УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН
V
30 иса бухгалтериягә кеше юграк чакны чамалап керде. Ишекне ике куллап сак кына япты, булдыра алтан хәтле ягымлы итеп сәлам -бирде. Үзенә гонорар тиешле өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. — Азчмаз акча бар иде шикелле. Ниночка Шунда ук Нина алдында ята торган «Социалистик Татарстан» газетасында шәмәхә кара белән кыеклатт язылган таныш фамилияне күрдә юк иде, ул песи сыман шыпырт кына аның артына чиратка басты. Нафталин исе аңкыткан, бу карчык аз-маз сукыр да, азрак саңгырау да икән, ул квитанциясен борын очына тидереп карый-карый, тешсез уртларын шапылдата-шапылдата шулай озак мыштырдады, Нисаның хәтта табан аслары чымырдап кычытты: — Тизрәк маташыгызсана, әбекәй,— диде ул күзләрен ишек-баскыч тирәләрендә йөгертеп.— Тизрәк дим...' Ниһаять. Ниса бәләкәй тәрәзәчеккә борынын тыкты. . Кулындагы Маркс томына саклык кенәгәсен кадерләп кенә яшергәннең соңында (тагын егерме җиде тәңкәгә кыйбатланды кенәгә!), ул олы эш майтарган кыяфәт белән ашыгып ашыгып өченче катка менде, V Ахыры. Башы узган елгы 10, 11, 12 саннарда де Башта үз күзләренә ышанмады, бухгалтер Нина аның карточкасын эзләп картотекага иелгән арада терсәге белән газетаны үзенә табарак тартты. «Идрис Бакиров. . Яшьләр редакциясе... 18 сум...» Үз акчасын әллә алды Ниса, әллә алмады, рәхмәтен әйтергә дә онытып, бүлмәсенә кайтты, учындагы кыштырдавык кәгазьләрне өстәл астына тыкты, кире алды, ахыр чиктә, түзмәде, беренче катка төште. Саклык кассасы тәрәзәчеге төбендә тәбәнәк карчыктан башка берәү туп-туры редактор ишеген ачты. — Керим әле мин. Рәкыйп туган,— диде ул, тәкъва гына. — Керегез, кер, Ниса апа. — Сез бернәрсә дә белмисездер, Рәкыйп туган... — Дөнья йөзендә сез барында нн-нәрсәне белми калуым ихтимал икән? — дип шаяртты Рәкыйп. Шаяртса да сабан туе көрәшчесе кебек жыелып, сагаеп калды, тагын кайсы яктан китереп каптырыр икән бу дигәндәй, Нисаны башын- нанаягына кадәр күздән кичерде. — Бухгалтериядән чыгып килешем,— дип башлады Ниса кыяфәтенә серлелек, вәкарь чыгарып. — Шуннан... — һич истә-оста югында коточарлык хыянәт ачтым! — Ниса апа, бухгалтериядәге жинаятьләр турында халык контроленә шалтыратыгыз. Телефоннарын биримме?.. Я булмаса ОБХССка... Үзенең мөһим, олы эшкә ябышуына шикләнмәгән Ниса алай ялан кул белән тотканга гына бирешмәде, көлеп куйды: — Сез, Рәкыйп туган, гел шулай,— диде.—Юньләп сөйләргә керешкәндә телне бәйлисез дә куясыз! Рәкыйп үзен тыя алды, тынычланды, тәмәке кабызырга маташкан Нисага: — Үтенечем шул, зинһар, бүлмәдә тартмагыз. Иртәдән бирле башым чатный,— диде. Ниса авызына капкан папиросын утсыз килеш әүкәли иде. — Рәкыйп туган,— дип башлады ул редакторны үз күреп.— Күп кисәтә килдем, колак салмадыгыз. Сагайттым, ышанмадыгыз. Сотрудниклар сезнең йомшаклыкны күреп, әйе, хәтта ки, либераллыкны тоеп дияр идем, тәмам азындылар. Бөтенләй чыгырдан чыктылар. Редактор аны бүлдерергә теләде, тыелып кала алды, учы белән өстәлне сыпыра-сыпыра: — Тагын кайсыбызның жанын ашарга җыенасыз, Ниса апа?—дип сорады. Ниса сискәнде, әмма сер бирмәде. — Ни дигән сүзегез монысы. Рәкыйп туган? һәрнәрсәгә күзе житә торган кристаллдай саф Ниса апагыз барлыгына куаныр чакта, җәнҗал чакырып ямьсезләнеп утырасыз, килешмәгәнне. — Куанам, Ниса апа, бик куанам! — Идрис Бакировның нәрсә эшләвен беләсезме? — Тизрәк ишеттерегез инде... — Сезнең җилкәгә пычак кадый... — Шулай укмыни? Ярсуына күмелгән Ниса редакторның ачыктан-ачык ирониясен, мыскыллавын да абайларлык түгел иде, бичара, ул кинәнеп, җәелеп сөйләргә әзерләнде. — Хезмәттәшләрнең байтагысы ялда... Калганнарыбыз газетага материал җиткерә алмый тинтерибез, һәркем хәл. кадәренчә эш, хезмәт дип көяләнеп йөргәндә ул малай нишли?.. Менә кайчан килеп’чыга ул Әхәт Нуруллинның кәсафәте!.. Үзе булмаса да әшәке вирусларын редакция бүлмәләрендә үрчетеп ята! — Нәрсә эшләгән Идрис? — диде тәкате корыган Рәкыйп. — Эш белән җитәкчелек иткән кеше барыннан да элек каты куллы булырга тиеш иде дә бит, кайбер тармакларда җиңеллеккә җибәрдек, ____ дип тезде Ниса редакторның ачуы чыгуын абайламыйча. — Ни эшләгән ул?! — Материалын башка газетага биргән. Эзен яшерер өчен псевдоним белән чыгарган. — Миннән рөхсәт сорады,—диде Рәкыйп, гәрчә бу турыда берни белмәсә дә. — Ничек? Сез... күрә торып ирек бирдегезме? — Идрис — журналистлар союзы члены. Аны башка газета-журналларда язышудан беркем дә тыя алмый! — Вакыты бит, вакыты,— дип ыңгырашты чын күңеленнән Ниса. — Күпме акча язганнар үзенә. — Унсигез сум. — Безлә ул материал өчен сигез сум алыр иде. — Журналист акча турында уйлый алмый... — Бакиров җилдән җиң тегеп йөрүче зат түгел, анын гаиләсендә һәр яктан кыен, авыр вакыт. Без монысы белән исәпләшмичә булдыра ♦ алмыйбыз. — Үзегезнең җитәкчелек авторитеты какшаганын сизмисезмени? — дип инәлде Ниса. — Ниса апа,— диде Рәкыйп, куллары белән өстәлгә ябышып.— Сез әллә минем корыч бугаз белән генә алдыра торган, һәр инициативаны буып торучы редакторга әйләнүемне телисезме? Ниса авызында әүкәләп кыйшап бетергән папиросын тәрәзәдән ыргытты да икенчесен алып шырпы кабызды. Рәкыйп барып тәрәзәне кинрәк ачты, күлмәк якасын кайтарып җилләнде: — Эссе! , — Идрисне бер җәзасыз калдырыйк дисез алайса? — Әйдәгез, җыелышыйк та аны куып чыгарыйк. — Куарга димим... — Шулай дип әйтеп карагыз. — Өйрәтергә кирәк, Рәкыйп туган'.. Ул безнең изге бурычыбыз! ф — Минем өйрәтәсем килми, Ниса апакаем... Сез. без пәйгамбәрләр- а ме? Тормыш барыбызны да үзе өйрәтә... Дөресен әйтим. Идрисне өйрә- ы тергә көчегез җитәме?.. Дөрес, аның характерында сугышчанлык я җитенкерәми, вакыты белән анысы да табылыр! Әмма егет төпле. Ни- 2 кадәрле материал тикшерә, эшли, газетага күпме яза. өстеннән бер с жалоба килгәне бармы?.. Нигезле тикшерә, чебен борын тыгарлык 3 урын калдырмый... Газетадан башка тормышы юк анык, бөтен көчен u бирә, җанын кызганмый... Миңа калса, әнә шундый яшьләрдән сезгә » өйрәнергә кирәк, Ниса апа! ® — Миңа?!. Чәймилова күзен акайтып, хәтта ялгыш ишетмәдемме дигән шикелле, алгарак иелеп катып калды. — Әйе, сезгә.. Клуб ишегендә йозак, фәлән инешнең басма култыксасы кыйгайган дип комнан бау ишеп, сәнәк белән су сөзеп утырудан ни файда5 Яшьләр андый вак-төякне, каурый белән теш арасында казынуларны укып та тормыйлар. — Алай... Нигә басасыз ул чагында андый мәкаләләрне5 — Чөнки сез башкача эшли белмисез, ә ныклап таләп итәргә бездә либераллык көчле. — Сез... Мин . редакциядә яраксыз элемент булып чыгаммы5 — Андый раслауга барып җитмәдем, тик үтенәм. заманча, кирәгенчә эшләүче яшьләргә кагылмагыз. Болгатмагыз саф суны' Менә Идрискә ГДРдан килгән архитекторны ышанып тапшырдык. Әйтегез әле, сез аның белән йөри алыр идегезме? — Нигә йөрмәскә5 . Германиядән килгән дигәч тә, әллә кем түгелдер. берәр фашист калдыгыдыр... — А1енә, сез шулай гына әйтә аласыз... Ә мин бүген тып-тыяыч, Идрис сынатачак түгел. Әхәт кебек, Идрис кебек егетләр барында эшләү рәхәт, яшәү күңелле. Кая барсаң да йөзең ак. — Әхәт кебек? Нисаның чырае чытыкланганнан чытыклана бара иде. — Әйе. Әхәт кебек. Ж.ае чыкканда әйтим, Нуруллин редакциягә кайтырга җыена. Гариза бирде. Мин аның теләгенә каршы килмәдем. — Бу мөмкин түгел!—дип чәрелдәде саклыгын онытып Ниса — АкылГа сынмаслык хәл! һич! Әгәр аланга китсә, я ул, я мин! УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Үзегез чамалагыз, Ниса апа,—диде Рәкыйп тыныч кына —Сайлау хокукын үзегез бирдегез... Мин Әхәтне сайлыйм. Чамасы Нисага беренче тапкыр хыянәт итте, ул үзенең җитәкчесенә яман сүзләр әйтеп бакыра башлады. Төкерек чәчте. Чөнки Рәкыйпнең тәкъдиме Ниса күңеленә гомергә дә килә алырлык түгел иде. Рәкыйп аның бушануын тын гына күзәтеп торды, аннары салкын гына: — Ниса апа,— дип башлап китте.— Сез теләсәгез кем янына, теләсәгез нинди дәгъва белән бара аласыз. Мин бүгенге көндә раслап куелган редактор... — Алай булганда, мин монда кала алмыйм. — Үзегезне лаеклы төстә озатырбыз. Песи күк кенә кергән Ниса яралы киек кебек үкереп чыгып китте. Ишек ябылуга, Рәкыйп бер секунд тормыйча Әхәткә шалтыратты. — Синме бу?.. Телевидениедә эшләрең кай тирәдә? • — Норма! — Бер-ике көннән монда күчә аласыңмы? — Күрәм: хезмәттәшләр дипломатик арадашлыкны ныгытуга күчәләр. Редактор куркынычлы цейтнотта... Барометр көне-төне давыл буласын күрсәтә... Шулаймы? — Чыга аласыңмы, юкмы? — Башлаган эшне өч көндә тәмамлыйбыз. Шуңарчы түзәр мәлең бармы? — Хәзер монда кил... Телефоннан аңлашып булмый... Әхәт озакламый килеп тә җитте. Ул ябыгыл, йөзе сураеп киткән, һәрчак ялбыр йөрткән чәчен бераз кыскарткан, әмма күзләрендә шул ук дәрт, нур сирпелеп тора. Сүзсез генә кул бирештеләр. — Инҗилдәге адашкан азгын малай атасы йортына кайтты... Җылашабызмы? — диде ул, көлемсерәп. — Куйчы, картлач. Әхәт шундук тонын үзгәртте: — Син борчылгансың, шеф, күрәм. — Бераз бар. Чак кына тын утырдылар. — Тәвәккәлләп сугыш ачарга җыенасыңмы? — Әйе. — Алайса союзникларны туплыйсың инде? Әллә детонатор гына кирәкме? — Сугышырга туры килер микән? Ниса редакциядән китәргә булды. Әхәт галстугын чишеп ыргытты, туктаусыз шаркылдап, тып-тып биергә тотынды: — Ходаем, Хуҗа Баһаветдин, Кәҗә Гыйльметдин, Саескан Камалетдин һәм «Чаян»нан хаксызга сөрелгән Сәйфетдин белән Котбетдин рухына багышлап тост тотар идем! Яхшылыгың жәлләмә! Ичмасам, сирәк-мирәк булса да. кодрәтеңне күрсәт: коткар безне шул афәттән! Ул туктап Рәкыйпне кочаклады, инде тынычланып урыннарга утырышабыз дигәндә ишек ачылды, анда иреннәрен тегәрҗеп калынлыгы гына калдырып кыскан, күм-күмтәк яңаклары эчкә баткан Ниса күренде. Ул Әхәткә күзенең агы белән генә карап алды да Рәкыйп өстәле янына атлады, ике учы белән таянды, көрсенде, тонык, җансыз тавыш белән: — Рәкыйп Шәкүрович. мин бая аз-маз кызыл киткәнмен,—диде. _____ Кичерегез... Редакцияне ташлап чыгарга көчем җитми Моңарчы кул- га-кул тотынышып, бергә-бергә ярдәмләшеп эшләдек. Моннан соң ла шулай яшик... Хәзерге хәлендә коллективны ташлап чыгарга намусым кушм ’ У л жавап көтеп идәнгә текәлде. — Үзегез әйбәтләп уйлагыз^— диде Рәкыйп, хәле китеп. Ниса сүзсез генә ым какты һәм күләгә шикелле шыпырт чыгып китте. — Ну, артист! — дип шаркылдады Әхәт.— Ну, кылана!.. Мондый чагын күргән юк иде, нык кыскансың, ахры үзен! — Редактор жавап урынына ияген биетте.— Кулга-кул тотынышып пенсиягә кадәр, шеф е мөхәррир! — Нишлисен,—дип көрсенде Рәкыйп. Икесе дә аптырашта калдылар, сискәндереп телефон шалтырады Рәкыйп Әхәткә китмәскә кушып ишарәләде дә трубкага үрелде. — Бу мин, Рәкыйп абый. — Идрис?.. Әхәт тә монда. Өч көннән сезнең бүлектә иске «яна мөдир!» — Менә бусы кәттәсе! Шә-әп, Рәкыйп абый Яшибез икән бер! Трубканы шул сәфәрчегә бирегез булмаса! Әхәт, сәлам, чуклы-чачаклысы! Бирешмә, әй!.. 31 Күз будымыни, Виталий Петровичның үзе янына артка кереп утырганын Идрис сизми дә калды. — Кузгал да акрын гына бар, Вася,—диде Жаденко шоферга Гостиницаны артта калдырып, стадион яныннан бара башладылар. Виталий Петрович эсселектән гажиз булып пиджагын салып тезенә куйды, сүзне жинел генә итеп каянрак чәлмәргә, ничегрәк тәмамларга икән дип баш ватып утырды Әгәренки алар Идрис белән электән танышып, хәтта кайбер мөнәсәбәтләрдә дошманлашырга да өлгермәгән булсалар, хәзерге минуттагы анлашу бик ансат кына узар иде!.. — Безнен театрлар гастрольләрдәме? — дип сорады ул «безнен» сүзенә аерым басым ясап. — Җәен шулай инде... — Быел кайларда алар? — Камал исемендәге театр Ленинградта. Зур театр Пензада. Операчылар нефть районнарында йөриләр. — Ленинградта нинди телдә чыгыш ясыйлар инде алар? — Әлбәттә, татарча. Мәскәү, Ленинград, Свердловск кебек зур шәһәрләрдә безнең агай-эне байтак яши... Сүз Виталий Петрович өчен уңай башланды болай үзе... — Без кунакка буш сәхнәләрне генә күрсәтеп чыгабыз була инде? Идрис тезенә учы белән суккаЛап көлде: — Театр — бер чакта да буш булмый, анда бөек рух саклана, Виталий Петрович. Мин шулай уйлыйм... Әйтик безнен рус драма теагры илебездәге иң мөгтәбәр храмнарның берсе. Качалов уйнаган, Савина чыгыш ясаган сәхнә алдында баш иеп тору үзе-үк тетрәтерлек вакыйга түгелмени?.. Академия театры фойесында оештырылган күргәзмәдә һушыгыз китеп торганыгыз бардыр сезнең Үзем > калса, барган саен, кайчандыр яшәгән, моңарчы күрелмәгән эшкә тотынган дәртле кешеләрнең узган юлына сокланып, тан калын кайтам. Бер яктан царизм кыса, чамасыз изә. Рус булмаган милләтләрне йотар өчен аларнын телләрен, сәнгать-әдәбиятларын буарга кирәк була. Икенче якта архиреакиион мөселман динчеләре, фанатиклар, бакыр башлы күсәкләр... Татар динчеләренең, рус карагруһчыларының бергә тоташкан зынҗырларын өзеп, ниһаять, егерменче гасыр башында татар милли театры төзелә. Атаклы Галиәсгар Камал, бөек Кариев, жир йөзендә яшәү барында мәңге онытылмас Сәйдәшләргә бәйле театрда булып чыгу Курт Карл өчен ифрат гыйбрәтле булачак.. 49 ГЫЛЛЭҖВВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЬЛ ЬОЛЫИ Машина Ленин урамы буйлап тавышсыз гына барды Университет янына җиткәч, Жаденко, ым белән. Васяга борылырга боерды. Элек «Бегемот» исеме белән данлыклы биш катлы мәһабәт йорт янына җиткәч, ул туктарга кушты. — Көт шушында чак кына. Вася! Идрис аңа сораулы күз белән карады. — Монда кагылыйк әле, иптәш Бакиров. ЗАГСнын чак кыймылдый торган дәү ишеген көч-хәл белән кузгатып, салкынча бүлмәгә керделәр. — Яшь кияүләрнең егәрен сынар өчен шулай ясаганнармы әллә бу ищекне? — дип көлде Идрис. Уңдагы озынча бүлмәдә өч кыз алтын балдак сайлыйлар, әллә нихәтле аппаратлар аскан, галстугы бер якка кыйшайган фотограф диванда йокымсырый, башка кеше күренмәде. Жаденко сулдагы буфет ягына борылды, ишеккә эленгән калын яшькелт шторны каерып Идрискә юл бирде. Кеше азлыктан файдаланып. буфетчы ханым җәелеп кенә чәй эчә иде. аларны күреп кыл да кыймылдатмады, башта ипләп кенә чәен эчеп бетерде, халат итәгендәге сохари бөртекләрен шыбырдатып идәнгә коеп торып басты. Дәшми генә аның бушавын көттеләр Виталий Петрович киштәдәге шешәләрне күздән кичереп: — Берәр шешә сухой алабызмы? — Дип сорады. — Сухули-мухули,— дип көлде Идрис нәкъ Әхәт төсле итеп.— Эчне тишмәс дип өметләнәм. - Ханым сораганны да көтмичә нәзакәтле генә кыланып суыткычтан бер шешә «Псоу» алып бирде. — Ярыйсы мал,— диде Жаденко. шешәне чөеп-чөеп. Аягүрә басып кына сап-салкын. чак кына шикәрләнгән коры ак шәраптан авыз иттеләр. — Идрис,—диде Жаденко, шешәдә калганны көмеш каймалы юантык бокалларга тагын бушата-бушата — Минем академия театрында бер дә булганым юк. Рус театрына да бик үк ешлап булмый. — Ә нигә йөрмисез? — Гадәткә кермәгән, шуңа күрә йөрелми. — Партерда махсус тәрҗемә оештырылган. Колагыңа наушник ал да тыңла. . Юкка йөрмисез театрларга. Виталий Петрович... Безнең академия театры илебездәге иң атаклы театрлар белән рәттән тора алырлык. Аның гажәп кызыклы актерлары, режиссерлары бар! Әйе. шулай! — диде Идрис үз фикерен дәлилләргә ясканып — Менә сезгә актер квартира сорап керде ди... Кем ул сезнен өчен?.. Беркем түгел... Ә үзебез кая да булса читкә чыксак, әйтик Африкага юлыксак, башаягыбызны онытып тык-мык кабиләсенең чүлмәк ватыкларын карарга булса да чабабыз! Ах-ух киләбез, ватык чүлмәк янында карточкага төшәбез, шытыр-шатыр блокнотларны тырмыйбыз. кайткач фотоларны күрсәтеп кардәш-ыруларыбыз алдында мактанабыз... Мин ул кабиләне кимсетергә, чүлмәк кыйпылчыгына табынырга томылган дәртчел- ләрне җәберләргә җыенмыйм... Мине кайберәүләрнең үз шәһәрендә, үз өлкәсендә яшәгән, үз күршендә генә торган халыкның үзенчәлекле сәнгатьләренә, театр-концертларына. көнкүрешенә, этнографиясенә бармак аша карауларына гаҗәпләнәм. Әйтик, Идел буенда бик үзенчәлекле халыклар — марилар, чувашлар, мордвалар борынгыдан яшәп яталар. Татарлар турында әйткән дә юк. Без бит сезнең күк җаваплы иптәшкә, нәкь сезгә. «Әйдәгез. Идел буе халык парының этнограсЬик музеена нигез салабыз!» дип барырга тиешбез. Жаденко, бокалын бөтерә-бөтерә, һаман аска карап уйлана иде. — Мәсәлән, без үз яшәешебезне рус сәнгатеннән, рус һәм дөнья әдәбиятыннан башка күз алдына китерә дә алмыйбыз. Ничек инде, йөз еллар уртак Ватанда бергә яшәп, уртак дошманга каршы яуга йөреп, бергә үлеп, бер туганнар каберлегенә күмелеп яшәгән халык белән якынаймыйсын? Рус әдәбиятын белмәгән, аны укымаган кеше бездә надан булып санала... Ә менә сез. татар башкармасында эшләүче жаваплы иптәш, татар театрында булмадым дип белдерәсез... Берьяклылык булып чыга түгелме сон бу. Виталий Петрович? — Идрис... Сез мина исемегез белән дәшкәнгә ачуланмыйсызмы’ — Театрга бармавыгызны кичергәнне, монысына гына түзәрбез! — Сез хаклы! Мина калса бу безнен зур ялгышыбыз. — Хәер, бу сезнен шәхсиян үз эшегез,— диде күңелсезләнеп Идрис. «Псоужны эчеп бетерделәр. — Шушы хәлләрне аңлап, мин Курт белән театрларга бармаска булдым.— диде кинәт Жаденко. . • — Нигә, Виталий Петрович? — Шулай. — Икәүләп ничек тә ермачлап чыгарбыз Сез шәһәрнең бүгенгесен, киләчәген менә дигән беләсез... Сез барында мин тыныч, сабыр... — Юк. Идрис... Үгетләмәгез . Машинаны сезгә калдырам. — Ярый инде алайса. — Кирәксәм, я квартирага, я эшкә шалтыратыгыз. Телефонны язып алыгыз әле: 4-77-80. — Булды. Сез райбашкармага кайтмыйсызмыни? — Кагыласы урын бар... Гостиницага барырга иртәрәк иде, Идрис Жаденкога, без сезне озатып куйыйк, дисә дә, тегесе ризалашмады. Анын тизрәк аерылып калырга теләве сизелеп тора иде. — Вася, безнең бераз буш ара бар. нишлибез? — диде Идрис. — Коенып алганда шәп булыр!.. Машинада оета, әнә, газетаны ике кат укып чыктым. Клименковны сөендерегез! — Әйтермен. Кунакны да су керергә алып барасы калган, уйламаганбыз. — Кичке ярауда тагын да шәбрәк коенырбыз! Бишбалта дамбасына чыгып машинаны стадион коймасы янына куйдылар. — Чиратлап коеныйк .. Машина яна, малай-шалай «Фантомао дип кадак очы белән язып тутырмагае.— диде шигәеп Вася. Әүвәл Идрис коенып килде. Васяны коенырга озаткач, ул шактый таушалган газетаны машина күләгәсенә жәеп жиргә сузылды. Бераздан аның янына нәфис коену костюмнары кигән, каралган тәнле, мул күкрәкле ике кыз якынлашты. Алар бер читтәрәк басып, әллә машинаны. әллә Идрисне күрсәтеп, көлешә-көлешә нидер сөйләштеләр. Егетнең мондый жимгә генә алданмавын күреп, якынрак килделәр. — Сәлам! — диде аларның берсе. — Хәерле көн.— диде Идрис сузылып яткан жиреннән. — Хатын-кыз белән яткан жирдән сөйләшәләрме? — диде икенчесе. — Алар шәрә булсалар да тәкәллефне онытмыйлармыни? — диде Идрис уенга борып, үзе шулай да торып утырды. — Хәлләр ничек? — диде чытлыкланып беренчесе. — Әйбәт. — Кунак белән безне таныштырыгызчы. — Нинди кунак? — диде Идрис төртмә генә. — Кунак нинди була? ГДРдан килгән турист... Сез аның тәрҗемәчесеме? — Кызлар, ике яктан басып, аны уртага алдылар. ЯЗ ГЫИЛЭҖЕВ 4 УРАМНАР АРГЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫҺ «Провокация булмасын!» дип уйланды Идрис. Кызлар, аның кы« заруына игътибар итмичә, тәтелди бирделәр. — Ай-Һай оялчан кунак икән! — Нигә су керенергә төшмәде? Казан кызларыннан оялып йөриме әллә бичара? — Эше бар,— дип мыгырдады Идрис. • Кызлар тагын ниләрдер сайрарга гына керешкәннәр иде. Идрис капланып сузылып ятты, аның болай гына тел язарга җыенмавын төшенгән сизгер кызлар турыдан-туры һөҗүм башладылар. — Безне ресторанга чакырыгыз әле. Сез дә икәү, без дә... Ул эндәшмәде. — Ялындырган булмасана! — диде беренче кыз. Идрис кыймшанмады. кызларның кәефе китте. — Телсез пижон! — диде берсе. — Бәхетсез турсык! — диде икенчесе. Күлмәк итәкләрен җилфердәтеп, елга ягыннан Вася килә иде. кызлар аны күреп җәһәт-җәһәт тая башладылар. Сөйләшенгән минутта Курт бүлмәсенә вестибюльдән шалтыратып ятканда ул үзе килеп төште. — Виталий Петровичны күрмим.— диде ул бер-ике сүз алышкач. — Иптәш Жаденко гафу үтенергә кушты, аның ашыгыч эше килеп чыккан — Кызганыч.— диде хафаланып Курт.— Бүген бик кирәк буласы иде. — Ул үзе безне эзләп табарга тиеш.— диде Куртның хафасын аңламаганга бераз җәберсенгән Идрис. Иң элек опера театрына бардылар Аның бинасында Мәскәүнең Станиславский исемендәге (аты хәтәр зурдан булса да. уеннары бик урта кул. Идрис бер-ике спектакльләрен карады инде!) драма театрының гастрольләре барганга, кая карама, шул театр кешеләре күренә иде Цехларда да эш тукталмаган, сәхнә култыкларында балта, чүкеч тукылдаганы ишетелеп калды. Тамаша залындагы стена бизәкләрен, фойедагы милли орнаментларны Курт зур кызыксыну белән карап йөрде: — Иптәш Астахов тыйнаклык күрсәткән икән! Менә ич милли рәсем үрнәкләре! — диде ул куанып. Академия театрында сәгатькә якын булдылар Идрис театрның тарихын сөйләде Беренче артистларның рәсемнәрен, беренче афишаларын күрсәтте. Аннан Зур драма театрына сәфәр ясадылар. Иң соңыннан мәчет булды. Анда намаз вакыты туры килмәде, озынча зур зал буш диярлек иде. почмаккуышлардагы карт-корылар гына күзгә чалынды ... Аннары, табигать белән хозурланырга дип. Кабан күле буена килделәр Аның тип-тигез көзгесе өстендә, шатыр-потыр килеп, скутер- ларга утырган егетләр куыша иде. Кызыксынып кына аларны тамаша иттеләр, әнгәмә ялганып торды, сөйләшер сүзләр күп булып чыкты. — Виталий Петрович безне эзлидер, мөгаен,—диде Курт кузгала башлагач — Хәзер шалтыратабыз. — Мина Казанда бер иптәшне табарга кирәк.—диде Курт, кыенсынып кына. — Аны Виталий Петровичтан башка табалмабызмы? — Белмим. — Архитектормы ул? — Түгел . Ул минем әтинең дусты. Алар Бухенвальдта бергә булганнар Шунда очрашканнар Минем әтине Эттерсберг тавына утыз жиденче елның жәендә үк китергәннәр. Иң беренчсләрдән... Кырык икенче елны алар шунда очрашканнар. — Исем-фамилиясе ничек аның? — Ка-сим Усанов. — Усманов түгелме? — Юк. Усанов,— диде Курт ышаныч белән.— Алар бер блокта яшәгәннәр, бер яшерен оешмада торганнар — Алайса Усанов ни өчен әтиегезгә адресын бирмәде икән? — Әйтә алмыйм. Алар кырык бишенче елда аерылышканнар. Истәлек өчен лагерь билгеләрен алмашканнар. Кызыл түгәрәк эчендә кызыл шар... Бу —лагерьдан качарга омтылган тоткын дигәнне аңлаткан... Әти кырык бишенче елдан соң Усановка берничә тапкыр хат язып караган, нигәдер жавап ала алмаган. Үзе лагерьда алган чирләреннән котыла алмыйча алтмышынчы елда вафат булды. Ул мина сш кына. «Улым, син, әлбәттә. Россиядә булырсын Безнең илебезнең киләчәге шул ил белән тыгыз бәйле... Казан шәһәренә барып чыгарга тырыш, анда минем язмышымның каты сынауларын бүлешкән дусларымнан берсе, татар коммунисты Касим Усанов яши», дигән иде — Сезнең әтиегезне дә фашизм үтергән икән. — Әйе. — Минем әтием дә фронтта үлгән. Мин утыз жиденче елда туганмын. — Мин дә утыз жиденек көзендә Әтиемне мин кырык бишенче елга кадәр күрә алмадым... — Усановны, әгәр ул исән-аман икән, табабыз аны'.. Эх, килгәч тә әйтсәгез, газета аша халыкка мөрәжәгать итәр идек. — Ул кадәрле үк шау-шу кирәкме икән? — диде тыйнак Курт. — Хәзер үк адреслар бюросына барабыз.. Тәгаен шәһәр кешесе булдымы икән Усанов?.. Куйбышев мәйданындагы белешмәләр бюросында Идрис «Касим Усановжы да, «Усманов»ны да эзләп карауларын үтенде Ал ар га бер ничә минут көтәргә куштылар Курт та, Идрис үзе дә соң дәрәжәдә дулкынланганнар иде. Жаденкога шалтыратырга да оныттылар һичбер урында тынычлык тапмаганга, кеше күзеннән чигкәрәк китеп, Кабан күле буендагы Тукай һәйкәле куелган бакчага барып утырдылар. һәйкәлне карадылар Сүз әдәбият турында китте Татарстаннан Германиягә күчтеләр, әтиләренә, билгесез Усановка әйләнеп кайттылар. — Әгәр бюрода «юк» дисәләр? — Үзәк бюрога барабыз. Хәзер Казанда булмаса, бәлки, кайчанда булса яшәгәндер. Табарбыз. — Әгәр «бар» дисәләр? Белешмәләр бюросына дулкынланып, каушап бардылар — Усанов гомумән юк... Усманов Касыйм Ваһап улы бар . 1907 елла туган... Хәзер Тельман урамы, унберенче йортта, бишенче квартирада яши... Кәгазьне үрелеп алганда Идриснең куллары калтырады — Исән!—диде ул немецча.— Исән Усманов!.. Усанов түгелдер дидем бит... — Алайса ул башка кеше,— диде күңелсезләнеп Курт. — Бездә татарларда андый фамилия юк та'. Башкамы, түгелме, безнең кулда адрес, кадерле Курт!.. Очтык, Вася! — диде Идрис машинага утыргач. — Еракмы? — дип сорады Курт. — Монда гына! Казанның үзәктәге аулак урамнарының берсенә. Тельманга выжла* АЯЗ ГЫИЛЭЩЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН тып барып керделәр. Усмановның Тельман урамында яшәвендә дә Идрис эчке бер мәгънә күрде... Ишек алдын тиз эзләп таптылар. Сәрби куаклары чуарлаган киң генә чиста почмактагы күләгәдә өч-дүрт кеше домино сугалар, коляскаларда бәбәйләр йоклый, карчык-корчык гайбәт сатып утыра. Аргы башта ике карт көймә төзәтәләр. Бәлки шуларның берәрсе Уема- новтыр?.. Уңдагы агач йортның икенче катына күтәрелделәр, кайдадыр балык кыздыралар иде, борынга тәмле ис килеп бәрелде. Идрис бишенче квартира ишеге янындагы ак төймәгә басты. Эчтә аяк тавышлары ишетелде.,, 32 Виталий Петрович туп-туры шәһәр советына керде һәм дежурный яныннан унбишенче больницага шалтыратты. Икенче кат, нейрохирургия бүлеге, зек-н!.. Телефонга озак килми тордылар, ул хәтта шомлана башлады. — Сезне тыңлыйм,— диде, ниһаять, зарыктырган мөлаем тавыш. — Бу Ленин районы башкармасыннан, председатель урынбасары Жаденко. Безнең санэпидстанциянең баш врачы сездә... Нина Миханловнаны телефонга дәшсәгез икән? — Булавина мы? Ул нәкъ шушы минутта чыгарга жыенып йөри. — Хәзер үкме? — Әйе, документларын көтеп тора. Жибәрмәскә тырышыгыз, яки көтеп торсын дип әйтү уңайсыз иде, Виталий Петрович гадәттә булмаганча житез кыланып урамга чыкты. Чатта гына таксилар туктый иде, бәхетсезлеккә каршы, бүген берсе дә күренмәде. Ул кабаланып, икенче катка, оештыру бүлеге мөдире бүлмәсенә менде. — Коткар. Серафим Иванович! — Ни булды, кадерлем? — Бер сәгатькә генә машина биреп тор. Югыйсә яна! Сонгы сүзне ул матурлык өчен генә әйтте. Каршы алырга өлгергән тәкъдирдә дә анын януы бик ихтимал иде. Әмма ул аны-моны исәпләп тормады, машина килгән арада музей каршысындагы киосктан зур бер бәйләм ап-ак пионнар сатып алды. Юллары уңмады, унбишенче больницага гадәттәгедән озаграк бардылар, чат саен диярлек янап светофорлар туктатты, җитмәсә тимер юлда шлагбаум төшкән иде, сабырсызланып Арча ягына карый-карый, поезд күренгәнне көттеләр. Виталий Петрович минутына әллә ничә кат сәгатенә карады, туктаганмы әллә дип колагына китерде, соңга калдылар, ахры... Чәчәкләрен дә алмыйча атлыгып икенче этаж баскычына аяк басканда Булавина белән йөзгә-йөз килделәр. Нина Михайловна ялгыз түгел, аның артыннан ук титаклап, бәләкәй төен тоткан кайнатасы Һашим да төшеп килә. Алар сөенешеп чөкердәшәләр иде, тәкатьсезләнеп менеп барган Жаденкога баш кагып кына уздылар. Виталий Петрович аны каршыларга килгәндер дип, Нина Михайловнаның уена да кереп карамады. Узып бераз төшкәч кенә әсәренеп туктады. Жаденко яшь гашыйк кебек тиргә батып аңа текәлеп каткан иде. — Саумысыз,— диде ул юаш итеп. — Әйбәт.