Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Рәшит Гәрәй Туган якта Бәрәңгеләр чәчәк аткан чак бу. Көнбагышлар чәчәк аткан чак. Чалгыларын каерып, яшь егетләр Тугайларда печән чапкан чак. Малай чагым калган эзләр буйлап Пөрим менә тагын болында. Кузгалаклы, йомшак үләннәрнең. Тәмле исе керә борынга. Үзенә бишек булган жирдә генә Басыла икән сусау-жирсүен. Төшемдә лә хәтта иреннәрем Пышылдыйлар «туган жир* сүзен. Ык өстендә йөзгән көймәләр Җәйлегендә кайтсам туган якка. Ык буенда үтә кичләрем. Үзүземне онытып күзәтәм мин Егетләрнен ишкәк ишкәнен. Балыкчылар утыра тып-тын гына. Кая инде мина ул тынгы . Ык сулары ничек дулкынланса. Хисләрем дә шулай дулкынлы. Таныш жыргя ияреп, хыялларым Бик ерактан агып киләләр. Яшьлегемә илтеп куяр кебек Ык өстендә йөзгән көймәләр. Безнең язмыш—туган ил язмышы Әнкәй безне җиргә тудырган да, Кайнар ашын, ялын оныткан. Безгә йомшак чүәк бәйләгәндә, Үзе йөргән чүбек оектан. Әнкәй безне җиргә тудырган да. Саф хисләре белән җылыткан Үсеп җитеп кеше булганбыз да, Хәзер безгә диңгез тубыктан. Әнкәй безне җиргә тудырган да, Язмышыбыз өчен курыккан. Безнең язмыш — туган ил язмышы. Исән чакта шуны онытмам. Урман йокпый Кайтып киләм. көн дә төшемә кергән Каеннарны сагынып. Йолдызларны үзенә ымсындырган Яшел шәлен ябынып, Урман йоклый .. Аның тынлыгына Хәйран калып үтәм. Тан алдыннан әллә яфраклар да Төш күрәләр микән? Кочагыма алып, хыялымда Бөтенесен назлыйм. Тик берсен дә татлы йокысыннан Уятырга базмыйм. Казлар каурый койган көннәрдә Иорт казлары койган ак каурыйлар Тирбәләләр зәнгәр күлләрдә. Күл буенда йөрим бер ялгызым Казлар каурый койган көннәрдә. Сагыш белән тулы күңелем минем Дулкынлана тирән күл сыман Аерылмасын икән, һай, беркем дә Яшьли сөйгән якын дусыннан! Күлгә аңа нәрсә... Кыш җитүгә, Дулкыннарын җыеп ул тынар. Тынмас ләкин минем йөрәгемдә Син кузгаткан сихри дулкыннар. Сагынуларым чиктән ашканда Сагынсам мин шундый итеп сагынам: Йокыларым кача күземнән. Юатма син мине андый чакта «Түзем бул син!» дигән сүз белән. 'Түземлелек кирәк бүтән җирдә, Мәхәббәттә тапмыйм кирәген. Сөйгән кешең искә төшкән чакта Түземлеген җуйсын йөрәгең. Сине уйламый сон, кемне уйлыйм, Күкрәгемне сагыш басканда... Төшләреңә кереп йөдәтермен Сагынуларым чиктән ашканда. Кабынып яшә Әй, ялгышам, һаман сөртснәм... Сөйми башлыйм хәтта таңнарны Эчтән сызып йөрим йөрим дә. Җиргә ятып ауныйм аннары. Җирем дәшә:— Күтәр башыңны. Ллга кара, алгы көннәргә. Күрәсеңме, уңган ир-атлар Ничек кыю атлый үрләргә. Олы максат өчен бик күпләр Яна-яна күмер булганнар. Кабынып яшә, миндә болай да Җитәрлек ич сүнгән вулканнар. Күңелем минем һаман окопта Җаның нигә тыныч түгел, дисен. Борчыласын, дисен, юк-барга. Төн йокыңны бүлеп, күз текисең Еракларда янган утларга. Заставалар күге аяз микән ШУШЫ утлар янган вакытта .. Үзем тыныч йортта, ә күнелем.