Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР

X. Хәйри. ПОИСКИ И СВЕРШЕНИЯ. Рус телендә. Казан. 1970 ел. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйринең юбилей көннәрендә дөньяга чыккан яңа китабы соңгы ун ел эчендә татар совет әдәбияты узган юлны яктыртуга багышланган. Пропагандистларга һәм агитаторларга, шулай ук киң катлау укучыларга адресланган ул китап «Уңай традицияләрне үстереп...» дип исемләнгән кереш бүлек белән ачыла. Әдәбиятыбыз узган зур юлга экскурс рәвешендә язылган әлеге бүлектә, кыскача гына булса да, революциягә кадәрге уңай традицияләргә тукталып узыла һөм татар совет әдәбиятының төп үсеш этаплары күздән кичерелә. «Яңа чикләрдә» («На новых рубежах») дигән икенче бүлек бүгенге әдәби хәрәкәткә гомуми күзәтү төсендә язылган. Күп санлы фактларга һәм мисалларга таянып, автор партиянең XX съездыннан соң әдәбият-сәнгать өлкәсендә барлыкка килгән үзгәрешләр, сан һәм сыйфат яңарышлары турында сөйли. Китапның шуннан соңгы бүлекләрендә татар совет әдәбиятының аерым жанрлары тикшерелә, һәр бүлек нинди дә булса конкрет жанрга багышланган. «Эпик киңлеккә омтылу» («Стремление к эпической широте») дип исемләнгән бүлектә, мәсәлән, прозаиклар иҗаты, соңгы ун ел эчендә дөньяга чыккан романповестьлар. хикәяләр һөм очерклар тикшерелә. «Шигъри талантларның күп төрлелеге» дигән бүлек, исеменнән үк күренгәнчә, поэзия өлкәсендәге яңа тенденцияләрне күзәтү максаты белән язылган. «Драматургларның эзләнүләре» дигәнендә суз сәхнә әсәрләре турында бара. «Иҗади дуслык» исемле соңгы бүлек татар һәм рус әдәбиятларының үзара бәйләнешен тикшерүгә, шулай ук әдәби тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган. Шул рәвешчә, автор әдәбиятның барлык тармакларын кочаклап алырга, соңгы ун ел эчендәге әдәби хәрәкәтнең тулы картинасын күз алдына бастырырга омтыла. Һәм ул теге яки бу язучы иҗаты, аның аерым әсәрләре хакында кызыклы гына фикерләр әйтә, татар совет әдәбиятындагы төп жанрларга (проза, поэзия, драматургия) шактый төпле, әтрафлы бәя бирә, матур-матүр гомумиләштерүләр ясый. Дәрес, китаптагы барлык бүлекләр дө бер югарылыкта язылмаган. Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме буларак, Хәсән Хәйри — күбрәк проза әдәбиятын һәм поэзияне өйрәнү белән шөгыльләнгән кеше. Үзеннән- үэе аңлашылса кирәк, аерым бәхәсле урыннары булуга да карамастан, «Эпик киңлеккә омтылыш» һәм «Шигъри талантларның күп төрлелеге» дигән бүлекләр уңышлырак та, тирәнрәк тә эшләнгән. Ә драматургиягә багышланган бүлек турында исә алай әйтеп булмый. Җыентыктагы кайбер бүлекләр таркаурак язылган, кабатлаулар байтак очрый. Редактор үз эшенә игътибарлырак һәм таләпчәнрәк караган очракта (китапның редакторы — И. Ф. Киндер), алардан котылу әллә ни кыен булмас иде, билгеле. Редактор һәм корректорларның игътибарсызяы- гы аркасында киткән башка төрле хаталар да очрый. Яшь шагыйрь Рәдиф Гатауллин, мәсәлән, «Г. Гатауллин» дип (55 бит), ә Рөстәм Мингалимов — «Г. Мингалимов» дип (68 бит) ялгыш басылган һ. б. Әмма, әнә шундый характердагы кайбер кимчелекләре булуга да карамастан, тулаем алганда, китап уңай тәэсир калдыра. Автор кирәкле һәм мактаулы эш башкарган. «Эзләнүләр һәм ачышлар» исемле бу китап татар совет әдәбиятының бүгенге хәле һәм торышы белән кызыксынучы һәр кеше өчен файдалы кулланма булачак. М. Хәбибуллин. ҖИДЕ ЮЛ ЧАТЫНДА. Повесть, хикәяләр. Казан. 