Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Педер Хузангай Чуваш халык шагыйре. Йөрәк җыры Акыл байлыкларын туплап Үтә еллар, гасырлар. Тарихчыны җәлеп итә Чувашлар үткән юллар. Без туры алга барабыз, Үткәнне дә күрәбез: Без — булган, без — бар, яшәрбез, Шуны яхшы беләбез! Кешелек, зур урман кебек, Төрле агачларга бай. Аңар күкләргә үрелеп Үсәргә җирдә уңай. Без киселгән, тапталганбыз, Йолкынып ташланганбыз. Шулай да шытып орлыктан Үрелеп үсә алганбыз. Без һәр халыкны дус күреп, Туган күреп атладык. Кояшны, айны, йолдызны Үзебезчә атадык. Акылны үстерде безнең, Чыныктырды көрәшләр. Без — булган, бар, яшибез! — дип Тибә дәртле йөрәкләр. Нечкә бизәкле чигүләр, Талкыр сүз дә һәм җыр да, Кулдан-кулга, телдән-телгә Күчәрләр чордан-чорга. Максатыбыз бөек безнең, Алга илтә юлыбыз. Ышанып яшим күңелдән: Без булган, бар, булырбыз! «Ташка үлчим, чуваш телен!» —• Ди кайсыбер чуваш та. Җирәнеп карыйм мин андый Кешегә бу очракта. Күзе томанлы жирбит ул. Түбәнлектә калачак. Бетсен ул. янсын, көл булсын: Без булган, бар. булачак! Зур бәхетләр яулап алып, Үзенә һәйкәл салып. Шушы бөек чорга житкән Тигез хокуклы халык. Ант итә үбеп туфрагын: Гел яңаны корырбыз. Кышын да. җәен, көзен дә Без булган, бар. булырбыз! Окоптамы, төзелештәме, һәркайда каләм алып. Кәгазьгә түгел, ташка да, Үз халкыма ышанып Яздым мин. Сөекле халкым Күземә карап менә Әйтә: Без — булган, без — бар,— ди,— Яшәрбез! — ли мәңгегә’ МӨХӘММӘТ СЛДРИ тәржемхе. Георгий Орлов «Бергә атлап, бергә җитик»,— диеп, Дустым белән чыктым юлга мин. Алдан бардым карлар ера ера, Әйтерсең лә житез юрга мин Буран чыккач, аңа каршы атлап, Юллашымны җилдән сакладым. \нын авыр йөген үзем алып. Көч-хәл белән алга атладым. Аяк таллы, күзләр томаланды, Үзен генә сөйгән минем юлдаш Ташлап китте бер көн үземне. Колак сал син минем сүземә: Дустың булсын яхшы үзеңнән. «Шыта да тик корып бетә орлык. Кирәк микән чәчү тузанга».— Җир турында кеше шулай әйтсә, Күңел рәнҗи, йөрәк кузгала Тавыш бирде кинәт мина ана: Җир дигәнең гүя ул бала. һич шаярмый бала чирле чакта, Таза булса көлә, елмая. Җиргә чәчкән орлыкларга кирәк Нарасыйга булган тәрбия. Уңыш алыр тик шул, бу туфракны Кем кадерләп бала күк сөя. Онытабыз кайчак жирне без, Юкка гына әрлитиргибез. Көзгедәй төз юл сузылган, Ике яклап баралар Ефәк яулыклар бөркәнгән Шомыртлар да алмалар. Күбәләктәй зәңгәр күктә Ак чәчәкләр уйныйлар. Дөнья матур, сандугачлар Иртә-кичен тынмыйлар. Гөлләр бакчасы диярсең, Олы юл. тирә-ягың. Җырламый ничек түзәрсең. Сөенгәч бөтен жаның. Кеше матурлык ярата. Матурлыктан көч-дәрт арта. Михайл Уйп 9 Безне кем таныштырды — Белмим инде үзем дә. Якын дустым, синең хакта Уйлыйм язын, көзен дә. Синең белән бергә булган Дусларны алам искә, йолдызлардай синең күзләр Балкыды айлы кичтә. Тавышыңны әле дә мин Ераклардан ишетәм. Мин үземне синең белән Бергә кебек хис итәм. Кил яныма, барыр идек Икәүләп бер сукмактан. Сине эзлим көн-төн, дустым. Очрашырбызмы? Кайчан? II кояшым, кояшым Суга кереп югалды Инде мина нишләргә. Зиһеннәрем чуалды Ыргак белән алыйммы. Тигәнәгә салыйммы5 Сосыйммы соскы белән. Кисимме пычкы белән5 Яр буенда, ялангач. Уйга чумып утырам. Ничек суга керергә Чирканып карап торам Җиде тапкыр чумылды. Күпме соң су керергә5 Кояш артыннан тагын Кирәк бит сикерергә. Тып-тын иде. Айлы кичтә Йолдызлар җемелдәде Юлларына карый-карый Көттем мин син гүзәлне. Син килгәч, дулкынланудан йөрәк леп-леп сикерде. Сөйләргә телем бәйләнде, Әйталмадым исемеңне .. Күкрәгемә башын куйдын. Күзләремә карадың: Мин үземне бу дөньяда Ин бәхетле санадым Онытылмас минутларны Тотам исемдә һаман Син кабызган мәхәббәтнея Ялкыннарында янам Сөеп калам сөелгәндә. Яшьлек — янар, сөяр чак. Кышкы салкыннарда мина Җылы бирә шул учак. Михаил Сениэль Ана җыры Челтәрле күпер янында Челтәрле яулыклар юдмк. Яна заманда яшибез. Зур бәхеткә ия булдык. Кечкенә яулык, ак яулык. Яратып бәйләнгән яулык. Балаларым, канатларым. Телим сезгә исән саулык. Кара урман артларыннан Кәкүк җыры янгырап килә Мина жинел булган чакта. Дошман елый икән ннгә? Яр буенда Василий Давыдов-Анатри Рәхмәт сүзе Утыр, Вәкил, яныма, Җырлыйк татар җырларын. Күңелләрне күтәрик Көйләп халык моңнарын. Синен белән булганда, Татарстан искә төшә. Тукай, Такташ җырлары Минем дә, юлдаш, истә. Күптән, элек-электән Чувашка татар туган. Туганнар булганга, без Калмадык сабан туйдан. Җырың, сыйларың өчен Рәхмәт яусын үзеңә. Кил инде хәзер үзең Акатуйга 1 безнең дә. Бала чак Бала чакта колын булып Уйнарга бик яраттым. Тугай, үзәннәрне таптап, Ялан аяк күп чаптым. Укыдым чирәмгә ятып Иванов шигырьләрен: Нарспи белән Сөтнер13 14 өчен Тетрәнде күңелләрем. Күз алдыма килде минем Ерак Силби15 урманы Әйтерсең лә. Нарспи ул Әниемнең туганы... Бала чактан дулкынландым Олы язмышлар өчен... Кайда сез, каһарманнарым, Бала чак, хыял көчем?.. КАВИ ЛАТЫЙПОВ тәрҗемәләре.