Логотип Казан Утлары
Тарихи роман

ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР

 Бишенче бүлек

кс ел дигәне искән жилдэй үтте дә китте. Баштарак шундый авыр булып, иксез чиксез кара төн булып тоелган ике ел артта калды. Бик тнз үтсә дә. Тотыш өчен бу ике ел бөтен бер тормыш булды. Монда, Болгар җирендә ул моңарчы төшендә дә күрмәгән нәрсәләр күрде, башына да китереп карамаган нәрсәләр белде. Монда агын күп нәрсәгә күзе ачылды, күп нәрсәгә карашы үзгәрде. Монда ул беркайда да ирешмәгән атакка иреште. Булачак киявенең ни ышанычлы болгар ирләреннән лә ышанычлырак икәнлеген күреп. /Алмыш хан ана зур эшләр тапшырды. Тотыклыгынык беренче елында, көзгә таба ул — Тотыш углан — ике мен кешелек чирү белән көтмәгәндә суарларны барып басты. Аларнын тораларын камап алды, коймаларын яндырып, җимереп, катаутарын пыр туздырды Күп ирләрне кырып, күп байлык талап, Килдеш бинең үзен кулга төшерде. Шулай итеп, болгарлар суерлардан тулысыңча үч алдылар. Алмыш хан. моның белән генә чикләнмичә. Килдеш бинең башын чаптырып, аның урысына энесен утыртмакчы булды. Суар бие. Алмыш ханның итеген ялап, күз яшьләрен түгеп, үзен исән калдыруын үтенде Шуның өчен ул бөтен ыруы белән чумак йоласына күчәргә. Суар-торада мәчет, мәктәп салдырырга сүз бирде. Алмыш хан бии? ярлыкарга кирәк таптч. Шулай нтеп. Тотыш угланның җиңүе икеләтә җиңүгә әйләнде. Шушы жннү унте белән Алмыш хан зур туй ясады. Туйда Тотыш илнең батыр ирләре белән бергә ханның сул Данамы. Башы 8, 9, 10 саиһлрда. ягында утырды Бөтен агай-эне алдында хан ана мактау сүзләре әйтте, бөтен агай-эне алдында ул ана үз кулы белән сычук бирде. Ул тагын да үзенең сүзләрен кабатлады: бөтен ыруы, атасы анасы белән яна йолага күчкәч, диде, тотыклыгы төкәнгәч, тиешле калымын түләгәч, диде... кызым Аппакны мин Тотыш алыпка бирәм, диде. Шул көннән башлап Тотышның атагы Болгарда күзгә күренеп үсте. Инде аның Аппак белән бергәләп, атка атланып, көпә-көндез дә. кояш баегач та кеше күзе алдында йөрүенә беркемнең дә исе китмәде. Бергәләп алар яшьләрнең төрле уеннарына бардылар, су керделәр, сабан туйларда. җыеннарда катнаштылар. Алар кая гына бармасын, кешеләр аларга сокланып, яратып карадылар. Болгар илендә әле беркемнең дә бер-берсен болан ачыктан-ачык яратып йөргәне юк иде бугай. Болгар илендә әле беркайчан да кыз белән егетнең шундый тиң килгәне юк иде бугай! Тотыш белән Аппак, кая гына бармасыннар, кем янына гына бармасыннар, үзләре белән, әйтерсең, яктылык, җылылык, байлык алып килделәр, әз генә дә кызганмыйча, кешеләргә өләштеләр. Яшьләр арасындагы иң усал сугыш чукмарлары да. Тотышны күреп, юашланып калдылар. Иң караңгы чырайлы кешеләр дә, Аппакны күреп, анын чибәрлегенә исләре китеп, елмаеп карадылар. Бары бер генә кеше аларның яратышуын да, аларның батырлыгын да, матурлыгын да танырга теләмәде. Теге чакта Корыч-Тимер, ничаклы тырышса да, Аппак белән Тотышка барыбер «уйнашчы» дигән яман ат тага алмады. «Мөселман йоласындагы Аппак өчен, димәк. Тотыш өчен дә ата-баба йоласының көче юк»,— диде ана Алмыш хан. Тотыш алыпның суарларны җиңеп кайтуы Корыч-Тимерне чын-чын- лап тилертә язды. Оятыннан, көнчелегеннән ул инде болай да кеше арасында күренми башлаган иде. Көннәрдән бер көнне ул бөтенләй юкка чыкты. Соңыннан беленде: үзенең унлап сердәше белән ул караңгы бер төндә Урыска качкан. Анда ул урысларны Болгарга каршы яу белән барырга котыртып караган. Болгар икмәген ашап, ач үлемнән котылып калган урыслар аның коткысына бирелмәгәннәр. Сатлык КорычТимер Урыстан да каядыр качып киткән. Шуннан соң ул беркайда да күренмә- , гәп. Берәр җирдә дөмеккәнме, әллә берәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә китеп барганмы — Болгарда белүче, ишетүче кеше юк. Инде менә икенче ел аның турында берни ишетелми. Шулай итеп, җиңүче алып Корыч-Тимер, суга төшкәндәй, юкка чыкты да куйды. Аның каравы Тотышның эшләре майланган арба кебек тәгәрәп кенә барды. Тотыклыгыпың икенче елында, былтыр яз, Алмыш хан аны баш- гыртларга каршы җибәрде. Тотыш башгыртлардан ике ел түләнмәгән калайны көч белән алып кайткач, Алмыш хан аны Болгардан аерылган мукшыларга каршы җибәрде. Шуннан соң күп тә үтмәде. Тотыш алып болгарларның сатучыларына әледән-әле куркыныч тудырып торган. Этил буенча йөри торган каекларны талау белән көн күргән юлбасарлар»!1 туздырып кайтты. Кайсы гына якка яу чапмасын, язмыш аңа юл күрсәтеп, җиңү байрагы тотып барды. Киләчәк якты көннәрне якынайту өчен ул, Алмыш ханны. Болгар йортны яклап, үз-үзен аямыйча сугышты. Аның үткер кылычыннан бары ягы каны гына таммады. Кара кан белән бергә аның үткер кылычыннан алтын-көмеш тә тамды. Тик ул алтын- көмеш аның үз калтасына түгел, хан калтасына тамды. Алмыш хан апа бик аз телем чыгарды. Тотыш үзенең Аппагыннан да, үзенең сөеклесе* ; нән дә зуррак байлыкка ия булу турында уйлап та карамады. Күпме генә атаклы булмасын, нинди генә җиңүгә ирешмәсен, беркайчан да ул үзенең тотык икәнлеген исеннән чыгармады. Аннан соң ул икенче бер нәрсәне дә сизеп алды: Алмыш хан аны тикмәгә генә әледән-әле яуга җибәрми иде бугай. Ул пичек тә аның монда урдада, Болгар-тораДа азрак булуын тели иде бугай. Кем белә, әллә ул аны яудан кире кайтмас дип тә уйлагандыр! Әйе, әйе, соңгы көннәрдә, тотымлыкның ике елы тулар 1 алдыннан Алмыш хан кинәт кенә үзгәрә башлады кебек, никтер пошына, борчыла башлады кебек. Ни булса да булды, ике ел узып китте. Алмыш хан аны бүген үз янына чакырып алды. — Син ирекле. Тотыш углан .. Тотыш алып.— диде ул.— Синен өчен Акбүредән икенче углан килеп җиткәнне көтеп тормястан. мин синя ирек ♦ бирергә булдым. Сина алмаш юлда булырга тиеш. Иленә кайт, мин әйткәннәрне үтә. калым китер. Шунда киявем булырсын... алла боерса’ Йа тәңре! Иа алла! Тотыш иректә! Яшәсен ирек! Яшәсен Аппак! II Тотыш юлга жыена башлады. Багдад ягыннан килеп. Болгарда төпләнеп калган Габид атлы тегүчегә ул моннан өч ай чамасы элек туй өчен үзенә кара төлкедән кышкы тун. кызыл атластан җәйге тун тектерергә биргән иде. Тотыш, хан чатырыннан чыккач та. туры тегүче янына юнәлде. Тегүче урдадан читтә, Болгартораның яр буе бистәсендә тора. Анык өе агачтан иде, ишегалды зур. иркен иде. Ишегалдында корулы тирмәләр. тряипяр. абзарлар тезелеп киткән. Шунда ук атлар, кешеләр күренә Тегүче Габид. Болгарның аксөякләренә яхшы тун. кием-салым тегү белән бергә, читтән, бигрәк тә гарәп ягыннан килгән сатучыларга кунар урый да биреп тора иде. Менә әле дә шулай булып чыкты. — Өлгермәдем шул. Тотыш алып,— диде ул. кулларын җәеп.— Көтмәгәндә олы кунаклар килеп төште — шулар белән булаштым. Багдадтан! Хәлифә иленнән! — Кем5 — диде Тотыш. — Фатих ибн Әхмәт! — диде Габид, авызын очлайтып. Моның белән ул Фатих ибн Әхмәтнең бик зур кеше икәнлеген анлат- млкчы булды. Тотыш ул гарәп сатучысын болай да белә иде Әйтүләренә караганда, ул монда ел да килә икән. Килгәндә дә ул күбрәк Алмыш хаи үзе. анын якын кешеләре теләгән тапарлар алып килә, күбрәк аның белән, аның якыннары белән ялыш-биреш итә икән. — Борчылма. Тотыш алып, иртәгә кичкә җитешер,— диде Габид, тынычландырып. — Кара яны. иртәгә кичкә!—диде Тотыш — Мнн — иректә? Мин туган ыруыма кайтып китәм. — Әйттем, әйттем! — диде Габид. Тотышны ишеккә тикле озатып. Көй шундый җылы, якты иде. тирә-як шундый ямьле иде —Тотыш тегелеп бетмәгән туннарын тышка чыккач ук онытты. Тегүчедән сон ул үз тирмәсенә кайтты. Торымтайны да алып бераздан алар Аппак белән Ага- базарга киттеләр: атасЫ-апасы, туганнары өчен бүләкләр алырга кирәк иде. Юл буена алар шаярып, юк-бар нәрсә сөйләнеп бардылар Берәр кеше узып киткәч, я янын киеменнән, я атыннан көлделәр, ул да булмас». юл читендәге берәр агачтан, ялгыш әйтелгән берәр сүздән кызык табып, тыела алмыйча көлешен бардылар. Тотышныкы кебек. Аппакның да күңеле күтәренке иде. Тик бу күнел күтәренкелегендә шулай да »чкс сагыш, әйтелмәгән бер моң сизелә нде. Берничә айдан бергә к ЯВЫШУ турында уйлап сөенүгә караганда, ул озакламый аерылышырга тиешлекләре турында уйлап көяләнә нде. ахрысы. Көлешә-көлешә бара торгач, ул кинәт кенә сорап куйды — Син тиз килеп җитәрсеи микән’ — диде. —- Ким дигәндә — икс айдан.— диде Тотыш. — Ике ай... Бик күп ич ул! Тизрәк булмыймы. Тотыш5 — Ике ай ике ел түгел Ике елга тү «г >ние ике айга гынз түзәрбез инде. Аппагым,— диде Тотыш, ягымлы күз кәрлиы белән кызны иркәләп. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АНД ТОРУР *>- Минем эчем поша, җылыйсым килә,— лиле Аппак, читкә борылып, күз яшен күрсәтмәскә тырышып.— Күңелемне бер ун тырный. Тотыш: үз иленә кайттың исә, атаң-анаң каршы килер дә, сине җибәрмәсләр:1 кебек. Син килмәсән, нишләрмен мин? Тотыш анын бу сүзләреннән кычкырып көләргә тотынды. Тик авын көлүе бик ясалма килеп чыкты. Моны ул үзе лә сизенде. Аппак анын үзенең дә күңелен борчыган, әйтергә кыюлыгы җитмәгән нәрсәне тел белән әйтеп бирде! Аның, билгеле, кызны юатасы, тынычландырасы килде. Тик аны юатып кына ул барыбер үз-үзен юата алмады. Ул, бер нәрсәгә дә исе китми, аптырап калмый торган кеше кебек, җиңел генә: — Уйлама юк-барны!—диде.— Алмыш хан белән туганлашырга кем каршы килсен?! Сөенә-сөенә килешәчәкләр! — Әйе шул,— диде Аппак, күз яшьләре аралаш елмаеп. Базарның ни кызган чагы иде. Этил ярыннан читкәрәк, калку җиргә урнашкан, тирә-ягып киез чатырлар, агач кибетләр сырып алган киң язы кеше белән, атлар белән шыгрым тулы. Сатучыларның күбесе үз тавар- ларын туп-туры җиргә өеп ташлаганнар Кайберәүләренен таварлары, киресенчә, биеккә — багана башларына, аркылы куелган таякларга элен- j тән. Барысы да кычкыралар, шаулыйлар — үз таварлярын мактыйлар, алучыларны яннарына чакыралар. Тирәякта колак тондыргыч бер гүел- дек яңгырап тора. Базарный шау-шулы төшенә якын бер җирдә бөтенләй диярлек шәрә калган бер кеше зур көрән аю белән көрәшкән булып кылана. Аны бала- , чага, яшь-жилкенчәк урап алган. Көләләр, кычкыралар, аюга көлчә, | икмәк кисәкләре ыргыталар. Аю белән көрәшүчедән арырак, икенче бер җирлә тагын да кызыграк: тыгыз түгәрәк уртасында, сары ефәк чатыр 1 янында яшь, шәрә бер хытай очлы пычаклар, утлы таяклар чөеп уйный. ' Тотыш белән Аппак аю белән көрәшүчегә дә, хытай кәмитчесенә дә : озак карап тормадылар. Алар тагын ла арырак, яр буенарак юнәлде- * ләр. Фатих нбн Әхмәтнең кибете шунда, суга якынрак җирдә була торган иде. Базарга, күрәсең, әле күптән түгел генә килеп туктаган дөяләр төркем j мен узып, алар яр буена ук килеп чыктылар. Язгы ташудан соң үз ярла-- рына кайта башлаган, болганчык, салкынчз Этил өсте төрле илләрдән килгән төрле зурлыктагы, төрле төстәге, төрлечә бизәлгән йөзләрчә каек- ! лар, көймәләр, улаклар белән чуарланган иде. Монда, яр буенда, кибет- ! ләр дә, таварлар да күбрәк, төрлерәк иде. Монда төрле төстәге кешеләр I күренә, төрле телләрдә сөйләшкән, кычкырган тавышлар ишетелә. Кибетләр янына таудай итеп тыгыз капчыклар өеп куелган, төрле зурлыктагы кисмәкләр, чапчаклар, чүлмәкләр тезелгән. Берәүләр каеклардан ярга тавар бушата, нкенч'е берәүләр каекларга тавар төйи. Әле анда, әле монда — башларын түбән иеп, куркытылган көтү сыман, бергә өелешеп, төркем-төрксм коллар тора. Аяк астындагы эреле-ваклы чүлмәкләргә, төрле комган, савыт-сабаларга орынмаска тырышып, тар аралыктан җайдаклар тагын да алгзраж | уздылар да, тавыш сыман тоелган зур гына бер чатыр алдында туктап j калдылар. Якында гына кыздырылган балык, суган исе килә иде — бер- икс кеше, җиңнәрен сызганып җибәреп, учак өстендә, җиз табада балык кыздыралар иде. Тотыш балык кыздыручыларның йөзләренә карангалап торган арада, якында гына кемдер: — Тотыш! — дип кычкырып җибәрде.— ИсәнмеГ Әссәламе галәйкем! Тотыш, эндәшүченең Фатих ибн Әхмәт икәнлегеп аңлап, елмчеп, тавыш килгән якка борылып карады. Чыннан да, анын каршысында гарәп I базарганы басып тора иде. Ул — кырык, кырык биш яшьләр чамасындагы бер кеше. Өстенә ал ефәктән тегелгән озын итәкле җәйге TVH кигән, башы- I на кара чалма ураган. Аның болай да кара янып чыккан, жил кискән i кытыршы бите базардагы ак битле кешеләр арасында тагын да карарак | булып, ерактан ук аерылып күренә иде. Аның кара сакал-мыек арасыннан елтырапелтырап киткән таза тигез тешләре, киресенчә, ап-ак. Үзенең танышын күрүгә чиксез куаныч белән ул елмаеп торды, ике кулын да күкрәк турысынарак күтәрде дә, баш иеп, аны олылавын белдерде. Тотыш, атыннан төшеп, шулай ук аның алдында баш иде. — Эзлибез, эзлибез — әллә җир йоткан! — диде ул. шаяртып. Ф — Җир йотса да гаҗәп ирмәс, базар зур, кеше күп,— диде Фатих ибн с Әхмәт, бер күзе белән Тотышка, икенче күзе белән Аппакка карашты- £ рып.— Барәкаллаһ! Монысы хан кызы Аппак түгелме соң?! Монысы... о теге... кем сок әле? — Торымтай! ■= — Ие, ие, Торымтай! — диде гарәп —Әйдәгез, бире узын, түрдән _ узын! Ни телисез, миндә шул бар. Бөтен Ага-базарда Фатихтан бай £ сатучы юктыр! ° Фатих ибн Әхмәт тагын бу якларга исән сау килеп җитүенә, якадан * үзенең танышларын очратуына бик сөенгән шикелле күренде. Сөйләш- ч кәйдә ул әледән-әле Болгарны, бу якнын урман-суларын, кешеләрен мак- н тап берәр сүз кыстырып куйды, «туган илемдә дә мнн сезне бик сагын- £ дым», дигән булды. Аның мактау сүзләренә болгарларның, билгеле, ә күңелләре күтәрелде. Аларнып йомшауларын күрел, хәйләкәр сатучы = тагын да ныграк кызып китте. Шул ук мәлдә ул, күрәләтә соклану белән, < комсызлык белән, хан кызына карап-карап алды /Ххырда түзмәде, күңе- * Лендәгесен чыгарды салды. — Сөбханалла! — диде, ак тешләрен елтыратып — Синең матурлык-« ны күреп мин телсез калдым, хур кызы! Аягыма басып йөри башла! аннан ~ бирле мин төрле илләр, җирләр гиздем, төрле кавемнәрне күрдем, ләкин енндәй гүзәлне очратканым булмады! Мин сине танымыйча торам' Быел син тулып пешкән җимеш кеби, тулун айдай! Килешсез сүзләрем өчен мине гафу әйләңеч, сипа, Аппак углан, бер соравым бар син хак мөселман динепдәсең. Шулай булгач, ничек итеп син шундый гүзәл йөзеңне теләсә кемгә, теләсә нинди ир кешегә күрсәтел йөрүдән курыкмыйсән? Аппак үзенә карата әйтелгән мактау сүзләрен оялчан гына чыңлап торды да гарәпнең соңгы сүзләреннән көлеп җнбәрдс. Чыннан да ул аның соравыннан да көлмәде, ул үзенең чибәр булуын анлап, куанып Көлде, барлык кешеләрнең үзенә карап соклануларын тоюдан, янында үзенең сөеклесе булуын аллаудан куанып көлде IO i буенда көлешеп килгән кебек, кызга ияреп Тотыш та, Торымтай да көләргә готынды. — Гарәпләрнең бар кайгысы шул — хатын-кызмын йөзен күрсәтмәү,— днде Аппак, җиңелмә шелтә белән — Тәңре яраткан матурлыкны кешеләр!