МӘХӘББӘТ ГАЗАБЫ
Драма 8 картинада
КАТНАШАЛАР: Фазыл Сүрия Гадилә түти Рәкыйп Кәүсәрия Э н же БЕРЕНЧЕ КАРТИНА Гадилә түти йорты Кечкенә генә ике бүлмәдән торган агач өй. Га ди лә түти ялгыз. Эченнән нидер көйли-көйли керләр үтүкли. Г а д и л ә. Сагынганда саргайтырга Сайрый сандугачлары... Ишек шакыйлар. Керегез! Кәүсәрия керә. Кәүсәрия. Исәнме. Г адилә түтикәем! Г адилә. Энекәем лә. Кәүсәрия, әйдә. әйдә, түрдән уз. Өемнен жыештырылмаган вакыты туры килде бит беренче килгән кешегә. Кәүсәрия. Әле симен ялт иткән. О анда, эчтә дә бер бүлмәң бар икән... Үз йортыңмы? Г адилә. Сугыш башланасы елны гына житкереп кергән идек. Шушы үзебезнең пристаньда шкипер булып эшли иде минем Хәйдәрем. Кәүсәрия. Сугыштан кайтмадымы? Г а д и л ә. Стенадагы карточкасы белән генә сөйләшеп йөрергә калды. Кәүсәрия (рәсемгә карап). Бу шул үземе? Г адилә. Үзе. Ә янындагысы — улым. Әтисеннән ике яшьлек кенә булып калган иде. Сигез класс бетерүгә елга техникумына укырга китте. Элек әтисе генә юк иде. хәзер малае да. Кәүсәрия. Малаең кайтыр, ел саен каникулга кайтыр, тик менә әтисе генә... Гадилә. Ансы да кайтыр шикелле, балакаем, әй Менә сугыш беткәнгә егерме биш ел булды, ә мин көн саен көтәм үзен. Бу хатсыз-хәбәр- сез югалу бигрәкләр дә авыр икән. Үлде дигән хәбәре килсә, яшең кипкәнче бер елар идең дә аннан өметең киселер иде. Ә болай... көндез истә, төнен төштә. Тол хатынның сәер икән ул. Кәүсәрия. Картыңның үлгән хәбәре килгәндә, ничә яшеңдә идең сон? ♦ Г а д и л ә. Кырык та тулмаган иде. - Кәүсәрия. Берәр жаи юаткыч таба алмадыңмыни? Г а д и л ә. Димләмәделәр түгел, димләделәр, бик әйбәт кешеләргә -2 димләп карадылар. ь Кәүсәрия. Сон, тәвәккәлләргә иде. Үлгән артыннан үлеп булмый, g диләрме әле? g Г а д и л ә. Юаныч өчен генә тәвәккәлләп булмый икән ул, Кәүсәрия g сеңелем!.. Унөч яшьтән бирле сөешеп, күзебез күзләрдән китмәде, диләр- 2 ме әле? Унөч яшьтән бирле саклап алып килгән татлы хыялыма тап төшермим инде мин, кем, Кәүсәрия, шуның белән генә яшим. Җан юат- * кыч дип, аңа хыянәт итсәм, бөтенләй стенага ук борылып утырыр. Чәй ® куеп жибәрим, Кәүсәриякәем, шәһәребезгә әллә кайчан күчеп килсәгез £ дә, йортыма беренче мәртәбә керүең бит әле синең... Кәүсәрия. Рәхмәт, Гадилә түтикәем, вакытым юк. Әле менә кер- * Йөремне алып чыгыйм дип кенә керүем иде. Үтүкләп бетермәгәнсең икән, g Г а д и л ә. Кертеп биргән булыр идем. Алып чыккан әйберне кертеп н тә бирә беләм бит инде мин. Әле менә бүген эштән соң кайттым. Җыеш- « тыручының эшен сәгатькә салып буламыни соң аның. Син бер бүлмәне 2 жыештырып бетереп кенә чыгасың, алар икенчесен чүпләп өлгергән булалар. Кәүсәрия. ФЗУшниклар шулай инде алар... Әле менә безнең завод лабораториясенә дә узган ел гына ФЗУ бетергән бер малайны өйрәнчек лаборант итеп алган булдылар. Син приборларны чистартып кына куясың, хәзер шунда ук быкырдатып бетерә. Рәкыйпчикнен исе киткән була бит шуңа. Әйдә, быкырдатсын, имеш, кызыксына, күпне белергә тырыша. Болай үзе өметле егет, кичке техникумда да укый. Гадилә. Яшьләрнең дә төрлесе бар бит, Кәүсәриякәем. Бик акыллы, бик тыйнак, бик тырышлары бар. Шунда, синең Рәкыйбең янында, лабораториядән чыкмый ята торганнары бар Бик яраталар үзен — синең Рәкыйбеңне. Кәүсәрия. Үзем дә бик яратам картымны. Тпк менә сәер гадәтләре бар. Әз генә борылдың исә, Идел буена төшен кача да шунда сәгатьләр буе балыгы белән мавыга. Бала чага шикелле Гадилә. Борылуын озаккарак булгандыр шул, Кәүсәриякәем. Кәүсәрия. Кая инде. Әле бүген менә кинога гына кереп чыгам дигән идем. Ә ул балыкка... Өндә бер тамчы су юк. керосин юк... Харэп кына иттеләр бит башкайларымиы, гөрләп торган шәһәрдән шушы Идел буена күчереп заводны. Әйттем, күчмик дидем, юк. \з заводымнан калмыйм, имеш. Шәһәрне, утлы-сулы квартираны_ ташлап, мине шушы караңгы почмакка китереп бастырды бит Бер чәйлек суга тилмереп йөр инде син хәзер. . Гадилә. Алайса, син бар, кинодан сон чәйгә тилмереп йөрмә, эзләп алып мен тизрәк картыңны. Ф п э ы л кера. Ф а з ы л Исәнмесез. Кәүсәрия. Менә минем картымның сөекле лаборант егете шушы була инде. Нихәл, чибәр егет? һай. киенеп алгач, енне бөтенләй танырлык булмый икән, чибәр егет! а. «к. у.» м ю. 81 Фазыл Менә сез кинодан чыкканчы, фонтаннан бер көянтә су алып кайтып куярга кушкан иде Рәкыйп абый. Суыгыз крыльцода. Шуны әйтергә кердем. Кәүсәрия. Рәкыйп абыең үзе кая соң? Фазыл. Балыкта. Тиз кайтырмын, диде. К ә ү с ә р и я. Рәхмәт, егетем. Алайса кайтып самовар куя торырга кирәк. Әйдә, озатып та куй инде мине. Мондый кавалер белән урамнан бер узуы гына да ни тора. Фазыл. Юк, минем Гадилә түтигә йомышым бар иде. Кәүсәрия. Шулаймыни? Алайса, йомышыңны йомышлагач, чәй эчәргә кагылырсың... Чыгып китә. Гадилә. Суын алып кайткач, чәен дә кайнатып куярлар аның. Начальнигың хатынына шулай бераз тәлинкә тотмасан, тиз генә ирешә алмассың дәрәҗәгә. Фазыл. Рәкыйп абый начальник түгел ул. Өлкән лаборант кына. Әйбәт кеше ул үзе. Хатыны менә йөрәк авырулы икән. Авыру кешегә бер көянтә су алып кайтып бирмәгәч... Г адилә. Андый изге ният белән йөрүең бик әйбәт. Әллә мин начальствоңа тәлинкә тотып... Фазыл. Менә анысы миннән булмый инде, бигайбә, минем бабай әйтмешли. Г адилә. Горур димәкче буласыңмы? Кыяфәтен бер дә горурга охшамаган бит, нәрсәдер мескенләнеп торасың. Фазы л. Башыма хәсрәт төште әле, Гадилә апа. Г адилә. Ни булды? Фазыл. Квартира кирәк. Г адилә. Нәрсә, тулай торактан куалармыни? Фазыл. Кумыйлар да. Г адилә. Соң, шулай булгач? Фазыл. Укучы түгел бит инде мин хәзер, ФЗУ тулай торагында торырга. Заводта эшлим. Г адилә. Заводта булса сон, тулай торак ФЗУныкы, ФЗУ заводныкы. тор да тор. Фазыл. Булмый, аерым бер бүлмә кирәк. Әнә синен эчтәге бүлмәң шикелле кечкенә генә бер бүлмә. Г адилә. Укучылар белән бер бүлмәдә торырга хурланасыңмыни? Фазыл. Хурланмыйм да. Г адилә. Соң? Фазыл. Өйләндем. Г адилә. Нәрсә? Фазыл. Өйләндем. Г адилә. Синме? Фазыл. Мин булмыйча, күрше булмас ич инде. Г адилә. Син? Шушы Фазлуш?! Мыек та чыкмас борынмы? Фазы л. Мыегы чыгар аның, күңелгә ошаганы чыкмас. Гадилә Минем улым булсаң... Кеше баласына кулым бармый. Ә укуың нишли, ташлыйсыңмы? Өйләнгәч, эшли дә. укый да алмассыи 1 бит. техникумда укыйсың түгелме? Фазыл. Укыйм. Әле институт бетергәнче укыйм, укуны инде мин анысы алты балам булса да, ташламыйм. Гадил ә. Соң шушы яшьтән өйләнмәсәң, качар дип уйладыңмыни? Фазыл Нәрсәсен уйлыйсың инде аның, эш узгач. Г адилә. Шул ук хәлгә җиттемени? Фазыл. Әйе. Г а д и л ә. Ә ул кайда тора? Фаз ы Л- Ул да тулай торакта Эш бу хәлгә килеп житкәч, тулай торакта тотып булмый бит инде Г а д и л ә. Күпмелек булды соң инде? Фазыл. Күп шул инде, күп. Бүген таңда дип әйтерлек. Г а д и л ә. Язылышкан идегезме? Фазыл. Ансыз ярыймы соң? Менә шулай. Гадилә түти, тулай торакта хәзер бер генә көн дә торырлык мөмкинлегебез калмады Зинһар. * коткар. Бөтен ышанычыбыз синдә, безгә әнә шул эчтәге бүлмәңне бир 3 Башка барып егылыр урыныбыз юк. = Г а д и л ә. Улым кайтса? 5 Фазыл. Кайтса, каникулга гына кайтадыр ич ул. u Гадилә. Әтиеннәргә хат яздыңмы соң. киңәштеңме алар белән? 8 Фазыл. Юк. Анда эле минем тагы ике абыем бар. өйләнмәгәннәр. = Г а д и л ә. Хатын дигәнең кем була сон инде? Фазыл. Теге, былтыр минем белән бергә укып бетергән Сүрия z Г а д и л ә. Сүрия? Белмим. Фазыл. Син безне тилмертмә инде, жавабынны бир. Гадилә түти Гадилә. Җавап качмас. Бар. башта Суриянне монда алып кил. ® Сөйләшим әлс мин аның белән дә. Мин димләмәгәч дә, жапабы минем а. ескә дә төшәр бит аның, почмак биреп сыендыргач. Фаз ы л. Булды гына. Гадилә түти, хәзер алып киләм Шатлыгыннан « ул нишләргә дә белмәс инде, жанкисәгем! Рәхмәт. Гадилә түти. (Китә) 3 Гадилә (тәрәзәдән карап). Кара, ничек йөгерә . Әй бу яшьлек! Әле н кайчан гына без дә Хәйдәрем белән шашып йөргән илек, дөньяны кочак м лардай булып. Тормыш корабыз, уникенең берсе юк. Юклык күренми. 