КОЯШЛЫ ЧИГҮ
Без, Ендимер карт белән икәү, пыскып янган учак янында утырабыз. Бетен гомерен атлар көтеп уздырган карт бер көтүче ул. Өстәненә, бу якнын ип оста әкиятчесе икән. Анык йөзгә якынлашып килгән яше дә үз гомерендә бик күпне күргәнлеген, бик күпне кичергәнлеген әйтеп тора Мин Чабаксардан бирегә килеп төшкән көнне үк. ни йомыш белән йөрүемне белгәч, авыл Советында мина әйттеләр:— Билгеле, теге Ендимер абзый инде! Әкнятриваятьләрне аннан да күп белүче юк. Бөтенесен белә ул. һәр куак, һәр түмгәк турында да ни лә булса сөйләми калмас. Тере энциклопедия ул. Сөйләтә генә бел, гомерең.» онытылмаслык нәрсәләр сөйләр,— диделәр. кояшта янып каралган, ун унике яшьләрдәге, зур кара күзле бер кыз мине Ендимер бабай белән таныштырды. Карт мине ошатты шикелле. Шул кичне үк төнлә атлар саклый барырга чакырды Менә без өченче кич инде урман янындагы басуга ат көтүен алып килдек. Башка көннәрне безнең белән берничә үсмер егет тә килгән иде. бүген алар авылга кайтып киттеләр Нәрсә дисең инде — күңелләренә дәрт кергән чаклары. Шундый матур, рәхәт төндә дус егетләре, күнсл төшкән кызлары янында буласылары киләдер. Бу төнне сүзебез ничектер тиз генә ялганып китмәде. Карт, яра тирә таягы белән жиргә бәргәләп, уйчан бер кыяфәттә үз алдына утыра бирде. Мин ана каран ятып торам Аның бөтен чәч сакалы an ак агарган, вакыт-вакыт күзләрен еракка тегәп торгам чагында ул көмештән койган бор сын төсле булып күренә.— Нигә син дә авылга кайтып китмисен? Син дә яшь кеше бит әле,— ди бабам миңа. — Кайтасым килми. Чит егетләр, кызлар янында уңайсызланам,— дим мин. — Яшьли картаерга уйлыйсынмыни? Алай итәргә ярамый, улым. Яшьлек ике килми ул. Яшь чагыңда да уйнамагач-көлмәгәч, тагын кайчан күңел ачасың? Яшь чак ул матур төш кебек кенә: уянасың — юкка да чыга. Аннары, кабат күрмәмме дип күзеңне күпме йомып ятсаң да, яңадан күрә алмыйсың. Яшь чагыңда яшьләр арасында күңелле ул,— диде бабай, мине кызганган да, акыл да биргән кебек. Мин инде риваятьләр сараеның ишеге ачылдымы дип тә уйлаган идем, юк, ачылмаган икән әле: карт тагын тынып калды. Авыл ягыннан әле кызларның сузып җырлаган моңлы жырлары.әле егетләрнең шаулашып көлүләре ишетелә. Мин тагы картка карыйм. Ул чал бер кош шикелле бөкрәя төшеп утырган. Бөтен бите җыерчык кына, тик җыерчык ничектер килешә үзенә. аны акыллы бер карт итеп күрсәтә. Кояш баешы ягыннан җил исеп куеп, учак төтенен мина таба авыштыра башлады. Шуннан соң мин карт янынарак күчеп утырдым. Ендимер бабай, миңа ачуы килгән кебек, вакыт-вакыт үрләп киткән учак ялкынына эндәшеп: — Нигә телләреңне сузасың?! — ди. Аннары таягы белән утлы күмерләрне актаргаларга керешә. Арттарак нәрсәдер кыштырдаганы ишетелә. Борылып карыйм. Озын, нечкә торыклы теге бурлы айгыр икән. Без аның белән бик дуслар. Ул килеп миңа борынын төртә. Нәрсә сораганын аңлыйм. Кесәмнән икмәк кисәге чыгарып, айгырга каптырам. Ул миңа рәхмәт әйткән кебек фырт итеп пошкырып куя да тагы борынын суза. — Бүтән юк. Ашап бетердең бит инде,— дим мин, атның башын читкә этәреп. Айгыр, әйткәнне аңлаган кебек, пошкырынып, көтүгә таба китә. — ...