Логотип Казан Утлары
Хикәя

ВАКЫТСЫЗ ТУЙ

 Салихов елганы ерып чыкты Башта тракторчыларны көтеп торып, елга төбен шушы төштә бераз күтәрергәме, әллә вышканы күчерү өчен саЙрак урын эзләргәме, дип киңәшергә теләгән иде дә. иртәнге ызгыш исенә төшкәч, алар белән < • сөйләшәсе килмәде Ярсып гөрелдәгән тракторSst - * ларга борылып карады да тиз генә өстен чи шенде. Салкын су анын табан астын, балтырларын куырып алды э яздан бирле тынгылык бирми килгән радикулит су белән бергә анын биленә үрмәләде. Салихов, аягы белән елга төбен капшый-капшын. алга атлый, киемнәрен төенләп тоткан кулын югары күтәргән, икенчесе белән тракторчыларга ишарәләр ясый, ә үзе эченнән генә һаман иртәнге бәхәсне дәвам итә иде: — Тыгылган булалар бит! Ә мин нишләргә тиеш ди3 Бер генә көнгә дә кичектерерлек эш түгел .. Ул әле үзен бу эшкә бик тиз күндерә алган директорны ачулана башлый, әле вакытсыз туйлап йөрүче - түвврлекләре калМаган. имеш!— Востриконны тетеп сала, әле Айгөл-Гульканы һәм анын егетен сүгәргә тотына. әмма барыннан да бигрәк үзенең бернәрсәгә яраксыз холкын тирги «Вышкачылар бригадиры булып түгел, шәфкать туташы булып кына эшләргә кирәк сина!» ...Салихов моннан бер атна элек үк ял сорап гариза язган нде. Путевка мазар сорап тормады Акча әрәм итеп, врачларның те к кәсен ә тиеп йөрмим әле. ютам да бажаларга Идел буена китәм - дип күңеленә беркетеп куйды. Баҗасының үз көймәсе, бүтән кирәк нрагы бар, ул балык тотар, ә Салихов ухасын пешереп ашар да. аякларын кыз!ан ком эченә 1Ы1ЫП. рәхәтләнеп кырын ятар Хатынын алып барып маташмас инде Ялны балык шулпасы чүмереп үткәрертә туры килер Ләкин болар барысы да коры хыял булып калды Башта ук кулына телеграммасын тотып килеп. Востриков эшне бозды янәсе, кызы кияүгә чыта. Монда мннсез нишләрсез икән, дип ник бер сүз әйтсен, ялын алды да туйга чапты... BocipHKua китеп тә өл юрмәде. бригадага контора директоры килеп төште. — Кил әле. Салихов Сүзем бар,—диде ул, «газигы>ның ишегеннән чьи ар чыкмас. Директор кесәсендә йөреп ямьшәеп беткән «Беломор>ын сузды да. мә тартып жибәр дигәндәй, пачкасын селкеп куйды Салнлов сүзнең ял турында бармаячагын шунда ук аңлап алды: юкса папирос белән сыйлап маташмас иде! Ул, тартыргамы-юкмы, дип бер мәл икеләнеп торды. Ашыкмый гына башын кашып алды, әмма түзмәде, бер папирос суырып чыгарды. — Бар өмет синдә. Салихов,— дип сүз башлады директор, йөнтәс кашларын кыймылдатып. Хикмәтле аның кашлары — кемнән дә булса берәр нәрсә ялварып сораганда алар кыймылдап кына калалар, ә инде берәрсен тирги башласа,— пружина куйган сыман сикерешергә тотыналар. — Яна промыселга унике вышка күчерергә кирәк. Ара — алтмыш чакрым, срок — бер ай... — Шул гынамы?—дип сорады Салихов. — Шул гына,— диде директор.—Беләм, беләм, синең ул гаризаң менә монда утыра,— дип, ул плащ якасы астыннан катлам-катлам булып бүлтәеп чыгып торган симез муенына сугып куйды. — Теләсәң, хәзер, үз күз алдыңда ук кул куям. Карап та тормыйм... Тик башта эшеңне эшлә. Ул арада без путевка хәстәренә керә торырбыз. Кая телисең? Сочигамы, Цхалтубогамы? Хәтта Төньяк котыпка да җибәрә алабыз. Иртәрәк кирәк иде, әлбәттә... Мин вәгъдә бирергә өлгердем шул: таш яуса явар, иллә мәгәр минем вышкачылар сынатмаслар,— дидем! Күзен дә алмыйча директорга карап торган Салиховның күңелендә «яңа промысел», «унике вышка», «алтмыш чакрым», «бер ай срок» сүзләре буталырга тотынды. Әллә акылыннан язганмы ул директор? Ул моны аның күзенә бәреп әйтмәкче дә булган иде, өлгерә алмады, директор зажигалкасын кабызып аңа сузды да, вышкаларны бер ай эчендә күчереп бетерергә кирәклеген сабый балага төшендергәндәй, бик төпченеп аңлатырга тотынды. Ә Салихов нинди нормадан чыгып исәпләсәң дә мондый эшкә ким дигәндә дүрт ай вакыт кирәк булуын, директорнын сүзен аяк астына салмыйк дигән сурәттә дә иртә таңнан караңгы төшкәнче кара тир түгәргә, атнага ике ял дигән нәрсәне онытып торырга туры киләчәген уйлады. «Андый тинтәкләрне икенче бригададан эзләгез»,— дип әйтергә авызын ачты, ләкин үзе дә сизмәстән: «Ярар»,— диде дә тәмәке төпчегенә төкерде. Ә иртәгесен, студент егетен ияртеп, Гулька килде. Егетнең авыр карашлы соры күзләре үҗәтләнеп карыйлар, күкрәк мускуллары көрәшчеләрнеке төсле кабарып тора иде. — Владька бу,— диде кыз, үзен бик иркен тотып.