2 яшьлек ташый, бәхет ташый... Кәүсәрия керә. К ә ү с ә р и я. Ул чибәр егет нигә шулай ут капкан шикелле чыгып йөгерде? Гади л ә. Өйләнгән, туй ясарга йөри I Кәүсәрия. Ә? Шул яшеннәнме? Яшьлегенең, чибәрлегенең рәхәтен күреп калмыйча соң бер . Җүләрдер бу хәзерге яшьләр Гадилә. Шулай инде, яшьлек — жүләрлек дип белми әйтмәгәннәр Кәүсәрия. Тулай торакка алып кайтмый торгандыр бит бикәсен? Гадилә. Юк. тулай торактан алып кайта. Кәүсәрия. Кая? Гадилә. Монда, миңа алып кайтырга исәбе, әнә кечкенә бүлмәмә. Рөхсәт сорый килгән. Кәүсәрия. Квартирант булып, ә? Шыр тиледер бу яшьләр Инде шул яшеннән өйләнү бик кирәк икән, һич югында, йортлы-жирле хатынны табарга иде. Г а д и л ә. Кит инде, егет кеше эше түгел инде анысы. Фазыл шикелле булдыклы егет була торып... Кәүсәрия Булдыклы егетләр майлырак, жылырак оя карыйлар. Гадилә Тол хатын булса дамы? Тик байлыгы гына булсын1 Кәүсәрия. Әй, Гадиләттәй, жан кисәгем, хатынның ниндие юк та анык, кызның ниндие юк Гадилә. Шулай да инде күңел тартканын, үз тннен кирәк. Кәүсәрия Тора-бара тиңләшә ул Менә без дә Рәкыйпчягем беләи тиң түгел идек. Торабыз бит әле. Ул да жаный дип өзелеп тора, өрмәгән жнргә дә утыртмый, юктан-бардан көнләшми, мин лә үлеп яратам үзен. (Тәрәзәдән карап ) Гомере озын булыр әле! Пеләшен ялтыратып к.зйтып килә Чибәркәем Кармак таяклары бер кочак, балыгы бер лә юк. (Тәрәзәне ачып кычкыра.) Рәкыйпчик, кайтасыңмыни, жан кисәк? Рәкыйп (тыштан). Син андамыни, жаный? Кәүсәрия. Менә керләремне алырга дип кергән идем. Рәкыйп (гнштан). Кая. үзем. (Өйгә керә ) Нвтәлләрен бар. Гаилә түти? Бүген иртән тулай торакта исәнләшкән идек шикелле. Гадилә. Исәнләшкән идек. Синен ул гадәтең җаннарны эретеп җибәрә. Кайда очрашсак да әллә каян сәлам биреп киләсең. Рәкыйп. Шулай эретеп үзебезгә тарта алмабызмы дим мин сине. Синен кебек пөхтә җыештыручы килсә, ялт итәр иде лабораториябез. Гадилә. Завод директоры да үзенә бик чакыра. Тулай торакны ышанып калдырыр кеше юк хәзергә. Аннан сон андагы балаларны да бик яратам. Үз балаларым шикелле. Кәүсәрия. Әйдә, җаным, самоварым кайнагандыр, тәмләп чәй эчерим үзеңне... Столовойдан өчпочмаклар да алып кайткан идем. Юк балык артыннан арып йөрисең шунда. Рәкыйп. Киресенчә, аннан мин ял итеп менәм. Тотынма, тотынма керләргә. Шулкадәр нәрсәне күтәрергә, җаный, йөрәген сон!.. Кәүсәрия. Ярый, ал алайса. (Сумкасын актарып Гадиләгә акча бирә.) Рәкыйп. Шулай да син безгә күчү турында уйла әле. Гадилә түти. (Керләрне күтәрә.) Кәүсәрия. Рәхмәт. Гадилә түти, кулыңнан куан. Шикәр шикелле итеп югансың керләремне. Шәһәрдә торып та мин бу кадәр агартып юучыны таба алганым булмады. Гел синнән генә юдырырмын, исән булсам. Кәүсәрия, Рәкыйп китәләр. Г а д и л ә (үтүкләрен, үтүкләү әйберләрен өстәлдән җыеп ала). Янишләргә инде бу балалар белән? Килделәр бугай. (Өй алды ишеген ачып.) Я. керегез инде. кер. Фазыл. Әйдә инде. Сүрия. Әйдә. Әнә бит. Сүрия ояла. Г а д и л ә. Әбәү, мин сөйләшергә, киңәшергә дип кенә чакырган идем бит. сез чемоданнарыгыз белән үк. Я. кызым, төкле аягың белән димче сон? Төп йортка төшкәндә, аяк астына тун җәеп кертә торганнар иле безнең якта яшь килен булып төшкән кешене. Тунымда юк бит җәяргә... (Мич арасыннан бер кечкенә генә тире кисәге алып җәя.) Я. менә бас шуңар. Бас. бас. аның йоласы шул. Я. бир приданыңны монда. (Сүрия кулындагы бер кечерәк чемоданны ала.) Абау ла, монда шактый мзл тутыргансың, ахры. Күтәрер хәл юк. (Фазыл кулындагы аннан да кечкенә чемоданны күрсәтеп.) Синеке моннан да зур икән. Әйдә, үзең кертеп куй эчке бүлмәгә. Минем көчем җитмәс боларга. Я. кызым, утыр, чишен. дога кыла белмисез инде сез. Мин дә әллә кайчан онытып бетергәнмен. Болай утырып кына торыйк, йоласына туры килсен. (Утыралар.) Шулай... Хәерле сәгатьтә булсын, диикмени инде? Никах-миках юк инде ул хәзерге заманда. Кирәге дә юк. «Риза булып алдым, риза булып бар- дым»ны әйттергәннәрдер бит? (Сүрия кызарып Фазылга карый.) Әллә ансын да әйттермәделәрме? Сүрия. Кайда? Г а д и л ә. ЗАГСта, язылышканда. Бер-берегезнең ризалыгын сораганнардыр ич? Сүрия. Без әле анда булмадык. Г а д и л ә. Ә? Бу нәрсә була сон инде. Фазы л. Юк шул, Гадилә түти. Без әле тик вәгъдә биреп, сүз генә куештык. Язылышырга ЗАГСка иртәгә барабыз. Сүрия башта бүлмә табуны шарт итеп куйды да... Мин теге. ни... квартирага кертмәссең, дип кенә уйлап таптым. Гафу ит. Гадилә түти. Гадилә. Уф. әле эш узмаган икән. Әле иртәгегә кадәр барысын да ахырына кадәр уйлап бетерергә вакыт бар икән. Фазыл. Нәрсәсен уйлыйсың инде аның. Килештек, бер-беребезгә сүз бирештек, булды. Гадилә. Юк, булмый, аның белән генә булмый, барысын да төптән уйларга кирәк. Бер-береңне сынап, бер-беренә тәмам ышанып беткәч кенә башларга кирәк ул тормышны. Ә менә сез ышанасызмы бер-берегезгә? Фазыл. Нигә ышанмаска? Без кемнән ким? Гадилә. Ким димим, бәлки артыктыр да, ләкин ышану кирәк. Ярату А кирәк. Менә син, кызым, әйт дөресен, яратасынмы аны? Менә шушы тик * тормас тузган башны? Кызарма, кызарма, яшермә йөзеңне, күземә туп- g туры карап әйт, яратасынмы? Сүрия. Нишлим соң, яратам. Гадилә. Бикме? Сүрия. Бик. 1 Г а д и л ә. Ә ул сине? Я... яратамы ул сине? S Сүрия ни дип әйтергә дә белми аптырап Фазылга карый. Фазыл. Әлбәттә, яратам. ф Г а д и л ә. Юк, үзе әйтсен, яратамы ул сине? в I С ү р и я. Белмим. о Гади л ә. Ә кем белергә тиеш, минме? £ Фазыл. Я инде. Гадилә түти, яратмаган кешене мин синең янга s алып килер идеммени? Гадилә. Синең кемнәрең бар соң, кызым? Әтиен-әниең бармы? 3 Сүрия. Юк, апа. мин детдомда үстем. н | Г а д и л ә. Я, ярый, нишләмәк кирәк инде сезнең белән. Тормыш « жлңеләеп бара бит. Шуңа күрә бик жиңел хәл кылырга яратасыз сез, о l'хәзерге яшьләр. Бүлмәм жәл түгел. Сез шулай жиңел уйлагач, мин дә шулай жиңел генә бирә.м инде ризалыгымны Ахыры хәерле булсын. | Караватыгыз юк инде сезнең? Әнә улым караватын алып торырсыз хәзергә. Яшь кеше әле сез, сыярсыз тар караватка да. Өстәл урындыклар | шулай ук юк инде сезнең? Сүриягә әнә табуреткамны бирәм. ә син. тузган баш. гармуныңның тартмасына утырып эчәрсең чәеңне. Чәй дигәннән, самовар куен җибәрергә кирәк бит. Я. суга кайсыгыз бара’ Фаз ы л. Суга үзем йөрим, самоварны Сүрия куяр. i Гадил ә. Самоварыгыз бармы соң’ Фазыл. Безнең бит, Гадилә түти, чәйнекләр генә иде, тулай торакта калдылар. Чиләк алып чыгып китә. Г а д и л ә. Чынаякларыгызга кадәр тулай торакта калган булса кирәк. Сүрия. Безнең әле бернәрсәбез дә юк, Гадилә түти.. Гадилә. Булыр, кызым, мәхәббәтегез булсын Әйберләр бар әни. йорт тулы. Күршегә чыгасы юк. Үз балаларым шикелле яшәгез. Әле тик яшь булуыгызга күрә генә әйтүем. С ү р и я. Мин үзем дә берәр ел сабыр итикме әллә дигән идем Фазыл бит әнә, сүз әйтергә дә ирек бирмәде, үпкәли башлады. Хәзер чыкмасаң, башкага әйләнәм, дип куркыта башлады. Гадил ә. Башкага? Сүрия. Әйе. Г а дил ә. Син курыктыңмы’ С ү р и я Курыктым шул. Г а л н л ә. Син дә башкага чыгар идея Сүрия. Башкага? Юк. беркайчан да Мина Фазылдан башка беркем дә кирәкми... Беркем дә кирәкми! Г а л и л ә (аркасыннан сөач). 