Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тынгысыз кеше

Габдулла ага белән инде бүген генә өченче мәртәбә очрашабыз. Беренче тапкыр иртән сәгать тугызларда очраштык. «Хөсәен Ямашев» исемле постановкада катнашу өчен, аны радиога чакырганнар иде. Шуннан Габдулла ага театрга китте: сәгать унбердә «Тирән тамырлар» спектакленең репетициясе башланачак икән. Сәгать икеләр, өчләр тирәсендә мин аны СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында тарих фәннәре докторы Альфред Халиков бүлмәсендә очраттым. Соңыннан белдем: Габдулла ага борынгы архитектурабыз турында мәкалә язарга йөри икән. Моның өчен аңа дистәләгән фәнни китаплар белән танышырга, газета-журналлар актарырга туры килгән. Күрәсез, ул инде күпме эш эшләргә өлгерде. Артистның шатлык-кайгылар, борчу-мәшәкатьләр белән тулы киеренке иҗат көне исә әле башланып кына килә бит. Институттан, ихтимал, Габдулла ага театр училищесына йөгерер. Анда аны укучылары көтә. Ә кичен Академия театры сәхнәсендә — «Хуҗа Насретдин» комедиясе... Тенге сәгать унбер. Әле генә спектакль тәмамланган. Кичке шәһәр урамнары буйлап кечерәк буйлы, түгәрәк гәүдәле, җитез хәрәкәтле бер кеше кайтып килә. Көн буена эшләп инде шактый арылган да, тик иҗат көне әле тәмамланмаган: өйдә аны Шекспир, Толстой, Чехов, Тукай, Исәнбәт, Хөсни әсәрләре көтә. Әйе, РСФСРның халык артисты Габдулла ага Шамуков чын мәгънәсендә күп кырлы талант иясе. Ул актер, нәфис сүз остасы, педагог, бер үк вакытта мәсәлче, тәрҗемәче һәм күп санлы фәнни мәкаләләр авторы да. Бу кеше һәрнәрсә белән үтә нык кызыксынучан. Дөньяны танылбелүе, аңлавы гаҗәеп киң аның. Шунлыктан аның белән һәр очрашып сөйләшү күңелдә куанычлы, якты тәэсирләр калдыра, һәрвакытта да тере, чая сүзле, җор табигатьле Габдулла абыйның эрудициясенә сокланмый мөмкин түгел! Шул ук сыйфатлар аның актердык осталыгын да билгели. Г. Шамуковның актерлык иҗаты 30 елларда башкорт театры сәхнәсендә башланып китә. Әле 1934 елда ук Башкорт театрының художество җитәкчесе, режиссер Мөкәрәм Мәһдиев яшь артист Шамуков хакында болай дип яза: «Сүз остасы Шамуков, оста декламатор булуы белән бергә, бик ялкынлы артист та. «Алатау» пьесасында шагыйрь, «Чит кеше баласы»ндагы Караулов, «Ревизор»да1 ы Добчинский — аның күренекле эшГ ^ipe Аның иҗади эшенә тикшерүчәнлек. эзләнү, кызыксынунанлык хас һәм ул, башкаларга үрнәк булырлык дәрәҗәдә, әдәбият белән нык таныш. Аның шул сыйфатлары, киләчәктә дә дәрес юлдан барганда, театрга аннан зур эшләр кәгәргә, хаклы рәвештә емет багларга мөмкинлек бирә» һәм, чыннан да. театр җитәкчелеге ялгышмый. Кыска гына бер ара эчендә Шамуков берсеннәнберсе кызыклы, берсеннән-берсе оста гәүдәләндерелгән дистәләрчә образлар иҗат итә. Алар арасында М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»еннән Най- « данов, А. Таһировның «Соңгыларяыниан комсомолец Тавил, Ф Бурнашның «Яшь йорәкләриениән Сәйфулла. С. Мифтаховиың «Зимагурлар»ыннан лааочиик Шаһгали, ы М. Горькийның «Егор Булычев һәм башкалар»ыннан Алексей Достигаев, «Тормыш тә- “ беаннән Барон, Ф. Шиллерның «Юлбасарларьыннаи Герман, Гогольиең «Өйләнүяеинеи 2 г!