ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
СОВЕТ ТЮРКОЛОГЛАРЫНЫҢ IV БӨТЕНСОЮЗ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Ленинградта Совет тюркологларының IV Бетенсоюэ конференциясе булып узды. Ул терки халыклар әдәбияты үсешендә аур урын тоткан борынгы уйгур поэзиясенең күренекле әсәрләреннән «Котадгу Белек» («Бәхетле итүче белем») поэмасының язылуына 900 ел тулуга багышланган иде. Конференция СССР Фәннәр Академиясе- вец членкор респонденты Андрей Николаевич Кононовнын кереш доклады белән ачылды. Өч кен буена барган бу зур фәнни мәжлестә 60 тан артык доклад тыңланды. Докладчылар «Котадгу Белек» әсәренең күп терки халыклар әдәбияты культурасы үсешенә һәм әдәби телләренең формалашуына зур йогынты ясаганлыгы турында свйләделәр Конференциядә Казан галимнәре дә кашашты Алар арасында X Госман. Л Мәхмүтова, X. Курбатов, Ш. Абилов һәм Я. Әхмәтг әрәевалар бар иде. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты профессоры Хатип Госман «Йосыф Хас-Хажнбның «Котадгу Белек» әсәренә кадәр булган борынгы поэзия үрнәкләре». СССР Фәннәр Академня- сеиен Г Ибраһимов исемендә!е Казан тел. әдәбият һәм тарих институтының млкән гыйльми хезмәткәре Шакир Абнлов «Урта гасыр болгар-татар әдәбиятында «Котадгу <Белек»нен урыны» дигән темалар буенча докладлар белән чыктылар. Казан галимнәренең бай фактик материалларга нигезләнгән тирән эчтәлекле докладлары конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну тудырды һәм югары бәяләнде Конференциядә тыңланган һәм анда каралган мәсьәләләрдән чыгып, профессор А. Н. Кононов үзенең йомгаклау сүзендә союалаш һәм автономияле республикаларда тюркология фәненең нык адымнар белән үсә барганлыгын билгеләп үтте Ул тюркология белгечләренең мондый вәкаләтле очрашуларын ел саен үткәрүне булдырып, тюркология фәнендәге зур проблемаларны хәл итә бару ечен кечләрне бергә туплап, кыюрак эшләргә чакырды Катнашучылар тюркологларның нәүбәттәге V Бвгснсоюз конференциясен Ленинградта үткәрергә дигән карар кабул итте ләр Уд конференция угыз телләре мәсьәләләренә багышланачак. ӘДИП ИСТӘЛЕГЕНӘ Шушы елнык июль аенда Татарстан культура министрлыгы һәм Татарстан язучылар союзы идарәсе инициативалары белән әдәбиятыбызның мәшһүр классигы Галмм- жан Ибраһимовның каберенә һәйкәл куелды. һәйкәлне скульптор Рычков Ю Л. ясаган. Түбәндә без шуа һәйкәлнең рәсемен урнаштырабыз. ӨЧ ЭКСПЕДИЦИЯ Шушы елның жәендә ТАССР сынлы сая- гать музее Оренбург алкәсеидәге татар районнарына фәнни тикшеренү экспедициясе оештырды. Тарих фәннәре кандидаты Фуат Вәлиен житәкчелегендәге ул ми. педгшнянең максаты Оренбург «анжемлә «игәүне татарлар арасындагы аллык архитектурасы һәм халык сәнгате материалларын *ыев кайту мае Нәтижә квгелгәмиәм дә әйбәтрәк бул- ды: экспедиция членнары бик күп халык архитектурасы һәм сангаге материаллары туплан кайттылар. Оренбург татарларының чигүме итекләре (XIX гасыр ахыры). Музей хезмәткәрләре белән бергә, ул экспедициягә шагыйрь Рөстәм Кутуй да барган иде. Экспедиция членнары кичләрен жирле халык белән очрашулар үткәрделәр. Ф. Вәлиев татар халык архитектурасы һәм сәнгате буенча лекцияләр укыды, ә Р. Кутуй халыкка әдәбиятыбыз ирешкән уныш- лар турында сөйләде, үзенең әсәрләрен укыды. Шул ук музей РСФСР художниклары (Мәскәү) катнашы белән Татарстан районнарында да экспедиция үткәрде. Тарих фәннәре кандидаты Ф Вәлиев житәкчелек иткән ул экспедиция вакытында күп кенә халык сәнгате материаллары жыйнап кайтылды. Аннары ул материаллар Мәскәүгә СССР халыклары сәнгатенең зональ күргәзмәсенә озатылды. Күргәзмәгә жибәрелгән экспонатлар арасында татар ювелирлары (Балтач районы, Тәнәки авылы) ясаган әйберләр һәм Арча районы осталары тукыган һәм чиккән әйберләр