5\нн дә әнә аның белән генә яшим Хәйдәр абыең белән генә... Бар юанычым шул. (Рясемг» күрспвп a ю ) Балакаем минем, үземә охшагансың. Чиләк күтәреп Фазыл керә. Фазы л. Менә мөлдерәп тулган чиләк. Бәхетебезнең шулай мөлдерәп туласы көн кебек ачык. Гадилә. Шулай гына була күрсен инде, балакайлар. Фазыл (чиләктән бер кружка тутырып су алып эчә). Сүрия, син давай чәй куй Гадилә түти белән бергәләп чәй эчегез. Ә мин әле кичкы- рын гына столовойда ашаган идем. Чәй эчеп тормыйм инде. Аңар әле өйрәнмәгән дә Су эчтем, булды. Мин футболга барам. Г а д и л ә. Кая? Фазыл. Футболга. Г а д и л ә. Бала. С ү р и я. Ой, Фазыл, китмә инде, барма инде... Минем янымда гына бул инде. Фазыл. Соң футбол бит, футбол. Мин бетүгә кайтам. Йөгереп кайтам. С ү р и я. Кирәкми, Фазыл! Г а дилә. Ул нинди җүләр сүз ул? Футбол! Бирермен мин сина футбол. Ачыгыз тәрәзәләрегезне, керсен саф һава. Әзерләгез табын. Хәзер базга төшәм. варенье алып менәм. Чормадан каклаган казымны алып төшәм. Аннан гореф-гадәт буенча мин кунарга күршеләргә кереп китәрмен Бу беренче таңны яшь гашыйклар үзләре генә каршылыйлар Икәү- дән-нкәү генә калып. Чукыр-чукыр сөйләшеп, сөешеп. Ә син футбол дисен. җүләр. (Шкафтан варенье вазалары, бал кашыклары алып чыгып китә.) Сүрия. Фазыл, Фазылым минем. Әйбәт тә кешегә алып килдең сиң мине. Син үзен дә әйбәт булырсың бит. акыллым?! (Муенына сарыла.) Фазы л Әлбәттә. (Маңгаеннан, битеннән, иңнәреннән үбә.) Әлбәттә. Сүрия. Без гел шулай сөешеп кенә яшәрбез. Әйе бит?.. Фазыл. Әйе, әйе. Йөз кабат әйе. ИКЕНЧЕ КАРТИНА Шул ук бүлмә Ике ел вакыт үткән Кич. Гадилә тү т и чәй табынында күзлек киеп хат укып утыра. Ишектән атылып Фазыл кайтып керә. Г а д и л ә. Акрын, кеше төсле йөри белмисен, дуамал. Гел йөгерү дә чабу. Фазыл. Дөньясы йөгерек бит, Гадилә түти, куып җитәр хәл юк. (Ашыгаашыга чишенә.) Г а д и л ә. Дөньяны куып җиткән кеше юк аны. Ф а з ы л. Ә без менә җитәрбез дә, тотарбыз да. авызлыклап та алырбыз. (Почмактагы юынгычта юына башлый.) Г адилә. Аннан нишләр инде ул дөнья. Авызлыклагач дим... Фазы л. Гел безнең кубызга гына биер. (Юынып бетеп, юеш киемнәрен кия башлый.) Г адилә. Кая болай ашыгасын5 Фазыл. Клубка. Г адилә. Сүрияне дә үзен белән йөртергә иде. Фазы л? Сүрия? Ул кайтмадымыни әле? Г адилә. Сез бер лабораториядә эшлисез түгелме соң? Фазыл Алар, смена бетүгә, Кәүсәрия апа белән кайтып киттеләр. Ә без Рәкыйп абый белән лаборатория начальнигын бераз селкетергә калдык. Г адилә Селкетергә? Ничек инде ул селкетергә? Фазыл Моннан ун ел элек тәкъдим ителгән детальләргә ябышкак да, шулардан һич тә аерыласы килми. Әзер рецепт, үзләштерелгән мате- 86 рил Жинел ич. сук та сук бер ук кирпечне Ә без Рәкыйп абый белән Инг детальләр тәкъдим итәбез. Алар өчен үзенчәлекле материал кирәк Аны әзерләргә кирәк, актарырга кирәк. Әйтик, Идел. Кама буйларыннан. кыя итәкләреннән..су төпләреннән, ә ул... Гадилә. Селкенергә теләмиме? Фазы л. Селкенер. Селкенмәсә без аны бөтенләй төбе-тамыры белән йолкып ташларга да күп алмабыз. Гадилә. Рәкыйп белән икегез генә селкетә алырсыз микән сон? Бик иптән юан нәрсә күренә. Тотынгач-тотынгач дүртәүләшеп тотынырга иде. Сүрия белән Кәүсәрияне дә үз әртилегезгә алып Фазыл. Әй. алардан он да юк, йон да юк. Кызыксынмыйлар. Гадилә. Ә сез кузгатып карагыз аларны да. Начальникка көчегез жнткәнне, үз хатыннарыгызга гына көчегез житмәсмени? Ф а з ы л. Сүриясе инде аның үз кабыгына төренгән. Производство белән дә кызыксынмый, бүтән белән дә. Хәтта кинога да сөйрәп алып чыгар хәл юк, ә син клубка дисең. Г а д и л ә. Ә син аның»кабыгының эченә pen керергә тырыш, нәрсәгә тереиде икән5 Ф а з ы л. Кат-кат шул ул. Бер генә кат булса, үтеп тә керер идең бәлки. Гадилә. Син аның янында ешрак булырга тырыш. Кайтып керүгә чыгып чабарга торма. Фазыл. Техникумда да укыма инде, синеңчә, шулаймы? Кайтты бугай... Ишектән Кәүсәрия белән Сүрия кайтып керә. Кәүсәрия. Кара, безнең «бриз» кайтып та жнткән. Гадилә Анысы нинди кушамат тагы? Кәүсәрия. Уйлап табучылар — шаккатыручылар бюросы дигән сүз Гадилә. Бер дә көлке түгел, як-ягыңа караныбрак йөрсәң Идел ктенә генә кара син. нинди шаккатыргыч аккошлар очып йөри башлады. Идел төбендә дә бәлки шундый шаккатыргыч нәрсәләр тулып ятадыр. 'Йләнергә кирәк. Эзләнсеннәр. Яшьләр эзләүне ярата ул, эзләгән табар Аигәннәр бит. (Эчке бүлмәгә кереп кита.) Кәүсәрия. Я, начальникны шаккатыра алдыгызмы соң? Фазыл. Шаккатырырлар, курыкма. Бөгәрләр дә. сыгарлар да, кя- fBK булса, сындырырлар да. Бездән бюрога дәшеп калдылар үзен, 'әкыйп абый да шунда китте. Кәүсәр и я. Син ул Кама буйларындагы ташлар, комнарны актарып үзең генә йөр инде. Фазыл, яме? Минем картымны сөйрәмә Ф а з ы л. Картайтырсың аны. Бер яка тәкъдим кертсән. шунда ук ЯШәрен китә ул. Ут кебек яна. (Гармунын алып катарга аэерләна ) С ү р и я Син кая барасын. Фазыл? Фазыл. Клубка. Кәүсәр и я. Мине алып бармыйсынмы? Ф а з ы л. Анда нишләрсең икән син? Кәүсәрия. Бөтен үзешчәнегезне авылыма гына кзратып тотар Ядом тотуын. Минем җырлаганымны ишеткәнен юк әле синен Фазы л. Әллә җырлыйсын? Чынлапмы? Ул вакытта әйдә... Кәүсәрия. Юк. мина ярамый шул Минем ирем көнләшә. Ф а з ы л. Юк ла. Рәкыйп абый көнче түгел ул Кәүсәрия. Синнән көнләшми ул. әлбәттә Ә мен.» башкалар янына барып кара әле? Мин бит изге түгел, эчемдә җаным бар ла бит минем дә Берәр чибәррәк яшь егеткә күзем төшеп куюым бар Яшь егетләрнең iKipaniN гына ла көйдереп случаи була бит кайвакытта. Энеме, Сүрия? | Сүрия Белмим мин. СЭВТ ШӘКҮРОВ Ф МЭХӘВВӘТ ГАЗАБЫ Кәүсәрия. Син каян беләсен, синен бит көйдереп ала торганын үз янында. , . Фазы л. Рәкыйп абый көйдерми димәкче буласынмы син? Кәүсәрия. Менә син аның яшенә жит тә. көйдереп кара, иеме, Сүрия? Фазы л. Аның өчен үзеңә дә янып торырга кирәк бит. Кәүсәрия. Сүрия сүрелеп барамы? Фазыл. Мин алай димим. Кәүсәрия. Ә син сүрелдермә. Синен бер үзендә биш Сүриягә жи- тәрлек ут бар бит. Эх, тарт әле бер гармуныңны... Тибрәткәндә бармакларын Тальян гармун телләрен. Яшь йөрәккә утлар ягып Бәгъремне көйлерәген, Көйдерәсен белмәдем. Кулларында тальян гармун Сандугач булып сайрый. Гармун тартып үткән чакта Тәрәзәдән күзем алмыйм, йөрәгемдә ут кайный. Шулаймы, Сүрия, ә? Кайнатадыр бу кайбер кайнар башлы кызларны, ә? Ничек итеп шундый чибәр егетне үзен генә кичләрен клубка жибә- рәсең? Сүрия. Йөрсен. Кәүсәрия. Юк. мин җибәрмәс идем, беләгенә асылынып барыр идем, асылынып кайтыр идем. Сүрия. Асылынып йөреп кенә бәхетле булып булмый бит. Кәүсәрия апа. Кәүсәрия. Асылынып йөрисеңме, бусагаңа арканлап куясынмы, барыбер, бәхет инде ул. тик шундый егет синең яныңда гына булсын,- ' Фазыл. Нигә соң син Рәкыйп абыйны арканлап куймыйсын? Кәүсәрия. Рәкыйп абыеңны арканлап куймасан да качмый ул. Урлап та китмиләр аны. Ахыр чиктә барыбер ул минеке. Ә менә мин синдәй егетләрне арканлап куяр идем, билләһи, җаның үлгәндер синең. Сүрия, синең өчен мин көнләшәм. Шуның өчен генә булса да артыннан кйубка ияреп йөрми булмас, ахрысы. Фазы л. Әйдә киттек. Кәүсәрия. Юк. җанкисәгем, бүген булмый шул, иртәгә, яме? Фазыл. Иртәгә минем техникумда имтихан. Кәүсәрия. Алайса, берсекөнгә, ярыймы, чибәр егет? Мин инде сина уңгасулга күз сирпергә ирек бирмәм. Ә бүген Сүрия белән генә бар инде син клубка, ярыймы? (Сүрияне итек янына тарта, пышылдап кына.) Мин хәзер теге даруны... (Сүрия, дәшмә дип. авызын каплый ) Пока, гармунымның каешы, кай тирәдә йөри икән минем кояш баешы. (Көлә-кәлә чыгып китә. Сүрия аны озата чыга.) Ф азыл (ялгыз). «Сүрия белән генә бар инде син». Барамы сон ул Сүрия андый җиргә. Юк бит. кызыксынмый бит ул. Ә нәрсә белән кызыксына ул? Нәрсә тели? Аңламыйм. Ике ел торам, аңламыйм. Бергә яшә. бер-береңне аңлама. Эшмени инде бу? (Сүрия керә.) Күрдеңме? Ул бит сиңа караганда күп яшькә олы. Семья мәсьәләсендә дә бәхетле дип санап булмый. Үзенә күрә