Хайван да иркәләгәнне ярата шул,— ди Ендимер бабай, айгырга таба карап. Мин аның белән килешеп баш кагам. Шуннан сон тирә-юнь тагы тынып кала. Беравыктан карт, мина таба борылып, тиктомалга — Минем сөйләгәннәр сиңа нәрсәгә кирәк ул? — дип сорап куя.— Узган ике төндә мин сиңа бик күп сөйләдем бит инде.— ди. Сизәм. аның нәрсәдер сөйлисе килә. Мин аңар сүз башларга булыш- макчы булам. Тик бабай шундук үзе сөйләп китә: — Бик күптәнге хәл инде. Бервакыт шулай минем янга егетләр килде. Сембердән без. диләр. Якольч * мәктәбеннән, диләр. Бик зур кеше булган, ахры, ул Якольч дигәннәре. Миңа аны күрергә туры килмәде шул. Югыйсә Сембергә баргалаганым булды. Безнең Якольчны Ленинның әтисе Илья Николаич гаиләсенең дусты да булган, диләр. Аннары карт, нидер исенә төшергән кебек, тагы сөйләп китә: — Без юхманыкыларга Сембер якын гына иде. Ямщик булып бара торган идек без анда. Кире кайтканда Ямской юлы белән Сембер тавына менгәч тә, Суругут2 әрәмәлеге күренер иде. Без инде өйгә, Юхма- га кайтып җиткән кебек була идек. Мин. картны тыңлый-тыңлый, чалкан әйләнеп ятам. Безнең турыда күк йөзе чалт аяз. Җидегән йолдыз үзенең чүмеченнән безнең өскз энҗе нурларын коеп тора. Меңләгән йолдыз, монда менегез, дигән ши1 Якольч —Иван Яковлевич Яковлев — чуваш халкынын язма телен һәм әдәбиятын тудыручы зур мәгърифәтле. 1 Сур>гут әрәмәлеге —Чувашиянең нц биек җирендә. Аяз көнне җитмеш- сиксән чакрымнан да күренә. келле, безгә күз кысып жемелдәшә. Төньяктан көньякка таба, еракка- еракка. жир белән күк тоташкан төшкә чаклы, Киек каз юлы сузылган. — Беләсеңме, бабай, йолдызлар безгә моннан кечкенә төртке чаклы гына булып күренә, ә чынында алар бик зур, бездән бик ерак алар,— дим мин. — Ерактыр шул. Тик шулай да... > Карт сүзен әйтеп бетермәде — яшен уты шикелле сызылып йолдыз атылды. х Шул чак күнелемдә балаларча бер дәрт уянды. Шаярасым килеп ~ китте дә: 3 — Минем йолдыз — өстәгесе! — дип кычкырып куйдым. — Юкка борчыласын, улым. Безнең йолдыз ул — ракета, шунда әй- 5 ләнеп йөри. Бусы аның йолдыз түгел. Казял батырның утлы угы ул. § Шундый уклары белән ул кешеләргә бәхет табарга комачаулаган аждаһаларга каршы сугышкан,— ди Ендимер бабай. Менә риваятьләр китабы ачыла башлады бит. — Ничек булган ул? Сөйлә әле, бабай! * — Ярый алайса, сөйлим инде,— диде карт, озак кына йөткереп 2 азапланды. Ашыкмый гына челемен чыгарып, аны чистартты, тәмәке с* тутырды. Сеңерле, сөякләч куллары белән утлы күмер кисәге алып, че- = леменә салды. * — Бик борын заманда кешеләр дөньяда үзара тату, бәхетле яшә- - тәннәр,— дип сөйләргә кереште карт.