ә дә күрсәтмә! әч, үзен.» үзен генә карап торыргамыни сон? — Матурлык — байлык! Байлык ул саклап тотуны ярата,—диде Фатих ибн Әхмәт.— Ярар, сезнең байлыкны күрдек, инде минем байлыкны күрәек Шулай дип ул үзенең чатыр ишеген ачып җибәрде. Тотыш та. Аппак та бөгеп җире төргәк-төргәк, капчык-капчык танарлар белән тулган, төрле ят исләр аңкытып торган зур гына чагырга килеп керделәр. Гарәп сатучысы тимерле сандыгын ачты да, аннан бик сакланып кына нидер алды, алган нәрсәсен учында гына тотып Аппакка сузды — Менә... миннән бүләк,— диде ул. Бу сырлап, кырлап чын ташлардан ясалган муенса иде Аппакның йөзе балкып китте, үзе дә сизмәстән ул «ах!» дип кычкырып җибәрде. Муенсаны ипләп кенә кулына алды, күз алдына китерде дә муены гуры- сына куеп карады. •— Ошыймы, матурмы? — диде ул, Тотышка борылып. «— Үзен кебек! — диде гарәп, Тотыштан узып.—Мондый муенса Багдадта юк, Румда юк! Фатихта бар! Алын. Сина бүләк. — Бүләк? Ни өчен? — диде Аппак, аптырап. — Синең гүзәллекне күргән өчен... Минем күзләремә куаныч биргән өчен! — диде гарәп сатучысы Аппак кызарынып, шаулатып көлеп җибәрде, муенсасын муены турында тоткан килеш, Тотышка ныграк борылып, кабатлап: — Сина ошыймы? — диде. — Ошый,—диде Тотыш, бик үк теләмичә.— Күргән бер матурлык өчен бүләк бирергә туры килсә, синең матур нәрсәләрең монда җитәрлек! Минем калта бик тиз бушаячак... — Син бүләк бирмәссең— мина акча да ярый,— дигән булды сатучы көлеп.— Әйт, нәрсәләр күрсәтим? — Ниең бар, шуны күрсәт! — диде Тотыш — Мин — ирекле. Фатих! Тиздән илемә юл тотам. Мина да бүләк кирәк, бик күп бүләк кирәк! — Алайса, быел көз сезнең туегыз булачак? — диде гарәп, күзен кысып.— Котлыйм, котлыйм! Быел мин сездә көзгә чаклы торам. Мине дә чакырырсың туеңа. Әйдә, сайла! Барысы да бар кием-салым, кытат, атлас, ефәк, палас, йөзем, өрек, хөрмә!.. Көзгеләр, беләзекләр, йөзекләр, ислемайлар... ут-үлән сулары, им сулары, ачы-ташлар... йөзем сулары, каптырмалар, төймәләр...— барысы да, барысы да! Әтилдә бушатылма^ ган биш каек тора, менә монда чатыр тулы, тышта әнә таудай өелеп ята. Сатучы, бик җитез кыланып, капчыкларын, төенчекләрен чишеп, таварларын берәм-берәм күрсәтә башлады. Тотыш атасына-анасына, үги аналарына, өлкән туганнарына яхшы туннар, күлмәкләр, билбаулар, сеңелләренә, яшь кызларга— төзәнү-бизәнү әйберләре, тәм-төмнәр алды. Атасының авыру икәнлеген уйлап, ана куп кенә им-том үләннәре, им ташлары алды. Тавар өчен ул кызганмыйча, сатулашмыйча түләде. Аның бу юмартлыгы гарәп сатучысына Аппакның гүзәллегеннән дә ныграк ошады. Ул үзенең таварларын гына түгел, үз таварларын алучыны да мактап бетерә алмады. Тотыш бик күп бүләк алды. Аларның барысын да берьюлы күтәреп китәрлек түгел иде. — Кайгырмаңыз! — диде шома сатучы, Тотышны тынычландырып.— ' Болай итәрбез: минем кешеләр өеңә илтеп куярлар. Курыкма, бер нәрсән дә югалмас. — Ярар, шулай итәрбез,—диде Тотыш, килешеп. Инде сату-алу бетте дигәч, Фатих ибн Әхмәт яңадан тимерле сандыгын ачып җибәрде. Аннан ул энҗе кашлы алтын йөзек алды. — Менә, онытканмын!—диде, ак тешләрен балкытып.— Бер генә. Сиңа гына калган. Тотыш углан. Синд ягыннан. Иң булдыклы алтынчылар эше. Төп-төгәл... йөз дирһәм! — У-у! — диде Тотыш беренче тапкыр. — Анаңа моннан да матур бүләкне табалмассың! — диде сатучы, үз таварын мактап. — Ник башта ук күрсәтмәдең? — диде Тотыш,— Калта бушады. — Анаңа булмаса, кәләшеңә! — диде сатучы, йөзекне Аппакның күз алдына китереп. — Юк, юк! — диде Аппак.—Миңа кирәкми. Миңа инде ул җитәрлек алды. Тотыш, беләсеңме, мин түлим! Анаңа миннән бүләк булыр. Алып егетнең йөзе яктырып китте. — Әйе шул!—диде ул, беркатлы бер елмаю белән сөекле кызына борылып — Анам шундый сөенәчәк! Шуның өчен ул сиңа ип якын, ик сөекле нәрсәсен бүләк итәчәк! — Тотыш! — диде кыз, чак-чак кына үпкәләп.—Мин аннан бернинди бүләк көтмим. — Ул сина... мине бүләк итәчәк! — диде Тотыш, кызның колагына пышылдап. IV Тотыш бүләкләр алып, туган ягына кайтып китәргә җыенып йөргән арада Ага-базарга унике каек белән акбүреләр килеп төште Күзәмеш £ углан Алмыш ханга узган ике ел өчен калан алып килгән иде. Шунын © белән бергә ул Тотыш урынына монда тотык булып калачак иде. Үзенең туганын, ырудашларын күреп, Тотыш сөенеченнән жылап £ җибәрде Бераз тынычлангандай иткәч, ул өйдә калган атасы-анасы * турында, туганнары, ырудашлары турында сораштыра башлады. Әллә 3 бик арып килгәнгә, әллә ике ел аерылышып торган арада Тотыштан ° суынып өлгергәнгә, Күзәмеш углан әллә ни ачылып китмәде. Авыз эчен- S НӘН генә мыгырданып: «Исәннәр» дип куйды да Тотышның үзеннән co- g раштырырга тотынды. Бераз ияләнә төшкәч, шулай да әйтеп куйды — Анаң сине бик сагынды. Тизрәк кайтырга кушты,— диде * «Атам сагындымы сон?» дип сорыйсы килде Тотышның. Нишләптер * сорамады. Күзәмешнең Кызыл Ярдагыча монда да үзен эре. салкын £ тотуы өчен пошынды. Туганы Күзәмеш углан гына түгел, башка ырудаш- £ лары да аның белән никтер теләмичә генә сөйләшәләр шикелле тоелды, ө Ике ел буена болгарлар арасында яшәгән Тотышка акбүреләрнен кырыс = лыгы, караңгы чырайлы булулары бөтенләй чит, ят күренде. Аннары < аларның бу салкынлыгын ул элеккечә үзен санга сукмау дип юрады. «Аз * гына да үзгәрмәгәннәр!» дип уйлады ул ырудашлары турында, ачынып. £ Шулай да аның күңеле чамадан тыш күтәренке иде — язгы көндә* кинәт исеп киткән бозлы җил шикелле, көтмәгәндә йөзенә бәрелгән бу = кырыслыкка аның әллә ни исе китмәде. Ул инде алардан — үзенең көнчел туганнарыннан да, караңгы йөзле ырудашларыннан ла метен иде. Ул өлешле иде. Ул хан кызын ярата. Ул тиздән хан кияве булачак кеше. Күз >меш угланнар үзенә ничек кенә карасалар да. аның өчен барыбер Калайга дип китерелгән таварларны ханның агычыларына тапшыргач, Акбүре каекларына Тотыш үзенең бүләкләрен, кием салымнарын, юллык азык-төлеген төятте. Юлга җыену эшләрен бетереп ул үзенең таныш-белешләре белән саубуллашты да Аппак янына килде Шунда аны Алмыш ханның йомышчысы эзләп тапты Башка көннәрдәгегә караганда хан тирмәсендә бүген ана кеше күп күренде. Аннан да бигрәк, хан янында ниндидер ят, чит кунаклар бар иде бугай. Алмыш ханны күреп, Тотыш шаккатты Хан. авыру кеше сыман, тартылып, агарынып калган иде Башка чакта үзәккә үтеп керә торган көчле, усал күз карашы ничектер юашланганмы, моңсуланганмы шикелле нде. Ханның бик нык кайгылы икәнлеге әллә каян күренеп тора нде. — Син китәсеи икән, Тотыш алып,— диде ул, күтәрелеп карамыйча, әкрен генә. — Әйе. җыенып беттем, ханым,—диде Тотыш.— Иртәгә гаңнан юлга чыгам — Ак юл сииа, углан. Анаңа, ыы... атака, туганнарыңа минем изге теләкләремне тапшыр. — Тапшырырмын, ханым,— диде Тотыш — Син минем ышанычны акларсың дип уйлыйм,— диде хан. — Аклармын, ханым! — диде Тотыш. ничектер кычкырыбрак.— Мин күп тормам, кош кебек очып кайтырмын, кош кебек очып килермен! — Сау бул,— дндс хан Тотышка бик эре, зур булып тоелган кунакларның берсе Баштый углы Габдулла нде. Шушы көннәрдә генә ул түбәннән, Хазар Аортный ханбалыгы Итил-торадан килеп төшкән иде. Бу укымышлы мулланы Алмыш хан яхшы белә иде. Көтмәгәндә ул Болгарга күңелсез яңалык алып килде. Баштый углы Габдулла, пошынып, ачынып, каганның мөселманнарны эзәрлекләве, җөфүтләрнең узынуы турында сөйләде. Анын сөйләвенә караганда, Итил-торада җөфүтләр белән мөселманнар арасында еш кына бәрелешләр, үтерешләр була икән Шундый бәрелешләрнең берсендә Габдулла үзе дә катнашкан булган. Алар, кызып китеп, жөфүт- ләрнең кәнәсәләрен 1 яндырганнар. Каган бу эштә языклы кешеләрне тогып, башларын кисәргә боерык биргән. Габдулла шундый нәрсә буласын алдан ук сизенеп, Итил-торадан качып киткән дә, сыену эзләп, менә монда Болгарга килгән. Каганның мөселманнарны эзәрлекләвен дә. җөфүтләр белән алар арасында ызгышлар булгалавын да Алмыш хан белә иде Баштый углы Г збдулланын монда сыену урыны эзләп килүендә дә әллә ни яңалык юк. Ни өчен дигәндә, җөфүтләрдән җык күргән чумак хазарлар, туганнарыбыз, кан-кардәшләребсз дип, әледән-әле болгар җиренә күчә торалар иде. Этил, Чирмешән буйларында качак хазарлардан гына торган зур- зур авыллар барлыкка килгән иде. Болгар-тораның үзендә дә хазарлар шактый күп иде. Әйе, болары аның бер дә яңалык түгел. Баштый углы Габдулланы» икенче бер яңалыгы исә чыннан да яңалык иде! Габдулланың әйтүенә караганда, Корыч-Тимер хазарларга барып чыккан. Үзен аларга яхшы яктан күрсәтү өчен ул шундук җөфүт йоласына күчкән. Корыч-Тимер Итил-торага килеп җиткәндә, Тәкин углан әле Хазаранда булган. Шунда кышлап ул быел яз Багдадка юл тотарга уйлаган. КорычТимер боларны күргән дә каганга саткан: Тәкин углан сатучы түгел, Алмыш ханны» хәлифәгә җибәрелгән яшерен илчесе, дигән. Каган кешеләре Тәкин угланны. Барые угланны, аларнын кешеләрен тотып алганнар, базга ябып сорау алганнар. Шулай да шикле берни тапмаганнар — күрәсен, хәлифәгә җибәрелгән битекне Тәкин углан юк итәргә өлгергәндер. Ике ай чамасы ябып яткырганнан соң, бәйләнерлек берни тапмагач, хазарлар боларны чыгарып җибәргәннәр. Эш бәйләнер нәрсә булмауда гына түгел, эш шунда: хазар мөселманнары безнең кардәшләребезне бер дә юкка ябып яткыралар дип, шаулаша башлаганнар. Болгарлар иреккә чыгуын чыкканнар, тик алар югында таварларын кемнәрдер талап, урлап бетергән. Яшерен илчеләр белән киткән кешеләрнең кайсы тоткында ачтан үлгән, кайсы чыккач таралып беткән. Тәкин углан белән Барые угланны хазар чумаклары, бераз акча җыеп биреп, угызларга качырганнар. Алар ничек тә Багдадка барып җитәргә сүз биргәннәр. Исәннәрме, юкмы, барып җиткәннәрме, юкмы — беркем белми икән. Менә шуңа да күңелсез иде хан Тотыш белән саубуллашканда. Үз кайгысы яисә үз куанычы көчле булганга, ханның ни өчен шулай күңелсез, кайгылы булуы турында Тотыш баш ватып тормады. Бу кайгының кайсыдыр ягы белән үзенә дә кагылганлыгын, үзенең киләчәк язмышына йогынты ясаячагын ул, билгеле, башына да китереп карый алмады. Ул ярдан кузгалып киткән иртә искиткеч матур, аяз булды. Үзе белән ул Торымтайны да, Бәкәч чәчәнне дә алды. Алар киң Этил өстеннән, иксез-чиксез су киңлеге артыннан сызылып кына, елмаеп кына чыгып килгән кояшка карап кузгалып киттеләр. Артта, яр буенда, йокысыннан ныклап уянмаган Ага-базар — каралҗым, моңсу каралтылар, коймалар, тирмәләр торып калды, яр буенда бер төркем атлы кызлар: Аппак белән.| сердәшләре озатып калды. Тотыш, артына борылып утырган килеш, бик I озак аларга карап, кул болгап барды. Кызлар шулай ук аңа кул болга-i дылар, яулык болгадылар. Кәнәс ә —синагога; яһүд динендәгеләрнең гыйбадәтханәсе. Борылыш артында кызлар да, Ага-базар да күренмәс булгач кына. Тотыш алдына карап утырды да, бер ишкәкченең ишкәкләрен алып, каерып-каерып ишәргә тотынды. Тыгыз, тирән суны тою анда әйтеп бетермәслек куаныч тудырды Янындагы кешеләрне онытып, бирелеп, ул иште дә иште. Күзләре аның еракка, алсу кояш ягына текәлде, күнеле аның яр бетендә торып калган җайдак кызларга омтылды. Ул арыганчы. ♦ арттагы моңсу карачкылар онытылганчы иште Шуннан соң чатыр эченә а. керде дә, йомшак киезгә сузылып, татлы йокыга таллы. Байракларын күтәрмичә генә йөзгән унике каек, кыр казлары сыман 2 бер-бер артлы тезелеп, су өстеннән әкрен генә югарыга үрләделәр. < V Ага-базар тамагыннан кузгалып китүгә уналты төн тулды дигәндә, _ бер магур иртәдә каеклар Акбүре ыруы биләмәләренең көньяк чигенә = килеп җиттеләр. Үз туган җирләренә исән-сау кайтып җигүләренә чиксез ° куанган кешеләр шаулашып ярга чыктылар, җирнең үзл ;ренекеме. тү ф гелме икәнлеген тикшереп карагандай, сабып балаларча сикергәләп ал дылар, йомшак үләндә аунадылар. Шуннан соң пычак очлары белән коч кенә чокыр ка;ып, чокырга ашамлык калдыклары, сөякләр, төймә, кап тырма кебек нәрсәләр күмеп куйдылар. Үз улларын көтеп торган туган Жиргә бу аларның бүләкләре-күчтәнәчләре булды. — Менә бу безнең як, безнең җир! — диде Тотыш Торымтай белән Бзкәчкә, Чулман аръягындагы болыннарга, ерактагы күксел калкулык ларга күрсәтеп, — Сездә матуррак,— диде Торымтай ' Бәкәч, дум бы расын чиртеп, шулай ук үзенең соклануын белдерде. Ишкәкчеләрнең бер-икесе, коры сары җыел, учак ягып җибәрделәр, таган ясап, казан астылар. Каекларда әлерәк кенә тоткан балыклар бар иде — берничә кеше балык әрчергә тошнды. Тотыш, өч-дүрт юлдашын алып, якындагы урганга ауга китте. Анда, урман эчендә, Тоба-күл дип аталган сазлыкта кыр үрдәкләре күп була торган иде. Чыннан да алар монда тиз арада унлап үрдәк атып алдылар Иртәнге аш өчен шул дә жнткән иде — алар артык мавыкмадылар, кире борылдылар да, учак янына килеп, үрдәк йолкырга тотындылар. Шулай учак тирәсендә мәш килеп, аш су белән булашып ятканда, кпяндыр бер атлы кеше килеп чыкты Ул бик озын, нечкә буйлы иде. Күрәсең, шуңа күрәдер, ул атланган ат чамадан тыш кечкенә булып кү« р< ю нде. — Әй, Баганай түгелме соң? — диде Тотыш, озын кешене танып. Баганай урман артындагы унбиш өйлек Тоба-күл авылының башы »';е. Тоба-күл кешеләре Акбүрсдә иң яхшы аучылар, балыкчылар саналалар иде. — Би углы Тотыш ич! — диде Баганай ла. — Мин бу, мин! — диде Тотыш, ырудашына таба атлап. Баганай, тәбәнәк киртәдән атлап чыккан сыман, озын аягын жииел Генә күтәреп, аттан төште дә, бүреген салды, башын нде, аннары агаларча яратып, читтә йөреп кайткән егетне күкрәгенә кысты. Ул анык бала чакларын, балыкчылар белән бергә балык тотарга йөрүләрен яхшы белә иде Әнә ул нинди үскән, тазарган? Яшьләр үсә, картлар картая... Баганай, үзалдына сөйләнгәләп, никтер баланыз сыгып алды. Тотыш аның бер дә юктан шулай йомшап китүен дә, сабый баладай итеп үзен кочаклан, иркәләп торуын да анлый алмады. — Кемнәр монда учак ягып яталар дип торсам, бу сез икәнсез,— диде Баганай.