Васыятьләр
I Декабрь... Яратмыйм шул айны. Яратмыйм, рәхимсез эш итте Ул мине гомергә үксетте. Ул мине гомергә өшетте. Борчулар кайтарды. Кайгылар Йөриләр басып гел ник эзгә? Нигезем... Гомеремдә мин күпме Еладым ятып шул нигезгә. Декабрь... Кырларның төсе юк, Бар нәрсә охшый күк кәфенгә. Карадым әнкәйгә: юлларым — Әнкәйнең агарган чәчендә... Аңладым: әнкәйдән бөтен моң, Шигырьне мин кемгә укырмын? Эчеңдә үз җылың булмаса, Файдасы юк икән уколның. Сабый чак... Ачлыктан еладым, Яңаны кыштан ук көтәләр Кайда сез, чабагач тигәч тә Шыбырдап нур чәчкән көлтәләр? Ни генә язса да гел шушы Нигездә, беркая чыкмаган. Кышкы төн, атыла йолдызлар, Ә җирдә ул суккан чыпталар... Суыктан еладым... Буранда Сыеныр куак тап, чокыр тап. Кайда син, адашып тилмерткән Бер күзе — уң күзе — сукыр ат... Утырдым мин әнкәй катында, • Коткарыр нәрсә бар я, синдә? Малае янында, ул һаман Саташты калды дип әсирдә. Саташты- Тәрәзә төбендә Улады декабрь, шомлы кыш Җәфалый кайчандыр күңеленә Бер кереп утырган шомлы төш. Шомлы төш: яна ат абзары, Ут капкан атның да ялына. Ә әнкәй: ачыгыз абзарны... Кычкыра, ул елый, ялына... Бәрелде, сугылды җирән ат, Сикерде арата өстеннән... Әнкәй киң сулады: котылды, Төште дип кара тап өстеннән. Утырдым мин әнкәй катында, Әнкәйгә — нигезгә таяндым. Күршедә солдатка озаталар, Тавышы тынмады тальянның. Юлына ашыкты яшь солдат Кысты да әнкәйнең кулларын... Тукталмый бу тормыш, иртәгә Әйтерләр кем югын, кем барын... Сугышны еракта калды дип Сөйлиләр... Кич сызлый буыннар... Өлгерде яшь буын, борчулы Хатлары Уссури буеннан. Сугышны еракта калды дип Сөйлиләр тыкрыкта кич белән. Тәсбихы кулында әнкәйнең, Җитмиләр төймәләр-дисбиләр... Утырды тын гына, тәсбихта Төймәләр беткәннәр шомарып. Минем бар уемны үземә Сөйләде, карадым шомланып. Мин аның каршында үземне Шагыйрь дип атарга оялдым. Мин түгел, ул — шагыйрь, утырды Нур белән тутырып өй алдын. Кашыклап су салам: үлмәсен... Кузгатып урныннан авыруны, Уйнады урамда, буранда Шул иске, шул татар гармуны. Кашыклап су салам... Минутлар, Кешене ник җирдән аерасыз! Басуда тирләрне сыпырып Эшләгән вакытлар, кайда сез? Кашыклап су салам... Ул яна, Йолырмын шикелле мин уттан. Кайда сез, үлемне бар дип тә Белмәгән, кадерле минутлар? Шул нигез, ил белән, җир белән Бәйләгән җепләрне син өзмә. Декабрь... Нигездә елый җил, Икәүләп елыйбыз нигездә. Декабрь... Кермәсен бураннар, Ишекне куйганнар киезләп. Нигезем... Шул туган нигезне Моңнарың буенча кил эзләп. 2 Декабрь... Шыгырдый калкалар, Алар да зарлана, күрәсең. Башыма гел сугып тора күк Капканың күгәргән келәсе. Керәләр туктаусыз. Ут тонык. Тынлыкта сәер бер хасыять бар. Күңелләр сафлана, онытылып, Ашыкмый сөйләнә васыятьләр. Әнкәйнең'васыяте: кайткала, Ташлама, таратма бу йортны. Бабаңнар рухы бу нигездә... Ул тагын бер тамчы су йотты. «Бәхиллим» бәхилләп бетермәү Шикелле ишетелде, я, хода! Кем нинди васыять калдырган, Кем кемгә укыган бәддога. Яңарды барысы да, яшь белән Яңарды мәңгегә ризалык... Тугач та шул изге сүзләрне Күңелемә куйганмын мин салып. Өстәлдә самовар, нияте: Өй эчен тутырып шауласы. Кем телгә алынса, ак карда Сузыла мәһабәт шәүләсе. Тәрәзә