РӘШӘ ДИҢГЕЗЕНДӘ АК КОРАБ
Кырлар киңлегендә рәшә тирбәлеп торган көннәрдә күз сапсаң, ерактан гаҗәеп зур корабка охшап күренә ул Әйтерсең, ап-ак җилкәннәрен киергән дә күз җитмәслек төштә — горизонт артында җәйрәп яткан диңгез буйлап каядыр йезел бара. Аның торбалары һәм ак җилкәннәре шундый биек, ара-тира ■сыек болытлар гүя еларга тиеп-тиеп узалар. Каршыда күреһер-күренмәс булып кына тирбәлгән рәшә челтәре аша үтеп китә алсаң, шул ук ак кораб йөзгән диңгезнең ярына барып чыгарсын кебек... Лениногорскиның үзәк мәйданыннан кузгалып киткән машина шул тарафка җилдерә башлагач, күз алдына шундый хыялый күренешне китердем мин. Нәрсәдән булгандыр андый хыял, аңлатуы кыен. Кышкы йокымсыравыннан уяна башлаган табигатьтәге җанлылыкмы, һаваның баш әйләндергеч сафлыгымы, көләч күк гөмбәзенең күз явын алырлык зәңгәрлегеме, әллә инде ерактан ак җилкәнле зур корабка охшап күренгән корылманың мәһабәтлегеме тудырды бу уйларны — тәгаен генә әй’ә алмыйм, һәр хәлдә, тирәюньдәге бөтен нәрсә: чалт аяз күк; чалт аяз күктә елмайган кояш; кояш нурларына өртелгән тигез асфальт юл, юлның ике ягында насос сиртмәләрен талгын гына тирбәлдереп утырган скважиналар, шул скважиналар янындагы ак резервуарлар — мерниклар; электр Һәм телефон баганаларының бер-берсен куышкандай йөгерешүе... Кыскасы, ел иртәсе — язның тәүге бизәкләре белән индустриаль пейзаж матурлыгын берләштергән күренешләр хыялны канатландырырлык, йөрәкне җилкендерерлек, күңелне әсәрләндерерлек иде. Ә әсәрләнгән күңелдә нинди генә хыялый уйлар тумас дисең! Машина кояшлы кырлар буйлап сузылган асфальт тасма өстеннән алга чапты, үтә күренмәле нәфис рәшә челтәре шундый ук тизлек белән артка чигенә барды. Ул чигенгән саен, ерактан корабка охшап күренгән корылма да ачыграк төсмерләнде. Ниһаять, ак җилкәннәр дигәнем — биек колонналарга, кораб үзе зур завод корпусына әверелде. Мене нииди икәнсең ейн, Карабаш нефть хәзерләү установкасы: олы да, мәһабәт т» Бетой нигезләрдән калкып, күкнең зәңгәр гөмбәзенә таба биеккә күтәрелгән Колонналарда кояш нурлары чагыла. Шул шаян нурлар инде аксыл төстәге металл белән тышланган конструкцияләрне «сихерлиләр» — көмешкә охшатып күрсәтәләр. Шундый ук нурлар, идарә каршында тезелеп торган машиналарның тәрәзәләрендә ♦ кагылачагыла, бер-берләре белән качышлы уйныйлар кебек. Ул нурлар проходнойда фуфайка җиңенә кызыл тасма бәйләп, иңенә мылтык асып торган олы гына гәүдәле сакчы апаның тулы битендәге сипкелләренә куналар, күзләрен чагылдыралар... Түгәрәк йозендә кояш чагылып торган апа бик җитди. Проходнойга якын килергә дә рөхсәт итми: — Пропускыгыз?! — ди ул. Ә минем кесәмдә пропуск юк. Аны каян аласын дә белмим әле. Карабашка беренче тапкыр килүем. Аны — республикамның нефть индустриясе бастионнарыннан берсен — күреп сокландым, гомергә онытылмаслык итеп карап китәсем кил». Сурәте күңелгә сеңсен, Татарстан кодрәтенең симяолы булып йөрсен. — Әнвәр Маннаповичтан рөхсәт алыгыз,— диде мылтыклы апай— Әнвәр Мвннапович Әхмәдиов — Карабаш установкасында баш кеше — директор Аның белән күрешкәндә: «Мәһабәт корылманың башлыгы да мәһабәт икен!> дип уйламый булдыра алмыйсың. Озын буйлы, тез гәүдәле, киң җилкәле ир уртасы — Әнвәр Маннапович. Кара тутлы, озынчарак йөзе мөлаем. Куе кара кашлар астыннан текәп карый торган коңгырт күзләреннән чаялык һәм тәвәккәллек сирпелеп торгандай тоела. Ө болай, кендөлек ыгы-зыгыда, башкалардан берни белән дә аерып булмаслык гади кеше ул. Татарстан нефте данлыклы осталар итеп үстергән меңнәрнең берсе. Тормыш—дәрья бит: үзе дә гел үзгәреп тора, кешеләрне дә үзгәртә. Кичогс игенче — бүген «кара алтын» чыгару остасы. Кичәге гади нефтьче бүген промышленностьның зур тармагына житәкчелек итә. индустрия фронтында командир Әнпәр Маннапович Әхмәдиеа — шундый. — Нефтьче булырга язмышым үзе кушкан миңа,— дип шаярта ул.