кичерешләре бардыр аның да. Ләкин төшенкелеккә бирелми. Дөньядан тәм табарга тырыша. Уйный-көлә. Туры килсә, танцевать та итә. Киноның берсен дә калдырмый. Шуның өстенә клубка йөрергә дә атылып тора Ә син нәрсә? С ү р и я. Бөтен кеше дә бер характерда булмый бит инде. Фазыл. Фа зыл. Вакытсыз картаеп барасың лабаса... Житте. Мина артык бернинди сәбәп куйма. Елап ята торган балан юк. Киен. Бүгенге көннән бетен күңел ача торган җиргә бергәләп йөрибез, танцевать итәрбез. Сүрия. Ярый, йөрербез, Фазыл. Ләкин бүген түгел. Фазыл Бәлки, быел түгел димәкче буласыңдыр. Укырга да син быел түгел, быел түгел дип сузып киләсең. Әгәр мин әйткәч үк кергән булсаң, быел техникумның инде өченче курсында булыр идең. Сүрия. Син укып бетер инде, аннары карарбыз. * Фазыл. Минем укуым сина комачаулыймыни? з Сүрия. Мин дә укысам, сиңа тиешле тәрбияне бирә алмам бит, < Фазыл. < Фазыл. Ой, үтердең. Әгәр дә минем укуым өчен генә син үзеңнең “ киләчәгеңне корбан итәргә уйлагансың икән, юк Мин моңар юл куй- S мыйм Бетте. Иртәгә үк техникумга гариза язасың. Әйдә, киен. Сүрия. Кая? х Фазыл. Кая булса да. Тик өйдә генә утырма, якты дөньяга чык. s Сүрия. Ярый. Фазыл, чыгармын, чыгарбыз. Ләкин бүген түгел. ф Фазыл. Нигә бүген гү гел? ’ С ү рн я. Кәефем юк Фазыл. Ни булды? ь С ү р и я. Авырыйм. Фазыл. Авырыйсың? Тукта әле Эштә дә әллә ничегрәк күрендең » син бүген. Әллә? (Көлемсерәп җибәрә ) Әллә берәр нәрсә бармы? Әллә = чыннан да? Ниһаять?!. и Сүрия. Юк, Фазыл, син уйлаган нәрсә түгел... Болай гына . Син * бар, сонга каласың, көтәләрдер. 2 Ф .t з ы л. Эх, Сүрия!.. Ничек кенә синең йөрәгеңне уч төбенә алып карарга' Күрергә иде нәрсәләр бар икән анда?! Сәрия Бар дим, зинһар, ачуланырлар. Фазыл. Караңгы төн. ае да юк, ичмаса... Җылытмаса да, яктыртыр ИДе Авыр кврсенеп, гармунын тартып чыгып китә. 1 С у р н я (ялгыз). «Җылытмаса да, яктыртыр иде » Эх. Фазыл. Мхәббәт түгел ич инде ул, җылытмагач!.. Чын мәхәббәт тәмен татын карамаганга гына белмисен син әле аны... Ә бит кешедә чын мәхәббәт канчан да булса бер кабыначак. Шул вакытта нишләрсең син минем белән? (Почмактан чемодан алып, аннан зур гына бер шәрә курчак чыгара.) Фәриг!.. Сиңа әти булачак кешең Фәрит кушарбыз дигән иде Күренми торыйк инде без аңа, Фәрит (Курчакны шүрлек почмагына яшерә.) Шунда, ерактарак яшеренеп торыйк . Бәлки, еллар үтү белән Соң түгел бит. әле бернәрсә дә соң түгел безнең өчен. Бәлки, чыгар ул коиш, җылытыр ул безне., җылытыр! Җырлый. Җылытыр ашегәя Пирәкнен бәгырен. Күзләрдән сирпелгән Очкыннар ялкыны. Җылытыр якыннан. Җылытыр ерактан Җылытыр ул юллар һәм еллар аркылы Ул ялкын бер генә, Ул ялкын мәнгегә Сүнмәскә кабына Ташкын.ш Нмрәкгә. Ул ялкын эрегә. Ул ялкын терелтә. Ул ялкын квч кертә, Кал итә теләсә. Кәүсәрия керә, тыңлый. Соңгы купле:ына ул да Ул ялкын кабынса. Дәртләтеп яндырса, Әрнү дә. сызлау да, Газап та — рәхәт. Ул ялкын күренми, Ул ялкын сүрелми, Ул ялкын мәңгелек. Ул ялкын — мәхәббәт. Кәүсәрия. Янасынмы? Әле кайчан малай гына иде, интересный и| булып җитеште бит Фазыл... Көнләшмәслек тә түгел шул. Сүрия. Кем әйтте сиңа мине көнләшә дип? Кәүсәрия. Яшермә, яшермә. Сүрия. Кемнән көнләшим? Юк аның яраткан кешесе. Кәүсәрия Сине дә яратмыймы? Сүрия. Белмим. Җаны урынында түгел, һаман нидер эзләнә. Hi эзләгәнен үзе дә белми. Кәүсәрия. Шуңа теге нәрсәне тәвәккәллим дисеңмени инде’ Сүрия Бу килештән ничек итеп аның да, үземнең дә кул-аякны бәй ләргә кирәк сон? Кәүсәрия. Тудырсаң, бәлки. Фазылың да бераз утырыр иде. Сүрия Бала белән беркетеп куяр идең, дисеңме? К ә ү с ә р и я. Андый хәлләр дә була. Баласыз вакытта җилбәзәк йоргән ирләр, балалары булгач, бөтенләй берегәләр. Сүрия Фазыл җилбәзәк түгел. Бала белән генә кешене бәхетле итеп буламыни? Ул аның иркен бәйләп кую булмасмы3 Кәүсәрия. Кирәк булса, бәйләп тә куялар. Кулыңнан ычкындырма Зур кеше булачак ул Фазыл. Сүрия. Әллә ниләр сөйлисең син. Кәүсәрия апа. Кәүсәрия Әллә нәрсә сөйләмим, мин тормышны күбрәк белән бары шул. Ярата дип. яратмый дип. көрсенеп яшәмиләр бит инде дөньяда. Үз рәхәтеңне үзең табарга кирәк. Сүрия. Менә син яратып торасыңмы Рәкыйп абыйны3 Кәүсәрия. Рәкыйп абыең миннән 18 яшькә олы ул, нәрсәсен яратасың аның. С ү р и я. Ә нигә торасың? Кәүсәрия Мина аның белән рәхәт. Ул минем өчен барысын да эшли. С ү р и я. Ә мәхәббәт? Кәүсәрия. Әй җанкисәгем, мәхәббәт ул — бер минутлык рәхәт. Сүрия. Юк, бу мәхәббәт түгел, бу ниндидер... Кәүсәрия Әй. ташла әле, юк-бар белән баш катырма Фазыльи беләме йөгең барын? Сүрия Белми калуы хәерлерәк. Кәүсәрия. Алайса, мин теге даруны табып кайттым. Хәзер алыя киләм. ә син бирешмә, төкер барысына да. Яшьлек ике килми ул. шуны бел... Мин бик тиз әйләнермен. (Китә ) Сүрия Әйе Яшьлек ике килми. Ләкин мәхәббәт тә ике килми бит, Кәүсәрия апа! Яратам бит мин аны Фәкать аны гына яратам Ә мен; яратам дип муенына асылынырга булдыра алмыйм. Мәхәббәтне көчлән тагып буламыни? Гадилә чыга. Г а д и л ә. Теге киттеме? Сүрия. Китте. Гади л ә. Әйдә карлыган вареньесы белән чәй эчик әле Менә чынаягыңа әлү кагы салдым, алма да турыйм. Авыз тәмең ачылыр Мондый вакытта әйбәт була ул әчкелтем-төчкелтем. Сүрия. Нинди вакытта? Гадилә. Сөйләмә миңа, мин барын да күреп, белеп торам. Утыр. Менә нәрсә табып кайттым мин синең өчен. (Кесәсеннән лимон чыгара ) Сүрия. Уй... Гадилә. Авыз суларың килдеме? Шулай итә ул андый вакытта. Сүрия. Андый вакытым түгел минем, Гадилә түти, син ялгышасын. Гадилә. Баладан татлы дөньяда ни бар? Тормышның бөтен яме * шунда ләбаса. з Сүрия. Торырга квартирың булмасын. Г а д и л ә. Сөйләмә юкны. Әнә заводка өч катлы йорт салалар, бирер- < ләр Бирмәсәләр, тагын бу йортка ни булган? Сезне кысрыклаган кеше “ бармы? Әнә улымнан тагын хат алдым. Елга техникумын бетереп, дин- g тезнекенә киткән. Кайту турында уйламый да! Укып бетергәч, сине үз ® яныма алдырам, дигән. Өйләнеп балалары булса, китеп бармый да бул- g мае. Ул чагында бу йорт бөтенләй үзегезгә кала. ’ s С ү р и я. Йорттамыни хикмәт? (Урамнан гармун тавышы ишетелә Ул якыная бара.) Гадил ә. Әнә кайта бугай Фазылың да, гармунын сөйрәп. Ул нинди о эштер инде тормыш иткән кешегә урамда гармун шыңгырдатып йөрү? “ Өйгә керми әле ул. Калка төбендәге эскәмиягә утырды. Гадәт диген, х дәшеп алмасаң, төне буе да утырыр шунда гармунын кычкыртып. Дәшим ® ,әлё үзенә, керсен. = Чыга. Бераздан Кәүсәрия керә. “ I Кәүсәрия. Анда Фазыл гармун уйнап утыра. Бигрәкләр дә моңлы у [уйный инде. Күзенә күренмим, бүлмим дип арт капкагыз аша гына кердем. Менә мин сиңа теге даруны алып килдем. Бу даруны аптекалардан да.