1969 ел. Җиде ton чатында— Яшь прозаик Мөсә- гыйт Хебм5үллинның беренче җыентыгына кергән яңа повесте әнә шулай атала, һом чыннан да. •серией тэп герое Әнрүсә местәкыйль тормыш юлына чыгып, шатлык- кайгылар һәм газап-сөеиечләр белән тулы зур дөнья белән күзгә-күэ очрашкач, җиде юл чатындагы кеше кебек, бер мәлгә аптырап, югалып калгандай була. Аптырамаслык та түгел бит, әле унҗидене генә тутырып килгән яшь кыз җилкәсенә берьюлы күпме борчу-мәшәкать өелә, һич тә уйламаганда-көтмәгәидә свекле әнисе үлеп китә. Кыз үзен бик үк енәл бетермәгән, кырыс табигатьле әтисе карамагында яши башлый. Дөресрәге, дөнья мәшәкатьләреннән читтәрәк йөргән, вакытын күбрәк шау-шулы мәҗлесләргә йөреп, дус-ишлөр даирәсендә уздырырга яраткан •ти кеше үзе Әнрүсә кулына кала... Мәктәптә Әнрүсәне җырчы артисткабыз дип йөртәләр Заманында ул Казан хәтлә Казанга барып җырлаган, хәтта бүләкләр алып кайткан кеше, мәктәпне тәмамлауга артистка булырга хыяллана. Ләкин кызның тормыштагы шушы иң зур теләге дә чәлпәрәмә килә. Аңа ике сүз до әйтми торган роль бирәләр, әмма шуны да рәтләп уйный алмый. Әллә каушый, әллә куркып кала. Ул да түгел, аларны үги әниләре Мәнирә ханым ташлап китә, етисе эчәргә салыша. Кызның баш өстендә тагын болытлар куера... Күпмедер вакытлар нишләргә белми аптырап йвргәннән соң, Әнрүсә Сабитова, ниһаять, ныклы бер карарга килә: ул эшкә нерергв тиеш, бу кыен хәлдән аны бары тик эш, хезмвт кенә коткарып калачак, һәм ул нефтьне судан, тоздан чистарта торган цехка замерщица булып эшкә урнаша. Күл тв үтми, үзенең сагыш-газаплары белән беренче мәхәббәт килә, кызның йөрәгенә шаяи-җор телле, шамбы балыгыдай шома, ялтырап торган тыгыз кара тәнле Вәсил исемле егет килеп кере. Шулай Әнрүсә тормышта үз урынын тапкандай була, ул һәртерле шик-шәбһәләрдән арынып, тынычланып кала. Лакин тыныч кына, киноларга, танцы кичәләренә йереп кенә яшәп булмый ик«и шул. Тормыш кыз алдына яңадвн-яңа мәсьәләләр куя тора, һврберсе турында уйлан, һәрберсен» җавап тап: Әнрүсәне үз итәп, якын итеп йергән Ләйсән апасы әнә ирен ташлап китә. Дөрес эшлиме улГ.. Цехтагы эшләр дә, ул уйлаганча, шома, матур гына бармый икән бит. План үтибез дип. халык милкен әрәм-шәрәм итүләргә юл куала икән. Әнрүсә нишләргә тиеш?.. Кыен хәллордв калакала, тормышның шундый четрек.^е яклары белән очрвшв-оч- раша Әнрүсәнең характеры ныгый, дәиья- га карашы формалаша. Шушы кечкенә генә повестьта Әнрүсә- дән тыш та әллә ничә образ бар: втисә Галим. Мөнирә ханым, Вәсил. Наҗия, Ләйсән, Сальма. Фатих Гафиятович, Айхәл, Марс һ. 6. һәркайсының диярлек үз йвэе. үз характеры бар. Күбесе җанлы кеше буларак хәтердә кала. Бер суз белә и әйткәндә. яшь автор шактый кызыклы, заманча яңгырашлы әйбәт әсәр иҗат иткән. Тик ахырга таба М. Хәбибуллин бик кызулый. укучыларны тынычландырырга ашыга төшкән кебек. Күтәрелгән мәсьәла- ләрнең байтагы, хәл ителмәгән квенч». ■онытылып» кала. Автор безнең игътибарны мәхәббәт, гаилә