Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕЛМАЕП-КӨЛЕП КЕНӘ...

АЛМА БАБАЙ «Исәнме, Алма бабай?» — диярләр. — Их, балачак! Нинди гүзәл, бәхетле чак! — диде ул, кояш нурларына күзләрен кыса төшеп. Авырткан билен кузгатмас өчен, тамырлары кабарып торган куллары белән тезләренә таянып, аягына басты. Күзләренә килгән яшь бөртекләрен тыя алмыйча, балалардан көнләшү кыяфәтендә, «Мин сездән аз гына калкурак чагымда сабан сөрергә йөрдем. Житмәсә, төннәрен ат сакларга җибәрәләр иде»,— дип үзалдына сөйләнеп куйды. Картның уйларын Гарифә әбинең чәй эчәргә чакыруы бүлде. Гарифә әби чәйне ясап, авыр гәүдәсе белән мендәргә утыргач, гадәтенчә, авыл яңалыкларын сөйләргә кереште — Сепаратта халык шау-гөр килә. Барысы да Якуп малае турында сөйлиләр,— диде ул ачу белән. — Нәрсә, карчык, кемне тиргисең? — дип сорады Шәйдулла бабай берни аңламыйча. — Якуп малаен әйтәм. Әтисен алачыкта тимер басып үтерде бит. Шуның малае колхозга акча биргән, ди. Имеш, ясле салдыра, ди. Ул йортны безнең тирәгә салмакны булалар икән. — Шофер Хәнифне әйтәсеңме? — диде карт.— Булыр, ул бик уңган егет. әйге матур иртә. Өстенә алма чәчкәседәй ап-ак күлмәк кигән, жиңнәрен терсәгенә кадәр сызганып җибәргән Шәйдулла бабай алма бакчасында утыра. Менә тиздән шау-гөр килеп бакчага балалар җыелыр. Алар, Шәйдулла бабайга сәламне алдан- рак бирим, дип, берсенберсе бүлдерә-бүлдерә: — һи. аның уңганлыгына... Беркөн мине базарга утыртып алып барды. Кайтканда да утыртырсың дип, акча, алма биреп карадым. Алмады. Менә шул кеше хәзер әнә ни эшли. Алтын заемга акча чыккан диме шунда? Бу хәбәрне ишеткәч, Шәйдулла бабай, ясаган чәен дә эчеп бетермичә, урыныннан кузгалды һәм: — Бик шәп булган, менә ичмасам егетлек? Әгәр чын була калса, мин дә алма бакчамны бирәм,— дип әйтеп салды. Бу сүздән сон Гарифә әби кулындагы чынаягын чак төшереп җибәрмәде. Тәүбә әстәгьфирулла, алла сакласын дип, керпе өстенә утыргандай, сикереп торды. Шәйдулла бабайнын иңбашына авыр, симез кулларын салып: — Юләрләнмә, карткаем, юләрләнмә, бер үк кеше алдында әйтә күрмә, аннан башка да бөтенесенең күзе безнең бакчада,—дип ялвара башлады. Шәйдулла бабай Гарифә әбинең риза булмаячагын алдан ук белә мде. Шуна күрә ул эшне үзем исән чакта хәл итим, днп күптәннән уйланып йөрде. Сигез дистәне куып баргач, гомер дә әллә нн калмагандыр. Ашыгырга, тизрәк Сәвит белән киңәшергә кирәк, дигән уйга килде. Авыл Советы председателе янында Хәниф гә бар иде Шәйдулла бабайга йомшак диваннан урын тәкъдим иттеләр. Ул, утыргач, таягын тоткан кулына күкрәген куйды да Хәнифкә карады — Дөресме, балам, сине балалар бакчасы салдырыр» а акча биргән дип сөйлиләр,— диде. Хәниф, көлемсерәп: — Исәп шулайрак, бабакай. Менә шул бакчаны кая салу хакында киңәшләшә идек. Шәйдулла бабай, утырган урыныннан шуышып, өстәлгә якынрак килде. — Дөрес, дисең инде, алайса. Бик зур эш эшлисең, улым, зур эш,— диде ул, яшәреп киткәндәй көләч йөз белән.