одколпсин, Н. Островскийның «Корыч ничек чымыктьисыннаи Сережа. М. Гафуриның u ■ Кара йозләрпениән Сегыйт. Вс Ивановның «Бронепоезд 14-69»ыннан Вася Окорок f кебек образлар бар. Бу исемлек үзе генә дә актерның никадәр терле һәм капма- = каршы характердагы рольләр өстендә эшләве турында сөйли Әмма үзләренең асыл- ** лары, эчтәлекләре белән никадәр генә төрле булып күренмәсеннәр, Шамуков баш- ф карган әлеге образларның барысы өчен дә кайбер уртак сыйфатлар хас. Аларда без < 30 еллар өчен характерлы тормыш ритмын, заман сулышын тоябыз Бу бигрәк тә co- х вот чынбарлыгын сурәтләүгә багышланган әсәрләрдәге образларда нык сизелә Иске- 2 лектәи, караңгылыктан, томаналыктан яңа арынып-уянып килгән «кара борынлы* авыл < малаемы, әллә инде яңа тормышның беренче кирпечләрен салышучы эшче комсомо- ~ лецмы — аларның һәркайсын Шамуков бөтен бер характер, кешелек горурлыгы уянып килгән кочле шәхес итеп сурәтли Аларның һәрберсенә җирдәге явызлыкны, 3 гаделсезлекне күрә алмау хисе, яңа, ирекле тормыш төзү эшенә кыю һәм актив төстә — катнашырга омтылу хас. Актерның башлангыч чор иҗатында барлыкка килгән шушы к поэтик агым, шушы төп алым киләчәктә Г. Шамуков иҗатының иң үзенчәлекле иң х матур сыйфатларыннан берсенә әвереләчәк, һәм ул сыйфат, кызыл җеп булып, ар- Z тистның бетон иҗаты буенча сузылачак. 1939 елда Башкорт дәүләт академия театры Әхмәт Фәйзинең «Тукай* драмасын сәхнәләштерергә була. Тукай образы яшь актер Шамукоена тапшырыла. Габдулла Тукай!.. Ул —халыкның иң яраткан шагыйре. Аның шигырьләре халык моңы, халык дәрте, халык хыяллары белен тулы. Артист ечеи мондый рольне башкарудан да мактаулырак һәм җаваплырак бурыч булырмы иконП. Габдулла ага Шамуков, үзе башкарган Тукай ролено тукталып, болай дигән иде: «Меңнәрнең йөрәгендә моң һем җыр булып яңгыраган Тукай образы минем өчен дә бик якын һәм кадерле. Тукай минем шәхси һәм иҗат тормышымда тирән эз калдырган, мине бөтенләе белен биләп алган шагыйрь. Уп минем бик беленен чагымнан ук хәтеремә сеңеп калган. Минем еиием гади бер татар хатыны Тукай шигырьләрен озелоп ярата, аларны менәҗет итеп кейли иде. Ә инде үсә тешәл, бабамның китаплар тулы иорзинкасына хуҗа булып алгач, миңа Тукайның ши-ырьләре белән тагын да яныннан тонышырга мөмкинлек туды. Анда шагыйрьнең есәрләрә шактый күп иде Мин андагы шигырьләрнең барысын да диярлек яттан өйрәндем. Шул көннән башлап алар минем аерылгысыз тормыш юлдашыма еверелделәр. бөтенләе белән минем хисләремне, уйларымны, гакылымны биләделәр. Мине до иҗат дөньясына чакырдылар». - Акрын гына пәрдә ачыла. Залдагы халык тын да алмый Тукай-Шамукоаны «увето. Ә ул исә үзенең кайгы-хөсрет тулы йорегон. иң изге, иң кадерле хыял һем теләкләрен тамашачыларга ышанып тапшыра, күңел түрендә сер һем хәзинә итеп саклап йөрткән уй-фикерләрен алар белен уртаклаша, дәрт һәм ялкын тулы шигырьләрен сөйли. Никадәр яктылык һәм гүзәллек балкый бу кешеден! Спектакль тәмам. Ләкин тамашачы таралыр а уйламый да. Ул үзенең сөекле улы Тукайны алкышлый, ул яшь артист Габдулла Шамукоаның таланты алдында баш ия. Актерның илһамлы таланты, фикерләү осталы.