— Студент ул, политехническийны тәмамлый. Аны Востриков тракторына утыртырга була. Аның хәзер каникул вакыты, без җәйне бергәләп үткәрергә булган идек. Ә бу вышкалар арасында мин өйгә дә кайта алмаячакмын,—дип зарлану катыш ялвару белән аңлата башлады ул һәм, кинәт исенә төшкәндәй, өстәп куйды:— Правалары бар аның... Ул арада тракторчылар да килеп җитеп, егет белән кызны урап алдылар һәм, һич тартынмыйча, Гульканың егетенә төбәлделәр. — Тапкан егет!—дип мыскыллап әйтеп куйды Ландышев һәм күзлек кигән күзләрен йомгалап алды. — Таптым шул! —дип иңбашларын сикертеп, чәчрәтеп әйтте кыз.— Кемне табарга тиеш идем соң мин? Сине дисәм, пенсиягә чыгар вакытың җиткән... — Әллә ул алланың кашка тәкәсеме? — дип сүз кыстырды Степан Мокрушенко.— Нигә Востриков машинасына ул утырырга тиеш? Гулька югалып калды, ләкин студент, коймак төсле түгәрәк беретын бармагы белән күтәрә төшеп, һич исе китмичә: — Кашка тәкәсе! Нәкъ өстенә бастың!—диде дә «коймакны» кире башына чәпәде. Барысы да сүзсез калдылар Студент егет, зән^әр кеды кигән аякла* рын кин аерып баскан килеш, берни булмагандай, ялкын сыман җирән, куе чәчен береты астына сындырырга азаплана иде. Кешене эшкә алу-алмау — бригадир кулында. Бүтәннәрнен киңәш бирергә, тәкъдим итәргә хакы бар, ләкин соңгы сүзне тик ул, Салихов кына әйтә ала. План үтәлеше өчен дә. хәгтг кешеләрнең тырналган _ киселгән җирләре өчен дә җавапны ул бирә. Шуна күрә һәркем яхшы * белә: өстеЕ-ә вышка ауганда да йөзен чытмаячагына тәмам ышанмый Е торып. Салихов беркемне дә эшкә алмаячак. i Бригадир студент егеткә: «Кем белә бит әле сине, нәрсәгә ярыйсындыр»,— дип әйтмәкче булды, ләкин кинәт аның күңелендә Гулькага g яхшылык эшләү теләге уянды Чыннан да, ни рәхәт күрә инде ул кыз алар арасында эшләп вышкалар, тракторлар, тимер-томыр... 1 улька — электросварщик. Чын исеме Айгөл аның, ә эштә барысы = да Гулька дип йөртәләр. Конторда Салиховтан көләләр: сварщик итеп тикмәгә генә хатын-кыз тотмый ул, янәсе. Ә ул, үзенә калса, Айгөлне * теләсә нинди ир сварщикка да алыштырмас иде. Вышка яисә лафетлар- ® да берәр нәрсәне ябыштырырга, «ямау салырга» кирәк булса. Салихов- 2 нын күңеле тыныч: Айгөл ял димәс, бәйрәм димәс, барысын да ялт х иттереп эшләп куяр. * Хатын-кыз мәсьәләсендә авыз чайкауларга килгәндә. Салихов алар- п га төкереп тә бирми. Дөрес, ялга туктаган араларда егетләр, җылыныр өчен дигән булып, Айгөлне уртага алып кыскалыйлар, ләкин хәзергә, t- әйгмәгәне булсын. Салихов кызның шуннан артыгына юл куйганын *■> күргәне-сизгәне юк. £ Хәер, бер заман. Айгөл Садыйк белән йөри икән, дигән хәбәр йөрде < йөрүен. Алай гына да түгел, бригадада туй турында ук сөйләшә башла- •* дылар. Салихов үзе дә бер көнне эштән кайтышлый бригада исеменнән яшьләргә бүләк алу өчен шифоньер яисә диван-карават карашгыр- галый торыйм дип кибеткә кереп чыкты Туй чыннан да булыр төсле иде. Кызы белән егете бар. биреләчәк бүләк карап куелган, ә инде туйда кәеф-сафа кылып алырга теләүчеләргә килгәндә, алар күп; савыт-сабасын да. өсгәл-урындыгын дә төткәзерлек түгел. Ләкин көтелмәгән бер хәл бөтен эшне бозып ташлады. Бер көнне Айгөл эштән кайтып керсә, ни күзе белән күрсен аның бүлмәсендә Садыйкның әнисе, туганнары утыра Килен буласы кешене күзләргә килгәннәр. Айгөл, әлбәттә. булачак туганнарын пырылдатып куып чыгара. Шулай игеп, буласы туй булмый кала Садыйкны бүтән бер кызга өйләндерделәр. Күп тә үтми, ул үзенә икенче бер кәләш эзли башлады, аннары өченчесен... Гомумән, ул күбрәк вакытын буйдак булып йөри иде. Бригададагы эшләр шулай үз көенә генә барганда, авыртмаган башка тимер таяк дигәндәй, һич тә көтмәгәндә алар тормышына менә ниндидер бер Владька килеп катнашты. ...