бер каян да таба алмыйсын. Итәк астыннан гына бирәләр. Кара аны. |СИЗдермә, яшереп кенә эшлә. Фазыл уйнавыннан туктады, өйгә керә, ахры. Бар, эчке бүлмәңә кер. Сүрия эчкә үтә. Ишектән Фазыл белән Рәкыйп керәләр. I Кәүсәрия. Аның бу чибәре мине эзләп йөридер инде, бәгърем. I Рәк ы й п. Сине дә, җаный, менә Фазыл белән Сүрия дә срочно кирәк ! булдылар. | Кәүсәрия. Нәрсәгә тагын? ! Рәкыйп. Шатлык, җаный, шатлык. Фазылның тәкъдиме кабул Ителгән. Мин лаборатория начальнигы яныннан киләм Кәүсәрия. Чынлапмы? Рә к ы й п. Чын, җаный, чын (Фазылга). Тыкырдатканнар егетне [бюрода. Көннәр әйбәт торганда Каманың югарыгы агымына шушы атнада ук өч кешелек күчмә лаборатория җибәрәбез, ди. Кәүсәр и я. Камага? Анда нишләргә? Рәкыйп. Каманың Агыйдел белән кушылган өлешендәге су гәбеннән эре бөртекле ак ком ятмасын алып, шунын структурасын өйрәнергә, аның берничә төрле измәсенә шунда, урында анализ ясап карарга Кәүсәрия. Лабораториядә пычранып яту өчен үзебезнең Идел буендагы измә генә җитмимени безгә? Фазыл тәкъдиме шул булыр иде — мөгез чыгару. Укымышлы кеше бит. техникум бетерә Ана моңар чы эшләп килгән измә генә җитми. Эзләнә, Кама, Агыйдел төпләрендә актарынырга кирәк, янәсе. Фазы л. Завод эре панельле детальләр эшләргә күчә Ә Кама төбен- Даге ак ком ятмасы моның өчен нн кыйммәтле материал булачак Рәкыйп Шуның өстснә су юлы белән баржада заводка кайтаруның Врзанлыгы Бу беләсеңме, җаный, безнең өчен күпме экономия. Менә Ш)Л. Әзерләнергә кирәк. Сүрия кая? Кәүсәрия. Авырый ул, ята. Фазыл. Авырый? Ни булды? Кәүсәрия. Хатын-кызда нинди авыру булмас Кыскасы, командировка аңа противопоказано. Вот шул! Фазы л. Шаяртма. (Эчке бүлмәгә үтә.) Сүрия, ни булды? Сүрия (эчке бүлмәдән, көч-хәл белән). Кәефем начар. Фазы л. Бәлки доктор чакыртыргадыр. Кәүсәрия. Кирәкми, үтә ул. Фазыл (эчке бүлмәдән чыга). Рәкыйп абый, доктор, тизрәк! Рәкыйп. Җаный, син карый тор. Ашыгып чыгып китәләр. Кәүсәрия. Шулай бик тиз. Сүрия (эчтән). Он. Кәүсәрия апа... Кәүсәрия. Киләм, киләм. Ашыгып эчке бүлмәгә үтә. ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА Кама буе. Кич. Кояш баеп килгән вакыт. Бер кешелек Фазыл палатасы. Аның алдында учак пыскып тора. Пәрдә ачылганда Фазыл, тирән хискә бирелеп, гармун уйнап утыра, Кәүсәр иг* Фазыл янына якыная. Аннан җырлап җибәрә. Кәүсәрия. Кама буйларыннан китеп, Кояш бата офыкта. Күңелләрем җилкенсә дә. Канатларым җилпенсә дә. Китә алмыйм очып та. Җырлый-жырлый палаткага кереп китә. Түбәннән, яр астыннан бер яшь кенә KUS килеп чыга. Гармун уйнаган Фазылга сәер караш ташлап, поса-поса таллар арасым! яшеренә. Яшь таллар арасыннан аз гына йөзен чыгарып Фазылны күзәтә, йотлыгып гармун моңын тыңлый, аннан палатка эчендә Кәүсәрия барлыгын сизеп, «ай» дип кычкырып,, яшен тизлеге белән таллар арасыннан түбәнгә ташлана. Фазыл кинәт борыла, атылып Кәүсәрия чыга. Кәүсәрия. Ни бар? Син кычкырдыңмы? Фазыл. Кемгә, синамы? Кәүсәрия. Белмим мин... Фазы л. Нәрсә анда, минем палаткада нишләдең? Кәүсәрия. Постелеңне әйбәтләп җыеп куйдым... Фазы л. Рәхмәт. Кәүсәрия. Кил әле, кара, карагач рәхмәт әйтерсең. Кил инде!.. ( Фазыл. Ярар, йокы ястык теләми. К ә ү сә р и я. Аның каравы ястык нидер теләр. Монда, Кама буенда акылыннан шашуың бар. Фазыл. Шашырга вакыт тими әле. Кәүсәрия. Шулай инде, көне буе лабораториядә быкырдашасыз. Кичен шул гармуныңа төртенәсең, ә Рәкыйп балыкта. Мин генә япа- ялгыз... Җанымны кая куярга белмим. Фазы л. Әнә. агач башына эл. Кәүсәр и я Әй. син туң күчәнгәме соң хатыннар йөрәген аңлау. Ничек тора синең белән Сүрия. Кибеп какланган бит инде мескенкәем. Шушы күчмә лаборатория белән китеп бардың, аны ялгызын гына калдырып. Фазыл Ул авырый, аның урынына менә син килдең бит. Кәүсәрия. Миңа бик исең китмәгән була бит әле. (Чәченнән сыпырмакчы була.) Фазыл. Калдыр әле, Кәүсәрия апа .. Кәүсәрия. Апа? Синнән бер биш-алты яшькә олы булган белән дә... йөрәгем минем синең Сүрияңнән яшьрәк әле, синдәй егетләрне куырып алырлык. Мә, тотып кара, ялкыны бәреп тора. Ф а з ы л. Шаярма әле! Кәүсәрия. Шаярмагач та... Нишләргә кирәк монда? Скука Мондый скука буласын белсәм, ике аягымның берсен дә атламый идем, бил- ♦ ләһи, ичмаса. күңел ачарлык бер җан иясе дә юк бит тирә-юньдә (Кингт 3 Фазылны кочаклап ала). «а Фазы л. Нишлисең? Җибәр! Оятың кая? Кәүсәрия. Нәрсә? Әллә чыннан дип уйладыңмы? Әй, балакаем, *- сынап кына карадым мин сине. Сүрияң көнләшкәч, әллә бу шундый g мнкән. дип. Рәкыйбемне сина алмаштырырга сон. жүләр. Ф а з ы л. Ә нигә муенга асылынасың? Кәүсәрия. Асылынам бик... сиңа., син үҗәткә. Лучше мин төшеп £ су керам. Нервларымны басам ичмаса бер. төнгә каршы. Только тин карама, яме. Мин купальниксыз гына керэм. Тирә-юньдә бер кеше дә юк. * Фазыл. Бата башласаң, миңа кычкырма. Бу юлы чын-чыннан бат- “ санда, бармыйм. а. Кәүсәрия. Килмә, килмә, дөмегермен, ичмаса, бер су төбенә ки- > теп... котылырмын... * а Кин*! ачулы тавыш белән кычкырып җырлап су буена тешен китә. н Күңелләрем жилменсә дә. Канатларым җилпенсә да, w Китә алмам очып та. Фазыл аиын артыннан нелеп карап кала. Шулвакыт таллар арасына яшеренгән кыэ чыгын, ii.j itt.j Фазыл палаткасы эченә керен югала Фазыл анык итәген гена күрен ила Кем икәнен белмичә. аптырап, палатка почмагына килеп поса. Кыз палаткадан чыгу белән аның колшыннан эләктереп ала. Ф н з ы л Син монда нишләп йөрисең, ә? Кыз. Ой. җибәр! Фазыл. Җибәрермен менә мин сине Әйт. нәрсә чәлдерергә керденэ I Кыз. Чәлдерәм бик... Чәлдерерлек нәрсәң бар соң анда Коры печән Тутырылган мендәр дә щетиналары шытып чыккан солдат одеалы. Ф а з ы л. Каян күрдең әле аның щетиналарына кадәр?* Кыз. Бу мескен монда ничек ята икән дип, ятып карадым (Чирка- чып.) Әбәү! Күлмәк аркылы кычыттыра хәтта. Ф а з ы л Кычыттырмаса чәлдерәсе иленме? Кыз. Чәлдерәм бик, әллә син мине «Зәңгәр шәл» театрындагы угры нинди башбаштаклык Р ә к ы й п. Беркем дә кушмалы Син командировкага киткәндә үз вазифаңны мина тапшырып киттең Миннән училищеның яна чыгарылышына заявка сорадылар. Мин. үз кул астымда практика үткән укучылар- МН иң сәләтлесен Энже дип табып һәм Сүриянең укырга кнтәссн искә алып, ул кызны үзебезгә сорап заявка бирдем Фазыл. Юк. Теләсә кемне ал, ләкин ул кызны тү гел Рәкыйп. Лабораториягә теләсә кемне алып булмый бит, Фазыл. Фаз ы л. һәм ул кызны да алын булмый. Әле Энҗе практика үткән вакытта гына ла... Оныттыңмыни? Рәкыйп. Производство интересы андый пак нәрсәләрдән өстен бу- iwpra тиеш. Фазыл. Аннан сон Сүриянең киләчәге турында да уйларга Шрак бит. Фазыл Мин Сүрияне күчерүгә каршы түгел, ләкин икенче бер Шндндатура тапканчы көтәргә кирәк. Рәкыйп. Ә мин Энҗедән лә кулай кандидатура күрмим һәм (Лианам аңа. Бир әле, Сүрия, гаризаңны. Менә өлкән лаборант буларак мин дә кул куям (Фазылга.) Мә. куй кулынны (Фазыл бер Рәкыйпка. бер Сүриягә карап авыр көрсенә дә теләр-теләмәс гаризага кул куя) Менә шулай. Ә инде Энҗе мәсьәләсендә мин үзем директор белән сөйләшәм. . Син сорамадың аны. мин сорадым һәм ул кыз минем кул астында эшләячәк Әйдә. Сүрия, анда анализларны карап чыгасы бар. (Китә.) Сүрия. Фазыл, акыллым, син миңа ачуланма, һәм нигә син кемнәрнеңдер мәгънәсез сүзләренә әһәмият бирәсең?. Мин сиңа ышанам, снна шул җитмимени? (Аның башыннан сыйпый, Рәкыйп артыннан чыгып китә.) Фазыл (үз-үзенә). Син миңа ышанасың, анысын беләм. Ләкин бит мин үзүземә ышана алмыйм. Бакча түреннән ашыгып Кәүсәрия чыга. Шакымый-нитмн ашыгып Фазыл янына кера. Кәүсәрия Иптәш начальник, бу нәрсә булып чыга инде? Фазыл Ни булган? Кәүсәрия. Нәрсә ул минем карт җүләр. Сүрияне җибәреп, лабораториягә бернәрсә белмәгән девчонканы китерергә йөри. Фазыл Бернәрсә белмәгән девчонкаларга бездә диплом бирмиләр, Кәүсәрия ханым Кәүсәрия. Тагын шунысын да уйлагыз. Фазыл иптәш, сезнен ул кыз белән бер яманатыгыз чыкты инде. Фазы л. Аны сез генә чыгардыгыз. Кәүсәрия ханым. Кәүсәрия. Ничек мин? Ә хат? Ә дәлилләр? Карагыз, үзегезнен аморальный тотышыгызны авторитетыгызга чәпәп куймасыннар. Фазыл. Сез хәзер эштә булырга тиешме? Кәүсәрия. Эштә. Фазы л. Алайса эш урыныгызда булыгыз. Кәүсәрия ханым, барыгыз, б.' р. монда җыен чепуха белән минем башымны катырмагыз. Кәүсәрия. Сез килә килгәннән бирле мина бәйләнәсез. Күрә алмыйсыз сез мине (елый.) Мин болай да җиләк кебек вакытымны карт ир белән җәфа чигеп уздырам. Өстәвенә сез.. Туйдым, туйдым. Бер генә көн дә тормас идем Китәр идем Лабораториядән, шәһәрегездән. Бүген үк, хәзер үк. Фазыл. Мәгез кәгазь. Кәүсәрия Нәрсәгә ул? Ф а з ы л. Гариза языгыз, китәм дисез ич. Кәүсәрия. Ах. шулаймы, ярый, мин башта гаризамны язып завкомга. парткомга барыйм әле. Аннан