычлы югалту өчен ир белән хатын арасында әледә! әле сүз дә килеп чыга: ире Харис, әлбәттә, нәзакәтл генә итеп, баланы карап йөртмәүдә хатыны Сәрияне битәрләп куйгалы! ә хатыны Сәрия исә, артык нәзакәтләп тормыйча, ирен төшеп калганльн та, өйне «итәрлек кайгыртмауда, хәтта доцент исеме күтәреп йөри кыз — бу уенны алып та барыр кебек Моны, курка-шикләнә генә дигәндәй. әни кеше белә, әти кешене мондый нечкә ишләрдә катнаштырып тору, хәер, килешмәгән дә булыр иде Гомумән, әйтергә кнрәк, доцент Талипов кызы турында кайгыртуның авыр башын хатыны жилкәсенәрәк аудару ягын карын. Матди яктан мохтаҗлыкта тотмагач, кызының фил- . факны уңышлы гына бетереп килүен белеп торгач һәм шуның да өстенә тагын—нур өстенә нур дигәндәй — туташның, бик алан сәмруг кош Ь очыртып а,тып китәрдәй булмаса да, буе-сыны, төсе бнтенен һәм үткенле- х генең кем алдында да йөзгә кызыллык китерерлек түгеллеген, хәтта кәй- - вакытларда, әлбәттә, гаиләдә — чәй янында, әтисе бакчасына да таш £ ыргытырлык, әти-әнисен консерватизмда, искечәрәк уйлауда гаепләргә 3 җитәрлек чаялыгы да булгач, башкасына тыгылып торуы кирәкмәстер S дип уйлый. Инде бер сүзсез калуны җайсыз тапса, аз гына юмор кысты- - рып, шулай да бердәнбер иркә «элита»нын хәтерен калдырырга һич _ теләмичә, йомшак кына и.си авыз эченнән мыгырдана: — Кем белеп бетергән бу прогресс заманыныкыи, без, әнисе, бәлки 3 чынлап та Фәтхулла хәзрәт хөкемендәрәк калган кешеләрбездер. илле ° ел йоклаганнан сон, нлаһның бирмеш бер көндә яңадан уянып, яңа * дөньяны бик үк танып җитми торган катмыш бәндәләрбездер. Ләкин... * менә бу (ул хәйләкәрләрчә кызына таба ымлап куя мондый вакытларда) н яңача уйлый торган чибәр туташларның да. канатланып, өй түбәсеннән < нй түбәсенә очып йөргәннәре күренми әлегә. Шул без йөргән гөнаһлы е җирдә үк йөриләр, шул консерватив фикерле әтиләре тапкан акчага тырнакларын буяталар. — О, бусы слишком, әти! Кызыйның маннкюршага түли торган акчасын да исәпләп торасын, имеш. Кажется, синец Фәтхулла хәзрәтең андый ук реализмга барып җитмәгән кебек, минем белүемчә. Шулай диде дә кыз. ясаган чәен дә эчмичә, утырган урыныннан дәр-< рәү сикереп торды, урындыгын игътибарсыз гына читкәрәк этәреп, әтисенең юри ачуын кигерергә теләгәндәй, иңбашларын сикерткәлэп. җилкәсенә чук-чук салынып төшкән буяулы чәч тәлгәшләрен кулы белән бер җилпеп, кая ашыкканлыгын һәм кайчан кайтачагын бер сүз белән дә әйтмичә, тырт-пырт чыгып та китте. Мондый «фокуслары» өчен ул чибәр туташны, әлеге шул буяулы чәч тәлгәшләреннән тогын алып, йөзен кыйблага борыпмы бормыйчамы дигәндәй, әти кулы белән бераз селкег- кәләп алганда да артык булмас иде, югыйсә. Кая инде ул, мөмкннме бердәнбер кызны, жнгмәсэ тагын шундый чая-үткен кызны алай рәнҗетергә? Ә менә кызны яклап, яның чал чәчле әтисенә ташланырга мөмкин, хәтта йөрәкнең ярсуы ук басылып китәчәк. — Син дә шул бер телеңә хуҗа була белмәдең,— дип, кабынып иренә ташланды Сәрия ханым, кызы ишектән чыгып китүгә,— кулыннан килсә вгәр. оятыннан курыкмасаң, общежигиега ук куып чыгарыр идең. Шулай да сүз талашка ук барып җитмәде, чөнки кызларын икесе дә яраталар һәм шул ярату аркасында икесе дә бердәй мөкиббәннәр иде — Нишләп куып чыгарыр!а. канат-каурыйлары шундый ипле утырган кош, вакыты җиткәч, болай да очып китәр дип уйлыйм, әнисе,—дип. хатынын тынычландырырга ашыкты Талнпов,— әнисенә охшаса, тем более... Әнисе әнә ВУЗда да укымаган, ә шулай да егегнең урта бармак ксбоен кулга төшергән бит_ II Ир белән хатын үзара теләсә ничек кытыклашсыннар — анысы алар эше. Ә Миләүшәгә килсәк, дөресен әйтик и; калек аркасында шытып килә торган кайбер җилбәзәк якларын — үзен артык һавалы тотуын, бизәнергә яратуын, бер эшне дә тнрәнтен уйлап җиткермичә, җиңел эшләнә торган эш дип каравын һәм, чынлап та, нинди генә эшкә тотынса да, артык В. «к. у.» .4 11. 33 көч сарыф итмичә, үтә җиңел ерып чыгуын исәпкә алмаганда, кызыйнын кайберәүләр белән кылычка-кылыч килерлек дәрманнары да юк түгел: ул — табигый талантка ия, әле генә әйтелеп үтелгәнчә, нәрсәгә генә тотынмасын, җиңел һәм пөхтә итеп башкарып чыга. Егерме ике яшькә җитсә дә, чыгып бетмәгән һәм якын арада гына чыгып бетәрдәй дә күренмәгән мөлаем сабыйлыгы бар, кешеләргә — бөтенесенә бертигез дәрәҗә- .дә— ышанып карый, укый торган предметларын белә, бер вакытта да конспект төзеп мәшәкатьләнми, имтиханга хәзерләмәм дип аулак бакчаларга чыгып, чәчен йол кый-йол кый цитата ятлап утырмый һәм үзе дә сәләтле кешеләрне әллә кайдан танып ала. Ярата һәм, озак уйлап тормыйча, үзен шушындыйлар кочагына башы-аягы белән атып бәрергә әзер... Мондый дуамаллыкның кайчакларда аянычлы нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге турында ул хәтта уйлап та тормый, гомумән, аның өчен бу дөньяда бернинди дә аянычлы хәлләр юк, булуы мөмкин дә түгел, булса да ул кайбер мокыт бәндәләрнең уңмаганлыклары аркасында гынадыр. Тулаем, дөнья матур, Миләүшәнең күп акча китерә торган доцент әтисе һәм кызы ни әйтсә шуны эшләргә әзер торучы киң күңелле, бик тә бала җанлы мәрхәмәтле әнисе бар. Аннары тагып бик күп, бик күп дуслары бар — кызлардан да, малайлардан да. һәм алар барысы да Миләүшәдән биһушлар. «Синең сөйкемле сөягең бар, колдунья». «Сиңа ни кисәң — шул килешә!», «Син бик тә, бик тә бәхетле булырга тиеш, Миля!» дип колак төбендә безелдәп торалар. Шуның өстепә, шуларныц барысы өсте- нә ул җилбәзәк кызның бүтәннәргә бик алай тәтеми торган тылсымлы бер өстенлеге бар: аны кояш ярата. Җәй көннәрендә туристлык походларыннан йөреп кайтканда кара-кучкыллы һәм җимешле Кавказ, әйтерсең, аның битенә, беләкләренә, тәненә бөтенләйгә-бөтенләйгә йогып кайта. Әйткәнебезчә, аның кызлардан да, малайлардан да бик күп, бик күп танышлары бар, ул алар белән ничектер башын артка ташлап, берсенә дә игътибар итмәгәндәй, челтерәп аккан чишмәдәй көлә-көлә, шул ук вакытта аларга ышанып, ни өчен ышанганлыгын үзе дә белештермичә^ яшел яфракларга