Айгөл иңбашларын сикертеп. — Нәрсә күзләрегезне чекерәйттегез? Я. алып килдем ди, миндә ни эшегез бар соң сезнең? Ә тракторны йөртә белә ул. менә күрерсеэ-,-*- днде. Салихов, аны бүлдереп «Ташла әле шул Таһнр-Зөһрә уенын!» — димәкче иде дә, Садыйкның ачулы карашын күреп, шатланып куйды «Әһә. тырналамы йөрәген!» — һәм ул һич көтмәгәндә студентка борылып: — Ярый! Бар, утыр Востриков машинасына,— днде Шау-шу купты, барысы берьюлы сөйләнергә тотындылар, ә Садыйк брнглдириын йөзенә бәреп кычкырып ук җибәрде — Нәрсә мәтәштерәсең, бригадир? Ни элек бездән рөхсәг сорарга кирәк! Салихов бригада кешеләренең ни уйлавын шунда ук сизеп алды: кайберәүләр җидешәр ел эшләп тә беренче тракторга эләгә алмыйлар, ә килмешәк бер студент килмәс борын ук менеп утырсын, имеш! Ләкин чигенү юлы ябык иде инде: вышкаларны күчерә башларга вакыт. Салихов якындагы тракторның тәгәрмәче өстенә сикереп менде дә җен ачуы чыгып: ~ Шаулама! Кайсыгызның бригадир буласы килә!-—дип кычкырды Барысы да тынып калдылар. Салихов аларның авызын ничек капларга икәнен яхшы белә. Бригадирлык өчен ана түләнә торган ун процент артык акча бер кемне дә кызыктырмый. Тракторчыларның эш башыннан алган акчалары бригадир тарифыннан ике тапкыр артык чыга Менә шуңа ул хәзер, аларга аңнарына килергә ирек бирмәстән, кырыс кына: — Машиналарга! Тизрәк! — дип кычкырды Салихов шикләнми: бригадирның боерыгы үтәләчәк. Ул трактор тәгәрмәче өстеннән сикереп төште, тракторчылар моторларын кабызып, кабиналарына утырышкан арада, үз урынына барып басты Хәзер Салихов өчен дөньяда вышкадан башка берни дә юк. Ул акрын гына кузгалучы тракторларның, чылбырлары белән җир тырный- тырный, бер җепкә тагылгандай тип-тигез булып тезелүләрен көтә, ә үзе түземсезләнеп калтырана иде. — Әй мескенкәй,—диде ул үзен-үзе үчекләп.—Ничә ел эшлисең, пенсиягә чыгар вакытың җиткән, ә үзең бала-чага төсле калтыранасын... Чыннан да үз гомерендә ничәмә-ничә вышка тарттырганы бар аның, тик менә хикмәт һәр очракта кузгалып китәргә дигән боерык бирер алдыннан сулышы кысыла башлый, бугазына төер менеп утыра. Күнегеп була торган нәрсә түгел, ахрысы, инде бу. Ул. үзен биләп алган дулкынлануның тракторчыларга да күчүен көткәндәй, бер мәл көтеп торды һәм. уналты тракторга утырган уналты кешенең машиналарын бер үк вакытта кабызырга әзер икәнлекләренә ышангач, кинәт кулын селтәп җибәрде: — Кузгал! Башта ул, әллә боерыкны аңламадылармы, дип. борчылып куйды, чөнки вышка да, тракторлар да урыннарыннан кузгалмадылар Аннары тынычлана төште. Менә 1ракторлар ярсу айгырлар төсле арт тәгәрмәчләренә бастылар, бер мен ике йөз кырык ат көчле уналты машинаның уналтысы да берьюлы тартылып куйдылар һәм алыптай зур мәһабәт вышка, ялкау гына кузгалып, кырлар өстеннән йөзеп китте. — Кузгалды! Китте!—дип кычкырып җибәрде Салихов. Ул артына әйләнеп карый-карый. абына-сөртенә, тракторлар яныннан йөгерде, нидер кычкырды, кулларын бутап нәрсәдер аңлатырга теләде, аннары, металл чыңлавы, моторлар гөрләве астында беркемнең берни ишетмәячәген аңлап, тынып калды Юл тигезләнде, тракторлар бер үк ритм белән бара башладылар, тынычлана төшкән Салихов та гади адымнарга күчте: атлыйсы чакрымнар шактый әле! Аның уйлары һаман шул иртәнге ызгыш тирәсендә чуалды Ни әйтсәң дә, юккарак җәберләде бугай ул кешеләрне Беркем белән кинәшеп-нитеп тормады, ят бер кешене Востриков тракторына утыртты бит. Егетне сынамады, тикшермәде — Гулька сүзләренә ышанды Эш тикшерүдә генә дә түгел. Студентны ул барыбер бер сынаячак. Тик менә бригада гафу итәрме икән үз бригадирын? Салихов егеткә нинди сынау үткәрәчәген хәзергә тәгаен генә үзе дә белми, әм.