Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ТОРМЫШ

Алдымда, встәл өстендә, кордашым, дустым Махмуд Максуднын хатлары ята, шкафымда анын талантлы каләме белән ижат ителгән әсәрләре, китаплары, том-том тәрҗемәләре өелеп тора. Хатлары төрле елларда язылган аларның күптән, моннан 40—45 ел элек язылганнары да. илебез өчен авыр сынаулы көннәрдә. Бөек Ватан сугышы фронтыннан килгәннәре дә. шинелен салып, җиң сызганып, янадан ижат эшенә бирелгәннән сон, үз квартирасыннан. Мәскәүдән җибәрелгәннәре дә бар. Кайберләре инде еллар үтү белән саргайганнар, таушалганнар, хәрефләре, аерым сүзләре тоныклана төшкән, хәтта аларны зурайткыч пыяласыз укып та. танып та булмый. Шулай да. ничек кенә булмасын. бу хатларның һәр юлыннан, һәр сүзеннән Мәхмүд тавышы ишетелә, аның характеры, үзенчәлеге, кешеләргә булган җылы мөнәсәбәте, кайгыртучанлыгы, әдәбиятыбыз турында уйланулары, борчылулары, иптәшләренә карата гына түгел, үзенә карата да принципиаль таләпчәнлеге, барыннан да бигрәк, партиялелеге ачык сизелеп тора. Шунын белән бергә, бу хатларда Мәхмүд Максуднын зур тормыш юлы. әдәбн- иҗтимагый эшчәнлеге дә беркадәр чагыла. Мәсәлән, аның бу журналга кертелмәгән, хәзергә әле архивта гына саклана торган хатларының берендә үзенсц тормыш юлы турында түбәндәге сүзләр бар: «Партиябезнең Икенче Программасы кабул ителгән елда мин партия сафларына кердем һәм шул Программаны тормышка ашыруда намуслы хезмәт иттем. Язучы булып кына түгел, Мәскәү татар эшчеләре арасында агитатор һәм пропагандист булып, Мәскәү өлкәсендә беренче колхозларны төзүдә МК 1 агитаторы булып. Мордва республикасында. Чиләбе өлкәсендә политбүлек газеталарын редакцияләүче һәм оештыручы булып катнаштым Моны мин мактану өчен түгел һәм шәхси хезмәтем дип тә түгел, бәлки язмышымның бәхетле булуын күрсәтү өчен әйтәм. Икенче Программабызны тормышка ашыруда актив катнашкан шикелле, партиябезнең Өченче Программасын тормышка ашыруда да мин көч җиткән кадәр катнашырга телим>. ди ул һәм бу юлларны каты авырып яткан көннәрдә яза Бу хатның мәгънәсе ачык, аны, янадан кабатлап, тәфсыйллап анлатып торуның кирәге юк Тик бер нәрсәне генә искә төшереп китәргә кирәк Әгәр кулыбызда, матбугатта, Мәхмүд Максудның басылып чыккан биографиясе булмаса, без анын турында бары хатларындагы шушы өзек-өзек юллардан гына чыгып хөкем итәргә мәҗбүр булсак. шул очракта да без аның илебез, халкыбыз белән бергә зур тормыш юлы узганын һәм бу юлның ленинчы коммунист юлы икәнен ачык күрер идек. Данлы юл. матур юл, мактаулы юл1 Бу юл. 1918 елда «Чулпан» газетасы редакциясендә хезмәт итүдән башланып, гражданнар сугышы окоплары аша. беренче бишьеллыклардагы көрәшләр, әдәби-иҗтн- магый эшләр. МТСлар. политбүлекләр, төрле газета-журналларда эшләүләр, редактор- * МК — КПССнын Мәскәү комитеты — А Ш. А лык итүләр, йокысыз төннәр аша үтә Ниһаять, бу юл Беек Ватаи сугышы фронтлары, аның беренче авыр көннәре, кайгылары, шатлыклары һәм халкыбызның җиңү тантанасы аша да уза. Бу —солдат юлы, язучы юлы, коммунист юлы! Кайчакларда мин, анын китаплары янында туктап, уйланып, басып торам, дустын» вың әдәбниҗтимагый юлын күз алдыма китерәм. Аның ижат юлы да ихтирамга, мактауларга лаеклы! Китапларының кайберләрендә Мәхмүднен автографлары бар. Алар —мина