Логотип Казан Утлары
Хикәя

Пиньпи

 Аркадий эштән кайтышлый автобус тәрәзәсеннән Анна Мурзайкинаны күрде. Беренче тукталышта ук уктай атылып чыкты да кызның каршы- сына йөгерде. — Ә-ә, Аркадий! — диде Анна, шатланып— Мин заводта булган идем инде. Механика цехының план-диспетчерлык бүлегенә җитәкчелек итәргә кушалар. Нишләргә дә белмим. Син ничек уйлыйсың? — Мин дә шуннан киләм. Ничек очрашмадык икән соң без? — Син кайсы цехта булдың? — йөрмәгән җирем калмады. — Ә сине кая җибәрәләр? — Мин әле беркем белән дә сөйләшмәдем Бүген кич бездә кунаклар була. Килми калма. Альдияровны да чакыр. Без аның белән яхшы ук танышлар. — Альдияровтан башка килсәм, кертмәссеңме? Анна Мурзайкинаны Аркадий бала чактан ук белә. Аннаның әнисе — балалар врачы Ул, Вутландагы барлык балаларны дәвалаган шикелле үк, кечкенә вакытта Аркадийны да карый торган иде. Аркадийның ЧУВАШ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНЫҢ ӘДӘБИ ЖУРНАЛЛАРЫ ... лчлтал Гагра да югалып, эссе кабудан авырган чагын хәтерли әле ул. «Шулай яр буеннан барсаң. Төркиягә хәтле җитәсе икәнсең бит»,—дип, бик күп еллар уткәч тә шаяртып ала иде әле Ага Атласовна. Сугыш вакытында Аркаша бик еш кына Мурзайкиннарга Анна белән уйнарга керә торган иде Үсә төшкәч, ул кызлар белән уйнамый башлады. Соңыннан Анна да, Аркадий да Мәскәүдә укыдылар Бер үк институтта. Анна Аркадий- ♦ дан ике яшькә өлкәнрәк иде. Шулай да алар икесе бер курста укыды- = лар. Буйга җиткән Аркадий хәзер кызлардан оялмый иде инде, һәм 5 алар янадан дуслашып киттеләр, Каникул вакытларында Вутланга = бергә кайталар иде. Ә узган ел производство практикасын да бергә = үттеләр. Хәзер икесенең дә кулларында заводка эшкә кайту өчен ♦ путевка бар. х Чын дусларча мөнәсәбәт булды алар арасында Аркадий үзенең х якын дусы Альдняровның Аннаны яратып йөрүен белә Аның уенча. “ Аннага да егет охшый. Көнләвен ул Аннаны көнләми, ләкин шундый < яхшы кызны Альдияровка тиң дип тә санамый. Альдияровны үзләренә н кунакка чакырырга теләве дә, Аннага күңелле булсын өчен генә. L х Караңгы төшүгә Иштуловларга кунаклар җыела башлады. Георгий ~ Коккн һәм Тимбаев хатыннары белән килделәр. Кайчандыр алар Арка- < дий белән бер мәктәптә укыганнар иде — хәзер инде үзләре укытучылар. Аларнын хатыннары да укытучы иде. Анна Мурзайкина таныш түгел кыз белән килде. Аркадийга кыюсыз гына кулын бирде һәм әкрен генә: — Пиньпи,— дип таныштырды | «Пиньпи?» — дип гаҗәпләнде Аркадий «Мен яхшыдан берсе»,— дигән шушы борынгы чуваш исеме белән ата-аналар элек иң яраткан кызларын гына атаганнар. Кара күзле кечкенә генә бу ябык кыз яшүсмер балага охшаган. Биек үкчәле туфлиләре дә аны олысымак итеп күрсәтми, киресенчә, балаларча бер кыюсызлыгын гына сиздерә төшә. «Бу бакча баласын ңига дип алып килгән инде?» —дип уйлады Аркадий, эче пошып. Өстәл янына утырдылар. Коккн яна «пешеп чыккан» инженерны котлады. Кунаклар шау-шу килеп Аркадийны мактый башладылар Пиньпи да Аркадий янына килде һәм кайдандыр түбәннән бокалын егеткә сузды. «Бу бөҗәк тә зурлар күк кыланган була бит»,— дип уйлады Аркадий Егетнең ни уйлаганын сизгән сыман. Пиньпи мәк чәчәгедәй кызарып китте, ләкин уңайсызлануын тиз басты. — Сез Вутланда гына калмассыз бит? Берәр зуррак төзелешкә китәсездер. Аркадий аңа җавап бирергә теләгән иде, ләкин герле якган рюмка тоткан куллар сузылды, көлү, шау-шу китте. Пиньпи шунда ук куллар орасында югалып калды. Танца башланды. Аркадии Аннаны чакырды. Шул вакытта ул Пиньпинык үзенә карап торуын күрде һәм эченнән генә килен «Бакча баласы да танцага чакырганны кәгәме әллә», дип уйлады. Сонга калып кына Иштуловларга зур сакаллы Тодор I роздановнч Христов килде. — Рәхим итегез, Тодор баю,—диде ана Архип Прокопьевич, биюче яшьләр арасыннан үтеп, кунак каршына килде.