шыбырдап коелган иртәнге яңгыр кебек, шаулап та, пышылдап та сөйләшә ала. һәм әнә шул бик күп дуслары арасында тагын берсе бар — бер малай бар, дөресрәге, малайлыктан чыккай, егет үк булып җитмәгән, дәү башлы, киң майгайлы, маңгаена карагайда, чак кына Альберт Эйнштейнга да охшаган, ләкин хәзер әле Эйнштейн үк булып җитмәгән, Миләүшә җүләр башның алдан ук чыгарып куйган хөкеменә караганда, әлбәттә, барып җитәчәк дәү башлы, киң маңгайлы, сөйләшергә яратмый һәм сөйләшә белми дә торган берсе бар. Сәйяр атлы. Сәйяр Солтанов дигән йомыкый гына бер малай. Ни хикмәттер менә, бөтен кеше белән, хәтта әти-әнисе белән дә чатылдатып сөйләшә ала торган безнең ул чая Миләүшәбез әнә шул малай белән сөйләшүдән башта озак кына куркып йөрде. III Ни өчен алай куркып йөрүенең сәбәпләрен тикшереп тормыйк — ни өчен генә булмас егермедән узган, ләкин әлегә кияүсез калу сагышына ук батмаган кызларныкы! Без аларны бөтен нечкәлекләре белән кайдан белеп бетерик? Ә менә язмышның бер көнендә — бәлки бу урында адәм балаларын иләсләндерә торган язны гаепләргәдер — курку качты. Туры мәгънәсендә дә, читләтебрәк әйткәндә дә. Гадәттә, мондый озатып куюлар чыгарылыш кичәләреннән соң, имтиханнар биреп, өстән тау төшкән чакларда гына була торган иде. Ә өстендә тау барын гомумән бик алай сизми торган, фәннәрдән җиңел баручы дәү башлы, аз сүзле Сәйяр ул кичне үзен әллә ничек сәеррәк бер хәлдә тойды. Гомердә булмаган хәл: аның тора торгач кызлар белән сөйләшеп карыйсы килеп куйды. Нинди дә булса атап әйтеп була торган бер кыз белән түгел — ходавәндә. атап әйтергә мөмкин булган һәм яшертен сер итеп күнел түрендә очыртып йөрткән ул сихри жыр турында, күңелне гел алгысытып, гел яктыртып, тел яхшылыкка өндәп торучы ул фәрештә турында, гөнаһлы телеңне тибрәтеп, нинди дә булса сөю-сәгадәт сүзе кыстырырга мөмкинме! Әйе. әйе, шул ук институтта дәрес бирүче доиент Талиповнын күз өстендәге ♦ каштай бердәнбер кадерле кызы бит ул. Өстеңнән әтиең искесеннән укмаштырыл теккән пиджак төшмичә һәм, кеше данына кызыгучы лыгыр- 5 дык авызларның «Будущий Ландау» дип шапырынуларыннан һәм. ~ яшертен генә мыскыллап, «бәләкәй белошвейканың дәү башлы малае» = дип йөртүләреннән башка бернинди искитәрлек байлыгын юк чагында ? шундый чибәр, бөтен жире килгән кыз турында уйларга мөмкинме сон? “ Мөмкинме? ° Хәлбуки, мөмкин икән! Бер кичне шулай комсомол җыелышыннан ♦ чыгып, нилектән болай икәнлеген үзе дә белмәстән. башын салыбрак = кайтып килгәндә, Сәйяр-дәүбаш артыннан Миләүшә-житез күбәлек очып = килеп житте. Миләүшәләрнең Карл Маркс урамындагы кв?р.нрзларына □ кадәр бергә кайттылар, көндәлек килдекнтте сүзләрдән бүтән сүз куз- * гялмады. Миләүшәләрнең капка төбенә кайтып житкәч һәм Миләүшә, х шәһәр алгандай тантана белән, «Без. Сәйяр, менә шунда, икенче каттагы = биш тәрәзәле квартирада торабыз, минем бүлмәмнең тәрәзәсе әнә чаттагысы!» дип белдергәннән соң, Сәйяр, эченнән генә жинел сулап. «Па ө алла, телдән юк-бар сүз ычкынганчы котылам, ахры, бу кыздан!» дип шатланып куйган иде Юк. котылырга юл куймады кызый, «Әле вакыт иртә, әйдә, мин сине озата барам, һаман кызларны гына озатырга дигән закон юк. кайвакытта кызлар үзләре егетләрне озатып куярга тиештер» дип. анарга хас рәвештә, үжәтләнеп, егеткә ияреп китте. Аз сүзле Сәйяр- нын теле барыбер ачылмады' «Әйеме? Әйе!», «Шулаймы? Шулай»дан узмады. Сөйләшә алмавыннан, эчке дулкынланудан, теле көрмәкләнүдән ахырда ул үтә уңайсызланып. «Карагыз әле, Талипова, мин Товарищеское урамындагы общежнтиега барам, йомышларым бар. нигә сезгә ул жәһәннәм астына барып йөрергә, кайтыгыз борылып'» днп кырыс кына әйтеп тә карады. Егет кырыс торган саен, кызнын чытлыклыгы арта гына бара иле. Ниһаять, ул, егет күрсәтмәгән кыюлыкны күрсәтеп. Сзйярнын Култыгыннан ук алды. Беренче тойгы шул булды икесе дә яналар, ялкынсыз яналар иде Сүз анын саен рәтсезләнә генә барды Хәер, сүз урынымы сон бичара «белошвейка малаена» төнлә төшләрендә күреп, көндез очратканда тизрәк күзеннән ычкынырга тырышып ярата торган яшертен алиһәсе ич ул анын — алла мәнгелек итсен иде бу минутларны! — менә бит анын белән рәттән бара. Сүз дигәне тумаса да, рәттән бара, кызуы белән яндырып бара... Ләкин мәнгелек итмәде алла бу минутларны Хәрәкәткә бай һәм нык яктыртылган Вишневский урамыннан борылып, аулаграк Академический урамына бары тик кергәннәр генә иде — үз бәхетләреннән үзләре исергән безнең бу яшьләребез абайламый ук калдылар — алар каршына тузгак башлы, авызларыннан аракы исе аңкыган ике сантый килеп чыкты, бик үк сузып тормыйча, борыннары белән төртелгәндәй, каршыларына килеп бастылар. Боларнын юлларын кистеләр һәм, әлбәттә, сүз тәмәке сораудан башланды Шунда ук мыскылга күчеп: — Тәмәке дә суыра белми торган авызың белән, син, пацан, бу чибәр кошны үбәргә алып барасың түгелме? — диде берсе. — Юк, ул аны скандалсыз гына безнең кулга тапшыра,—диде икенчесе һәм кызны тупас кына үзенә тарга башлады. Менә кайда икән сөйләшә белми торган «белошвейка малае»ның чын мәхәббәтне сүзсез генә изһар итәр минутлары! Сәйяр, һични уйлап тормастан, уртага агылып керле һәм яшь арсландай ыргылып, теге нахалның яңагына кундырды. Шул арада, жәлт кенә борылып, Миләүшәгә тизрәк ычкынырга ымлады. Кызның киткәнен абайлагач, бер үзе коры кул белән ике хулиганга каршы сугышка ташланды. Ә тегеләр коры куллы булмаганнар икән, кыскасы, мәхәббәтен тел белән әйтә алмаган Сәйяр Солтанов ул хис белән шаярырга ярамаганлыгын кызны беренче озатканда ук күрсәтте. Икенче көн-, не аны больницада яңагы телгәләнгән хәлдә таптылар. IV Миләүшә Сәйяр янына больницага, көн саен ук булмаса да, әледән- әле килгәли йөрде. Килгән саен тәмле-татлы күчтәнәчләр китерә, ишеткән яңалыкларын җиткереп, ишетмәгәннәрен үзеннән чыгарып, ничек тә егетнең күңелен күтәрергә, юатырга тырыша, озаклап-озаклап утырып китә иде. Килгәне саен өстенә яңадан-яңа күлмәк, платье-костюм, билне кысып, башка урыннарны