ы һәм тырышлыгы аңа кызыклы, эмоциональ яктан кочле яңгырашлы сәхнә образын тудырырга ярдәм ите. Шамуков тарә1 М. Моһдиев. Башкорт театрының иҗади юлы. «Коммуна* газетасы. 1934 ел. 30 декабрь саны. фыннан иҗат ителгән образ шигъри күңеле һәм ялкынлы табигате белән үзенә тарта. Аңарда Тукай кебек бөек шәхеснең фаҗигале язмышы һәм киләчәкне раслый торган оптимизм бергә кушылган. Бу образ үзенең рухы белән халык азатлыгы һәм бәхете өчен көрәш идеалларын чагылдыра. Ә халык исә мәңгелек, һәм аның теләк-омты- лышларын чагылдырган шагыйрь образы да мәңгелек. Шамуков бу образ аша тамашачыга әнә шул фикерне җиткерергә омтыла. Шагыйрьнең үлемсеэлеге турындагы мәңгелек тема Шамуков тарафыннан иҗат ителгән Тукай образында үзенең матур гәүдәләнешен таба. Кадыйр Даян бу рольдән соң Шамуковның талантын табигый чишмәләргә тиңли. Тукай образын башкару яшь артистка тагын да катлаулырак һәм зуррак темага— бөек юлбашчыбыз Ленин образына якынлашу өчен зарури бер адым була. Драматург Николай Погодинның Октябрь резолюциясенең 20 еллыгына багышлап язылган «Мылтыклы кеше» әсәре һәркемгә мәгълүм. Ул совет драматургиясе тарихында үзенә бер этап булып тора. Ул безнең драматургиянең алтын фондына кергән әсәрләрнең берсе. Пьеса беренче мәртәбә 1937 елда Мәскәүнең Евгений Вахтангов исемендәге театрында куела. Владимир Ильич Ленин образын күренекле рус совет артисты В. Щукин башкара. Щукин юлбашчының эпик монументальлеген һәм гади кешеләргә хас мөлаемлыгын бер бөтен итеп гәүдәләндерүгә ирешә. Соңыннан В. Щукин тарафыннан иҗат ителгән Ленин образы һәр актер өчен осталык үрнәге, үзенә күрә эталон итеп йөртелә башлый. Милли театрларның юлбашчы образын сурәтләгән бу әсәргә мөрәҗәгать итүләре, Һичшиксез, җаваплы һәм кыю адым иде. Эшнең масштаблылыгы, куелган бурычның аурльи ы театрлардан бу әсәргә иң яхшы иҗат көчләрен тартуны таләп итә. Башкорт дәүлст академия театрында «Мылтыклы кеше» 1941 елда, ә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында ул 1946 елда куела. Ленин роле ике очракта да Габдулла Шамуковка тапшырыла. Шулай ител, милли театр сәхнәсендә Ленин образын гәүдәләндерү бәхете, беренчеләрдән булып, Габдулла Шамуков өлешенә туры килә. Юлбашчы образын тудыру артисттан киеренке иҗади хезмәт, күп вакыт һәм кеч сарыф итүне сорый. Г. Шамуков алдында Бөек Октябрь көннәренең кырыс һәм дәһшәтле вакыйгаларына мөмкин кадәр тирәнрәк төшенү, яңа, ленинчыл хакыйкать туган чордагы социаль каршылыклар бәрелешен, Ленин фикерләренең һәм идеяләренек бөеклеген аңлау бурычы тора иде. Ленинның эчке рухи дөньясын үзләштерергә, аның психологиясен, хисләр