СҮЗЛЕКЛӘР ТАРИХЫННАН
Татар теленең тарихы, ул узган катлаулы юл филология фәнебездә иң артта калган өлкәләрнең берсе дисәк, әллә ни арттыру булмас, шаять. Алай гына да түгел, хәтта бу мәсьәләгә караган мөһим документларның даирәсе дә әзме-күпме барланылмаган әле. Мостафа Ногман үзенең күптән түгел чыккан хезмәтендә' менә шул катлаулы һәм зур өлкәнең бер кечкенә генә мәсьәләсен — XVII—XVIII йөзләрдә төзелгән русча-татарча сүзлекләрнең тел тарихы өчен әһәмиятен билгеләп, аларның эчке хосусиятларын ачыклауны бурыч итеп куя. һәм. әйтергә кирәк, автор үз теләгенә нигездә ирешкән. Бу фикерне дәлилләү өчен бер мисалны күрсәтү дә җитәр иде: әгәр моңа хәтле тюркология белемендә иң карт русча-татарча сүзлек сыйфатында 1785 елны Сә- гыйт Хәлфин тарафыннан төзелгән хезмәт исәпләнеп йөртелгән булса, рецензияләнә торган китапның авторы аңа хәтле үк барлыкка килгән тагын ун данә сүзлекне гыйльми хәрәкәткә кертеп җибәрә. Шуның нәтиҗәсендә русча-татарча лексикография тарихы тагы да йөз елга олыгая төшә. Ягъни, икенчерәк итеп әйткәндә, ул тарихның башы моңарчы кабул ителгән XVIII гасыр азагыннан XVII йөз ахырына күчерелә. Шушы бер факт та М. Ногманның әһәмиятле табышы һәм тикшерүченең филология тарихына керткән лаеклы өлеше. Ләкин автор яңа ачылган документларның табылу тарихын әйтеп, аларның тышкы сыйфатларын сурәтләү белән генә канәгатьләнми, бәлки мәсьәләне әтрафлап яктыртырга, лексикографик 1 Мостафа Ногман. XVII—XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр. Казан университеты нәшрияты. 1969 ел. проблемаларны да төптәнрәк хәл кылырга омтыла. Хезмәт кыскача кереш, өч бүлек һәм кушымта рәвешендә тәкъдим ителгән библиографик белешмәдән гыйбарәт. Иллюстрацией материалларның да уңышлы гына сайланган булуын күрсәтергә кирәк. Тик 20— 21 битләрдә бирелгән фотокопиянең негативтан алынуы гына беркадәр сәер: күз акка кара белән язуга күнеккән, киресенчә түгел™ Хезмәтнең русча-татарча сүзлекләр барлыкка килүдәге социаль-тарихи җирлекне күзәтүгә багышланган беренче бүлеге үзенең әһәмияте белән китапта каралган мәсьәләләрдән киңрәк. Чөнки анда сүз бер шул истәлекләр барлыкка килгән шартлар хакында гына булмыйча, бәлки XVII—XVIII йөзләрдә татар әдәби теленең таралу мө- хите. Россия империясе оешуда бу тел үтәгән функциональ роль дә әзме-күпме яктыртыла. Әмма бу бүлектә бәхәсле моментлар да юк түгел. Мәсәлән, автор гомум «татар лексикографиясе тарихының... башланып китүе» дәверен XVII йөз ахырларында төзелгән бер сүзлеккә генә кайтарып калдыра, һәм шул истәлекне бер бөтен «башлангычның» мисалы — дөньядагы иң беренче русча-татарча сүзлек рәвешендә тәкъдим итә (12 һәм 13 битләр). Минемчә, мәсьәләне болай хәл итү шактый берьяклы. Чөнки. М. Ногман үзе үк дөрес күрсәтеп узганча, тәрҗемәле сүзлекләр тиктомалдан гына түгел, бәлки халыкара культура-эконо- мик мөнәсәбәтләрнең үсү дәвамында туган зарури ихтыяҗларны