—• Билгеле, ул заманда алар бала я акыллы булганнардыр, бәлки. Шулай да бәхетле яшәгәннәр, чөнки тату булганнар. Алар арасында явыз кешеләр булмаган. Шулай итеп, еллар, йөз еллар узган. Бервакыт дөньяга бер явыз кеше туган. Явызлык яхшылык белән килешеп яши алмый Явызга жирдәге чәчәкләр дә тиешенчә атмын төсле тоела. Әлеге явыз адәм башка кешеләрне дошман күрә башлый. Аларның үзара тату, бәхетле яшәүләрен яратмый, бер берен яратуларын күрә алмый Үзе ул көзге төн төсле караңгы чырайлы, елан шикелле көнче16 кеше була. Бер кешене дә яратмый, үзен дә беркем яратмый. Шуннан моның адәм ыруын харап итәсе, дөньяга үзе генә баш булып каласы килә. Явыз кеше дөньяга явыз нәселен үрчетә. Аларны бөтен нәрсәдән көнләшергә, бөтен нәрсәне күрә алмаска өйрәтә. Көнче кешеләр беркемне дә күрә алмый торган булалар бит. Явыздан туганнар да явыз булалар. Кешеләр боларны куштаннар дип атыйлар. Шулай итеп, еллар, йөз еллар уза. Ул заманда күктә хәзерге кебек бер генә кояш түгел, өч кояш була. Җир йөзен өч кояш яктыртып тора. Җир дә бик жылы була. Күккә таба үрләгән агач ботакларында бик тәмле жимешләр үсеп утыра. Кырларда мул булып ашлыклар уна. Елга суларда бик күп төрле балык була, кешеләр аларны корал белән дә. ялан кул белән дә тота торган булалар. Ул заманда кешеләр кышның нәрсә икәнен дә белмиләр. Адәм телендә салкын дигән сүз дә. боз дигән сүз дә булмый. Кеше телендә эссе, жылы дигән сүзләрдән килеп чыккан төшенчәләр күп була. Кешеләр әнә шулай гомер итәләр. Бәхет, шатлык меядә, мул. рәхәт яшиләр. 16 Чувашлар шулай лап айтмар рнмггьлареяла. кул ••«, канат Да еланга бср> с дә тимәгәч, ул к»нчс булып калган, диелә. Әмма адәм ыруын харап итәргә, дөньяга бер үзе баш булырга теләгән кешеләр аларның бәхетле тормышын бетерәләр. Алар тудырган явыз токым бозык күнелле була. Җирдәге җылы аларның ачуын китерә. — Бик эссе! — Мондый хәлдә яшәп булмый! — Безгә өч кояш кирәкми! — Берсе дә җиткән! — дип кычкыралар алар. Акыл ияләре аларга акыл бирергә тырышалар: — Дөньяның үз тәртибе бар, аңлагыз, күктә өч кояш булу безнең өчен зур бәхет ул. Әгәр дә кешеләр шул өч кояшның берсен генә рәнҗетсәләр дә, зур афәт тууы мөмкин,— диләр. Ләкин куштаннар алар сүзен тыңламыйлар. Башка кешеләрне дә астыртын гына котырта башлыйлар: — Бу кадәр эсселеккә түзеп булмый! Бер кояш кына булса, дөньяда яшәве җиңелрәк булыр иде. Курыксагыз, ике кояшны гына калдырыйк,— диләр. Берише кешеләр алар белән килешәләр. Беришеләре: — Безнең акыл ияләре башкача әйттеләр бит! — дип икеләнәләр. — Ул акыл ияләре үзләре өчен генә яшәргә телиләр. Алар үзләре өчен генә тырышалар. Аларга шулай файдалы,— диләр куштаннар, ләкин ничек шулай файдалы икәнлеген аңлатып бирмиләр. Кешеләрнең дә алардан шул турыда сорарга кирәклеге башларына килми. Шулай итеп, куштаннар яла өстенә яла, ялган өстенә ялган тараталар. Яла дигәнең таудан тәгәрәп төшкән җепшек кар кебек бит ул — тәгәри-тәгәри зурая бара. Көннәр узган саен куштаннар йогынтысына иярүче кешеләр арта бара. Көннәрдән бер көнне куштаннар үзләрен яклаучы кешеләргә җыен мәйданына җыелырга кушалар. Зәңгәр күккә таба атылып утлы уклар менеп китә. — Ни булды? Ни булды? — дип кычкыра мәйданга таба йөгерүче халык. Алар берәр мөһим эш чыгып, мөһим карар кабул итәргә кирәк булган чакта һавага утлы уклар очканлыгын беләләр. Халык