һәм фикерләр табигатен аңларга, Ильичка хас тормыш ритмын үзләштереп, алар белән сәхнәдә яши белергә кирәк иде. Куелган бурычның масштаблылыгы актерның хыял һәм фикерләрен үрләтеп җибәрә. Китаплар, китаплар, китаплар... Ленин томнары, аның замандашларының истәлекләре, якыннарының һәм Ильичны күргән-белгән кешеләрнең аның турындагы хикәяләре. Октябрь революциясе эпохасына караган тарихи материаллар. Иң беренче чиратта В. И. Ленинның сеңелесе Мария Ильинична истәлекләре. Г. М. Кржижановский, А. В. Луначарский, П. П. Керженцев язмалары һәм, әлбәттә инде, М. Горькийның «В. И. Ленин» дигән очеркы. Болар барысы да җентекләп, бик нык өйрәнелә. «Аның образын иҗат иткәндә» исемле мәкаләсендә Г. Шамуков Горький очеркының әһәмияте хакында болай яза: «Мин аны укыганда юлбашчының җанлы образын тоям, ул менә минем янымда, мин аның тавышын, тын алуын, тамак кыруларын ише- тәм, аның мәгънәле карашын, аңа гына хас булган киң маңгаен, гаҗәп энергияле җитез хәрәкәтләрен күрәм. Ул минем белән сөйләшә төсле. Тора-бара мин үземне шул образ белән берләшкән ител сизәм. Өйдә утырганда, урамда барганда, театрга кер- • эндә, иптәшләр белән сөйләшеп торганда юлбашчының образын үземдә хис итәргә тырышам. Соңыннан Горькийның бу китабын һәрбер спектакль алдыннан укый башладым» *. Образның тышкы чалымнары өстендә эшләү дә актердан җентекле хезмәт, зур тырышлык таләп итә. Чөнки тарихи шәхеснең эчке дөньясын күрсәтү белән беррәттән, артист үзенең тышкы хәрәкәтләрен, йөреш-торышын да ул кешенекенә охшатырга тиеш була. Димәк, бу очракта артист үз кыяфәтеннән, фәкать үзенә генә хас булган 1 «Азат хатын» журналы. 1962 ел. 9 сан. 10 бит. Г Шамуков В И Ленин ролендә Тавыш остендә эшләү до җиңел бармый. Юлбашчыга хас сейләмиең һәм сүзләр әйтелешенең дорес яңгырашын табу эчен шулай ук тырышлык, игътибар һәм сиземләү кирәк. Кыенлыкның тагын бер ягы шунда: Ленин рус телендә сөйләшкән, ә Шамуковка башкорт, соңыннан татар телендә сөйләргә туры килә Рус теленә хас интонацион байлыкны, Ленин сөйләменең мәгънәви һәм эмоциональ эчтәлеген туган тел чаралары белән ничек белдерергә? Ленин сөйләмен үзләштерү нигездә пластинкалар ярдәмендә алып барыла. Шамуковка бигрәк тә В И. Ленинның «Нәрсә ул совет власте?» дигән мәкаләсе һәм Я. М. Свердловны күмү мәрасимендәге речьләре язылган ике пластинка нык ярдәм итә. Владимир Ильич «р» авазын бераз йотыбрак һәм тиз-тиз сөйли торган булган. Ләкин аны тыңлаган кешеләр, Ленин фикеренең тимер логикасына буйсынып, аның кайнар кочена, энергиясенә бирелеп, әлеге сөйләм дефектын бөтенләй искәрмәгәннәр де. Шуңа күрә актер Ленинның «р» авазын әйтүдәге үзенчәлегенә игътибар итмәскә була. Ул юлбашчы сөйләменең гомуми характерын — тизлеген, ышандыручанлыгын, культурасын, омтылышлылыгын, темпераментын бирүне максат ител куя. Җентекләп әзерләнү бушка китми. Театрда репетицияләр башлануга Шамукоеның киде нык уйланылган һәм күңелдән кичерелеп материалы