үтәү нәтиҗәсендә генә барлыкка киләләр. Ә рус һәм татар куль- тура-экономик багланышлары исә. мәгълүм булганча, бик элгәредәй башлана, һәм ул процесс Болгар. Казан дәүләтләре чорларында да өзлексез дәвам итә. Хәтта ике Т дәүләт орасында көчле сугышлар барган вакытларда да рус һәм татар сәүдәгәрләре нейтраль ярминкәләрдә очрашып, мул-мул итеп товар алмашканнар. Аннары Болгар, Казан шәһәрләрендә күп санлы рус сәүдәгәрләре яшәп, Мәскәу һәм башка рус шәһәрләрендә махсус татар бистәләре булуын игътибарга алсак, ике халык арасындагы дәвамлы мөнәсәбәтнең тирән тамырлы, киң диапазонлы икәнлеген аңларбыз. Шаять ул чорларда да иге тел арасында толмачлар да, шул толмачларның берсе тө- зел, икенчеләре файдаланган русчатерки че, яисә теркичә-русча сүзлекләрнең дә саны шактый булгандыр. Әле генә әйтелгән фикерне куәтләр эчен XIV—XVI йөзләрдә рус һәм татар телләре арасында булган тыгыз дипломатик һәм официаль-политик мөнәсәбәтләрне дә күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, Алтын Урда һәм Казан дәүләтләренең әһелләре үзләренең рус княэьларына адресланган хатларын татарча язып ятканнар, һәм алар Москоү канцеляриясендә рус теленә тәрҗемә ителгән (мондый тәрҗемәләрнең бсрничосе фәндә мәгълү/Д). Кыскасы, шул элгәрерәк дәверләрдә дә безнең телләр арасында тәрҗемәле сүзлекләргә ихтыяҗ зур булган. Автор татар әдәби теленең рус-кончы- гыш мөнәсәбәтләрендәге функциональ-ара- дашлык роленә дә кагылып үтә (русча-та- тврча лексикография тарихында бу, шиксез, моһим мөсьоло). Ләкин рус патшалары үзләренең грамоталарын, китапта әйтелгәнчә. бер терки дәүләтләргә генә татарчалап язмаган (15 бит), бәлки башка телле илләргә ,дә татарча тәрҗемә белән бергә җи- бергоннәр. Мәсәлән, Кырым, Торкия. Нугай, Казакъ. Комык. Үзбәк дәүләтләреннән тыш. Иран шаһы белән һинде тан падишаһына. Кытай богдыханы белән Монголстан ханнарына да үз грамоталарын татарча тәрҗемәдә күндергәннәр алар. Мондый документларның сакланып калганнары да әллә ничә дистәдән артык. Рус администрациясенең империя составына кергән терки халыклар (башкорт, казакъ, нугай, комык һ. б.) белән мөнәсәбәтендә исә татар теле тагы да активрак кулланылган. Мондый очракта Россия дәүләт аппаратыннан чыккан документлар Казан татарлары әдәби толендә язылып, еларга каршы килгән җаваплар исә теге яки бу күләмдә авторларның туган теле үзенчәлекләрен чагылдырган, һәм бу характердагы документларның саны (мәсәлән. Москоү, Ленинград. Алма-Ата, Астрахань. Оренбург, Уфа ерхивлерында) дистәләр белән түгел, бәлки йозләр һәм меңнәр белән үлиәнә. Димәк, китап авторының «җирле провинцияләрдә (биредә сүз империянең көнчыгыш провинцияләре турында бара — М. Г.) гареп язуын белгән рус чиновниклары булмый» дигән тезисы (47 бит) шактый җиңелчә әйтелгән фикер булып чыга. Чанки. архив документлары күрсәтүгә кареганда, XVII—XVIII һәм XIX йоэләрдә империя администрациясе