— Нигә хатыныгыз килмәде? Христовны өстәл янына утырттылар. Музыка тынуга, Аркадий Христов янына килде. — Әле генә пионер галстугы тагып йөри иде! — диде кунак кече Иштуловка кулын сузып.— Кара, нинди егет булган! Христов утызынчы елларны исенә төшерде. Ул чагында әле биредә кара урман булган һәм урманчының ялгыз йортыннан башка каралты- кура күренмәгән. — Син, Тодор баю, истәлекләр сөйләп юкка вакыт әрәм итәсең,— дип бүлдерде аны Архип Прокопьевич, кунакка бер стакан кызыл шә- pan сузды.— Ишетәсеңме, сезнеңчә «баю» дип әйтәм. Болгариягә барып кайтуыңны сөйлә, ичмасам. Быел семьяң белән Дунай буена барып кайттың бит әле. — Юк, бөтен семьям белән үк түгел... Славчо безнең белән бара алмады. Соңыннан ул үзе генә китте. — Күптән барганың юк иде түгелме? Шактый вакыт үтте бугай? Туганнарыңны, таныш-белешләреңне эзләп таба алдыңмы? — Кырык өч ел кайтканым юк иле. Картлар хәтерли әле, ә яшьләр дөньяда барлыгымны да белмиләр. Әниемнең абыйсы исән икән — картайган инде, туксан өч яшь аңа. Улына алтмыш, оныгына кырык яшь. Тракторда эшли, партизан булган. Бер айлап кунак булдык. — Бөтенләйгә каласың килмәдеме соң? — Ни дияргә сон, үзем генә булсам, бәлки калган да булыр идем. Семья булгач, бирегә, Идел буена тарта. Кунаклар төн уртасында гына тарала башладылар. Аркадий аларны озата чыкты. Алар төнге тыныч урам буйлап киттеләр. Кемдер «Унике кыршаулы мичкә» дигән борынгы чуваш җырын башлап җибәрде. Аркадий гаҗәп моңлы да, көчле дә тавыш ишетеп, артына әйләнеп карады һәм Пиньпи Кашкарованы күрде. «1 аҗәп, бу бөҗәккә шундый матур тавыш каян килгән!» дип уйлады Аркадий. Каршы як ярында биек наратлар үскән елга буена төштеләр. Җыр тынды. Барысы да карангы су өстендә җемелдәгән йолдызларга карап тора башладылар. Яр буенда зур көймә чайкалып тора иде. — Әйдәгез, көймәдә йөрибез,— дигән яңгыравыклы тавыш ишетелде. Берәү дә Пиньпига җавап кайтармады. Аркадийның күптән инде, балачагага йокларга вакыт, дип әйтәсе килә иде, тик ул һаман үзен тыеп торды. Вакыт соң иде, саубуллашып тарала башладылар. Аркадий янына иң актыктан Пиньпи килде. — Сез миңа билетсыз пассажирга караган ачулы кондуктор күк карыйсыз. Аркадий шаяртуга җавап кайтармыйча әдәпле, шул ук вакытта коры гына итеп: — Хәерле төн! — диде. Аркадий баш очында гына әтәч кычкырган тавышка уянып китте. Куркынып күзләрен ачты. КараңгыЛы-яктылыда Вутланнан килгән шефлар яткан печәнлек почмагы күренде. Печәнлек түбәсенә зур кара әтәч менеп кунаклаган. — Көш-ш, каһәр суккан! Аркадий печән йомарлап әтәчкә ыргытты. Әтәч канатларын жәел түбәнгә очып төште һәм егет яныннан йөгереп үтте. Шул ук вакытта бөтен авылны тутырып, тегеннән дә, моннан да әтәчләр" кычкыра башлады. I — Шулкадәр иртә уятмасалар,— дяп. Тимбаев йокы аралаш мыгырданып алды.—Кояш та чыкмагандыр әле. г — Әйдә, йокла, әтәчләр кычкырып туйдылар инде,— диде Аркадий.— хәзер төш турына кадәр тавышлары чыкмас. — Барысына да син гаепле, шәһәр романтигы.— диде Тимбаев. авыр сулап — Өйдә ятсак, туйганчы йоклар идек, юк бит. ана печәнлек кирәк. Аркадий җавап кайтармады. Одеалын баштанаяк бөркәнде дә ♦ янадан йоклап китте. = В утлан заводының эшчеләре һәм инженерлары кичтән үзләре шеф- 3 лык иткән авылга килгәннәр иде. Үзешчәннәр концертыннан кайткач. | Иштулов белән Тимбаез печәнлеккә ятарга булдылар. Әтәч тавышлары = аларның йокыларын озакка бүлмәде, арыганлык үзенекен иткән иде. ♦ һәм дуслар кояш шактый күтәрелгәч кенә уяндылар. □, — Бу нинди тәртипсезлек! Сәгать җиде! Торыгыз! — дип кычкырды = Аркадий, кул сәгатен бора-бора. Ишек алдында аларны Миннебай хуҗа каршылады. Миннебай < кашсыз йөзе җыерылып беткән, сирәк чал сакаллы карт чуваш ул. и — йокыгыз туймадымы әллә? — дип сорады ул.