— Алайса, кайтып җиттең, углым? Иртәгә агаңның соңгы көне — беләсеңдер ич? Ничек — соңгы көне? — диде Тотыш, төшенмичә. НУРИХАН Ф О Т Т А X — Соңгы көне, углан,— диде Баганай, үз-үзенә ышанып,—Мин йүгец юлга чыгам. Иртәгә сонгы көн. Иртәгә кайгы туе. — Ни сөйлисен, Баганай?! Нинди кайгы туе?!—диде Тотыш, коты алынып. — Ммм.„—диде Баганай, мыгырданып.—Син әллә белмисен? ыы.м ! Күрән би... ыы... Кинәт ул кычкырып жылап җибәрде. Бөтен болынны, Чулманны, ур* ' маннарны тетрәндереп, кайгыга салып, тыела алмыйча җылап җибәрде. | Тотышның кулындагы үрдәге төшеп китте, куллары, аяк буыннары көчсезләнеп калды. Туры гына басып торган Баганай да, баганадай Баганай да нишләптер якякка чайкала башлады. Тотыш барысын да аклап алды, шулай да ул әле бер нәрсә дә аңларга теләмәде. Баганайны* куркыныч сүзләре дә, кычкырып җылавы да ииктер ялгап булып тоелды. I — Баганай... Баганай...— диде ул. нидер әйтергә теләп тә, әйтәсе килгән сүзен сыгып чыгара алмыйча. — Күрән би үлде! Ике ел инде... үлде! —дип кычкырды Баганай, i бертуктамый күз яшьләре түгеп. Тотышның кайгысын уртаклашып. Баганайдан күрмэкче, ишкәкчеләр дә, Торымтай да кычкырып җыларга. такмакларга тотындылар. Барысы ' да җыладылар, бары Тотыш кына жылый алмады. Ана әллә ни булды. ; Анын күз яшь юллары да. тын юллары да кинәт кенә томаланып калган- | дай булды. Аяк-кулларын, әйтерсең, авыр чылбырлар белән богаулап | ташладылар. «Моннан ике ел элек үлгән», диде ул үз-үзенә. бөтенләй чит кеше турында уйлаган кебек. Димәк. Күзэмеш углан апа әйтмәгән. Башка ырудашлары да әйтмәгәннәр. Үзләре энә беренче тапкыр ишеткәндәй. бик нык кайгырган булып, лкырып-лкырып жылаган булалар. Ял- | ган! Ялган! Баганайның җылавы да, ишкәкчеләрнең жылавы да ялган! . Шулай булгач, анын атасы үлгән дигән сүз дә ялган! Ялган бу, ялган! Имгәк аяк астында, дип белми әйтмәгәннэрдер. күрәсең, Күрән би үзенең үлемен аяк астыннан тапты. Алмыш хан Акбүре җиреннән кузгалып киткәч тә, көннәрдән бер көнне. Күрән би, үз алдына уйланып, оныч тылып сырган башыннан төшеп килгәндә, аның аяк астындагы басма сынып китте. Авыр, авыру би эһ дигәнче баш түбән аска мәтәлде. Аста, койма буенда, кырлы чуер ташлар өеме бар иде. Ни булганын аңларга да өлгермәгән би бер нәрсәгә дә тотынып кала алмады — анда бәрелеп, монда бәрелеп, туры шул ташлар өеменә барып төште. Күгәреп, яшәреп беткән ташларга берни булмады, бинең башы исә чүлмәк кебек чәлпәрәмә килде. Акбүре ыруының башы, атаклы Күрән би күз ачып йомганчы аяк сузды. Бинең үлеме ыру өчен кайгы өстенә кайгы булды. Бине күмгәндә ырудашлары чын күңелдән җыладылар. кычкырып-кычкырып, чәчләрев-баш- ларын тырнап җыладылар. Күрән бинен өенә — капкаларына, койма буйларына, ишек яннарына кайгы байраклары куелды. Күмүнең беренче көннәрендә — бинең хатыннары, туганнары, балалары, ебнга табарак — коллар, чуралар үлгән ыру башының ишек төбендә үзләренең шәрә буйларын каеш чыбыркылар белән камчылын-камчылый җыладылар. ИкееЛ буена берөзлексез диярлек би өе ягыннан ирләрнең шулай ямьсез, кыргый тавышлары ишетелеп торды. Бөтен катау тизрәк соңгы көн. сонгы кайгы көне тууын, кайгы байракларының алынуын, йөрәк өзгеч иләмсез тавышларның тынып калуын көтте. Аннан да бнгр-w кешеләр Күрән бинен тол хатыны Койтым бикә ясаячак кайгы туеИпа — аш-суда бер туйганчы ашап-эчеп калу көнен көттеләр. * д Ул соңгы көн якынлашканнан-якынлашты. Ишек төпләрендә үз-үзлэ* рен кыйнап җылаучы коллар тагын да ямьсезрәк итеп, көчлерәк итеп кычкыра башладылар Җнлдә-янгырда, карда, кояшта уңып, теткәләнеп беткән байраклар, күзләре, кашлары җуелган агач сыннар, абаклар урынын , яналарын куйдылар. Ерактагы ил агаларына—авыл башларына. аксакалларга, үлгән бинең барлык туган тумачаларына билгеләнгән көнгә кайгы туена килергә белдерү ясалды. . Күрән би үлгәч, анын туганы, ыруда ин атаклы кешеләрдән саналган Утташ кам. йола буенча, ыру башы булып калган иде. Кайгы туеннан сон бер көн тормыйча, корылтай жыелырга, шунда аны би итеп, янадан ыру башы итеп куярга тиешләр иде. Шуннан сон ул. шулай ук йола, түрә буенча, Күрән бинен барлык байлыгына, хатыннарына, балаларына, йорт-жиренә, терлек-туарына, колларына, чураларына баш булып калачак иде. Әлегә исә, ыру башы саналса да, Күрән бинең байлыгына ул түгел, Койтым бикә баш иде. Ыру эшләрен башкарганда да әле Утташ кам Койтым бикә белән, Котан, Акбога, Майчан аксакаллар белән киңәшмичә берни дә эшли алмый иде. Шулай итеп, барысы да сонгы көйне көтте. Кайгы туе билгеләнгән көнне төштән сон башланды — би иртәнге күлемдә үлгән иде. Жылау-сыктау тавышлары бердәй тынып калды, байраклар, агач сыннар алып куелды. Шуннан сон Койтым бикә өйдән, көмеш табакка салып, бер кисәк ит, ботка, сычук алып чыкты. Күрән бинен бетек күче белән ул, әлеге азыкларны күтәреп, иске йортка 1 юнәл де. Анда алар кечкенә чокыр казыдылар, үзләре белән алып килми ашамлыкэчемлекләрне шул чокырга куйдылар — Менә без сиңа ашарга, эчәргә алып килдек. Күрән. Без барысын да йола кушканча эшләдек,— диде Койтым бикә, чокырга карап.— Барлык ыру синең белән соңгы кабат саубуллашырга килде. Бары синен углын, минем колынкаем Тотыш кына кайтып житмәде, аннары синен углын Күзәмеш тә монда юк Явыз Алмыш ханга ул тотык булып китте. Тәкре катына баргач, син безнең турыда әйтергә онытма. Күрән! Үзеннен ыруынмы, сөекле хатыннарыңны, балаларыңны онытм > Без синен өчен изге теләктә булырбыз, син дә тәңредән безнен языкларыбызны кичерүен үтен. Тыныч бул, яткан жирен мамык булсын. Күрән! Син мине кеше иттси, сип миңа йомшак, ягымлы булдың, син мине барлык хатыннарыңнан ныграк яраттың. Мин сине мәңге оныгмам, сөекле ирем’ Алайса, без туйны башлыйбыз. Күрән? Әледән-әле борынын тарткалап, күз яшьләрен түгеп ул шулай үзенең үлгән ире белән сөйләште Бераздан башын калкытып. көндәшләренә, балаларына, туганнарына карады да: — Ул мине ишетте! Тиздән ул монда килен җитәр! — диде, кулларын күкрәк турысында кушырган килеш, күккә карап. Әкрен генә атлап, кайгылы башларын салындырып, алар өйгә кайтып киттеләр. Алар китеп күп тә үтмәде, шул тирәдә искәиеп йөргән этләр табактагы ашамлыкларны ялт ител куйдылар, сычукны түктеләр. Койма буенда посып яткан бер-ике сукбай көмеш табак белән бакыр аякны алып сыздылар Беравык көтеп торганнан сон. үлгән бинен хатыннары, балалары, туганнары иске йортка янадан килделәр. Килделәр дә, күп тормыйча, ашыгып кайтып та киттеләр. — Би килгән! Итен, боткасын ашаган, сычугын эчкән! — диде Койтым бикә, кунакларга елмаеп. Ире үлгәннән соң бу лнын беренче елмаюы иде. Күрән бинен Tyflia килен җитүе, пешкән азыкларны, эчемлекне беренче булып авыз итүе билгеле булгач та, кунакларны сыйлау башланды, bi I i.iiui ||>ы, балалары, туганнары, шулай ук барлык эур кунаклар йөз кешене сыйдыра ала ropian киез өйдә сыйлаилылар Б-иика кунакларга. чураларга, колларга, бала-чагага туп туры жир өстеиә күп итеп Киезләр җәйделәр дә ашпмлык-эчемлекне шунда тараттылар. 1 Иске А орт — каберлск Туйны Койтым бикә үзе алып барды. Кунакларны сынлый башлаганда тына ул түрдә утырды да, ашау-эчү җайга салынгач, киез өйдән чыгып китте. Пешекчеләрне, аякчыларны күрде, тегесен тегеләй итәргә, монысын болан итәргә кушты: җир өстенә тезелеп утырган кунаклары арасында 'йөрде — кемгә нәрсә биргәннәр, күпме биргәннәр, берәрсен онытып калдырмаганнармы — барысын да карап, күздән кичерде. Урын тапмыйча аптырабрак торган хатыннарны, ирләрне, бала-чагаларны, үзе белән ияртеп. иркенрәк җиргә алып китте; узышлый берәр якын танышының инбашына орынып алды, кайберсенә берәр сүз кушты, я булмаса исәнлек-саулык сорашты. Койтым бикәнен кайгылы, боек йөзе әле анда, әле монда күреиеп калды. Чынында ул инде иренен үлемен күптән онытып бетергән иде. Бикәнең күңелен, бинең үлеменнән бигрәк, бөтенләй икенче нәрсәләр борчый иде. Бүген соигы көн. Бүгеннән соң ул менә шулай шаулатып, бөтен ыруны җыеп туй ясый алмас. Бүгеннән соң инде шулай якын итеп кешеләрнең иңбашларына орынып китә алмас. Озакламый аның кулыннан байлык та, көч тә китәчәк. Озакламыйча... бүгенге төн көнгә авышкач та ул үзенен явыз ягысы Утташның... Утташ бинен хатыны булып санала башлаячак. Беренче төнне яңа би, билгеле, аның өендә куначак. Ул инде алдан ук әйтеп куйды. Кемне куяр ул үзенең өлкән хатыны итеп? Тотышка ничек карар ул? Тотыш турында ишетү белән аның чырае сытыла. Элеккечә ул аны каргарга батырчылык итми, шулай да ул аны яратмый да. Тотыш үзе ничек карар бу эшкә? Ул инде үскәндер, көчледер. Үги атасына каршы бер-бер яманлык эшләмәсме ул? Үз атасы булмагач, аны инде элеккечә яклаучылар табылмас. Бер анасының гына яклавы аны үги атаның кырын күзеннән, яманлыгыннан саклап кала алырмы? Бикәнең күңелен менә шундый уйлар борчыды. Ул инде күптән, бик күптәннән бирле киләчәктә ниндидер зур үзгәрешләр буласын сизенеп яшәде. Соигы көннәрдә куркыныч төшләр дә күрде. Ниләр генә булыр инде, ниләр генә күрер инде аның кайгылы башы? VII Койтым бикә бүген саранланып тормады — базларда саклап тотылган барлык кисмәкләрне диярлек кунакларга таратырга боерды: аяктан егылганчы эчсеннәр, диде. Үзе ул сычукны бары авыз итеп кенә карады. Аякчылар, бикәнең боерыгын үтәп, бик юмарт кыландылар. Күп тә үтмәде, әле анда, әле монда кычкырып җырлаган, көлешкән тавышлар ишетелде. Көлү, жыр тавышларына җир селкетеп биегән, думбыра. сорнай чирткән тавышлар кушылды. Кайгы туе сиздермичә генә куаныч туена әйләнде. Ашау-эчүнен, уен-көлкенең кызган чагында Койтым бикә, арып- алҗып, үз өенә кереп китте. Ак өйдә дә, тышта да аның инде кирәге юк иде. Аның бераз ятып, ял итеп аласы килде. Бусага янында аның каршысына кинәт бер кеше килеп басты. Ул исерек иде, сынар күзе аның кара чүпрәк белән бәйләнгән иде. — Бикәгә минем бер сүзем бар... тыңласа...— диде ул, телен көчкә әйләндереп. — Нинди сүз? — диде бикә. — Синен үзеңә генә. Аулакта гына,— диде исерек ир кеше, бик тә серле итеп. «Кем соң әле бу?» дип уйлады Койтым бикә, тиз генә таный алмыйча. , Күзен бәйләгән... Туктале, Талут ич бу! Тотыш чыбыркы белән сугып I күзен чыгарган Талут. Моннан ике ел элек ул шул сытылган күзе өчен акча сорап килгән иде. Шуннан соң бөтенләй күзгә-башка күренмәде. Урман арасында яшәде буган. Нинди яшерен сүзе булыр аның? Тагын шул күзе өчен акча сорамакчы була микәнни? Кайчагында бик бәйләнчек була бу каралар. — Әйдә, керик, алайса,— диде ул Та лутка Өйгә кергәч, ул ишекне эчтән бикләп куйды. Түргә, йомшак урынга ф барып утырды да, бер сүз әйтмичә көтә башлады. Талут, өйсә керү белән, бикә алдына тезләнде, сынар күзеннән яшьләр коеп, җыларга кереште. — Шулмы сүзең? — диде Койтым бикә. — Бикә, кичер мине, кичер,— диде Талут такмаклап, башын бәргәләп. — Ни өчен кичерергә? — диде бикә. — Теге чакта акча алган өченме? Тотышны яманлавын өченме? Булган — беткән, оныт. — Тәнре каршында языклы мин, бикә’ — диде Талут. — Мин енна тәнре түгел!.. Әйттем исә кайттым' — диде бикә, үртәлә башлап.— Күзең өчен тагын акча кирәкме? Ул, кабаланып, кулын күлмәк изүенә тыкты да калтасын тартып чыгарды. Аның тизрәк бу исеректән котыласы килде Акча чылтыравын ишетеп, Талут җылавыннан туктап калды, сынар күзен елтыратып, бикәнен ак кулына, калтасына карап тора башлады — Юк, бикә, миңа акча кирәкми! — диде ул кинәт бөтенләй айнык бер тавыш белән. Койтым бикә, иелеп, аның йөзенә җентекләбрәк карады. Талут исерек түгел иде. — Әйтеп кара, алайса, сүзеңне,—диде бикә, калтасын кире яшереп. — Бикә! Кичерәсеңме мине? — диде Талут. — Ник? Тотыш өченме? — диде бикә тагын да — Эш миннән тормас. Тәңре кичерсен. — Әйт — кичерәсеңме?! — диде Талут исәр кеше сыман, аягына басып — Мин сине кнчерәм, Талут,— диде Койтым бикә, йомшак кына итеп. Аны чын-чынлап кызыксыну биләп алды: ни булган мона? Әллә чын* нан да тилергәнме бу? — Нинди языгым булса да кичерәсеңме? — диде Талут, бәйләнчекләнеп. — Минем алда синең бернинди языгын юк, Талут,— днде бикә. — Әйт— кичерәсеңме?!.— дип кычкырды күзен бәйләгән кеше, ярсып. — Нинди языгың булса да, мин сине кнчерәм, Талут,— днде бикә, никтер курка башлап. — Сүзеңнән танма, бикә! — дни кычкырды ялган исерек, сыңар күзен акайтып. — Танмам,— днде бикә. Талут, каты буза эчәр алдыннан тынып торган эчкече кебек, беравык тынын кысып торды да, йөзен чалышайтып, көрсенеп куйды, аңнары, башын түбән иеп — Иренне... Күрән бине... мин үтердем, бикә.