— диде Булавина, исе китмичә генә. — Нигә хәбәр иттермәдегез? — диде Жаденко, аларга ияреп тешәтешә.— Очраклы гына белеп килдем! — Сезнең мине каршылавыгызмыни? — диде Булавина, көлеп. — Кемне булсын тагын?—диде Жаденко. картка күз кырые белән караштырып. — Рәхмәт, Виталий Петрович, чын күңелемнән рәхмәт... Сез, әткәй, таныш шикелле. — Таныш, таныш,—диде шатланып Жаденко.—Һашим Сәлимгә- рәевич, сез такси-мазарда килдегезме? — Гарип-гораба түгел, троллейбуста да бик әйбәт кайтырбыз,— * диде карт, коры гына. = — Алайса, озатырга рөхсәт итегез. Машина сезнең карамакта п Каршы килеп маташу әдәпсезлек иде. машинага кереп утырыш- ° тылар. ч — Сез кунаклар янында мәшгуль түгелмени? — дип сорады Була g вина Жаденкодан. — Үзегез барын да белеп яшисез тагын... < -«■Идрис шалтыратты... . Жаденконың йөзе сөенеч белән балкый иде: — Кунакны бүген аңа тапшырдым! Сезне каршыларга кирәк < иде бит! ь — Кылган гөнаһларыгызны ярлыкату өченме бу кадәр хөрмәт? — = диде карт чәнчеп кенә. * Булавинаның бу сүзләрне телдән әйттерәсе килмәгән иде, хәтта ул £ Жаденконың каршылавына шат та иде, ялт кына әткәсенә карап аны " шелтәләде. * — Шулай, шулай, Һашим Сәлимгәрәевич,— диде Жаденко күтәрен-® ке күңел белән.— Дөньяныкы дөньялыкта бетсен! Аның соңгы сүзләре картка ошамады, гомумән, Жаденконың кар- » шылавы аңа әдәпсезлек булып тоелды, аның туйдан кайтып килүче S яшь кияүдәй машинада балкып баруы бу өнәмәүне тирәнәйтте. Ул, 3 тротуарда кайнашкан халыкны күзәтеп, үзалдына фәлсәфә сатып *- барды. шыгырдап куйды. , — Бик оста уйныйсыз,— диде Жаденко, аны мактап. — Шахмат — пенсионерлар шөгыле,— диде карт, бөтенләй башка и, нәрсәләр турында уйлап. п Ары-бире карангач, ул пианино өстеннән китабын алып икенче бүл = мәгә керде, ишекне тыгызлап япты. Жаденко белән Булавина зал якта торып калдылар. Виталий Петрович, үз бәхетеннән үзе исереп исәрләрчә елмая-елмая, кыюсыз гына атлап ана якынлашты. Тегесе кый.чшан- мады, селкенмәде, жен текләп карал торган күзләрен каймалаган керфекләре генә дерелдәп киттеләр. Жаденко борылды, нәни малай фотосын алып. Нина Михайловна чалымнары белән чагыштырып карады: охшаган! — йөреп кермибезме? — диде ул, фотоны ашыгып куеп.— Кич булып килә. — Рәхмәт,—диде Булавина таркау гына Ул. Жаденконын шактый комарланып карап торуыннан унайсыт- ланып, әтисе кереп киткән ишеккә табарак тартылды. Эчкәрге яктан өзек-өзек кенә йөткергән тавыш ишетелде. — Без зиратка барып кайтабыз... Виталий Петрович үзенен шуны алданрак искәрмәвенә үртәлде. Ул ана ияреп бүген теләсә кая барырга да әзер иде, әмма Нина Михайловна әйткән жөмлә аның өмет-теләкләрен кисте дә куйды... — Эшкә кайчан чыгарга диделәр? Бу сүз әлегә артык, бөтенләй кирәксез иде, Виталий Петрович эш турында ничарадан бичара гына сүз кузгатты. ' — Әле ашыкмыйм. Виталий Петрович. — Бәлки кичкә таба очрашырбыз? — диде ул. һаман өметләнеп.— Минем апаларга кереп чыгарбыз... — Кеше мәшәкатьләп йөрмик инде... — Нинди мәшәкать ди?.. Ул күптән түгел һиндстанга барып кайтты. Бик кытыклы днапозн1ивлары, пластинкалары бар... белән тутырды. Ул ишекне бикләде, акрын гына чишенде, ялангач калгач, көзге каршысына басты, чәчләрен тузгытып башын артка ташлады... Чир жәфасыннан шактый ябыкса да, күз тимәсен, дөнья мәшәкатьләреннән бөгелеп төшәрлек түгел әле Нина Михайловна!.. Тик менә чәчләр... Чигә тирәләреннән агарып бөтерелеп торалар... Һашим бирелеп һәм яратып уйный иде, Жаденконы ике тапкыр ♦ огты. Виталий Петрович оттырышын авыр кичермәде, ул биллиард шахмат уеннарына гади бер мәзәк, вакыт уздыргыч дип кенә карын иде. Үзе уйнады, үзе һаман Нина Михайловнаны көтте. Өченче партия дә һашимнын үзәк пешкасы, ачык юлга чыгып, акларнын араларынз кыю гына барып кергәндә, балкон ишегендә Булавина күренде. Ишеккә аргы белән утырса да, Жаденко моны шундук сизде, елмаеп борылды. — Менә мин әзер булдым,—диде Булавина, рәхәтлектән күзләрен кысып. Тәбәнәк урындыкта утырып аяклары оеган Жаденко аягүрә басты, иелеп чираттагы йөрешен ясады. — Без дә бетерәбез. Нина Михайловна өстендә ару күлмәк, аягында алтынсу йөзле һиндстан туфлялары, юеш чәчләрен бигуди белән ураштырып, сизелмәслек итеп калын яулык белән төрештереп куйган. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Очраштык ич инде, Виталий Петрович... Каршы алуыгыз өчен тагын бер тапкыр рәхмәт. — Сезнең авыр чагыгыз... — Әллә жәлләргә дә ниятлисез инде? — Сезнең хәлне авырлаштыруда минем катнашым да булды... — Менә яна яралган Нехлюдов! — дип, Нина Михайловна көтмәгәндә көлеп җибәрде.— Толстойчылар мәзһәбенә язылмадыгызмы5 .. Бәреп егам да тартып торгызам!.. Ансат фәлсәфә... Ахыр килеп, кулымны һәм йөрәгемне тәкъдим итеп тез чүгәм! — Чын сөйләшүне клоунадага әйләндердегез. — Сезнең өчен иң ансат котылу юлын сайладым,— диде Нина Михайловна мәрхәмәтле генә. Алар, кара-каршы басып торсалар да, бер-берсенә карарга кыймадылар. — Әткәй!—дип эндәште дә, Нина Михайловна ишекне ачты. Жаденко, «Суд килә!» дигәнне ишеткәч сикереп торган тоткын кебек, апак агарынды. Кулына китап тотып күзлекле Һашим чыкты. Нина Михайловна, иңенә кофта салып, аңа эндәште: — Кузгалабызмы, әткәй?.. Виталий Петрович безгә үпкәләмәс... — Кузгалырбыз,—диде Һашим, таягына үрелеп. — Виталий Петрович,— диде Булавина, мөлаем гына.— Чәчәк эзләп йөрергә соң инде, сезнең пионнарны зиратка бүләк итсәк, рәнҗемәссезме? — Юк, юк, зинһар... Карт титаклап арттарак калды. Баскычтан төшкәндә Жаденко ике куллап Нина Михайловнаның беләгеннән кысты. — Яратам ич мин сезне, Нина! — Тагын бер тапкыр шушы сүзне сезнең авыздан ишетсәм, без сөйләшүдән бөтенләй туктыйбыз. Ике тапкыр әйтсәгез, башка урынга күчәм. — Миңа өметләнергә дә хокук калдырмыйсызмы? — Аннан ни файда? — Белеп яшәргә телим... — Ә мин белеп яшәргә теләмим... Белеп яшәү күңелсез бертөрлелек түгелмени?.. Сез Канәгатьме? Жаденко аның күзләренә карады, баскычта эчне пошырып, җанны кыйнап протез шыгырдады. 33 Тар гына ачылган ишекнең теге ягында яулыгын җилкәсенә төшереп татарча бәйләгән, бераз бөкрерәк, кечкенә буйлы карчык күренде. Ул ят кешеләрне абайлап кыбырсый башлады, аны бөтенләй аптырашта калдырмас өчен, Идрис ашЫгып-ашыгып сәлам бирде: — Исән-сау гына яшисезме, әбекәй? Карчык ишекне киңрәк ачты, танырга җыенгандай, аяк очларына басып, муенын суза-суза карады, танымагач, авыз читен яулык почмагы белән томалап: — Исәнмесез, балалар. Әйдәгез, өйгә рәхим итегез,— диде. — Керәбез, әби, шатланып керәбез. Карчыкның сәер бәйләнгән яулыгын, җыерчыклы, сөйкемле йөзен Курт кызыксынып карады: Ка-си.м Усановның хатынымы бу? Шулмы? Шулармы? — Таныган сымак та итәм, күзнең мае беткән, каһәр суккыры. Мәүлиха кодачаның улы түгелсендер бит? Кираммы әле? — Юк, әби, исемем минем Идрис, үзем газеталар чыгара торган җирдә эшлим. Редакциядә... Бер мөһим йомыш сезнең бусагага китерде. Ул узе утырмады, урындык алып, Куртка утырырга немецчалап тәкъдим итте. Ят тел сүзләрен ишетеп болай да коты бот тирәсендәрзк йөргән карчык бермә-бер шөбһәләнде. Идрис Курт белән таныштырды: — Бу безнең Казан кунагы, әбекәй. Германиядән килгән. — Германнан дидеңме?.. Шуннан укмыни? И аллам!.. Ни йомышыгыз бар иде соң сезнең бу йортта? — Без Касыйм абый Усмановны эзләп килдек. Бу аның квартирасы | булгач, сез. мөгаен, аның карчыгыдыр инде? — Касыйм кирәк иемени? — диде карчык, ачылып.— Әллә кайчан а әйтми торасыз... Юк, мин анын җәмәгате түгел, аның хатыны Минниса 5 исемле, ә минем атым Хәдичә. Минем каргым, гәҗиттә утыргач, мужет 3 ишеткәнең дә булгандыр, Бәкер исемле иде, меховойда эшләде... Фәр- ” хетдинов фамилияле ие, Герман сугышыннан кайтмады. Идрис әбинең үз ире дә Германиядә үлүен Куртка әйтеп бирде. = — Усанов исәнме, сорагыз, зинһар,—диде кычкырып Курт. — Хәзер беләбез... Карчык бераз куркып калды.— Идрис әбигә < мөмкин кадәр йомшак эндәшергә тырышты.— Касыйм агай кайда соң’ ь — Аның кайдалыгын сорап торасы бармы? Шунда инде, дачада, = дачада! Кара яздан карчыгы белән киткәннәр иде... Яннарында бер < кызлары — Рәисә генә бар. Сез, егет-жилән, шуны эзләп йөрмисездер £ бит? Миннән яшермисезме? * — Исән! — дип кычкырды Идрис, немецча. — Исән-сау!? — дип кабатлады Курт. ® — Әстәгьфирулла тәүбә,— дип укынды карчык, куркынып. — Их, әбекәй, Хәдичә әбекәй!.. Хәбәрнең иң-иң шатлыклысын әйг- ° тегез безгә, мең яшәгез! — Мин аларның күршеләре,—диде аптырап карчык.— Гөлләргә 3 су-мазар сибим, аз-маз тузан арчыйм дип керүем. Ялгыш туры килдегез - — Эх, әби! Германиядән килеп туры кигергәч ялгыш буламы сон ч ул? Бу кунак егетнең әтисе белән Касыйм абый бергә немецта пленда булганнар, әсирлектә. — Үзе ннмес дисең, үзенең әтисе ннместә әсирлектә дисең... Ничегрәк була инде анысы? — Концлагерьда, әбекәй, үлем базында. Аның әтисе коммунист булган. Карчык, баш кага-кага, аның сүзен жүпләп торды: — Ныгытып ук әйтә алмыйм, балам, илла-мәгәр Касыймның нимес- ләргә каршы сугышып йөрүләрен сөйләгәнен ишеткәнем бар. Бәйрәм- сәйрәмнәрдә йөрешәбез. Тол башымны да аштан-чәйдән калдырмыйлар дигәндәй... Рас дип бетерә алмыйм, әмма йөргәндер Касыйм! Бик тә уңган, кәттә кеше үзе менәтерәк. Күрүгә исегез китәр. — Курт, кадерлем,— диде Идрис, дулкынланып.—Без эзләгән кеше шушы йортның хужасы булырга тиеш. — Болай ансат табылыр дип һич уйламаган идем. Белгән булсам, беренче көнне үк, килгәч тә... Үзәктә яшәп яткан бит! — Хәдичә әби, инде дачаларының кайдалыгын да әйтеп жибәрсәгез, сезгә миллион рәхмәт тә кызганыч түгел. — Кайда дисеңме?., һэ, аты коргыры, бик һәйбәт урында, исеме урысча, ничек иде соң?.. Пруховой ягында инде, Юдиннарны узып барасы... Бик матур урыны! Иделе дә якында гына дигәндәй, урманы да өстеңә аварга тора... һавасы да коры. Касыйм абзагыз өч ел дигәндә йортын салды, бакчасын тергезеп жибәрде. Карлыганы, чиясе җитәрлек, барган саен сыйланмый кайтмыйм. Кызлары Рәисә китап баса торган жирдә эшли. — Бакчалары Займишеда алайса? — Шул инде шул, аты коргыры! Үзен дә беләсең икән. — Журналистлар дачасындамы? — Әйе, әйе, Касыйм Усманов дип сорасак, аны белмәгән кеше юктыр. Хәзер дә бик закунный кеше, каравылына-ниенә тылкышып начальник булып йөри. — Рәхмәт, әби. Идрис карчыкка ике кулын сузды. Курт та шуны ук кабатлады. — Шулкадәр җирдән Касыймны эзләп килгән диген... Бар да сон инде изге җанлы кешеләр! Нимесендә дә бар икән!.. Баскыч араларын бер генә сикерделәр, Идрис әби белән сөйләшкәнне Куртка түкми-чәчми аңлатып бирде, сүзе бераз корырак чыкты, чөнки әби телендәге тәмне тәрҗемә итеп торырга вакыт та. мөмкинлек тә юк иде. Тизрәк-тизрәк Касыйм Усмановны эзләп табарга кирәк! Моңарчы беленми яткан Бухенвальд герое бер Курт өчен генә түгел, Идриснең үзе өчен дә, газета өчен дә, Татарстан өчен дә гаять кызыклы булачак. Куртның әтисе, Касыйм Усманов, Курт.үзе... Мәсьәләне ике сүз белән Васяга да аңлаттылар. — Нинди поездларга утырыш йөрү? — диде ул, Идрисне ачуланып.— Туп-туры Зай.