ма шунысы ачык: ул үзенең бригадирлык абруена тап төшермәс, сынау берәү дә тел-теш тидерә алмаслык булыр. Трассада моның өчен форсат чыгып кына тора. Ул, әлбәттә, бер яктан маршрутның тыныч булуын тели: ул-бу булып, каһәр тешкәй радикулиты кузгалып, өзлегеп-нитеп китсә, вышка ларны вакытында күчереп бетерә алмавы бар. Ләкин икенче бер эчке тавыш монын нәкъ киресен әйтә: юл таулар-чокырлар аша үтсен иде. менә шул чак студент егеткә репетиция булыр иде. репетициянең дә ниндие генә әле — генеральные,— ди. Шуңа күрә, калкулык артыннан житез генә агып чыгучы елганы күргәч. Салихор шатланып уйлап алды «Әйттем ич!.. Хәзер башлана'* ф ...Елга уртасына җиткәч, Салихов артына борылып карады. Тракторлар яр буена килеп туктаганнар, бригада кешеләре бер урынга = жыелып нидер сөйләшәләр. Тик базык гәүдәле Садыйк кына, ни эш- *- дәргә белмәгәндәй, бер читтәрәк арлы-бирле йөренә 2 Салихов әкә шул Садыйкның аны көлкегә калдыруын исенә гөшер- £ де. Әлеге дә баягы шул Ай>өл аркасында булды бу хәл Теге барып Е чыкмаган туй вакыйгасыннан соң. бер көнне Садыйк шаярып кына ; Айгөлне кочакламакчы булган, ә кыз уйлап-ннтеп тормаган, тоткан да ® тегенә чүмеч белән тондырган. Садыйкның күз төпләре шешеп чыккан. ф Ул көнне Салихов өенә кайтып, өстен-башын алыштырырга да өлгермәде. кабаланып Садыйкның әнисе килеп җитте һәм, исәнме юк, сау- ® мы юк. тегенең тетмәсен тетә башлады с — Бригадир икәнсең, бригадир була бел, яме, күрәләтә кешене s имтәгтермә. Гарип булса шунда, мин аны ничек өйләндерим, син шул < турыда уйлап карадыңмы3 — дип кычкырынды карчык, юан гәүдәсе « белән Салиховны бүлмә почмагына кысрыклап Ул карчыкка улының л ни рәвешчә «гарип булганлыгын» сөйләп бирмәкче иде дә. күңеленнән =: генә үз урынына Айгөлне куеп карады да бу фикерен үзгәртте, гөнаһны “ үз өстеиә алырга булды. а. Ә теге кире беткән кортка КОНТОрга да барып ҖИТӘ анда да гауга * куптара, шуннан соң бригадага куркынычсызлык техникасы инжснех рын җибәрергә мәҗбүр булалар Садыйкка өч көнгә бюллетень бирделәр, ә Салихов өстеннән акт төзеп, стена газетасына язып чыгардылар Бөтен бригада эче катып көлде Ә Садыйк килеп гафу да үтенмәде ...Елга төбе сөзәк кенә күтәрелә башлады. Салихов каршы як ярга чыкты. тракторларга әйләнеп карады да бер бармагын күтәрде «Елга аши беренче тизлек белән чыгыгыз!» Алдагы трактор, радиаторы белән суны иснәргә теләгәндәй, сагаеп кына елгага килеп керде Салихов, трусиктан гына яр буенда басып торган килеш, бер берсен узарга теләгәндәй тракторлар алдыннан йөгерешкән вак дулкыннарга карап торды.. Елга сай иде, «репетиция» барып чыкмады Са.-нхов тракторларның, тәгәрмәчләреннән чупыр-чукыр су агызып, ярга чыгып бетүләрен кәгеп торды да янә алар алдыннан атлап китте Кояш иртәнге томанны киптереп бетерде, көн эсселәнде Салихов Трассаны күз алдына кигереп, алтмыш чакрым араны күңеленнән өч кисәккә бүлде бүген шуларның берсен үтәләр дә кунарга туктыйлар, иртәгә тагын бер кисәген үтен, тагын тын куналар, ә берсекөнгә барып та җитәләр Аннары буш килеш кире кайтып, тагын вышка тагалар Унике тапкыр шулай барып кайтсалар, вышкаларны күчерел бетерә лэр. ә ул ялга китә Кинәт һава үзгәреп кигте. Әллә каян килеп чыккан кечкенә генә болыт яктыр булып сибелде, ләкин болыты чамалы булдымы, әллә кояшның кыздыруы көчле идеме, жнр өстеиә берән-сәрән тамчылар тынл төште. Юл тузанлы, көн эссе иде Салихов, кепкасын салып, чалбар каешы на кыстырган иле. чәчсез башы пешә башлагач, кире киде Ул. моторлар гүләвен, лафетлар дөбердәвен. вышкаларның аркылы тимерләрендә жил уйнавын тынлап, тракторлар алдыннан атлады. Аның күңелен го рурлык, канәгатьлек хисе биләгән иде. Горурланырлык шул шундый зур кәрванны шып туктату, хәрәкәтсез, өнсез итү өчен аның бер кул селтәве җитә. Ул буыннарында арыганлык сизә башлады, күңелендә кайсы да булса бер машинаның кабинасына менеп, ун-унбнш минут кына булса да утырып бару теләге уянды, ләкин ул бу татлы хыялын шунда ук куып җибәрергә