соң карарбыз, кем китәр. (Дулап . чыгып китә.) Фазыл һе... Бу хатынга нәрсә кирәк миннән? Болай да өчәүләшеп газап чиккәнебезне күрмиләрмени соң? Тырышам бит инде, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, онытырга тырышам, йөрәктән йолкып ташларга тырышам. Акыл белән Сүрияне яклыйм, аннан идеал коям. Ләкин булмый бит. таштан койган идеал ничек җылыта алсын инде ул йөрәкне... Күпме газапланырга мөмкин? Бакчада Энҗе күренә Ул курка-курка гына Фазыл ишегенә килә. Энҗе Үзе генә. Нишләргә5 Монда калсам, вөҗдан газабы, бөтенләй китсәм, җан азабы булачак. Ике ел газапландым, ике ел көрәштем үзем белән. Газабы да рәхәт иде. Ул миннән, мин аннан качып йөрсәк тә. рәхәт иде. Лабораториягә практикага йөргән вакытларымда аның өстәлем яныннан узып китүен генә сизү дә бәхет иде. Нишләргә5 Калыргамы? Калсам, һаман да шулай газапланып яшәргә көчем җитәрме минем? Юк. юк... М чем моңа көчем җитмәячәк. Мин артык түзә алмаячакмын. Китәргә! Еракка... Еракка китәргә! Ничек кенә өзгәләнсәм дә вөҗданым пакь булыр, Вөҗдан аклыгы мәхәббәтне җиңәргә тиеш Батыр бул син. Энже. каушама! (Үзен кулга алып, кыю булырга тырышып ишекне шакый ) Мөмкинме? Фазыл. Керегез. (Энҗе керә. Бакча түреннән Кәүсәрия чыгып ишек яңагына сөялеп тынлап тора ) Фазыл Эн-же! Якын кил' Э н ж е. Юк, юк, Фазыл абый, шуннан торып кына. Фазыл. Ярый Утыр ичмаса. Менә шулай Каршыма утыр. Я. Энже хәлләр ничек? Энже. Укып бетердем. Шушы профессиягә мәхәббәт уятуыгыз, мине укырга урнаштыруыгыз өчен сезгә рәхмәт Профессиямне мин бик яратам Ләкин ни өчен сез мине җибәрмисез? Шушы заводта калдыруны таләп итәсез? Сезиеи өчен мин кайда булсам да барыбер түгелмени? Фазыл. Ә синен өчен, Энже, барыберме? (Энҗе дәшми ) Барыбер- ме синен өчен5 Энже. Миңа кайда да бер газап. Мин ялгыз кеше Түзәрмен. Фазыл Син китсәң, мин дә ялгыз калам бит. Энже, япа-ялгыз. Энже. Кирәкми, алай уйламагыз.. Алан уйлау — жинаять. Фазыл. Әгәр ялгышу жинаять булса, минем ул җинаятем моннан ялты ел элек эшләнде инде Яшь Вакытта уйланмыйча эшләнгән жинаять өчен алты ел җәзалану— бу бер кеше башына артык куп түгелме? Энже. Кешеләр бит алай уйламыйлар. Фазыл. Бөтен кешеләр дә бит Кәүсәрия түгел. Кәүсәрияләр алар бик аз. Энже. Кешеләр менә монда нәрсә кайнаганын күрмиләр бит Аны кешеләргә әйтеп буламыни5 Тотма син мине. Фазыл абый, китим мин Җитәрлек газапландым бит инде. Фазыл. Китеп кенә газаптан котыла алырына ышансаң. мин сине тотмыйм. Энже. Бәхетле булуыңны телим, чын күңелдән Энже. Чын бәхет ике килми, мин аны беләм һәм болай да ярамый Кеше бәхетен җимереп бәхетле булу — бу вөҗдансызлык Фа зыл. Юк бит ул бәхет, Энҗе, һәм булмады да Шулай булгач, нәрсәсен җимерәсең инде аның. Энже Вакыт күрсәтер. Фазыл абый Ф а з ы л Вакыт бит әле узмаган Синең дә. минем лә Энже. әллә тагын бер генә елга каласынмы? Әллә тагын бер ел газапланып карыйбызмы? Ә? Энже. кал! Энҗе Булдыра алмыйм, Фазыл абый Мин артык булдыра алмыйм (Ку.з яшенә тыгылып йөгереп чыгып китә Бакчп *скә чиясенә капланып тарышсыз гына үкси. Кәүсәрия килеп аның башын сыйпый ) Кәүсәрия Елыйсыңмы? Э н җ е Елыйм Рәхәтләнеп елыйм Кәүсәрия. Ела, ела. елагач, бераз җиңеләеп киткән кебек була ул. Энҗе Мондый рәхәт елау белән мин гомер буе еларга да әзер, ишетәсезме. гомер буе! Кәүсәрия Шулай, әлбәттә, ләкин кешеләр аны аңламыйлар. Кешеләр синең кичерешләреннән әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар Энҗе. Минем кешеләр алдында бернинди гаебем дә юк Минем вөҗданым пакь1 Кәүсәп и я Кеше ире артыннан йөри, семья боза дип Энже НиЧек? Дөрес түгел. Минем беркем артыннан ла йөргәнем юк Минем беркем семьясын да бозарга уйлаганым юк Юк. юк. юк! Кәүсәрия Имеш, кем өчен спң шулай өзгәләнә5 Ни өчен соң дипломын алгач та тыныч кына башка шәһәргә китеп бармый, диләр Ни өчен күз яшьләре белән кызгандырып, безнең лабораториядә калырга тырышып йөри, диләр. Энже. Нәрсә5 Минем китүемне телиләрме5 Шулаймы5 Соңыннан, качып китте дип, юк гаепне аның өстенә аударырга? Гаепсез кешене Тыныч семьяны бозарга? Юк, болай булгач, мин җибәрсәләр дә китмим инде. Үземнен һәм аның гаепсез икәнен исбат итәр өчен калам. Фазыл абый! (Фазыл сүзен ишетүгә. Кәүсәрия шунда ук юк була, Энҗе атылып Фазыл кабинетына керә.) Энҗе. Фазыл абый, мин китмим, мин калам. Сезнең кул астында эшләр өчен калам. Миңа шуннан башка бернәрсә дә кирәкми. Минем моңа көчем җитә. Мин көчле, мин гайбәттән көчле. Күрсеннәр, бар да күрсен! Мин моны исбат итәчәкмен! Фазыл. Энҗе!.. Энҗе-Зөбәрҗәт! (Аның кулыннан ала.) Э н җ е (читкә тайпылып). Юк, юк, кирәкми... Беркайчан да. Мин көчле. Мин үземнең хисләремне җиңә алам. Мин мәхәббәттән көчлерәк! Га дилә түти керә, бар да уңайсызланып калалар. Г а д и л ә. Фазыл улым, сине Ислам Гәрәевич чакыра. Фазыл. Хәзер. (Чыга башлый да ишек төбендә тукталып кала) Тукта әле. ничек Ислам Гәрәевич? Син аңа нигә бардың? Гадилә. Мин директорга шушы гаризам белән барган идем. Мине тулай торактан заводка күчерсен сорап. Фазыл. Ниһаять, күчәргә булдыңмыни инде? Г а д и л ә. Уйладым, уйладым да күчәргә булдым. Сезнең яныгызда буласым килә. Көн саен күреп торыр идем үзегезне. Бигрәк якын бит сез миңа Фазыл. Ярый. Гадилә түти Мин хәзер Ислам Гәрәевичтә гаризаңны үзем оформить итәрмен. Тик минем синдә бер үтенечем бар иде. Г а д и л ә. Сөйлә, улым. Фазыл Бу кызны син беләсең инде. Ул училищены бетереп, безнен лабораториядә эштә кала. Аңа хәзер квартира кирәк булачак. Вакыты җиткәч, бу мәсьәлә завкомда каралыр, ләкин хәзергә вакытлыча... Г а д н л ә. Тагын шул әлеге минем кечкенә бүлмәме? Фазыл. Бик үтенәм. Г а д и л ә. Син бар, бар, анда директор көтә. Без үзебез Энҗе кызым белән хәл итәрбез бу мәсьәләне. (Фазыл китә. Энҗегә.) Ничек булыр икән соң? Минем ул бүлмәм бушын буш инде Фазыл белән бер яшьлек улым быел өйләндем дип хат язган. Өйләнсә дә сүзем юк. Вакыты бик җиткән. Борын асты кипмәгән килеш өйләнеп, кайберәүләр шикелле үзләрен дә. кешеләрне дә җәзага салмады минем балам, акыл тутырып өйләнде. Анысына рәхмәт. Ярый инде, язмыш дибез бит... Кешеләр язмышы бертөсле булмый дип, юаткан булабыз үзебезне Ничек кенә булса да, кеше кадәрле кешегә ярдәм итми калып булмый. Әйдә алайса, киттек. Карап кара бүлмәне, ошаса урнашырсың. ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА Гадилә түти ее. Вакыт кич. Пәрдә ачылганда Гадилә түти ялгызы гына Бераздан Сүрия килеп керә. Сүрия. Хәерле кич. Гадилә түти. _ Г адилә. Ә... Сүрия! Әйдүк, кызым, әйдә, түрдән уз. Сагындырып йөрисең син хәзер безне, оныттың. Килми башладың. Сүрия. Бу арада, үзең әйтмешли, китапка төртенеп утырдым. Беркая чыга алмадым. Г адилә. Нишләп алай китапка төртенә башладың әле? Сүрия. Укырга китәргә әзерләнәм. Г адилә. Бик әйбәт... Ә Фазыл нәрсә ди, җибәрәме? Сү р и я. Аның җибәрәсе килми. Заочно укырга куша. Г адилә. Шулай гына эшләргә иде шул. Ни әйтсәң дә семья бит. Берегез анда, берегез монда яшәп... Сүрия. Техникум бит ул, Гадилә түти... Читтән торып кынз укырга кием көч житмәс. Гадилә. Фазыл укый бит әлс әнә Техникумда гына түгел, инстя- пта. Сүрия Фазылдагы энергия миндә юк шул, Гадилә түти. Г а д и л ә. Кайчангарак китәргә исәп инде? Сүрия. Техникумнан хәбәр көтәм. Г а дил ә. Китмәскә иде сина, балакай Берәр ел читтән торып укыл арарга иде. Берәр жиңелрәк эшкә күчеп. Бәлки, жнкәр иден әле. Сүрия. Азапланмыйм инде, Гадилә түти. Сәламәтлекне дә сакларга Ирак. Гадилә Саклый белмисез шул, балалар һаман нидер эзләнәсез. )згәләнәсез. Аңламадым киде мин сезне, балакайлар, баштан ук Фазыл Адәме сон? Сүрия. Командировкага китәргә йөри. Гадилә. Озаккамы? Сүрия. Озакка