җыелган төшкә акыл ияләре дә килә. Шунда алар куштаннарның: — Безгә өч кояш кирәкми! — Берсен юк итик! — Бик эссе! — Тын да алырлык түгел! — дип кычкырганын ишетәләр. Акыл ияләре: — Җәмәгать! Аклагыз: бу дөньяның үз тәртибе бар! — дип каршы суз әйтмәкче булсалар да. куштаннар аларга авыз да ачтырмыйлар. — Җитте-булды! Безгә бик күп акыл өйрәттегез! — Без үзебез дә акыллы! — Моннан куып җибәрергә кирәк аларны! — Безгә акыл сатучылар кирәкми! — Алар үзләре өчен генә тырышалар! — дип кычкыралар. Ә халык кайсы якның дөрес сөйләгәнен аера алмый. Куштаннар, шундый хәлдә көчләре күп булудан файдаланып, акыл йяләрен башта мәйданнан, аннары авылдан ук куалар. Акыл ияләре, бу хәлгә рәнҗеп, кешеләрдән бөтенләй еракка, урмансулар аша тауларга таба китәләр һәм шунда үзләре генә яши башлыйлар. I Аларнып китүенә куштаннар бих сөенә ! Менә хәзер иркенләп яшибез инде. Монда без үзебез хужа хәзер. Алай итмә, болан ит. дип безне өйрәтеп торучылар юк! Ул акыл ияләреннән барыбер бернинди файда юк иде,— диләр һәм мәйданда тагы теге өч кояш турында сүз башлыйлар. — Бик эссе. Тын алырлык түгел! Ф — Бер кояшны бетерергә кирәк. Шгннан башка чара юк,—-диләр. Куштаннарның сүзенә алданган кешеләр: — Дөрес, шулай итәргә кирәк,— дип кычкыралар, һәм бөтенесе бер ? кояшны бетерергә дип килешәләр. 3 Ул заманда Казял исемле бик оста аучы-мәргән яшәгән. Берничә куштан аучы Казял янына барып, аны халык исеменнән s мәйданга алып киләләр. g Мәйданда куштаннарның башлап йөрүчеләре мәргәнгә: Ф — Без, халык белән киңәшеп, мондый карарга килдек: безгә өч кояш кирәк түгел, берсе бетәргә тиеш,— диләр. — Ә мине нәрсәгә китердегез соң? — дип сорый аучы Казял. * — Син — иң оста мәргән. Синең укларын болытларны да тишеп 2 чыга. Угыңны жибәреп бер кояшны юк ит,— диләр моңа. ч — Акыл ияләре андый эшне эшләргә ярамый, дип әйттеләр бит я — Без аларны моннан сөрдек. Алар, башка кешеләргә яман булсын * дип, үзләре өчен генә яхшы булуын теләделәр. — Акыл ияләренең үзләре өчен генә яхшылык теләүләрен минем я беркайчан да сизгәнем булмады... Киресенчә, алар гел башка кешеләр өчен тырышалар иде,— ди Казял. гажәпләнеп. —•'Син сизмәсәң, без сиздек. Әйдә, угыңны төзә,— диләр куштаннар ачу белән. — Юк, мин угымны кояшка ата алмыйм.— дн аучы. — Димәк, син дә безгә каршы! Алайса без синен башынны чабып өзәбез! — дип, куштаннар аның өстенә килә башлыйлар. — Ихтыярыгыз. Тик мин кояшка каршы угымны күтәрә алмыйм.— ди Казял. | — Балаларыңны да асабыз кисәбез. Җиде буынга хәтле нәсел-нәсәбеннс юк игәбез! — дип, куштаннар берсен берсе уздырырга тырышып кычкыралар. Берничәсе шундук Казялнын йортына китә, балаларын алып килеп, мәйдан уртасына чыгаралар һәм кылычларын күтәреп, чабын үтерәбез дип куркыталар. Күз алдында газиз балаларын үтерә башласалар, нинди атаның йөрәге түзеп торыр икән? Шул чак Казял түзми: — Балаларыма тимәгез! Тимәгез! — дип кычкыра. Ләкин куштаннар аны ишетмәгәнгә салышалар. Аучының бер баласын жиргә сузып салалар. Менә-менә кылыч баланың муенына төшеп, аның жапын кыячак... Казялның йөрәге түзми, жаны тетрәп, «аһ!» — дип куя да: — Балама тимәгез! Кушканыгызны эшлим! —дип кычкыра. Шундук угын күтәрә дә тартып торып сул яктзгы кояшка атып жнбәр.