— Нефтькә бай якларда — Ютазы районында тудым бит... Юк, язмышка буйсынып яши һәм эшли торганнардан түгел ул. Үз дигәнен булдыра торган кеше. Уба апылында туган игенче улы Өнворго: «Нефтьче булсаң икән!»—дип хыялланып йөгерергә туры килми. Ләззәтле хыялга түгел, кече яшьтән үк нефтьче хезмәтенең авыр мәшәкатьләренә чума ул. Башта — оператор, аннары — мастер. Кәндеэ эшли, кич укый. Армиядә солдат шулпасыннан да авыз итеп кайткач, участок начальнигы ител күтәрелер үзәи. Менә шунда инде хыяллана башлый ул: «Эж, институтка керәсе ида!» — ди. Хезмәт юлына аяк баскан чакта ук хыялын нефтьче эшенең мәшәкатьләрендә тапкан егот бу юлы да уй-ниятен имтиханга әзерләнү белән ныгыта. Мондый кешеләр хыялны эштеи. эшне хыялдан аермый күр» беләләр. Икесен бергә үреп, язмыш атын үзләренә кироиле якка каулыйлар. Алар үз язмышларын үзләре Изалар, шәхси тормышларын максатка яраклы итеп коралар. Игенме иде Әнвәр — нефтьче булып китте. Нефтьче иде — ил аңа солдат шинеле кидерде. Вакыты җиткәч, шинельне салды да Әнвәр студент булды. һоркайда аңа тәвәккәллек, чаялык һәм тырышлык юлдаш иде Мәскәудән Губкин исемендәге нефть химиясе һәм газ промышленносте институтын тәмамлап кайтканда, аның шул юлдашларына тагын берсе — белем дә өстәлде. Белем — тәвәккәлгә таяныч, чаяга — булышны, тырышка — кодрәт. Шуларның барысына да ия булып, инженер дипломы белән Әнвәр туган якларына кайтты. Ә туган якларда таудай эшләр башкарыла иде. Нефть индустриясенең яңа бастион, нары күтәрелә. Карабашта нефть хәзерләү установкасының да бнек-биек колонналары монтажлана Төзелештә алдынгы индустриаль метод — атналык һәм тәүлеклек планлаштыру А ВДУЛ ЛА СӘЛӘХЕТДИ11О11 ф РӘШӘ ДИҢГВЗВНД» АК КОРАВ ысулы кулланыла. Хезмәтне Һәм производствоны оештыруның бу яңа формасы тетү эшләренең темпын тизләтә. Берничә сүз белән әйткәндә, индустриаль төзү методының асылы менә нәрсәдән гыйбарәт, бөтен эшләр, еллык һәм айлык заданиегә туры китереп, һәр атна ө»ен аерым пленлаштырыла һәм учетка алынып барыла. Атналык пленда каралган эшләрне тәүлекләргә бүлү нигезендә производство һәм материаль төзмик итү графиклары тезелә. Трестларда билгеләнгән шул графиклар һәр дүшәмбе саен «Татнефтестрой» комбинатында карала һәм раслана. Комбинатта расланганнан соң. алар трест начальнигыннан һәм баш инженердан башлап гади төзүчегә кадәр һәркем өчен һичшиксез үтәлергә тиешле законга әверелә. Карабаш төзелешендә шундый челтәрле график буенча эшләүнең өстенлекләре ачык күренде. Ул ике ел да өч ай эчендә төзелеп беттә. Куәте ягыннан аның белән бер дәрәҗәдә торган Павловка установкасы өч ел төзелгән иде. Яңа метод белән эшләп, Карабаш төзүчеләре вакытны тугыз айга кыскарттылар. Челтәрле графикларның өстенлеге шунда: алар төзелешнең бөтен барышын акырына кадәр җентекләп планлаштырырга, аның срокларын бер көнгә кадәр төгәллек белән билгеләргә, эшләрне технологик эзлеклелек буенча алып барырга һәм контрольлек итәргә, теләсә кайсы сәгатьтә кирәкле информацияне алырга, күренгән «тар урыннарны» алдан билгеләргә һәм аларны бетерү өчен оператив чаралар күрер-, гә мөмкинлек бирәләр. Төзелеш әле барган чакта ук булачак установканың директоры билгеләнә. — Хуҗалык итәргә әзерләнә тор. Тиздән ходка җибәрәчәкбез...