күпертеп күрсәтә торган мәкерле трикотаж киеп, авыруның хәлен белүдән дә бигрәк, үзен күрсәтә килгәндәй килә. Әлбәттә, чамасын белеп кенә иңбашларын да сикерткәләп куя, җиңелчә генә кытыклый торган берәр сүз әйтә, Сәйярның палатадаш иптәшләре алдында гадәттәге көмеш тавышы белән яңгыратып көлеп җибәрүдән дә тартынмый иде. Көлке урыны түгел икәнлеген абайлап алгандай итеп, оялып, кызарып та кала. Сәйярның күзләренә карап хәтсез генә сүзсез утыра. Каһәр төшкән вәсвәсә, боларның барысының да үзенә килешеп торганлыгын, бөтенесенең дә күзе аңарда икәнлеген, бу кыланышлары, болай кинәт кызарып тынып калулары белән Сәйярга әллә нихәтле куаныч, эчке горурлык һәм шул ук вакытта күңел тирәнлегендә баш калкытучы, көнчелек катнаш, яшертен пошаманлык алып килгәнлеген, әйтерсең лә, сизә. — Кара әле, егет, син мондагы врачларның тәмле телләреннән бик эреп китмә,— ди ул, егетне әллә шаяртырга, әллә юатырга тырышып,— хәзерге медицина тәнгә ямау салырга бик оста, күрәм, килгәннән-килгән- гә шомарта баралар үзеңне. Кайдадыр, яңагыңдамы, авыз читендәрәк булса бигрәк тә шәп, Виктор Гюго хикәяләрендәгечә романтично чыга, кыскасы, истәлеккә кайдадыр берәр җөй калсын. Мин дә бит кеше, минем дә мактанасы килгән минутларым булыр. Эндәшми Сәйяр, мөлдерәп карап тик ята Сәйяр. Ә күзләрендә әлеге шул хәтәр ялвару: «Уйнап әйтәсеңме син бу сүзләрне, уйлап әйтәсеңме? Уйлап әйтәсең икән, нигә кирәк Виктор Гюгоны кыстырырга? Күп бел- гәнлегеңне күрсәтер өченме?» Ә үзенең җаны уч төбендә: «Китәргә җыена торгандыр, шуңа күрәдер болай теленә салынуы. Янәсе, «юата» һәм әледән-әле тирәнтен, әйтә алмый торган хәсрәте бар кеше сыман, уфылдап куя. — Әллә һаман авыртамы? — дип сорый Миләүшә, бу юлы инде бик җитди кешегә әверелеп. Җавап бирми Сәйяр, шул ук вакытта Миләүшәгә юкны-барны уйларга сәбәп тә калдырасы килми, ах алла, үзенең көеп ятуы да җиткән. Җавап урынында авыз чите белән генә елмая һәм кызга тагын бер томырылып карап куя. һәм кинәт, пафоска һич бирелмичә, шул ук вакытта сүзне уенга алырга да юл калдырмаслык итеп, авыз эченнән пышылдап кына диярлек, теленә килгән строфаны әйтә: .. Бәлки, уйларсың бу кеше, бушка аһ ормый, диеп, Аһлары, фөрьятлары чынлап та урынлы, диеп. Аннары, имтихан алучы доцент кебек, бу юлы инде көррәк тавыш белән сорый: — Син филолог ич, Миля, йә, әйтеп кара: кем шигыреннән бу юллар? — Әллә тагы? Үзем язган булсам, бәлки, хәтердә торыр иде,— дип, гадәтенчә уен-көлкегә борып, сорауны сүндермәкче була Миләүшә. Чынлыкта исә, аңа ничектер уңайсыз булып кала бу минутта. Математика жспс кагылган кеше, «Будущий Ландау», әнә. пичек матур итеп, уйланып һәм моңланып, шигырь сөйли белә. Татар шагыйренен шигыре. Ә тарих- филология факультетында укучы, җитмәсә үзе дә филолог кызы Миләүшә Талипова ык-мыкка килеп төртелә. Хәлие ашыгыч рәвештә төзәтергә кирәк иде. Бу очракта Тукайны гаепләү иң ансат юл булып күренә ф Сәйярга: а. — Булган бит Тукан дигән бер кеше дөньяда. Безнен ише башлары 2 каткан студентларга эш ясап, әллә нихәтле шигырь язып калдырган. " Аларнын барын да ничек хәтердә тотмак кирәк. Ике юл шигырен әйттем, = анда да иксме-өчме урында ялгыштым шикелле. Ләкин кыз сүрән килеш калды, аны элеккечә җилкендерү мөмкин түгел иде хәзер. Шундук ул китәргә кузгалды һәм йомшак, ак кулын э Сәйярнын учына салганнан сон. шулай да егетнең кулын кысарга ашык- ♦ мыйча һәм гаять җитди итеп әйтте: х — Икенче килеп йөрмәм. Сәйяр. Тизрәк терелеп чыгу ягын кара. ® Антым шушы булсын: җин сызганып Тукайны зубрить итәргә утырам, □ Оялттык син мине, будущий... * Шулай да гадәтенә хилафлык күрсәтмәде ул Кырт кына борылды. х башын бик тә текә тотып, көдрә чәч т злгэшл ФСН җилфердәтеп, вак-вак х кына атлап һәм, шул пазлынәфис кыланышлары белән, болай да кар- £ шылыклы уйларга күмелгән бичара магы..- ны . м исертеп диярлек, « палатадан чыгып китте. V Яшь тән тиз төзәлде, больницадан чыкканда Сәйярнын яралары беткән, егет яхшы ук тазарган-шомарган, тик Миләүшәмен теге вакытта әйткән теләген искә алгандай, авыз читендә беленер-беленмәс кенә җөй эзе уелып калган иде. Миләүшә үзе теләгән бу «романтика» өчен тыштан куанган кебек күренсә дә. чынлыкта исә «романтикасыз» вакытта да әллә ни коеп куймаган бу егетне ул үтә очынып каршыламады. Дөресем әйткәндә, башлы-сәләтле булганы һәм курсташ студентлары арасында яхшы даны таралганы өчен «вакыт уздыру өчен ярар!» дип керешелгән мәзәк кенә. Шуның өчен чибәр кыз Миләүшә һавага сикереп торсынмы’ Аның каравы. Сәйяр үзе авыз читендәге җөй турында ичмасам унлап та бирми, Миләүшәсен бик-бнк сагынып чыккан, ничек тә вакыт табып, кызны күрергә, аның янында булырга атлыгып тора, мәҗнүннәрчә гашыйк булганлыктан, кыздагы эчке үзгәрешләрне бөтенләй сизми Җитмәсә тагын, больницада эшсез аунап ятканда башы әллә ниләр уйлап чыгарган, Миләүшәгә очынып очынып әкәмәтләр сөйли: имештер, җирнең тарту көчен атмосферадагы һава хәрәкәтенен агышы белән дөрес бәйләнешкә куя белсәң, табигать капризларын, бөтенесен булмаса. күбесен авызлыкларга мөмкин булачак. Әлбәттә, бу ансат кына хәл ителә торган гипотеза т\ гел, ләкин, егетнең шашынып хыяллануына караганда, хәзерге аюмныйэлектроннын исәпләүләр, микромнрларнын табигатенә үтеп керү заманында, бүген булмаса иртәгә, кеше кодрәтеннән киләчәк эш. имеш! Ә Миләүшәгә ни — әллә керә колагына, әллә керми. Аның башында үз хыялы: ...