* Ук килеп тию белән, кояш суга таш төшкән шикелле чулт итә дә сүнә. Ләкин жирдә өч кояш бар чагындагы шикелле һаман да эссе. — Шәп, Казял! Шәп! — Икенчесен дә юк ит инде! — Дөрес, икенчесен дә сүндерергә кирәк! —дип кычкыралар куштаннар. Бу юлы инде Казял озак көттер» ч топмын Ух сарыгыннан яна ук алып, жәягә куя һәм уң кулы белән жәяне тартып, атып жибәрә, ук выжт итеп очып менеп китә. ю. «н. у.» м 10, Бусы VJI яктагы кояшка барып тия. Кояш шундук сүнә. — Шәп, Казял! Шәп! — лиләр куштаннар. Шатлыкларыннан мәргәнне кулларына күтәреп алырдай булалар, берни белешмәстән, сикере- нергә, биергә тотыналар. Тик шул вакыт бер хатын, хафага төшеп: — Ай алла! Кояш кача бит! Өченчесе кача! — дип кычкырып жи- бәрә. Бөтенесе күтәрелеп күккә карыйлар һәм ялгыз калган кояшның кинәт күкнең түбәсенә үк, мәргәннең угы житмәслек бик биеккә менеп баруын күрәләр. Кешеләр, котлары алынып, шаккатып, тик басып торалар. Куштаннар да, яман хәл килеп чыгуын тоеп, тавыш-тынсыз калалар. Хатыннар куркынып, кычкыра-шаулый башлыйлар. Кояш аның саен биеккәрәк китә бара. Кояш югары китү белән жир өсте дә суына бара. Ниһаять, ялгыз калган кояш, күкнең түбәсенә үк житеп, туктап кала. Хәзер инде аның жылысы кешеләргә килеп җитми. Җир өсте салкыная. Бөтен жирне кар каплый. Ыжгыра ыжгыра салкын жил исә. Кешеләргә татлы жимеш биргән агачлар суыкта өшеп һәлак булалар. Кешеләрнең ашарларына ризыклары бетә. Ачлык башлана. Шул вакытта гына бөтен кеше, явыз куштаннар сүзен тыңлап, зур ялгышлык эшләгәннәрен аңлыйлар. — Куштаннар безне алдадылар!—дип кычкыралар һәм куштаннарның барысын әллә кайдагы кара урманнарга куып жибәрәләр. — Хәзер нишлибез инде? — диләр кешеләр бер-берсенә. Шунда Казял батыр сүзгә кушылып әйтә: — Иң элек без акыл ияләрен эзләп табыйк. Алар белән сөйләшик, безгә хәзер нишләргә икәнлеген белик.— ди. — Хәзер аларны кайдан эзләп табасың?—дип сорыйлар аннан кешеләр.— Алар безгә рәнжеп-үпкәләп, бик ерактагы тау араларына киткәннәрдер. — Ике кояшның бетүенә, соңгы кояшның да бездән китүенә бөтен кешедән бигрәк мин гаепле. Шулай булгач, мин акыл ияләрен эзли барам Аларны тапмыйча кире кайтмыйм. Мине көтегез. Я акыл ияләре белән бергә кайтам, я бөтенләй кайтмыйм.— ди Казял. — Бик авыр юл инде. Синең бөтенләй эзсез югалып калуын бар,— диләр аңа кешеләр. — Үз гаебем аркасында кешеләр газап-михнәт күргәндә мин тик утыра алмыйм. Аларның бәхете өчен мин гомеремне дә кызганмыйм. Эзсезхәбәрсез югалсам югалырмын. Аннан курыкмыйм. Кешеләр бәхете— минем үз бәхетем. Миңа фатиха бирегез, туганнар. — Сиңа бездән фатиха. Үзең теләгәч, бар инде. Бик кыю эшкә барасын. Бөтен кеше синең юлың уңуын тели. Син эзсез-хәбәрсез югалып калмассың. Без синең исән-сау кайтуыңа ышанып, көтеп торабыз. Казял мәргән.