бүләк итеп бирелгән китаплар. Мин аларны бик кадерләп, саклап тотам, битләренә кер төшермим, тузан да кундырмыйм. Шулай да кайчакларда мин бу китапларның язмыш, лары турында уйланам «Бәхетле китаплармы алар, әллә бәхетсезләрме?» — дим. Бу уем. бәлки, кайберәүләргә сәер тоелыр. «Ничек ннде ул? Китапларның бәхет* леләре, бәхетсезләре буламы икәнни?» — диярләр. Ләкин миңа, гомер буе китаплар арасында яшәгән, язусызу белән шөгыльләнгән кешегә, ничектер бу уй табигый булып тоела. Чөнки, минемчә, китапларның да бәхетлеләре һәм бәхетсезләре бар. Күптән түгел генә мин республикабызның берничә китапханәсендә булдым, әдәби әсәрләрнең, тәржемәләрнен ни дәрәжәдә укылулары белән кызыксындым. Мина М. Максудның 1960 елда, Казанда басылып чыккан бертомлыгыи күрсәттеләр. Том күп кулларда булган, укыла-укыла тапланган, тузган, читләре тетелгән, хәтта кулга алмаслык дәрәжәгә ж иткән, күпергән. Шулай ук М. Максудның тәрҗемәләре белән дә кызыксындым. Алар да укучылар кулыннан кайтып кермиләр икән. Дөрес, укучылар бу китапларны, беренче чиратта, тәрҗемәләре өчен түгел, ә кызыклы, әһәмиятле, тирән эчтәлекле булганнары өчен ала торганнардыр дип уйлыйм. Чөнки бу китапларның авторлары — бөек язучылар, классиклар, иҗатлары белән бөтен дөньяга танылган атаклы затлар. Алар — А. Пушкин, Л. Толстой, Н Некрасов, Н. Тургенев, М. Горький. Низами, Гёте, Гейне һәм башкалар Шулай да бу әсәрләрнең тәрҗемә икәнлекләрен аларнын М. Максуд каләме белән эшләнгәнлекләрен, татар укучыларына аның тырышлыгы белән бирелгәнлекләрен истән чыгармаска кирәк. Димәк, шулай булгач, бу китапларның татар укучылары тарафыннан яратылып укылуларында. кулдан-кулга йөрүләрендә аның өлеше дә кечкенә түгел. Билгеле, бу тәржемәләрнен сыйфатлары барысының да бер үк дәрәҗәдә түгел. Аларнын үрнәк итеп йөртсрлекләре булган кебек, кайбер әдәби эшкәртелүне, редак- цияләнүне таләп итә торганнары да бар. Бу мәкаләмдә мин М Максуд тәрҗемәләренең әдәби сыйфаты, анын уңышлары, кимчелекләре турында сөйләргә җыенмыйм, бары тик тәрҗемә эшенең бик жаваплы һәм күп көч сорый торган чын иҗат эше икәнен генә әйтеп үтәм. М. Максуд исә бу өлкәдә чын мәгънәсендә әдәби батырлык күрсәтте. Анын тәрҗемә өлкәсендәге эшчән- легенә, тырышлыгына, үз-үзен аямыйча эшләвенә гаҗәпләнмичә һәм сокланмыйча мөмкин түгел. Китапханәләрдәге таушалган, укыла-укыла тәмам искергән китапларны күргәч} «Бәхетле китаплар, бәхетле тәрҗемәләр!» — дип уйладым мин. М Максуд кырык елдан артыграк дәвам иткән иҗади гомерен татар совет әдәбиятына багышлады, чорыбызның күренекле язучылары белән бергә, аның беренче нигез ташларын салышты, аны үстерүдә, ныгытуда актив катнашты, әдәбиятыбызның бүгенге биеклеккә менүе өчен күп өлеш кертте. М. Максудның әдәбиятыбыз тарихында маяк булып торырлык, аның борылыш моменты итеп санарлык зур әсәрләре булмаса да, аның тирән эчтәлекле, революцион пафослы, сокландыргыч нәфис нәсерләре совет әдәбиятының алтын фондында мактаулы урын алып торалар. Ул — совет нәсерен тудыручыларның берсе һәм иң күренеклесе. Кош теледәй кыска бу нәсерләрнең күбесен ул гражданнар сугышы елларында, фронтта, окопларда, походларда. аннары, соңыннан, илебез хуҗалыгын аякка бастыру өчен барган каты көрәш чорында ижат итте. Бу нәсерләрнең лейтмотивлары — яшь Совет Ватаны өчен, азатлык өчен, яна кеше, яңа мораль өчеи, яна тормыш, яңа мөнәсәбәтләр өчен көрәш. Революцион романтика белән сугарылган, лирик образлар белән тулы, сокландыргыч бу нәсерләр укучыларыбызны коммунистик рухта тәрбияләү эшендә бик зур роль уй- ' яалылар. Укучылар аларны ул елларда басылып чыгу белән күнелдән ятлыйлар, казармаларда. клубларда, әдәби кичәләрдә декламация итеп сөйлиләр иде. Яхшы шигырь- | ләрне ятлаган кебек, болай гына, үзләре өчен дә ятлыйлар иде аларны. Хәзер дә алар үзләренен сугышчан эмоциональ көчләрен югалтмаганнар, укучыларны көрәштә дә. хезмәттә дә батыр булырга, тормышны яратырга, бервакытта да ф төшенкелеккә бирелмәскә, халык бәхете өчен яшәргә, эшләргә һәм көрәшергә чакыралар. 5 М. Максуд күп кырлы, талантлы язучы, шагыйрь, тәржемәче. ялкынлы публицист g Һәм таләпчән редактор. Ул үзенең күп санлы нәсерләре, шигырьләре, тәрҗемәләре. оста © каләм белән язылган публицист һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән татар совет н әдәбиятына, татар культурасына гаять зур өлеш кертте. Анын әсәрләре, китаплары халык кулында Алар халык белән бергә матур киләчәккә. Коммунистик җәмгыятькә ° баралар. ф Әгәр М Максуд бүген исән булса, ана январьның 15 ендә җитмеш яшь тулыр иде ш Татар совет әдәбияты өчен әһәмиятле бу датаны ул безнең белән һәм меңнәрчә- о меңнәрчә укучылары белән бергә каршылар, бәйрәм итәр иде. Кызганычка каршы. ® хәзер ул арабызда юк—1962 елны, ноябрьнын салкын, күнелсез көннәренең берендә, g әдәбиятыбыз турында, анык бүгенге торышы һәм киләчәге хакында бер якын иптәше белән чын күнелдән бирелеп, янып, көеп сөйләшеп утырганда вафат булды. Бу юлларны язу белән мин салкын үлемне, кайгыны тагын бер кат искә төшерергә « җыенмыйм, ә. киресенчә, монын белән мин танылган коммунист әдипнен, шагыйрьнең. ялкынлы журналистның соңгы сулышына кадәр солдатларча постында торуын, әдә биятыбызның сафлыгы, партиялелеге өчен көрәшүен, януын, көюен расларга гына телим. Матур гомер, сокландыргыч гомер! Түбәндә мин Мәхмүд Максудның миңа язылган кайбер хатларын укучылар игътибарына тәкъдим нтәм. Алар 1958—1961 елларда язылганнар, әдипнен сонгы еллардагы уйларын, хисләрен, тормышка карашларын беркадәр тулы чагылдыралар. Шуна күрә аларны әдәбият сөючеләр кызыксынып укырлар дип өметләнәм. АФЗАЛ ШАМОВ 1958 ел. 22 июль. Хөрмәтле Афзал дус. сина күп сәлам күндереп, какшамас сәламәтлек һәм иҗат эшләрендә дә. җитәкчелек эшләрендә дә зур-зур уңышлар теләп калам! Бу хатны ашыгыч бер үтенеч белән язам. Фәйзи' белән мин Верховный судка Крымов 5 турында гариза биргән идек (ул гариза Фәйзи Казанга китәр көннәрдә генә почтага тапшырылды). Гаризаның Мәскәү прокуратурасына җибәрелүе турында мнңа хәбәр килде һәм Мәскәү прокуратурасыннан да шул ук көнне язылган кәгазь килде,— кайчан һәм кайда туганын сораганнар. Ашыгыч рәвештә Анда эшне тиз йөртәләр булса кирәк. Союзга7 8 9 барып тикшерткән идем, спнсокларда исеме генә бар. анкета-фәләннәр калмаган. Авылының Бурнаш« исемле икәне хәтеремдә, ләкин районын белмим, туган елын да анык белмим (98 тирәсе булса кирәк). Син инде, зинһар, анда ничек тә тикшертеп, мина хәбәр ит. Фәлән район, фәлән авылда фәләнчә елны туган дип кенә телеграм бирсәгез, бик яхшы булыр иде. Туган