— диде Аның ябык, саргылт йөзе үлекнеке төсле булып, тагын да ныграк агарынып калды, башы тагын да ныграк салынып төште. Искәрмәстән гөрселдәп ул идәнгә ауды. Койгым бикә, урынында ничек утырган булса, шул көе катты да калды. Шулай күпмедер онытылып, шаккатып, аптырап утырганнан сон ул борын сыртын кашып кунды, изүен чишеп җибәрде. Кисәк кенә аны нидер калтырата башлагандай булды Шул ук мәллә күкрәгенең сул ягында, эчтә, тирәндә, авырттырып-авырттырып нидер кузгалып куйды. — Әйе, мин үтердем, бнкә,—днде Талут озак кына тынып ягканнан соң. башын калкытып — Ике ел буена кара кан йотып яшәдем Корыдым- киптем, саргайдым Күрән бинең каны тота мине. Өрәге көн дә төшемә кереп котымны ала, буа, өегемә каплана үз янына тарта Мин куркам, бикә! Кешеләрдән. синнән, синең балаларыңнан куркам. Минем кешегә «к. У.» М II, 65 И > Р И ХАИ ФОТТАХ ф 0ТИЛ СУЫ АКА ТОРУР бармак белән чирткәнем дә булмады. Күрән бигә минем тамчы да ачуым югые. Шулай да мин аны үтердем. — Ни өчен?! — диде бикә пышылдап, тетрәндергеч итеп. — Менә шунын өчен үтердем,— диде Талут, күзендәге чүпрәген капшап.— Тотыш минем күземне чыгарды бер дә юкка. Күңелдә углына, сина, бикә, ачу саклап йөрдем. Шунда мине Утташ кам котыртты, аңымны томалады. — Шуннан, шуннан? — диде бикә. — Шуннан шул... Күрән би менеп йөри торган баскычның бер басмасын алыштырып куярга ул әйтте. Башыма да килмәгәнне. Сагалап кына тордым да, беркем күрмәгәндә... би сырган башына менеп киткәч- таза басманы череккә алыштырдым да куйдым. Би булгач, мин сине унбашы ясармын диде. — Кем? — Кем булсын — Утташ! — Димәк, минем ирем сез казыган базга барып төшкән булып чыга? — Шулай булып чыга, бикә,— диде Талут.— Мина унбашы булуда, йөзбашы булу да кирәкми. Мин үләргә тиеш, бикә! Күрән би янына китеп, мин аның аяк астына егылырга, аның ярлыкавын үтенергә тиешмен. Сиңа үтенечем шул: минем ишемне, балаларымны ташлама, кыерсытма. Кызым чирле_. өч яшьлек... сабыем, балакаем! Аягы йөрми. Шуны уйласам, йөрәкләрем өзелә. Терелт, им ит. Күрәсең, аны да Күрән бинең каны тотадыр. Мнн үлсәм, җибәрер. Тотышка бер үпкәм дә юк инде. Яшь кеше— кызып киткәндер. Шундый зур языгым булмаса. бер күз белән дә яшәгән булырыем. Инде булмый, бикә. Тагын шул: Утташ кам... нн_. мина Тотышны да... — Тотышны да?! — диде бикә, аягүрә басып. — Әйе. Мин баш тарттым. — Бу турыда тагын кем белә? —диде бикә, үз-үзен тиз арада кулга алып, эчке бер тынлык белән. — Утташ та мин. — Мин сине тулысынча .. бөтенләйгә... мәңгегә кнчерәм. Талут! — диде бикә, дулкынланып.— Син минем күземне ачтың. Турысын сөйләвең өчен мин генә түгел, тәңре дә ярлыкар сине, Талут. Тынычлап яшә. Ишеңне, балаларыңны кайгыртырмын — ул турыда борчылма. Мнн кичергәч. Күрән би дә йомшар... йолык бирербез. — Юк, бикә! — диде Талут.— Мин инде уйладым: мин тәңре катына бармыйча, җирдә тынгы таба алмаячакмын. Күрән бинең ярлыкавын мин үзем сорарга тиешмен. — Бел аны: бу турыда беркемгә тишмә! — диде бикә.— Монда снн түгел. Утташ кам языклы. Иң элек без аннан үч алырга тиешбез! Шунсыз Күрән безне кичермәс. — Колың булыйм, бикә! —диде Талут, чибәр хатынның күлмәк итәген убед. VIII Талут чыгып күп тә үтмәде, бикә янына өлкән аякчы килеп керде. — Таратырга бал бетте, бикә,— диде ул.— Теге өч чиләк керешле тамгалы чапчакларны ачаргамы? — Ачарга,— диде бикә, аның сүзләрен бик үк тыңламыйча. — Утташ әйтә, Койтым бикә нишләп күренми, ди. Исерде. Үзе җырлый, үзе җылый, үзе тагын бал сорый. — Минем башым авырта, күнелем болгана — бара алмыйм,—диде бикә.— Әйт: исермәсен, туйны үзе алып барсын, күз-колак булсын. — Кая ул! — диде өлкән аякчы, кулын селтәп — Аның үзенә куз-И»- лак булырга кирәк. Ул, шулай сөйләнеп. өйдән чыгып китте. Койтым бикә анын сонгы сүз- 1әрен бөтенләй ишетмәде. Ул күзләрен йомды. Ул үзендә ниндидер изелү- »атылу тойды, коточкыч авырлык тойды Аның өчен тормыш, әйтерсен. •уктап калды — аның ни дә булса уйлыйсы да, кайгырасы да килмәде < Иулай да күңеленең бер кырыенда гына энә очы чаклы гына булып. - фнетеп, авырттырып. Тотыш эленеп торды. Ул кайтып жнтмәде. Алмыш - сан җибәрмәгәнме, Күзәмеш углан барып житә алмаганмы? Исәнме, ь гүгелме? Туктале, ана тозак корырга да өлгермәгәннәрме-Ч Кайтып җитмәс * 5орын... юлда... берәр ничек юкка чыгармаганнармы? А. тәңрем! Бикәнен авыр кайгыдан бастырылып ойый, тына барган йөрәге, оясын- ■ан атылып чыккан киек кебек, ыргылып куйды, камырга әйләнә башла- = ан кан тамырлары буенча, йокымсыраган миен, тойгыларын камчылап, 5 н йөзеп барганда, су өстендә әле анда, әле монда утлар кабынып китте, якында гына ниндидер куркыныч тавышлар ишетелде. Тирә-якта утлар торган саен күбәя барды. Алар ничектер бик җитез кыймылдадылар, чайкалдылар, тирбәлделәр, артка төштеләр дә, акбүреләрнең каекларын бар яктан да уратып алдылар. Үзенең чолганышта калуын күреп. Тотыш бинең эче жу итеп китте. Ул үз каекларына бер тирәгәрәк тупланырга боерды. — Ничек үләбез — сугышыпмы, сугышмыйча гынамы? — диде ул үзенең юлдашларына. — Нишләп әле син үләргә ашыгасың, яшь би? — диде Майчан аксакал. — Ямгырчы би — безнең кеше. Ул бездә кунакта булды,— диде Котан— Безгә дә кунак булырга тырышып карарга кирәк. — Тырышып карагыз, атай,— диде Тотыш би — Мин инде кунак булдым анда... икенче тапкыр кунак булырга теләмим. — Аларның көче күбрәк,— диде Торымтай.— Бу караңгыда без берни эшли алмаячакбыз. I Батман — авырлык үлчәве. Бер батманда күпме авырлык булуы төгәл мәгълүм түгел. Мәсәлән, бер батманда дүрт пот, сигез, унике пот булган дигән фикерләр бар. Алар шулай кинәшкән арада, төрле яктан утлар белән ерткалангат төн бөркәнчеге астыннан сиздермичә генә утсыз каек килеп чыкты. Килеп чыкты да, ниндидер зур, КӨЧЛР балык сыман житез генә Тотыш би каегына таба килә башлады, сумалалы биек кырые белән акбүреләр каегыныи кызылга буялган борынына ышкылып алды. Аягүрә баскан Ямгырчы бинен куркыныч карачкысы карангыдан чыгып, акбүреләрнен күз алдында ук күренеп китте. — Исәнлек-саулык та сорашып тормыйча, кем китеп бара ул минем катау турысыннан? — дип кычкырды Ямгырчы би Шулай сөйләнгәләп, шәрә кылычына таякка таянган сыман таянып, ул акбүреләр каегына җинел генә сикерде. Тотыш би кешеләре, нишләргә белмичә, аптырабрак калдылар. Ул да булмады. Ямгырчы би кылычын шакылдатып каек идәненә ташланды, кулларын җәеп, башта Тотыш бине кочаклады, аннары Котан белән Майчан аксакалга үрелде. Ул. ахрысы, кызмача иде. Акбүреләр, сөенергә дә, көенергә дә белмичә, берни эндәшмичә, баскан урыннарында катып тик тордылар. Беренче булып кылыч күтәрергә Тотыш бинең кыюлыгы җитмәде. Ямгырчы би белән булган ызгыш-талашка, орышка инде күп ара үткән иде. тойгылар ничектер көчсезләнә төшкән иде. Кем белә аны, әллә Ямгырчы би элеккеләрне оны тып та бетергәндер... Биләре артыннан каекка тагын берничә кораллы казаяк сикереп кер де Алар да, бу төнге очрашуга бик тә куанган шикелле, шаулашып, кычкырып исәнлек-саулык сорашырга тотындылар. — Нинди эш бу? Оят кирәк азрак! Юк. юк, кунак итми җибәрмим,-- диде Ямгырчы би, барысыннан да ныграк шаулап — Без ашыгабыз, би. — диде Тотыш, телгә килеп, эчке бер киеренкелек белән.— Без сине борчымаска уйлаганыек. Алмыш хапга калан илтә барабыз — Калай? Ха-ха! — диде Ямгырчы би, бөтен Чулмапга шаркылдап — Алмыш ханга калан түләргә атлыгып торучылар да булыр икән! Кайгырмагыз— ханга да, калайга да берни булмас. Әйдәгез, борылыгыз. Олы кунагым булырсыз, түрдә утырырсыз Тирмәләр корылган, казан асыл ган, мунча ягылган. Юк, юк, беркая җибәрмим! Сычук җитәрлек, ит-май житәрлек — түрдән узыгыз, кунаклар' — Борылырга кирәк,— диде Майчан аксакал, Тотыш бинең эндәшмәвен күреп — Борылырбыз,— диде Тотыш би теләр-телэмәс кенә. XII Каеклар унга — Шуран катауга борылдылар. Ямгырчы би үз каегына чыгып тормады, кунаклар белән бергә китте. Озын колга башларында чытырдап янган утларын югары тотып, казаяклар алдан бардылар. Алар артыннан караңгы чырайлы кунаклар шуышты Ин алдан килгән каек яр буендагы субайларга килеп төртелү белән, ярдан шундук элмәкле аркан ташладылар. Басмадан беренче булып Ямгырчы би үзе төште, тешен кысып, апын артыннан Тотыш би атлады Ярда алар, янәшә баскан килеш, сүзсез генә башка каекларның киле : Житуен көтеп тордылар. Ул арада, олы кунакларга дип, каяндыр атлар китерелде. Тотыш би үзе белән бары кода-илчене генә алды. Торымтай башлыгындагы кырык Кеше яр буенда — каекларда калды Кызыл Яр катау кебек Шуран катау д.з текә яр өстенә урнашкан иде, тик бу турыда яр өсте ергаланып бетмәгән иде. ындыр табагы кебек типтегез иде Шуңа күрә, капкага керү өчен, ерактан әйләнеп йөрисе юк иде. Катау капкасы якында гына, яр буенда гына иде. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АКА ГОРУР ф Ташлы сөзәк юлдан югарыга менеп җиткәч. Тотьттп би түзмәде. артына борылып, аска карады. Төн уртасы узган иде инде. Аста тып-тын булып, агарып Чулман җәелеп ята иде. Ах. шулай да ялгышты бугай ул! Күбрәк көч белән төшәсе калган, бөтен бер чирү белән! Үз язмышына кирәгеннән артык ышанмыйсың микән, Тотыш углан... Тотьтш би? Менә арттагылар да менеп җитте. Төркемләшеп, күпер агачларын дөпелдәтеп алар койма буендагы тирән урлар аша чыктылар, тешсез авызын зур ачып утырган капкадан да үттеләр. Ямгырчы би үзенең кунакларын тар гына урамнан алып китте. Бер ярты чакрым чамасы баргач, алар икенче күпер алдына килеп җиттеләр. — Менә монысы минем өем,— диде Ямгырчы би. «Кара, үз урдасын да ур белән уратып алган!» — дип уйлады Тотыш би шаккатып. Борчулы, сак, тынычсыз юлчылар соңгы күпер белән сонгы капкадан керделәр’ Керделәр дә, иркен, тигез ишегалдына тарала бардылар. Каршыда, ишегалдының яр ягындагы почмагында, караеп биек агач өй'күренде. Агач өйдән сул яктарак. шулай ук караеп, төркемләшеп очлы балллы киез тирмәләр кабарып утыра иде. — Нишлисез, кунаклар, башта мунча кереп аласызмы, әллә ашап-эчеп аласызмы? — диде Ямгырчы би. — йокыдан да яхшысы булмас безгә.— диде Тотыш бп. — Сез теләгәнчә булыр! — диде Ямгырчы би, бик тиз килешеп. «Ашы да, мунчасы да юк. Юри сөйләнә».— дип уйлады Тотыш, эче пошып. Чыннан да, урда каты йокыга талган иде, бер яктан да аш-су исе, төтен исе килми иде. Бары тик көзге коры салкында аерата кискен булып, борыннарны ярып, тирләгән ат, җылы тизәк исе анкый иде. Ямгырчы би кунакларның барысын да аерым-аерым тирмәләргә урнаштырды. Акбүреләр караңгы, ят өйләргә керсәләр дә керделәр, кермә- сәләр дә керделәр. Шулай да, башлары мендәргә тию белән, шундук йокыга киттеләр. Алар төш җиткәнче йокладылар. Тотыш би кисәк кенә уянды, тирмәдә ниндидер чит кеше барлыгын тоеп, сискәнеп, куркып уянды. Күзләрен ачып җибәргән иде, үзенен аяк очында, үз ятагында елмаеп утырган Тәңкәне күреп, тынсыз калды. | Тәңкә аңа картайган, ямьсезләнгән шикелле күренде. Шул ук озынча ак бит, атасыныкы төсле калын кашлар, тынгысыз зәңгәр күзләр. Шул ук чандырлык, юкалык. — Исәнме, Тотыш,— диде Тәңкә, балкып.—Бу мин — Тәңкә. Әллә танымыйсын? — Таныйм,—диде Тотыш би, башын калкыткандай итеп. — Торма,—диде Тәңкә. Кискен генә кыланып, кабаланып ул өстендәге киемен салып ташлады, ябутунның•читен тартып җибәрде. Салкыннан туңган сыман калты- рана-калтырана, көлештергэләп, песи кебек ул Тотыш янына кереп ятты. Ятты да, очлы терсәкләре, тез башлары белән кунакның әле бер җиренә, әле икенче җиренә орынгалап, аякларын сузды, аның биленә, аркасына үрелде. Ояга утырган каз кебек ул бертуктаусыз урынын ипләде —әле ябу-тунын калкытты, әле игәген җыештырды. Тотыш, аның шулай анадан тума шәрәлегенә дә, өтеп алырдай кайнарлыгына да, песи баласыдан мыр-мыр килүенә дә әз генә дә исе китмәгән сыман, сагаеп, үлек кебек кымшанмыйча ята бирде. — Тотыш, ник берни эндәшмисең? — диде Тәңкә, аның борынына кайнар тыНьппөреп.— йокың туймадымыни? — Туймады бугай шул,— диде Тотыш. — Син мине исеңнән чыгармадыңмы?—диде Тәңкә, иркәләгәндәй итенеп. — Юк,— диде Тотыш. — Мин сине көттем. Ике ел буе көттем. Тотыш,— диде Тәңкә, калтыранып.— Таң аттымы, күзем Чулманда булды. Кайтканда кермәгәнсеи. Бик үпкәләдем синя, Тотыш. Жыладым. көн-төн жыладым Артыннан куа китмәнче булдым — атай жибәрмәде. Ник кермәден шунда? — Менә... кердем ич. — Керден? Син мине алырга килмәдекмени? Тотыш урыныннан кузгалып куйды, нидер әйтмәкче булды. Теле, әй- терссн. айкавына ябышып калды — әйләнмәс булды. Кылыч белән чабып төшерелгәндәй булып, авыр башы кире ятагына ауды. Ташка, бозга әйләнгән йөрәгендә бары бер генә тамыр тыпырчынды. Тимер кебек авыр кулын көчкә күтәреп ул Тәнкәнен биленә салды. Монын белән нәрсә анла- тырга теләгәнлеген ул үзе дә төшенеп житмәде. Күнелендә анык, ахрысы, кызгану тойгысы баш калкытты. Ул, ахрысы, аны юатмакчы булды. Ул аны. билгеле, яратмый иде... Юк, ул аны тамчы да яратмый икән Шулай да ул аны болай гына, жинел генә читкә дә сыпырып ташлый алмый иде, ахрысы Кайсыдыр ягы белән, кайсыдыр саны белән ул — Тәнкә — анын күнеленә бик нык сенеп калган иде. Ул анын яшьлеге иде, тиле, татлы кайгылы үткәне иде. Шул үткәннен бер китеге, бер кечкенә истәлеге иде. Ничек сон анын күнелен кырмыйча гына, ипләп кенә ана шул турыда әйтеп бирергә икән? — Мин Алмыш ханга калан илтә барам,— диде ул, әкрен генә сүзгә башлап. Яшь хатынның көләч йөзе сүрелеп калды, уттай кайнарлыгы, өреп сүндергәндәй, юкка чыкты. Чандыр беләген Тотышның биленнән алды да, ярты белән борылып, йомарланып, читкә шуышты. Битен куллары белән каплаган көе. бөтен аркасын, иңбашларын калтыратып, бөтен ятакны селкетеп, жыларга тотынды. Тотыш, өстенә таш бастырып куйгандай, кымшана да алмыйча, үзалдына сызланып, пошынып, тып тын гына ятты да ятты. Бозга әйләнгән күнел бик озак яткач кына эри башлады. Өстендәге авыр ташны читкә этәреп, Тотыш анын ягына әйләнде, анын нечкә биленнән кочып, юатып — Җылама, мин сине дә алырмын,— диде — Мине дә?1 — диде Тәңкә, жылавыннян туктап — Сине дә...