үзенең көнчыгыштагы провинция аппаратларын гарәпчә язулы торки документларын укый алырлык рус чиновниклары белән әэме-күпме өзлексез рәвештә тәэмин итеп килгән. Ә татарча телгә, мәсвлмдоса язуга «йөгерек» булган та- тврмишор толмачлары исә нәкъ менә шулерның җитәкчелеге һәм контроле астындв эшләгәннәр. Бу шартларның барсы да Россия халыклары тарихына караган татарча документларның күп санлы һөм әһәмиятле булуын тәэмин иткән. Бу телнең арадашлыгы аша төрле ил-дәүләт вәкилләре аңлашкан, аның ярдәмендә солых договорл»- ры төзегән, дуслык мөнәсәбәтләре беркетелгән. Менә бу фактлардан киң файдаланылган булса, М. Ногманның күрсәтелгән чорга карата русча-татарча «сүзлекләр тезелүнең ныклы социаль-тарихи җирлеге булган» дигән йомгагы (23 бит) тагы да куәтләнә төшәр иде. һәрхәлдә, хәзергә мәгълүм иң кэрт русча-татарча сүзлекнең С. Хәл- фин хезмәтеннән 100 ел элегрәк тезелгәнлеге бик табигый булган кебек, киләчәктә аннан да борынгырак сүзлекләр табылса, һич тә гаҗәп түгеп. Хезмәтнең икенче бүлеге тикшерелә торган сүзлекләрне тасвирлауга һәм слардв китерелгән материалларны анализлауга багышланган. Китап авторының элгорге лексикографларга карата ихтирам күрсәтүе бик мактаулы сыйфат. Шуңа күрә дә автор өйрәнелә торгдн документларның уңай якларын шактый тулы һәм исте калырлык итеп яктырта алган. Тик позитив бәя белән мавыгып китү моментлары да юк түгеп. Мәсәлән, Матвей Котельников сойләүнамасе (автор русча «разговорник» мәгънәсен шулай бирә) турыидә фикер йорт кәйдә анда китерелгән татарча лексиканың сафлыгы, байлыгы турындагы хөкем нигездә дөрес. Ләкин лексик сыйфатларга карата бирелгән бәяне механик рәвештә сиитаксик үзенчәлекләргә дә күчерә башлагач, зур аңлаешсыэлыи «иләп чыккан Мәсәлән, әләге сейләүнамо эчтәлеген тәфсилләп анализлагач, автор болай яза: аның «ярдәмендә сузләр- нең җөмләдәге табигый кулланышын күзәтә алабыз һәм шул чактагы татар теленең синтаксик формаларын күздән кичерәбез» (57 бит. Курсив минеке — М. Г.) Мисалларга мөрәҗәгать итик: «Аккош, торна ашыйлар бака һәм еланны» — «Лебедь и журавль едят лягушек и змей»; «Көтуче көтәдер кету басуда» — «Пастух пасет стадо на пастбище» Һ. б. Күренә ки, бу җөмләләрнең төзелеше төркичә табигыйлектән бик ерак тора (русча оригинал белән чагыштырыгыз). Димәк, бер аспектта дөрес булган уңай бәя белән мавыгу, аны абсолютка әверелдерү, кире нәтиҗәләр китереп чыгара икән. Тикшерелә торган сүзлекләрнең лексик байлыгын, ул материалларның төрле катламнарын анализлауга багышланган өченче бүлек тә, тулаем алганда, уңай тәэсир калдыра. Тикшерүченең төп тезислары белән, нигездә, килешергә мөмкин. Төрле язма документларның, башка төрки телләрнең материалларыннан иркен файдалану да хезмәтнең кыйммәтен арттырган. Ләкин ар- хаиклашкан сүзләргә бирелгән анализда ул сүзләрнең семантикасын, ягъни мәгънәләрен әтрафлап ачыклыйсы урынга, автор аларның этимологиясе (килеп чыгышы) турында өстен-өстен фикер йөртүләр белән канәгатьләнә. Аннары Себер татарлары теле буенча төзелгән сүзлекләрне анализлаганда бу диалектның спецификасын гел үзбәк теле ярдәмендә генә аңлатырга тырышу тенденциясе дә бер яклылыкка китергән. Авторның «куцкар (кучкар)», «канцык (канчык)». «козы (кузы)» кебек сүзләргә генә таянып, «бохарлылар тәэсире күбрәк кош, хайван исемнәренә кайтып кала» дигән нәтиҗәсе (76 бит) әзер схемага субъектив рәвештә мисаллар чүпләүгә кайтып кала. Чөнки, беренчедән, моның ише сүзләрнең барсы да гомумтөрки лексикага керәләр, КҮРЕНЕКЛЕ СОВЕТ ТЮРКОЛОГЫ. ЧЛЕН-КОРРЕСПОНДЕНТЫ, ПРОФЕССОР Д. ЯЗГАН «Хөрмәтле Мостафа Ногяанович! Миңа җибәргән «XVII—XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» дигән кыйммәтле бүләгегез өчен зур рәхмәт. Сезне шундый зур гыйльми уңышыгыз белән, ә үзебезнең тюркология фәнен аның икенчедән, аларны үзбәкләр белән мөнәсәбәткә кермәгән башка татар диалектларында да очратабыз (фарси теленнән алынган «кураз» — «әтәч» исә ул Себергә бохарлылар килгәнче үк төркиләшеп өлгергән сүз). Гомумән, татар теленең Себер диалектын тикшергән чакта ул тарафка кайчандыр бер саркып алган үзбәкләр белән мавыкканчы, себерлеләр белән даими рәвештә янәшә яшәгән казакъларның, башкортларның һәм алар арасында сеңеп калган нугайларның телләренә күбрәк игътибар итәргә кирәк. Шулай эшләгәндә, янәсе «хәзер диалектологик сүзлектә очрамый» торган «цулук» (чолык, солок) кебек сүзләр «атаанасыз» калмас иде. Ә үзбәк теле тәэсиренә килсәк, ул булган, тик бу тәэсир кош-корт, хайван исемнәрендә түгел, бәлки кайбер грамматик чараларда һәм дини тәгълимат аша кергән культура-идеология өлкәсенә мөнәсәбәтле сүзләрдә чагыла. Ниһаять, элекке рус графикасы ярдәмендә генә бирелгән кайбер сүзләрне шул хәлдә язмыш иркенә калдырмыйча, җәяләр эчендә генә булса да, транскрипцияләп бирәсе иде. Мәсәлән, «алуңгыз — алу- ңыз» (34 бит), «конгше — куңшы» (76 бит) һ. б. (Рус графикасында «ң» хәрефе булмаганга, аны шулай «нг» аша биргәннәр.) Җыеп әйткәндә, М. Ногман чыгарган китап бик актуаль темаларның берсенә багышланган. Хезмәтнең документаль материалга бай булуы да игътибарга лаек. Шул ук вакытта бу эзләнү аерым кимчелекләр һәм ялгыш хөкемнәрдән дә азат түгел икән. Хәер, болай булуы да табигыйдыр, чөнки чирәм җиргә беренче буразнаны салуы гаять авыр булган шикелле, чирәм ятмаларны төгәл үзләштереп чыгу мәсьәләсе дә бер генә кешенең бурычы түгел. М. ГОСМАНОВ, филология фәннәре кандидаты. СССР ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ Н. КОНОНОВНЫҢ МОСТАФА НОГМАНГА ХАТЫ Ленинград 1969 ел. 16 декабрь. иң кыен бер сәхифәсен ача торган бик кирәкле һәм мөһим бер хезмәт белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Татар телен өйрәнү тарихы турында, татар телен өйрәнүче татар галимнәренең хезмәтләрен җентекләп тикшергән бер очерк язылса, әйбәт эш булыр иде».