түгел, атна-ун көнгә генә. Энже өйдә юкмыни? Г а д и л ә. Кайтып житмәде әлс. Б\ ген нишләптер озаклады. Башка »ннс вакытында кайта иде. Заводта берәр кинәшмә-фәлән юктыр ич. Сүрия. Юк булса кирәк. Кайтышлый кинога кергәндер. Г а д и л ә. Кинога йөрергә дә яратмый ул. Синең шикелле, укырга ситам дип, женләнә ул да Төннәр буе бүлмәсендә бикләнеп утыра Авып (ирелә булса кирәк ана да сабак дигәнегез. Иртән торып чыкканда {үзләре шешенеп беткән була. Төне буе елап соң (Ишектән, ашыгыя, Знҗе кайтып керә Ул агарынган, кабалана-кабалана чишенә.) Нигә шулай кабаланасың, әллә артыңнан кудылармы? Э н ж е. Юк. беркем дә кумады Г а д п л ә Ипләп кенә кайтсаң соң. Сокга калганын өчен монда шелтә бирергә торучы юк ич Энже (Сүрияне күреп нәрсә әйтергә белмичә аптырап югалып кала) Ә... Кунак бар икән ич, күрми дә торам. Сүрия апа... Ничек болай кичләтеп? Сүрия. Менә синең яныңа килдем Бер иркенләп сөйләшеп утырасым килде. Эштә сөйләшеп булмый үзең белән Пробиркаңны күтәрәсең 1ә цехтан цехка чабасың. Кәүсәрия керә. Кәүсәрия. Энекәчем лә!. Кайтып та житкән Әле миннән икегез дә лаборатория бакчасында калган идегез бит. Әллә минем эңгер-меңгерд.1 күзләрем шәйләмәгәнме? Әллә Сүрия булды микән ул? Шулайдыр Мин аә хата. Сүрия булгандыр ул. Югыйсә, нишләп безнең Энже шушы вакыт ка кадәр бакча эскәмиясендә кеше ире белән япа-ялгыз утырсын Булма гэнны. Бәлеш... Сүрия дә монда икән ләбаса'. Бу ничек була инде б\ Кайсыгыз иде соң сезнең әле хәзер генә бакчада Фазылга сыланып утырган. Энже. Мин идем ул. Ләкин сез әйткәнчә сыланып утырмадым. Бе- соАләшеп утырдык Бакчада да түгел, лабораториядә. Инде хәзер канә гатьме5 ‘ Кәүсәрия Канәгать, канәгать Үзен канәгать булсаң, мин һәрва кыт канәгать. Ир белән торам ла мин. Үз ирем белән. Кача-поса кеше ирләре белән түгел. Энже. Ой, ннндн оятсыхпык! (Лөзсн каплап, елап бүлмәсенә йә- tepe.) С \ рня (i/рыныннан тора. Акрын гына Кәүсәрия каршына килә аннан кизәнеп Кәүсәриянең яңагына суга). Менә монысы Энже өчен (Икенче яңагына суга ) Ә монысы Фазыл өчен! Кәүсәрия. Гадилә апа, күрдеңме, шаһит бул, судка бирәм Гади л ә. Күптән кирәк иде сине судка бирергә, күптән’ Жинел котылдың, синең шикеллеләрнең яңагына сугу гына аз ул. бик аз. Бар үкчәңне күтәр минем өемнән. Икенче бусагамны атлап керәсе булма. Кәүсәрия. Шулаймы? Ә мин. җүләр, үземчә, чын күңелдән аларга яхшылык эшлим дип, ялгыш юлга басарга бирмим дип йөргән булам, ә алар... Сез барыгыз да бер сүздә. Ярар. (Янап чыгып китә. Эчке бүлмәдән Энҗенең елаганы ишетелә.) С ү р и я. Гадилә түти, син мине гафу ит. Мин сөйләшим инде ул бала белән Мин шуның өчен дип килдем. Ахыр чиктә бу газаплануларга чик куярга вакыт. Г а дил ә. Вакыт, кызым, бик вакыт (ишеккә бара). Ой, күптән вакыт! (Чыгып китә. Сүрия эчкә үтә. Энҗе янына бара.) С ү р и я. Я. тынычлан. (Су алып бирә.) Мә, су эч... Э н ж е. Сүрия апа, нишлим? С ү р и я. Өзгәләнмә. Э н ж е. Минем һич гаебем юк. .] , С ү р и я. Ярату гаеп түгел. Э н ж е. Ялгыштым мин. Сүрия апа. монда калып ялгыштым. Сүрия. Бәхеткә гел туры юл белән генә килмиләр. Энҗе. Китәргә иде мина, укып бетергәч тә китәргә иде. Сүрия Үкенер идең. Ә үкенү тагын да зур хәсрәт. Э н ж е. Мин үземә ышанган идем. Көчем җитәр дип ышанган идем. Сүрия. Мәхәббәтне жинә алган көч юк ул дөньяда. Энҗе. Сез нәрсә турында? С ү р и я. Син нәрсә турында булса, мин дә нәкъ шул турыда. Аерма фәкать шунда, син өч кенә ел газапланасың, ә мин инде нәкъ җиде ел газапланам. Энҗе. Ләкин мин гаепле түгел бит. Сүрия апа. Сүрия. Мин сине гаепләргә уйлаганым да юк. Шулай ук аны да гаепләмим. Сез икегез дә бәхетле булырга хаклы. Ләкин ни өчен мин сезнең юлыгызда киртә булып торырга тиеш? һәм күпмегә кадәр? Энҗе. Ни сөйлисез сез, Сүрия апа? Сүрия. Тыңлап бетер, бүлмә. Безгә күптән аңлашырга вакыт иде инде. Сиңа да миннән качып йөрмәскә иде. миңа да бу очрашуны сузмаска иде. Ул вакытта Кәүсәрияләр гайбәтенә дә урын калмас иде. Ләкин мин Фазыл турында күбрәк уйладым. Коры мавыгу гына булмагае. дип шикләндем. Ләкин юк, бу мәхәббәт. Бу көчле мәхәббәт! Энҗе. Сүрия апа! Сү р н я. Әйе. әйе, мин беренче мәртәбә аның йөзендә мәхәббәт чаткысын ул Кама буеннан кайтып төшкән көнне күрдем. Тирә-юньгә нур. бәхет сибеп тора иде аның йөзе. Мәхәббәт кешене үзгәртә. Ул өчләта, энергия белән эшкә, укуга тотынды Мин читтән генә күзәттем. Шундый^ мәхәббәткә ничек киртә буласың? Бәхетле иде бит ул. Аның бәхетенә каршы төшәргә минем хакым бармы? Э н ж е. Ләкин бит бу җинаять. Сүрия апа. Ышаныгыз, мин башта сезнең бар икәнне белмәдем. Ә инде белеп алгач, мин аннан качтым Мин аны күңелемнән сызып ташларга тырыштым. Мин өч ел буе газаПч ландым. Ә хәзер катгый карарга килдем, нәрсә генә булмасын, мин моннан китәм. Сезнең семьяны җимерергә минем хакым юк. Мине биреда беркем дә тотып кала алмаячак. Әле менә хәзер дә. өч елга беренм мәртәбә, мин аның белән очрашып, шул турыда сөйләштем. Аннан гаризама кул куюын үтендем. С ү р и я. Ә ул нәрсә? Куйдымы? Энҗе. Юк. Ләкин минем башка юлым бар. Мин барыбер китэй Мин беләм. сез бит аны яратасыз. Сүрия апа. бик яратасыз. С ү р и я. Яратам, бик яратам, ләкин мин ярату белән генә тормЫИ булмый бит. Ике якның да тигез мәхәббәте кирәк. Ә аңарда миңа карай чын мәхәббәт беркайчан да булмады Ул моны бик тиз аңлады. Ә мин сонрак аңладым, бик соң... Яшьлектә бер ялгыш булган икән, аны төзәтү жинел түгел бит. Бигрәк тә Фазыл кебек намуслы кешегә. Ул газапланып яшәде Ләкин мина хыянәт итмәде. Инде ул бәхетен тапкан икән, мин аның бәхетенә каршы төшәргә тиешме’ Бу эгоистлык түгелме, Энже?! Э н ж е. Ләкин бит... * Сүрия. Әйе, яратам. Яратам мин аны. Мәңге яратачакмын. Шуңа з күрә дә мин аның бәхетле булуын телим Аның бәхете минем дә бәхетем' < Көчләп кешегә мәхәббәт тагып булмый Ни өчен соң әле, хатыннар, үз < бәхетебез өчен, икенче берәүләрне гомерлек жәзага салырга тиеш? Ни u өчен’ Аның бит бәхетле булырга хакы бар. Аңа бит әле фәкать егерме g биш яшь. Өзгәләнмә син, Энже. Үзеңне үзең жәберләмә. Кешеләр сезне ° аңларлар. Ә мин рәнжемим сезгә. Фәкать бәхетле булуыгызны телим 3 (Энҗенең маңгаеннан үбә ) Менә шул. Хуш. (Китә ) Энже (тирән уйда). Юк, юк. дөрес түгел. Дөрес түгел. Мондый олы жанлы кешене яратмау мөмкин түгел. Яратыр ул аны . Аңлар. Мин * китү белән аңлар. Мин генә аның күңел күзен тома лап торам. Китәргә. ® китәргә! Мин түзәрмен!.. Тик ул гына газапланмасын. Мондый изге кеше- с. не газапка салу жинаять. Китәргә! Акрын гына Кәүсәрия керә. Чәчләре тузган, йөзе йончылган, күзләре шешенгән. ® үзе исерек. Кәүсәрия. Кая китәргә’ Үзеңнән үзең качып буламыни’ Менә мин к җәһәннәмгә дөмегер идем Минем дә синең шикелле өзелеп сөйгән еге- ° тем бар иде. Ярлы иде ул ләкин чибәр иде, таза иде. Яшь иде . Ә мин аннан качтым. Яраттым, ә качтым . Авырлыктан курыктым Җиңелне эзләп картка чыктым Ә нәрсә таптым мин’ Ялгызлык Минем беркемем дә юк. Балам да юк. тормышым да юк. Шуңа мин бәхетле кешеләрне күрә алмыйм. Дөрес сукты ул минем яңагыма. Шул кирәк миңа. Шул кирәк! Ә син бәхетеңнән качма Мәхәббәтеңнән качма! Үкенерсең, ой үкенерсең! (Энҗе сүзсез кала.) СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА Шул ух елхнә, идандә чемоданнар, төргаклар. Лайлам Лайлам хитаплар Энже ягпыга- ашыгя юлгя әзерләнеп йөри. Әйберләрен жыя Гадилә Түти башына ЯУЛЫК бәйләгән, нишләргә белми йөри, әле эчке бүлмәгә, әле бире якка чыга Энже Гадилә түти, чолан ачкычы кая икән, мин бер бәйләм китапларны шунда чыгарып куйган идем Г а дилә Белмим, белмим, башым катты. Башым бернәрсә дә эшләми Сүрияләргә бардым, анысы китәм дип, ду