— Бездә Бутлан з түгел шул — я әтәче кычкыра, я көтү куалар. — Без шәһәрдә дә иртә торабыз,—диде Тимбаев һәм гаҗәпләнеп х хуҗага каран куйды. Әле вакыт иртә булса да, аннан аракы исе “ килә иде. < Миннебай егетнең карашын сизеп алды, көлемсерәп: — Иртүк кабып алган дип уйлыйсызмы? Юк. күгәрченем, төне буе йокламадым мин — әле генә кырдан кайттым.— диде. — Эшләдегезмени? — диде Аркадий. — Кая ул! — дип кулын болгады Миннебай.— Чук ясадык. Кичтән сезне дә чакырырга теләгән идек тә. көләрсез дип оялдык. — Чук! Сез чук ясадыгызмы? — диде Аркадий ышанмыйча. Бу — бик борынгы гореф-гадәт. ШунЛан калган бәйрәм. Тик әле хәзер дә авылларда чук ясыйлар дин аның башына да килмәгән иде. 10:. мөмкин булмаган хәл бу! | — Төне буе бәйрәм иттек,—диде Миннебай,— Эльбануны хөрмәтләп җыр җырладык. Борын замандагы ата-бабаларыбыз гадәтенчә таңга кадәр җырладык. I — Кем сон ул Эльбану? —дип кызыксынды Тимбаев. Миннебай аңа берничә секунд каран торды да: • — Син чувашмы? — дип сорады. — Юк, казакъ... — Алайса, аңлашыла... Чуваш Эльбануны белергә тиеш. Белми калмас. Аркадий уңайсызланды Бу исемне әле аның да беренче ишетүе иде. Шул вакыт Миннебай карт менә аларга нәрсә сөйләде: «Элек вакытларда чуваш җиренә бәла килә: Алтын Урда баскыннары тыныч халыкка сугыш башлыйлар. Чувашлар әз була, шулай да алар барысы бер булып туган җирләрен сакларга китәләр. Азамат әвы- лы янында чуваш гаскәре дошманны каршылый. Ләкин көчләр тигез булмый һәм күп кенә кыю егетләр шунда һәлак була. Чувашларның сафы каушап кала. Шул вакыт читтә торган хатын-кызлар төркеме арасыннан батыр кыз Эльбану чыга. «Оялыгыз, ирләр!—дип кычкыра ул сугышчыларга.— Шулай ук сез дошман атларына туган җиребезне таптарга ирек куярсызмыни? Хатыннарыгызны, сеңелләрегезне, газиз аналарыгызны хурларга ирек бирерсезмени? Алга, минем артган!> Кылыч тотып Эльбану дошманга карш« .................................... иН1и1ППан бөтен чуваш гаскәре ташлана. Дошман кача. Ләкин шул сугышта Эльбану үлеп кала. Ш}л вакытлардан бирле чувашлар һәр ел саен, уныш җыеп алгач, Эльбану хөрмәтенә — халкыбызның батыр кызы хөрмәтенә — чук ясый». — Менә бүген дә бәйрәм иттек,— дип сүзен тәмамлый Миннебай,— бәйрәмдә картлар гына булды. Яшьләр уңайсызлана. Дөресен генә әйткәндә, Эльбануның кем булуын аларның күбесе белми дә... — Кызганыч, бик кызганыч,— диде Аркадий.—Кичә бер сүздә әйтмәдегез. Безнең милли бәйрәмебез бит ул чук. Анда катнашудан нигә уңайсызланып торырга! — Аның турында китапларга язганнары бармы соң? — дип сорады Тимбаев. Миннебай җилкәләрен җыерыл куйды. — Белмим. Без, картлар, китапча яшәмибез бит. Эльбану турында миңа бабам сөйләп калдырган иде. Ул үзе һәрвакыт миңа, бу вакыйганы бабам сөйләде, дип әйтә иде. Эльбану истәлеге шулай картлардан яшьләргә күчеп килгән инде. Хәзерге яшьләр генә ул турыда кызыксынмыйлар. Без үлсәк, чувашлар Эльбануны бөтенләй онытачаклар. — Юк, юк, алай булмас,— дип каршы төште Аркадий.—Тимбаев белән без әле генә ишеткәннәребезне язып, Чабаксарга, газетага җибәрербез. Шулаймы, Омар? Эльбануның истәлеген яңарту — безнен комсомол оешмасының намус эше, дип карыйм мин. Ул кыз турында яшьләр белеп торсын, ә соңыннан, бәлки, Азамат авылы янына Эльба- нуга һәйкәл дә куелыр әле. — Менә яхшы булыр иде! — диде Миннебай, шатланып.