— диләр кешеләр. Оста аучыны дуслары, иптәшләре дә, кардәшләре, балалары да, сөйгән хатыны һәм әти-әниләре дә тоткарламыйлар, чөнки кешеләр бәхете өчен китә бит ул. Шулай итеп, аны юлга әзерлиләр. Газиз әнисе аңа күкрәк сөтен кушып юсман 1 пешерә, калган сөтен чымга 2 агызып, улының кесәсенә сала. — Анаң сөте сине бәла-казалардан коткарсын. Шуны онытма улым: без барыбыз да газиз жир балалары. Җир-анага сыен. Ул синг ярдәм итәр,— ди аучыга әнисе. 1 . Юсман — юка кумәч, юлга -ц .ккан кешене ул жен-пәриләрдән саклый, нмеш ' Ч ы м — кечкенә генә чүлмәк. Казял батыр бөтен кеше белән саубуллаша да юлга чыга. Кен артыннан көн уза. Атналар, еллар уза. Казял батыр һаман бара [з бара. Адәм үтеп йөри алмаслык сазлыклар, чытырманлыклар, кот- 1чкыч таулар аша уза. Юлында бик күп киртәләп очрата. Юлбасарларны, күз күрмәгән ерткыч җәнлекләрне жинеп, һаман бара бирә. Юлында аны беркем, бер нәрсә туктата алмый. Ашап-эчкән чагында да баруыннан туктамый. Арып-талса. хәлсез * гапыш белән яраткан җырын жырлый башлый. Кешеләрнең ин бәхет- 'с ie көннәре, ирек, яктылык турындагы, кешеләрне явыз жан ияләрен- = он саклап калучылар турындагы жыр ул. Бу жыр арып тәмам хәлдән _ Ййганда да кешеләргә һәм аучы Казял батырга да көч, дәрт бирә. j дәрт өмет уята. Юлында усал кошлар, кабан тешле усал ерткычлар очраса, ул алар- 2 иын барысын да җиңә бара. Алар белән сугышып барлык угын атып “ бетерә. Ин соңгысын соңгы ерткычның йөрәгенә кадый. * «Хәзер инде укка өмет юк. Башка ерткычлар өчен кылыч кына кал- < ды». дип уйлый Казял. * һаман бара да бара. Тагын берничә суны кичә, кара урманнарны 2 уза. Шунда бер тау тишегенә килеп чыга. Нәселдән нәселгә күчеп кил- _ гән хәбәрләргә караганда, акыл ияләре шушы тау арасында яшәргә ~ уиешләр.< i Дөм-караңгы төн житә. х I Күкрәп-яшенләп яңгыр ява. г Давыл куба. Казял батыр тву тишегеннән берничә алым читкәрәк атлауга: '«Ысс! Чышш!» иткән тавыш ишетә. Каршысына өч башлы аждаһа килеп чыга. Тау тишеген шушы аждаһа саклап тора икән. Ул анда беркемне кертми дә, чыгармый да икән. Шул сәбәпле акыл ияләре кешеләр янына «йләнеп кайта алмыйлар икән. Кешеләргә зур афәт килгәнлеген ишеткәч, ярдәм итик дип, күптән кайткан булыр иде алар —- Ысс! Чышш!— дип ажгыра өч башлы аждаһа — Адәм токымына ярдәм итәргә теләүче синме ул? Менә сөякләреңне ватып көл итәрмен дә шуннан соң кояшның ни икәнлеген белерсең! — ди. — Тотмаган аюнын тиресен тунамыйлар! — ди моңа каршы Казял батыр. — Алайса, сук беренче булып’ — ди аждаһа. — Батыр беренче булып сукмый. Аждаһа утыз чакрымга сузылган койрыгын селтәп аучыга берне китереп суга. Казял батыр тез тиңентен җиргә сенә. Икенче тапкыр китереп сугуга, аучы җиргә күкрәк тиңентен чумл — Я. җиргә сендеңме?! Менә сипа кояш шул булыр' — дип ысылгы I аждаһа һәм өченче тапкыр китереп сугуга Казял батыр муен тиңентен җиргә бата. Шул вакыт аучы: — Газиз җир, көч бир мина’ — дип кычкыра. Шулай диюгә, ул үзенә бик зур көч куәт кайтканын тоя Җир эченнән сикереп чыга да кылычы белән аждаһага китереп чаба. Аждаһаның бер башы өзелеп, утыз чакрымга тәгәрәп китә. Казял шундук кесәсеннән әнисе пешереп биргән юсманны ала. Шуны ашагач, көче тагы да арта төшүен тоя. Кылычы белән аждаһага икенче тапкыр китереп чаба, аждаһаның икенче башы алтмыш чакрымга тәгәрәп китә. Казял батыр кесәсеннән әнисенең күкрәк соте салынган чы.