— диләр аңа. Әнвәр Маннапович шул көннәрне искә төшерә. — 1965 елның 6 нчы ноябренда эшләтә башладык корылманы. Онытырлык кан түгеп. Бәйрәм алды... Установкаларны көйләү мәшәкатьләре дә, кешеләрнең бәйрәмчә күтәренкелек белән эшләүләре дә, нефтьнең беренче тонналарын хәзерләүгә кабул итү дә, мичләрне кабызып җибәрү дә — барысы да истә... Монтаж эшләре көз ахырларында гына төгәлләнде. Көннәр кисәк кенә суытып җибәрде. Мондый салкында эшләтә башларга мөмкинме? Шул турыда киңәшергә дип, җиһазлар саткан Австрия фирмаларының вәкилләрен — монтажлауда катнашкан инженерларны промыселлар идарәсенә чакырдылар. — Җиһазларыгыз һәм монтаж эшләрендә катнашуыгыз өчен рәхмәт, әфәнделәр. Тик... монтажлау төгәлләнде бит инде, үзегез күрәсез... Установканы эшләтә башларга вакыт җитте. Австрия инженерларының күзләре шар булды. — Эшләтә башларга?» Шундый суык көннәрдәме? — диде аларның берсе.— Юк, мин мондый адымны ясый алмыйм. Җаваплылыгы зур, ә гарантия?.. Эшнең уңышлы чыгачагына гарантиягез бармы?.. Чит ил белгечләре барысы да установканы ходка җибәрүдә катнашудаЯ баш тарттылар. Килешү буенча, алар монтажлауда да, әзер установканы эшләтә башлауда да катнашырга тиешләр иде. Моңарчы килешүне әйбәт кенә үтәп килгән белгечләр кирегә сукалый башлады: — Кышкы шартларда аны ходка җибәрү мөмкин түгел.» Совет инженерлары, бик итагатьле һәм йомшак кына итеп, бу фикер белән килешә алмауларын белдерделәр: — Без әзер нәрсәне ярты ел буена тик тота алмыйбыз, әфәнделәр. Халык хуҗалыгына зур зыян бу_ Әмма «әфәнделәрнең» үз кырыклары кырык: — Булмый!..— диделәр.— Яз җитмичә булмый!.. Атна-ун көннән белгечләр киңәшмәгә җыелды. Фирма вәкилләре дә килде. Алар белән сөйләшү озакка сузылды һәм нәтиҗәсез төгәлләнде. Чит ил инженерлары рәсми белдерү белән соңгы сүзләрен әйттеләр: — һава салкын чакта установкаларны ходка җибәрүдә беребез дә катнашмаячак. Фирмеларыбыэның күрсәтмәсе шундый. Совет инженерлары үзләре генә моны эшләргә алыналар икән —үз ихтыярлары. Ул чагында безнең фирмалар җиһазларның нормаль эшләвеэшләмәве өчен җавап бирмәячәк... Установканы чатнама суыкта эшләтә башлау — аларның фирмалары файдасына сөйли торган шәп реклама иде, әлбәттә. Австрия белгечләре моны яхшы аңладылар. Деки и... хетэр ягы да бар иде. Әгәр барып чыкмаса. суыкта эшләтә башлаган чакта җиһазлар тузмәсә?.. Юк, юх, ашыгырга ярамый. Җипазларны сатучылар гына бит алар. Сатып алучылар ашыгалар инан — уэ эшләре. Җибәрә алсалар — ярый, е җибәрә алмә- салар, бөла-квиаго юла к сал ар. берәр хәтәр хәл килеп чыкса— Ул чагында да фирмалар оттырмый. Көннәр суык чакта установкаларны җибәрүдә катнашудан рәсми төстә баш тарттылар бит... — безнең киңәшме тотарга кирәк иде.— диярләр. Шул тына. Җиһазларның яңа хуҗалары — совет белгечләре — бу хәлне икенче төрлерәк бәяләде. Монтаж эшләре төгәлләнгән установканы язга кадәр эшләтми тору, унөч миллион сумлык җиһазларны ярты елга консервацияләп кую — хуҗалыкчыл булмый. Бу арада, юллаулар буенча, меңнәрчә тонна нефть хәзерли алачак. Шуның зур өлеше «Дуслык» нефт. угкәртаченә җибәреләчәк бит. Юк, техник мәсьәлә генә түгел бу. Аны кичек тә хәл итәргә, уңышлы нәтиҗә бирерлек итеп чишәргә кирәк. Берничә көннән >Иркеннефть» псомыселлор идарәсенең начальнигы белән баш Инженеры «Татнефть» берләшмәсенә килделәр. Карабаштан да инженерларны һәм Директорны чакырттылар. Берләшмәнең баш инженеры Валерий Исакович Грейфер кабинетында тагын киңәшмә булып алды. яУнай» һәм «каршы» фикерләрне, карашларны энә күзеннән үткәрде киңәшмә. Соңгы, хәлиткеч карар бер булды: — Карабаш установкасын ходка җибәрергә! — Чит ил белгечләре безгә әле җитәрлек таныш булмаган җиһазларны көйләүдә катнашудан баш тарталар ичөн — хәерле булсын. Установканы язгы кояш елмаячак көннәргә кадәр тик тота