— Мин үзебезнең комсомолларга әйттем бит, шәһәрдән килгән иптәшләрне чакырыйк, безнең Эльбануны яратырлар алар, дип әйттем. Ә алар беравыздан: енча шаярып йөри. = ИПТӘШ кызлары янына барып такылдый, кычкырып көлә, әзер детальләр 5 салган ящиклар аша сикереп йөри. = — Сез ни өчен эшләмисез? — дип сорады бер вакыт Аркадий, с Пиньпн каядыр югалып торганнан сон. ♦ Кыз горур гына башын күтәреп, механик янына бардым, станогым а. киреләп тора,— дип әйтте. Икенче бер вакыт аңа электрик кирәк булып = чыкты, өченчесендә кладовойдан яңа инструмент алган булды. Иштулов Стемасовнын Кашкарованы кулда тотарга кирәк дигән < сүзләрен бик еш хәтеренә китерде. Ләкин ничек итеп шундыйны кулда *• тотасын? Икенче участокка, я булмаса бөтенләй башка бер цехка күчерү х кирәк булмасмы аны? “ Аркадий бу турыда цех начальнигы Чалдоновка әйтеп тә караган х иде. Ләкин ул, кешеләрне үзең тәрбияләргә кирәк, башка җиргә күчереп “ котылырга түгел, дип кырт кисте. < Аркадийны институтта күп гыйлемнәргә өйрәттеләр. Ләкнн берәү дә кешеләрне тәрбияләүгә өйрәтмәде, берәү дә эшче халыкның йөрәгенә үтеп керү юлларын күрсәтмәде. — Тәрбияләргә кирәк,— диде Чалдонов. | Тәрбияләргә дип әйтүе генә ансат. Ә ничек тәрбияләргә! Бөтен бәла аның педагог булмавында гына микәнни сон? ! Бу хәл цех начальнигында кинәшмә булыр алдыннан чыкты Бусагада механик Кокки күренде, ул күзе белән Аркадийны эзләп тапты да ишеккә ымлады. Аркадий тиз генә чыгып китте. — Кашкарова станогын ватты,—диде механик, ачу белән — Күренеп тора, әллә нинди бәлаләр китерер әле ул кыз. Аркадий цехка йөгерде. Пиньпн башын иеп станок янында тора иде. — Майламыйча җибәргән,— диде йөгереп килгән механик, сулышы кабып.— Нинди машинаны бозган бит. Хурлык! Кыз борылып карады. Аркадий Пиньпн бнк борчыла дип уйлады Ул инде механикны туктатырга авыз ачкан иде, ләкнн кыз кинәт кенә башын күтәрде. — Нәрсә дип каныгасыз әле,—диде ул, ачу белән,—майны салырга кирәк җирне белмәдем бит мин! Аркадий түзмәде. I — Ничек инде сез, өченче разрядлы токарь башыгыз белән, машина майлый белмисез? Сезне шундый машинага куйган кешене әйтер идем'. Беләсезме, күпме тора ул! — Сорап караганым юк. Ачуын көчкә тыеп, Аркадий механикка борылды: — Станокны Кашкарова исәбенә ремонтлатыгыз. Цехтан кергәндә ул Пиньпинын мыскыллы тавышын ишетте. — Ремонтлатыгыз! Аннан гына бөлмәм әле! Ике көннән соц белдерүләр тактасына приказ эленде: I «Кашкарова П. Г. тарафыннан вагылган станокны аның хисабына ремонтларга>. . Участокның комсомол группасы эштән соң Кашкарованын тәртибен тикшерергә булды. » «к. у.» м 10. 129 Аркадий участоктагы бердәнбер коммунист наладчик Тухтаркин белән янәшә утыра иде. Ул арттагы рәтләрдә Пиньлины күрде. Кыз «Огонек» укып утыра — сез теләсәгез нишләгез, ә мин үз эшемне белам, янәсе. Комсорг Бушуев җыелганнарны карап чыкты да берничә секунд Пиньпи белән Дашага дәшми генә карап торды. Нәрсә булырын көтеп, бар да тынып калды. — Кашкарова, Салмина, журналыгызны куегыз,— диде Бушуев, кычкырып.— Җыелышта утыруыгызны онытмагыз, иптәшләрегезне хөрмәт итәргә кирәк! Шул вакыт Анна Мурзайкина килеп керде. — Утырырга рөхсәтме? — диде ул Бушуевка.— Мине бирегә комсомол комитетының члены булган өчен җибәрделәр. Анна Аркадий янына килеп утырды. Бушуев участоктагы кайбер иптәшләрнең хезмәт дисциплинасын бозулары турында сөйләде, ә инде токарь Кашкарованың эше — гадәттә булмаган хәл, дип әйтте. — Шулай күпме сузылырга мөмкин инде? — дип сорады ул, ни өчендер җыелышка түгел, ә ВЛКСМ комитеты члены һәм диспетчерлык бюросы начальнигы Анна Мурзайкинага карап. Анна елмаеп куйды. Җыелыштагылар да елмайдылар. — Мин болай уйлыйм,— диде токарь Сәгыйт Сәйфетдинов, урыныннан кузгалып,— Пиньпига ярдәм итик без, гаебен аңласын. Иптәшләрен куып җитсен. Мин дә шундый ук станокта эшлим һәм аны ярышка чакырам. Сменага утыз гына түгел, ә илле деталь эшләргә сүз бирәм. —«яСин бишенче разрядлы токарь, ә Кашкарова өченче генә. Сине ничек?-куып җитсен ул,— диде Даша Салмина.— Коммунистик хезмәт ударнигы булырга теләсәң, син кино белән циркка гына түгел, театрга да йөрергә, музыка да тыңларга, китап та укырга тиешсең. Син бит цирк клоуннарын гына яратасың. Сәвыйт телсез калды. Каршы чыгарлар дип көтмәгән иде ул. — Башта эш турында уйларга кирәк.— диде ул, акланырга теләп.