— Кая салырга уйлыйсыз соң? Бүлмәдәгеләр тынып калды. Аның нидер әйтүен көттеләрме, әллә бабайга шулай тоелдымы? — Урын ягына килсәк, балалар, мнн аны сезгә табышуда ярдәм итәм. Минем алма бакчасы кемгә ярамаслык? Әнә шул бакчаның аргы башына салырга кирәк аны. Мин инде алма бакчамны күптәннән колхоз файдасына бирергә ниятләп йөри идем. Сабыйларга да булгач.„ Гарифә әби Шәйдулла бабайны ачулы каршылады — Олыгая килә кеше акылсызлана дип әйтәләр, растыр, ахры. Күрәм, бакчан белән хушлашкансындыр. Тегеләрен әйтәм, нитез ташыңны бирәм дисәң дә, каршы килмәсләр. Тәки гөрләп торган бакчабыздан яздырдылар. И ходаем, картайган көнемдә бар икән күрәселәрем! — дип үксеп еларга ук кереште. Бу көннәрне ул картына чәй дә эчермәде дисәк тә була. Казүрдәк итләре салып пешергән аш та, алын бәлешләре дә әзерләнмәде. Кичләрен урын да Шәйдулла бабайга мич казнасы буена, идәнгә генә түшәлде. Көннәрдән бер көнне, Шәйдулла бабайны тагын да куркыту нияте белән, Гарифә әби аерылышу турында сүз кузгатты Өйгә зур чаршау корып, картын олы якка чыгудан мәхрүм итте. Бабай яргы гасыр бергә гомер нгкән карчыгыннан моны һич тә көтмәгән иде. Ул, тырпаен торган мыекларын тешсез уртына кысып: — Вон, зобаный, үзең чыгып киг, күземә күренәсе булма. Монда барысы да мнн казынып тапкан мал,— днп тузына башлады. Бергә гомер иткәи картның холкын белгән Гарифә әби; — Шаяртып кына, сине сынап кына, юләрләнмә, карткаем,—дип ялагайланып сырышырга теләде. — Юк инде, син бер тапкыр шаяртып, «Казан Шәйдулла» дигән исем бирдерден миңа!—диде бабай, карчыгының авыр кулларын үзенең иңбашыннан алып.— Русча «котел» диделәр, хәтереңдәме?! «Казан Шәйдулла» дигән кушаматны ул колхоз төзелгән елларны алды. Яна оешкан артельнең чәчү орлыгы җитешми иде. Урта хәлле крестьяннарга идарәдән мөрәҗәгать итеп, чәчүлек орлык сорадылар. Ни барын кереп алудан куркып, Гарифә әби төн чыкканчы кырык потлап ашлыгын яшерде. Тик бер казанга тутырылган чүп-чар гына чоланда торып калды. Менә шул казанны күтәреп, мескен бүрек киеп, Шәйдулла бабай чәчү мәйданына килде. — Нинди оятсызлык эшләдем мин ул елларны син комсыз аркасында! Юк инде, бакча белән андый хәл булмас! Эшнең кая таба барганын сизгәч, карчык бабайны яхшылык беләи җиңәргә уйлады. Ул самовар утыртты. Өстәлгә тәм-төмнәр китереп куйды. Аннан ягымлы тавыш белән: — Бигрәк үз сүзле, үгез күзле син, картым. Бакча турында әйтәм, алма сатып кына да ел саен мең сумлап дахут алабыз. Ә син аны бер тиенсезгә бирмәкче буласың. Шәйдулла бабай чынаягын каплап куйды да тәрәзә буендагы кызыл сандыктан саклык кенәгәләрен алды. Үзе җай гына өстәл башындагы урындыкка утыргач, карчыгына пружиналы караваттан урын күрсәтте. — Безнең бит үз гомеребезгә җитәрлек акчабыз, кием-салымыбыз, икмәгебез бар. Җитмәсә утар тутырып мал асрыйбыз. Ул кош-кортның күллеген әйтеп тә торасы юк. Ә соң кемебез бар безнең? Берәр балабыз гына да юк бит ичмасам. Нигә безгә шул кадәр мал-дәүләт?! Бабай, аскы