алмыйбыз. Хакыбыз юк моңаНигеэсез тәвәккәллек тугел иде бу. Киресенчә, инженерлык белеменә, установкаларда эшләячәк кешеләрнең зирәклегенә нигезләнгән, һәр яктан уйлаиылгаи тәхәк- кәллек иде. Шул киңәшмәдән соң икенче көнне фирма вәкиллерен промыселлар идарәсенә чакырып, соңгы сүзне әйттеләр: — Эшләтергә булдык... Ә сез._ теләсәгез, установкаларның ничек эшлеаен күргәнче тора аласыз. Китмәделәр, калдылар чит ил белгечләре. Эшләтә башлауда ярдәм итү максатымнан түгел, билгеле. Ни белән очланыр, янәсе, бу фанатикларның тәвәккәллеге. Иртәнге гугызда автобус аларны эшкә алып килде. Карап, күзегеп йөрделәр. Кичке дүрттә шул ук автобус аларны яңадан шәһәргә алып китте. Фирма «екиллеренең бетен «эше» шул булды. Чит илдән сатып алынган установкаларның яңа уҗалары — Татарстан нефтендә оператордан үскән инженерлар һем игенчедән оператор булган Карабаш егетләре көнне төнге ялгап эшләделәр. Яңа скрипканы көйләү өчен дә аакыт кирәк. Яңа чыгарылган мичнең җаена төшенү дә мәшәкатьле: я морҗасы тартмь.й апы*^ я кызуы килми. Ө биредә, Карабашта, нинди зур корылманы көйләргә кирәк. Схемалары катлаулы — техниканың соңгы казанышлары нигезендә корылды бит ул. Совет Татарстаны «иттен андый-мондый гына җиһазлар керттерми, булгач — иң камиле, иң яңасы булсын аңа. Дөньяда күрелмәгән гигантларны корырга көч һем баш җиткәнне, нефть хәзерләү установкасының схемасын тына аңларлык баш. аны гына ходка җнберерлек кеч табылыр. — Шулай уйладык, үзебезнең нечкә ышаидык,— дип сүзен очлауга таба борды Эивер Маннапоаич.—Кейлеу эшләре дүрт биш кемнән төгәлләнде. Установкаларны ңибәрдвк. Язга кадәр бик күп нефть вшкәртелде. Ул-бу чыкмагае дип. кәннер җылы- ">ын көтеп ятсак, зур оттырыш була иде. Болай үзебез оттык, халык хуҗалыгы отты— Мин тел очында гына торган соравымны бирми түзмәдем: -- Установканы җибәргән мизгелдә күңелме шик корты борчымадымы соң? — Саклык хисе өстенлек итте,— дип җавап бирде ул,—Төвеккел булу —гамьсез Булу түгел бит. Безнең эштә саклык һәр адымда кирәк Ул тойгы безмең камга сеңгән. Хт һем нефть инеше торган җирдә саксызлык була елмый. АБДУЛЛА СӨЛӨХЕТДИаов ф РӘШУ ДИЩЕЗЕНДӘ АК КОРАБ ...Без установка территориясенә чыгабыз. Директор булгач, кырыс вахтер апа да пропуск сорап тормады. Аяк астында — бетон ллитәләр. Каршыда— зур мич. Анда нефть җылытыла. Ян», шәдә тагын бер мяч: анысында — су җылына. Уңда һәм сулда — колонналар, һәрьякта — торбалар, торбалар. Ниндиләре генә юк аларның, — Күзгә күренгән бөтен байлыгыбыз шул инде,— дип елмая Әнвәр Маннапович, — Ә күзгә күренмәгәне? — Анысы да шул колонналар һәм торбалар эчендә... Әйе, аларда «кара алтын» агымы бер минутка да өзелми, ургый да ургый. Промыселлардан товар паркына килгән нефтьне насослар колонналарга куалап тора. Ул колонналар һәм торбалар буйлап көн саен меңнәрчә тонна «кара май» уза. Колонналарның берсе «кара алтынны» «кипшендерә», аның составындагы суны аерып ала, икенчесе җир тозларыннан арындыра. Стабильләштерү установкасы нефтьтән җиңел фракцияләрне — пропан, бутан, пентан һәм гексан дигән газларны аера. Ул газларның кушылмасы — тотрыксыз бензин — Миңлебай газ-бензин заводына һәм тагын да ары- рак — Түбән Кама нефть химиясе комбинатына китә. Судан һәм тозлардан арындырылган «кара алтын» иң ерак юлга—«Дуслык» нефть үткәргече буйлап, тугандаш социалистик илләргә озатыла. Колонналардагы һәм торбалардагы «кара алтын» агымын, аңардан аерылган газлар кушылмасы хәрәкәтен һәм су чишмәсе агышын беркем күрми. Монда бары тик мичләрдә дөрләгән газ ялкынын гына күзәтергә мөмкин. Бүтән процесслар барысы да шул герметик ябык колонналарда бара. Ләкин