—- диде Тотыш кыюсыз гына — Мин би булдым Мина үлгән атамның хатыннары калды. — Шул гынамы? — диде Тәнкә. — Шул гына,— диде Тотыш, тотлыгып — Каектагы атны кемгә алып барасын? — диде Тәнкә, күз яшьләре аша ана карап. — Калан өчен . Алмыш ханга,— диде Тотыш ялганлап. Тәнкә кинәт өстендәге ябынгычын атып бәрде. Сикереп урыныннан торды да, күлмәкләрен, читекләрен киде, чулпыларын төзәткәләп куйды. — Мин барысын да белам’ —диде ул коры, усал итеп — Мин сине ике ел көттем Суар Килдеш бинең кече углыннан баш тарттым, угыз ябгуыннан 1 баш тарттым. Мин сине көттем. Син — икейөзле! Корт чаккандай. Тотыш та кинәт сикереп торды. — Минме икейөзле?! — диде. — Син! Сип! — диде Тәнкә,— Балыкчы куышында кайгылы төннәреңне уртаклашканда Тәнкә кирәгне, инде бн булгач. Алмыш хан кызы Аппак кирәк булган' Канечкеч килмешәк... капкорсак ханмын юха жылан кызы кирәк булган' Тотыш агарынып китте,— әйтерсен, искәрмәстән кемдер яиягын.з китереп сукты, әйтерсен. искәрмәстән кемдер битенә төкерде лйтерссн. кемдер аны ләпеккә, пычракка төртеп екты' Кинәт ул ыргя> ’ *й куллары белән чандыр хатынны эләктереп алды да чүлмәк кебек итеп, агач кебек итеп ятакка орды. Я б г у — угымярчын баш кеш«е. маны. НУРИХАН ФӘТТАХ ф этил СУЫ АКА ТОРУР ф — Икенче теленә аласы булма!—диде ул, ярсуына буылып. Тәнкә сырты белән төште. Ятак дөп итеп китте. Ни булганын аңлый алмаган яшь хатын «ай!» диде дә өнсез калды. Исенә килә алмыйча ул бик озак ятты. Аннары ыңгырашып куйды, чыраен сытты. Авырлык белән генә урыныннан торды, арты белән шуышып идәнгә басты, билен турайтты. — Ярар, икенче әйтмәм,— диде ул салкын гына. Башын югары тотып ул өйдән чыгып китте. XIII Кичкә Ямгырчы би кунакларга аш-су ясады. Нараттан салынган биек өйнең искиткеч итеп бизәлгән иркен, биек бүлмәсендә карамайлы пыскыйлар түгел, көмеш шәмдәлле балавыз шәмнәр янды. Тамнардан, киң түшәмне тоттырып торган терәкләрдән төрле төстәге ефәкләр, атласлар асылынып торды. Тигез идәндә, төрле бизәкләре белән елмаеп, җемелдәп, бай келәмнәр сузылып ятты. Кунакларга утырырга чигүле йомшак мендәрләр куйдылар. Кыздырылган итне сырлап ясалган авыр көмеш табакларга салып китерделәр, ачы балны, бузаны бары алтын аякларда гына бирделәр. Би үзе дә, хатыннары, балалары, туганнары да, алай гына түгел — аш-су, сычук ташучы кешеләре дә — барысы да ят киемнәргә, чит илләрдән килгән бай сатучылар гына кия торган шикелле киемнәргә киенгәннәр иде. Аларнын үз-үзләрен тотышында да, сүзләрендә дә ят кыланышлар, ят сүзләр чалынып кала иде. Кунаклар моны бик тиз күреп, сизеп алдылар. Ямгырчы бинең бар нәрсәдә чумакларга охшарга тырышуын аңлавы бер дә читен түгел иде. Ни генә булмасын, Ямгырчы би ярлы яшәми иде! Моннан ике ел элек кичү янында болгарлар белән бәрелештә җиңелеп, күп талау күрсә дә, ул тиз арада аякка басты. Үзенең бик каты оттырганлыгын аңлап, Алмыш хан алдында аклану өчен, аның казаяклар талаган, теләсә кайда таралган байлыгын үзенә җыйды. Чулманны боз тоткач, баш иеп, хан катына китте. «Ялгышлык белән булды, кичер, ханым»,— диде. Үз кешеләре талаган күп кенә байлыкны ул Алмаш ханга кире кайтарып бирде. Чынында бу — таланган байлыкны кире кайтарып бирү түгел, җиңелгән өчен өстәмә калан булды. Алмыш ханның да Ямгырчы бидән колак кагасы килми иде. Ник дигәндә, Чулманның йозагы — кичү аның кулында иде. Аннары, ул инде күптән чумак йоласына күчкән иде. Би китергән калайның яртысын ул аңа түләнмәгән кулбау II III өчен дип бирде. Алмыш хан янына үләмме, каламмы дип барган Ямгырчы би баеп кайтты. Аның әле болгарлардан таланган байлыкның үзендә яшереп калдырганы да җитәрлек иде. Шулай итеп, тоттырмас, шома би берьюлы аякка басты куйды. Казаяк ыруының башы ничек тә кунакларының күңелен табарга тырышты. Ашаганэчкән арада көйчеләр төрле көйләр уйнадылар. Аштан соң ул үзенең чит илләрдән китерелгән ят җырчыларын, биючеләрен чыгарды. Алар мондагы кешеләргә аңлашылмаган телдә җырлаган сыман сузып, кычкырып, ниндидер җырлар җырладылар, күңелләрне тетрәндереп, шашкын биюләр биеделәр. Төн урталары якынлашыр алдыннан, ашап-эчеп. күңел ачып туйгач, би үзенең кунакларын мунча керергә алып китте. Мунчада кунаклар ят нәрсәләрне тагын да күбрәк күрделәр. Мунча нык итеп, иркен итеп таштан салынган иде. Башта акбүреләр җыйнаулашып чарачага 2 керделәр, шуннан соң шәмнәр белән яктыртылган икенче бер бүлмәгә уздылар. Монда аларның өс-башын яшь кырнак- ’ Кулбау — процент яисә «кулагы». III Чарача — мунча алды бүлмәсе. лар чишендереп алды. Чишенү, утырып ял итү өчен билгеләнгән бу са.т- кынча бүлмәдән ирләр чабыну, юыну бүлмәсенә керделәр Әллә болыт булып түшәмгә эссе бу күтәрелгәнгә, әллә почмакларындагы шәмнәр көчсез янганга, монда шулай да карангырак иде. Үз мунчасын яхшы белгән Ямгырчы би алдан атлады, кунакларга кайда юынырга, кайда чабынырга кирәклеген аңлатты. Күзләре ияләнә төшкәч, акбүре- ләр үзләре дә күрделәр: сулда, идән уртасындарак, эре ташлардан өелгән учак калкып тора: учак янында чабыну өчен баскычлап биек сәке корылган. Ун якка, там буенча, озын утыргыч сузылган. Ямгырчы би кунакларны кычкырып үз янына чакырды. Учакның икен чс ягында имән бүкән калкып тора иде. Ямгырчы би кулындагы агач табакны шапылдатып бүкән өстснә куйды, югарыдан сузылып торган җиз көпшәнең бөкесенә тотынды да: — Күрәсезме менә моны? — диде. Шулай дип әйтүгә ул агач бөкене тартып та җибәрде — көпшәдән шаулап кайнар су ага башлады. Агач табак яртылаш тулгач, би икенче яктан сузылган икенче көпшәнең бөкесен ачты — монысыннан салкын су агарга тотынды. Кунаклар, таң калып, телләрен шартлаттылар, көпшәгә бармакларын тидереп-тидереп карадылар. — Күрдегезме! — диде Ямгырчы би, мактанып.— Мондый мунча Алмыш ханда да, Суарда да, Бүләрдә дә юк. Итил-торада үзем күреп кайттым, үзем ясаттым. Үз бакырчым ясады барысын да. Суны күрше бүлмәдә казанда кайнатып торалар. Салкын су да шуннан килә. Инде карагыз монда! Кунаклар: тагын ни белән шаккатырыр инде бу дисәләр, би аларга идәнгә карарга кушты. Анда, идәннең урта бер җирендәрәк, чокырланып торган бер төшендә, әрләң төннеге сыман тишек күренде. — Юынты сулары шуннан агып китә,—диде Ямгырчы би, аңлатып,— Чүлмәк көпшәләр буенча җир астыннан Чулманга коела. Чишмә суы да жир астыннан көпшә буенча килә. — Бар икән баш үзеңдә дә! — диде Майчан аксакал, бине мактап — Юк түгел алай,— дигән булды Ямгырчы би кеткелдәп, күңеле булып. — Чабынырга себеркең бармы соң? — диде Котан, кашынып. — Булыр,— диде би. Үрелеп ул ниндидер бауны тартты — арткы салкынча бүлмәдә тонык кына булып кыңгырау тавышы ишетелде. Ишектән баягы кол кызлар килеп керде. Алар, ни дә булса әйткәнне көтеп тормастан, учак янына килделәр. Берсе, кайнар ташларга җиз чүмеч белән су сибеп, каен себеркесе пешерде, икенчесе, кулына сабын, мунчала тотып, кунакларның аркасын ышкырга җыенды — Башта син чабын,— диде үти ата Тотыш бигә. — Бар әйдә, чабын,— диде Тотыш Ул, агач табакка көпшәләрдән су агызып алып, юынырга утырмакчы булды. Шул чакны аның янына Ямгырчы би килеп җитте. — Туктале, Тотыш би,— диде ул ничектер серле итеп, елмаеп —Олы кунагым өчен минем аерым бүлмәм бар. Әйдәлс монда! Ул Тотышның беләгеннән тотып алды, аны каядыр почмакка әйдәде. Монда күзгә ничектер ташланмый калган кечкенә бер ишек бар иде. Шул ишектән алар якты бор бүлмәгә килеп керделәр. — Монысы — ак мунча, тегесе — кара мунча,— диде Ямгырчы би. Монда да шундый ук учак, имән бүкән, җнз көпшәләр бар иде. Монда ла там буендагы озын утыргычка сабын, мунчала, агач табак ише нәрсәләр куелган иде. Котан кебек, Тотыш та сүзне себеркедән башлады — Булыр! — диде Ямгырчы би.—Әнә теге бауны гына тарт, ни телисен, шуны кертерләр. НУРИХАН ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР ф Ул әйткәнчә Тотыш бауны тартып жибәрде — кайдадыр бөтенләй икенче якта тагын кыңгырау шалтыраган тавыш ишетелде. Шундук ишек ачылып китте, ишектән кулына себерке тотып... Тәнкә килеп керде. I — Иң олы кунакларымны минем кызым юындыра,— диде Ямгырчн би көлеп.— Мин кунак түгел, ул сине генә юындырыр. Нишләп котың алынды. Тотыш би? Миннән кыенсынасынмы? Чыгам, чыгам! Яшьләрга комачауларга... мине теге кем дип белдең? Үзегез юыныгыз, үзегез сөйләшегез. Мин картлачка кара мунча да ярар. Ясалма елмаеп, иелгәләп-бөгелгәләп ул «кара мунча»га чыгып китте. Тотыш аның уртадагы кечкенә ишекне теге якта ни беләндер бикләп куйганын ишетеп торды. XIV — Әйдә, чабын, би! — диде Тәнкә, баш иеп. елмаеп. Ул ана жиз көпшәләрдән су таманлап бирде, сулы табакны биек сәкегә китереп утыртты да табак янына татлы исләр бөркеп торган йомшак себерке сузып салды. Тотыш, артык икеләнеп тормыйча, сәкегә менде дә шарт та шорт чабынырга да тотынды. Бераз селтәнгәч, ачулы гына: — Эссе сал! — диде. Тәнкә көлеп, озын толымнарын чайкалдырып кызу ташка үрелеп су сипте. Чыжлап, ашыгып югарыга эссе бу күтәрелде. Тотыш би чабынган арада Тәнкә, ак, озын аякларын сузып утыргычка утырды да, ашыкмыйча гына юынырга кереште. Тотыш озак кына чабынды. Чабынып арыгач, кызарынып, янып-пешеп, идәнгә төште, аннары имән бүкән янына килеп, куркып кына жпз көпшәдән өстенә салкын су агызды. Шуннан сон гына ул Тәнкә янына килде. — Син инде беләсең, шулай булгач...—диде ул, сүз башларга тырышып. Тәнкә, елмаеп, ана якынрак күченде, ике куллап аның муеныннан кочып алды да түбән иелгән күзләренә карады. — Нәрсә «шулай булгач?» — диде ул үчекләшкән сыман.—Тагын күтәреп ормакчы буласынмы? Ор! Мин синең хатынын. Теләсән нишләт. Мин сине барыбер бирмим. Иң элек син минеке булдын, минеке! Бирмим! Көлеп, кабаланып ул ана ныграк елыша барды. Озын толымнары белән юри аның муенын уратып алды, кечкенә бармаклары белән анык бармак очларын тоткалады; думбыра кыллары чирткән сыман, аның турсайган иреннәренә кагылгалап алды. Кырыс алып түзмәде — кинәт кымшанып куйды, бөтен йөзе белән борылды да балык кебек шома, яшь хатынны онытылып күкрәгенә кысты. — Безне күзәтәләр,—диде Тәңкә, чиксез куанып, аның колагына пышылдап. — Алайса... ник монда без? — диде Тотыш, шулай ук пышылдап, ачуланып. — Аңлашыр өчен,— диде Тәнкә. Ялт кына ул аягына басты, ак табаннарын ялтыратып, юеш толымнарын салындырып, баягынак үзе килеп кергән ишеккә таба атлады. Ишекне ачып ул андагы кемгәдер нәрсәдер әйтте дә кире үз урынына килеп утырды. Бүлмәгә өлкән яшьтәге бер хатын килеп керде. Кулына ул яшь бала тоткан нде. Баланы иркәләп сөя-свя, нидер сөйләнә-сөйләнә ул яшьләр янына килде. Тотышка ничектер кырын күзе белән генә карап алды да баланы Тәңкәгә тоттырды. — Әннә! Әннә! — диде бала, яшь хатынның борыныннан эләктереп. Батыр гына кыланып ул әннәсенең тезенә менеп утырды, ике куллап аның күкрәген тотып алды. Кинаг ул идәндә нидер күреп, көлеп жибәрде, житез генә кире идәнгә төште дә аннан бер чүп кисәге табып алды. — Кәкәй, ташла! — диде әннэсе. — Ы, кәкә?— диде бала, анын күзенә каратт, бяк нык аптырап. Тотыш, берни эндәшмичә, аның кыланышларын күзәтеп утырды Ул эндәшә алмалы. Аптыраунын, таи калуның ул сонгы чигенә житте Имеш, анын углы бар. Тотыш бинең беренче углы. Бөтен ажунда йөзләгән, меңләгән, төмән кешеләр арасында яңа бер кеше . ике аяклы, ике куллы, күзле, борынлы чын кеше! — Без сине икәүләп көттек, әттә! — диде Тәңкә юаш кына, углы булып. — Ни... ыы... ни атлы? — диде ата кеше. — Атым минем — Күке! — диде әннә углы өчен. — Күке? Шундый ямьсез ат кушалармыни? — Атайга карап куштык,— диде әннә. елмаеп — Телисең икән< без а«з КуанычБога кушабыз Мәле, мине тотып кала, әттә! Нинди таза, нинди көчле мин! Белеп тол, әннәне кыелсыгма, үскәч мин синең якаңнан алыл мын! Алып булыл бу' Куаныч-Бога алып' Тотыш, баланын берәр жирен имгәтүдән куркып, ипләп кенә, сакланып кына аны кулына алды, тезенә бастырды Күке —Куаныч-Бога, шыңшып, киреләнеп анасы ягына тартылды Анын нәни көчен тоеп, аның йомшак тәпиләрен, кулларын тоеп Тотыш көлеп җибәрде Ныграк ачуландыру өчен ул аны юри күкрәгенә кысты, аның уймактан борынын, алсу колакларын тоткалалы. Кәкре аякларын атасының тезенә терәп, бала бар көченә карышты, ачуланып, үртәлеп кычкыра ук башлады. — Хо-хо! Нинди батыр! — диде ата кеше, кеткелдәп. — Атаң ич,— дигән булды Тәнкә, углына эндәшеп.— Ул әннәне оныткан, син дә аны оныттыңмы әллә? — Мин «әннә»не онытмадым,—диде Тотыш — Әннэсе дә. углы да— үземнеке! — Тотыш?! — диде Тәңкә, аның күзләренә карап, анын чынмы, юрнмс әйткәнен белергә тырышып. — Әйе,— диде Тотыш.— Сүзем сүз: сине дә, углымны да беркайчан да ташламам! — Тотыш! — диде тагын да Тәнкә, шашынып, куанып Бер кулы белән углын, икенче кулы белән ирен кочаклады да, җылый- жылын, көләкөлә, алмаш-тилмәш икесен дә үбәргә тотынды. XV Шулай итеп, бер яшьлек тә берничә айлык Күке Куаныч-Бога беркемгә да баш бирмәгән кырыс атасын аяк астына саллы да куйды. Тотыш бинең Болгарга, Аппак янына ашкынган какшамас күңелендә нидер кинәт кителеп төшкәндәй булды. Нык тартылган керештәге укны ул, әйтерсең, кире алды, йөрәгендә дөрләп янган сөю ялкынын ул, әйтерсең, туны белән каплап куйды Кызы белән Тотыш би арасындагы татулашуны белеп, Ямгырчы би күз алдында үзгәрде. Ясалма куанычы, ясалма кунакчыллыгы каядыр юкка чыкты. Кунаклар өчен яңадан симез сарыклар суйдырды, базларыннан, чокырларыннан чит илләрдән килгән ни яхшы эчемлекләрен — йөзем суларын чыгартты, көн төн мунчасын җылы тотты Өч көн буена кунаклар балда-майда йөзделәр, өч көн буена Тотыш би Тәңкә белән татлы бал эчте. Дүртенче көнне анын чатырына — Тәнкә югында — Майчан аксакал белән субашы Котан килеп керде, йокысы туймаган, бите җилсенә башлаган Тотыш би алар кергәндә йомшак урында ята иде. — Углым, Тотыш бн, без енна киңәшкә килдек,— диде Майчан аксакал, сүзгә башлап. — Нинди киңәш тагын? — диде Тотыш теләмичә генә. НУР H ХА Ң ФӘТТАХ ф ЭТИЛ СУЫ АКА ТОРУР ф *— Киңәш дип... үзара сөйләшергә,**- диде Котан.