ашыкты Чөнки шуңа бирелеп, тәмәке тартып алыйк, дидеңме, сулыш алырга гына дип туктадыңмы — калган юлның биш ләтә, унлата кыенрак тоелачагын көт гә тор. Туктамавың, төшкә кадәр түзүең хәерле. Ләкин аңа төшке ашкы ашарга туры килмәде Бер лафетның күчәре сынды. Шул форсаттан файдаланып, тракторчылар ашарга утырдылар, ә ул Айгөл белән сваркага кереште. Лафет белән шактый озак маташырга туры килде. Эш беткәч тә ул. туктагыз, егетләр, мин дә капкалап алыйм инде, дип әйтергә базмады. дөресрәге, студент турындагы сүзнең тагын кузгалуыннан курыкты һәм, кипшергән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып, кычкырып җибәрде: — Кузгал! Тракторлар алдыннан атлаган Салиховның башында гел бер уй чуала: ничек кенә ашап алырга сон? Ашыйсы да артык килми анын үзе, аның турында гел кайгыртып тора торган хатыны алдында аклану өчен генә кирәк ул. . Ул өенә кайтып керүгә, хатыны кулларын тезенә сугып: — Менә сина мә! Мин ул ач йөрмәсен дип, таң тишегеннән торып басам, ә ул букчасын ачып та карамаган килеш кире күтәреп кайткан! — диячәк бит. «Нигә аны үпкәләтергә? Әллә аяк өсте капкалап булса да букчаны бушатыргамы?» Менә шунда аның күңеле булачак. — һәрвакыт шулай итәләр аны,— дип үзен мактап та җибәрәчәк,— Юкса, тьфу, әстәгыфирулла, карар җирең дә калмаган ләбаса—тире дә сөяк — һәм икенче көнне букча тагын футбол тубы төсле күпергән булачак. Салихов бер кулына колбаса, икенчесенә сөтле шешә тоткан хәлдә тракторчыларга ишарәләр биреп барса, нинди көлке кыяфәттә булачагын күз алдына китерде. Тракторчылар аттай кешнәргә тотыначаклар. Шуны уйлап, бригадирлык абруена ихтирам йөзеннән ул бу эштән тыелып калды. Шул уйлары белән ул юлның, сөзәкләп кенә, ялангач калган калкулык өстенә менә башлавын сизми дә калды. Тракторлар радиаторлары белән өскә таба караганнар, шактый җиңел гөрелдиләр иде. Мондый очракларда вышкачылар калкулыкның сыртын бульдозерлар белән бераз кистерәләр яисә аны бөтенләй әйләнеп үтәләр, яисә, ахыр чиктә, вышка артка авып китмәсен өчен алга тагын берничә өстәмә трактор куялар Салихов та шуларның берсен эшли ала иде. Ләкин бу очракта аңарда үҗәтлек өстенлек алды: «Менә хәзер студентка репетиция ясыт.оыз!» һәм ул тыныч кына атлый бирде, ә тракторчылар бригадир ишарәсеннән башка туктамадылар. Тау торган саен текәләнде. Моңа тикле шактый буш килгән алгы трос кылдай тартылды. Хәзер инде Салихов алдында бүтән юл юк: теләсәңтеләмәсәң, калкулык өстенә менәргә кирәк... Тракторлар хәзергә шактый җиңел тартылалар әле. Ләкин бө:ен эшне әлеге текәлек боза: вышка әкренләп артка таба авыша бара, аны бер генә нәрсә — алгы трактор тросы гына «аяк өстендә» тота иде. Алгы трактор кабинасының арткы тәрәзәсендә студентның агарынган йөзе күренде. Салихов ачулы кыяфәт белән аңа йодрык күрсәтте, ә үзе егеттән күзен алмыйча эченнән генә — Я-я, акыллым, харап итә генә күрмә! — дип ялвара иде. һәм чылбыры белән бер урында җир тырный башлаган алгы трактор үҗәтләнеп янадаи югарыга үрмәләде. — Әйдә, әйдә! Тагын бераз! Печтик кенә! — дип. тотлыга-тотлыга студентны үгетләде Салихов, ә үзе. вышканың гөрселдәп авып төшүенә әзерләнеп, артына борылып карарга куркып барды. Үч иткәндәй, нәкъ шул чак яңгыр ява башлады Теге иртә белән е күиелләрдә җылы тәэсир калдырып сибәләп кчткән төслесе түгел, ярсып, кыеклап, чыбыркыдай каты бәреп ява торганы. = Салихов жикел пиджагын бөркәнде. Алдагы трактор тагын сөртен- - гәядәй итте, өметсез ярсу белән бер урында таптанып торды һәм юеш « җирдән артка таба шуыша башлады. Трактор нәкъ Салихов басып 5 торган урынга таба чигенде, унда һәм сулда торган тракторларның д кабиналарында Садыйкның. Ландышевнын, Мокрушенконын, бүтән = тракторчыларның каушаган, куркынган йөзләре күренде. «Менә хәзер х вышка ава да үзе артыннан алгы тракторларны өстери, ә ул бүтән * машиналарны ега!» —дип уйлап алды Салихов. Эх. студентны алып эшне бозды бит... “ Салихов пиджагын салып ташлады һәм. аны аягы белән таптавын = да сизмичә, студентка яный-яный. җенләнеп кычкырды — Вышканы харап ит. яме... Харап ит!.. Мин сиңа, эттән туган < нәрсәгә, күрсәтермен... • Алдагы трактор аның өметсез ачигылану тулы бу кычкыруыннан .