Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Наҗар Нәҗми

ШАГЫЙРЬЛӘР

Багышлау Озын иде Нәм тун иде ул төн... Төн каплаган иде туи жирне. Урманда өй.... Мин бер үзем идем . Килеп тапты шагыйрь шагыйрьне. Китап белән без икәүдән икәү... Шигырьләрдә күнел саф иде. Уйларыма хаким булды шул чак Татарның зур, моңлы Хәкиме Шул туң төндә эреп китте йөрәк. Язганнарым — шагыйрь биргән бүләк. Габдулла Тукай Булганнар бит бөек шагыйрьләр! Тугач урын - алтын бишектә. Үскәч — киткән, кайткан чакларда Кеше торган саклап ишектә. Булган башка бөек шагыйрьләр. Тар бүлмәдә сулып, сүнгәннәр. Бала чакта исә базарда: «Асрарга бала бнрәм!» дип, «Кем ала?!» дип. сатып йөргәннәр. Әй язмышның шомлы агышы! Бөеклекнең алтын ярларъи. Гомерендә — халкы язмышы. Җырларында — халкы моңнары. Хәзер инде башка заманнар, Заманнарда башка базарлар. Базарларда — башка малайлар, Малайлар да башка Нажарлар. Күңелемнең заман кошчыгы Басып сайрый алтын киртәгә. Сатсалар да бүген әзермен, Тукай чыкса миннән иртәгә, кем ала?!» Сезгә кирәксәм. Мин тукталам табып мәрхәлә’... Ах, алай ла килми кешегә Шагыйрь дигән бөек мәртәбә. • Смбгвт Хаким. » Юлчылар туктап пита торгах урык (гарапчә). Рәсүл Гамзатов Омытмыймын, бер чак шулап белгәч Мин Мостайдан өлкән икәнне, Синең мина: «Нигә болай булгач, Син билгеле түгел?» дигәнне. Өйрәнелгән синең тапкырлыкка. Синең сүздән озак көлештек. Көлештек тә, шәрабыңны эчкәч, Без үбештек бугай, үбештек! Дусыңның мин дусы булган өчен Дус күрәсең бугай бүген дә. Ул хакта бит синең шигырь дә бар —• Сөйләдең син авар телендә. Яшермимен, синең кебек данлы Кеше белән, ничек булса да, Дус булуы ул горурлык, димен, Яшәү җиңелрәк дөньяда Тик авырдыр сезнең кебекләргә. Бигрәк тә нәкъ синең кебеккә. Чит тел аша күпме « шагыйрьләрнең Баш өстеннән» сикереп биеккә Очар өчен кирәктер ул булу Үз халкыңның Пушкин, Тукае. Ә соң Тукай, Мәхмүт бөтен илгә Синдәй билгелеме, дускаем? һәр юлында очкын чәчрәп тора, Ул булмый бит, булмый һич юктан. Анда чыңлау!.. Чыңлап торганны бит Ясап булмый кызыл балчыктан. (Балчыктан ул чүлмәк ясап була. Чүлмәкнең дә була үз чыңы. Кайсы чакта чүлмәк тавышында Күмелеп кала чыңның иң чыны), һәр талантның җирдә үз урыны бар, һәр телдә бар акыл, моң вә ямь. «Син Тукайдан өстенXI» дияр идем, Татар телен әгәр белмәсәм. Кайсын Кулиев Киләм дидең, ләкин донья хәле һәр чак безгә килеп туктала. Якташларың көлмәс иде әле. Кайсын, диеп, китте Уфага '. Көлмәс иде. . Чөнки күптән беләм Сөйгәнеңне безнең якларны. Укыган бар Сәйфи Кудаш картка Бер чак синең язган хатларны. Син язгансың: «Үз телемдә миңа Язып булмас инде, күрәсең. Ә бит безгә Тукай теле якын, Гафури да якын,—дигәнсең.