мищега сыпыртабыз. Юл такыр, тирә-ягы кәртин- кә, кирәк кешене тапмый кайтмыйбыз. Ирек мәйданында телефон автоматтан Жаденконың өенә дә, эшенә дә шалтыратып карадылар. Квартир телефонын алучы булмады, эшеннән: «Виталий Петрович бүген-иртәгә эш белән йөри, монда килми»,— диде секретарь. Курт белән Вася, машинадан чыгып, җилләнеп торалар. Киң Ирек мәйданын кояш яктырта. Ак алъяпкычлар буып җибәргән бакчачылар, боргаланган шлангларын үз артларыннан ияртеп, чәчәк түтәлләренә су сиптерәләр. Анда да, монда да — аллы-кызыллы түтәлләр өстендә күклезәңгәрле салават күперләре җемелди. Эсседә көнозын 'шәһәр урамнары буйлап йөреп, ашханә яки рестораннарда ризык җыеп утырганчы Иделнең киң кочагына чыгу ни тора?!. Шушы матурлыкны, байлыкны, кабатланмас табигать гүзәллеген. җитешеп, Куртка күрсәтеп булырмы дип йөргәндә, әкәләле имән үзе өскә ауды!.. Телевышка янында бензинга шактый чират иде, әмма Вася иң алга ерып үтә алды һәм ә дигәнче бензин тутырып кузгалдылар. — Юлның турысына чыктык: Казан — Горький, Мәскәү — Берлин! Теләсәгез илтергә була! — дип көлдерде шофер. Моңарчы мыштыбын гына йөргән Вася. Жаденко аерылып калганнан бирле, әллә ничек ачылып китте. Ул Германияне бик әйбәт белә икән, сугыштан сон өч ел шунда хезмәт иткән, немецчаны да аз-маз сукалый, хәтта берничә җыр җырлап күрсәтте. Андагы бер хуторда яраткан кызым калды, чак өйләнешмәдек, Татарстаннан. Казаннан дигәч, әти-әниләре риза булмады,— диде ул.— «Анда кысык күзле, кин яңаклы татарлар яши. алар һаман чи ит ашыйлар, кызыбызны кыргыйлар арасына җибәрә алмыйбыз»,— дип терәлеп каттылар». Боларын Вася ярым мактанып, ярым шаяртып сөйләде. Идрис башта иптәшләренә ияреп көлде, аннан кинәт моңайды, уйчанланды. Европада татарларны шулай дип уйлыйлар микәнни? Ул Куртка үзләре узып бара торган Киров районы тарихын, татар пролетариатының үзәге булуын, аның революцион традицияләрен. Пороховой заводын, Елан тавындагы монастырьне сөйләп бара иде, шып булды... ’ Урман юлына төшкәч, Вася хәтсез кызу барган машинасын җайга куйды, бая \зләре артта калдырган дәү-дәү үзбушаткычлар гәрс-мәро килеп аларны узарга тотындылар. — «Тын күл»не хәтерлисезме? — диде Вася хәйләкәр генә. — Шунда барганда таныштык ич.— диде Идрис, ачылып — Кунакны алып кереп күрсәтеп чыгабызмы әллә дим Виталий Петрович үзе булса, читләтеп узалмас иде! — Эшебез ашыгыч ич. Вася. — Белми дә кала ул.— диде шофер, хәйләкәр елмаеп.—Әйләнечтән юл туры дибез дә тәвәккәллибез! — Алай алдарга ярамый.— диде Идрис, уңайсызланып.— Дөресен ф әйтик! Бер дус малай да бар анда минем! — Шулай булгач, сыпырдыкмы? . Кайтышлый керергә соң булыр, алар иртә кунаклыйлар... Балалар шәһәрчегенә кагылып чыгарга Курт шатланып риза булды. Пиджак кесәсеннән фото алып күрсәтте, аның үзенең дә ике улы бар икән. Балалар турында сүз купкач, фото кулдан-кулга йөргәндә Идрис эчке бер җайсызлык тойды, үзен суык аяклы ханжа дип уйламасыннар өчен, хатынының сырхаулап торуын, хәзергесе көндә санаторийда дәваланып ятхын аңлатты — Минем башкисәр малай да «Тын күл»дә,— диде Вася. ңсе китмичә генә. — Аңлашылды,— диде көлеп Идрис. Гөжелдәп, таныш дачага барып життеләр. Иң элек аларны Фаина Наумовна белән Галия апа күреп алды. Ак марлялар өретелгән-тәрә- зәле кухня янындагы күләгәдә, чебен-кигәвеннәргә койрык селкеп, юаш кына бахбай тора, ишек алдында башкача жан иясе барлыгы сивел- ф мәде. а Фаина Наумовнаның урман-далада яшәгәнлеге йөзенә чыккан, и анда-санда эре сипкелле йөзен жил кискән, ялангач беләкләре дә ■£ көрәнләнеп, юкарып калганнар, ул Идрисне ерактан ук танып ягымлы £ эндәшеп килде: Е — Кунак бар икән, рәхим итегез, хуш килдегез!.. 3 — Ялгышмадыгыз. Фаина Наумовна, кунакның да иң кадерлесен u алып килдем. Иптәш Курт Карл. Германия Демократик Республикая сыннан... Без сезнең белән бер дәрәжәдә — хужалар бүген. “ Гринберг, күптәнге танышын очраткан сыман. К\рт белән немецча сөйләшә дә башлады. Вася белән Идрис бер-берсенә күз кысышып алдылар. Галия апа да Идрисне онытмаган икән, күрүгә әрләргә тотынды: «Ял көннәрендә шушында килсәң —кай төше ярамаган,—диде. Коеныйм дисәң — күле, кызыныйм дисәң — эссе комы бар Килмисең генә бит!..» Фаина Наумовна Васяны да бик яхшы белән икән, аңа: — Бүген ата-аналар белән очрашырга ярамый яравын. Василий Павлович,—диде.—Шуның өчен сез үзегез барып күренеп йөрмәгез. Федяны Галия апа гына дәшеп китерер — Берочтан Айдарны да чакырырсыз инде. Галия апа — Мин теге мәкаләне язып бетергән идем. Идрис Булатович... Тик Айдар турында чынын ук язарга кулым бармады Малайны бөтенләй ташладылар, җәйгә чыгып бер аяк басканнары юк’ Әтиләрен күреп бер сөйләшмәссезме? — Бәлки алар шәһәрдә түгелләрдер? Нигәдер очрашмыйбыз — Белештек. Икесе дә каядыр китәргә әзерләнәләр, әмма хәзергә шәһәрдә. — Мәкаләне алып китә аламдыр ич? — Әлбәттә... Сез Айдар белән сөйләшә торыгыз, мин кунаклы дача белән таныштырырмын — Мен.) рәхмәт. Фаина Наумовна Идрис. Куртка карап: — Менә монда безгә Виталий Петрович житми,—диде — Сайрар кошларың бер якта торсын иде! УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Фаина Наумовна да бик ягымлы ханым... — Жаденко шушы балалар шәһәрчеге өчен орден алган кавалер! — Искәртүегезгә рәхмәт, котларга кирәк үзен. Шәһәрчек чыннан да күңелгә ятышлы күренә. — Виталий Петрович шәһәрдә йөргәндә гадәттән тыш тыйнак телле булса да, мондый урында антик заман архитекторларыннан башлан Оскар Нимайер, Карбюзьеларга хәтле килеп җитә ала. Курт. Идриснең шаяруын аңлап, үзе дә бер-ике көлке әйтеп алды. Гринберг аны корпусларга таба алып китте, Идрис кул ягына атлады. Агачлыкта аксыл чәчле малаен җитәкләгән Вася күренде, бераз артта- рак калып Галия апа кыска чалбар, кыска җинле ак күлмәк кигән ялан баш малайны болай таба йолыккалый иде. Малай бармый, карыша, аякларын җиргә терәп тартыша. Айдар ич бу! « Идрис алар янына йөгерде. — Айдар! — Менә күр: әйдә дим, янына абыең килгән, дим... Юк, ди, ышанмый... Минем янга берәү дә килми, ди... Тагын ябып куярга алып барасыз, ди. — Сез аны ябып та куйгалыйсызмыни? — дип сорады Идрис. — Юк ла... Беркөн, инде канны бик кыздыргач, мөдир бүлмәсендә чакчак кына, ябага тай аунар ара гына утырып торды бугай... Малай, аларның татарча сөйләшүләрен бөтенләй тыңламаган да сыман, әллә кая бер читкә карап тора иде. Идрис малайга кулын сузды: — Сәлам, Айдар! Малай сәламне алмады, кулларын артка куеп басты да, каш астыннан гына аңа бер-ике рәт карап алды. — Танымыйсыңмы әллә? Малай ләм-мим сүз әйтмәде, Идриснең кулын җилкәсеннән кагыл төшерде. — Сөйләш абыең белән, затсыз,—дип кычкырды Галия апа,—Беркөн коенырга алып баргач, кызларның күлмәкләрен балчык тутырып суга ыргыткан... Аннары, аннары... ин биек чыршы башына менеп шуннан тәрәт иткәннәр, нәләтләр... Әй, булды инде хәлләр, булды... Галия апа тәтелдәпме тәтелди иде. Малай, апаның әләкләвен сизенде, ахры, борчыла башлады. — Син шулай төрле әкәмәтләр дә күрсәтәсеңмени? — дип сорады Идрис кырыс кына. — Нинди әкәмәт? — диде анламамышка салышып малай. — Күл буенда, су коенганда... — Әләкләшмәсеннәр,— диде малай, җиргә карап. — Син мине гафу ит,—диде Идрис, борчылып,—Моңарчы яныңа килеп булмады, һич эштән бушатмыйлар. — Катырак сөйләш үзе белән,—диде китә башлаган җиреннән борылып Галия апа,—Болай кәнфитләнеп торма... Бер урамда торабыз дисеңме?.. Агайнелек тә ташка үлчим генә икән шул... Әйдә, ичмасам ир-ат сүзе үтмәсме? Беләүләнгән малай, затсыз... Үзе шундый тере, белмәгәне юк, эшкә дисәң дә үтә чыккан гаярь, әмма усал! Малайларны куркытып бетерде. Идрис, Айдарны нык итеп җитәкләде дә бер кыәыйгарак китте, алар дәү күләгәле каен төбенә барып утырдылар. — Сөйлә хәзер, ни хәлләрең бар. — Әйбәт. — Чикерткәләр тотасыңмы? Малайның күзе бераз янды да тагын сүнде. — Тотмыйм. — Тоттырмыйлармы? — Мин скрипкәчеләрне тота башлаган идем .. Әти коробкалар алып киләм дигән иде... Аптекаларда дарулардан бушаган картон каплар була икән. Аларны бушлай да бирәләр, диде Фаина Наумовна... Әти шуларны алып килергә вәгъдә итте... Мин скрипкәчеләрне буш шырпы кабына тутырдым... Алар, сугышып, берберсенен тәпиләрен өзеп бетергәннәр... Шырпы капларын күлгә ыргыттым. — Кызларның күлмәкләре белән бергә йөзсеннәр дипме? — Әләкләшмәсеннәр,— дип кабатлады малай. — Каян шулай үчегәләр алар сиңа? — Витяга әтисе компас бүләк итеп бирде... Без шуны сынап Аккош күле кырыннан урман аша чыгып шәһәргә кайтмакчы булдык. — Икәү генәме? — Әйе... Наилька да иярмәкче иде, курыкты. — Шәһәргә нигә кайтмакчы инде сез? — Мин малайларга Рексны сөйләгән идем, алар ышанмыйлар. — Нәрсәгә? — Бәләкәчләрнең бар икәнлегенә ышанмыйлар... Мин ант иттем, барыбер ышанмадылар... Аннары бәләкәчләрнең берсен мин Витяга бирмәкче идем, ул миңа компасын... Идрис малайның чәчен озак кына сыйпап утырды. — Шуннан ни булды? — Без барабыз шулай, барабыз, асфальтны да уздык . Шуннан Фаина Наумовна белән тетя Галия арттан куып тоттылар... Кызлар күреп калганнар да әләкләгәннәр. — Алай... — Наильканы тукмадык. — Анысы нигә тагын? — Кызларның әләкләргә йөргәнен белгән ич ул! — Кирәкми кешегә тияргә... Якында гына күке кычкырды. Малайны иркәләп, юатып әллә ниләр әйтердәй булды Идрис, дәшә алмады, туктаусыз сөйде, иелеп анын жилкә чокырыннан үпте. Малайның тәненнән татлы кояш исе килде. — 0. син ике түбәле икән,— диде, малайның башын сыйпап. — Шулай диләр... , ■«,. — Бәхетле буласың алайса... — Ә синең Рексны күргәнең бармы? Бәләкәчләр олымы? — Юк бәләкәчләр,— диде ул, читкә борылып.— Рекс та юк. — Алдыйсың,— диде малай, кинәт аның куеныннан ычкынып.— Син дә, мин качмасын дип, алдаларга килгәнсең! Ул бер кырыйга йөгерде һәм бүген беренче күрешкәндәге кебек үк кыргыйланып, усалланып, каш жыерып карап тора башлады. — Айдар, Айдар! Алдамыйм, ышан... Мин синең янга тагын киләм. Аптекадан картон каплар, компас алып киләм... Тик Рекс та, бәләкәчләр дә юк. — Кайда соң алар? — Алачык та юк... Теге әшәке малайлар ут төртеп яндырганнар. — Яндырганнар. — Тик син борчылма... Киров районында хезмәт этләрен тәрбияләү клубы бар. Бик кирәксә, шуннан бәләкәчләрне алырга була Тик малай Идрискә ышанмады. — Синең янга керергә жай булмады. Безгә Германиядән кунаклар килде, мин шуларны озатышып йөрим. — Германиядән? — диде малай саңгырау гына. Ыштанын күтәрә-күтәрә Вася малае узып китте. — Айдарка, әйдә! — дип кычкырды ул шоколадлы бармагын ялап. Идрискә дә ашыгырга кирәк иде. әнә, Фаина Наумовна белән Курт, сөйләшәсөнләшә, аның ягына караштырып алалар. АЯЗ ГЫЯЛЭЩЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Син мине шушы араларда көт. — Ярар. — Килермен. — Ярар. — Ә кызларга тимә... — Ярар. — Алар бит син адашмасын дип курыкканнар. — Безнең компас бар иде... — Шулай да... Адашуын бик тиз! Малай каерысы кубарылып беткән нарат төбендә боегып кына басып калды.... Фаина Наумовна мәкаләне Идрискә тапшырды, хуҗалар чәй эчәргә калырга кыстасалар да, кунаклар рәхмәт әйтеп баш тарттылар. Бераздан Васянын машинасы, агачларның юлга иелгән йомшак ботакларын ике якка айкый-айкый, урман юлыннан йөгерә иде. Юл коры, һава шәп, Куртка балалар шәһәрчеге бик ошаган. Ул дулкынланган, сөйләп сүзләре бетми. Вася немецча җыр куплетлары башлап куя, өчәүләшеп аны күтәреп алалар, күңелләр көр, кәефләр шәп, сәфәр гаҗәп уңышлы дәвам итә. Сүз арасына тагын Касыйм .Усманов килеп керә, машина көпчәкләре тагын да ятьрәк тәгәри башлыйлар... «Урман арты» совхозында Казан—Горький шоссесын калдырып, Юдинога борылдылар. Вася мондагы юлларны яхшы белә икән, ул, Юдиноның комлы урамнарын читләтеп, турыдан-туры Биләй авылына барып төште. Займищеда тимер юл аркылы чыкканда Идриснең эченә ниндидер кайнарлык йөгерде... Тиздән, тиздән, әнә теге борылышны үтүгә, алар Бухенвальд җәһәннәмендә булган, мен газапларны кичергән татар коммунисты Касыйм Усмановны күрәчәкләр. Дачаларның легендар каравылчысы — тоз күзле, аяксыз Хәким — машинага капка ачты, сорашты һәм Усмановлар дачасын күрсәтте: — Әнә теге яшел түбәне күрәсезме?.. Шуның янында әберәкәй кадәрле генә зәңгәр йорт. Юк. анысында түгел . Шул йорт артында 4уар кәрнизле, курчак өе күк бизәкле өй булыр Шул инде Усмановнын дачасы... Үткән атнада бергәләп балыкка барган идек, тоттык, әздән сигез кило булыр!.. Машинаны каравылчы өе янында калдырып, бакча түтәлләре арасына кереп киттеләр. Вася да, үтә кызыксынып, алар артыннан иярде. Хәкимнең эте Пальма кунаклар артыннан яман өреп калды... 34 Зәйтүнә: «Әткәйнең мылтыгы чормада ауный бугай», дип Мөзәкиргә дөресен әйтмәгән иде. Әткәсе Фәтри язга таба ак халатын киеп, урман буйларында кыска койрык, кылый күз куяннарның чәлмәштбргән чуар эзләре буйлап арка тире чыкканчы бер-ике тапкыр әйләнеп керде дә, рәт чыкмагач, мылтыгын майлап, шунда күз алдына гына, келәтнең түшәмен терәткән шома баганага элде. Хәзер әтисе я кырда, я башка эштә, абыйсы Шәүкәт механика мастерскоеннан чыкмый ята, әнкәсе көнозын җәйләүдә, йорт арасындагы эшләр, кош-корт карау тулаем Зәйтүнәгә йөкләнде. Әле ярый, бәбкәләр исәйделәр, тилгән мәлгуньгә бирешерлек түгелләр... Тавыкларга җим алырга келәткә кергән саен кызның ике күзе тин кушкөбәкле мылтыкка төшә... Учы белән иске кыл иләккә бодай тутыра, күзе һаман мылтыкта... «Шәүкәт абыйның техникумда укыган китаплары калмаганмы?» * дип кергән... Нәрсәгә кирәк булган апа китаплар?.. Нигә ул абыйсы “ өйдә чакта кермәгән? Әйе, әйе, ул кергәндә Зәйтүнә ындырдан беренче тапкыр яшь бәрәң- © ге казып алып, болдыр баскычында шуны кыра иде... Мөзәкир керде, п әтисе белән сөйләшкән булып торды, китапларны да шуннан сорады... 