^ Күнслсм минем һаман окопта. Салисә Гәрәева Күк күз Күк күзле кыз. диләр, күк күзле кыз. Кемгә охшап күзе күк икән? Гаҗәпмени, андый зәңгәр күзләр Болгар нәселендә күп икән? Болгар заты, болгар токымының Гасырларга тамырын илтүче; Күзләрендә ике кояш йөртеп. Бер күрүдә гашыйк итүче Минем кызым, минем куанычым! Кабатлаучы минем күңелне. Бар кешеләр бердәм көрәшәбез Тыныч тотар өчен күгеңне! Күк тә зәңгәр, синең күзләрең дә, Кояш балкый — син дә көләсен... Миннән күпне җирдә күрәсең дә. Миннән күпне килә беләсең. Күк күзле кыз, диләр, ә бит синең Зәңгәр күктәй аяз җаның да. Син тугансың тыныч Россиядә, Зәңгәр күкләр аяз чагында... Фәнис Ярулпин Кичтән юллар кара елан булып Сузылып ята иде як-якка. . Төне буе яуган йомшак карлар Манып киткән жирнс ап-акка Кыш-художник үзенә тигән эшне Башкарган бик җиренә җиткереп. Бик тиз генә кеше күңелен дә Булсын иде ап-ак иттереп. Бер начарлык эшләде дә берәү Карап куйды тирә-ягына Очрамады аңа бер кеше дә. Озатып калды ялгыз тал гына. Шатланды ул беркем күрмәг^. Буш булганга төнге сукмагы. Ләкин менә үзен кешегә санау Уена да кереп чыкмады. Күккә менеп йолдыз чүпләп йөрдем, Таныш мина галәм юллары. Кайчандыр бит синең мәхәббәтең Алып менгән иде югары. Язмышларның болай булачагын Сизмәгән шул бер дә күңелем, Егылганда катырак төшәр өчен Булган икән биек менүем... Каймакта кеше... Кайчакта кеше бара-бара да, Арып туктала Ә максатына барып житәргә Бер адым кала Шул бер адымга дәртләндерергә Кеше күңелен Көч булсын иде, дәрт булсын иде Минем шигырем Кайчакта кеше йөрәген тотып Чүлләрдә апа Исән калырга бары бер йотым Су жнтми кала Үлем кулыннан тартып алырга Кеше гомерен Шушы бер йотым су булсын иде Минем шигырем Кайчак кешенең кара урманда Сүнә дә уты Кабат ягарга жнтми аңарга Бары бер шырпы. Ялкын итәргә ялгыз юлчының Сүнгән күмерен Шул сонгы шырпы булсын иде, дим, Минем шигырем. • Буразна Эзләсәм дә очын табалмадым, Еракларга, ахры, сузылган. Борылып карыйм. Гомер буразнамның Яртысы бит инде узылган. Бу җирләрдән сука башы тотып. Туры килде күпме узарга! Бәхет булып өелеп калсын иде Мин күтәргән һәрбер буразна. Җир катысы Аяк асты — измә. Баскан саен Кереп чума итек балтырдан. Тик тоясын үзен барганыңны Юллар буйлап җирдән, катыдан. Тәпи басып киткән көннән бирле Күпме юлны артта калдырдым. Җир катысын тоеп баргангамы. Ныгая күк һаман адымым. Болын Бер карасам текәп болыннарга Язармын күк кинәт һушымнан . Бала чагым тагын бер мәртәбә Җырлап үтсен иде шушыннан Сарылсыннар иде үләннәре. Әй кытыклап ялан тезләрне. Мондагыдай матур чәчәкләрне Кемнәрнең бар икән өзгәне?!. Тормыш ләкин шушы болын кебек Гөл-чәчәкле генә булмады.— Үләннәре канга манчылдылар, һәм җан сорап туплар улады... Шуны уйлап баксам болыннарга Язармын күк кинәт һушымнан. Туплар түгел. Бары җыр авазы Яңгырап торсын иде шушыннан. Дифгать Сирай Тиргәмәсләр, җырларымны сузып Чишмә буйларына төшкәнгә. Сөенермен, йокыларны бүлеп, Җырым белән керсәм төшләргә. Җырлыйм әле, җырлыйм рәхәтләнеп, Дәртле чишмә юкка чыңламас. Минем өчен туган якларыма Башка берәү килеп җырламас. Яра йөземдә бер яра эзе бар. Әллә каян тора күренеп: Баз кырына егылып төшкәнмен, Чиләк алган чакта үрелеп. Сабый чаклар үтте. Без күргәнне Дөнья онытыр микән аларны?! Никадәрле тигез дисәк тә без,— Җирнең дә бит йөзе яралы...