аларның ничек узуын идарә пультында утыручы операторлар һәрвакыт белеп тора. Аларга бөтенесе мәгълүм, бөтенесе ачык. Әнвәр Маннапович операторларны мактап туймый. — Барысы да урта белемле. Бездә үскән егетләр. Практик эштә тәҗрибәләре зур. Бу мактау сүзләре өлкән оператор Миндияр Гарифҗанов һәм технолог Әсгат Га- бетдиновка беренче чиратта кагыла. Алар установканы монтажлау вакытында ук эшли башлаганнар. Хәзер инде аларны яшь корылманың «картлары»—ветераннары итеп санарга да була. Идарә пультында бөтен нәрсә операторларның күз алдында. Колонналарның, насосларның эше турында кайчан сорашмасыннар, егетләрнең җавабы бер: — Насослар әйбәт эшли. — Температура һәм басым — нормаль. — һәрвакыт шулай нормаль булсын эшегез, егетләр...— дип, директор каядыр китәргә ашыга, сәгатенә карый.— Кама-Исмәгыйль установкасын җибәрүгә әзерлибез. Ыгы-зыгылы чак... Без, идарә пультыннан чыгып, яңадан директор кабинетына керәбез. Әнвәр Маннапович, керә-керешли үк, куен кесәсеннән кечкенә генә блокнот ала. — Заводның эш күләмен күз алдына китерү өчен бер сан әйтмәкче булам.— Ул блокнот битләрен актара.— Әһә, менә икән: 1968 елда планнан тыш 23 мең 825 тонна нефть экспорт кондициясенә җиткерелде. Ә план буенча әзерләгәне...— Директор өстәлендә яткан счетның төймәләр рәте буйлап миллионнар чыбыгына җитте да, шактый күп түгәрәкләрне тартып куйды һәм аларны шундук кире чигерде. Ул төймәләрнең санын блокнотыма яза алмый калдым. — Кама-Исмәгыйль установкасы да эшли башлагач, боларга тагын яңа миллионнар өстәлер. Татарстан миллионнары,— диде ул, ниндидер эчке дулкынлану хисе белән.— Әйе, Татарстан миллионнары! Карабаштан чыгып бераз баргач, машина тәрәзәсеннән нефть хәзерләү установкасы ягына карадым. Ул миңа, элекке шикелле үк, зәңгәрсу рәшә диңгезендә каядыр йөзеп барган гаҗәеп зур корабка охшап күренде. Ак җилкәннәрен киергән дә тыныч кына йөзеп бара шикелле. Юк, «шикелле» генә түгел, чынлап та бара ул — ак җилкәнле зур корабка охшаган Карабаш корылмасы. БАШ КОНСТРУКТОР Егет булсаң, егетлек күргәз илгә. УТЫЗ ИМӘНИ. һәр заводның уз биографиясе бар. I Бу биографиядә станоклар гөрелтесе, авыр прессларның уфылдау авазлары иша- «лә, металл чыңнары яңгырый. I Бу биографиядә корыч эретү мичләрендә дөрләгән ялкыннар биюе, газосварка .аппаратларыннан атылган яшькелт яшеннәр уйнавы, ахактай кызарган тимерләрдән ян-якка чәчрәгән очкыннарның җемелдәве күренә. Димәк: завод биографиясен музыкаль авазлар белән симфония итеп язарга да була. Завод биографиясен зур полотнода төрле буяулар белән әсәрләндерсен картина итеп сурәтләргә дә мөмкин. Ләкин аны ничек кенә язсаң да. аның үзәгендә КЕШЕЛӘР булачак. Чөнки; заводларны кешеләр, кешеләрне заводлар үстерә! Бегелмә механика заводының биографиясе әле бик кыска. Ул моннан ундүрт ел >лви кенә башланган. Ләкин барыбер меңләгән эшчеләрнең язмышлары белән үрелгән, шулерның хезмәте белән язылган ул. Аны иҗат итүчеләрдән берничә кешене генә алам мин. —Азнакай егете Бәшир Харисов Казан химня-тохнология институтын тәмамлап монда килгән чакта, предприятие бер яшьлек «сабыйк булган. Ул әле продукция җитештерү турында түгел, үз-үзен җиһазландыру хакында гына кайгырта алган. Унөч ел элек кесәсендә өр-яңа диплом салып килгән егет — хәзер заводның баш Конструкторы. Аның күтәрелүен завод үсешеннән, ә предприятиенең киңәюем Бә- ШИрноң һәм йөзләгән-меңләгән башка кешеләрнең хезмәтеннән аерып булмый. Баш конструктор мине цехлар буйлап йөртә. Заводның үткәнен искә төшерә, бүгенгесе белән таныштыра, киләчәк турында да хыяллана. — Эзләнүләр чорын кичердек инде без. — дип сөйли Бәшир.