-— Ә нормага килсәк, болай итәргә була: Пиньпи кырык деталь ясасын, ә мин иллене. Мин аңар дүртенче разряд алырга да булышырмын. Ни генә әйтсәгез дә, иң әһәмиятлесе—эш. — һәм уку да!—диде Салмина.— Пиньпи белән без кичке институтта (укыйбыз. Ә син? — "Институтта укыйсыз, ә заводта брак ясыйсызмы?—диде Тухтаркин. Участокта Тухтаркин — иң өлкән кеше. Бөкрәебрәк йөри торган, озын буйлы, киң маңгайлы, игътибарлы карашлы бу кешегә Аркадий еш кына жиңәшкә килә иде. Ул үзе салмак кеше, әмма җитез кул хәрәкәтләре аның зур тәҗрибәле, чыныккан эшче икәнен күрсәтә. Ьерәрсенен станогы рәтләп эшләмәсә, Тухтаркин дәшми генә килә дә, сәбәбен эзләп табып, иптәшенә аңлата, төзәтергә булыша. Эшчеләр аны яраталар. Әгәр мастер начар эшләгән өчен берәрсен кыздырырга тотынса, Тухтаркин бервакытта да аны яклап чыкмый. Аркадийның уенча бу — картның җитешсезлеге. Бер-ике генә сүз кысгырЫп җибәрсә дә ул, мастерга шул чакта җиңелрәк булыр иде. һәм менә Тухтаркин бүген беренче тапкыр халык алдында Пиньпи белән Дашаны тәнкыйтьләде. — Сезнең кичке институтта укуыгыз бик яхшы,— дип сүзен дәвам итте ул, кызларга карап.— Ләкин ул кешене алга әйдәргә тиеш, артка өстерәргә түгел. Иптәшләреңнән артка калу иптәшсез калу диләр иде элек картлар. Шуны онытмагыз. Эштә дә үрнәк булырга кирәк сезгә. Укый дип әйтсеннәр өчен генә укырга ярамый. Халкыбыз шундый зур эшләр башкара. Ә без артта барабыз. Әйбәт эш түгел бу! Солдатлар сафта ингә-иң куеп баралар. Уңда — иптәшен, сулда — иптәшен. Шуны сизсәң, сина берни дә куркыныч түгел. Үзең үлсәң үл, дустыңны коткар, дип халыкта юкка гына әйтмиләр. Ялгышкан икән кеше —ярдәм ит. Бу бөтен коллектив эше. Мин шулай уйлыйм, иптәшләр. Бүлмәдә тирән тынлык булып алды. Пиньпи башын тагын да ныграк иде. Өлкән эшченең сүзләре аны уйланырга мәҗбүр итте булса кирәк. ♦ — Пиньпи. әйт әле безгә, үзеңнең иптәшләреңә, яхшы эшләү өчен = ни комачаулый сина? — дип сорады Бушуев. Ләкин кыз башын да күтәрмәде, дәшмәде дә. = — Тәкәбберлеге комачаулый анар, шуңа күрә гаебен танымый, менә с шул!—дип каты гына әйтеп ташлады Наташа Шкулькина — Аңар инде ф егерме яшь, әле һаман бала булып кылана. Завод диләр моны, балалар бакчасы түгел! “• — Мин тагын шуны әйтергә телим,—дип, Тухтаркин яңадан уры-а ныннан торды.— Тәнкыйтьләгән өчен Пиньпи безгә ачуланырга тиеш =5 түгел. Дошман бер алдыңа төшәр, бер артыңа. Ә үзе астыртын тешләп < алыр. Дусның тиргәп әйткән сүзе дә файда булыр. Тухтаркиннан соң Анна Мурзайкина сүз алды: — Карап-карап торам да үзегезгә, сөенеп бетә алмыйм әйбәт кеше- * ләр сез. Чын күңелдән Пиньпига ярдәм итәргә тырышасыз. Ә бит ул үзе ы дә цехның алдынгы кешеләре рәтендә булырга тели. Эштәге уңышсыз- < лыкларына ничек борчылуын мин аның күзеннән күреп торам. Ләкин андый хаталар, унышсызлыклар безнең һәркайсыбыэда булырга мөмкин. Минемчә, Кашкаровага уйларга, көчен сынарга вакыг бирергә кирәк. Ярдәм кирәк булса, ул үзе үк безгә килер. Анна озак сөйләмәде, ләкин кешеләр арасына җылылык кертте. Эшчеләр, берсе арты берсе торып, ничек итеп цехны алга чыгару турында тәкъдим иттеләр. Тырышып укырга һәм ярты ел эчендә югарырак разряд өчен экзамен бирергә, дигән карар кабул иттеләр. Бушуев җыелышны ябарга күтәрелгән иде, Пиньпи урыныннан сикереп торды да: — Мин озакламый дүртенче разряд өчен экзамен бнрәм,— диде. — Дөрес эшлисең, Пиньпи!