— XI Балкарларда көлке сүз бар кеше исереп егылса — «Уфага китте», диләр. Бәлки мина мөмкин булыр язу Татар яки башкорт телендә...» Сорагансың Тукай китапларын Кыен чакта, авыр көнендә. Җир дә, тел дә кабул итәр иде, Итәр иде сине үз улы, Үз шагыйре итәр иде халык. Ә бит шагыйрь — халык күз нуры. «Яралы таш» исә ул барыбер Калмас иде жирдә язылмый. Тибәр идемени синен йөрәк Чегемеңне үлеп сагынмый Сагынудан, туган жирен ерак Калулардан янып, жан атып. «Таулар лоэмасы»н ул барыбер Бирер иде синең талантын Бүгенгедән бәлки яктырак та Балкыр иде данын'— ял кын-кош! Тик бүгенге Кайсын ■булмас иде— Тау бөркете, Шагыйрь, алтын дус! Сәйфи Кудаш Килде дә ул, килмәде дә кебек Җитмеш бишне төяп моңсу көз Җитмеш биш яшь яши алган кеше Болай да зур шагыйрь, үлемсез. Озын гомер, борылмалы гомер. Заманнары нинди, заманы! Ихлас йөрәк белән аңлап кара: Кайда яхшы, кайда яманы Озын гомер, борылмалы гомер. Хаталар да булмый һич булмас Сермени бу! Бүген дә бит болай. Я тегеләй дибез С. Кудаш Тешләнмәгән жире, тешләнмәгән елы. Тешләнмәгән юлы юк кебек. Ә бит тәнне хәтта черкн генә Тешләсә дә яна ут кебек Башка тәндә ул сизелмәс иде . Яши шагыйрь һаман жан атып. Иҗатында һаман сокланырлык Яшьлек дәрте жәя канатын. Үтте бугай әдәбият язы. Язда — моңнар, язда — сут тула. Хәзер жәе. чәчкә аткан вакыт. Черкиләр шул жәен күп була «Шигърият тигез юлмыни ул? Күпмени сон аннан уңганнар? Тигез юлдан йнрегәнгәменн Арада бар Бабич. Туфаннар3 * Килде дә ул. килмәде дә кебек Җитмеш бишне төяп моңсу көз Җитмеш биш яшь яшн алган кеше Болай да зур шагыйрь, үлемсез. Хәсән Туфан «Белеет парус одинокий». Af. Лермонтов. Уфаларга килсә — урамнардан үтә, Я булмаса, бизәп араны, * Утыра ул безнең белән бергә. Ялгыз җилкән кебек агарып. Ул ялгыз да һәм ялгыз да түгел, Безнең белән утырып янәшә. Ул яшьлеге, ул бүгене белән. Киләчәге белән сөйләшә. Без дә хәзер бик карадан түгел, Без дә хәзер инде агарган. Ә барыбер, янәшә утырсак та, Без малайлар әле, малайлар. Ак башында кара кайгылармы, Әллә микән Себер карлары? Бардыр инде, барысы да бардыр —- Сөзәк түгел гомере ярлары. Бардыр инде, барысы да бардыр, Шагыйрь гомере — бару ал ярып. Бер агаргач, кабат караймыйча, Ул яшәсен, шулай, агарып. Юк, акланып түгел, агарып! Бардыр инде, барысы да бардыр, Җиңел түгел гомер юллары. Бөтенесе бергә төйнәлгән бит — Язмыш моңы, шигырь моңнары. Уфтану ят аңа, ишеттермәс Яшәү хакында ул авыр сүз. «Бер газапсыз шагыйрь буламыни. Океан буламыни давылсыз». Шәйхзадә Бабич Дүртөйледән без дүртәүбез XII — Синнән башлап миндә бетә Дүртнең дәвамын якташлар Синең кебекләрдән көтә. Күпме еллар инде киткәнечә, Безнең гомер еллар санында. Алтын орлык арасында тавык Тибенгәндәй, синең яныңда Тибенәбез һаман, эзләнәбез... Үлгәч тә бит түгел син тыныч. Үлгәннәрдәндәме без куркабыз, Гомереңме әллә куркыныч?.. Мондый язмыш кемгә тәтегән соң — Балкып сүнүең дә үзеңчә. Күпме кешеләрнең язмышына Кердең хәтта үле көенчә. XII Шәйхзадә Бабич, Бәлруш Мокамай, Зыя Мансур һәм шушы юллармын авторы. Нигә шулай? Әллә