а көч алгандай булды, башта бер урынла туктап калды, аннары кинәт. £ «башмаклары» астыннан кызыл балчык кисәкләре ыргыта ыргыта, алга шуыша башлады. Ул, бөтен көченә шаулап-гөрелдәп. әкрен генә калку- °- лык өстснә таба үрмәләде һәм. магнит кебек, үзе артыннан бүтән машиналарны, вышканы, Салиховны тарттырды Калкулыкны кичкырын гына үзтеләр. Салиховның бүтән барырлык хәле калмаган иде. шуңа күрә ул икс кулын берьюлы селтәп әмер бирле: «Тукта! Сүндер моторларны!» Бу әмергә беренче булып яңгыр буйсынды Ул. кинәт башлангандагы кебек, кинәт кенә туктады да. Тик кайдадыр еракта, иртән алар вышка тарттыра башлаган тирәләрдә, күк күкрәгәне ишетелә иде әле. Тракторчылар шатланышып кабиналарыннан сикереп төштеләр, оеган аякларын язу өчен йөгерешергә тотындылар, колакларына тыгылган мамыкларын чыгардылар. Салихов студентның килүен көтеп торды Егет машинасыннан сикереп теште һәм тракторчылар яныннан бик житдн кыяфәт белән сүзсез генә үтеп китте дә Айгөлнең сварка агрегаты белән бер үк чанада йөри торган фляга янына су эчәргә ашыкты. Бөтенесе тыныч кына аңа юл биреп калдылар. Студент кружка белән чумырып, йотлыгып су эчте, башкалар аның иягеннән ике яклап тамган су тамчыларына карагай хәлдә, аның эчеп туйганын көтеп тордылар. Аннары Салихов студентка үзенең трубкасын сузды. — Мә. суыр Судан шифалырак бу —диде һәм тракторчыларга жинүлс караш ташлады:- Күрдегезме инде? Гауга куптарган булган идегез... Моннан соңгы көннәрдә хәтергә эләгеп калырдай берни дә булмады. Эссе көннәр, көнозын эшләп кызган мотор суынырга ла өлгермәслек дәрәҗәлә кыска, сүз белән аңлатып булмый торган ниндидер көнчелек хисе тулы төннәр бер-бер лртлы үтә бирде. Барысы да студенттан көнләшәләр иде. Эшенә тел теш тидерерлек түгел егетнең, машинаны яхшы белә, каһәр, шулай да вышкачылар Айгөл өчен, кызны үзенә карата алганы өчен аны һич гафу итә алмыйлар иде. Тракторчыларга тәмам җен кагылгандай буллы, йокылары качты. Запас частьлар белән тулы будкадагы тапчанында төн үткәрүче Салиховның да күзенә йокы керми иде. Төннәр тымызык иде. Йолдыз ларга кадәр сузылган озын карачкы сыман вышка калкгп тора, трактор кабиналарының әле берсендә, әле икенчесендә тәмәке утлары җемелди иде. Тик ике кабинада — Айгөлнекендә һәм студентныкында һәрвакыт караңгы: аларның кабиналарында ут юк. Салихов үз-үзенә дә танырга теләми, ләкин аларның бу мәхәббәте бригадир күңелендә дә көнчелек уяткан, күптән таныш булып та инде онытылган татлы бер тойгы аның бөтен күңелен биләп алган, чигәләрендә ут булып яна иде... Ул аякларын асылындырып тапчанында торып утыра, трубкасын тартып бетерә дә тагын каты урынына ава, шомартылмаган такталар өстенә җәелгән сырмасы өстендә туктаусыз боргаланып: —Иргүк торасың бар, ә син, карт җүләр, бүтәннәр гыйшкы өчен хафаланып ятасың! — дип, үз-үзен тиргәргә тотына. Аннары тәмам миңгерәп, тынгысыз сизгер йокыга тала һәм яңа көн туып, кызгылт кояш будкага күз төшергәнче әллә нәрсәләр белән саташып бетә. Ә уянгач тиз генә сикереп тора да, күзләрен учы белән уа-уа бер трактордан икенчесенә атлап, авыр ачкыч белән кабиналарга сугып йөри. — Торыгы-ы-ы-з! Җитәр сезгә! Тракторчылар, йокыларыннан айныр-айнымас, машиналарыннан сикереп төшәләр дә эшләренә тотыналар, ә Салихов, барып бәйләнергә сәбәп эзләгәндәй, алар тирәсендә кайнаша. Әнә студент инде машинасын шприцларга тотынган, ә керфек очларына тикле шатлык сирпеп торган Айгөл агрегатын кабызып маташа. Бәйләнер сәбәп күренми... Төннәрнең берендә Салихов сәер бер төш күрде. Имеш, тракторларның пәркайсына дилбегә тагылган, ә Салихов шуларның очларын учына җыеп тоткан да, кучер төсле, вышканың