елын ачык белмәсәгез. районын һәм авылын гына күрсәтерсез. ' Мин китәр алдыннан, вакытыңны кызганмыйча, озаклап сөйләшеп утыруың бик кәефемә килде. Минем кайсы урамда һәм кайсы шәһәрдә яшәвем зур әһәмиятле 7 Фәйзи —Әхмәт Фәйзи (1903—1958). шагыйрь һәм драматург. Г Тукай исемендәге премия лауреаты (Искәрмәләрнең барысын да Афзал Шамов язды Редакция) » Крымов — Мансур Крымов (1898—1940). шагыйрь Ул 1937 елда, тиешсезгә гаепләнеп. кулга алынган иде. М. Максуд һәм Ә Фәйзи иптәшләрнең тикшертүләре нәтиҗәсендә аның гаспсезлеге һәм Верховный суд тарафыннан 1940 елның 17 февралендә үк акланганлыгы билгеле булды. 9 Союз —СССР язучылары союзы идарәсе « Бурнаш — Чури-Бурнаш авылы, Татарстан республикасы, Апае районы. мОеьәлә түгел, мин үземне сезнең коллективный бер кешесе дип исәплим. Дәрман чималы булса да, эш дәрте бик зур. Мин һәрвакыт Татарстан язучылар оешмасынын партия оешмасынын ярдәменә таянырга телим (тормыш рәхәтлекләре мәгънәсендә түгел, партиячел тәнкыйть һәм иҗади ярдәм мәгънәсендә әйтәм). Кош теледәй генә булса да, бер кат язуыңны үтенәм. Фәйзинең хәле ничегрәк? * Ул минем аеруча якын иптәшем бит. Хәле начар диләр, ышанасы килми. Акыл белән хис көрәшә... Бәлки, Әбүбәкер абый10 11 да карар, дигән вмет белдергән иде, моны эшләгәнсездер. Кайтканнан бирле врачларга йердем, бик күп анализлар (кайберсен кат-кат) үттем, ләкин мина кирәкле (Мәскәү янында кардиологический) санаторийга ноябрьсыз путевка юк, август 2-сендә семьям белән Коктебельгә кнтәм. Ихтирам белән Мәхмүд, 1958 ел, 9 август. Хормәтле Афзал дус, сәламнәремне һәм матур теләкләремне кабул ит! Хатына вакытында җавап яза алмадым, Крымга китәргә җыенып яткан чак иде. Хәбәрне тиз бирүен өчен зур рәхмәт (моның шулай буласына мин алдан ук ышана идем). Табигый, прокуратурага җавап җибәрдем. Тизрәк хәл итсеннәр иде! 5 августта Гөлсем 12. Алик13 һәм мин Коктебельгә килеп төштек. Хосусый тәртиптә бүлмә алып яшибез. Докторлар мина эссе айларда Крымга йөрмәскә кушалар (катгый тыялар). Мин бераз үземчә уйладым. Иртә-кич, һәркөн ике тапкыр, дингездә коенам, көндез өйдә утырам, күләгәдә җилдә басып торам. Бик нык ышанганга күрәме, диңгезнең бик :ур ярдәме бар, дип хис итәм. Бераз эшлим. Фәйзи турында өметле, матур хәбәрләрен белән куаныч китердең. Бөтен көчне куеп, терелтсәгез иде инде сез аны! Кичә мин ана хат салдым, җыйнак һәм тыйнак язарга тырыштым. Мөмкинлек булганда, үзен дә, Зәки14 дә мина кыска гына хатлар җибәргәләсәгез иде! (Зәкигә күп сәлам!) Ярый, күп язып вакытынмы алмыйм. Җитәкчелек эшләрендә һәм нжат эшләрендә зур укышлар теләп, өчебездән дә сәлам һәм ихтирам белән мәгълүмең Максуд дәю белгәйсең. Мәхмүд. Крым, Планерное, до востребования Максудову М Г. 1958 ел. 21 сентябрь. Хөрмәтле Афзал дус, бик күп сәламнәр күндерәм! 