каршында шәүләсе— Кем йөрер шушындый төндә соң? Атаклы әкиятче Әхмәтҗан... Әхмәтҗан, кер өйгә, туңасың. Әхмәтҗан... Ул вафат, күптән юк. Чабата, ак тула оектан. Бер ымсыз, бер сүзсез, бер өнсез Баскан да тик тора, боеккан. Тәрәзә каршында шәүләсе. Көртләрдә безнең ут яктысы. Ник болай боектың, кер, әйдә, Әйтерсең, без сиңа ят кеше. Түргә уз, ягымлы сүз белән Юат бер, әнкәй дә тыңласын. Онытыйк үлемне, Әхмәтҗан, Чуалт бер әкиятләр дөньясын. Әхмәтҗан тутырган әкиятләр Саклана эчендә тартмамның, Әйтерсең, тартмамны ул йөргән Сукмактан, тузаннан тапканмын. Ул күрше авылдан, ә бездә Зур базар — бер тапкыр атнага. Атлады сукмактан таң белән Тузанны актараактара. Акчасы вак-төяк, акчасы Бик эчкә нык җыйнап куелган. Борынгы ташларга күз сйлып, Атлады ул зират буеннан. Алмады, сатмады. Уртага, Калку бер урынга басар да. Кузгалмас, күзәтер ул шуннан, Әйтерсең, дирижер базарга. Әхмәтҗан җаена җайланган Бу базар, иртә я соң була. Алмады, сатмады Бары тик Белеште, сорашты — шул гына. Чайкала бар дөнья... Дирижер... Я салам, я камыш кулында. Хәлен ул аңлатыр йөрим дип, Я — сабан, я — арыш кырында... Сабанда йөрим ди, янәсе Ашыйм ди ул бодай икмәге, Күзендә хәйләкәр елмаю: Өлгереп җитмәгән тик әле... Алмады, сатмады, карады, Юанды... Моңа бик күп еллар. Кайдадыр чыгарга җыена Кырларга беренче фордзоннар. Базарда татарлар, марилар, Күлмәкләр ал, кызыл нәкышлы. Тәңкәләр, чулпылар чыңыннан Кешеләр бер-берсен табышты. Татарлар, марилар. Төрле тел... Аер син Илләттән Ашытны. Алмады, сатмады, кешеләр Әхмәтҗан янына ашыкты. Ул узып баручы марига Кычкырыр: зур рәхмәт — тау сиңа! — Ике дус халыкның мәҗелестә Чәкешкән чаклары тавышында. Туган як җилендә җылыткан, Эреткән сүзләрнең җилемен, Базарга куш учлап сипте ул Мәкален, мәзәген җиренең. Туган тел — аның бар байлыгы, Аякта чабата — сүс баулы. Базардан әллә ни кермәде, Күңелдә уелып сүз калды. Әхмәтҗан миңа гел ак булып Күренде—ак сакал, ак ыштан. Каршыма нәкъ Хозыр Ильястай Чыкты ул һәрвакыт арыштан. Чыкты ул арыштан, текәлдек Илаһи зат итеп без аңа. Йөргәндер көн буе сөйләшеп Арышта, кунгандыр ызанда. Халыкның бәйрәме Бәйрәмдә Яшьтән үк буталып үселгән. Әхмәтҗан... Эзләдем мин аны, Эзләдем гел \алык эченнән. Барысы да халыкта, фәкать шул Халыкта! Мин кабат аңладым, Шул Казан артының күңелдә Бастырдым мин калатауларын. Җыены, бәйрәме... Басуда Рәхәт бер җылысы ашлыкның. Ат, арба, канатлы тарантас Буеннан буена Ашытның. Картлар һәм карчыклар болында, Түшендә шуышып йөргәне, Болында — егерме авылның Яшьлеге, гармуны, йөрәге. Тау, анда куаклык, каберләр-. Изгеләр чишмәсе ургыла. Тарихтан ташланган ташларга Кылалар берьюлы ун дога. Кузгатты Оренбург, Казанны, Уйласам бу калатауларын, Онытылам—рух яши мең еллык! — Кайчакта ут ала тәннәрем. Барысы да буталган: җыр, дога, Моң тулган тирән бер зәңгәрлек... Ашытта тегермән — биш ташлы, Ашытта таллар нык, ярлар нык. Әхмәтҗан үзенә яртысын Караткан болында халыкның. Әкияте җаена көйләнгән Тегермән, тавышы чарыкның. Сөйләде бүленеп — сүзләрен, Әйтерсең, таллар да җөпләде. Әхмәтҗан кулында бәйрәмнең, Тарихның күренмәс җепләре. Кайчакта күренде күземә Әхмәтҗан сихерле тау булып, Күченде, мин