Бер елдан булмаса, ун елдан булсын. Күпменн ул ун ел! Ун елдан Миләүшәгә нибары утыз тирәсе, ә аныи дәү башы ул вакытта дөньякүләм ачыш ясап, планетаны шаулаткан бер гений булса? Үзегез уйлап карагыз, дан ярата торган һәм. чибәрлеге сәбәпле, әтисе белән әнисенt бик кадерле бер кыз булуы аркасында, инде яхшы ук узына да башлаган Миләүшә егетнең ирен читендәге беленер-беленмәс җөйгә игътибар игеп Торырга тиешме соң? һ >м әнисен шушы юнәлештә алдан бераз әзерләгәннән соң. планының еракка юьәлтелгәи очын хәзергә ачыктан-ачык әйтеп бетермәс ә дә, ләкин тел төбен сиздереп, ә әтисен әзерләүне әнисенен үзенә калдырып, көннәрдән бер көнне кыз, аллага тапшырыпмы, тапшырырга өлгермичә үкме, җөйле иренле егетне Карл Маркс урамындагы бик матур, бик җиһазлы квартираларына ук алып кайтты. Хыялый Сәйяр, мәгьшук Сәйяр аны- моны уйлап тормады, өстендәге кием-салымына да игътибар итмәде, нәрсә бар, нидә йөргән — шул килеш китте дә барды. Чөнки дөньяның ялгансызлыгына ышанган: Миләүшә хәтле Миләүшә чакыргач, ничек инде ни дә булса уйлап, икеләнеп тормак кирәк. Миләүшәнең һәм өлешчә аның әнисенең эшне болай тиз тотуларының, шулай ук, эчке бер сере бар иде: егет тә, кыз да институтны бетереп киләләр, менә диплом эшләрен тапшырырга да. амин. хуш. җаным, Болак буе. Өркеткәне бигрәк тә шунда кая җибәрерләр бит әле? Кыскасы, җөйле ирен дип торырга түгел, өс-башына да күз йомарга булдылар — бөтен даһи кешеләр өс-башка игътибарсыз булганнар, дип ышандырды Миләүшә әнисен. Бер мәсьәләдә кыз да, әнисе дә аерып булмаслык союзниклар иде: институтны бетереп, кая булса да җибәрергә өлгергәнче тизрәк «семья» дигән чикләвек кабыгы эченә кереп бикләнергә һәм, әлбәттә, Казанда калырга! Бөтен чаралар белән, кирәк икән, әтиләре доцент Талиповның барлы-юклы авторитетын да ходка җибәреп. Егетне беренче мәртәбә өйгә китерү көткән эффектны бирмәде. Миләүшәсе алдында гына әтәчләнгән икән, кызның әтисе алдында кайда гипотезалар корып азаплану, кирәкле сүзен дә әйтергә уңайсызланып, түбән карап кына утырды. Күтәрелеп караса да әллә нидә бер Миләүшәсенә генә карап ала, анысы да: «Кая китереп куйдың син мине?» дип ялварып карау иде. Вино салып алдына кундылар, башта «Эчмим!» дип өздереп әйтеп ташлады, кыстап карадылар, эчмәде, һәм кинәт, эчү-эчмәү мәсьәләсе бөтенләй онытылгач, ахрысы, таркалып калудан үзе дә сизмичә булса кирәк, бокалны дәррәү күтәреп эчеп җибәрде, һич югы, Сәрия ханымны» зур тырышлыклар белән, әлбәттә, доцент Талипов акчасына алган импортный мебеле турында кызыксынып берәр сүз кыстырсын икән! Чәйдән соң Сәйяр, кинәт кыюлык җыеп, әти Талиповка шахмат тактасында ике мәртәбә «мат» куйды да, «Булмый сездән, доцент иптәш! Кылычка-кылыч килеп сугышырлык булмагач, вакыт әрәм итәргә кирәк түгел!» дигәндәй, кырт кына торды һәм китәргә җыенды. •— Бик мокыт нәрсә күренә синең бу мактаулы егетең,— диде әнисе, соңыннан Миләүшәне алгы якта үзен генә туры китереп. Аннары, кунак киткәч, шул кызу белән иреннән сорау алырга кереште: — йә, синдә нинди тәэсир калдырды «белошвейка малае»? Алла сакласын, көннәрдән бер көнне шул оешмаган гыйбат синең бердәнбер кызыйның кулын сораса? — Син, әнисе, Тургенев романнарыннан качып чыккан гранддамалар- ча сөйлисең бүген — Аннары, хатынын үпкәләтүдән шүрләп булса кирәк, сүзне бераз йомшартырга, уен-көлкегә борырга булды.— Ничек дип әйтим, адәм ат түгел, тешен карамадым. Ә менә шахмат тактасында миңа ике очко бирүенә караганда, башсыз егет түгел ул. Сүзне хәзергә шуннан артык куертырга теләмәделәр, чөнки эш ул хәтле чаң сугу дәрәҗәсенә үк барып җитмәгән, әгәр шул якка китә калса... һәм егеттән чынлап та берәр гений чыгардай күренеп торса... Төкерергә авыз читендәге җөйгә һәм аның «белошвейка малае» булуына! Шулай да Миләүшә-ялкау артык баш ватмаска, һәрхәлдә, Сәйярга ошарга тырышудан гына Тукай шигырьләрен ятлауны артык дәвам игтеомәскә булды. VI Шулаен шулай да, әмма әтисе әйткән сүз дә кызнын күңелендә нык утыра. «Шахмат тактасында миңа ике очко бирүенә караганда, башсыз егет түгел ул!». Шулай диде бит әти кеше. Ә Миләүшә, бөтен җилбәзәклегенә дә карамастан, әтисе фикере белән нык исәпләшә, кыска гына шул сүзләрдән ул үзенә әллә нихәтле мәгънәләр чыгарып, «белошвейка ма- лае»н тагын бер кат күңеленнән «гаршекөрснләргә» менгезеп утыртырга, уенчак фантазиясе белән дөньякүләм танылган генийларнын берсе ясап . куярга өлгергән иде инде. Шунарга тагын яна хәбәр дә өстәлеп тора чын булса әгәр, Сәйяр Солтановны аспирантурада калдырачаклар, имеш. = һәрхәлдә, ачык авыз булып торырга ярамый, чарасына керешергә кирәк. Сүзгә саран ул егетнең, тауга таба бер менә башласа, ярты юлда тукта- _ лып калмаячагына кыз чын ихластан ышанган һәм шөһрәт тавының £ башында, җитәкләп алып менгән пәйгамбәре гәрчә алай күзнең явын § алырлык булмаса да. бергә аяк сузып утырып, түбәндә чуалучы вак кына 3 адәм балаларын өстән тамаша кылу аны бнк-бнк кызыктыра иде. Шулар- ф >|ыи. барысын да искә алып, Миләүшә хәрәкәткә үк кереште. Иң элек Сәйярга—бу юлы инде томанлы сүзләр белән сузып тормыйча—үзенең ® планнарын ачып салды. Ачык авыз булып торасы юк, институтны бете- о pen, төрлебезне төрле яры озатканчы, икебезнең язмышны бергә кушарга, ° ягъни, закон нигезендә ирле-хатынлы булып алырга. Шуннан соң кара- ** сыннар семьяга кагылып. « Болай үтә ачык әйтелгән тәкъдимне һич көтмәгән һәм тәкъдимнең ® шулай ачыклыгыннан хәтта бераз аптырабрак та калган Сәйяр шулай да < сөенде, һәм бер үк вакытта курка да калды. Ләкин ул чын-чынлап $ гашыйк иде һәм, шулай буларак, дөньяда нинди дә булса мәкер булыр дип уйламый да иде. Миләүшә дөрес әйттеме сон? Шундый чибәр, шундый уенчак күңелле, сөйкемле, тапкыр сүзле кешедә, укымышлы ата баласында, мондый җитди мәсьәләдә шаяртып сөйләшү мөмкннме соң! ...