— Төл юнәлеш табылды нефть эшкәртү заводлары һәм химия промышленносте өчен аппаратлар җитештерүгә күчтек. Шул юнәлештә үсәбез... Кечкенә генә буйлы, бераз юантыграк гәүдәле, салмак хәрәкәтле ир уртасы Бәшир. Ашыкмыйча сөйли, завод биографиясе сәхифәләрен бером-берәм ача. Предприятие төзелеш механизмнарын ремонтлау заводы буларак барлыкка киптән. Аны шулай атаганнар да: «Төзелеш механизмнарын ремонтлау заводы» Ләкин яңадон-яңа цехларның сафка керүе, җитештерү куәтләренең өзлексез үсүе аның жисемсн до үзгәртә, исемен дә алмаштыра. 1956 елда инде ул «Механика заводы» Дип йөртелә башлый. Шуннан соңгы еллар — предприятиенең кызу темплар белән үсү һом киңәю чоры. 195/ ел. Производствоның нигез куәтләре — төп корпус белен кайнар цехлар блогы сафка кергәлә. Шул ук елның язында вагранка монгажлау тәмамлана һәм беренче чуен алына. Сентябрь ахырларында югары ешлыклы индукцион мнчте беренче корыч эретелә. Цехларда металл кисү һәм кыру станоклары, авыр пресслар урнаштырыла, компрессорлар монтажлана, кран-балкалар куела. — Ул елда безгә ике куаныч бергә килде.— Баш конструктор саран гына елмая. Аның кара тут көзе түгәрәкләнеп китә.— Куанычның иң олысы шул; заводның беренче чират комплексы тулысынча сафка керде— Нефть аппаратлары цехына керәбез. Монда «кара олтын»ны эшкәртү заводлары һем химик промышленносте ечен бик кирәкле җиһазлар — җылылык алмаштыргыч аппаратлар һәм үзәктән кудыргыч насослар эшләнә. Кыпылык алмаштыргыч аппаратлар тышкы яктай бик гади булып күренәләр. Ике очы да модсус капкачлар белән ябылган юан труба. Артык озын да түгел үзе. Мин аларны зоопарк бассейнымда башларын өскә калкытып яткан бегемотларга да охшаттым. Моны Бәширгә айткәч. ул көлемсерәп җазап бирде: — Корпуслары шуңа охшата аларны.— Үзе шундук җылылык аппаратының тезелеше турында сөйләргә кереште.— Менә шушы бегемотка охшаган аппарат корпустан, фланецлардан һәм нечкә көпшәләр көлтәсеннән гыйбарәт инде ул._ Баш конструктор бер очы әле ябылырга өлгермәгән аппаратка иелде. — Күрәсезме, күпме көпшәк. Корпусның куыш эче бер-берсенә якын гына урнаштырылган һәм очлары тигезләп киселгән көпшәләр белән тутырылган. Әйтерсең, умарта кәрәзе. иФланец» дигәннәре исә шул көпшәләр урнаштырыла торган тишекле түгәрәкләр булып чыкты. Алар- ны элегрәк коеп ясаганнар. — Математик исәпләүләр нәтиҗәсендә без мондый фикергә килдек.— Харисов әзер фланецларның берсенә төртеп күрсәтте.— Боларны штамплау юлы белән д» ясарга мөмкин икән. Практика бу ышанычыбызны ныгытты. Штамплау ысулы белән ясалган фланецлар кую аппаратларның авырлыгын киметүгә китерде, конструкцияне дә үзгәртергә мәҗбүр итте. Соңгысын эшләү җылылык алмаштыргычның эффектлылы- гын ун процентка арттырды. Элеккеге ун аппарат урынына яңа конструкциядәге тугыз җайланма җитә... Харисов үз заводын илдә беренче, дөньяда данлыклы итеп күрергә тели. Хыялланырга җирлеге дә бар. Предприятие җитештерә торган аппаратлар бик күп илләргә озатыла. Польша. Румыния, Берләшкән Гарәп Республикасы, Эфиопия, Куба... Механика заводының продукциясен алдыручы илләрне саный башласаң, ике кулның бармаклары гына җитәрлек түгел. Илебездә иң зур диаметрлы аппаратларны хәзергә шушы предприятие генә җитештерә. Әле күптән түгел генә монда, Советлар Союзында һәм дөньяда беренче буларак, «Гипронефтемаш» институтының сызымнары буенча үзәктән кудыргыч насослар ясауга керештеләр. Бу насослар үзләренең поршеньлы ишләренә караганда күп тапкыр уңай һәм җиңелрәк. Поршеньлы насосларның авырлыгы егермешәр тоииа булса, үзәктән кудыра торганнары — 3,3 тоннадан артмый. Татарстан нефтьчеләре аларны дүрт күз белән көтәләр, бик