— Синен безне тын* лар җаең бардыр ич? — Сөйләшик,— диде Тотыш, урыныннан торып. — Тотыш би, утлым,— диде Майчан аксакал, өч бөртек сакалын сыйпаштырып.— Безгә нидер эшләргә кирәк. . — Нишләргә? Берни аңламыйм—җүнләп сөйләгез, Майчан аксакал,— диде Тотыш би, күзләрен угалап. — Без менә үзара киңәштек тә сиңа әйтмәкче булдык,—диде үги ата,— Моннан ары икеле-микеле яту ярамас безгә. Без менә кинәпггек тә.. Тәңкәдә синең углың бар, атабыз Күрән бинең урыны җомахта булсын’ — Ямгырчы бигә биргән сүзе бар. Инде менә уйларың да үзгәрде кебек. Ямгырчы бигә кода булып керик тә, калымны түлик тә, кайтыйк та китик! Алмыш ханга никтер аяк тартмый. Яна йоланы көчләп тагуы да эчне пошыра. Майчан аксакал әнә яман төшләр дә күргән. — Шулмы сүзегез? — диде Тотыш би. — Шул, Тотыш углан... би, — диде Майчан аксакал. — Инде болай- болай булган икән, татулык белән... кхм... элеккеләрне онытып... — Ярар, — диде Тотыш би, килешкән сыман,—Тәңкә — минем ишем, Куаныч-Бога минем утлым. Сүземне әйткәнмен икән, мин аларны алып кайтырмын. Тик минем Аппакка да, Алмыш ханга да биргән сүзем бар! Анам Койтым бикәгә биргән сүзем бар! Әйтегез — нишләргә? — Алмыш ханга да, Ямгырчы бигә дә түләргә безнең калым җитәрлек түгел,— диде үги ата.— Безгә икенең берсен сайларга кала. Без сайладык. Безгә Ямгырчы би белән аның кызы кулай. — Алай сайларга калгач, миңа Аппак кулай! — диде Тотыш би.— Мин Тәңкәне яратмыйм, мин Аппакны яратам! Майчан аксакал белән Котан бер-берсенә карашып алдылар. — Яратасың? — диде Котан.— Нинди ярату ул? Алмыш хан сипе алыштырып җибәрмәгәндер ич? — Алмыш хан алыштырмады, менә монда алыштырдылар,— диде Тотыш би, чыраен сытып. — Бер дә алыштырмадылар, углым,— диде Майчан аксакал,— Күрән би сине Ямгырчы би кызына өйләндерергә тиешие. — Юк, иң элек ул мине Биар ханның кызына өйләндермәкче булга- ные,— диде Тотыш би.— Атам үлгәнгә инде өченче ел. Сез минем сүзгә түгел, үлгән атай сүзенә колак саласыз. Мин — би! Минем үзем яраткан кызга өйләнәсем килә! Йола кушмыймыни? Атам сүзе тотармы? Минем Аппакка, Алмыш ханга биргән сүзем тотса? Үз сүземә үзем баш була белмәгәч, нинди би булырмын соң мин? — Алан булгач, ник җебеп төштең сон монда?—диде үги ата.— Алмыш ханга биргән сүзеңнән курыккач, Ямгырчы бидә кунак булып ятасы да юк! — Нинди белекле! — диде Тотыш би.— Төн уртасында Чулманда каекларымны чолгап алырга әллә мин куштыммы’ Ямгырчы бигә?! — Тәңкәне алып качарга әллә мин куштыммы?! — диде Котан мыскыл белән. — Нәрсә? — диде Тотыш би, агарынып. Котан да бер дә юктан кабынып, шундук коралына ябышты. — Урыныңнан кузгалып кына кара! — диде Тотыш би әкрен генә, үтемле итеп.— Мин сиңа Тотыш углан түгел, Тотыш би булырмын, атай! Үги ата, кулын кылычыннан алып, кире чигенде. — Без сиңа әйттек. Тотыш би,—диде Майчан аксакал, тамагын кыр- галап. — Калганын үзенчә эшлә. Кхм... Бездән ирек. — Үземчә эшләрмен! — диде Тотыш би.— Иң элек Аппакны алып кайтам, Тәңкә белән углымны — соныннан. Өлгерсәм,—быел, өлгермә* сәм — җәрингә. Шул }к сүзләрне ул Тәңкәгә дә әйтте. — Сип әле дә онытмадынмыни аны? — диде Тәнкә, арты белән борылып, төшенке итеп. — Көн дә жир өстенә чыга торган кояшны онытып буламы? — диде Тотыш. — Ул, алайса, синең өчен — кояш? — диде Тәңкә, никтер тыныч кына. — Кояш! — Мин кем? с. — Син... син — ай! * — Минем сиңа ай буласым килми,— диде Тәңкә шул ук салкын ты- ® нычлык белән.— Минем сина кояш кебек буласым килә! < — Күктә ике кояш булмый,— диде Тотыш, көлеп. — Әйе, күктә бер генә кояш була. Я ул, я мин. Башкача була алмый 3 — Була! — диде Тотыш, ачынып.— Ничек аңламыйсын — мин аны й гына... 2 — Ха-ха! — диде Тәнкә, атасы кебек шаркылдап.— Аяламыйсын! g Ха-ха! Ничек аңламыйсын — мин сине генә., яратам! Сине генә. Синен ' бары үземнеке генә булуын телим. * — Алай булмый,— диде Тотыш, ынгырашып. * Тәңкә торды, иңбашларын селкеткәләп, алтын-көмеш чулпыларын 2 чылтыратып өйдән чыгып китте. Шул китүдән ул бүтән килмәде. Тотыш *- би, беркая чыкмыйча, беркемне күрмичә, төне буе, көне буе үз тирмәсен- © дә аунап ятты. Икенче көнне кич, карангы төшкәч, аны Ямгырчы би янына чакырдылар. а ~ XVI = «Үгетләмәкче була микәнни?» дип уйлады Тотыпт Ямгырчы би турын- > да. Алдан ук ул аның белән буласы сөйләшүен күз алдына китерде. Ку- = нак булып яткан дүртбиш көн эчендә ул инде казаяк ыруы башы белән үзе арасында булган элекке ызгышларны, сугышларны — барысын да онытып өлгергән иде. Соңгы көннәрдә аның уенда бары тик ул үзе дә. Тәңкә белән углы гына иде. Аныңча, ата кеше—Ямгырчы би — кияү кешене якларга тиеш иде. Тәңкәне генә яратамы. Аппакны да яратамы аның кияве — аның өчен барыбер булырга тиеш кебек иде. Тик Тәңкәнең атасы бөтенләй ул уйлаганча булып чыкмады. — Ха-ха! — дип кычкырды ул, Тотышны күрү белән.—Бу синмени әле, Тотыш би? Бик сагынып көттем мин сине, ике ел буена көттем шушы очрашуны. Кызым Тәңкә кебек саргаеп көттем, Тотыш алып. Син инде Тынычландыңмы, онытты бу барысын да дип уйладыңмы? Онытмыйча! Шундый одылап каршыладылар, көне-төне сыйладылар. Җитмәсә күңел ачарга дип, Ямгырчы би аңа үзенең кызын биреп торды. Үз кызын, үзеннән туган бердәнбер кызын биреп торды! Ха-ха! Алмыш ханга калан илтә баручы чибәр егетнең күңеле кырылмасын, каны бозылмасын... Шулай булмыйча, гүзәл Аппакны алырга бара ла ул! — Туктале, би,— диде Тотыш мыгырданып, кашларын жыерып. — Туктарга?! — дип кычкырды Ямгырчы би, төкрекләрен чәчеп, бүлмә буенча әрле-бирле йөренеп.— Мин инде күп тукталып тордым. Яз көне мин синең кайчан узып китәсенне яхшы белдем, шулай да тукталып калдым. Калым белән, байлык белән төшүеңне көттем. Инде менә монысында эләктереп алдым Шулай да әле утлы табала кыздырып ашамадым — тукталып калдым Кызымның сүзен тыңладым. Аның өчен түздем. Бары аның өчен генә! Инде түземлегем төкәнде. Кызым миңа барысында сөйләде. Кызым минем кулларымны чиште. Ха-ха! Тотыш алып! Кияү! Телим икән — кыздырып ашыйм, телим икән, игенне каклап куям, телим икән — балыкларга, кцшкортларга жнм итеп сибәм! — Син шашкансың, би,—диде Тотыш, ачусыз күренергә тырышып. — Ха-ха!-диде Ямгырчы би, йодрыкларын сел гәп,—Шашмый торсын! Син әллә чынлап та үзеңне Алмыш ханга жибәрерләр дип уйлыйв. «к. у.» м 11. 81 сынмы? Аппакны, мина булырга тиеш булган Аппакны алып кайтырмын дип уйлыйсынмы?! Юк, булмас! Юл ябык. Синен антыңны бозганыңны онытканнардыр дип уйлыйсыңмы? — Син үзең боздың, би! — диде Тотыш би, кылычына тотынып.—» — .. Казаякларны чебеш урынына кырганыңны онытканнардыр дип уйлыйсыңмы?! — дип кычкырды Ямгырчы би, аның сүзләрен ишетмичә.— Алар барысы да менә монда — йөрәк түрендә! Кызымны инде мин әйтмим дә Моңарчы сине ул яклап килде. Инде син аның табанын ялап ярлыкау үтенсәң дә, сине якларга аның да көченнән килмәячәк. Ул соңгы сүзен әйтте. Сине этләр җыячак, Көчек би! Тотыш белән Ямгырчы би арасында өч-дүрт адымлык буш урын бар иде. Шул өч-дүрт адымлык буш урында, уртада, кып-кызыл булып, дүрткел палас җәелеп ята. Ямгырчы би авызыннан утлар чәчеп тузынганда Тотыш ничек тә аннан читтәрәк булырга тырышты. Аннары уртадагы әлеге палас та ике араны бүлеп тора шикелле тоелды. Ямгырчы бинең мыскыллы янаулары соңгы чиккә җиткәч, Тотыш түзмәде, кылычын суырып чыгарды да... — Ха-ха! — дип шаркылдады явыз би, баш очындагы ниндидер җепкә үрелеп. Тотыш аның шул соңгы «ха-.ха»сын гына ишетте дә, коточкыч булып кыйшайган усал йөзен, акайган күзләрен генә күреп калды. Аяк астындагы палас кинәт убылып китте. Ямгырчы бигә җитәргә бер адым чамасы калды дигәндә, кылычын күтәргән Тотыш каядыр аска, караңгыга ычкынды. Кинәт ачылып киткән баз капкачы шундук кире ябылды. Яктылык сүнде. Ул, әйтерсең, мәңгегә, бөтенләйгә юкка чыкты. Караңгы, юеш базда күпме ятканлыгын ул үзе дә. башкалар да белмәделәр. Тотыш бинең үз тирмәсендә юклыгын белеп, акбүреләр пошына башладылар. Алар, катау иясе янына барып, ана шул турыда сөйләмәкче булдылар. Алар теләкләрен үти алмадылар,— Ямгырчы би кешеләре килеп, берни әйтмичә, аларның коралларын җыеп алдылар, тирмәдән беркая чыкмаска боерып, китеп тә бардылар. Ямгырчы би шулап ук яр астындагы акбүреләрне дә коралсызландырды, каекларны, кешеләрне сак астына алды. Бинең мондый яманлыгын акбүреләр ничек дип аңларга да белмәделәр. Алар шауладылар, янадылар, соңыннан ялына башладылар. — Ха-ха! —диде Ямгырчы би. Шулай итеп, каптылар... тәбегә капкан сычкзннар кебек каптылар! XVII Каптылар . Шулай да Тәнкә бернинди ямь, кызык тапмады. Эче пошып, Күкесен күтәреп ул койма өстенә менде, Чулманга карап тора башлады. Ул аны менә шулай көтте. Көн дә таң ату белән, баласын кочты да, койма өстендәге үзенең җайлы урынына менеп утырды. Үзенең Күкесенә ул башта «әттә» сүзен өйрәтте, аннары «әттә»нен кем булуы турында сөйләде, аның батырлыгын, матурлыгын мактады. Шулай сөйләнгән, юанган арада ул әледән-әле су өстенә карап алды. Элек әле ышаныч бар иде. Менә-менә еракта караеп зур, ят каек күренер дә, зур-зур атлап, каектан елмаеп «әттә» чыгар төсле иде, биек коймага үрелеп, үзенең углыну нәни Күкесен тотып алыр төсле иде. Күз алдына татлы күренешләр килә иде, күңел, очар коштай, канат җилпи иде. Инде алар барысы да юкка чыкты. Чулман өстендә ят каек та күренмәячәк, аннан зур-зур атлап батыр «әттә» дә чыкмаячак... Аның бик нык эче пошты. Үз-үзенә урын таба алмыйча ул өенә кайтып китте. Өендә дә аны салкын бушлык, эч пошу, сыкрау каршы алды. Аңа тик нәни углы гына, утлының йөрәк җылысын, тынын, күз карашын тою гына күпмедер тереклек кеч» биреп торды. «Әгтә? Эттә?» диде бала, кечкепә кулы белэп әнкәсенең борыныннан тотып. Яшь ананың күзләреннән чишмә булып яшьләр акты. . Ике тәүлек буена ул шулай үз-үзе белән, үзенең теләкләре, тойгылары белән тарткалашты. Икс төн буена ул йокы күрмәде, ике көн буена тынгы белмәде. Өченче көнне барысы ла баш-аяк килде. Ул үзенен янында гына булган, шундый көтеп алынган, сагынып алынган иреннән аерыч яши * алм агайлыгын анлады. Ул, барысын артка ташлап, эченә йотып, карангы j төшү белән иренең ялгыз тирмәсенә китте. о Тирмә буш иде. Ул аны көтеп торды. Тотыш кайтмады. Шуяда ул бан рысын да айлап алды. Кызып китеп, атасына әләкләгәндә ул аны аз гына а да кызганмаган иде. Инде аның юклыгын... анын юкка чыгуын күргәч. * ул куркудан шашар чиккә җитте. Ул коелды да төште. Ул буш, куркыныч £ тирмәдән шундук чыгып китте, үзе ышанычлы кешеләрен эзләп тапты. u Алар ана барысын да түкми-чәчми сөйләп бирделәр. Кинәт аның йөрәге = бөтенләй икенче төрле тибә башлады, буталган, суынган каны бөтенләй S икенче юнәлештә ага башлады. Үзендә ул искиткеч жпнеллек, күнел ф аеклыгы, күңел бөеклеге тойды. Бөтенесен ул ап-ачык итеп күз алдына * китерде, бөтенесен җентекләп уйлап каралы. Тирән баз ишегенең ачкычы < атасының тимерле тартмасында саклана иле. Тартма үзе бннен йокы *• бүлмәсендә яшереп ояга утыртып куелган. Кирәкле ачкычны алу өчен пи п элек ишек төбендәге сакчылар яныннан узарга, аннары ата кешенең е йоклаган җиренә керергә, аның мендәр астыннан озын бауга бәйләнгән - кечкенә тимер ачкычны алырга кирәк. Бу теге җомаклэрда ’ сөйләнелә < торган алтын ачкыч эзләү кебегрәк иде. Ж.о макта ул җиңел эшләнелә. * Менә монда нишләргә? Сакчыларны инде алларга да. сатып алырга да х булыр. Үз атайны, атап янындагы үги япаннымы .. карабашнымы... ннш- * ләтепгә? Үтерергә? Бәйләп ташларга? Алдарга? Ничек итеп?! УЛ әлегә берни уйлап таба алмады. Шулай да ул башта өенә кайтып, үзенең барлык алтын-көмешлорен калтасына тутырды да, тцз генә атасы өенә килде. Берни әйтмичә, аилатып тормыйча, ул тышкы ишен төбендәге сакчыга бер уч көмеш ярмаклпр бирде. Өлкән яшьләрдәге сакчы учын күзенә якынрак китерде, көмеш ярмакларны күреп: «о-yl» диде. Күзләрен елтыратып, Тәңкәдән: — Ни йомыш, углан’ — дип сорады. Тәңка яна яшермичә әйтеп бирде. Сакчы, сынар күзеп кысып, бик нык уйлангандай итеп, күккә, йолдызларга карады. — Би бүген үзе генә йоклый.— диде ул бераздан — Аны үгерү берни түгел. Кызгансак, йокы уты иснәтергә була Миндә бар. — Шулаймы’! — Синең өчен берни кызганыч түгел, углан... кызым,— диде сакчы тыныч кына.— Ин яманы шул — минем яннан ничек үтәргә сине? Монысы — ин кыены. Калганы чүп кенә. Син мине бәйли алмыйсын — көчен жнтмәс. Үтерергә кинәш итмим. Сина берәр газа ир кеше табарга кирәк. Минем кулларымны-аяклярымны бәйләргә дә, авызга чүпрәк тыгарга да... кара яны, борынны томалый күрмәгез! Бүлмә янындагы сакчыны да шулай итәрсез. Миңа тагын бер уч бир дә. углан... кызым, бераз көтен тор. Ул ярмакларны берәр җиргә яшерәсе лә бар эте — бик кыен эш шул ул, кызым —• Кемне табарга? Кемгә әйтергә’ — диде Тәңкә, үз-үзе белән сөйлән гән сыман.— Үзебезнең кешеләргә ярамый. Кунаклар янына барырга туры килә. — Алар сак астында,— диде сакчы, күңеле сүрелеп — Кемне үтерергә ВАК анда? А**хаЙ, бик кыен эш шул бу. углае Яр • гнила ничем икән? Анда да сак! Булмаса, син мина тагын fераз арттыр да, кызым, мин тиз ' Ж. о м • к - әкият. 