күз кабагын тавык сыман кыса төшеп, Гарифә әбигә карап алды да сүзен дәвам итте. — Балалар бакчасын монда төзесәләр, үзебез дөнья куйганнан соң да урыныбыз истәлекле булып калачак. Аннан сине беркем дә зобаный карчык димәс, депутатларныкы кебек итеп, кәнсәләргә кәртечкеңне дә куярлар,— диде. Гарифә әби йомшый төште. — Тукта әле, карт, азрак уйлашыйк, киңәш итешик. Уен түгел бит, бакча тикле бакча бирәбез. Бәлки, колхоз бәрәңге җиребезне арттырыр. Шәйдулла бабай, кулын селтәп, урыныннан кузгалды. Ул, үзенең уйларын ныгыту өченме, койма буендагы эскәмиягә чыгып утырды. Әле генә яңгыр явып үтүгә карамастан, көй кичкә авышса да, кояш кыздыра. Кояш нурлары күңелгә рәхәтлек бирә, яңа хисләр уята иде. Көтмәгәндә Шәйдулла бабайның каршына бер төркем балалар килеп чыкты. Алар, «Алма бабай, Алма бабай!» дип бал кортларыдай гөжләп, Шәйдулла картны уратып алдылар. Бу хәлне күргәч, Гарифә әби аягына да киеп тормыйча урамга чыкты. Башлап ул, капкасын танымаган сарык бәрәне шикелле, уңга- сулга карап куйды. Аннан бер адым алга, икене артка чикте. Каршыдагы балалар аңа зур бәйләм чәчәкне хәтерләттеләр. Карчык колачын җәйде. Аннан, җим савыты күргән үрдәктәй, алга омтылды. — Кызларым, улларым!.. — Алма әби! — Алма әби!.. Гомере буе бала дип хыялланган карчыкның уйлары тормышка ашты. Ул балаларны ияртеп алма бакчасына габа атлады. ҮЗ БАШЫНА ТӨШСӘ ерчак Мөхәммәтгали бабай үзенен авырып торуыннан зарланып алды. Нурисафа әби белән дә аларнын сүзе шул чамалы булды. Карчык сүз уңаенда бозауларының зыянлавын әйткәч — Нишлисен, жинги, алла казасыннан котылып булмый инде,— диде ул. — Шулай шул,— диде карчык йөзләрен сытып.— Алласын да әйтер идем инде. Бер ятим карчыкка каныкмаса. Үткән ел жәй уртасында кәҗәмнең аягы сынган иде. Бәйләм белән үзенә печән ташып ашаттым... — Борчылма, жинги.— диде хәзрәт чак кына да төсен үзгәртмичә. Аллаһе тәгалә бер жирдән алса, икенче жирдән китереп тә бирә ул. — Соң, анысы шулай инде.— дигән булды Нурисафа әби.— Ләтә- рәйгә кер юу машинасы чыккан иде . Бозавым башына булган икән. Бу алла дигәненә дә аптырарсың инде. Әзрәк чут-чамасын белсен иде. Бозавым бит ике йөз тәңкәлек, ә кер юу машинасы?. Барын да сөйләсәм, олы кешенен хәтере калыр Сүзне озакка сузмыйча, үзем белән булган бер хәлне генә әйтәсем килә. Бер көнне Гомәр хәзрәт безгә килеп керде. Исәнлек-саулык алганнан соң, жай гына сүз башлады. — Сәлих энем, бер-ике чүмәләдәй печән бар иде Шуны алып кайтыйк әле.— диде. Мин дә олы кешенең үтенечен екмадым Эштән сон печәнне төядек тә кайтырга чыктык. Авылга житәрәк биек тау төшәргә туры килә иде. Шунда житкәч — Мулла абзый, тотыныбрак утыр, машинаның тормозлары начар эшли, алла сакласын,—дидем — Син. Сәлих энем, аллага гына ышанып бетмә, үзен дә рульне нык тот.— диде бу. Мин. мулланын башка вакытта бөтен бәла-казаны аллага сылтавын хәтергә алып, көлеп җибәрдем Ә ул көлми, симез куллары белән чытыодап машинага ябышкан иде.