эчендәге туганлык мөнәсәбәтләре тиресенә генә тупларга тырыша. Нәтиҗәдә шактый киң сулыш белен башланып киткән повесть үэеннен-үэе кысылып, тараеп тәмамлана. ■Җиде юл чатында* исемле повестьтан тыш. җыентыкка тагын «Чын теш» һ*м •Сәер мәхәббәт» исемле ике хикәя дә урнаштырылган. Болай алариың һәркайсы әйбәт тәэсир калдыра. Шулай да «Чын тәш» дигәне материалының зурлыгы, характерларының нигезлә эшләиүә белән, аерылыбрак тора. Мәхәммәт Садыйкоа ЗӘҢГӘ9 ОФЫКЛАР. Шигырьләр Татарстан китап нәшрияты. 1970 Яшь шагыйрь Мөхәммәт Садыйкоаиың исеме поэзия сәючеләргә моннан әч ел элек «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылган җыентыгы аша таныш. Ул җыентыкка кергән шигырьләр яшь әдипнең каләмдәшләре һәм укучылар тарафыннан уңай яктан бәяләнде Беренче иҗат уңышлары белән канатланган Мөхәммәт күптән түгел икенче җыентыгын бастырып чыгарды. «Зәңгәр офыклар» дип аталган бу җыентыгына аның кырыклап шигвхрә урнаштырылган. Җыентыкны ачып җибәргән «Кинән бер, күңелем» шигырендә шагыйрь Кокушкииода Ильич яшәгән муэәй-йортка килгәч туган кичерешләр* белән уртаклаша, дөнья халкының бәек юлбашчыга карата булган кайнар мәхәббәте турында сәйли. Шигырь җыйнак һәм гади итәп язылган түбәндәге юллар бәләч тәмамлана: Мин генәме? Аны күрер өчен Ярты дөнья монда килгәндер. Ленин эшенең җиңәчәген уйлап Кинән бер. күңелем, кинән бер. Туп та, атом да җуя алмаслык Ленин имзалары турындагы шигырьне дә тирән дулкынлану һәм горурлану хисе белән укыйсың. Нибары уналты юлдан торган шушы кыска гына шигырендә аатор Ленин идеяләренең планетага көннән-көн киңрәк колач белән җәелә баруын күз алдына шактый тулы китереп бастыра. Мөхәммәт Садыйков гомумән кыска язарга ярата. Аның күпчелек шигырьләре өч-дүрт строфадан артмый. Кыскалык исә үз нәүбәтендә шагыйрьдән моңарчы әле башкалар тарафыннан кабатланмаган яңа поэтик детальләр эзләп табуны, бүгенге таләпчән укучыны ышандырырлык көчкә ия булган сүзләр сайлап алуны сорый. М. Садыйков үзенең иҗатында өнә шул таләпләрдән чыгып эш итәргә тырыша. «Минем мәхәббәтем», «Яшәү гимным», «Малай чакка кайту», «Төнге басу буйлап», «Поши», «Осталар» һәм «Балыкчы» шигырьләрен укыганда яшь әдипнең уз тавышын, үз моңын ишетәсең. Бабаларыбызның җуелмас эзе калган җир-туфракның һичнәрсәгә алыштыргысыз икәнлеген белдереп, «Минем мәхәббәтем» шигырендә ул менә болай ди: Җиргә нәселем салган урак тамга Гасырлардан килә, ерактан... Шул мәхәббәт алтын башак булып Ватанымның гербын ураткан. Мондый уңышлы юлларны башка шигырьләрдән дә китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин, шуның белән беррәттәи, «Зәңгәр офыклар» җыентыгында укучыга инде әллә кайчан таныш булган фикерләрне тагын бер тапкыр кабатлап чыгуга корылган шигырьләр дө юк түгел. «Тракторчы». «Сабан туен көтеп», «Йорт яме килен белән», «Сугыш ярасы», «Аланнарда йөрим», «Урал эшчеләре җыры» шигырьләре, мәсәлен, поэзиябезгә бернинди дә яңалык алып килми. Кайбер шигырьләрен ахырыначә эшләп бетерергә Мөхәммәт Садыйковның түземлеге җитми, аларны ул ярым-йорты килеш калдыра. Менә шуңа күрә дә «Илизега», «Төнге җәйләүдә», «Яшәү көче». «Язлар язга охшамый», «Кич утырып