була. Ләкин аның алдында еле иҗатның зур хезмәт, ихтыяр коче, характер җыйнаклыгы һәм нервлар көчәнешен таләп итә торган теп олеше тора. Хәзер инде эзләп табылган тышкы детальләрне камилләштерү, шомарту һәм бер үзәккә җыйнау эше кала. М. Горький очеркында: «Аның хәрәкәтләре җиңел, җитез һәм саран, фикергә юмарт булган сөйләменә ярашып тора иде», дигән юллар бар Шамуков Ленин образын иҗат иткәидә шушы характеристиканы нык истә тота. Юлбашчы характерының асылын М. Горький: «Хакыйкатьнең үзе кебек гади», дигән сүзләр белән билгели. «Мылтыклы кеше» әсәрендә дә В. И. Ленин «хакыйкатьнең үзе кебек гади» кеше итеп сурәтләнә, һәм Шамуков та менә шул үзенчәлекне образның теп штрихларыннан берсе итеп сурәтләргә омтыла, һәм шунлыктан, самимилек, эмоциональлек, юмор һәм югары сәхнә культурасы, кыскасы, Шамуков иҗаты эчен хас барлык уңай сыйфатлар Ленин ролендә аеруча •чык чагылыш табалар. хәрәкәтләреннән ваз кичәргә, үз характерына бөтенләй ят хәрәкәтләрне, йөреш-торышны үзләштерергә тиеш. Шул максат белән Шамуков «Ленин Октябрьда» һәм «Ленин 1918 елда» дигән нәфис фильмнарны берничә тапкыр карый. Әлеге фильмнарда В. И. Ленин ролен В. Щукин башкара. Ленин образының тышкы охшашлыгын эзләү максаты белән, Шамуков Н. В. Андреевның «Лениниана» дигән скульптур портретлар сериясен ейронә Артистны бигрәк тә скульптурның эскизлары кызыксындыра; аларда Ленинга хас аерым хәрәкәтләр, гәүдә һәм кул тотышлары, баш борылышлары мәңгеләшеп калган була. Алар белән танышканнан соң, Шамуковка, уэеиең күп кенә кылаиышларыинан, хәрәкәтләреннән арынып, Ильичка хас тышкы хәрәкәт һәм кыланыш чалымнарын үзләштерергә туры килә. Соңыннан эш дәверендә Шамуков Андреевның портрет һәм эскизларына кабат-кабат әйләнеп кайта һәм Ленингә хас булган яңадан-яңа чалымнар таба. Актер Ленин шәхесенең катлауль. берлеген: даһи мәһабәтлелеген һәм гадилеген, иргорчә ныклыгын һәм тыйнаклыгым, кырыслыгын һәм миһербанлыгын, куелган максатка ирешүдә тайпылышсыэлыгын, үзе сайлаган юлның дөреслегенә тирән инануын, рухи сизгерлеген һәм сәламәт юморын ачып бирә. Менә шушы күптөрле чалымнар Ильич образының төгәл бөтенлегем тәшкил итәләр дә инде. Шамуков Ленин фикеренең һәм фантазиясенең агышын тоярга, аны дулкынландырган мәсьәләләр даирәсен аңларга тырыша һәм тамашачы алдында революция һәм халык юлбашчысы образын оста гәүдәләндерүгә ирешә. Шунлыктан һәм башкорт, һәм татар театры сәхнәсендә куелган «Мылтыклы кеше» спектакльләрө зур сәнгатьчән хакыйкать, революцион дәрт белән сугарылган социал-философик яңгырашлы әсәрләр югарылыгына күтәреләләр. Ленин образы өстендә эшләү дәверендә артист иҗатына хас сыйфатлардан эмоциональ башлангыч беренче планга чыга. Юлбашчы образын ул тирәнтен йөрәк тойгысы, зур дулкынлану белән иҗат итә. Менә Ленин-Шамукоа беренме тапкыр сәхнәгә килеп керә. Ачык киң маңгай, бераз кысыла төшкән искиткеч тере, игътибарлы күзләр. Соры шинельле солдат Иван Шадрин аңа сорау белән