—дигән тавышлар ишетелде. Кашкарованын сүзләре Аркадий өчен көгелмәгәнрәк булды, анык хәтта ышанасы да килмәде Әле үзе күреп торды, Пиньпи иптәшләренең сөйләгәнен исе китми генә тыңлап угырды лабаса. Җыелыштан чыгуга ук ишеткәннәрен онытыр, заводны үз итми бит ул. дип уйлап утырганда — менә сиңа мә: дүртенче разрядка вакытыннан алда экзамен бирәм, имеш. Гаҗәп, бнк гаҗәп... Шулай уйлый-уйлый Аркадий озын коридор буйлап китте. Завод капкасы янында аны Анна Мурзайкина куып җитте. — Әйт әле. Аркадий, Бушуев Пиньпнны синең киңәшең буенча тәнкыйтьләдеме? Аннага комсомол группасы җыелышы ошамавын Аркадий аклады. Сәбәбен беләсе килде. — Пиньпи бик хисле, хәтере тиз калучан,—диде Анна—Станокны ремонтлау бәясен тотып калу да аңа җитәр иде. Ә бүгенге тәнкыйть чамадан аршп китте. Зыянга булмасын. — Нинди зыян булсын? — дип төксе генә сорады Аркадий. — Заводны ташлап китүе бар — Сөймәгәнгә сөйкәлеп булмый — Комсомол оешмасы Пиньпи шикеллеләргә тормышта урын табарга булышырга тиеш. — Әгәр ул үз урынын заводтан чнггә эзләсә? 9» 13! — Бөтен кешедән алда югары разрядка экзамен бирергә теләвея үзен ишеттең, бит. — Экзаменны бирерме әле, юкмы, ә станокны аңа ышанып .тапшы* ру куркыныч. — Ни өчен? — дип гаҗәпләнде Анна. — Станокны үзенеке итеп карамый ул, аңлыйсыңмы,— диде Аркадий,— иртәгә тагын ватуы бар. — Кешеләргә ышанырга кирәк,— диде Аня. Бераз вакыт алар кичке тыныч юл буйлап, кичке шәфәкъ утларында елтыраган күлдәвекләрне әйләнеп үтә-утә, дәшми генә атладылар. — Пиньпи белән чын күңелдән сөйләшеп караганың булмадымы?— дип сорады Анна бераздан.— Ул ниндидер бер карчыкта тора. Хәлен белеп чыгарга иде. ничек яши икән? — Мин ул турыда уйлаган идем. Өенә барырга уңайсызландым. — Әйдә, бергә барыйк. — Юк, Пиньпиныц үпкәләве бар, тикшерергә килгәннәр дип уйлар. Холкын беләсең бит. Үзең генә бар инде. Ә туганнары кая соң аның? — Әнисе үлгән. Әтисе икенче хатынга өйләнеп Мәскәүгә күчкән. Пиньпи бик күптәннән ялгыз яши. Әле без монда эшли башлаганчы ук сөйләгән иде аны миңа Пиньпи. Мин аны бик кызгандым һәм теге көнне сезгә алып килдем. Хәтерлисеңме? — Әнә ничек икән...—диде Аркадий уйчан гына.— Белми идем әле. Керми калма син аңар. Анна. Шулай да Пиньпины икенче эшкә күчерергә туры килде. Бу хәлне ул тыныч кичерде, борчылуын күрсәтмәде. Үзе урынына килгән эшчегә дәшми генә коралларын, ачкычларын бирде дә цехның әзер детальләр җыела торган башына китте. Әзер детальләрне чистартучы слесарь булып эшләргә тотынды. Пиньпи әзер детальләрнең кырында калган металл валчыкларын игәү белән кырып төшерергә дә фанер җәйгән асфальтка тезә барырга тиеш. Шуннан аларны җыю цехына алып китәргә тиешләр. Бу — кара эш, бары кул белән генә эшләнә, җиңеләйтү чараларын бер дә кулланып булмый. Ләкин акчаны күп түлиләр. Станокта эшләгәннән күбрәк алып була. Пиньпи урынына Аполлон белән Зинаның улы Мурат Сурманчевны куйдылар. Кашкарова аны күптән белә иде. Башта ул, Пиньпи шикелле үк, өйрәнчек булып йөрде, аннары слесарь, аннары токарь булды. Ә бу эш аның өчен яңа иде әле. Аркадий Муратның эше бармавын күреп алды. Пиньпи сменага утыздан артык деталь бирә иде, ә Мурат егермегә генә җиткерә. Аркадий, кызыксынып, Пиньпины күзәтә башлады: үзен алыштырган токарьның уңьцпсызлыгына ничек карар икән? Ләкин кыз Муратны күрмәгәнгә салышты. Комсомол җыелышыннан соң берничә көн башын иеп йөрде, хәтта иптәш кызларына да дәшмәде. Әмма табигать биргән шат күңеллелеге үзенекен итте. Ул янадан көлә башлады, элеккечә җил-җил килеп цех буенча йөри. «Карагыз әле, миңа да техниканы ышанып тапшырдылар бит»,— дип, кайрак белән игәвен күрсәтеп көлә. Берничә тапкыр Аркадий аның белән сөйләшмәкче булды, экзаменга әзерләнгәндә ярдәм итәргә теләде, ләкин Пиньпи аңар шулкадәр салкын һәм кырыс карый иде, егетнең чын күңелдән сөйләшү теләге шунда ук юкка чыга барды. Муратның эше һаман җайланмый. Егетнен чын күнелдән тырышып та нормасын үти алмавын күрә Аркадин. Шулай итеп бер айлап вакыг үтә. һәм кинәт бер көнне Мурат нормасын тутыра. Ләкин шатлык озакка бармый. Контролер аның утыз детален дә бракка чыгара Аркадий тәмам күңелсезләнә. «Өйрәтәсең, өйрәтәсең, ә мәгънә юк». Станоклар арасында йөргәндә Кашкарова янына килеп чыгуын сизми * дә кала ул. Пиньпи бракка чыккан