теләп алалар. Харисовның әйтүенә караганда, Азнакайдагы беренче номерлы бораулау конторасы эшчеләре яңа насосларны сынап караганнар: хезмәт җитештерүчәнлеге шактый күтәрелгән. Үзәктән кудыргыч насосларны җитештерү — катлаулы процесс. Бу яңа эшнең мәшәкатьләре корыч кою цехыннан ук башлана. Насосларның аерым детальләре иң югары сыйфатлы корычтан коела. Аларның формалары да үтә катлаулы. Коелган детальне кирәкле формага җиткерү өчен кыру- кисү станокларында бик озак эшкәртергә туры килә. Эшне тизләтү юлын эзлиләр. Корычны булачак деталь формасына коярга кирәк, дигән фикер туа. Моңа ирешелсә, детальләрне станокларда эшкәртү вакыты да кыскарачак, корыч та экономияләнәчәл. Ләкин моны ничек эшләргә? — Җавапны Хөснетдиноа тапты,— ди баш конструктор.— Аның тәкъдиме буенча, детальләрне кирәкле формадагы даими савытларда коя башладык. .„Мөхәммәт Хеснетдинов — кою-тимерчелек цехы начальнигы Без кергәндә, ул үзенең эш урынында иде. Чандыр гына йөзле, урта буйлы, төз гәүдәле ир уртасы. Күп йөргән, күпне күргән кеше, югары мәгълүматлы инженер. Сарман якларында Ран Тамак авылында туган. Урта мәктәптә укуны Уралда башлаган. Бөгелмәдә тәмамлаган. Аннары Мәскәү... Корыч институты... Дипломлы инженер... Кемерово өлкәсендәге бер заводта мастер. 1960 елда Бөгелмәгә күчерәләр. Механика заводында цех начальнигы булып инде җиденче елын эшли. Биредә корыч коюның яңа ысулын производствога кертү турында сүз чыккач, ул кинәт кенә: — Мине урынсызрак мактыйлар,— дип куйды. — Нишләп алай дисез, Мөхәммәт Садриевич? — Күршеләр тәҗрибәсен генә файдаландык без. Пермь өлкәсендәге бер заводта корычны шулай койганнарын белом. Дөрес, аларда бүтән детальләр, бездә — бүтән... Катлаулырак. _ Аерма шунда гына. — Алдынгы тәҗрибәне производствога кертү — үзе дә новаторлык бит, Мэхамит Сәдриөвич,— дип каршы теште аңа Бәшир.— Новаторлыкны мактамаска куша* ыкмыни? — Белмим, белмим...— Хөснетдииов мыек астыннан гына көлемсерәп, сүзне икен- «гә борырга тырыша.— Күршеләр тәҗрибәсе ярап торды безгә. Эшне җиңеләйт» юште, үзкыйммәт шактый кимеде. Мөхәммәт Хөснетдиновның тыйнаклыгы турында Бәшир миңа алдан /к әйтеп куй- * гаи иде. Шуңа күрә цех начальнигының болай сөйләшүе мине гаҗәпләндермәде. Мин — аңа сокланып карадым. Тыйнак кеше, намуслы белгеч тора иде безнең елда. Заводта £ корыч кою эшендә борылыш ясаган ысулны кеотү — аның эчен гадәти хәл. Ул моны £ үзенең вазифасы, бурычы дип саный. Уйлаганы — эшне җиңеләйтү, кайгыртканы — үз- £ кыйммәтне киметү. — Эшләгәч, уйланасың инде анысы,—ди ул.— Уйланмыйча гына тибелгәи туп та~ капкага керми. Максат кирәк, юнәлешең булу кирәк... g — Син рационализаторлык мәйданындагы ьтуплар» турында сойлә, Мөхәммәт < Садриевич. Ничөне керттең инде? Ни әйтер икән дип, Хөснетдииов :а текәлдем. — Билләһи, санаганым юк1 — диде ул.— Теләсәгез, ышаныгыз, теләмэеәгеэ.. Бәшир, аның шулай ойтәчәген алдан белгән шикелле, артык кәефсезләнмәде. — Ярый, алайса,— дип куйды ул.— Лилия Садыйковадан белешербез инде. ...Лилия Садыикова — рационализаторлар һәм уйлап табучылар белән эшләү бюросының технигы. Хезмәте шундый: заводта ничә рационализатор һәм уйлап табучы бар, аларның кайсы нинди ачыш ясаган, нәрсә уйлап тапкан — барысын да балеп торырга тиеш Лилия. Башта мии Хөснетдиновның ачышлары белән кызыксындым, билгеле. Садыйкоиа калын генә кенәгәне тиз-тиз актарып чыкты да әйтеп куйды. — Былтыр тугыз тәкъдиме булды. Шулардай җидесе производствога кертелгән. Алардан алынган экономик файда—14 мең 568 сум. — Ел саен шулаймы? — Тәкъдимнәрне артыграк биргән еллары да бар. Хоснетдинов — иң актив рациоиализаторларыбызның берсе. Лилия Садыйкова заводтагы уйлап табучыларның социалистик йөкләмәләр алуларын, ул йокләмоләрне үтәү очен көрәшүләрен сөйләде. Ярыш В. И. Ленинның тууына 100 ел, Татарстанның 50 еллыгына багышлана. Хоснетдинов та сүз биргән. 