синен рухын Артык усал, артык яманмы? Әллә заман сине акламыймы. Синме акламадың заманны? Их, барысы да аңлашылып торса. Син дә булмас идең үзеңчә. Мин дә язмас идем бу шигырьне, Синнән өлкән малай көемчә. Дүртөйледән без дүртәүбез — Синнән башлап миндә бетә. Дүртнең дәвамын якташлар Синең кебекләрдән көтә. Мостай Кәрим Мостай белән без сөйләшә идек Шигырь, язмыш, тормыш хакында: «Шушы заман әгәр булмаганда Без КРМ булыр идек асылда?» Ә чыннан да. без кем булыр идек? Мин кем булыр идем? Җирчеме’ Әйе, җирне сөрдем, сөйдем. сөям... Моңлы идем.. Берәр җырчымы Булыр идем?.. Ятим булгангамы. Кереп безгә күрше хатыннар. Уйнаталар, җырлаталар иде, Ә үзләре, һе, елыйлар иде Миңа карап мич артында Бер һөнәрче булыр идем, бәлки. Абыйларыма бик охшасам (Кыек атып туры тидергәндәй Мин мактаныйм әле. ичмасам). Ә без шагыйрь булыр илекме соң? Ә кем белә, чөнки заманнар Нинди булганнар бит!. Ә шулай да Тукайлар бит. туган, булганнар' Шагыйрьлек ул килә тумыштандыр. Канда буладыр ул, мөгаен Ташны тишеп чыккан чәчкә кебек, Еллар, ни булса да. Тукаен Биргән кебек, мотлак бирер иде Рәсүлләрен, Кайсын. Мостаен Әйт. шигърият! Син нәрсә сон-* Талант Көчеме син? Сихри йоламы? Заман җилеме син’ Түгелме әллә’ Ә .замансыз шагыйрь буламы? Аллаларга әллә алласыңмы, Аларгамы үзең бер иман?! Бер җавап юк... Төнге тынлык .. Ә мин Йолдызларга карап утырам. Вакыт саклый әдәп — Суга сәгать... Фәния Чанышева Моетай Кәримгә Акыл-киңәш сорап сиңа килдек. Җанга авыр булган чакларда. Кичер безне, өлешебез булса Чәчләреңә төшкән акларда. Теләкләрнең изгеләре бездән. Якты гәүһәрләре күңелнең. Теләсәк тә инде гомереңнең Калган ягы илле түгелдер... Тик калганы булсын бәрәкәтле. Иҗат чишмәләрен тынмасын. Пар канатың биекләргә илтсен. «Ташта үскән гөлләр» сулмасын! Кар өстендә нурлар җемелдәшә, йомшак җилләр сыйпый битемне. Илаһи моң чыңлый колагымда,— Яна жырым туа шикелле. Көлә-көлә кызлар атлап килә. (Кызлар холкы көлү бит инде!) Күзләрендә күрәм яшьлегемне,— Яна җырым туа шикелле. Бер җылыйсы.м, бер җырлыйсым килде. Бер дә юкка күңел кителде... Үзәгемне өзеп, сулкылдатып. Яна җырым туды шикелле. Яшьтәшемә Таң! нурларын күзләремә манчып. Озатып калуларым — еракта; «Көтә белсәң, жинеп кайтырмын», дип. Әйтеп киткән сүзең — колакта. Шул .китүең — соңгы китү булды... Сандугачлар кайтты җырларга. Тыныч тормыш иртәләрен мактый Басуларда сабан тургайлар. Күкрәк куеп танкларга каршы Утлы кырлар аша үткәнсең. Замандашлар урта яшьне узды, Син һаман да үсмер икәнсең. Син һаман да киткәндәге кебек . Әле дә елгыр икән Бузатың. Үткән юлларыңны сөйләдең дә Моңсуланып калдың озатып. Күз алдымнан китми син атлаган. Ут үртелгән кырлар, болыннар. Тынычлык юк җирдә, хәвефлемен: Синең яшькә җиткән улым бар. Экранда тик сының, ә чынында Баш очында үсә яшь имән. О, яшьтәшем, мин тормышны сөям, Каһарманлыгыңа баш иям!