һәм алар бер дә бер көнне, Миләүшәнең кыздыруы. Сәйяр беркатлының ышануы аркасында, әни кешенең кылын тартып карау нияте белән, бу юлы инде егет өенә килделәр. Сәйярның әнисе Хәят ханым мондый хәбәрне каршылау өчен, әлбәттә, әзер түгел иде, башта бераз каушабрак калды. Өенең җыелмаган булуы өчен каушады, үзенең ялгызлыгы, фәкыйрьлеге өчен уңайсызланды. Ниһаять, малае ияртеп килгән кызның чибәрлегеннән өнен югалткандай булды. «Па хода, булса да булыр икән! Мина моңарчы күрсәткән газапларың өчен бер бүләгендер бу! Әллә моңарчы күрсәтеп өлгермәгән яңа газапларга әзерләвеңме?» дигән уй үтте аның күңеленнән. Ләкин эш кешеләренә хас реалистик акыл шундук үзенекен итте — аның Сәйяры да төшеп калганнардан түгел нч! — бар булганы белән бу кадерле кунакны сыйлап җибәрергә ниятләп, табын әзерләргә керешге Әнисен өзгәләнү катыш болай балкыган хәлдә һич күрмәгән Сәйяр, әллә юатырга, әллә анарга ярарга тырышып: — Каушама ул хәтле, әнкәй. Без узышлый гына кердек, хәзер китәбез,—дип караса да, Хәят ханымны алай тиз генә айнытырга мөмкин түгел иде инде. Улының кыздан күзен ала алмаганлыгын, эчке балкуын күреп тора нч. малае бәхетлегә апа да бәхегле, карасана, алар урамына да шундый бәйрәм килер көн булыр икән! Шик юк, әнә ул чибәр кыз да бәхетледер, аның Сәйярын яратадыр, шулай булмаса, өйгә үк басып кермәс, болай сөйкемле көлемсерәп тормас иде. Соя шушы хәтле зур шатлыкны бер утырып чәй дә эчмичә уздырып җибәрү мөмкннме? Ул да түгел, кыз үзе дә, һич рыяланып тормыйча, бу йортның әллә кайчангы үз кешесе кебек, уйный-көлә әйтеп ташлады: — Эчмэсәң, син эчмәссең. Сәйяр, сине көчләгән кеше булмас. Ә минем тамак чатнап тора, Хәят апаның бер стакан кайнар чәен эчмичә китәр хәлем юк. Сөйләшә башлагач сүзе дә чыгар дип уйлыйм. Хәйләкәр кыз, чегән кызы! Торышында, сөйкемле елмаюында, яңгырап торган танышында, сүзләрнең һәрберсен теш арасыннан сайлап-сай- лап кына чыгаруында — бөтенесендә, бөтенесендә — бер үк вакытта са- мимилек тә, үз итү дә бар сыман, шунда ук тагын «аналы-уллы икесе дә бер калып икән болар, егылып төштеләр бер күрү белән!» дип, чак кына ' мыскыллау да ишерелгән иде. Табын янына утырып сөйләшә башлагач, чынлап та, сүз чыкты. Үз тормышларының кысанрак булуын сөйләп, бу сөйкемле кызны алдап ук кисәтеп куярга теләгән Хәят ханым, бер тел ачылгач, үзе белән генә чикләнеп калмыйча, Талиповлар ягына да үзенчә разведка ясарга маташып карады. Ләкин аның хәйләсе ак җеп белән тегелгән, ерактан урап йөри алмый, ике сүзнен берендә сүз тынлаучан Сәйяры белән мактанырга керешә һәм аның шушы тәүфыйклы улын күреп алган бу сөйкемле кыз өчен дә — киләчәктә үз кызы булып бу йортка киләчәк ул чибәр кыз өчен дә куанычы йөзенә, сүзләренә бәреп чыга иде. Малае Сәйярның әледән-әле искәртүенә дә карамастан, Хәят ханым, үзе дә сизмәстән, чишелепме чишелде. Булган-хәл ителгән эшкә йомгак ясаган тон белән: — Вакыт җиткәч, бер бездән генә калмаган, ата-баба җоласы, алды- арты хәерле булсын, дияргә генә кала,— дип нәтиҗә ясарга да өлгерде һәм шундук тагын, соңыннан сүзгә урын калмасын, дигәндәй, квартираларының кысан булуыннан, үзенең кул эше белән генә шөгыльләнүеннән бераз зарлангалап та алды. — Сәйярның бу зур башы белән киләчәктә квартирны гына, шәт, зурайтып булыр, хафаланмагыз юк өчен, Хәят апа,— дип, әллә Сәйярны мактыйсы килүдән, әллә үзенең дан яратуын сиздермичә тыелып кала алмаганлыктан, бер шаулап куйды Миләүшә... Әлбәттә, бер утырып чәй эчү вакытында гына күп нәрсә сөйләшә алмадылар, әмма эшне озакка сузмыйча. Загска гариза биреп куярга кирәклеге турында ишарәләр ясалды. Иң кызык аңлашу соңыннан. Сәйяр институтта эшләрен бетереп кайткач, әнисе белән улы арасында булды. Соңыннан барысын да кайта-кайта уйлаган ана, шатлыгын яшермичә, әмма күңел тирәнлегендә яткан хәвефне дә сиздерми кала алмыйча, әйтә куйды: — Болай үзе яхшы ата баласы күренә ул Миләүшә дигәнең. Сүзгә- өнгә дә ягымлы, бер карауда гына кеше күңелен белеп бетереп бул- маса да... — Ә мин бер генә күрмәгән Миләүшәне, әнкәй, юкка борчылма,— дип, әнисен тынычландырырга ашыкты Сәйяр һәм, артыгы белән гашыйк булганлыктан булса кирәк, үз сүзләренә бик нык ышанып, өстәде,— бәхетле булачакбыз без аның белән, күр дә тор менә, шушы дивана әйткән иде диярсең, бәхетле булачакбыз. VII Дөньясын оныткан гашыйк кешеләрдә генә мөмкин бәхетле минутлар да, әлбәттә, булгалагандыр, әмма чын бәхеткә әле ерак, алар аны көтәләр генә иде. Икесенең дә ризалыгы белән һәм олыларның да ризалыгын алып, ә Сәйярның әнисе Хәят апага килгәндә, шундый абруйлы кешеләрнең коры кашык белән суырып йотарлык чибәр кызларын үзенә карата алган улы өчен аны башы күккә тиярдәй куандырып, Загска гариза биреп кайтканнан соң, әлеге чын бәхетне көтү тагын да дәртлерәк бер төскә керде. Ике якта да туйга хәзерлек эшләре башланды. Кыз әнисе Сәрия ханым, үз гаиләсенең баерак булуына таяныпмы, җөйче хатынның фәкыйрь бюджетын күздә тотыпмы, бер сөйләшү вакытында, үзе дә сизмәстән тавышына тәкәбберлек өне чыгарып: — Сезгә, ялгыз тол хатынга авырга килердәй булса, туй дин көчәнү фарыз түгелдер, безнекенең җилкәсе калын, доценг кешегә акчаны санап бирмиләр, бердәнбер кызыбыз икән — жәл түгел, икс як авырлыгын да үзебез күтәрербез,— дип ычкындырып ташлаган иде. аның бу сүзләре егет әнисен яхшы ук рәнҗезте. Ләкин Хәят ханым сабыр, үзен тота белә торган кеше иде. — Ә минеке бердәнбер түгелмени? — диде ул, жяиелчә генә үпкәлә- тәндәй итеп,— кеше арасында, шәт. борынгылар жоласына тап төшермә без. үз өлешебезгә тиешлене үзебез күтәрербез, туй мәҗлесе ин элек £ минем түремдә булырга тиеш,— диде аннары, катгый рәвештә өзеп х Горурлык хисенә кагылганда әйтү ансат булса да. әмма элекке запа- = сы булмаган, кул хезмәте һәм улынын стипендия акчасы белән генә g очын-очка ялгап килгән сынар канатлы бу гаиләгә тун хәтле туйга әзер- g ләнү. әлбәттә, жинелгә төшмәячәк иде. Ләкин әйтелгән сүз. Хәят ханым 3 ничек тә сер бирмәскә булды. Малае Сәйярнын зурдан купмаска дип . тукып торуына да карамастан — бердәнбер улын өйләндергәндә зурдан _ купмаска мөмкинме сон! — әни кеше шулай да кеше арасында ким-хур “ булмаска, кыз ягы алдында сер сынатмаска, үз өендәге туй мәҗлесен 3 җиренә җиткереп уздырырга, яшь киленгә, кодагый-кодаларга бүләк ° саңакларны биткә оят китермәслек итеп әзерләргә булды. һәм китте, китте фәкыйрь тол хатыиныг борчулы төннәре башланып * Көндез авызлан сүз чыгарырга ярамый, кирегә сукалаучылар бар. улы £ Сәйяр да борчылырга тотыныр аннары, ә әни кешенең, шундый бәхетле < көннәрендә юкны-барны әйтеп, малаен борчыйсы килми иде. Инде дә 9 әнигә нәрсә кала? «Шулай итсәм, ничек