1970 елда кимендә биш мең сум экономия китерерлек тәкъдимнәр кер lepra I Заводны шундый кешеләр корган. Заводны шундый ир-егетләр киңәйтә. Эш эчен шулар ялкынлана. «Рационализаторлар һәм уйлап табучылар» кенәгәсенә былтыр йөз дә биш исем теркәлгән. Ә быелның ике ае шуларга тагын 37 кешене остәгән. Ике айга—утыз җиде текъдим. һәр ике көннең берендә кемдер ачыш ясый, кемдер яңалык кертә. Кечкенә ачышмы ул, эурмы — хикмәте анда түгел. Хикмәт шунда; кешеләр туктаусыз эзләнәләр. О эзләгән— таба. Уйлап табучылар кенәгәсендә дипломлы инженер исемә белен инеше генә гади эшчеләрнең фамилияләре дә теркәлгән: «Шафиса X. Р. Столяр. Партиясез. Ел буена унике рационализаторлык тәкъдиме бирде. Тугызы уңай бәя алды һәм производствога кертелде...» «Жорнокоа Н. А. Слесарь. КПСС члены. 1969 елда унөч тәкъдим бирде. Барысы да производствога кертелде. Тәкъдимнәренең экономик файдасы — 4650 сум...» Рационализаторлык тәкъдимнәре станокларны камилләштерүгә, эш урыннарында естемо җайланмалар булдыруга — кыскасы, хезмәтне җиңеләйтүгә. продукциянең үзкыйммәтен киметүгә юнәлдерелгән. Ике слесарь — В. И. Крюков белен А. Н. Синяшни югары ешлыклы иске электр установкасын «яңартыл» җибәргәннәр. Искергән, сафтан чыккан дип исәпләнгән җайланма гәрләп эшли. Заводка бу елына ике мең сумга якын табыш бирәчәк. Бернинди планда каралмаган еегәмо керем! Шулай, тамчылардан диңгез җыела, сумнардин миллионнар — халык байлыгы Туплана. АБДУЛЛА С0ЛеХЕТДННОВ ...Бәшир Харисов мине үз хуҗалыгына — конструкторлык бюросына алып керде. Бу — заводнын иң яшь бүлеге. Моңарчы предприятиегә кирәкле сызымнарны Мәскэ/ һәм Ленинград институтлары әзерләп биргән. — Былтыр үзебез эшли башладык инде,— ди Бәшир.— Җитлегүебез шушыдыр,» Сызымнар патшалыгы киләчәк ечен дә эшли. Кем-кем, ә конструкторлар яхшы белә: заводнын җитештерү куәте һаман артачак, аңа таләпләр дә үсәчәк. Камиллекнең чиге булмаган кебек үк, камиллеккә омтылышның да чиге юк. Завод җитештерә торган аппаратларны камилләштерү бурычы бүген дә көн тәртибенә куелган, иртәгә дә шулай булачак. Шул ук вакытта аларның үзкыйммәтен дә киметергә кирәк. Димәк, туктаусыз эзләнергә! Бәшир шул хакта сөйли. Аның сүзләрендә бүгенге чынбарлык иртәгә тормышка ашачак хыял белән үрелә. Баш конструктор уйлары минем күңелемдә завод кешеләренең уй-хыяллары булып урнаша. — Хәзер корычтан коя торган детальләрне киләчәктә пластмассадан ясарга керешәчәкбез. Аның корычны алмаштырырлык төрләре бар инде. Бәшир ике кулына ике деталь ала. Алар икесе дә — «турайткыч алпаратплар, Аерма тик шунда гына: берсе корычтан коелган, икенчесе пластмассадан ясалган. — һәр насоста боларның саны җитмештән артык,— ди Харисов.— Корычтан коег- ганы биш сумнан да кыйммәтрәк, пластмассадан ясалганы — 1 сум. Авырлык ягыннан да аерма зур: корычы килограммнар белән үлчәнә, пластмасса граммнар белән. Бәшир ике детальне кулында уйнатып карый да өстәлгә куя, пластмассадан ясалган детальгә карап тора. — Төмән нефтьчеләре өчен шәп булачак безнең насослар. Җиңел бит — вертолетка эләктерәсең дә, кирәк җиргә җилтерәтеп кенә илтеп куясың... Завод тәрәзәсеннән тышка, кар каплаган урамга карап, Төмән якларында нефть чыгаручылар турында уйлый Бәшир, аларның да хезмәтен җиңеләйтү турында хыяллана. Табигый: ир булган ир иле турында уйлый. Иле турында уйлап, эшенең зурлыгын тоя, заводның тарихын иҗат итә.