мны ала. Шул сөтне эткәч, көч-куәте тагы да артып китә. Бөтен көче белән аждаһага тагын бер китереп чаба. Өченче тапкыр чапканнан соң аждаһаның соңгы башы туксан чакрымга тәгәрәп китә, ярасыннан чаптырып кара кан ага. Адәм ыруын коткарырга дип ерак юлга чыккан Казял батыр шуннан соң тау тишегенә кереп, акыл ияләрен эзләп таба. Алар, моңа бик сөенеп, батыр аучы белән, кешеләр янына кайтып китәләр. Акыл ияләренең кайтуын ишеткәч, кешеләр тагын олы мәйданга җыелалар. Акыл ияләре аларга болай диләр: — Сез, куштаннар сүзенә ышанып, бик зур ялгышлык эшләдегез. Ике кояшны юк иттегез. Соңгы кояш, ялгыз калгач, кешеләрдән куркып, бик югары менеп киткән. Хәзер ул газиз җиребезгә җылысын бирә алмый. — Җиребез элекке шикелле җылы булсын өчен безгә нишләргә кирәк соң? — дип сорый кешеләр. — Кояшны кире кайтарырга кирәк. — Ничек итеп? — Аны кайтарып буламы соң? — Акыл ияләре ни әйтсә, без шуны эшләргә әзер,—ди кешеләр. Чәче-сакалы ап-ак бер карт алгарак чыгып: — Алайса акыл ияләренең сүзен тыңлагыз,— ди.— Киткән кояшны кире кайтару өчен без барыбыз да аның алдында акланырга тиешбез. Кояш безгә ышана башласын, безнең зур ялгыш ясавыбызны аңлаганыбызны, шуңа үкенгәнебезне күрсен. Шуңа күрә бүгеннән башлап һәр хатын-кыз үзенең сөлгесендә өч кояш чиксен. Келәм тукучылар да өч кояш сурәте төшерсеннәр. Өч кояш сурәте ясалган барлык чигүне кояшлы чигү дип атарбыз. Ирләр дә өч кояшны онытмасыннар. Тамгалары арасында шуңа да урын калдырсыннар. Ялгышыбызны аңлавыбызны һәм шуңа үкенүебезне кояшка шулай гына күрсәтә авабыз. Аннары ул бәлки кешеләргә якынрак кайтыр. — Чыннан да, шуннан соң кешеләр кояшлы чигү чигә башлаганнармы? — дип сорыйм мин, карт көтүчене сүзеннән бүлдереп. — Әйе,— ди Ендимер бабай.— Шуннан соң сурбан да ясый башлаганнар. Кояш гел күрсен өчен, хатыннар үзләре чиккән сурбан киеп йөри башлаганнар, һәр сурбанга кояш сурәте чигелгән була бит. Ләкин куштаннар китергән бәхетсезлек моның белән генә бетми. Алар, еракка качып киткәч, кешеләрдән үч алмакчы булалар. Дөньяга канатлы аждаһалар тудыралар. Бу аждаһалар һавага күтәрелеп, болыт шикелле, күк йөзен каплап ала. Бик югары менеп киткән кояш хәзер кешеләрнең үзләрен дә. яхшы эшләрен дә күрә алмый. Акыл ияләре: — Канатлы аждаһаларны утлы уклар белән атып үтерергә кирәк, — диләр. — Мин ул укларны ясап, канатлы аждаһаларга каршы көрәшә башлыйм,— ди Казял батыр. Кешеләр, аның бу сүзен хуплап, аучыга бик күп ук әзерләшәләр. — Хәзер мин канатлы аждаһаларны юк итәм! — дип, Казял батыр җәясен кулына ала, аждаһаларга бер-бер артлы ук җибәрергә керешә. Аждаһалар, канатларына ут кабып, янып төшәләр. Шулай итеп, бик күп аждаһа юк ителә. Калганнары качып китә. Казял