5 Әтисе: «Малай үзе кайткач керерсең инде, парин», диде.. < Әтисе көн саен, эштән кайткач, ишек алдында җиз таста кояшта „ җылынган суны күтәреп, ягылмаган мунчага юынырга китә... Мөзәкир R белән сөйләште дә, тасын күтәреп тагын шул мунчага юнәлде... Зәйтүнә < бәрәңгене казанга салырга дип өйгә керде... Ишек алдында Мөзәкир берүзе калды түгелме? Калды!.. Капка ачык, келәт ишегенең бигендә агач чөй генә, суыр да чыгар, атла да кер... Ә мылтык, юри әзерләп куйгандай, күз алдында гына тора. Ал да шыл... Кыз өйдәге эшләрен бетереп чыкканда, малай ишек алдында юк иде! Зәйтүнә, келәт бусагасына утырып, яңагына таянып, боларны берәм- берәм күз алдыннан кичерде... Аннан ул мылтыкны кочаклап чыгып баручы Мөзәкирне ап-ачык итеп күргәндәй булды... Менә ул шыпан- шыпан гына чыгып сыза... Теге явыз дошманнарын эзәрлекләп, түше белән шуышып бара... Менә юл кырыенда, агач артында аларны сагалап тора... Менә... Моннан арысын күз алдына китерергә курыкты кыз... Кинәт колак янында гына коточарлык шартлау янгырады, ул чәрелдәп идәнгә авып төште, колакларын томалады... Бераздан самолет гөрелдесе ишетелә башлады, уф, реактив самолет авыл өстеннән очып үткәндә, шуның шартлавы гына булган икән. Ул идәнгә тезләнде, лардан ике кушуч бодай алып итәгенә салды, келәт ишеге төбенә чәчеп җибәрде, ындыр капкасына аркылы бастырык салды: эт-кош кереп тавык-чебиләрне куркытып бетермәсен. Ишекне бикләп-нитеп тормады, урамга чыкты һәм Мөзәкирләргә таба тыр-тыр чабарга тотынды. Мөгаен, шул алгандыр, шулдыр, шулдыр... Теге куркынычлы очрашудан бирле кыз аның артыннан күзәткәләп йөрде... Нәгыйм урынына җәйләүгә киткәч, Мөзәкир аннан дүрт көн кайтмады (биткүзләре төзәлгәнне көтеп ятты). Зәйтүнә ул чагында көй саен әнкәсе янына барып йөрде. Моның белән әнисен дә, зоотехник а. «к у» «• Куркыныч, хәвефле нәрсә ул мылтык... Бүген дә, кулын ларга тыгуга, кыз шома баганага карады, эсселе- суыклы булып китте: мылтык урынында юк иде! Зәйтүнә иләген атып бәрде, кубарылып ишек алдына чыкты. Дәү ак тавыклар келәт астыннан да, капка ярыгынннан да аңа таба зыр- пыр чабышалар иде. Әтисе берәр башка урынга алып куйган булса?.. Мөгаен, шулайдыр, күз алдында тормасын дигәндер... Ул, келәткә кире кереп, ашык-пошык актарынырга кереште. Абыйсының пыяла китеге белән шомартып ясаган җәясе килеп чыкты. Яшен ташы дип атабабадан сакланып килгән шома чуерташ күзгә чалынды... Каз мамыгы тутырылган мендәрнең авызы юньләп бәйләнмәгән икән, киштәдән идәнгә төшеп йон чәчелде... Мылтык бер җирдә дә күренмәде. Тавыклар, кызны үртәгәндәй, аның саен әрсезләнеп келәткә һөҗүмне көчәйттеләр, өерелеп эчкә үк керделәр, ишекне ябар иде, караңгыда кала, Зәйтүнә аларны куркытып тибеп иләкне тәгәрәтте, кулларын яман чәбәкләп: — Кө-өш!—дип ишек янына йөгергәләп килде. Аннары чалгыга ябышты. Тамак асларын дер-дер селкетеп, ко-ко-ко дип тавыкбикәләренә көч биреп торучы әтәч, кызның ярсулы тавышын ишетеп, иң әүвәл читкә шылды... Әйе, әйе, кичә соң гына аларга Мөзәкир кереп чыкты... УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН 65 Тәслимәне дә шаккатырды. «Моңарчы, ферма дигәнне ишеткәч, челләдә койрык чәнчеп чапкан яшь бозау күк йөргән кыз ипкә кереп барамы әллә?» дип, җәйләүдәгеләр үзара сөйләшеп тә алдылар. Беркөнне, каз бәбкәләрен барлаганда, кыз Мөзәкирне теге тракторлар ишкән ярда күрде. Кулында кармак саплары, ә үзе суга караган да нидер уйлана... Кемнәр кыйнаганын нигә берәүгә дә әйтмәде икән?» «Исерек башлар Бизрә ярын ишеп бетергәннәр», дип авыл халкы сукрангалап йөрде, юл төзүче бульдозерчыларны милициягә чакырып штраф та түләттеләр, ә малайның кыйналуы турында бер кем авыз ачып бер сүз әйтмәде... Урам капкалары шар ачык... Жилдә шыгыр-шагыр килә, майламаганнар... Ишек аллары буп-буш... Өй тәрәзәләре дә ачык. Зәйтүнә, әллә кемне генә эзләгән төсле урамның теге башына карап, алар турына килеп басты. Җыр шыңшыгандай итте... Үрелеп карар иде, тәрәзә биектә, сылап акка буялган таш нигезле, эре-эре таза бүрәнәләрдән ишле семьяга исәпләп салынган биек йорт. Әле нигез киртләченә бассаң да буең җитәрме, нәличниккә ябышып аяк очына бассаң гына... Кинәт өй эчендә кемдер чәрелдәп жылап җибәрде: — Әлә-лә-лә! Зәйтүнәнең куркудан чәчләре үрә торды: нигә шулкадәр акыра икән Рузилә? Ул сыңар аягы белән таш нигез киртләченә басты, үрелеп, нәличниккә тотынды, түше белән бүрәнәләргә ышкыла-ышкыла сузылып, өй эченә карады. Берни күренмәде, гөлләр комачаулый иде. Рузилә тагын такмакларга ябышты. — Әтә-тә-тә, абый, абый! Кыз куркуыннан чак очып төшмәде. Нәкъ аның борын төбендә генә Рузиләне көн яктысына алып килеп, Мөзәкир сенелесенең күзеннән чүп алып маташа иде. Башта ул аның ни эшләгәнен аңышмый торды. — Йомма, йомма дим күзеңне!.. Тигәнәк чаты кергән синең күзенә, кызый. Аны алу ансат түгел, бел... Акырсаң — сукыр да калырсың. түз... Малайның кулында дүрткә бөкләгән чиста кулъяулыгы — Авырта-а! — дип, авызын вак бәлеш хәтле ачып елады Рузилә. — Ума дим... Каткан сарык койрыгы төсле кулың белән күзеңә тотынасын, кагылма! Ул Рузиләнең күзендә бик җентекләп чокчынды, Зәйтүнә, чытырдап ябышып дөньясын оныткан бер рәвештә, аның хәрәкәтләрен күзәтеп торды. Мөзәкир бераздан турайды, бармак очларында нидер әвәләп, ышкып карады. — Беттеме? — Ю-юк... Әлә-лә-лә!.. Сызлый. — Чүбен алдым, акырма. Урыны кырса кырадыр... Моннан болай акыл, тигәнәк арасына кергәнеңне күрсәм, теш казналарыңны буш ясармын. Чәчләрең киезләнеп беткән, юньсез. Ал тарак, тара әйбәтләп. — Теш казнамны? — диде кыз, күзен кара йодрыгы белән уып. — Әйе. Врачка алып барам да теге дырылдавык машина белән барын чүпләтәм. Йөр әби авыз булып. Зәйтүнә җитез генә ычкынып жиргә сикермәкче иде. кулы тамчы гөл чүлмәгенә кагылды, чүлмәк эчке якка идәнгә тәкмәрләде, шапылдап төшүе булды, көлгә дә әйләнде. Кыз куркудан җайсыз сикерде, үкчәсе зыңгылдады, йөз чытып өскә караса, тәрәзәдә — Мөзәкирнең ачулы күзләре. Менә ул кинәт елмайды; — Җен бар дип торам... — Чүлмәгегез ватылдымы? Хәзер генә бер хәйлә табасы иде дә бит. тик Зәйтүнәнең анысына башы җитмәде. Малай күздән югалып торды, яңадан күтәрелгәндә анын кулында балчыклы тамырлары таралып торган тамчылы гөл иде. — Ватылуы әйбәт булды, чүлмәге бәләкәйләнгән икән. Кара инде, тамырлары кырыйга шыпланып ничек бөялгәннәр!.. Күчереп утыртасы ф булган... Авызына бармагын капкан куян күзле Рузилә абыйсының култыгы 3 астыннан күренде. Мөзәкир, култыгын җәеп, аның башы кысты: § — Бар диләр сиңа. уйна. — Әле чәч тара дигән иде... § — Җитешерсең, уйна — Өченче көн кая бардың, Мөзәкир? Малай көлеп үк җибәрде: § — Син шуны сорарга тәрәзәгә мендеңме? — Ха,— дип борынын җыерды кыз.— Шуңа мендем ди... Рузиләне £ ник чырылдатасың икән дип жәлләп мендем. Малай өстән торып сөйләшүне яхшысынмады, капка төбенә йөгереп чыкты һәм кызны ишек алдына чакырды, алар бер-берсеннән шактый = ерак торып сөйләшергә тотындылар. — Торна сазына барып печән карадым. — Аннан чаптырмыйлар бит. — Чалгы кермәслек түмгәк аралары калыр әле! — Былтыр да әнә безнең Таҗи абыйны штраф түләтеп җәфаладылар... Кеше кермәслек урыннардан гына җыештырган идем дип зарланып йөрде. — Таҗи абыйны тотканнар бит аны. мине тотып карасыннар! — Алай да,— диде кыз, көрсенеп,—Әнкәй җибәрсә, мин дә сезнең белән барам. — йөрмә. — Нишләп? Мөзәкир. Зәйтүнәнең теге серне берәүгә дә ачмавына эченнән генә рәхмәт укыса да. кызның чытлыкланып, сагаеп эзәрлекләвең сизенгәли иде. Йомышсыз-эшсез тәрәзәгә менеп йөрүенә ачуы чыгып торганда, тагын печәнлеккә тагылып барырга җыенуын да ишеткәч, тупасланырга кереште. — Ерак ул, я еларсың... — Синең арбаңа утырмам, курыкма. Барсам, камыр җимеше ашарга барам. — Камыр җимеше пешмәгән. — Каян беләсең? — Карадым.— диде малай, беләген сызганып,—Күрәсеңме, камырлыкта сыдырттым. Терсәктән чак кына түбәнрәк ике-өч урында песи тырнаган сыман кутырлаган эзләр бар иде. — Камыр җимеше пешмәсә. торна бәбкәләрен карыйм. — Батып үләсең килсә, керерсең, Мукшы күленең суы арткан. Аннары, торна бәбкәләрен карарга ярамый. Кеше күрсә, аны ата-ана- лары ташлап китә. — Торна үз бәбкәсен ташлыймы? Белдең.. Әллә кан арада гына аяк астына килеп кергән Рузилә тагын борынын казырга тотынды. — Кызлар янына барасыңмы син, юкмы, тигәнәк чыпчыгы? Рузилә кап-кара үкчәләрен күрсәтеп урамга йөгерде. — Миңа да шул ук әмерме? — диде Зәйтүнә, шукланып. — Нинди әмер? АЯЗ ГЫПЛӘҖЕВ — Кызлар янына куасындыр инде. — Куды ди... Малай, гаеп өстендә тотылган төсле, кызарынды. — Торналарны күрдеңме? — Тавышлары ишетелде. — Шунда күршедәге борчак жиренә төшәләр алар. Кызның китәсе килми, аның мылтык турында берәр сүз чыгартасы килә, шуңа күрә ул тагын торналар турында сүз куертты. — Түбән очның Гаптери былтыр торна аткан дип сөйләделәр. — Аннан булыр— — Ничек йөрәге житеп атты икән? Ятим калган сыңары каргый ди бит аның... — Сыңары каңгырып үлгәнче йөри инде, ә аткан кешесенә берни дә булмый. Ул арада нәкъ алар телгә алган Түбән очтан чабышып менүче ике малай күренде. Болар, Мөзәкирдән бәләкәйрәк булсалар да, бер очныкы хокукында бергә аралаша торган кандалалар Алар нидер бәхәсләшеп чапкан жирләреннән мышкылдап тукталдылар. Мөзәкир капка янына килде. — Ни гөрлисез? — Мөслах жизни төлке атып алган,—диде малайларның берсе. — Кайда? — Төнәген төлке фермада ун тавыкны буган... Өченче көн дә күргәннәр. Тавык фермасына төлке ияләшкәнне Мөзәкир дә ишеткән иде. — Мөслах жизни бүген таңнан саклап торган да аткан,— диде мактанып малай. — Белдең,— диде малайларның икенчесе.— Бер аткач та тимәгән. Төлке үлгән булып хәйләләп ята икән, Мөслах абый бара башлагач, торган да чапкан. Икенче көпшәсеннән аткач кына үтергән. — Булыр,— дип раслады Мөзәкир.—Мөслах абыйның сездән мылтык алып чыкканын күргән идем, Зәйтүнә. — Чынмы? — диде кыз, шатланып. — Әйе инде, әйе. йөгердекме? — Кая? — Түбән очка. — Әйдә! — Рузилә, Рузилә! — дип эзләнде Мөзәкир. Итәгеннән туфрак коя-коя, болдыр астыннан Рузилә килеп чыкты. — Кай арада кереп өлгерден. бичара? Әйдә, төлке карарга! Алар өчәүләшеп Түбән очка йөгерделәр. Капка ачык... Шыгырдый... Өй алды ябылмаган... Өй ишеге дә шар ачык... Тавыклар «ырлый-кырлый өй алдына кереп тулдылар, өйгә өерелеп уздылар, идәндә яткан тамчы гөлен чукып, тырмап, тамырларын чәр дәкләп, чәчәкләрен өзгәләп, туфрагын чәчеп бетерделәр. Капка шыгырдаган саен башларын күтәреп карыйлар үзләре тагын.. 35 Тоҗымнарын бөдеркәли-бөдеркәли әрсезләнеп түтәл араларына су зылган кыяр сабаклары, купшы кишер мыеклары чәтерт-чәтерт итёг аяк астында калалар, алар, егылып китмәс өчен кулларын киң айкый айкый, кабаланалар, иң алдан Идрис теркелди, аның артыннан каба ланып Курт килә, иң арттан Вася йөгерә. Кура җиләге куаклары куелыгыннан сипкелле борыннар, елтыр күзләр карап кала, сукмак чирәмендә чуар песи балалары шаяра. Каяндыр татлы төтен исе, татлы ризык исе килеп борынга керә. Төзелеп бетмәгән йортның как идәненә шәпшәрә егет чалкан яткан да иренеп кенә гитара чиртә. — Тополя... тополя... тополя...— дип бер җайга гына суза ул. Идрис ялт кына Куртка борылып карады. — йөрәк урынындамы? — Әйтү кыен... Тизрәк күрәсем, сөйләшәсем килә. Минем әтием сүзгә саран кеше иде. Бәлки үзем яшьрәк, акылсызрак булганга чын- чынлап сөйләшеп бетереп кала алмаганмын, күп нәрсәләр билгесез миңа!.. Ә алар озак кына бергә яшәгәннәр, сер бүлешкәннәр, дошман белән көрәшкәннәр. Касыйм Усманов күп нәрсәләр белергә тиеш Хәким каравылчы күрсәткән маршрут бетеп килә. Әнә зәңгәр йорт... Әнә курчак өенеке төсле бизәкле тәрәзәләр... Төртке-төртке кара төшкән ак күлмәгенең изүен мул ычкындырып, кара кәләпүшле татар карты йорттан чыгып килә. Кулында чүкечме, өтергеме... Сөннәтләп кырылган ярым чал сакал... Калын кара кашлар... Карт булса да. күкрәк киң, гәүдә базык. Маңгаена эре-эре сырлар таралышып яткан. Маңгайга сыймаганнар, ваграклары, тере, шат күзләр тирәсенә каймаланып тәгәрәшкәннәр. Шулмы? Шул үземе? Карт үзенә чекерәеп аптырашкан өч ирне күреп туктады, елмайды, ф Үземе, үземе? Алар өчәүләшеп, бер-берсен этә-этә, карт алдына килеп бөялделәр и һәм бер мәлгә бөтенләй исләрен-акылларын җыя алмыйча таралып, х аптырап басып калдылар. Инде карт та уңайсызланды, гаеп-кыегым * бармы әллә дигән сыман, өс-башына күз төшерде, кулындагы нәрсә- s ләрен сулдагы верстакка куйды. 