б’ пыр икән?». «Болай иткәндә, бер җае килеп чыкмасмы?» дип төннәр буе йокы күрмичә исәпләп чыгарга кала. Бурыч сорап кемнең булса да ишеген шакыганчы, иң элек үзенен иске санлыгын ачып карарга булды. Электә хәлле кешенең баласы булганлыктан. Хәятның үзен кияүгә йоласын җиткереп биргәннәр, сак хатынныи сгерме-утыз ел сакланган бирнә маллары әле булса исән-сау. ләкин заманы узган, модасы чыккан бу зиннәтле малларга хәзер кызыгучы булмас* лыгын ул белеп тора иде. Күптән исенә төшеп тә. ләкин яшьлек хатирәсе буларак кулдан ычкындырасы килмәгән нке-өч зат нәрсәсе бар: бердәнбер улы өчен кызганырга мөмкинме, ниһаять, сандык төбеннән аларны да тартып чыгарды. Нинди дә булса карарга килергә бик ашыкмастан, әле берсен, әле икенчесен кулына алып, озаклап карап торды. Болар: иренең әтиләре бүләк иткән энҗеле калфак белән муен энҗесе һәм Хәятның киявенә — Сәйярнын әтисенә — Хәят ягы бүләк итеп китергән калын алтын балдак иде. Пичек кенә аңлатып бетермәк кирәк — аннары тагын тигезлектә узган бәхетле көннәрнең татлы серләрен аңлатып бетерү мөмкинме? Кирәкме? — Бикбик газиз истәлекләр иле болар. Шулай да. ничек кенә газиз булсалар да. малае хакына ул аларны сатып җибәрергә әзер иде. Курка ояла берничә кешегә тәкъдим ясап та. кнгкәи бәһаны бирүче булмагач, тәмам гаҗизләнеп, ахырда энжеле калфак белән энҗе муенсаны итәк астыннан гына шундый алу-сату эшләре белән йөрүче бер еврейга ярты бәясенә биреп җибәрде. Ә алтын балдакны сатмады, ире төсе белән шаяруны күңеле күтәрмәде. Ничек кенә булмасын, туйга дигән мяя туплана башлаган иде инде. Шуның естенә төннәр буе эшләргә туры Килсә дә, һич авырсынмыйча башкарырга ашыгыч җөйләр алды. Сер сыярдай якыннарыннан һәм. әлбәттә, вакытында һич көттермичә түләргә •ЯТЛар итә итә, бурычка да алгалачы Г> арысын бергә җыйгач — әргнз, дигәндәй, һәрхәлдә, туйны адәм көлкесенә калмыйча ерып чыгарлык сэр* мая тупланды. Ничек? Кайдан? Нинди шартлар белән? Бу турыда алегә Сәйяр берни дә белми, ул шулай белмәгән, кызыксынмаган, дөнья ыгы- зыгысы белән вакланмаган хәлдә бәхетлерәк, ул кавышу көннәрен көтү белән бәхетле, УЛ Миләүшәсенең шәүләсен күрү, янын тавышын ишетү белән бәхетле, ниһаять, ул шушындый көннәрдә — кояш һәм өмет белән тулган шушы җәй башы көннәрендә — башын югары тотып җирдә атлап йөрүе белән бәхетле иде. сизгер күнелле ана моны, әлбәттә, тоеп пәри, ул исә бердәнберенең бәхетле икәнлеген күрүдән бәхетле иде. Шул ук вакытта дөнья көтелмәгән хәтәрлекләрдән дә имин түгел иде. Бер көйне институт коридорында Миләүшә Сәйярнын үзен генә туры китереп, пышылдап кына, шулай да бик ишеттерерлек итеп, хәтта боергандай. өзеп кенә әйтте: — Минем сине күрәсем бар, Сәйяр. Син бүген кич бушмы? — диде. Сорап торган була, соң инде Миләүшәсе дигәндә Сәйярның кайчан буш булмаганы бар! Очраштылар. Өйдә дә түгел, кинода да түгел, кеше күп йөри торган паркта-мазарда да түгел, аулаграк урын дип, Миләүшә Сәйярны Казанка тавындагы түгәрәк бакчага алып китте. — Все течет, все меняется,— дип, ничектер табышмакка охшатыбрак, башлап китте Миләүшә, Казанка суына карап. — Кем әйткән әле моны? — Кем әйтсә дә к черту,— диде Миләүшә, тавышын күтәрә төшеп, һәм паузадан соң төрпә генә кабынып һәм, шул ук вакытта мөмкин кадәр әдәп рамкасыннан да-чыкмаска тырышып, янә ялгап китте: — Кара әле, идеальный герой, мина җиткерделәр: син аспирантурадан баш тартып, авылга укытучы булып китәргә йөрисең, имеш. Дөресме шул сүз? — Болан бик стенага терәп сорагач, әйтмичә дә булмас: бәлки, дөрестер дә. — Минем чынлыкны-беләсем килә һәм синең үз авызыннан. — Минем бер вакытта да ялганламаганымны беләсең, Миләүшә. Ялган — миңа противопоказано. Шулай булгач, әйтсәм әйтим: әгәр дә фән юлыннан китәргә миндә нинди дә булса сәләт бар дип табалар икән... дөресрәге, мин үзем шулай табам икән, ул юл белән китәргә бер вакытта да соң түгел__ аспирантурасына да, докторантурасына да. Без бит әле юлны башлыйбыз гына... Сүз кинәт өзелде, икесе дә тынып, бер-берсенә карашып калдылар. Бигрәк тә Миләүшә, беренче кабат күргәндәй, Сәйярның күзләренә текәлеп калган иде. — Күзләрең бик матур синең, болай матур булганыңны әле бер вакытта да күргәнем юк иде,— дип, ярым пышылдап, Сәйярның авызына үрелде кыз. Үзе башлап үрелде, үзе башлап үбәргә кереште. Аннары дәррәү сикереп торды да ашыгып китәргә җыенды. Ләкин, әйтәсе төп сүзен әйтергә уңайсызланып, китә алмыйча таптаныбрак торды. Аннары, китә башлагач кире борылып, әйтте: — Вот тебе будущий Ландау. Авыл мәктәбендә борын җелекләре кипмәгән малайларга әлифба өйрәтә. Уртаклашу булдымы бу, әллә Сәйяр уйлаганны бөтенләй кире кагумы? Аера алмады Сәйяр. Аннары тагын, ник алай шашынып үпте ул бүген? Нәрсәгә юрарга икән моны? VIII Бактың исә бөтенесенең нигезендә әлеге иркә кызның йөгәнләнмәгән фантазиясе эшләп чыгарган уен яткан икән! Бөтенесе әзерләнеп беткәч, җөйче Хәят муеннан бурычка батып булса да абруйлы кодалары алдында биткә кызыллык китермәслек итеп җыенгач, туйга килергә тиеш кунакларга хәбәр ителгәч, шул арада ана үзе, эченнән куанып йөрү белән генә чикләнеп кала алмыйча, улы Сәйярны да «Бәхетле булдың син, бала. Әтиеңнең вакытсыз вафат булуы өчен син гаепле түгел, сугыш гаепле, әмма шуннан соңгысында ходайга үпкәләр урыным юк, ач-ялангач булмадык, менә хәзер дә, әйтмәгәнебез булсын, нинди зат кешеләр белән аралашырга торабыз, берүк бер-берегезнең кадерен белеп, тормышыгызны ямьле итеп яши күрегез, балакаем!» дип, аналарча үгетләп-нәсихәтләп лый белән Тагылый булып күзгә ташланып йөрмәскә тырышуыннандыр * дип үзен юата килде. Ай-Һай ла! Шулай гына булсын икән. Хатны кулына = алу белән, күңеле нидер сизенгәндәй, дерелдәп куйды ул һәм беравык = конвертны ачмыйча торды. Ачса, анда ике төрле уйлауларга урын кал- о дырмаслык итеп, ачык һәм кыска рәвешгә түбәндәге сүзләр язылган иде: * «Мин Загска биргән заявленисне кире алдым. Бернинди дә туй булмая- * чак. Авылга ияртеп алып