детальләр турында берни дә ишет- _ мәгәндәй, тырышып деталь игәүли. «Пиньпи, иртәгә станокны кабул = игеп ал, Муратны монда җибәрермен»,— дип әйтәсе килде Аркадийның. = Ләкин тыелып калды. Алай кинәт кенә хәл итәргә ярамый. Эш сәгатьләре бетте. Эшчеләр, эш урыннарын җыештырып, коралла рын ящикларына бикләп, юынырга киттеләр Аркадий үзенең завәдта 9 тоткарланып калуын, ашка көтмәүләрен әйтеп өенә хәбәр итте дә цех ; конторына китте. Кашкарова урынына әзерлексез кеше куйганы өчен Z ул бүген үпкәсен Чалдоновка әйтергә теләгән иде, ләкин Чалдонов китеп ч өлгергән булган. * Аркадий буфетта гына капкалап алды да цехка кайтты. Зур корпуста гадәти булмаган тынычлык хөкем сөрә. Баш корпус- м нын яна цехлары әле бер генә сменада эшлиләр, кичләрен биредә '•» ремонт бригадасыннан берничә кеше дә вахтер гына кала. Станоклар, м насослар, компрессорлар иртә килгән көзге кичнең тынлыгына чумып ч утыралар. Аркадий үзенең участогына килде. Ике рәт булып тезелгән станоклар арасында ялгыз шәүлә күренде. Мурат икән. Егет детальләр яткан өстәл өстенә иелгән һәм аларнын диаметрларын үлчәп маташа иде. Мастерны күргәч, Мурат, уңайсызланып, детальләрен күчергаләп куя башлады. — Син нәрсә, әллә төн буе эшләргә җыенасыңмы?—диде Аркадий. — Туры килер... Үзем гаепле. — Игәү белән җайларга телисеңмени? — Әйе, станокка кабат куйсаң, күбрәк вакыт китә. Бөтенләй бозылып куюы да бар. Хәзер мин аның серен аңладым инде,—диде Мурат, кинәт кенә елмаеп. — Я, я,—дип кызыксынды Аркадий — Менә, карагыз,— диде Мурат,— мин физика законын онытып җибәргәнмен: кызганда металл киңәя, суынганда кечерәя биг әле Хәзер мин детальдәге тишекне зуррак бөке белән үлчим Җайлы да. төгәл дә, тиз дә эшләнә Аны миңа Пиньпи әйтте. Азенен бөкесен бирде — Пиньпи? Әллә ул да китмәдеме әле? — дип гаҗәпләнде Аркадий. — Институтка китте. Аркадий өчен бу көтелмәгән хәл иде. Иң начар эшчеләрдән саналган Пиньпнның хезмәт сере булсын, имеш Җитмәсә әле ул башкаларны өйрәтә. Муратның эше тизрәк бетсен дип, Аркадий да ящиктан игәү алды ләм егеткә булыша башлады Мурат каршы килде. Утызны гына түгел, йөз деталь булса да, эшен бетерәм, диде ул. Ләкин мастер аның сүзенә колак салмады. Мурат авыр сулап эшкә тотынды. Сирәк-снрәк кенә ул масгерга күз сала. Аркадий бернигә карамый, тыныч кына эшлн иде. Алар — мастер һәм яшь эшче — тавыш тынсыз 1ынз эшлиләр Тнрә- икта йөзләрчә зур һәм кечкенә станоклар тора Иртәнге шау-шуга кадәр алар, тонык кына ялгырап. тын калганнар. Муратнын станогы цехта иң кечкенә булса да, егет үзендә зур агрегатлар белән ярышырлык көч тоя «Шушы эшне генә тәмамлыйм»,— ди - УЙЛЫЙ ул гаутау өелгән шарлы подшипниклар! а карап. Кинәг цехка Пиньпи Кашкарова килеп керә. Аркадий аны күргәч: •— Тагын бер булышчы килде,—дип кыюсыз ;ына мыгырдана. Пиньпи Аркадийның сүзләрен ишетмәгәнгә салынды. Дәшми гена килеп, яшиктан коралларын алды да, цехта үзе генә булгандай, Мурат- ка булыша башлады. — Институтта дәресегез бар түгелме соң? — диде Аркадий, түзмичә, — Зыян юк, бер-ике лекцияне калдырганнан берни булмас. Тагын тынлык урнашты. Эш белән вакытның үткәне сизелмәде. Кинәт ерактан Сәгыйт Сәйфетдиновның аяк тавышлары ишетелде. Аны беренче булып Пиньпи күрде. — Төн уртасында нишләп йөрисең,— диде ул, аз гына елмаеп. — Күңелсез хәл.— дигән булды Сәгыйт, авыр сулап.— Беләсезме, бик күңелсез хәл. Завод янында бер кыз белән күрешергә булган идек, килмәде. — Үзен гаепле,— диде Пиньпи,-—Кая чакырырга белмәгәнсең. Кызларны клубка, кинога, кафега чакыралар аны. Сәгыйт уңайсызланып кулларын җәйде: — Башка килмәде биг. Тәҗрибә юк. Киләчәктә истә тотармын Ә хәзер... Өйгә кайтырга ерак, тукта әле, мин әйтэм, цехка кереп чыгыйм. Вахтерша таныш иде, кертте. Сәйфетдинов артыннан Бушуев килде. Алар да озын өстәл артына килеп бастылар. Мурат фуражкасының алдын артка әйләндереп киде. Булышырга килгән иптәшләренә ничек рәхмәт әйтергә белми иде ул. — Сип юкка гына институтка бармадың, Пиньпи,— диде ул, уңайсызланып кына. — Зыян юк,— диде Пиньпи.