83 6» генә аска төшеп, андагы үзебезнекеләр белән сөйләшеп, берәр тазарагын алып меним. ШУНСЫЗ булмый. Мондагылардан булмас — барысы да карт- коры. Аннары,— диде ул, пышылдауга күчеп,— болары... кодалар... берсе би янына килеп йөрде. Аларга ышаныч юк. Син монда торып тор. Мин тиз генә килермен. Күпмедер аныктан сон караңгыдан ике карачкы килеп чыкты. Алар- пын берсе әлеге өлкән яшьләрдәге ишек сакчысы, икенчесе Торымтай иде. XVIII Торымтай аны инбашына күтәрде. Ул бик авыр иде. Тәнкә, Торымтайның сыгылып төшүен күреп, ана булышмакчы булды. — Үзем... әйдә, тизрәк! — диде Торымтай, пышылдап. Алар караңгы, тар баскычтан өскә үрмәли башладылар. Төшкәндә дә бик озын тоелган баскыч менгәндә тагын да озынрак тоелды. Менә алар тар ишек авызына килеп җиттеләр, кысылыштырып тышкы якка чыктылар. Тышта инде баздагы кебек үк карангы түгел иде. Торымтай ипләп кенә Тотышны аягына бастырды, ике куллап тотып торган килеш, аның йөзенә карады, ничек тын алуын тыңлап торды. — Исән! — диде ул, куанып. — Исән, исән! — диде Тәңкә дә үкси-үкси.— Әйдә тизрәк, Торымтай! Исән! «Тәңкә! — дип уйлады әкренләп аңына килә барган Тотыш, колак төбендә генә аның тавышын ишетеп.— Сөеклем Тәңкә! Беркайчан да онытмам изгелегеңне, беркайчан да ташламам сине!» Аның күзенә яшьләр килде, тик шулай да ул җылый алмады — аны яңадан Торымтай күтәреп алды. Алар яңадан кузгалып киттеләр. Кая киттеләр алар? Тотыш берни аңламады. Аңа алар тагын да ниндидер тар, текә баскычтан төшәләр шикелле тоелды. Әйе, алар чыннан да тар баскычтан төшеп баралар иде. Монысы инде Ямгырчы бинең өй асты базыннан менә торган баскыч түгел, монысы катаудзн туры яр буена чыга торган яшерен юл иде. Көтмәгәндә алда тагын көчсез яктылык күренде, салкынча су исе — таза, җиңел ис килеп бәрелде. Алар өчәүләшеп тагын җир өстенә — Чул- ман яры буена килеп чыктылар, туктап калдылар. Тотыш, үзенең кайда- .чыгын аңлап, күзләрен зуррак ачты, бер кулы белән Торымтайга, икенче кулы белән Тәңкәгә тотынган көе, аяклары белән каты җирне тойды. — Менә без иректә! — диде Торымтай, җиңел сулап. — Иректә! —диде Тотыш, ыңгырашып. — Ашыгырга кирәк! — диде Тәңкә.— Атам йокыдан уянганчы, сезгә тизрәк кузгалып китәргә кирәк. Сакчыларның барысы да бәйләнгән. Аларга тимәгез. Инде урдада калган кешеләрегезне коткарырга да, коралларыгызны алырга кирәк. Алмасагыз да була, сакчыларныкын алыгыз да... Торымтай, син аны үз каегыңа кертеп яткыр,— диде ул, кем турында сүз барганлыгын аңлатып, Тотыш ягына ымлап.— Мин өскә менәм. сезнекеләрне алып төшәм. — Мин дә синең белән барам, үзең генә булдыра алмассың,— диде Торымтай. — Юк, синен белән булдыра алмам,— диде Тәңкә кырт кисеп.— Бар...ыгыз, тизрәк булыгыз. Ул, кирәгеннән артык ашыгып, кабаланып, яңадан яшерен юл авызына кереп юк булды. Торымтай, Тотышны иңбашына салып, ниндидер чытыр-чатыр арасыннан, ниндидер кәҗә сукмагыннан ипләп кенә, сакланып кына су янына ук төште. Яр буенда анда-санда бәйләп ташланган казаяклар күренде. Йокыларыннан уятылган, боерык булу белән кузгалып китәргә генә торган акбүреләр Тотыш белән Торымтайны куанычлы гүелдәп каршы алдылар. Тотыш би, үз кешеләрен, каекларын күреп, ынгырашып аягына басты Аны яр буенда калдырып, Торымтай берничә ир белән тиз генә җир тишегенә таба йөгерде. Күп тә үтмәде, ташлы тар сукмактан бер-бер артлы тезелеп төшеп килгән кешеләр — акбүреләр күренде. Алар, агач * ботакларына тотынгалап. яр астына төштеләр, каеклары янына килделәр. fc Тотыш би, яр читендә басып торган килеш, үзенен тозактан котылган > юлдашларын күздән кичерде. Аларнын барысының да исән-сау икәнле- 5 ген күреп, ул каекларга утырырга, кузгала торырга боерды. < Каеклар бер-бер артлы китә башладылар. Бераздан яр буенда акбүре- ләрнен нксөч каегы гына торып калды. Андагылар Тотыш бинең уты- - руын көттеләр. Би исә Торымтай белән киткән ирләрне, алардан да биг- * рәк — Тәнкәне көтте. Менә алар, чыбык-чабык күтәргән сыман, корал күтәреп, жнр тнше- = геннән килеп чыктылар. Кораллар төялде, кешеләр урнашып беттеләр. Ташлы ярда Тотыш би ♦ генә торып калды. Ул Тәнкә белән саубуллашырга, я булмаса аны үзе м белән алып китәргә тиеш иде. < Бәйләп ташланган ырудашлары арасында нидер эшләп булашкан £ Тәнкә, Тотышның көтеп торуын күреп, башын калкытты, әкрен генә ана « таба килә башлады. Анда әлерәк кенә күзгә бәрелеп торган ашыгу-кабае лаиу да, бизгәк тоткандагы сыман ялкынланып яну да юк иде. Бит алма- = лары бушанып, сулыгып калган. Йөзендә, күз карашында, үз-үзен тоты- * тында моңарчы булмаган бер нәрсә — читләшүме, салкынлыкмы бөрке- s леп тора. Андагы бу салкынлык, андагы ныклык Тотышны өркетеп жн - бәрде. Ул, аның күзләренә туры карый алмыйча, башын түбән иде. Тәнкә аңа якын ук килеп басты, шул ук өркеткеч бер караш белән, тавыш-тынсыз гына ана карап тора башлады. Тотышта сүзсез генә ана күз ташлап алды. Аларга исә каеклардан ишкәкчеләр карады, жнрдәге бәйләп ташланган казаяклар карады. Тотыш, ике кулын күтәреп, ипләп кенә анын беләкләреннән тотып ал- макчы булды — Юк! — диде Тәңкә, кулларын кискен генә тартып алып — Бар. кит. Син ирекле. Тотыш би авыр гына көрсенеп куйды. — Мин килермен. Көт,— диде ул ипләп кенә, йомшак кына.— Углым- ны сакла. — Ак юл синя. Тотыш би,— диде Тәнкә. — Мин барыбер килермен,— диде Тотыш, юатыр өчен башка бер сүз дә тапмыйча. — Синнән башка минем беркемем юк,— диде Тәнкә.— Углым да син, син дә углым. — Ачуланма миңа. Бай бул, сау бул,— диде Тотыш би. — Жнтте! Кит, кит! —дип кычкырды кинәт Тәңкә, йөрәк түреннән чыккан бер ачыну белән. Анын бу чатнап-кителеп чыккан йөрәк өзгеч тавышы Тотышны әллә нишләтеп жнбәрде. Аны кызгану тойгысы биләп аллы. Ул тагын ана таба тартылып куйды Ул аны кочмакчы, юатмакчы булды Тәнкә. куркып, шашынып, артка чигенде. Шул ук мәлдә ул кәзлек тартып чыгарды. Тотыш би ап-ак булды. Ул. күрәсең, мина кадый, дип уйлады. Тәңкәнең нык кысылган ирен читендә мыскыллы елмаю чагылып китте. Ул, кәзлек сабын Тотышка сузып: — Сонгы үтенечем, када мина. Тотыш! — диде ярым пышылдап Тотышның үзеннән-үзе сузылган кулы кире тартылды. Кәзлек 1 төшеп китте. Тәнкә Тотыштан да ныграк агарынып кипе. ' К аал ек—хатын кыз хәнжәре. — Куркак! — диде уд, җирәнеп. Ышану буенча, очлы тимерне кулдан төшереп җибәрү яманга юрала иде. Тәнкә кәзлеген алып тормады, кара жылан күргән кебек коты алынып, читкә сикерде, йөгерә башлады. _ — Тотыш, тизрәк, тизрәк! — дип кычкырды Торымтай каектан. XIX «Шушы микәнни инде аерылышу’» дип уйлады Тотыш, авыр, кыеп бер тойгы кичереп. Ул Тәнкә җинел генә, кыр кәҗәсе кебек кенә йөгергәләп менеп киткән текә яр башына шактый озак карап барды. Ул анда беркемне дә күрә алмады. «Кыр кәҗәсе» әллә шунда куе куаклар арасында яшеренеп калды, әллә шулай тиз арада өскә менеп, өенә кайтып китте. Әле генә алар янәшә басып торган яр чите, киң күпер, җирдә аунап яткан сакчылар — барысы да артта кала барды. Куркытылган-өркетелгән ишкәкчеләр, котылуларына чиксез сөенеп, аякларын нык терәп иштеләр дә иштеләр. — Кызурак, кызурак! — диде әледән-әле каек башы, ишкәкчеләрне ашыктырып. Би утырган каек алданрак кузгалган каекларны куып җитәргә, алга чыгарга тиеш иде. Шулай кызулап бара торгач, чыннан да алар куып та җиттеләр, узып та киттеләр. Агым уңаена каеклар бик шәп бардылар. Арттан куа чыкканчы, ничек тә бу куркыныч төштән узып китәргә кирәк иде. Шулай ашыгып, кызулап барганда, ишкәкчеләр ярда ниндидер нәрсә күреп алдылар. Тотыш та алар караган якка әйләнеп карады. Текә яр читенә чыгып торган таш кисәгендә, ниндидер кеше сыман карачкы күреп ул тынсыз калды. Шундый куркыныч ташта, шундый тирән упкын өстендә басып торырга ничек йөрәге җитә аның?! Таш ычкынып китсә, кителеп төшсә? Я булмаса башы әйләнеп... Туктале, кем соң бу? Тәңкә... түгелме соң?! — То-ты-ы-ыш! — дип кычкырды шул чакны күк читендә басып торган кеше. Тотыш аягына басты, ике кулын авызына куеп: — Тәңкә-әәә! — дип кычкырды. — То-ты-ы-ыш! — дип кычкырды тагын кыя өстендәге Тәнкә. Чулман өстен яңгыратып. Каектагы кешеләр, тын алырга да куркып, текә ярга карап бардылар. Кешеләр генә түгел, киң Чулман да. исе китеп, тып-тын калды. Каралҗым яр буйлары, биек наратлар, су өстендә очкан акчарлаклар, керәшәләр — барысы да пошынып, борчылып, упкын кырыена барып баскан тынгысыз йөрәкне күзәттеләр. Ник баскан ул анда куркыныч таш өстенә, ник шулай йөрәк өзгеч итеп кычкыра ул каектагы кешеләргә? Күпне күргән чал үзән дә. биек наратлар да, кыялар да берни аңлый алмадылар. Ах, ник баскан ул анда?! Кулларын бутап, тун чабуларын җилфердәтеп, ул суга баш түбән сикергәч, бөтен җирнен-күкнең асты өскә килде. Чулман туктады, керәшәләр, акчарлаклар күктә оча алмыйча катып калдылар. Биек наратлар, кара ярлар, киресенчә, суга иелделәр шикелле. Ах, ниләр булды ана, ни булды?! Таш сындымы, җил өрдеме, әллә юкса су тарттымы аны? Ник төште ул шундый биектән?! Адәм саласының егылуын күрмәс өчен, керәшәләр, акчарлаклар куркып читкә ташландылар; кайгысыннан Чулман кара янып чыкты, сызланып. сыкранып колак төбеннән салкын җил исеп үтте. Бу ничектер төштә күргән кебек кенә булды. Шулай да бу өндә — барысының күз алдында булды. Куллардан ишкәкләр төште, йөрәкләр, атылып чыгардай булып, бушлыктагы кешегә омтылды. Барысы да, яяызлярьти ячып. тораташтай каттылар да калдылар Монда яиде карап торудан башка берни эшләп булмый яле. Шулай да Торымтай исенә килә алды. Күэ ачып йомганчы ул, өстендәге авыр тунын салып, суга ташланды. Тәнкә, күрәсен. Тотыш каегына чамалап сикерде. Баш каектан ул бераз гыпа алгарак, ун яккарак килеп төште. 4 ...Өстеннән су аккан, төсе качкан, күзләре йомылган ярым үлек Тән- ь кәне Торымтай белән бер-ике ишкәкче каекка менгерделәр. £ — Су эчкән! Суын чыгарырга кирәк! — диде каек башы. g Бер ишкәкче Тәнкәпе аягыннан югары күтәрде, бер-икесе анын пнба- < шыннан, башыннан тотып торды. Торымтай ипләп кенә анын кулларын < кыймылдатты. Чулман төбеннән, үлем тырнагыннан тартып алынган з Тәнкәнеп бераздан тын алганы ишетелде. £ — Тәңрем, ярлыка.— диде каек башы, ике кулын күккә күтәреп.— Ул ч суга ялгыш егылып төште. Ул үзе сикермәде, үзе сикермәде... Без күреп н тордык — анын аягы ычкынып китте. Үзен ярлыка, тәнрем! Әле генә үлгән кебек күрелгән кешенен терелүен күреп ул. куркын. § шундук читкә китеп барды. Шулай ук яшь ишкәкчеләр дә тизрәк үз * урыннарына утырырга ашыктылар. Тәнкә янында Тотыш белән Торым- * тай гына торып калды. Салкын тимәсен өчен алар аны тунга төрделәр дә. н авызын ачып, ачы бал эчерделәр. Тәнкә күзләрен беразга гына ачты да. 2 янадан йомды. Ул, ахрысы, йокыга китте Анын тын алуы тигез иде. Тотыгп би, Торымтлйнын җппепнәв тотып, аны каядыр чпткә әйдәде. - — Карале, юлдаш,— диде ул апа, пышылдап.— Мнпем синя бер үте- и печем бар. Аны мин үзем бсляп алып бяря алмыйм.— дпде ул. Тәнкә = ягына ымлап.— Әнә анда яр буенда ниндидер куыш күрелә. Бу әле “ Ямгырчы би җпре булырга тиеш. Син анын белән шунда кзлмяссынмы’ = Суга төшкәнен әйтмә, чирләде, бизгәк тотя. лиген. •стена салкын су койдык. диген. Савыккач атасына илтеп куй. Я булмяса минем кире борылып кайтканны көтеп торыгыз. Юк, ул алай теләмәс. Савыккач үзе әйтер тагып. Мин кайтканда Алмыш ханнан көчле алай 1 сораячакмын, юкса бввне Шураида тагын кунак итүләре бар. Шунда мин сезне дә алып китәрмен. җайларбыз әле' —■ Тотыш! — дпде Торымтай, дулкынланып.—Синен изгелеген аркасында мин яңадан үземне кеше итеп сизәм. Снп мина прек Гирден, үлгәнче сиңа турылыклы булырга мин үз-үземә сүз бпрлем Кайгырма, барысы да син дигәнчә булыр Без сине көтәрбез! — Кара аны: сакла! Алай-болай тагын үзенә үзе кул еяла күрмәсен! Углымны ятим калдырса, мәнге кичермәм. Шулай дип әйтте диген! — Тыныч бул, теләген үтәлер.— диде Торымтай. Тотыш би нык итеп аның кулын кысты. 'Ярдагы куыш турысына җиткәч, баш каек ярга якын килде, туктады Торымтзй, тунга, киезгә терелгән Тәңкәне күтәреп, яргя төште. Тотыш би үзенең ышанычлы юлдашына икс уч көмеш акча бирде, ашарларыка бер- ике көнлек азык-төлек калдырды. — Тыныч бул, Тотыш, теләгең үтәлер,— диде Торымтай кабатлап, кул болгап. Алтынчы бүлек Төштән сон каеклар Этилга килеп керделәр. Кызгылт-болганчык емлы Чулман, ургылып, усалланып, берл •• ' "р үзенчә ♦» < »тып барды ла. үзеннән икеләтә диярлек кннрәк. көчлерәк Әтнлгә кушылып, мәнге юкка § А л n А — гаскярн төркем, отряд. чыкты. Ярлар үзгәрде, ерагайды. Яр өстендә калкып утырган авыллар, ялгыз өйләр, тирмәләр—барысы да кеп-кечкенә булып күренделәр. Тотыш, су буенда үссә дә, моннан ике ел элек, беренче тапкыр Әтилне күргәч, үзалдына жәелеп яткан шундый күп суга, шундый зур киңлеккә чын-чынлап тан калган иде. Менә әле дә ул, озак кына аны күрми торгач, үзендә искиткеч бер күтәренкелек тойгысы калка барганлыгын сизде. Ямьсез, күңелсез нәрсәләр онытылды. Бөек көчкә, тере, серле көчкә табыну тойгысы көчәйгәннән-көчәя барды. Очарга җыенган кош сыман ул кулларын күтәрде, аннары иелеп су төбенә карады. — Олуг Этил! — диде Тотыш би, туган җиренең бөек үзәненә эндәшеп.