китәргә иптәш кирәк булса, син инде андый = кешене бүтән урыннардан эзлә. Миләүшә». < Юк, аптырап түгел, аптырау дигән төшенчә генә моны сыйдырмый, ачуланып та түгел — ачуланып кешене нишләтәсең, гарьләнеп тә түгел — әлегә кулы аягы исән, аяк астында җир җимерелмәгән, жир ничек тә күтәреп торыр, шулай да нәрсә дип әйтергә дә, ничек уйларга да бел мичә, бер мәл торыксыз калды Сәйяр. Башы эшләми, аягы атламый, теленә сүз килми —таш та таш. Сәйяр да таш. Югыйсә, барлы юклы берничә минут, әнә шул конверт, әнә шул хат кисәге... коштай очынып Йөргән кешене күз ачып йомганчы ташка әйләндерер икән. Беренче булып башына килгән дәһшәтле уй кеше сүзеннән курку түгел, курсташ иптәшләреннән ишетелүе мөмкин булган мыскыллы ишарәләр дә түгел, үзенең зур башлы, сай акыллы булып, тиң түгел кыз артыннан хыялланып йөрүен кинәт аянычлы рәвештә төшенеп алудан да түгел, ниһаять, кызның шундый мәрхәмәтсез шаяртуыннан да түгел —Сәйяр әле моны Миләүшәнең гади бер шаяртуы гынадыр дип уйларга да әзер иде. Беренче булып җанны өшетеп үткән уй: «Әни! Әни бичара нишләр? Күпме өзгәләнеп. канатланып, бер үк вакытта хәсрәткә батып, йөз суы түгеп, кешедән уртак сөенеч сүзләре көткән көне ишек төбенә килеп җиткәч, менә кером дигәндә, башына җимерелеп төшсенме! Күтәрә алырмы ул бу хурлыкны? Җөйче Хәят кына бит ул!» Сәйяр, Талипопллрга үзе барып ачыкламыйча, бу коточыргыч уенны әнисенә ничек тә сиздермәскә булды. Хатны кесәсен.» яшереп, тизрәк өйдән чыгып китү ягын карады. Каршылыклы уйларгп баткан хәлдә, юлда очраган таныш-бслешлә- ренә күтәрелеп тә карамыйча, тизрәк Миләүшәнең үзен күрергә дип чапты ул. Әйе. әле ул чаба ала иле, әле аның күңелендә сүнәр-сүнмәс калган өмет уты бар нде, һич югы . һич югы. барып җиткәч ярсып бер кычкырыр кебек иде Институтта очратса — институтта, өендә туры китерсә — өендә, кеше апасында икән — кеше арасында кычкырып әйтерлек сүзе — «Пик болай? Ник болай мәрхәмәтсез шаярту кирәк булды сиңа?» дигән соравы бар нде. Арлы-бирле буталып чаба торгач, бу соравын ла онытты. Дөресрәге, ул сорауның тәүге энергиясе югалды. Кызны ул өендә, әнисе Сәрия ханым белән икәве генә чагында туры китерде. Өчесе дә бср-берсеиә сүзсез генә карашып калдылар. Фаҗигале рәвештә кы.зых килеп чыкты бу очрашу: күпне әйтергә дип килгән Сәйяр ишектән атлау торганда, күршеләр арасында да — кайсы бу тол хатынның шатлыгын уртаклашып, кайсы көнчелегеннән төрлечә юрап — сүз таралгач, кыскасы, туй тантанасы ишек төбенә килеп җиткәч. нртәгә-берсекө»: ә туй дип торганда. Сәйяр почта ящигыннан адресы күрсәтелмәгән бер конверт алды. Әле ярый, почта ящигын әнисенә хәтле карап өлгерде, хат чынлап та сәеррәк иде шул... Почта белән килгән дип булмый, чөнки бер җирендә ♦ дә бер төрле дә элемтә органнары пичәте юк, аны кем булса да боларнын яшигына кулдан ташлап киткән булырга тиеш. Почеркыннан Миләүшәнеке булырга тиеш икәнлеген чамаласа да, шундый җитди вакыйга — туй алдыннан кызның болай шаяруын Сәйяр башына сыйдыра алмый иде. Дөрес, сонгы вакытларда кыз ничектер серле рәвештә күзгә чалын- мыйчарак йөри һәм егет моны кызнын оялчанлыгыниан. күрше-күлән, туган-тумача, дус-иш арасында өйләнешү хәбәре таралганнан сон Агы- ОЗЕЛГӘН ҖЫР белән бусага төбендә шып туктап калды. Сәрия ханым кулына кайнаган чәйнек тоткан килеш, чәйнеген кая куярга белмичә, кызына текәлде — аның иреннәре арасында әйтелмәгән сүзе бар барлыкка да, ләкин ул кызы башлаганны көтә иде. Ә Миләүшә исә, дөньяда берни дә булмаган һәм иртәгә-берсекөнгә берни дә көтелмәгән кебек, ап-ак тешләрен балкытып, авызын ерып көлеп тора иде. Мондый каршылаудан инде бөтенләй югалып калган Сәйяр, сүзләрен теш арасыннан көч-хәл белән генә чыгарып, ярым пышылдау белән баш-, лады: — Мин ялгышмыймдыр, бу синдер ич, Миләүшә? —Аннары, бераз хәл алгач, инде ачыграк итеп, шулай да үпкә белдерергә һич ашыкмыйча, дәвам итте,— сон алай булгач .. шундый исәбең булгач, Миләүшә җаным, кирәк иде. Берьюлы үтереп ташларга кирәк иде... Ә тегесе һаман шул баскан урынында, һаман шул ерык авыз килеш кала бирде. Кала бирде һәм кинәт бөтен өй эчен шаулатып шаркылдап көлеп җибәрде — әгәр иблис дигәннәре кайчандыр булган булса, кеше бәхетсезлегеннән иблис кенә шулай каһкаһәләп көлә алгандыр. — Мин юри туйны көттем. Юри шулай эшләдем. Сәйяр. Син мин көткәнне челпәрәмә китереп ватканда ярады ич. Янәсе, имеш, будущий Ландау... Фактта килеп чыкты авыл мөгаллиме... — Кемне көтәр идеи тагын җөйче Хәят малаеннан. Тот капчыгыңны,— бусын кызның әнисе әйтте, беренче сүзе һәм соңгы сүзе шул булды, һәм иңбашларын уйнаткалап, зур тәкәбберлек белән, алгы якка үтте. Үзен кимсеткәнгә әле, бәлки, түзә дә алган булыр иде Сәйяр, әле аның Миләүшәгә әйтер сүзләре бетмәгән, әле ялынып-ялварып, аягына егылып карарга иде исәбе, ләкин әнисен — ун еллар буена аны газап белән үстергән, «Туй! Туй!» дип очыныпкөенеп йөргән әнисен кимсетеп әйткән сүз аны бөтенләй өнсез калдырды. — Шулай, алайса,— диде ул, тавышын мөмкин хәтле тигез һәм нык тотарга тырышып. Ишеккә таба атлады Ишеккә барып җиткәч, борылып карап тормастан. авыз эченнән мыгырданды,— мин аңа әйтермен. Ялгыш юлдан киткәнбез... син дә. малаең да диярмен. Кемгә карата булды бу сүзләр? һәм, гомумән, уйлап әйтелгән сүзләр булдымы? Кичен Сәйяр өйгә кайтмады Хәят ханым төн йокламыйча диярлек аны көтеп чыкты. Сәйяр кайтмады. Иртәгесен дә, аннан соң килгән төнне дә кайтмагач, тәмам аптыраган ана, килешү-ки пешмәү турында уйлап тормастан, Талиповларга үзе китте. Кем беләндер киңәшмичә-сөнлэш- мичә мөмкин түгел, ә ул — беркатлы ана — сүзне читкә чыгарганчы, булачак кодалар белән еңлашу дөресрәк булыр дип уйлый иде. Талпповларның өчесе дә өйдә чак туры килде, ләкин кодагыйны көтеп торган минутлары түгел, гаиләнең үз эчендә яңарак кына буран булып узганга охшый иде. Кыз әле генә елап туктаган, аның күзләре кызарган. күтәрелеп ни дә булса әйтергә базмады, баш иеп кенә исәнләште дә, тизрәк үзенең