бардым артыннан, Мин бардым сүзләргә табынып. Язмышым шикелле бормалы Шул Ашыт — тугайлы, тын сулы. Сөйләде, ул салган сүзләрнең Күңелдә мәңгелек тылсымы. Рәхмәтем әйтергә язмады Ичмасам бер шулар өчен дә. Әхмәтҗан... Ник әле керде ул Көтмәгән борчулар эченә? Ник килгән вакытсыз? Өстендә Ак кием, кайчаннан алышма. — Нихәл? дим. — Ярый, — ди, — искечә, Туганкай, һаман шул арышта... Васыяте — чакырган үлгәндә Оныгын: байлыгым тапшырам — Саклана байлыгым халыкта. Тирәндә, еракта, тап шуннан... Әйтмәгез: Әхмәтҗан үлде дә Бу халык барын да онытты. Базарга күптәнге сукмактан Икенче карт килә, оныклы. Икенче карт килә, костюмнан, Итектән, иркенләп тын алып. Саный ул, йөзләгән трактор Ял итә зиратка терәлеп. Килә ул оныгын җитәкләп, Сөйләшеп, беркайда утырмас. Исәпли: колхозда йөзләгән Трактор, ат саны: утыз баш... Килә ул оныгын җитәкләп. Үзгәрде әкиятләр, күп җырлар... Ил буйлап эзлиләр музейлар, Кайда сез, беренче фордзоннар? Килә ул оныгын җитәкләп, Җор сүзне кем тели, шул тыңлар. Шул базар: татарлар, марилар, Тик инде чыңламый чулпылар. Шауламый һәм кала-тавының Бәйрәме... Сүтелде тегермән... Бер чуен алтынын чыгарды Бульдозер гасырлар төбеннән. Берсенең мирасы булгандыр Ул алтын... Үлемнән ул саклар, Нигезне ул тотар дигәндер... Өй тып-тын, сөйләнә васыятьләр, Декабрь... Бураннар җиһанда, Җиһанда күмелә күп эзләр... Нигезем... Шул иске нигезне Давыллар эченнән кил эзләп. 3 Декабрь... Кич, эңгер, күңелсез. Күршебез пешергән өчпочмак... Әнкәй тик капшады, капмады, Карадык өй белән без кыстап. Тыкрыкта — машина тавышы, Ул тавыш бәрелде капкага. Керде дә аптырап күреште. Егетнең күзләре капкара. Бу йортның буй җиткән кызына Текәлгән карашы сөрлеккән. Өстәлдә пыяла савытта Ничә көн йокламый сөлекләр. Ул гафу үтенде, аңлатты Оялып, кызарып булса да .. Тукталмый бу тормыш, юана Кыз биреп, кыз алып булса да .. Берәүләр йомгаклый, берәүләр Каршылый санаусыз көннәрен... Тукталмый бу тормыш, иртәгә Әйтерләр кем югын, кем барын. Декабрь... Сөйләнә васыятьләр... ■ Өй эчен бар читтән шәйләүче. Кем телгә алынса, ак карда Сузыла мәһабәт шәүләсе. Шәйдулла... Сугышта ул вафат... Йөзенә өйдән нур сибелгән. Ак карда шәүләсе. . Шәйдулла Колакчын бүректән, шинельдән. Ул корды колхозны, колхозның Байлыгы амбарда аз ята. Үтте ул тыкрыктан таң белән: —1 Ипиләр пешәме, Газзапа? Тыкрыкның буеннан буена Әнкәйнең тавышы:—Шәйдулла! Кайтканда онытма керергә, Ипием мичемдә, чәй була. Колхозга ипи сал төн буе, Ипигә юк җирдә ял көне. Әнкәйнең йөзендә уйнады Зур мичнең — колхозның ялкыны. Утырды әнкәй мич каршында. Тезгән дә йөзләгән кибәнен, Елмая шатлыктан! Көтте ул Ипинең йөзләре килгәнен. Ипинең битенә су сипте, Кызартты, суккалап карады, — Ул гүя кулына яткырып, Тирбәтте, уйнатты баланы. Авышкан күпме ел. Күңелем Юксына, сагышта, газапта, Яңгырый һаман тар тыкрыкта: — Ипиләр пешәме, Газзапа? Шәйдулла... Ул корды колхозны. Коммунист, эш күрсәт, үл, акла. Ул корды, ул каты, ул коры: — Басуга-станга, уракка. Килсә бер фикергә, бүкәнгә Нык итеп балтасын батырыр. Бураның өстендә — ул үзе, Хезмәттә ярышсын батырың. Ул корды, күчтеләр урамнан Ындырга келәтләр, амбарлар. Күченде, кузгалды