иң очына менеп утырган. Ә машиналар ул кай якка тартса, шунда күндәм генә борылалар Ул гына да түгел, Салихов утырган җиреннән үз-үзен битәрли, имеш: «Әй. җүләр дә инде син, шушы көнгә тикле җәяү йөрдең бит, менә шулай рәхәтләнеп утырып йөрсәң ни була!..» Нәкъ шул вакытта ул куркынычсызлык техникасы инженерын күреп ала. Инженер, непнечкә бармагы белән ишарәләп, җиргә төшәргә куша. — Я, төш әле, дустым. Тизрәк бул, тизрәк! Салихов тирләп-пешеп уянып китте дә урыныннан торып утырды. Аның каршында Садыйк басып тора иде. — Син нәрсә? — дип кычкырып җибәрде Салихов — Бригадир йоклап ята, ә син кыз урларга җыенган егет төсле аның тирәсендә мәтә- шәсең! — йоклап ятасың шул менә! — диде Садыйк, аны үчекләп.— Ә алар йокламый, гыйшык-мыйшык уйныйлар... Салихов «алар»ның кем булуын шундук шәйләп алды һәм кырыс кына әйтте. — Уйнасалар сон? Анда синең ни эшең бар? — Минем эшем юк анысы. Ә менә сиңа эләгәчәк,— дип мыгырданды Садыйк —Егете китер дә барыр, ә җавабын сиңа бирергә туры килер... — Менә каһәр! — диде Салихов, Садыйк әйткән белән килешеп.— Чыннан да чәпәүләре бар шул: янәсе, Салихов үз бригадасында әхлак- сызлыкка юл куя... Ул күңелендә уянган шул әшәке уйга хәтта шатланып ук киткәндәй булды һәм, суга батучы кеше саламга ябышкандай, шул уена ябышып, тапчан астындагы ямьшәйгән туфляларын тартып чыгарды. — Я, барыйк әле, кайда алар? Төн тымызык, бөркү иде. Тракторлар шыксыз карачкылар булып күренәләр, әйләнә-тирәдә ак стена булып яшь каеннар төсмерләнә. Беренче булып Садыйк атлады, арттарак, аңардан калышмаска тырышып, Салихов барды. Аларны төнге урманда була торган шомлы тын- лык чо.тгяп алды. Салихов бер яктан Садыйк әйткәннәрнең дөрескә чыкмяны.ч, анын көлкегә калуын тели, Айгөл белән студент аларнын килүен ерактан ук ишетеп, качсыннар өчен юри тавыш чыгарып атламаммы була, ләкин анын ихтыярын үзенә буйсындырган икенче берәү аны аяк астында бер генә чыбык та чытырдамаслык, баш өстендә бер генә яфрак та кыштырдамаслык итеп сагаеп кына барырга мәжбүр ♦ итә иде. Ак каеннар гүя көтүләре белән яр буена йөгерешеп төшкәннәр дә. = ахыргы минутта судан куркып, текә яр өстендә тәртипсез рәвештә *- басып калганнар Салихов яшеренеп тынлап торырга да, астыртын 2 гына күзәтергә дә теләми, шулай да анын күзләре, үзләре дә сизмәс- 5 тән, нәкъ Айгөл белән студент торган урынны эзләп табалар. — Менә монда,— диде Садыйк һәм агач кәүсәсе артына барып ? посты. Салихов аның калын жилкәсе артына яшеоендс дә башын гына ® чыгарып карап тора башлады. # Айгөл бер зур каенның тамырына сөялеп утырган. Студент исә, _ куллары белән биленә таянып, аның каршында басып тора, гарьләнгән- ® рәк бер тавыш белән кызны нәрсәгәдер күндерергә тырыша, ә тегесе = тыныч, ләкин каршы әйтергә урын калдырмый торган тон белән анын = тәкъдименнән баш тарта иде. < — Кнтик моннан синең унъеллык белемең бар бит! — диде егет, » кулларын селтәп — Имтихан тапшырырсың да укый башларсың л — Синең беләнме? — диде кыз. урыныннан ук торып.— Көләчәкләр ~ бит үзеңнән, тапкансың ияртеп кайтыр кеше, диячәкләр... — Синнән дә көлделәр ич. Син монда берүзең, ә ялар — Мин бит ^л. Мин — үткен кеше. Ә син андый түгел Менә сонгы * вышканы илтеп куярбыз да син китәрсең — шуның белән безнен мәхәббәткә дә чик куелыр.. — Алайса мин дә китмим! —диде студент —Эшкә кереп сездә калам... — Син тилермә, соңыннан үкенерсең,—дип, олы кешеләрчә үгетләү тоны белән әйтте кыз һәм ярга таба йөгереп китте — Су керәбезме? Соңгы тапкыр? Студент каенга сөялеп басын калды, ә Айгөл спортчыларныкы төсле жинел чалбарын, күлмәген салып ташлады да колач сала-сала яр буеннан ук йөзеп китте, айлы юлдан, ишетелер-ишетелмәс чупырдап, вак дулкыннар йөгереште. Салихов шымчы төсле посып күзәтеп торуы өчен үзеннән-үзе оялып куйды. — Син ниемэ дип бүтәннәр гыйшкына үреләсең? — дип ул Садыйкны битәрләргә тотынды.— Киттек Монда безнең кирәгебез юк.