дә бар. Август аенда тарих фәннәре кандидаты Фуат Вәлиев җитәкчелегендәге экспедиция Рязань өлкәсендәге Касыйм татарлары яшәгән районнарда булып, шактый күп һәм кызыклы халык сәнгате һәм архитектурасы материаллары жыйнап кайтты. Хәзер Ф. Вәлиев шул экспедиция материаллары нигезендә «Казан утлары» журналы өчен мәкалә яза. Касыйм шәһәрендәге 1467 елда корылган манара. Алгы планда ХУШ гасыр уртасында салынган ике катлы мәчет. КОНКУРС ЙОМГАКЛАРЫ 1969—1970 елларда басылган 70 мең исемдәге китапларның кайсысы художество оформлениесе һәм полиграфик башкарылуы ягыннан иң әйбәте булыр? Менә шул сорауга жавап бирер өчен, узган ел конкурс игълан ителгән иде. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелгән ул конкурста илебездәге барлык нишриятлар һәм типографияләр дә катнашты. СССР Министрлар Советы каршындагы матбугат Комитеты шушы елның 29 июлендә үткәрелгән утырышында әлеге конкурска йомгак ясады. Нәтижәдә биш басма әйбәтләрнең дә әйбәте дип табылып, югары дәрәжәле дипломга лаек булдылар. Алар: В. И. Ленинның 10 томлык сайланма әсәрләре китапханәчеге, «Ленин тарафыннан эшләнгән», «Синең исемен таңнар тудыра», «В. И. Ленин. Фотографияләр һәм кино- кадрлар жыйналмасы» (Беренче том — «Фотографияләр») һәм «Тайга хөрмәте* исемле китаплар. Ул китаплар Политнәшрият, «Карта молдовеняскэ», «Сәнгать» нәшриятлары һәм Хабаровск китап нәшрияты тарафыннан әзерләнгәннәр һәм бастырып чыгарылганнар Унбер басмага һәм «Декоратив сәнгать», «Полиграфия» журналларына Иван Федоров исемендәге дипломнар бирелде. Шулардан тыш, тагын 275 китапка һәм 26 журналга да дипломнар бирелде. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырып чыгарылган сигез китап та бар. Атап әйтсәк, ша- гыАрь Сибгат Хәкиммен татар һәм рус телләрендә чыгарылган «Күңелем Ленин белән сөйләшә» исемле сувенир китабына (художнигы Т. Хажиәхмәтов), беренче класслар ечен «Татар теле» дәреслегенә (художниклары М Григориев, А. Садыйков, Э Зарипов) икенче дәрәҗә дипломнар, Р. Нәфн- ковнын «Революциягә беренче адым»ына (рус телендә, художнигы М. Семенов), «Казан татарлары орнаменты»на (художнн гы И. Субаев) һәм «Татарстан» фотоаль- бомына (художнигы И Әхмәдиев) кызыксындыру дипломнары бирелде Г Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый», Г Мөхәммәтшиннын «Ак песи» исемле китапларына да полиграфия ягыннан яхшы эшләнгәннәре өчен икенче дәрәҗә дипломнар тапшырылды Э. Миндубаевның «Транспорт һәм төяү- бушату эшләрен механизацияләү» (рус телендә) исемле китабы исә өченче дәрәжә дипломга лаек булды КҮРГӘЗМӘ УҢЫШЛЫ ҮТТЕ Мәскәудәге художниклар йортында «Сатира ут сызыгында» дип аталган күр гәзмә үткәрелде Индокитайдагы Америка агрессорларыннан һәм Якын Көнчыгыштагы Израил басып алучыларыннан бик ачы итеп көлгән карикатура һәм сатирик плакатлардан торган ул күргәзмәгә илебезнең егерме алты шәһәрендә яшәүче иң яхшы карикатурачыларның хезмәтләре куелган иде Күргәзмәдә Казан художниклары эш ләренә дә зур урын бирелде. Тугыз авторның (С. Әбдрәшитова. Л. Бочкова, Л Ель- кович, Л. Насыйров, Б Старчиков, И. Хан- тимиров, И. Әхмәдиев, Б. Бунь һәм Э Гельмс) унбер хезмәте күрсәтелде Күр газизгә куелган рәсемнәренең саны буенча шәһәребез художниклары Мәскәү пәм Ленинград художникларыннан кала өченче урында иделәр Бу - куанычлы хәл. Димәк, безнең художникларыбыз политик карика тура һәм сатира өлкәсендә актив эшлиләр икән. Шунысын да әйтергә кнрәк, безнен художннкларыбызиың күргәзмәгә куелган хез мәтләре сыйфатлары ягыннан да йөз кызар тырлык булмады Аларны тамашачылар яратып карадылар һәм кайбер художник ларның рәсемнәре «Крокодил» журналында бастыру өчен сайлап алынды. ЭЛЕМТӘ НЫГЫА Монгол композиторларының чакырчы буенча, М. Җәлил исемендә!