батыр алары артыннан да утлы укларын җибәрә, һавада менә хәзергә кадәр утлы уклар оча, котылып калган аждаһаларны эзли алар. Шуннан соң инде аждаһаларның куркынычы бетә. Кешеләр кояш сурәте чиксәләр дә, кояш һаман якынаймый, һамаи да салкын, биек агачларда тәмле җимешләр үсми, җирне кар каплаган, ачы бураннар котыра. ■' Кешеләр тагы олы мәйданга җыелып акыл ияләреннән кинәт сорыйлар. I — Без инде кояш сурәте дә чигәбез. Казял батыр безнең кояш белән дуслыгыбызны бозарга теләгән канатлы аждаһаларны да кырып бетерде. Ә безгә һаман да кояш җылысы килми. Ни чара кылыйк? — диләр. — Кояш сурәтен чигү өчен янып торган кызыл төс кирәк. Ә бездәге ♦ кызыл төс андый булмады. Сәбәбе шундадыр бәлки Җирдә кар. суык > булгач, җете кызыл буяу ясый торган үлән монда үсми хәзер. Үзебез = дә аптырыйбыз. Хатынкызларыбыз сурбан ясый торган дөя йонын ма- ' иар өчен җете кызыл буяуны каян табарга ла белмибез,—ди акыл ия- 1 : ләренец берсе. = Манар өчен хәзерләнгән дөя йоны мәйданда бөтен халык күз алдын- 2 1 да өелеп тора. Бөтен кеше, бернинди киңәш әйтә алмыйча, тик карап тора. ♦ Шул вакыт күкрәп әйткән бер тавыш ишетелә: < — Нишләргә кирәклеген мин беләм! — ди Казял батыр. Аучы, берни булмаган кебек, кынысыннан кылычын чыгара да аны * ! күтәрә төшеп, сул беләгенә китереп чаба. Үзәгенә үткән авыртуга түзә алмыйча аучы ир чайкалып куя. шулай 2 да егылмый — чыдый. Шуннан соң ул кан агып торган кулын мәйдан- < дагы дөя йоны өстенә китерә. Дөя йоны шундук кып-кызыл төскә ман * чыла. 5 | Аннары кешеләр Казял батыр канына манчылган йоннан җете кызыл кояш сурәте чигәләр. Хатын кызлар кояш чигелгән сурбаннарын башларына һәм аркаларына киеп йөриләр. Ирләр дә кып-кызыл кояш чигелгән күлмәк кияләр. К — Ә Казял батыр үзе нишләгән соң5 Үлгәнме? — дип сорадым | мин. Ендимер карт минем соравыма җавап бирмәде. Еракка каран, байтак вакыт тын гына утырды. Аннары, сүз тәртиI бен бозарга теләмәгәндәй, сөйләр китте: ь — Кояш әкренләп кешеләргә якыная башлый. Карлар эри. Салкын бураннар басыла. Елгалардан кар сулары ага. Кешеләр, җирнең җылынуына, табигатьнең терелүенә сөенеп: — Яз килде.— диләр. Бөтен халык тәмле җимеш бирә торган агачларның яфрак ярганын, газиз җирнең мул уңыш китергәнен көтәләр. Ендимер бабай тагы сүзеннән туктап калды. Берничә тапкыр челемен суыргач, сынаган кебек, миңа карап куйды. — Әкият сөйләсәм дә. бөртек тә ялган сөйләмәдем,— диде.— Халык уйлаганны гына сөйләп бирдем Халык сөенгәндә мин дә сөендем. Казял батырның исемен халык беркайчан да онытмас, рәхмәт укып аны гел телгә алыр. Аның һәр чигүендә Казял батыр эше, аның каны, аның өлеше бар. Ендимер карт сөйләп бетерде. Мин. халыкның шундый акыллы риваятьләре булуына исем китеп, сүз:ез калган идем. Безнең өстә, очсы.з-кырыйсыз күк йөзендә, меңләгән йолдыз җемелдәшә. Аларның үз телләрендә безгә нидер әйтәселәре килә кебек. Бәлки. алар халыкка кояшны кайтарышкан батыр турындагы үлемсез риваятьне безгә тагын бер тапкыр сөйләп бирергә телиләрдер. X. ЯХИН «аржеммс.