— һәм. ишетүләре бар дип тормады, кырт борылып китеп барды. . Соңгы көнне эшләр, алдан сорап алгандай, уңышлы барды Трасса тигез булды, бернәрсә дә ватылмады, сынмады, лафетларга тикле ничектер башка көннәргә караганда күңеллерәк, жинел марш ритмы бе- ланрәк чыңгылдыйлар иде, ә вышка, шундый әйдәп баручысы булуга шатлангандай, горур һәм вәкарь бер кыяфәт белән Салихов яртыннян йөзеп кенә бара иле. һәрхәлдә, Салиховнын үзенә шулай тоелды Көн уртасында, тракторчылар төшке ашны ашарга утыргач, Салихов Айгөлне якындагы авылга җибәрде — Бар әле, кызым, жәһәт кенә күрше авылга барып кил әле. Коеларыннан су алып кил. Айгөл тракторын сварка агрегаты урнаштырылган чанадан ычкындырды һәм өч чиләк керешле сөт флягасын бер селтәнүдә кабина эченә ыргытты да китеп тә барды. Айгөлнең грякторы калкулык apiWHa күмелгәч, Салнхов түгәрәккә тезелешеп ашап утыручы тракторчылар янына килде һәм студентның чигәсенә күзен терәп: —Тыңла әле. егеткәй...— дип сүз башлады һәм ничек дәвам итәргә белмичә, бер мәлгә тотлыгыбрак калды. Студент чәйнәвеннән туктады һәм. бер кулына сыр белән колбаса, икенчесенә икмәк телеме тоткан хәлдә, аягүрә басты. Салихов туп-туры аның күзләренә карады: —Сыпырт әле син моннан, егеткәй... Йөрмә кызның башын әйләндереп... — Мин әйләндермим... Мин чын-чынлап...— диде егет һәм тыныч кына өстәп куйды:—Мин яратам Айгөлне. Салихов бу сүзләрнең мәгънәви гадилеге алдында каушап калды булса кирәк, үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде: —Буталма монда узенпен гыйшкың белән, аңладыңмы! Ычкын яхшы чакта... Студент күзен дә йоммады, Салиховка таба кыю атлап: — Синең ни эшең бар сон анда? — диде.— Кем соң син? «Колак тамырына тондырса, мәтәлеп китәрсең»,— дип уйлап алды Салихов, студентның зур йодрыкларына карап. Бүтән тракторчылар да урыннарыннан сикерешеп торгач кына ул кыюлана төште. —Нәрсә әтәчләнгән буласың? — дип кычкырды ул.— Синең ише ыспай егетләр күп булыр. Ә кызыйга тормыш итәргә, семья корырга кирәк. — Кем әйтте моны, Айгөл үземе? — дип сорады студент. Салихов җавап биреп тормады, үзенекен дәвам итте: — Ә син шаярып туярсың да, хуш — сау бул! Егет Салихов янына атылып килде һәм аны иңбашыннан тотып селки башлаган иде дә. нәкъ шул мәлне Садыйк, Ландышев, Мокру- шенколар сүзсез генә бригадир янына килеп бастылар. Ләкин егет аларга бәйләнеп тормады, кырт кына борылып, тракторын ычкындырды, кабинага менеп утырды да машинасын бар көченә кузгатып китеп тә барды. Салихов Айгөлгә бирәчәк җавабын әзерләп тә өлгермәде, кыз үзе кайтып җитте. Алдагы тракторның юклыгын шунда ук күреп алды да Салихов янына йөгереп килде: — Владька кайда? Кайда ул?.. Нәрсә дип әйттегез сез аңа?... —Берни дә әйтмәдек,— дип, малайларча алдашты Салихов.— Ул үзе. Сезнең эшмени ул, ди... Салиховның алдашуын күз карашыннан ук сизеп алган Айгөл анын белән артык сүз озайтып тормады, тракторына сикереп менде һәм. моторын бар көченә гөрләтеп, машинаны студент киткән якка борды. Аннары трактор кыска бер мәлгә туктап калды, кабинадан әлеге өч чиләк сыйдырышлы фляга мәтәлеп килеп төште, ә машина алга ыргылды... Бер сәгатьтән Салихов тагын тракторлар алдыннан атлый иде. Алгы тракторга Садыйк утырган. Элеккечә л.фетлар чыңгылдый. Каршы җил Салихов өстенә тузан болытын һәм моторлар җылысын бөрки. Ләкин Салиховка бу чыңгылдауда, бу гөрелтедә күнегелгән ритм юк кебек, һәр трактор үзенчә гүли кебек иде. Аның күңелендәге үз-үзеннәи канәгать булу хисе, бу куәтле машиналарны үзенә буйсындыра алу белән горурлану хисе каядыр качхан, югалган иде. Кинәт аңа вышка буйсынудан туктар һәм. гөрселдәп, аның өстенә авар төсле тоелды. —Картайдым, ахрысы! — диде ул үз-үзенә.— Ташларга кирәк, ахры, бу эшне. Миңа хәзер бригадир булырга түгел, елга буенда балык чирттереп утырырга гына калган... Алай да Гулька үзенең студентын куып җитә алды микән? Тегесенең тракторы ватылса иде, ичмасам!..