е премия лауреаты, композитор Мирсәет Яруллин Монголии гә барып кайтты. Ул анда монгол комоози тирларының нжаты белән танышты Һәм монгол дусларга татар композиторларының иҗатлары турында свйләде, үзенең кайбер әсәрләрен башкарып күрсәтте Иҗади мем- тәне тагыи да ныгытуны күздә тотып, монгол һәм татар композиторлары киләчәктә үзара җырлар алмашып торырга булдылар. МАТБУГАТ ПОРТЫНДА ОЧРАШУ Германия Демократик Республикасыннан кунакка килгән җәмәгать эшлеклесе Вин- терер Георг 14 августта Матбугат йортында татар язучылары һәм журналистлары белән очрашты һәм аларны' үзенең фашизмга каршы көрәшеп үткән тормыш киты белән таныштырды Үз чиратларында, язучылар да ана бүгенге татар әдәбияты турында мәгълүматлар бирделәр һәм, шулай итеп, әңгәмә бик җанлы үтте. В. Георг белән очрашуда язучылардан Г Ахунов, 3. Нури, Л. Ихсанова. Я Вннец- кий, Р Мостафнн һәм В Нуруллин катнашты ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ КОНСУЛЬТАЦИЯ БҮЛЕГЕНДӘ 20 августта язучылардан Ләбибә Ихса- нова, Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юэееа Азнакай районы редакциясе каршындагы әдәбият түгәрәге утырышында катнаштылар Анда алар Марсель Галиеа, Ирек Бәдертдннов. Нур Әхмәдиев хикәяләре, Нәфис Гәрәйшин һәм Фәһим Шәймәрдәнов шигырьләрен тикшереп, алзрга карага үз фикерләрен әйттеләр, яшь авторларга эшлекле киңәшләр бирделәр. ШАГЫНРЬ АВЫЛДАШЛХРЫ ЯНЫНДА Күренекле өлкән шагыйребез Хәсән ага Туфан республикабызның Аксубай районындагы Иске Кармәт авылына барып кайтты. Иске Кармәт — шагыйрьнең туган авылы. Ул шунда унбиш яшенә чаклы яшәгән һәм укыган Ә аннары, канатлары ныгыгач туган оясыннан очкан яшь бөркеттәй. читкә чыгып киткән һәм зур тормышка аяк баскан. Бу хәл моннан илле биш ел элек булган һәм ул шуннан сон бер тзпкыр да туган авылына кайта алмаган Ничектер җае туры килмәгән Әле мыек та чыкмаган килеш китеп барган Хәсән Туфан илле биш елдан сон, чәч агартып, зур шагыйрь булып, житыеш яше тулган кемнәрдә, ниһаять, сагынган туган авылына кайтты һәм авылдашлары белән очрашы:), алзрнын хәзерге матчр тормышлары белән танышты Шагыйрьне авылдашлары да сагынып көтеп торганнар икән очрашу кичәсенә җыелгач, әдипнең чыгышын тын да алмыйча тыңладылар. Аннары үзләре трибунага күтәрелеп, шагыйрьнең .хәрләрен укыдылар. нжатына югары бәя бирделәр һәм киләчәктә ешрак кайтып йөрүен үтенделәр. Түбән Кама әдәби берләшмәсенек җаваплы секретаре Әхмәт Гаязовның шигырьләре, консультации бүлегендә берничә тап кыр тикшерелгәннән сон. ТАССР Язучылар союзы идарәсе тарафыннан М. Горький исемендәге әдәбият институтына ижади конкурска тәкъдим ителгән иде. Ә. Гаязов әсәрләре конкурсларны унышлы үтте һәм ул институтка студент булып кабул ителде. КОЛХОЗ ҖЫРЫ Республикабызның Зеленодольск районында Вахитов исемендәге колхоз (председателе Фәһим Хәйдәров) алдынгы хуҗалыкларның берсе санала Бөртекле ашлыкларны ул узган ел гектарыннан уртача 19 центнер чамасы алган булса, быел 20 центнердан артыграк жыеп алды. Хуҗалыкның кыяр үстерә торган бик шәп теплицасы, 33 гектар злма бакчасы бар. Шуның өстенә анда бик күп чөгендер, кәбестә үстерелә һәм колхоз ел саен дәүләткә күпләп бал сатып килә. Күгеш. Тугай һәм Айдар исемле авылларны берләштергән әлеге Вахитов исемендәге колхоз кешеләре әнә шулай әйбәт эшләү белән бергә, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп, горурлана да беләләр, һәм алар ул горурлык хисен жыр аша әйтергә теләгәннәр иде. Хәзер аларнын теләкләре тормышка ашты: шагыйрь Зәки Нури *бер булып типкән өч йөрәк»неи — Күгеш. Тугай һәм Айдар авылларының жыр текстын язды, ә якташлары композитор Арслан Батыршин аңа көй ижат итте. «Аллана безиен алмалар» исемле ул жырны колхоз хоры башкара.