мөрәҗәгать итә. Кыска гына әңгәмә, ә Ленин инде үзе белән сөйләшүче бу крестьянның бөтен үткәнен иүэ алдына китерел өлгерә булса кирәк. Шул минутта ук Ленин үзен борчыган мәсьәләләр буенча Шадринга сораулар яудыра башлый. Аңа салкын окопларда ятып йончыган, ялыккан, җаны-тәне белән үз авылына, тыныч тормышка омтылган, ләкин, кирәге булыр әле дип, мылтыгын да ташламаган бу крестьянның нәрсә уйлавы кызык. Аның беләсе килә: «Әгәр дә патша генераллары Россиягә яңадан алпавытларны һәм капиталистларны кайтартырга теләсәләр, ул вакытта... солдат яңадан сугышырга ризамы?» Әйе, риза, менә бүген үк, хәзер үк риза икән! Ленин тагын бер тапкыр үзенең күзәтүләренең, фикерләренең, үзе тоткан юлның дөреслеген тикшерә һәм шул ук вакытта бу крестьянның буталчык фикерләренә юнәлеш бирә. Шадрин исә, ниндидер эчке бер сиземләү белән булса кирәк, үзенең әңгәмәдәшенең аңа якын, дус кеше икәнлеген чамалап ала. Бу юлы да Шадринны «кешеләрнең йөрәкләрен һәм симпатияләрен үзенә тарта торган ниндидер магнетизм» Ленин ягына тарта. Н. Погодин үзе бу диалогны бөтен пьесаның үзәге дип атый. Г. Камал исемендәге театр куйган вариантта да бу күренеш бөтен спек- такльга эпиграф булып яңгырый. Революциянең хәрби штабы саналган Смольный. Монда кызу эш кайный, биредә миллионнарның киләчәк язмышы хәл ителә. Кискен политик көрәш хөкем сөрә, сәгате, минуты белән вакыйгалар ташкыны үзгәреп тора. Бу ташкын тиз һәм катгый рәвештә хәрәкәт итүне сорый, революциядә катнашкан һәр кешедән зур оперативлык таләп итә. һәм бөтенесенең үзәгендә, һәркемне тормышка, көрәшкә рухландырып, Ленин образы тора. Ленин — остаз, Ленин — дус һәм иптәш. Менә шул кеше белән очрашу солдат Иван Шадринның революцион аңы үсешенә этәргеч көч була, революцион давыл караңгы авыл мужигын көрәшкә уята һәм аны коммунистлар партиясенең аңлы көрәшчесенә әверелдерә... Талантлы артист озакламый Казанга, татар театрында эшләргә чакырыла. Габдулла Шамуковның Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә башкарган беренче образы шулай ук бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин роле булды. Бу вакытта инде ул үзенең сәхнә йе-зен тапкан, иҗади яктан ныгыган һәм танылган сәхнә остасы иде. Бай тарихы булган, инде үзенең тормышчан сәхнә мәктәбен тудырган татар театры Габдулла Шамуковның талантын тагын да үстерү һәм камилләштерүдә бай җирлек була. Ул монда берсеннән берсе кызыклы сәхнә образлары иҗат итә. Башкорт театрындагы кебек үк, татар театрында да аның актерлык иҗаты ике төрле юнәлештә, ике төрле характерда үсүдә дәвам итә. Беренчесе лирик-героик характердагы рольләр, икенчесе исә сатирик һәм юмористик пландагы образлар иҗат итү. Шамуиовның комиклык талантын аның интеллектуаль сәләтенең аерым бер матур һәм мавыктыр! ыч үзенчәлеге итеп карар-а мөмкин. Ул тудырган комедиячел типлар {үзләренең фаш итү көче һәм сатирик юнәлешләре белән гаять дәрәҗәдә үткерләр һәм аныклар. Аларга сәнгатьчә эшләмгән