3 — Касыйм абый сез буласызмы? — диде Идрис, ниһаять. — Үзе идем,— диде карт, йомшак кына. « — Ул1 — диде Идрис, немецча. ~ Өчесе дә аһылдап кундылар. Алар эзләп килгән кеше чыннан да Касыйм Усманов булып чыкты. Мен дә тугыз йөздә җиденче елда туган .. Кырык бернең июнендә үк сугышка чыгып киткән... Көнчыгыш Пруссиядә бароннар өнен туздырганда дүртенче кат яраланган һәм сугышны шунда тәмамлаган. Өч орден һәм җиде медаль кавалеры. Коммунист. Бухенвальд? Сугыштан сон ишеткән... Бухенвальдны да. Маутхаузенны да. Освенцимны да... Юк. үзе әсирлектә булмаган, кызганычка каршы, Куртның әтисен дә очрата алмаган... Касыйм Усманов... Үзе дә, түгел дә... Курт үзенең кәефе кырылуын сиздермәскә тырышты. Кунак немецның әтисе гозерен үтәү йөзеннән шулкадәрле җирләр үтеп, үзенең адашы Касыйм Усмановны эзләп килүен ишеткәч, картның исе китте, ул аны олылап түренә чакырды. — Безнең халыкта бусагадан борылып китеш юк, тормыш-көнкүрешебез белән дә танышырсыз,— диде ул кат-кат. Килгән-килгән, ташлап китү ару түгел иде, аякларын салып, өй эченә оекчан уздылар. Биләмгә киткән җиреннән Минниса карчык та кайтып керде, алар карт белән күзгә-күз генә караштылар, карчык шунда ук чебеш әнкәсе күк кыр-кыр җилләнеп йөрергә тотынды. Кухня идәне астында кар УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН базлары бар икән, карчык, бисмилла дип, иң әүвәл шуннан катык алып менде. — Сөтне кибеттән алмыйбыз, кибетнеке сыек була, ләззәтсез. Ике көнгә бер тапкыр Биләй авылына белеш апайга йөрибез. Кыйбатрак булса да, сөте бик куе, хуҗасы да бик пөхтә — чиста, кинәнегез,— диде ул, коштабак тирәсенә тәти агач кашыклар тезеп. Күз ачып йомганчы кара карлыган, кызыл карлыган, кура җиләге ише нәрсәләр өстәлгә тәлинкәтәлинкә менеп тезелештеләр. — Акча җимеше түгел, бакчаныкы, үзебезнең хәзинә,— диде канәгатьлек белән Касыйм. Картның андый-мондыйга алып куйган бер кызылы белән бер агы да бар иде, муеннарыннан гына тотып аларны да чоланнан алып керде. Минниса карчык газ өстендә тиз-тиз генә күкәй тәбәсе куырды, шпрот ачты, күмәчмүмәчләрне телде, табын түгәрәкләнде. Чәй чокырларына иң элек шәрап койдылар. — Ягез, туганнар, житешегез,— диде Касыйм, ипле мыекларын сыпырып.— Дөнья булгач, менә очраштык та... Тазалык-саулык өчен җайлап кына берне күтәреп куйыйкчы. Өстәл тирәсендә әңгәмә бик тиз җанланды. Бераз кызып, үзләшеп алгач, Касыйм абзыйның теле тагын да чишелде: — Кайда тукталдым дисең, Курт туган? Гостиницада?., һәй, ямьле жәйдә интегеп шунда яталармы?.. Бүгеннән миндә торасың. Көймә дә бар минем, кармак-кормагы да җитәрлек, рәхәтләнеп балык тотып тик ят!.. Усманов татарда күп таралган фамилия ул... Усманов исемен йөрткән легендар героебыз да, дөньясына даны киткән галимнәребез дә, бик кызыклы яшь белгечләр дә бар... Син ары-бире ял иткән арада бергәләп теге Усмановны да табып куярбыз. — Бәлки ул Усановтыр? — Белеп булмый, туган... Дөнья бик чуар, безнең татар халкы Рәчәйнең дүрт ягына таралып утырган. Русы, чувашы белән аралашкан дигәндәй, Усмановың бер җай белән Усановка әйләнсә дә — бер дә гажәп түгел. Төрле хәлләр булып узды ич!.. Ул Себер якларында, прнмергә әйтик, нинди генә исемнәр юк... Чәләкә дип йөртәләр, бактын исә, ул үзебезнең Сәләхетдин булып чыга. — Безгә кирәкле Усанов Казанда яшәргә тиеш. Яки кайчан исә бер шушында торган кеше. Анысын әти яхшы хәтерли иде,— диде Курт, уйланып. — Монда икән, бигрәк мач килә! Табабыз аны, шикләнмә, бергәләп тотынсак тапмыйбызмы соң? Кеше кадәр кеше ник табылмасын, юләр! Дипломатия кагыйдәләренә ярагандырмы, юктырмы, бер дә сырланмыйча, бик әйбәтләп сыйланып чыктылар Карт белән карчыкның «кунакларыбыз!» дип өзгәләнеп, кеткелдәп кенә торулары Куртка да өметсезләнергә вакыт бирмәде. Бик якынаеп, адреслар алмашып, туганнарча саубуллашып кына торганда тоз күзен майландырып, титаклап, каравылчы Хәким дә килеп җитте. Касыйм карт аның өлешен шешә төбендә калдырган икән, аны да сыйладылар... Хуҗалар белән саубуллашып капкага таба юнәлгәннәр иде, әле буялмаган да ап-ак йортның ишек төбендә Ренат Кәрамов күзгә чалынды. Зуп-зур, буаз сыер корсагы хәтле яшел рюкзаклар, кармаклар, якорьлар арасында нидер бәйләп маташкан Ренат аларны күрмәде, эндәшми генә үтеп китеп тә була иде, әмма Идрис Айдарның әтисе яныннан сүзсез-өнсез генә үтеп китә алмады. Тукталды, азрак карап торды, аннан гадәттәгедән кычкырыбрак сәлам бирде] — Кәрамовка салют. Ренат калкынды, кара күзлеген салып башын иде, сәламне алды. Веранда тәрәзәсе тавышсыз гына ачылды, аннан түбәсенә күбәләк канаты хәтле генә ак яулык чөйгән Луизаның башы күренде. — Кунаклармы, Ренат? — Әлегә белгән юк... — Кунаклар, кунаклар.— дип чикылдады Луиза. — Каршыларга чык. Ренат, рюкзакларны, кармак сапларын бер кырыйгарак күчереп, баскычтан үтәрлек ара ясады, йөгереп диярлек Луиза чыкты. — Өйгә рәхим итегез. — Ашыгабыз. Луиза ханым. — Кая шулкадәр ашыгасыз инде сез? Яшь хатынның күзләре шуклык белән яналар иде. — Шәһәргә... Бу... Курт иптәш. ГДРдан. Безнең кунак. Архитектор Безнеңчә әйткәндә, мигьмар була. — Германиядән? — Луизаның ясалма кунакчыллыгы, кыланчык кызыксынуы шул секундта ук чынга әйләнде.— Ренат! Күктән йолдыз чүпләргә кушмыйм, әмма кунакны коры гына кайтарып жибәрсән. рәхимшәфкать өметләнмә. — Монда күңелле генә сәфәр оешырга тора,—диде Ренат.— Хәзер иптәшләр килеп житә, төнгегә балыкка барырга дибез Алар чакыруында күңелгә йогышсыз бәйләнчеклек, төчелек сизелсә дә, Идрис тәкъдимне Куртка әйтми булдыра алмады. Үзе күңеленнән, компаниядә кемнәр булыр икән, дип борчылды. Ренат санап күрсәтте Редакция егетләренең берсен — атаклы балыкчы, яр буенда язын- көзен (жәйне-кышны әйткән дә юк!) жилдә кибеп үзе дә корышкан воблага әйләнгән жирән Сибайны ул яхшы белә... Аның азрак шәрап йоткач кызып-кыдрачланып китә торган гадәте дә бар бугай... Башкаларны ул белми дә диярлек... Шулар арасына бер әзерлексез Куртны алып барып кереп соңыннан оят булмасмы? Эш Куртның үзендә калды. — Балык тотып булырмы анда? — диде ул. — Күз туярлык ук димим, әмма күңел почмакланырлык тотарбыз. Курт Ренатның тыйнаклыгын ошатты. Ул арада сүзгә Василий катышты: — Җәмәгать. Виталий Петрович безне асып куяр бит! Курт үзенең бик теләп барырга ризалыгын. Казанга килеп төшкәннән бирле Иделдә балык тотарга, яки һич булмаса карап торырга кыҗрап йөрүен әйткәч, икеләнеп торырга урын калмады. Идрис Васяны бер читкәрәк чакырып алды: — Сиңа шәһәргә кайтырга туры килә, дус,— диде.— Югыйсә эшләр харап. Виталий Петрович та. Куртның юлдашлары да аның кайдалыгын белергә тиешләр... Мин чит ил кунакларының хокуклары статусын белмим, сүзе миңа булыр, әйдә, беткән баш беткән! Иртәгә үз вакытың белән алырга килерсең. Вася бик борчылып, икеләнеп торды, кунакны ташлап китәргә авырлык белән генә ризалашты. — Алайса, Виталий Петровичка Усманов турында да сөйләргә кирәктер инде? — Әлбәттә! Сүзне шуннан башларсың!.. — Хушыгыз алайса! Васяны озатып килделәр, Ренатның иптәшләре һаман күренмиләр иде. Көн никадәрле озын булмасын, кояш әнә ашыгып-ашыгып офыкка тәгәри. Идрис Ренатка пошынып карады. Луиза янына урта яшьләрдәге, ләкин шаккатырырга теләп киенгән икенче бер ханым килеп, алар нидер киңәшә башладылар. .— Балыкка ханымнар да барамы? УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Алар безне утрауга озатып куялар Балыкчы егетләр кайтып төште. Алар сазлык тирәләрендә казынып суалчан эзләгәннәр, бер очтан Займище кибетенә кагылып чыкканнар иде. Сибай, Курт белән Идриснең балыкка барырга теләүләрен белгәч, авызын ерды: — Төнгелеккә малай чактагы кебек тупланып барырга яратам! Әкәмәт тә кызык була анда! — Сиңа свита җитми инде, король,— диде Ренат — Юлыгыз уңдымы? — Без дә булыйк, юл да уңмасын ди!.. — Ягез, кем нәрсә күтәрә ала? Ренатка мотор тоттырдылар, Идрис бензин багын алды, башкалар, кем нәрсә күтәренеп, шау-гөр килеп Иделгә таба киттеләр. Ике хатын- кыз, биш ир-ат утырган җиде метрлы тирән генә көймәне сигез ат көчле «Җилкәй» моторы дөпелдәп кенә кузгатты, журналистлар дачасын каймалаган тыныч аулак култыктан Иделгә, утраулар арасына алып чыкты. Моторда Сибай үзе, аннан алдагы шома тактада Идрис белән Курт урнаштылар, ишкәк янындагы киң эскәмиядә дүртәү: ханымнар, тезләрен яшерергә тырышып. Идрисләргә карап утыралар, ирләр, борынга менеп сузылган Ренат белән сөйләшкәләп, алга карап баралар. Мачта кебек озын, чалбары да тормаслык шома, ябык Сибайнын җирән бөдрә чәчләрен, өй түбәсендәге бер почкак саламны селкеткән кебек, өзлексез жил жилбердәтә. Балык җене кагылган бу кешенең Идел суы төсле саргылт-зәңгәр күзләрендә ниндидер бәхет, онытылу томаны өретелеп тора иде. Сибай торымнан-торымга Ренатка нидер кычкыра. Ренат иренеп кенә калкына, моторга һәм колакларына ишарәләп күрсәтә. Хатын- кызлар да су иркенлегендә рәхәтләнеп чыркылдыйлар, борт аша үрелеп су алалар һәм борылып Ренатка сибәләр. Курт Идел киңлеген бүлгәләгән тезмә-тезмә бәләкәй, күңелгә ятышлы утрауларны тынсыз-өнсез гашыйк кебек тамаша итә иде. Алар ара- тирә Идрис белән сүз алышалар да тагын онытылалар. Шушы ич инде Идел! Волга. Волга!.. Матушка река! Фашизм шушы матурлыкның хуҗаларын кол итәргә, шушы ярларның әфәндесе булырга омтылган икән!.. Шушы бөек елгадан күтәрелгән баһадирлар Берлинга барып кергәннәр... Дошманны алдан да. арттан да тукмаганнар... Петр Гаврилов- лар. Мусалар... Әнә Касыйм Усмановлар... Курт Идел белән мавыгып барганда, Идрис хатын-кызларның сөйләшүенә ирексездән колак салды. Луиза белән бу ханым (Идрис аның исемен дә. кайсы ирнең хатыны булуын да белергә өлгермәде) бергә укыганнар, ахры, уртак танышлары да, уртак хатирәләре дә бик күп иде... — Роза нишләгән, ишеттеңме? — Хи-хи-хи... — Ул хәтле үк ярамый инде. — Болганышканнар... Сөяркәсе моны озата килә икән, капка төпләрендә ире басып тора ди... Әхтәмхан... Роза авызын ерып иренә: «Таныш, менә бу егет минем сөяркәм», ди икән... — Маһирәне күргәлисеңме? — Менә кем яши белә ул!.. Өйдә берни эшләми: ашарга әзерләми, идән юмый, кергә кул тидерми, барын да ире башкара. Кайнанасын куып чыгарды, картларны өенә эз бастырмый. Дөрес инде, дөньяны бутаучылар шулар!.. Ә Маһирә ни тели шуны ашый, рестораннан чыкмый, һәр кич ин соңгы сеанска кинога ке )ә. Ире балаларын ашатып- эчертеп, юындырып йоклаткач, өйдәге эшләрне тәмамлагач кына кайтып керә. — Анык икәүме? — Берсен картларга илтеп ташлаганнар, икенчесе атналыкта. Идриснең яңак мускуллары тартышып алды. Маһирә дигәннәре бу ханымнарның идеологлары иде, ахрысы, икесе дә аның исемен тирән хөрмәт, данлау белән телгә алалар. — Көйләгән алайса тормышын... — Кем уйлаган диген, я ходай! Группада иң йолкыш, иң сабыр, үтә тыйнак кыз иде ләбаса . Баксан, хәзер аю кебек ирен биетә.— Ханымның тавышы шыпыртланды.— Ә кинога нинди егетләр белән йөрүен белсәң!.. Алар йортында гел спортсменнар... Мине дә берәү белән таныштырды... Ишү буенча Европа чемпионы, тик саран каһәр. Көймәдән сикереп төшеп калып булмый, чыдаса да чыдады Идрис, ниһаять, котылу юлын уйлап тапты: — Әйдәгез, җырлыйбыз,— дип кычкырды. Сибай, көймә койрыгына басып, таслаган такта кебек сипкелле беләкләрен болгап дирижировать итәргә тотынган иде, көймә кылдый- былдый бара башлады... Татарча җырларга керешкәннәр иде, ул оешмады, егетләр тырышып та карадылар, ханымнар катышмагач, ул жыр сүнде. Аннары «Мәскәү янындагы кичләр»не суздылар. Курт та бу җырны белә икән, немецча- татарча-русча күмәк җыр мотор такылдавын күмеп яңгырады. Аларга каршы очраган көймәләрдән хатын-кыз. бала-чага кычкырып, яулы: болгап узды. Көймәнең биек, үткен борыны чожт иттереп вак камышлар арасына ерып кергәнче җырдан туктамадылар. Утраулар тезмәсенең соңгысы икән инде бу, моннан ары Олы Идел, фарватер башлана. Элек кайчандыр эре агачлык булган бу утрауларда хәзер тәбәшәк гарип имәннәр, таллар һәм әрсез гөлҗимеш агачлары үсә. Нәкъ уртада һәр яктан вак тал куаклары белән ышыкланган түгәрәк алан бар икән, нәрсәкараларны көймәдән тиз-тиз шунда күчерделәр. Күз бәйләнә башлаганчы палатка куярга, учак тергезеп, коры-сары утын запасы әзерләргә, балык тотып кичке ашка уха өлгертергә кирәк иде. Монда инде Сибай биләмәләре. Эшне ул бүлеп бирде: — Ренат-ялкау, барыбер сиңа балык эләкми, палатка куярсың.. Мин егетләр белән бәхетне сынап карарга барам! Кунакларга да кармак бар, көн яктысында тирә-юнь белән аз-маз танышып алганнан соң алар да көч сыный алалар... Ханымнар утын җыештыра! — 0,— диде иренен бөрештереп Луиза,— Безнең кунаклар белән йөрисе килә. — Ул чагында утынны бергәләп җыябыз,—диде Идрис. — Бусы башка мәсьәлә,— диде Луиза, шатланып.