кызлар чигү чигә», «Урнашу» кебек әйбәт фикерле шигыоьләо җыентыкка каралама хәлендә килеп кергәннәр. Киләчәктә Мөхәммәт Садыйковтан шигырьнең техник эшләнешенә дә и-етибарлырак булу сорала. Югыйсә, хәзергә өли аның шигырьләрендә ритмик яктан кытыршы урыннар, «үеентеләр-күзотәләр», «тәлгәшмиләш», «бу чаклы-чәчәкне», «урак ай-ур- лаган», «тезләре-сызлавы» шикелле ятышсыз рифмалар шактый еш очрый. Алдагы җыентыкларында яшь шагыйрьнең мондый кимчелекләрдән котылуын күрәсе килә. ТЫЛСЫМЛЫ ТЫРЫС. Хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр. Татарстан китап нәшрияты. 1970. Татарстан китап нәшрияты, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап, кечкенә китапчыклар җыелмасы бастырып чыгарды. Китапны сатудан килгән акча тынычлык фондына биреләчәк. «Тылсымлы тырыс» дип исемләнгән бу җыелмага язучыларыбызның балаларга багышланып язылган кыска-кыска хикәяләре, әкиятләре, шигырьләре тупланган. Бу китапчыклар арасында В. Маяковскийның «Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар», Бари Рәхмәтнең «Сараврач», Әхмәт Исхакның «Елка», Әминә Бикчәнтәеваның «Дәү әнием», Зәки Нуриның «Без инде хәзер зурлар», Шәүкәт Галиевнең «Камырша» шигырьләре, Г. Тукайның «Кәҗә белән сарык әкияте», А. Алишның «Утлы йомырка», Җ. Төрҗемановның «Ябалак белән тавык» әкиятләре, И. Туктаровның «Җир җиләге», А. Әхмәтнең «Баһау белән бозау» хикәяләре бар. Аларның барысы да диярлек бала кызыксынып тыңларлык гади сюжетка корылганнар һәм аңлаешлы җиңел тел белән язылганнар. Бу әсәрләрнең күбесе бала күңелендә туган җирне ярату, аның табигатенә соклану, өлкәннәрне олылау, ихтирам итү, бәләкәйдән үк тыйнак һәм эш сөючөн булып үсү тойгысы тәрбияли. Җыелмадагы китапчыкларга төрле темаларга язылган шигъри һәм чәчмә әсәрләрнең сайлап алынуы кечкенәләргә үз тормышларын якыннанрак танып белергә ярдәм итә. А. Алишның «Утлы йомырка» хикәясендә, мәсәлән. әбисе алдында үз гаебен үзе ачып салган малайның кичерешләре бирелә. Хикәядә алынган вакыйганың беренче заттан сөйләнүе аның тәэсир көчен тагын да арттыра. Хикәянең чишелешен тынын кысып көткән бала аның соңгы юлларын тыңлаганда иркен сулап куя: «Әби көлә-көлә чәй ясый: — Әй, җүләр, җүләр, йомырканың утлы булганын кайчан күргәнең барГ Тик, зурлардан сорамыйча, әйбергә тияргә ярамый,—ди. Ә мин тагын кып-кызыл булам. Нигә сеВпи торгандыр бу еби? Әйтерсең. инде аны мин хәзер белмим». Балалвриың яраткан язучысы Б. Рәхмәтнең «Сара-ерач». Ә- Бикчәнтәееаның «Дәү әнием» шигырьләре кечкенәләрдә хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. А. Әхмәтнең «Баһау белән бозау» хикәясендә һәм Ш. Галиев- нең «Камырша» шигырендә исә шуклыкның, урынсыз шаяруның, мактанчыклыкның яхшылыкка илтмәве ышандырырлык итеп тасвирлана. 