булу, әдәби бөтенлек, төгәллек һәм масштаблык кера. Габдулла Шамуков тамашачыга үэ героеның эмке дөньясын тегэл штрихлар белән ачып күрсәтүгә ирешә. Без Балтаев-Шамуковнын кешеләр турында кайгырткан булып кылануында кеше язмышына кул селтәп каравын; ыгы-зыгы килеп, «эшем кешесе» булып йөрүендә эшлексезлеген'; әхлак турындагы купшы сүзләрендә мораль тотнаксызлыгын сизәбез. Шамуков тарафыннан оста һәм үткен итеп сурәтләнгән бу сатирик образ бик күп еллар буена артистның репертуарын бизәп килде һәм татар театр тарихын тагын бер үзенчәлекле образ белән баетты. 1962 елда Татар дәүләт академия театры бөек рус драматургы Алексей Остров- скийның «Котырган акчалар» комедиясен сәхнәләштерде, һәм ул соңгы биш елда куелган спектакльләр арасында аерата уңышлы спектакльләрдән берсе саналды. Те- лятев ролендә Габдулла Шамуков чыгыш ясады. Бу роль үзенең иҗтимагый яңгырашы ягыннан тискәре образлар рәтенә керә. Башкалар кебек үк, ул да соры корт, үлеп, череп барган дворян сыйныфы вәкиле. Ләкин аның уңай бер сыйфаты бар. Ул туры кеше. Сыйныфташларына да ул аек күз белән карый белә. Юк-бар иллюзияләр белен үзен юатмый, шулай ук башкаларны да алдамый. Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясе Татар дәүләт академия театрында 1939 елдан бирле уйналып килә. Бу спектакльнең саны 2 меңгә якын. Хуҗа Насретдин — татар халкының җор сүзле, оста телле, зирәк һәм акыллы бер вәкиле. СССР- ның халык артисты Хәлил Әбҗәлиловның комик таланты бу спектакльдә тулысы белән ачылды. Шулай ук башка рольләрдәге артистларыбыз да Хәлил ага Әбҗәлилов белән бергә аерылгысыз рәвештә еллар буена сәхнәдә чыгыш ясап килделәр. Алар арасында Ахун ролендә Шамуков та бар иде. Моннан берничә ел элек спектакль яңадан яңар- тылды. Монда без Габдулла ага Шамуков белән Хуҗа Насретдин ролендә очраштык. Шамуков, Хәлил Әбҗәлилоа сәхнә тәҗрибәсеннән файдаланып, аның трактовкасын сакларга тырышкан һәм үзенең кешелек табигатенә тиң килгән Хуҗа Насретдин образын иҗат иткән. 1966—67 елгы сезонда театрда Габдулла Шамуковка итальян язучысы Эдуардо де Филиппоның «Бәйрәм кичендә» исемле комедиясендә синьор Купьелло образын тапшырдылар. Бу роль үзенең формасы һәм характеры белән трагикомедия жанрына карый һәм шунлыктан эчтәлеге белән гаять катлаулы. Сәхнәдә түп-түгәрәк гәүдәле, искиткеч тере хәрәкәтле, сабый ба- лаларныкыдай саф карашлы синьор Купьелло-Шамуков. Аны карчыгы яңа гына йокысыннан уяткан. Ул җай һәм акрын гына чалбар, жилетын кия, иске шарфын биленә бәйли, юынып алганнан соң үзенең уенчыклары янына килеп утыра һәм... татлы хыялларга бирелә. Синьор Куль- елло өчен шушы уенчык курчаклардан кадерле тагын нәрсә бар икән?!. Аларда аның югалган теләкләре, өметләре, хисләре тупланган, һәм ул үз тормышының фәкыйрьлеген, мәгь- нәсезлеген алар белән бизәргә, алар белән матурларга, ямьләндерергә омтыла. Буш хыяллар, чынга ашмаган теләкләр бу кешенең тормыш фаҗигасен тәшкил итәләр. Габдулла