— Мин утынлыкны күрсәтермен. Луиза чытлыкланып Курттан бер адым да калмый башлады, икенче ханымның исеме Нәзирә икән, анысы күзләрен очкынландырып Идрискә карый. Куртның гаиләсе, эше, кайсы илләрдә булуы турында Луиза бик тәфсилләп, тәмләп сорашып бетерде. Ике-өч кочак ботак- сатак җыйган арада Курт көлемсерәп тулы биографиясен сөйләп бирде. — Ирекле баштан сезне коллыкка саттык, ахры, без? — диде борчылып Идрис. — Зарар юк,— дип көлде Курт. Утрауның читләрен карап әйләнделәр. Иделнең югары агымы уңаенда түгәрәк-түгәрәк кенә тын күлләр бар икән, шыпырт кына барып кыр үрдәгенең балаларын карадылар. АЯЗ ГЫИ Л ӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Миллионга якын кешесе булган шундый зур шәһәр янында гына мондый табигать гүзәллеге саклану зур бәхет инде, халкыгызның әйбәтлеген күрсәтә бу.— диде Курт. Луиза Иделнең шушы Моркваш каршысындагы утраулары, кайда нинди балык эләгүен дәртләнеп кенә сөйләп бирде. — Сез монда еш буласыз, ахры? — дип сорады Идрис. Аның соравында астыртын мыскыллау ятса да, Луизаның читенсе- нергә исәбе юк иде: — Икебез дә матурлык яратабыз,—дип мактанды ул. Ул арада резин итекләрен чожтырдатып Сибай килеп житте. — Кунак иптәш,— диде ул Куртка мөрәҗәгать итеп,— алабуга матур гына чиртә башлады, барырга исәп юкмы? Курт Сибай белән китте, Идрис белән Ренат палатканың эшен бетерделәр. өчаякны торгызып, казан астылар. — Сүз балыкчыларга бирелә,— диде Идрис. — Хәзер мин ханымнарны озатып киләм,— диде Ренат. — Ә без кайтмыйбыз,— диде Луиза. — Феодал булма, Ренат,— дип Нәзирә ханым да аны куәтләде. — Кайда йокларсыз? Черкиләрдән кайда качасыз? — Безнең Курт белән буласы килә. Идрискә Луизаның бәйләнчеклеге бер дә ошамады. Төне буе шунын ахмак, төче сорауларын тәржемә итеп йөрергә генә калган ди! — Куртка бераз ял бирергә кирәк,— диде ул.— Рөхсәт итсәгез, бераз ялгыз да йөрсен инде! Ренат Идрисне яклап сүз әйтүгә, Луиза анын үзенә каныкты, алар елмаешып чәкәләшергә үк керештеләр: — Чит илләргә алып чыгарга кулыңнан килмиме? — Анысы башка мәсьәлә... — Килми!.. Нигә без йомылып яшәргә тиеш? — Хәзер чит илгә чыгу берни түгел, акчаң гына булсын. Ханымнар Ренатны ике яклап йолыккаласалар да, ул, егетлеге җитеп, сүзендә торды: — Бер палаткага жидәү сыя алмыйбыз. Аннары, Сибайның талканы коры, белегез. — Кайтмыйбыз!.. Идрис, балык тотам дигән булып, Сибайлар янына китте, Ренат белән Луизаның бәхәсен тыңлап торырга аның түземе калмаган иде. Аңа да кармак табылды, әмма егет балыкчы буларак әллә кем түгел иде. Сибайның әче теленнән куркып-куркып кына тотынды. Бәхет елмайды тагын үзенә, кашык буе биш-алты алабуганы чәптереп тә алды. Курт арада иң бәхетле булып чыкты, җиде йөз граммлы, каты тәнле, буынтык-буынтык бизәкле көчле алабуганы ул тартып чыгарды. Аны берәү дә уздыра алмады. Ничек юллагандыр, Ренат ханымнарны озатып килде. Учак утын зурайттылар. Жәен-кышын сәяхәттән кайтмый торган Сибай ашка- суга да бик оста икән. Табынны да күркәм итеп әзерләде. Комлырак җирне сайлап шунда иске плащлар җәйде, аларны чиста ашъяулык белән каплады. Ашъяулыкның дүрт почмагына дүрт стакан бастырып куйды. ' — Архитектура бизәкләре белән артык мавыкмыйсыңмы. Сибай?.. Курт — белгеч кеше, дилетантлыгыңны сиздермә! — диде Идрис. Сибай көлде: — Табигать муллыкны ярата. Муллыкта бәрәкәт. Шешә тирәләренә телем-телем колбаса, сыр турадылар. «Лечо», «Лобио» банкалары ачылды. Яшел кыярлар, помидорлар, суган кыяклары үз дәрәҗәләрен белеп кенә ашъяулык читләреннән урын алдылар. Уха пешеп, аның ләззәтле исе борыннарны өзмәс кытыклый башлагач, — Миссисипи, Амазонка ярларында очрашканда да зыян итмәс иде! ® Уха янында кызыклы әңгәмә китте, мәзәкләр сөйләделәр, иң соңын- % нан учакның сүрән яктысында карта уйнадылар. Туклыклы аштан я> авырайган егетләрнең берсе дә утын жыярга барырга ашыкмады. Бераздан Сибай Идрисне читкә чакырып алды. 3 — Монда безнең бер этлек бар иде. ь* — Нәрсә ул? ' w — Төнгелеккә ау-жәтмә салып калдырмакчы булабыз. — Салабыз әйдә! — Кычкырма бик!. Тыелган эш!.. Кунакны чөгә ухасы белән сыйларга дибез. Тик, рыбнадзор килеп тотып, жайсыз хәл чыкмасын — Безгә нишләргә соң? — Кунакны алып китеп тор, без хәзер жайлыйбыз аны... Ул-бу килеп чыкса, сез күрмәгән дә, белмәгән дә... — Яхшы. — йөреп килегез бар! Идриснең Курт белән икәүдән-икәү генә иркенләп сөйләшәсе килә иде, ул куанып ризалашты. Алар, Иделгә төшеп, бит-кулларын юдылар Ренат комга ышкый-ышкый корымлы казанны юып маташа иде. — Айдар ни хәлдә? — дип сорады кинәт Идрис. — Беразга котылдык,— диде Ренат, тураеп.— Көзгә хәтле жан тыныч. — Шулай диген!.. 36 Ренатның, артын күтәреп, комлы ярда корымлы казан чистартып азаплануын күргәч кенә Идрис ни өчен аның Луизаны ай ваена куймый кайтарып жибәрүен аңлады... Кайчандыр, детсад ишек алдында, беренче тапкыр очрашканда аның егетләрчә кыяфәтен күреп, ул түбәнсенү кебегрәк тойгы кичергән иде. Хәзер ул Ренатны аңлады... Беренчелекне иртәрәк биргән аңа Идрис!.. Ренатка бөтенесен читләр, башка кешеләр әзерләп бирәләр... Сибай балыкчыларны табынга чакырды. Аның һәр хәрәкәтендә, хужа* ларча куз йөртүендә ризыкка да, шушы тәмле ризыкларны ашарга жыенган утырдашларына да хөрмәт сизелеп тора иде. Аптекадагыча төгәллек белән, тамчысын да әрәм итмичә, савытларга шәрап койды. —Ягез.— диде ул, Куртка башырып.— Кадерле кунагыбыз белән Идел утравында очрашуыбыз хөрмәтенә... Татарның борынгы бишеге Идел хөрмәтенә!.. Дуслыгыбыз хөрмәтенә чәркәләрне бушатыйкчы. Күңелләр күтәренке иде, көлешеп чәкәштеләр, кыстатып, назланып торучы табылмады. Кичке тын һава, иркенлек, балык тотканда бушанган нервлар, чытыр-чытыр янган шат учак күңел ачу сорап торалар иде. Шәрабы да бер дә авырлык китермичә, тамакларны иркәләп шома гына, иркен генә төшеп китте... Мактый-мактый икешәр коштабак хуш исле, өреле уха ашадылар. Яшел суган, петрушка, укроп ише нәрсәләре чак туралган, кара борыч, лавр яфраклары кебек тәмләткечләр салынган уха ашап туйгысыз тәмле, ләззәтле иде. Иң олы балыкны сосып Курт алдындагы ат кузгалагы яфрагына куйдылар: — Чемпионга алтын медаль! —Сибайнын балыкчылык даны ерак-еракларга таралган, шушы егетлеге өстенә ул менә дигән пешекче дә икән! Аның саулыгына! Идриснең бу тостын хуплап каршыладылар. Өченче тостны Курт тәкъдим итте: — Рейн, Одер ярларында да шушылай туганнарча очрашыйк! УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН Укытып чыгарганнар, киендергәннәр, ашатканнар... Эштә ул хәлиткеч урынга үрелми, кем кул астындадыр жай гына гомер сөрә... Үз фикерен бер чакта ла кычкырырга ашыкмый, ымсынып начальствоның авызына карый... Дачаны да аңа дусты салып куя... Хәтта менә шушы балык тотканда да ул һәрвакыт икенче дәрәҗәдәге вак эшләрдә йөри, чөнки өстенә жаваплылык алырга теләми!.. Бернәрсә өчен җавап бирми... Балык юк икән, Сибай гаепле! Башкалар гаепле!.. Тотсалар, чистарта, табак-савыт юа, шундый «карарак» эшләргә дә риза ул, башлап аны ияртсеннәр генә. Чөнки аның үзенең кармагы да, көймәсе дә, палаткасы да. бернәрсәсе дә юк... Әрсезлеге, казан корымын ышкырга әзерлеге генә бар. Шуның өчен ул бервакытта да Луизасын төнгелеккә калдырмый... Шушы кеше үз кул көче, үз күңеле белән бала тәрбияли аламы? Ихтыярсызлыгы, көчсезлеге белән ул үз баласы алдында әллә кайчан дәрәҗәсен югалткан!.. Матурлыкны яратканга түгел, Айдардан, кешеләрдән качып киләсез сез бу утрауларга, Кәрамовлар!.. Аяк асты хәзер кап-караңгы, Идрис, Куртның алдына чыгып, ботинка башлары белән җирне сыдырып-капшанып бара башлады. Әллә ни киң ара булмаса да. алар утрауның икенче ягына шактый озак чыктылар. Талларда сандугачлар өздерә, дымлы үлән араларыннан нидер кое чыгыры тавышы кебек үер-үер дип аваз сала. Идрис килгән саен шушы тавышны ишетә, әмма кайсы җан иясенең шулай үердәвен ачыклый алганы юк. Берәүләр сазлык бакасы кычкыра диләр, икенчеләр кәлтә җыланының бер төре шулай үерди бугай, ди. Утрауның әллә ничә җирендә шулай үер-уер дип кое чыгыры әйләндерәләр... Кич җылы булса да, черкиләр әллә ни бимазаламый, Идрис, иелеп куе тал ботакларын кочып бөкте дә, Куртка утырырга кушты: — Рәхим итегез, утрауда иң яхшы көрси! Үзе дә, ботаклар иеп, шундый урындыкка утырды. Аргы як ярда чыршы уенчыклары кебек төрле төстәге утлар җемелди, анда-санда утрауларда учак ягалар, Идел өстендә сары, кызыл маяклар мелтмелт итә, пыр да пыр килеп көймәләр уза. Югарыдан, Зөя тамагы ягыннан, утларын келпетеп өч катлы зур теплоход килеп чыкты, музыка тавышы яңгырады. — Әгәр без бүген Усмановның чынын тапкан булсак!.. Куртның тавышында әрнү яңгырады... — Курт, әле без бик аз эзләдек. Мин өметне җуярга җыенмыйм. — Өметне мин бер чакта да югалтмыйм. Үзен тапмасак та Усманов кебек кешенең эзе бөтенләй үк югалмас! — Эзе калырга тиеш, Курт... Алар, теплоходтан яңгыраган музыка җаена тирбәнеп, бер-берсенә елышып сүзсез генә утыралар. Рәхәт, күңелле, баш ял итә... — Ерактан торып халыкларны аңлау кыен,— дип башлады сүзен Курт.—Дөрес, әлбәттә, сәнгать, тарих күп нәрсәләрне сөйли!.. Менә Идел турында мең-мен тапкырлар укылган бит, киноларда күрелгән... — Бездә, татарларда, бер сүз бар. Күз белән колак арасы дүрт бармак ине генә, ә күргән белән ишеткәннең арасы җир белән күкнеке кадәр! — Акыллы сүз... — Әйе. — Менә сезгә дә, Идрис, безнең Германиягә барырга кирәк. — Барырга иде. — Элекке заман кешеләре кебек эч пошканнан, хандрадан качып түгел, аңларга, белергә тырышып йөрергә кирәк хәзер дөньяда. •— Хәзерге заман туризмның асылы шул... — Менә Германия... Яна Германия . Аны укып кына, сөйләп кенә аңлап булмый... Ә Россия кешеләре Германияне аңларга тиешләр. Казанда кем белән генә сөйләшсәм дә, аңа сугыш кагылып узган... Икесе дә бер үк уйлар тирәнлегенә чумып, тагын бераз тын утырдылар. Утрауның теге ягында сузып кына жыр башладылар. — Бу Сибай! — диде Идрис, куанып. — йокламаганнар икән... — Төн убыры, йоклыймы соң?.. Сибайга егетләр кушылды. Идрис аңлап алды, бу — аларга билге бирәләр, ауны салып бетергәннәр, кайтырга ярый.. Ләкин Куртның кузгалырга исәбе юк, Идрис үзе дә кинәнеп утыра бирә... — Менә мин немец... Сезгә мәгълүм, бериш немецлар гомер-гомер- гә Иделгә омтылганнар. Идел — Уралга барып ялганган «бөек, мең еллык рейх» турында хыялланганнар... Менә мин шул атаклы елга ярында утырам... Без бер-беребезгә якын, уйларыбыз да, шушы матурлык та уртак! Алар үзаралай син дип сөйләшүгә күчкәннәрен сизми дә калдылар. — Син минем фикерләремне, сүзләремне тартып алдың, Курт... «Германиядән кунаклар килә» дигәч, мин кыенсынып, аптырап калган идем. — Курыктыңмы? — Юк... Безнең Казанда нәрсә карарга мөмкин инде дип уйлыйм . м Бездә Лувр да, Эрмитаж да юк... Таҗ-Махал һиндстанда, Майя халкының Кояш храмы Америкада... Нигә киләләр ул немецлар безгә?.. S Нәрсә карарга?.. Шуннан башыма бер-бер артлы фикерләр килә... ч Патша Россиясе халыклар төрмәсе булган. . Дүрт йөз ел буе төрмәдә “ яшәгән халыкның Азатлык Октябренә хәтле үз телен, гореф-гадәтләрен, £ матурлыкка омтылу хисләрен, батырлыгын саклап кала алхы үзе бер п тарих түгелмени?.. Аннан, без бит уртак ватанда яшәүче халыклар. к Ленинград, Мәскәү калаларында салынган зиннәтле сарайларда, гүзәл < храмнарда, һәйкәлләрдә безнең дә өлешебез юкмыни? Безнең халыкның да акылы, байлыгы кереп кушылган бит аларга! Ничә йөз еллар без патшаларга авызыбыздан өзеп налог түләп интеккәнбез. Бөек Россиянең бөтен тарихында безнең намуслы өлешебез юкмыни3 . Яуда бергә, эштә бергә, авырлык килсә— җилкәләр янәшә... Матурлыкка килгәндә генә кем б.езне читләтә алсын?.. Инде хәзерге көннәр синең күз алдыңда... Шушы илле елда без таң калырлык эшләр эшләмәдекмени? — Менә кызыклы хәл,— диде аның фикеренә ялгап Курт.— Васяга Германиядә кыз бирмәгәннәр... «Кыргый татарлар арасына» алып китә дин курыкканнар... Европада татарларны киң яңаклы, тар маңгайлы, кысык күзле, төтенле шалашларда чи ит кимереп утыручы кыргыйлар дип белүчеләр хәзер дә күп әле. Чын, чын, көлмә! — Ул яманат безгә монгол баскыннарыннан ябышып калган,— диде ачынып Идрис.