нигезләр, Үзенә түгел бит, аңларлар Күчтеләр амбарлар. Тапшырдык Атларны ялыннан тоттык та, Атлар һәм хатын-кыз авазы Яңгырап калды тар тыкрыкта. Кечкенә, тар гына тыкрыкта Орынмый, бәрелми җай гына, Көрәштән, гаугадан бер читтә Яшәсәң ни була, Шәйдулла. Кузгалмас иде бу шаушулар, Урынына әкренләп куйганда... Күчтеләр келәтләр — мәҗелесләр, Кайчандыр гөр килгән туйлар да... Ул корды... Әйттеләр: Шәйдулла Хөкемнең үзеннән үткен дип, Ярый ла ул янып бетмәсә Урта бер төшендә утның дип. Дошманнар батырды... Калыкты... Иртәдән кичкәчә ындырда. Әйтерсең, сугышка туп-туры Атлады ындырдан — Одөрга^. Ак карда шәүләсе... Бүректән, Шинельдән, беркем дә көтмәгән... Әйтә күк: мин һаман чыгалмыйм, Газзапа, давылдан, көртләрдән... Без Сабан туенда аунаган Күлмәкләр теленгән паласка... Шәйдулла үстергән имәннәр Басуда полоса-полоса, һәр авыл читеннән кузгалып Китә бер колонна — Шәйдуллар... Кайларга, нинди чит җирләргә Сиптегез аларны, әй, юллар?! Шәйдуллар күп алар, миллионнар... Күп киткән, борылып аз кайткан. Буранлы декабрь төнендә Йөриләр тынгысыз васыятьләр. Күптәнге бик таныш авазлар Мәңгегә артыңнан калмаслар, Йөриләр тыкрыкта васыятьләр, Йортлары — кешесез, кар баскан. Утырдым мин әнкәй катында, Авылның гади бер карчыгы... Тамчылап су салам. Янымда Зур Идел, кулда бал кашыгы. 4 Утырдым янында, уйландым: Әнкәйнең ник үзен язмыйм соң? Әнкәйдән аеру мөмкинме Илемнең, халкымның язмышын. Мин шулай башладым, ишеттем: Юлларны урынында кисә бел... Тутырдым тыгызлап шигырьгә Ашыкмый җирнең һәр кисәген Җор сүзле Әхмәтҗан, Шәйдулла Көн саен нигезгә җыелалар Кисәкләр... Мин ничек аларны Ыргытыйм? Бер бөтен җир алар. Кисәкләр .. Мин ничек, мин кая Ыргытыйм тормыштан үлемне? Васыятьләр, яңарды васыятьләр, Барысы да бер җепкә үрелде. Утырдым янында, уйландым, Күземә гел кабер күренә... Калыкты икенче бер васыять Буранлы декабрь төнендә. Күпере, вокзалы, уты юк Йөгемне илтүче юлларның, Калыкты түреннән ул васыять Егерме икенче елларның. Җир әле тын ята, җир ярлы, Җилләрдән җир әле теленгән, Калыкты ул васыять халыкның Үзеннән, йөрәге түреннән. Васыятьтә ил, дәүләт, киләчәк... Васыятькә барлыгы — ун минут. Уйлыйм да кабынам, шигыремә Менә бит кайлардан үрли ут. Көненә ун минут... Ун минут Дөньяны ул ничек киңәйткән, Калыкты алыплар шикелле Түбәннән хөр, азат милләтләр. Васыятьтә язмышым... һәркемнең Үз теле, үз йөзе, үз төсе... Бер җыр аз, бер моң аз, бер тел аз, Йөз телдә сөйләшеп үс, кеше. Әйткән дә яздырган уйларын Халыклар, булмасын бер яклы, Төшкән ул васыятькә сузылып һәр халык күңеленнән бер якты. Шул изге васыять хакына Гомереңне кызганма, кыл барын, Укыйм да кабынам, яңара Тарихым, хисләрем, моңнарым. Декабрь... Еракта ул васыять, Еракта, буранда ул төннәр... Юлымны яктырткан ул төннәр Сагышлы хис белән өртелгән. Ил олы нигезгә әйләнде, Сал яңа күперләр, төз, ныгыт. Барсы да йоклаган тыкрыкта, Буранда җемелди безнең ут. Тамчылап су салам: үлмәсен... Кәфенлек сандыкта, кисмәгән. Кайда сез, урактан кайтышлый Юлларда очраган чишмәләр? Утырдым мин әнкәй катында Булышып, мендәрен тигезләп, Нигезем... Шул изге нигезне Син, шагыйрь, үлгәч тә кил эзләп. 1969