килеп жыенып йөри, монда кайттым, син Нәрсә булды сезгә’ Энже Бернәрсә дә булмады Булгач, аннары соң була ул. Г а дил ә Аны.. Фазыл кайткач, сөйләшеп-кинәшеп китәргә булмый микәнни’ Энже Сүрия апа бит ул укырга гына китә Кайтыр Гадилә Ә син инде бөтенләй китәсеңме’ Кайтмаска дип. Энже Әйе Г я д и л ә. Сон сине дә бит бөтенләй җибәрмәгәннәр. ОТПУСК кына биргәннәр. Энже Отпусктан мин килмим Документларымны хат белән соратып алдырам. Г я д и л ә. Соң шулай ярыймы инде’ Энже Башкача минем тарам юк I ядилә Ярый, анысына да к\нәл«. Ләкин нигә бүген үк кнтәргә, шулай ашыгып. Энҗе. Фазыл абый кайтып төшүе бар Кичә Рәкыйп абый минем отпускнойга кул куйды да шунда ук почтага йөгерде. Мин күреп тордым. Мөгаен. Фазыл абыйга телеграмма суккандыр. Гадилә. Әй. балалар, балалар! Нәрсә булып бетәр бу эшегез, белмим. Кайсыгызны ачуланырга? Кайсыгыз хаклы? Кайсыгыз хаксыз? Аңлавы кыен. Энҗе. Мин хаксыз. Мине ачулан. Гадилә түти. Шунын өчен бөтен газапны үз эчемә туплап китәм дә мин. Ичмасам, үзем генә янармын. Г адилә. Билетың да алмаган бит әле синең? Энҗе. Шунда, пристаньга төшкәч алам. Г адилә (тәрәзәгә карап). Ай аллам... Күңелемә үк килгән иде. Кайткан бит. Фазыл монда килә. Энҗе (каушап). Нәрсә? Г адилә. Әнә йөгерә. Вокзалдан туры монда килә, ахры. Юл киемнәреннән, портфеле, сумкасы, иңбашында плащы Энҗе Гадилә түти, нишлим? Кертмә, зинһар, кертмә. Ишек алдыннан кире бор Китте ул, диген... Төнге пароход белән үк китте, диген... (Бүлмәгә йөгерә.) Г адилә. Чемоданнарың соң? Энҗе. Җыям. Бар. бар. Ишек алдына каршы чык! (Гадилә түтине әткәләп чыгарып җибәрә. Үзе ашыга-ашыга чемоданнарын, төргәкләрен эчке бүлмәгә ташый Каушаудан китаплары чәчелә.) Фазыл тавышы Кая. кая китте? Ышанмыйм! Энҗе! Энже! (Атылып ишектән килеп керә.) Энҗе! Г а д и л ә (Фазыл артыннан өйгә керә). Юк дим. Китте. Фазыл. Киткән . киткән! (Башын тотып урындыкка утыра.) Кая? Кая китте? Г адилә. Белмим Төнге пароход белән китте. Фазыл. Бөтенләйгәме? Г адилә. Әйе. кайтмыйм, диде. Фазыл. Нигә? Нигә соң шулай эшләде инде? Эх. Энже. Энже! (Күреп.) Менә, менә бит аның китаплары... Г адилә. Җыймаган. Җыярга өлгермәгән. Ф а з ы л (эчке бүлмә ишеге төбендә төшеп калган яулыгын күреп.) Яулык! (Яулыкны ала. күкрәгенә кыса.) Яулыгы! Аның яулыгы! Г адилә. Әй, бала, бала! Фазыл. Китмәгән Китмәде бит? Гадилә түти, китмәде бит? Г адилә. Белмим, белмим. Фазыл. Энҗе! Энҗе! (Эчке бүлмәгә керә, күреп.) Энже. нишләвен инде бу синең?.. Энҗе. Фазыл абый, гафу итегез... Фазыл абый, кичерегез мине!- Мин китәм. Шулай кирәк. Фазы л. Юк, юк, җибәрмим. Энҗе. Эх. Гадилә түти!.. Г адилә. Кертмә, үткәрмә ишектән дигән була. Ишектән үткәрмәү белән генә ни файда? Ул бит синең йөрәк түреңә үтеп урнашкан... (Аяк, очына гына басып чыгып китә.) Фаз ыл. Энҗе! Энҗе. Юк, юк. Фазыл абый... зинһар... Үтенәм сездән, калдырыгыз мине!.. Фазыл. Булдыра алмыйм, мин артык булдыра алмыйм. Энже! Хөкем итсеннәр мине кешеләр, мин артык яшерә алмыйм. Яратам, яра-там! Энҗе. Акрын, зинһар! Фазыл. Ишетсеннәр Бөтен дөнья ишетсен — яратам! Яшермә, яшермә, син дә яратасың бит мине? Әйт, яратасың? Эиже Өн ел Нәкъ өч ел. Беренче мәртәбә Кама буенда сезнен гармун телләрен тибрәткәнегезне ишеткән сәгатьтән бирле. Өч ел инде мин шул мон белән яшим. Ул мои колагымда шаулаганда бар дөньямны онытам. Рәхәт тә, сагышлы да, татлы да, газаплы да иде... Нигә сон ул шулай үзенең татлы агышы белән генә бармады5 Нигә сон ул мине сихри ♦ хисләр ташкынына бөтереп алып кереп, шушы авыр хәлгә китереп таш- а лады. Нигә, нигә?!! а Фазыл. Әйе... Фәкать шул айлы төндә генә мин үземдә ниндидер бер < сәер тойгыларның барлыкка килүен тойдым Фәкать шул айлы төндә генә u мин үземнең .мәхәббәтемне таптым. Аңа кадәр миндә мәхәббәт булмаган, g Сүрия яхшы хатын, минем аңа ихтирамым зур. Ләкин ихтирам белән § генә яшәп булмый бит Мәхәббәт кирәк, яну кирәк, ярату кирәк. Ә мин J жиде ел газап чигәм. Менә әле дә ул мескен. Рәкыйп абый белән, вок- 2 залга мине каршы алырга төшкән. Вагон тәрәзәсеннән перронда аларны күрдем дә качтым Сиңа йөгердем. Мәхәббәтем, шатлыгым, бәхетемне * күрергә. Ә син.. Син минем бәхетемне урлап качарга җыенгансың!. а Эи-же!.. Бу бит артык каты бәгырьлек 2 Эиже. Шулай кирәк .. Әллә мина жинел дип беләсеңме? Китү белән > генә бу газаптан котыла алырыма мин ышанам дип уйлыйсынмы? Юк * Ләкин вөҗданым пакь булыр. з Фазыл Мине шушы хәлдә калдырып китепме? Тыныч кына яши н алырмын дип уйлыйсыңмы, Энже? м Энже. Ләкин башкалар тыныч булыр. Кешеләр миңа гаепле караш » ташлый алмаслар. Сез дә кешеләр хөкеменнән котылырсыз. Фазыл Кемнең соң безне хөкем итәргә хакы бар? Энже. Бар. Фазыл абый, бар Фазыл. Бердәй типкән ике йөрәкнең икесе ике якта өзгәләнеп яшәве кирәкмени сон кешеләргә? Шуны кешеләр гаделлек дип атарлармы? Эиже. Өченче берәүнең җәберләнмәве кирәк — гаделлек шунда, йөрәктә тирән яра калса да. кешеләр алдында йөзебез ак булыр. Фазы л Ой булмас, ой. төзәлмәс ул яра.. Мәңге төзәлмәс. Энже. Түзәрбез. Вөҗдан аклыгы бар нәрсәдән көчлерәк. Ф а з ы л. Юк. мәхәббәттән көчле нәрсә юк дөньяда Энже. Бар. Гаделлек. Гаделлек хакына мәхәббәтен корбан итүчеләр азмыни дөньяда?! Хуш. Фазыл абын.. Барыгыз, кайтыгыз... Өегезгә. Сүрия апа янына. Ул изге кеше Гадилә (тыштан йөгереп керә). Киткән. Балалар, киткән бит, киткән! Фазыл. Кем? Г а д и л ә. Сүрия, Сүрия балакаем киткән. (Елый ) Ф а з ы л. Кем әйтте? Гадилә. Рәкыйп. Рәкыйп вокзалдан аны озатып кайтып килә. Фазы л. Кая ул? Гади л ә. Анда... баскычта. Фазы л (ишекне бәреп ача). Рәкыйп абый?! Р ә к ы й п (керә). Әйе, Фазыл, бу чын. Чын. Фазыл. Ул вокзалга мине каршы алырга төшмәгән идемени’ Рәкыйп. Юк. Син кайтасын әйткәч, ул тизрәк китәргә ашыкты да инде. Без синең поезд белән кайтасынны белмәгән идек. .Менә сиңа хаты (Фазыл Рәкыйп кулыннан хатны тартып ала. конвертын ерта, ләкин укымый.) Укы, укы! Анда кешеләрдән яшерә торган нәрсә юк. Фазыл (укый) «Фазыл, син мине i а фу ит. акыллым. Техннкү мнаи хәбәр килде Мин кнтәм. Бөтенләйгә. Син ирекле. М >х эббэтеңнән качма, әйбәт- кыз ул Энҗе Минем сезгә һич үпкәм юк Минем өчен борчылма, газапланма. Мин үз бәхетемне \ зем табармын. Сезнең һәр икегезгә бәхет теләп. Сүрия*. Озын пауза. У.» М 10. 113 а. <к Рәкыйп. Әйе. дөньяда мондый хәлләр дә була икән... Ләкин алай авыр кичермә. Фазыл, имә башыңны. Энже. Эх. Рәкыйп абый... син сон... Рәкыйп Нәрсә? Энже. Юк. болан гына. (Фазыл каршысына килз.) Ә Сүрия апа кайтыр ул. Кайтыр. Фазыл абый'.. (Барып чемоданын ала.) Фазыл. Энже. рөхсәт ит. бер генә мәртәбә, беренче мәртәбә һәм сонгы мәртәбә кочаклап бер үбим үзеңне. Энже. Юк. юк! Фазыл. Мәхәббәтем хакына?!. Энже. Булмый... Булмый. Фазыл абый, мин аны күтәрә алмыйм, мин ул кадәресен жинә алырыма ышанмыйм. Фазыл Кем уйлап чыгарган бу газапны. Энже. Үзебез. Барысына да үзебез гаепле. Үзебез үк җәзасын татырга тиеш! Фазыл. Энже, шулай итеп китәсеңмени инде. Энже. Китәм. Фазыл абый, китәм! Хуш. озатма мине, шулай кирәк. Рәкыйп Энже кулыннан чемоданын ала. Энже ишек янындагы шүрлектән китаплар ал», төргәккә ияреп идәнгә курчак төшә. Энже белән Рәкыйп акрын гына чыгып китәләр. Пауза. Дөньясын онытып утырган Фазылның күзе идәндәге курчакка төшә. Ф а з ы л. Бу нәрсә? Г а д и л ә. Курчак. Фазыл. Кемнеке? Г а ди л ә. Сезнеке. Әле күптән... Сүрия беренче баласын көткәндә үк алып кайтып куйган иде. Фазыл. Бала? Әле без бала да көткән идекмени? Г а д и л ә. Әйе шул... Көткән идегез... Булмый калды бит! Фазыл курчакны алып озак ана карап тора. Әйе .. уйлап җиткермичә, ашыгып, курчак уены кебегрәк башладыгыз шул тормышыгызны!..