— Дашадан күчерермен әле. — Чыннан да, бер көн лекцияне калдырудан әллә ни зыян булмас, Пиньпи. Синең монда килүең әйбәт булды әле. Бик әйбәт булды. Пиньпига «син» дип эндәшүенә ул үзе гаҗәпләнеп куйды. Ул, әле яңа гына күргәндәй, кызга карап торды, гәудәгә җыйнак кына. Кара халат кигән. Арыган, ахры, агарынып киткән. Хәзер ул «кулда нык тотарга кирәк» булган холыксыз Пиньпига бер дә охшамый иде. Менә бит ул үзе теләп иптәшенә ярдәм итәргә килгән. Шундый кыска гына вакытта кешенең холкы үзгәрә микәнни? Ләкин Пиньпига нәрсә тәэсир иткән соң? Бәлки мәхәббәттер? Шулайдыр, ахры. Ә ул, җүләр, аңламый тора. Пиньпи белән Мурат бергә укыганнар, эшкә дә бергә килделәр. Менә хәзер егеткә кыен вакытта сөйгзн кызы аңар ярдәм итте. Шулай булгач, яшьләргә бәхет теләргә гена кала. — Аркадий Архипович, мин әле генә өйгә шалтыраттым,— дип анын уйларын Мурат бүлдерде.— Өйдәгеләр безне ашка чакыра. Кичә балык тоткан идем.— Ул Сәгыйткә, Бушуевка һәм Пиньпига борылды.— Киттек, иптәшләр! — Әйдә, бергә эшләгән икән, бергәләп ашап алыйк,—диде Сәгыйт.— Пиньпи, барасыңмы? — Минме? Сез барсагыз, барам. Бушуев мастерга карап алды. Аркадий баш тартса, барысын Д® үпкәләтәсең аңлады. — Вакыт соң түгелме әле? — Бала-чага вакыты. Ун да тулмаган,— диде Мурат.— Безнекеләр өмәчеләрне бик шатланып каршы алачак. — Кыздырган балыктан мин дә баш тартмам, ахры,— диде Бушу- I ев,— киттек. Аркадий Архипович! Муратлар яшәгән өч катлы йорт бер катлы йортлар арасында аеры* 1 лып тора Моннан бер утыз ел элек биредә кара урман булган, х^зер 1 йортлар тирәсендә сирәк кенә нарат агачлары yibipa. Муратлар йорт** 1 биек, яңа, зур балконнары бар. — Әйдәгез, рәхим итегез, чишенегез,—дип. аларны сөйкемле генә ханым каршылады.— Кул юарга теләсәгез, бирегә керегез. «Сенелеседер. ахры. Әнисенә бер дә охшамаган икән», дип уйлады Аркадий. Ләкин Мурат: — Таныш булыгыз, иптәшләр, бу — минем хатыным,— диде. Аркадий Пиньпига каран алды. Муратның өйләнгән кеше икәнен белмиме икәнни? Әллә ул өйләнгән булса да яратамы? Ләкин Пиньпи бик шат күренә, бертуктаусыз елмая, барысы белән дә шаярып сөйләшә. Кунаклар юынып, өстәл янына уздылар. Кыздырган балык, гозлы кыяр, кәбестә, гөмбә — барысы да авыз суларын китереп тора. Бүлмәгә поднос күтәреп Муратның әнисе керде. Ул вннолы графин һәм рюмкалар алып кергән иде. Күрше бүлмәдән ата кеше чыкты. Мурат шулкадәр әтисенә охшаган иде, моны күргәч, барысы да елмаеп куйдылар. — Безнең Муратны шулай буксирга алырлык булгач, бригадагыз тату икән,— диде өлкән Сурманчев һәм улына борылды.—Хәзер инде син артка калмассың бит? — 1Ок. әти, бу кичне мин эш университеты тәмамладым. Үзендә эшләүче егетнең семьясы белән танышуга Аркадий бик канәгать иде. Сурманчевлар турында ул элек аз-маз гына ишеген белә иде. Ә хәзер менә сүз арасында Бушуев һәм Сәйфетдиновларның да тормышлары белән танышты. Бары Пиньнн турында гына белә алмады. Кунаклар саубуллашып китәргә жыенгач, Бушуев белән Сәйфегдн- новның бер якка, Пиньпи белән Аркадийның икенче якка китәргә тешлеге беленде. Башта кыз шәһәрнең төнге урамыннан тын гына барды. Шуннан соң Муратның хатыны турында сөйләргә тотынды: — Менә дигән кеше ул Мая. Типографиядә китап төпләүче б\лып эшли, үзе бала үстерә, җитмәсә кичке институтта да укый Муратның атасы белән бергә эшли ул. Сурманчев — типография начальнигы. — Муратның өйләнгән кеше икәнен син белә иленмени? — Белмичә, Мая белән без бер группада укыйбыз. Әйе. әйбәт психолог түгел ул Аркадий. Кызның йөрәгендә ниләр барын һич кенә аңламый бит.

Л. ИХСАНОВА тәрҗмка