— Исәнимин илтеп тапшыр мине сөйгәнемә! Юлымда ак җәймә бул, изге Этил! Мин, Тотыш би, синең биләмәнә кердем, синен тигез юлыңнан барам. Ачуланма миңа, усалланма, каекларымны каплама, кешеләремне суырма. Менә сина калан итеп көмеш йөзегемне бирәм, уналты бөртек көмеш ярмак бирәм, гүзәл Этил! Сул кулындагы йөзеген салып ул суга ташлады. Көмештәй су чынлап китте, көмеш йөзек, бөтерелеп, ялт-йолт килеп, төпкә чумды. Шуннан сок Тотыш би санап, берәмтекләп көмеш акчалар ташлады. Әтилгә калан түләнгәч, кешеләр бауга бәйләп чиләк төшерделәр, су алдылар. Этил суы белән битләрен, кулларын юдылар. Көн кичегеп барганда, еракта, калкулык өстендә, Болгар-торанын очлы мәчет сырганнары, каргулары, биек койма эчендә бер-берсенә сыенып утырган өй түбәләре караеп күренде. Болгарга, үзенен сөеклесенә якыная барган саен. Тотыш бине капма- каршы уйлар, теләкләр биләп алды. Аның күз алдына әле күңелле, гүзәл күренешләр килде, әле куаныч күгендә кара болытлар кабарып чыкты да, күңел кылларын ниндидер куркуөркүләр тынгысызлый башлады. Ниләр көтә икән инде аны анда? Илләр тыныч микән? Ике айда киләм дип киткән кешенең сонга калуына үпкәләп ятмыйлар микән? Менә алар кояш баер алдыннан Ага-базарга да килеп җиттеләр. Төн ягыннан яңа каеклар килеп туктавын күреп, кунакларны каршыларга базар башы Бигеш килеп җитте — монда аларны, күрәсең, ерактан ук көтеп торганнар иде. Тотыш би, басмадан төшеп, туры аның янына атлады, күптәнге танышы белән исәнләшкән кебек, аңа елмаеп баш иде. — Илдә иминлекме, базар башы? — диде. — Иминлек,— диде Бигеш. Ул моны ничектер теләр-теләмәс кенә әйткән шикелле күренде. Шулай да Тотышка берьюлы җннел булып китте. Күкрәген кысып, тынгысызлап торган билгесезлек, өркү тойгысы юкка чыкты Иминлек булгач, башкасы турында инде борчылып та торасы юк. Бигешкә ул бүләк итеп бер тәпән яна бал бирде, бер тунлык иләнгән тире, хатынына дип пыяла муенса бирде. Бары шуннан соң гына базар башының симез, шадра йөзендә ягымлылык чаткылары күренә башлады. Алай гына да түгел, ерактан килгән юлчыларга кунакчыллык күрсәтеп ул бераз гына кабаланып та алды: каекларның кайсын кая туктатырга, ярга чыгарылган капчыкларны, төргәкләрне кайда, ничек урнаштырырга кирәклеген әйтте, Акбүре аксакаллары белән исәнләшкәндәй итенеп, баш та иеп алды. — Кунак өендә буш урын бармы? — диде Тотыш би. — Синең өчен табарбыз,— диде Бигеш, шадра төрткеләр арасында күмелеп калган кечкенә күзләрен елтыратып.— Миндә кеше күп, шулай да сезнең өчен табарбыз. Тотыш алып... — Тотыш би,— диде кунак, төзәтеп. — Тотыш би?! — диде Бигеш, тычкан күзләрен чекрәйтеп.— У-у, болай булгач, җир тишегеннән булса да табарбыз. Баш өсте, Тотыш би! Акбүреләргә, билгеле, буш җирдә урда корырга да булыр иде. Тик Тотышның алай итәсе килмәде: би кешегә, кияү буласы кешегә, теләсә чинди сатучы кебек, ярлы-ябагай кебек, кая туры килә шунда тирмә кору килешми иде. Бигеш тиз арада юлчыларга иярле атлар китертте. Иярле атлар белән бергә жигуле атлар да килде. Арбаларга капчыкларны, төргәкләрне, тәпәннәрне төяделәр. Каеклар янында тиешле каравыл калдырылды. Шуннан сон, акбүреләр, биреләсе атны җитәкләп. югары күтәрелгән бай- ф раклар белән, төркемләшеп, ашыкмыйча гына Бигеш өенә таба кузгалып киттеләр. Z Ике ягында да тәбәнәк өйләр, куышлар, кнез тирмәләр утырган тар 3 1ына аралыкны үтеп, алар киң языга —төп базарга килеп керделәр. Ба- зар әле бетмәгән иде. Шулай да кибетләрнең күбесе ябык, анда-монда « гына төркемләшеп торган, үзара нидер кызып сөйләшкән, сатулашкан 3 кешеләр күренә иде. Базар кешеләре Тотыш бине ерактан ук күреп алдылар. Тавар сату- лашучылар сату-алудан туктадылар, болай 1ына сөйләшеп торучылар = сүзләреннән бүленеп калдылар — барысы да, кызыксынып, йончылган. ® шулай да күтәренке күңелле юлчыларга каран тора башлады, үзара ф пышылдап: х — Тотыш килгән! < — Кодалар белән! — Кыз алырга килә! — диделәр. ® Акбүреләр узып киткәч, пышылдаудан кычкырып сөйләүгә күчтеләр, * аз гына да тартынмыйча, арттан төртеп күрсәтә-күрсәтә. — Әнә шул инде Тотыш алып! * — Кияү булып килә. х — Соңгарак калган шул! — диештеләр £ Үзе турында әйтелгән сүзләрнең барысын да Тотыш ишетә алмады. я Ул, кияү буласы кеше буларак, *ре генә, кукыраеп кына, иярендә төз генә утырып барды. Шулай да базар кешеләренең арттан чыш-пыш килүе, тыелып көлгән сыман тавышлары аның эчен борын-борып алды. Нидер булган монда. Яхшыга гына булса ярар иде инде! Байраклы ир-атлар төркеме, базар яныннан үтеп, яңадан тар тыкрыклар арасыннан бардылар-бардылар да, урман буендагы, калкулык өстендәге зур гына капка алдында туктап калдылар. Монда базар башы Бигешнең утары урнашкан иде Базар башының торган жире бер дә хан урдасыннан ким түгел Якында гына биек наратлар шаулап утырган тәбәнәк калкулык әллә каян кая биек койма белән уратып алынган. Зур, авыр капка янында кораллы сакчылар тора. Капкага илгә торган тар юлга таш түшәлгән, капка алдына тирән үр аша күтәрмәле күпер салынган. Иркен ншегалда, калкулык өстендә Бигешнең эре наратлардан бурал- ган биек өе калкып утыра Калкулык астында кечерәк өйл. киртәсе янына тагын бер киртә кордылар. Монда алар кечерәк бер көтү сарык куалап керттеләр. Арыган юлчылар туйганчы яңа ит ашадылар, яңа җирдә, яңа чатырларда тынычлап йокыга яттылар. Тотыш би йоклый алмады. Бер дә юктан күңеленә әллә нинди ямьсез, куркыныч уйлар килде. Базар яныннан үткәндә кешеләрнең кинәт тынып калулары, чыш-пыш килүләре, Бигешнең башта ук ачу китергеч кыланышы — барысы да аның эчен пошырды. «Аппак, исәңме көтәсеңме мине, бәгырем?» — дип уйлады ул, сагышланып. " ’ II Җәй башында, Тотыш углан ирек алып үзенең туган җиренә кайтып киткәннән соң бер ун-унбиш көн үткәч. Хазар каганыннан Алмыш ханга илче килеп төште. Егерме биш хатыны, алтмыш кырнагы булган кырык җиде яшьлек җөфүт каган Алмыш ханның кызы Аппакны — угыз ябгу- сының сеңелесе Айкый хатыннан туган гүзәл Аппакны үзенә егерме алтынчы хатынлыкка сораган иде. Болгар ханына язган битегендә ул, янап: «Үзең теләп бирмәсәң, көч белән тартып алырмын»,— дип тә әйткән иде. Хазар каганының кул астыннан ычкыну, көчле, бай, бердәм Болгар йорт кору турында көн-төн баш ваткан Алмыш хан өчен бу аяз көнне яшен суккан кебек булды. Хазар каганында аның инде бер углы тотык булып ята иде. Ни генә булмасын, ул моны көтмәгән иде. Ул моны башына да китереп карамаган иде! «Минем кызым мөселман йоласында, кияүгә мин аны мөселманга гына бирәм», диде Алмыш хан каган илчесенә. Илче карулашып тормады, шундук килгән җиренә кайтып китте. Алмыш хан җиңел сулап калды. «Котылдым!» — дип уйлады ул сөенеп. Тик аның сөенече озакка бармады. Көннәрдән бер көнне, каган илчесенең килеп китүе инде бөтенләй онытылып беткәч, игенчеләр уракка төшкәч, Болгар җиренә каган чирүе басыл керде. Алмыш хан шундый көч түгеп яңадан торгызган Болгар-тораны хазарлар төрле яктан уратып алдылар. Субашы Каплан, Алмыш ханның борын төбендә кылыч уйнатып: «Инде бирәсеңме гүзәл кызыйны?» диде. Каган чирүе урман кебек иде, баштанаяк коралланган ир-атлар усал иде, ярсу иде. Хан уфтанды, көрсенде, кайгысыннан каралай көйде. Кылычка каршы кылыч күтәрергә аның кыюлыгы җитмәде. Тиешенчә ныгытылып өлгермәгән агач коймалар, капкалар, агач өйләр аны берничек тә ягыдан саклап алып калырлык түгел иде. Шулай итеп, язмышка буйсынырга туры килде. Иң кыен чагында Алмыш ханга тәңре дә, алла да булышка килмәде. Җөфүт каган тагын аннан өстен чыкты. Җөфүт каган тагын аны аяк астына салды. Әтил- Чулман күрке, бөтен Болгар йортның күрке... ата-ана мактанычы... яна гына ачылып килгән тамчы-чәчәк, тан ярусы... Чулпан-йолдыз... гүзәл Аппак, кан-яшь түгеп, чит җирләргә, чит кулларга озатылды. Аппак китте. Кояш сүнде. Болгар күген кара болыт басты. Көлгән, җырлаган тавышлар тынып калды. Биюләр, күңел ачулар бетте. Өйләрдә кот калмады, туган җирдә ямь калмады. Язгы ташу булып, бөек Әтилгә көндәш булып, болгарларның күзләреннән кайнар яшьләр акты. Аппак китте. Болгар илен кара кайгы басты... Кайгысыннан Айкый хатын аяктан егылды. Ата кеше нишләргә дә белмәде. Шундый көннәрнең берсендә Алмыш хан янына Баштый углы Габдулла килеп керде. Ул ышанычлы кешеләрнең Итнл-торадан яңалык алып килүләре турында әйтте. Бу этлекләрнең барысы да сатлык Корыч- Тимер эше икәнлеге ачыкланды, диде. Синең гүзәл кызын барлыгы турында каганбиккә ул әйткән, каган-бик исә каганга җиткергән. диде. Аппакның Тотыш угланга бирелергә тиешлеген белгәнгә, Корыч-Тимер сине, ханым, каганга кызыңны бирүдән баш тартырсың дип, ике арада сугыш булыр, хазарлар болгарларны канга батырырлар дип уйлаган, диде. Бәларның барысын да ишетеп. Алмыш хан, йөрәгенә чыдый алмыйча. ♦ урыныннан сикереп горды да... Габдулланың изүеннән эләктереп алды. с. — Чынмы? — диде ул, авыр гыжылдап. ь — Чын. ханым.— диде Габдулла, курка калып. ° Алмыш хан, үзенең тилелеген күреп, аңына килде, изүне ычкындыр- < ды да, авыз эченнән мыгырданып: < — Кичер...— диде. 3 Тынычлана алмыйча ул әрле-бирле йөренде, тешләрен шыгырдатты, о йодрыкларын йомарлады, янау сүзләре кычкырды. Шулай үзалдына 5 тузынган арада ул тезләнеп торган Габдулланы күреп алды да: — Тагын сүзен бармыни? —диде. — Бар,— диде Габдулла.— Әл-Моктадирга... Багдад хәлифәсенә мине илче итеп җибәр, ханым. Мин юлны беләм, мин ничек тә барып * җитәрмен дип ышанам. н Кайгысыннан соңгы чиккә җитеп ярсыган, әле булса үз-үзенә урын £ таба алмаган Алмыш хан кинәт кенә юашланып, ипләнеп калгандай бул- ө ды. Аның томаланган күз алдында, әйтерсең, яшен чаткысы ялтырап _ китте. Багдадка илче булып?! Нинди кыю кеше бу? Юри генә сөйләнәме. < тынычландырмакчы булып кына?.. * — Алаймы? — диде ул. кыска буйлы, юан. таза Габдулланы күздән “ кичереп.— Илче дисең алайса? Яра-ар... Тәкин белән Барые угланны х юкка чыкты дибезмени инде алайса? Алар булдыра алмаганны син ничек = булдырырсың икән — сөйләп карале! — Мин инде күптән уйлыйм бу турыда.— диде Габдулла,—Сина әйтергә кыюлыгым гына җитми торды, күнмәссең дип курыктым. — Әйе шул,— диде хан. аның сүзен җүпләп.— Син минем углым да, туганым да түгел. Син — сатучы да. мулла да... алдарга-юлдарга күнеккән. . Миннән кеше, байлык алып, син дә Тәкин углан белән Барые углан кебек юкка чыкмассыңмы? Ул чагында мин сине ничек юллармын? — Алай дип уйласаң, җибәрмәссең,—диде Габдулла, тынычлыгын аз гына да югалтмыйча.— Син. ханым, беләсең: синең янга мин байлык эзләп килмәдем. Булган байлыгымны, хатынымны, балаларымны ташлап килдем. Мин төрле кысудан, кысынкылыктан, үлемнән качып килдем Бар нәрсәгә син көч, байлык күзеннән карыйсын Син бары байлык белән генә табынасың. Шуңа да көн-ген исерткеч эчәсең, үзең җитмәсә мөселманмын дисең. — Туктале, тукта — син кем мине... өйрәтергә?! — диде хан. кисәк кенә кабынып китеп. — Мин беркем түгел,—диде Баштый углы Габдулла тыйнак кына — Мин сина бары шуны гына әй тәм сина. кайгым бар днп, көн-төн эчү килешми, ханым. Караларга син яман үрнәк күрсәтәсең. Портын илең таза. нык. бай булсын днсән. син. йорг башы, иң элек үзең айнык булырга, нык. таза булырга тиешсең. — Ярар. ярар... Кызык, сөйли бир. Мин бнлгәләр 1 сүзен тыңларга яратам. Сүзең туры — мина киңәш бирүче дә кирәк кайчагында,—диде хан, урынында җайлап утырып. — Тынласан, минем сина сүзләрем күп. ханым!—диде Габдулла, күңеле күтәрелеп.—Минем йөрәгем яна. ханым' Минем кайгымның чиге- чамасы юк! Жөфүгләр Хазар илен коры таякка терәделәр инде. Каган берни эшли алмый — көн-төн хатыннары белән күңел ача. Каган —бик Билгә — укымышлы кеше, галим. булдыксыз. Белекле сүзне тыңлаучы юк. Илдә таркаулык, ярлылык,томаналык... Карагыз әнә гарәпләргә, румнарга, ираннарга, синдләрга( Аларда белем алга киткән, алар безнең кебек ордым-бәрдем генә эшлә-! миләр, бөерләренә таянып, көчкә генә ышанып ятмыйлар. — Кызык, кызык,— диде Алмыш хан, бармаклары белән кылыч сабына шакылдаткалап.— Белеклеләр сүзен тыңларга бик тә яратам мин. Сөйлә әйдә, сөйлә. Төрекләрдә — Болгарда, Хазарда белекле беркем юк димәкче буласыңмы инде син? — Юк, мин алай димим, ханым,— диде Габдулла.— Төрек ырулары, улуслары таркалып беткән. Син менә Хазардан аерылмакчы буласың, Чулман буе сина баш бирмәскә тырыша. Бердәмлек юк. Берсе ата-баба- сы йоласын тота, икенчесе — гарәпнекен, өченчесе — румныкын, дүртенчесе — жөфүтнекен. Уйлап карасаң, хазар да, болгар да, кыпчак, угыз да, башгырт та — барысы да бер атабабадан. Менә шуна яна минем йөрәгем, Алмыш хан! Барлык ыруларны, улусларны, барлык илие-көнне берләштерә торган көч кирәк. — Әйе, кирәк!—диде Алмыш хан, яктырып.— Инде мин сиңа ышанам, Баштый углы Габдулла. Син мин уйлаганча уйлыйсың, мин янган утта янасың. Тик, бел: мин Хазардан аерылырга тырышам. Аерылырмын да! — Мин синең аерылуыңа каршы түгел, ханым,— диде Габдулла.— Син минем әйтеп бетергәнне көтмәдең. — Сөйлә әйдә,— диде хан, ым кагып. — Ни әйтмәкче ирдем соң әле? Әйе шул... Безгә яңа кот өрергә яна көч кирәк. Җөфүтләр таркау. Алар үз калталарын тутыру ягын гына карыйлар. Җөфүт йоласы безгә ябышмады. Ата-баба йоласы искерде, көчсезләнде. Рум йоласы безгә бармый. Таркау улусларны тергезсә, берләштерсә, бары гарәпләр йоласы гына тергезә, берләштерә алачак. — Шуны да онытма: хазарның көчәюе ул болгарның үлеме дигән сүз! — Әйе, шулай,—диде Габдулла, килешеп.— Болгарның көчәюе— хазарның үлеме дигән сүз! Менә нәрсә телим мин, ханым! Хазарга үчлек- ләшеп түгел, җөфүткә үчлекләшеп тә түгел. Юк! Үз улусларымны, үз телемне алдынгы итәсем килә. Гарәп йоласы хазарны да, болгарны да, угыз, башгыртны, кыпчакны да бергә берләштерәчәк. Синең өчен ш( җайлы чак. Сиңа мондый җайны кулдан ычкындырырга ярамый, ханым. — Аңлашылды,— диде хан.— Син — батыр йөрәкле кеше, чын белекле кеше. Синенчә булсын — мин сине дә җибәреп карыйм. Берьюлы шунда Тәкин углан белән Барые угланны да эзләп табарсың, башка йомышларны да үтәрсең. Шулай да күңелемдә бер төен бар: Хазар аша ничек узарсың икән? — Кайгырма, ханым,—диде Габдулла.— Анысы минем эш. Мин Итил-тораны, хазарларны Тәкин угланнардан яхшырак беләм. Мин аннан күз йомып та уза алам. Мин алар кебек бер көтү булып бармаячакмын. Мин бернинди кешесез... үзем генә китәчәкмен! Беркемгә берни сиздермичә... Синең үзеңнән башка беркемгә! — Үзең генә? —диде хан, ышанып җитмичә.— Сакчысыз, юлдашсыз? — Әйе, сакчысыз, юлдашсыз. Мин сатучы булып түгел, сатучылар белән китәрмен, аларның бер кешесе булып. Монда ышанычлы бер гарәп бар. Ул мине алып барачак. — Кем ул? , — Фатих ибн Әхмәт,—диде Габдулла,—Аның булмаган җире, кермәгән тишеге юк. Бөтен Багдадта аннан булдыклы, аннан бай, аннан шома сатучы юк. — Беләм мин аны,— диде хан.— Тапшырдык алайса, Баштый углы Габдулла! Бүгеннән җыела башла. Ак юл сиңа!

(Ахыры бар.)