Шамуков бу рольнең эчке музыкаль яңгырашын тирәнтен тоеп, лирик бизәкләрне киң кулланып, үзенең философик яңгырашы белән катлаулы образ иҗат итте һәм безне талантлы һәм зирәк акыллы бер шәГ. Шамуков — Хуҗа Насретдин Ахун киемендә. хе<иең акча «пасте хекем сергән илдә фаҗигале язмышы белен таныштырды. Габдулла Шамуковиың театрда иҗат иткәи соңгы рольлереннән берсе «Коп» спектаклендә Ксаиф образы. Бу әсәр Бразилия язучысы Фигейредоның «Эзоп» диген трагедиясе буеича эшләнде. Шамуиоа тудырган Ксаиф образы узеиең тискәре фелеефи асылы белән әсәрнең герое мәсәлче Эзопме капма-каршы куелган. Ксанф-Шамукоя җирдәге бар материаль байлыкка хуҗа булса да, кешелек эчтәлеге, рухы белән хәерче. Ничәмә-ничә колларның хуҗасы Ксаиф чын мәгънәсендә үэе мол. Ул акча колы. Аныңча, һәр нәрсәне акчага сатып алып була, тормышның асылын акча тәшкил итә. Актер Ксанфның тормыш фәлсәфәсенең җиңелу тантанасын оста ител күрсәтә алуга иреште. Без Габдулла Шамуиовиы тәрҗемәчә һәм язучы да дигән идек. Ул денья әдәбияты һем рус классикларының күп кенә күренекле әсәрләрен татарчага һем башкортчага тәрҗемә итте. Алар арасында Шиплерның «Мәкер һәм мәтәббәт». Шекспирның -Ромео һәм Джульетта» һәм «Отелло», Грибоедовның «Акыллылык бәласе». Горь- кийның «Тормыш тебендә», Остроаскийиың «Котырган акчалар» һәм башка бик күл әсәрләре бар. Шулай ук, мәсәлче буларак, Крылов әсәрләре дә аның күңеленә хуш килгән һәм ул алариы татарчага тәрҗемә иткән. Татар язучысы Ибраһим Гази тәрҗемәче Шамуиовиы болай тасвирлый: «Рәхәтләнеп укып чыктым. Бигрәк тә Шамуков тәрҗемәләре яхшы эшләнгәннәр. Шигырьнең шигырьлеген саклый алып тәрҗемә итү аяыр эш. Шамуков оригиналдагы формаль якларга колларча ябышмаган, юл саны да урыны белән арткан, рифмалары да автордагыча түгел, ләкин ни хикмәттер, аның тәрҗемәләре чын шигырь булып яңгырыйлар, рәхәтләнеп умыйсың, мәгънәсе дә елтырап тора, оригиналга бераз да зарар кипмәгән» '. Г. Шлмукоа үэе дә мәсәлләр яза. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты аның шул мәсәлләрен оерым җыентык итеп чыгарды... «Сехне индивидуальлеге — ул иң элои кешенең рухи индивидуальлеге».— ди Константин Сергеевич Станиславский. РСФСРиың халык артисты Габдулла Шамукое турында сәхнә художнигы буларак сүз алып барганда, аның менә шушы рухи мидиям, дуэльлегенә тукталмыйча мемкин түгел. Аның артистлык иҗатының асылын тормышка, кешеләргә, деньяга гашыйк була белү, үзенең барлыгын онытып, мәяыга алуы, олы һәм саф итеп соя белүе тәшкил итә. һәр роль, һәр «бр-з артистның йорәк хисе белән яктыртылып, акылы белән камилләштерелеп с~хне • рмышы күрә Һәм Шуңа күрә тамашачы йерогенда тирән эз калдыра. Без бу образлар аша артистмын шәхес буларак кыю һәм киң итеп фикерләүчем акылы, доиьяны, кешеләрне, матурлыкны искиткеч бор т <рәнлек һәм нечке хис игумен табигатп белом очрашабыз, һәм «илечокте дә артистның киң иҗат юлында яңадан яңа гүзәл образлар бәлам очрашуын телеп калабыз.