3. Нуриның «Без инде хәзер зурлар» шигыре, кулларына әлифба тотып, беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып керүче балаларның шатлык хисләрен чагылдыруга багышланган. Уйныйлар виттә нурлар Әлифба алды куллар! Мәитапнэ илт» юллар Без инде хәзер зурлар. Суз ахырында әлеге китапчыклар җыелмасының исеменә до тукталып үтәсе килә Кәгазь тартма эченә тупланып чыгарылса да. ул нн очендер «Тылсымлы тырыс» дип аталган. Безнеңчә, аны «Тылсымлы тартма» дип атаганда уңышлырак чыгар иде, ул чагында аның исеме дә җисеменә туры килгән булыр иде. Мондый җыелма ларны бастырыл чыгару киләчәктә дә күздә тотылса, бәлки аның исемен үзгәртү турында да уйлап карарга кирәктер. Саҗидә Селәйманова. ЯШӘҮ ХАКЫ. Шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты. 1970 Саҗидә Селәйманова — безнең шагыйрәләребез арасында иң актив иҗат итүчеләрнең берсе. Аның хисләргә бай, тирән мәгънәле шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә дә, аерым җыентыкларга тупланып та соңгы елларда әледән-әле басылып тора. Быел укучыларга ул «Яшәү хакы» исемле яңа җыентыгын тәкъдим итте. Бу китапка кергән шигырьләрнең күбесен- да лирик герой ил-җир язмышы, кешенең тормыштагы урыны, аның тынгысыз күңелен биләп алган бик күл нәрсәләр турында уйлана. Шагыйрә исә аның уйлануларына Йомгак ясагандай, һәркемнең күңеленә кереп калырлык нинди до булса бер поэтик фикер әйтүне үзенең бурычы итеп саный: Тормыш ПУЛМЫЙ кию соенүсез яшаү плыр спелү-сәюсеэ Клрпңгыдп китм караш кирәк Өшегәндә кирәк җылы сүз. ' •Тормыш булмый «вю-севиүсвз...» дип башланган шигырьдәге әлеге фикер «Ел әйләнә » «Туган җирем, эчкән сүвм!», •Чуерташ», «Мәкер», «Язгы күкнең йозе кояшлы» шигырьләрендә тагын дә кечәя, үстерелә тешә Саҗидә Селәймаиоаа үзенең шигырьләрендә бүгенге кенгә кагылышлы терле темаларга морәҗәгәть итә. Теге яки бү шигырендә алынган Һәр теманы ул үзеиче чишәргә, укучыга аны үзеиә генә хас булган поэтик алымнар башкалар тарафыннан кабатланмаган поэтик образлар аша җиткерергә омтыла. «Әй. солдатлар тигез, кыю басып...» шигырендә иңбашларына мылтык асып, аякларына кирза итеп киеп үткән солдатлар артыннан ияргән сабыйларны карап калган ананың кичерешләре бирелә. «Утлы еллар җырын» җырлап узган солдатларны күргән саен аның җаны борчыла, аларга карап ул бер үк сүзләрне кабатлый: Яңартмагыз утлы еяллр җырыи. Улым үсеп китә улым Ләкин шагыйрә заман шау-шуын ишетмәмешкә салышырга, җирдо барган аяусыз керешкә күз Йомып карарга видами. ■ Горур җырлар читлекләрне вата» шигырендә ул атвбабвларыбыэ тапшырган эстафетаны күтәреп боручыларны «ерошче- лернең алгы сафында атларга, вларның исеменә тугрылыклы булып калырга чакыра: Мылтык кетпэсенэ чзчи» иадап. Яңа сафлар җырлап узалар Байракларга йорак каны тамган. Онытмагыз! Онытырга КУШМЫЙ Мусалар! Моңарчы басылып чыккан китаплардагы кебек үк, шагыйренең бу җыентыгында дә яшьлек, мәхәббәт, кавышу һәм аерылышу турында язылган шигырьләргә дә шактый киң урын бирелгән. Ләкин, ачык- тан-вчык әйтергә кирәк, ул шигырьләрендә Саҗидә үз-үзен кабатлый тематик яктан артык ваклана, бертәрлелектәи котылып бетә алмый. Күрәсең, бергә тупланып басылып чыгачак шигырьләрне сайлаганда җыентыкның редакторы да бераз талымсызлык күрсәткән. Безнең карашыбызча, Саҗидә Селәйманова андый ташламаларга һич тә мохтаҗ түгел. Җыентыктагы күпчелек шигырьләрнең тормышны, вакыйгаларны яхшы белеп, укучы күңелен дулкынландырырлык итеп язылулары эне шул хакта— шагыйренең үэ иҗатындагы еак-тәяк кимчелекләрдән бик җиңел арына алырлык мемкинлеккә ия булуы хакында сейли.