13 сентябрьдә Крымнан кайттык Эш Мәскәүдә дәвам итә. «Анна Каренина»ны тәмамлап киләм15, октябрь ахырында нәшриятка җибәрәчәкмен. Эш арасында гына берничә мәкалә язып ташларга да исәп бар. Сәламәтлегем беркадәр ныгыды кебек. Дәрт зур, дәрман ничек булыр Фәйзинен үлем хәбәре16 тирән кайгы китерде. Бик күп уйландырды. Бик күп кнч- 10 Фәйзинен хәле ничегрәк? — Әхмәт Фәйзи бу вакытта Казанда каты авырып ята иде. ’Әбүбәкер абый — Әбүбәкер Гәрәй улы Терегулов (1885—1966), медицина фәннәре докторы, профессор. РСФСРның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе. 12 Гөлсем — М. Максудның тормыш иптәше. ’ Алнк —улы. 6 Зәки —шагыйрь Зәки Нури Бу вакытта ул Татарстан язучылары союзы идарәсенең җаваплы секретаре иде. 15 «Анна Каренина»ны тәмамлап киләм — «Анна Каренина* романы тәрҗемәсен тәмамлап килү. 16 Фәйзинең үлүе хәбәре—Әхмәт Фәйзи 1958 елның 10 августында Казанда вафат булды. • • ләрне диңгез шавын ишетмичә генә, яр буенда монаеп йөрдем Дөрес. анын үлемсез эшләре күп. Ә шулай да иртә китте ул. Үзе дә, авыруынын нәрсә икәнен белсә дә, үләргә түгел, бәлки яшәргә уйлый иде. Нишлисен, үлем бер хак. Димәк, тормышның мәгънәсен анларга. гомерне бушка уздырмаска кирәк. Мин сина бу хатымда терелүләрнен берсе турында матур хәбәр язам. Крымов реабнлитацияләнгән. Язуның копиясен җибәрәм. Анда әйтелгән белешмәне соратып ала алганым юк әле. ләкин безгә. Крымов турында иркен сөйләү өчен, шушы хәтлесе дә җиткән. Правлениедә 1 аның мәкаләсен карарсыз, дип уйлыйм. Минемчә. 1959 елда аның кечерәк (10 табак чамасы) бер җыентыгын бирергә кирәк. Планда булмаса да, моны эшләү мөмкиндер дип беләм. Ә I960 ел планына аның ике томлыгын яисә 30—35 табак чамасында зур бер томлыгын кертергә кирәк. Беләсеңдер. 1931 елларда ук анын дүрт томлыгы чыга башлаган иде инде, ничәсе чыкканы хәтеремдә юк. Катлам-катлам съездларга һәм конференцияләргә әзерләнү мәшәкатьләре күп вакытыңны аладыр. Хат язуыңны үтенеп борчымыйм Язмасаң, үпкәм юк, язсаң, һәрвакыт шат булырмын. Үзеңә, семьяңа, иптәшләргә сәлам белән Мәхмүд. 1959 ел. 20 март. Хөрмәтле Афзал дус. сиңа күп сәлам күндереп. Республикабыз Верховный Советының депутаты булуың белән котлыйм. Син инде Президиум члены булып та өлгергәнсең. Җилкәңә зур бер яна эш йөкләнде дигән сүз. Ләкин бу эш синең үз иҗатың өчен дә. татар әдәбиятының үсеше өчен дә файдалы булыр, дип ышанам. Мин. коммунистлар белән партиясезләр блогында катнашкан бер сайлаучы буларак, депутатларның барысын да үзем сайладым, дип исәплим һәм, синең Сессиядәге чыгышыңны хуплап, ихлас күңелдән рәхмәтләр укыйм. Верховный Советка төкле аягың белән килүең булсын. Бик кирәкле мәсьәләләр күтәргәнсең. Яшьләр журналы зур мәсьәлә. Тәрҗемә әдәбият турында әйткәннәрең мина аеруча ошады, җаннарым рәхәтләнеп китте. Гадәттә, тәрҗемә турында сүз ачылганда, русчага тәрҗемә турында гына сойлиләр бит. Бу. әлбәттә, дөрес түгел. (Әле шушы коннәрдә генә Гомәр17 18 19 20 кабинетына кереп, шул турыда гәп кузгаткан идем.) Съезддагы чыгышында да шуны искә алып китсәң иде. Пермякләр фикере 1 гомумән ялгыш булу белән бергә. Автономияле республикалар өчен аеруча зарарлы. Бездә секцияне бетерү * әдәбиятыбызның үсешенә зур зыян китерәчәк. Бетерү турында түгел, эшен яхшырту турында сөйләргә кирәк. Үзем бер көйгә нык кына эшләп яткан булам. Майда (ахырында) Анна21 белән саубуллашырмын дип өмет нтәм (ул барыбер үлә инде). Миңа тереләр, бәхетле тормыш төзүчеләр кирәк. Нефтькә китәм. Анна белән генә түгел, гомумән тәрҗемә белән,— һәр хәлдә шушы җидееллык буенча,— саубуллашырмындыр Берничә мәкалә генә бирермен. Күбрәк эшлисе килә. Коммунизм төзүчеләр турында ялкынлы, пафослы әсәрләр иҗат итәсе килә. Һәрзаман фатнхәдә бул! Хәзергә! Сәлам һәм ихтирам! Мәхмүд.