бүлмәсенә кереп бикләнү ягын карады. Сәрия ханым шулай ук ничектер шиңебрәк калган иде. Монда азмы-күпме үзен тигез тотып тора алганы әти Талипов иде. Хәер, кодагый булачак кешедән күңелсез хәбәр — егетнең юкка чыгу хәбәрен ишеткәч, анысының да төсенә бәреп чыкты, кызы кереп бикләнгән бүлмәнең ишеге төбенә барып, тавышын күтәрә төшеп кычкырганын абайламый ук калды. — Ятма бикләнеп, бар әнә үзең качырган киявеңне үзең эзли чык. Тиз генә өстеп-башын киенде, тик шуннан соң гына күреп алгандай итеп, Хәят ханымга урын тәкъдим итте. Өлкән Талипов бу минутларда шулай ук бик аптыраган-йончыган һәм. бер үк вакытта, өйдә үзепея баш кеше икәнлеген күрсәтергә маташуы белән чак кына көлке дә иде. Чыгышлый кызы бүлмәсенең ишегенә тагын бер кагылмыйча тыелып кала алмады ул. — Кеше арасында көлкегә каласын килмәсә. — диде, бу юлы инде йомшаграк, ләкин бик тә үткәрә торган итеп,— ике юл кала сина. кызый ♦ яки кулыннан ычкындырган Сәйярынны эзләп табып, аннан гафу үтенү.. яки туйга чакырылган кешеләргә берәмберәм чабып, туйнын барып чык- наганлыгын, һич югы кичектерелүен аларнын исләренә төшерү. Үзен пешергән кайнар шулпаны үзен чөмер, минем бүтән сүзем юк. һәм. эчке ярсудан булса кирәк, мондагылар белән исәнләшеп торуны да онытып, ишекне каты ябып чыгып китте. IX Ләкин «шулпа» телне өтәрлек кайнар, авызга алгысыз тозлы булып © чыкты, ни теләсә шулай кыланып өйрәнгән җилбәзәк Миләүшә бу минут- м та бөтенләй көчсез иде. Шулай итеп, уйламыйча эшләнгән бу уеннын м ахыры кызның үзе өчен дә. әтиәнисе өчен дә хурлык белән бетте Туйга = чакырылган кунаклар, алып килгән бүләкләрен күтәреп, кире киттеләр — туй булмыйча калды Үз чибәрлегеннән үзе масаеп, кияүгә «санатка чык ө макчы» булып йөргән һавалы Миләүшәгә хәзер инде — тапса, тапмаса — «солдатны» эзләргә калды Җитмәсә тагын.— андый чакта гайбәтләре дә табылып кына тора бит аның — «Алмага корт төшкән булган икән!», «Кыз соныннаи терсәкне бик тешләмәкче дә. авыз жнтмн. кияүне качырып өлгергән» кебек сүзләр дә таралды. Миләүшә Загска шау-шусыз гына үзе барып, җимерелгән эшне төзәтеп булуына ышанычы җитмәс» дә. язылышуның срогын алгарак күчертеп кайтты, ләкин кияү булачак кеше үзе табылмаса. бу тырышлыктан ни файда! Алты-жиде көн югалып торганнан сон. Сәйяр, арып-талып, карага катып, кайтып керде. — Үзем укыгырга китәчәк районда, укытачак мәктәбемдә булдым, эш белән йөрдем.—диде ул, тизрәк әнисен тынычландырырга тыры шып,— ә нишләп бол.зй хәбәрсез китеп баруымны сорама. Анысын үземә рем дә әйтә алмаган булыр идем. — Ә туй? Ә Миләүшәң’ — Ул турыда шулай ук кузгатма, әнкәй. Без икебез дә — син дә, мин дә — ялгыш юлдан киткән булганбыз. Шундый ук кыска, өзек-өзек сүзләр соныннаи Миләүшә белән ике арада ла кузгалды. «Сәйяр кайткан» дигән хәбәрне ишетеп. Миләүшә шундук йөгереп килеп житте — ул гадәттәгечә чибәр, гадәттәгечә ерык аныз иде. — Син нәрсә. «Фигаро здесь. Фигаро там»’ Шаяртып әйткән сүздән тәртәгә тибеп, югалып йөрисең’ Мин бит сине акылга утыртып булмасмы дип кенә... — Анын каравы, менә хәзер акылга утырдым.— диде Сәйяр, бик тә ЖИТДН тавыш белән кызны бүлдереп. Ул Миләүшәгә ничек тә кутәрелеп карамаска тырыша иде,— безнең арада уртак берни дә булмаган. Миләүшә. — Ә мәхәббәт? Синен Ромео булып кылануларын’ — Барысы да саташу гына булган. Синең саташуың түгел, минем саташуым. Әлбәттә, Миләүшәнең сүзләре бетмәгән нде әле, Миләүшә әле һнч югы бер «колдунланып* карарга, ак тешләрен балкытып көләргә, ничек тә элекке Сәйярны кайтарырга, котыртырга уйлый һәм. әле егетнен үзенә салам кыстырып, әле әнисе Хәятка якты чырай белән сүз катып, тыры ӨЗЕЛГӘН ҖЫР шып-тырышып эшне җайламакчы була иде. Ләкин барып чыкмады, Сәйяр, сүзне юри вактөяккә борып, әнисенә эндәште: — Мунчага барып кайтасы иде, әни. Чиста күлмәк-ыштаннарым бардыр ич минем? Әйе, ул ничек тә Миләүшәгә күтәрелеп карамаска тырыша, юри шулай тупаслык күрсәтә, әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә барып тотына, шул ук вакытта күңеленнән кызның мөмкин чаклы тизрәк чыгып китүен тели иде. Миләүшә дә, инде терсәкне тешләргә омтылыш ясап өйрәнгән Миләүшә дә, төшеп калганнардан түгел, эшне сизеп тора: егет бөтенләй алышынган. Аптырагач, кыз. балаларча еламсыраган тавыш белән, сәер генә итеп сузып куйды: — Ә әти мине тирги, гел тирги. Янәсе, мин тәмам барып чыккан эгоистка, имеш. Кем тудырган соң мине әгәр алайга китсә? Бу минутта Миләүшә бөтенләй кызганыч, ярдәмсез калган сабый хәлендә иде. Юк, күтәрелеп карамыйча булдыра алмады Сәйяр һәм йомшак кына итеп, ләкин уйнарга һәм өметләнергә урын калдырмаслык ачыклык белән әйтте: — Бала булма, Миләүшә. Әтиең тиргәгәне өчен генә мин сине хатын итеп ала алмыйм. Әйттем и тагын әйтәм: безнең бернинди дә уртаклыгыбыз булмаган. Минем саташуымны, синең шуннан көлеп йөрүеңне исәпкә алмаганда. Нишләсен бичара туйдан коры калган кыз! Аңарга ишекне теләр- теләмәс кенә ачып, атлар-атламас кына чыгып китүдән бүтән юл калмаган иде инде. ...Кыз чыгып киткәннән соң, өйдә беравык авыр тынлык урнашып калды. Бу хәлне тирәнтен кичергән, ул сөйкемле чибәргә карата әле хәзер дә күңелендә аналык җылылыгы тойган Хәят ханым, ниһаять, аптырау катыш инәлү белән сорап куйды: — Нәрсә дигән сүз булды бу. Сәйяр? Фәрештәдәй кыз, шундый ата- ана баласы белән? — Мин белгәне дә җиткән,— диде Сәйяр, сүзне тәкәллефсез генә өзәргә тырышып, һәм шундук кем белән сөйләшкәнлеген абайлап, дәррәү әнисенең муенына сарылды.—...Синең хәлне дә аңлыйм, әнием-җаныем. Борчуларыңны да, минем өчен алган бурычларыңны да аңлыйм, түләргә тырышырмын, икеләтә түләрмен. Әмма ябышмастайны төкерек белән ябыштырырга маташмыйк. Сонгарак калып булса да инде төшендем: мин бер кеше, Миләүшә бөтенләй икенче. Бик чибәр булса да, бик яратсам да ул кызны, сорама, әнием-җаныем, туй булмаячак! Сүзне артык сузып торырга урын калмаган иде булса кирәк, ана күңеле, авыр булса да, моны сизеп тора иде. Апрель-май, 1970.