— Безне тарихлар да, халыклар да бутыйлар. Ә чынлыкта исә без Идел болгарлары. Татар дигән исемне безгә дошманлык белән, мәңгегә кыен күрсеннәр дип, шовинистлар биргән булырга тиеш Безнең интеллигентлар унтугызынчы йөз ахырларына кадәр үзләрен болгарлар дип атап йөрткәннәр. — Алайса, сез европалылар булып чыгасыз? — Әлбәттә! Икенче-өченче гасырларда безнең бабайлар Идел — Дон тамакларында күчеп йөргәннәр. Ленинград Эрмитажы Артамонов дигән галимнең «Хазарлар тарихы» дигән бик кыйммәтле китабын чыгарды Анда болгарларның өченче-дүртенче йөзләрдә кайда булулары ачык күрсәтелә. Бишенче-алтынчы йөзләрдә болгарлар, Идел буйлап УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН өскә менеп, җирле кабиләләр белән аралашканнар, Кама, Идел буйларына урнашканнар, атаклы Бөек Болгар дәүләтен төзегәннәр. Без, Казан татарлары, шул халыкның турыдан-туры варислары. — Менә ничек! — Монголлар рус дәүләте белән бер очтан безнең ханлыкны да җимергәннәр, шәһәрләрне яндырганнар, халкыбызны талаганнар. — Син бөтенләй мин белмәгән нәрсәләрне сөйлисең, Идрис. Теге яктан тагын җырлый башладылар. Бу юлы тавышлар шактый тигезсез, чатан-потанрак чыкты. Ләкин жыр тиз өзелеп тынды, алар дөнья, Европа, Германия, Россия турында озак кына әңгәмәләшеп утырдылар... Алар борылып чыкканда сандугачлар тынды. Егетләр дә. аркаларын учакка борып, комнан өелгән йомшак түшәкләрдә тавышсыз-тынсыз гына тугым бөгәләр иде. Бер Сибай гына тынмаган, ул изге Будда сыман аякларын бөкләп учакка карап утырган да тәмәке пыскыта. Аяк тавышларына ул башын күтәрде. — Теге утрауда кызлар көлә,—диде ул, уйчан гына. — Мәдинәңә әйтсәм әле! — дип янады Идрис. — Юк... Су өстендә кызлар көлүе ничек матур яңгырый дим мин... — Ә-ә... — Палатка Курт белән икегезгә! Кунаклагыз, хәерле төн! Идрис белән Курт ялындырмый гына палаткага кереп яттылар. Сибай аларның баш очына хуш исле кипкән печән кертеп тутырган икән. Гәүдәаякларның арганлыгы урынга яту белән беленде. Табан аслары кызышып, авыртып-авыртып китәләр... — Нинди озын көн булды бүген, Курт. — Әгәр кешенең һәр көне шулай уза торган булса, ул җирдә ин бәхетле кеше! — Арылганмы, Курт? — Бераз бар. — Тыныч йокы, тәмле төшләр сиңа. Курт. — Сиңа да, Идрис... Идрис үзе арса да, башы саф иде. Ул уйланып ятты, тиз генә йокыга китә алмады. Палаткада башта эссе иде, соңыннан салкынайтты. йокылы утрауларны һу-һу дигән аерылышу авазлары белән күмеп теплоходлар узды... Ул арада учак җылысына сырышкан егетләр уянды: мыдыр-мыдыр нидер сөйләштеләр. Идрис, каеш аелын чылтыратмас өчен, чалбарын түшенә кысып мүкәләп палаткадан чыкты. Сандугачлар сайрый, димәк, төнге икеләр... Көн яктыра да башлаган, иртәнге салкын чык төшкән, тал яфраклары балланып дымланганнар. Сибай-колга кин кожанына уралып көймә янында басып тора, ул Идрисне шыпырт кына үз янына чакырды. — Ренат кайда? — дип сорады Идрис, егетләрне күздән кичереп. — йоклаганга салышып ята, бармый,— дип көлде Сибай. — Суык,— диде кемдер. — Туңсаң ишкәккә утыр. Чулт-чулт ишә-ишә ике йөз метрлар бардылар. Ауны утраулар арасындагы Сибай белгән чоңгылга төшергәннәр икән. Егетләрнең берсе: — Нигә шулай иртә алабыз? — дип мыңгырдаган иде, Сибай аны кистереп бүлдерде: — Безгә артыгы кирәкми, көндезге ухалык эләксә — шул җиткән. Әле кармак белән дә бераз өстәрбез... Идел өсте күзгә күренеп жанланды, Юдино, Васильево якларыннан көймәләр берсен-берсе куалап Олы Идел ягына уздылар. Чөгә эләкмәсә дә, ауда унга якын олы гына кушбаш, ваграк кызыл канатлар, шәп кенә өч сыла бар иде. Берсе кило ярымнар чамасы булыр. — Шәп ич бу, пәриләр! — диде гажәпләнеп Идрис. Сибай, «дәшмә» дигән кебек, күз кысты... Балыкларны жеп куканга тутырып суга җибәрделәр, ауны куак арасына кертеп кибәргә элделәр. Кояш чыгып бераз күтәрелгәч, алабуга, кызыл канат чиртә башлады, шыртлака кабып аптыратты. Кармаклар алып тал төпләренә урнаштылар. Чәй кайнады. Сибай Куртны уятырга кушты. Ул уяу яткан, ахры, бер эндәшүгә торып чыкты, алар Идрис белән ах-ух килеп коенып алдылар. Су керенеп чыккач, бик яратып, куян каны төсле кайнар чәй эчтеләр. Көн гаҗәп матур булырга тора иде. — Хәзер мин сезгә бер әкәмәт күрсәтәм,— диде Сибай, серле генә. — Сибайның өянәге башлана! — дип хихылдады Ренат. — Моннан да ары тагын ни булыр икән? — диде Идрис. — Егетләр калып торалар, кунакны Идел аръягына алып чыгып керәм. Дачаларга кайтырга иртәрәк, көткәннән дә шәбрәк һава, Курт белән Идрис көймәдә сәяхәт ясап килергә шатланып күнделәр. Өч кенә кеше утырган көймә җиңел кузгалды, аның борыны, шактый күтәрелеп, суны хәтәр генә яра иде. Идел өсте көзге кебек тип- тигез. Сибай, камышлы вак-вак утраулар арасыннан борып-сарып аны җиңел генә алып бара. Аның кояшта янып беткән аксыл кашлары чак кына җыерылган, сирәк керфекле зәңгәр күзләре рәхәтләнеп йомылганнар. — Ничәнче ялыңны Иделдә уздырасың инде, Сибай? — Штатта бухгалтер каралмаган!—диде ул, көлемсерәп. Олы Иделгә чыктылар. Утыз-кырыклап көймә бер уңайга тезелешеп якорьларда тирбәләләр. Сибай, агымга аркылы утырган ул көймәләрне кояш ягында калдырып. өскәрәк үрләде һәм моторның тизлеген киметте. — Борылып карагыз! — дип кычкырды ул. Кояш нурлары көмешләгән ап-ак су өстендә тирбәлеп утырган көймәләрнең кара силуэтлары искиткеч бер манзара иде. Балык чиртмәгәнгә, ахры, кешеләр күренмиләр, көймә төпләренә сузылышып ятканнар, күрәсең. Шушы тынлык, кешесезлек, серлелек өстеннән агылган сыек кына ак томан көймәләр патшалыгын әкиятләрдәгедәй сихерле ясаган иде. Арырак, Казанга таба, тагын бер рәт көймәләр тезелешкән. — Искиткеч! — диде Курт, куанып. — Әйе... Алар шушы йокымсыраган сихри тынлыкны ярып акрын гына йөзәләр, Идел уртасына җитәрәк, борынга куе юкә чәчәге исе килеп бөркелде. — Юкә чәчәк ата,—диде Сибай —Чамалыйсызмы, бәхетле балыкчылар көне буе шушы исне иснәп утыралар! Ожмах! Балык эләксә, эләкмәсә дә ни кайгы?.. Ә син «Ничәнче ялыңны?» дип төпченәсең... Бәхетне үлчәп яки санап буламыни аны?.. Идрис көлә-көлә аның сүзләрен тәрҗемә итте. Куе юкә урманы белән капланган уйчан таш таулар, күләгә сыман, һаман алар өстенә ишелеп киләләр. Көймә борыны кырт итеп вак ташлар арасына барып керде, авыз ачып барган Идрис белән Курт алга түнделәр. Резин итекле Сибай суга сикереп һәм, бурлаклар сыман АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН кыланып, көймә борынындагы авыр чылбырны ин өстенә саллы, тарта башлады. Иделнең ташлы текә ярына чыгып озак кына тамаша кылып тордылар. — Фотоаппарат аласы калган,— диде Курт, үкенеп. — Икенче кат килгәндә инде,— диде Сибай. Ботакларга ябыша-ябыша өскәрәк менделәр, куак араларында күләгәдә шактый салкынча иде. Шау чәчәктә утырган юкәләрне меңләгән бал кортлары сарган. Сибай чатнап, яргаланып торган соры таш өстенә менеп утырды, утырган җирдән генә итекләрен салып ыргытты, тәмәкесен кабызды, Идел, балыклар, балыкчылар турында тәмләп, бүрәнә өстендәге язгы авыл әкиятчесе кебек, озын итеп сөйләргә тотынды. Сибайның мәхәббәте, гыйшкы бер яклы гына икән дип Идрис кичә дә уйлап куйган иде. Ул балыклар, ухалар турында сөйли башлауга, «Тын күл» белән очынып-очынып таныштырып йөргән бал авызлы Жаденко искә килеп төште. Алар бер-берсенә охшаганнар түгелме? Кайчандыр студент чагында бер-ике өметле хикәя язып, Минзәлә театрында бер пьесасын да куйдырырга ирешкән, чагыштырмача яшь журналист Сибай соңгы елларда баш-аягы белән тулаем Идел ирегенә тапшырылган иде. Әнә, Жаденко да уз гомеренең көче ташыган чакта балалар шәһәрчеге салдырган, орден алган һәм шул урында тукталып калган. Моннан сонгы тормыш, сәнгать, театрлар, архитектура, кешеләр анын өчен бераз ерагайганнар... Ул шул шәһәрчеге белән канәгать, ул шуның белән яши... Сибай да уз яшәвеннән канәгать, ул аны бәхет дип саный, аңа берни дә кирәкми... Талпынып караганда, бәлки ул мәгънәлерәк, файдалырак эшләр дә башкара алыр иде?.. Кемнең бәхете кайда ачыласын кем белгән?.. Утрауга борылып кайтканда Идрис белән Курт кешеләрнең язмышы, эшчәнлеге турында сөйләшеп бардылар. Сибай юка борынын җилгә куеп бик тыңласа да, немецчасы «вас ист дас?»тан узмаганга, аны-моны абайламый калды... Ренат аларны әрләп каршылады: — Яна кеше килсә, Сибай бер котырынып алмый туктамас инде,— диде. — Туктамыйм,— диде Сибай. тегене үртәп. — Хатыннар мине чәйнәкләп бетерәчәк!.. Менә шул. Идрис Ренат белән китүне кулай күрде: — Без дә кузгалыйк, Сибай, хөрмәтегезгә рәхмәт,— диде. Сибай үгетләргә, үгетләп тә эш чыкмагач сүгәргә үк тотынды: — Рәхәтләнеп бер кызынмагач та Иделне санламау була ул!. Көндез уха пешерәбез, балык кыздырабыз... Ни пычагыма интегеп йөрдек без?.. Калыгыз дигәч калыгыз!.. — Кайтмый ярамас,—диде Курт та. хафаланып.— Тәмамлыйсы эшләр бар! Мотор стартерын тоткан Ренат кыбырсып әрле-бирле карана иде, Идрис белән Курт көймәгә кереп утырдылар, Сибай кармак сапларын болгап аларны сәламлап озатып калды. Бераз баргач та аларның нәкъ баш очында дөбердәп күк күкрәде. — Шәбәртергә уйлый ич бу безне! Зөя ягыннан Идел өсләп мыштым гына ябырылган болытлар килеп тә җиттеләр, кыеклап эре яңгыр коя да башлады. Бу шулкадәр көтелмәгәндә булды, муеннары, битләре чыланган егетләр көймәдә ни бар, шуның белән капланырга тотындылар, Идел өсте үзенә бер матурлык алды, тагын күк күкрәде, яңгыр көчәйде. Жил чыгып аларның көймәләрен агым уңаена түбәнгә алып китәргә маташты. Ренатның мотор белән дуслыгы көчле түгел иде. ахрысы, ул, каушап, көймәне унга, сулга боргаларга кереште. Бераз баргач, Идриснең кул аркасына берьюлы ике бал корты килеп кунды, башта сискәнеп, ул аларны сыпырып төшергән иде, аннары, яңгырга чыланган бөжәкләрнең чагарга мазалары юк икәнлеген абайлап, кортларны учына алды. Ул арада бал кортлары берәм-сәрән көймә төбенә, алар ябынган иске плащка килеп куна башладылар. Ренат ♦ чәбәләнде, анын салам эшләпәсен пиджагын кортлар сарган иде. Идрис абайлап алды: янгырда-жилдэ хәлсезләнгән кортлар көймәгә кунарга ымсынып очалар да, килеп житә алмыйча, винт өереп чыгарган яшькелт-чал дулкыннар арасына төшеп һәлак булалар. Аръяктан юкә урманыннан кайталар ич болар! ...Янгыр үтеп тә китте, ялтырап кояш чыкты, көймә артыннан кай- напкайнап чыккан дулкыннарга төшеп аръяктан бал жыеп кайтучы кортлар һаман үләләр иде... Озакламый тын култыкка кайтып життеләр. Яр башында, чык ялтыраган юеш үләннәр арасында, култык таякларына таянып, йокы белмәс каравылчы Хәким басып тора. Аннан арырак өстенә әйбәт плаш кигән Вася баскан. Көймәдәгеләрне танып, ул көлеп жибәрде — Хәерле иртә. — Я, ни хәбәрләр бар? — дип Идрис, көймә туктауга ярга сикерде 37 Туп-туры гостиницага кайттылар. Аларны күрепме, әллә үз вакыты “ житепме, Виталий Петрович буфеттан килеп чыкты. Куртны озаткач * ничек булыр, әлегә ул барында кичәге башбаштаклык өчен Жаденко ң Идрисне әрләп бер суз дә әйтмәде. — Сезнең мажаралы сәфәр артык озакка сузылды,—дип кечә 3 куйды. п Идрис аклануны тиеш тапмады: я — Сез булсагыз да Займищега бармый калмас идек,— диде. < — Күздән югалуыгызны гына искәртүем. Курт ГДР делегациясе составында бүген көндезге унбердә районнардан килгән колхоз партоешмасы секретарьлары белән очрашуда катнашырга тиеш икән. — Җитәкчегезне күрдем, ул борчылып тора,— диде Җаденко ана — Виталий Петрович — диде Курт Җаденконы холлдагы диванга чакырып.— Сез хәбәрдардыр инде?.. Хәзер акыл бирегез: нишләргә? — Уйлашырга кирәк,— диде Жаденко гадәтенчә. Ничек уйлашырга кирәклеген ул тәфсилләп тормады, әлегә гомуми сүзләр белән котылып калды Кырынып, өс-башны алыштырып алырга кирәк булганга, Курт уз бүлмәсенә менеп китте. Виталий Петрович белән Идрис урамга чыктылар. — Нидер эшләргә кирәк,— диде Идрис, аны ашыктырып. Жаденко сак кына уйлана иде. яшь журналистның капылтлыгы, ордымбәрдем юлга чыгып китүе аңа бер тамчы ошамаса да, ул әлегә аны сиздермәде. — Уйлыйк,— дип кабатлады ул салкын гына. — Татвоенкоматка барып карарга кирәк — диде Идрис. — Бусы акыллы киңәш,—диде Жаденко.—Вася, кузгалабыз! Исем-фамилияләре шактый якын берничә кешене хәрби комиссариат архивыннан эзләп тапсалар да, алар арасында Куртка кирәкле Бухенвальд герое юк иде. Хәрби комиссариатта жентек.тәбрәк эзләргә вәгъдә биреп калдылар. , Свердлов урамыннан акрын гына «Кольцо*га кайттылар. — Редакциягә кагылыйм булмаса,— диде Идрис. в «к У » J* li УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН 8! — Ихтыярыгыз. — Иптәшләр белән киңәшеп карармын. — Ә мин... «Черек күл»гә кереп чыгыйм. Бухенвальдта булган кешеләр турында дәүләт иминлеге комитетында материал булмый калмас. Шалтыратышырга сүз куешып, аерылыштылар Идрис иң әүвәл чәчен төзәттереп, сакал кырдырып чыкты. Төннең-төн буена бер тапкыр да керфеккә керфек ормаган булса да, ул һичнинди арганлык сизми, киресенчә, өченче катка гадәттәгедән тизрәк, ике атласын бер атлап менеп житте. Рәкыйп янына керде. Тәүлек эчендә баштан кичкәннәрен түкми-чәчми редакторга сөйләп бирде, аннан ярдәм, киңәш сорады. — Сезнең колакка чалынганы юкмы. Рәкыйп абый? Касыйм Усмановны белмисезме? — дип сорады. — Әгәр ул кеше дөньяда бар икән һәм чыннан да Бухенвальд герое икән, ул турыда матбугатта булмый калмагандыр,—диде Рәкыйп хәтерләргә тырышып. — Бәлки ул исән түгелдер? — Үлгәннәрне дә эзләп табалар, анысын күреп торабыз. — Нишләргә соң? — Курттан әтисе турында истәлекләр яздырып ал. Чираттагы номерга бирербез. Кичкә өлгертәсеңме? Радиога шалтырат, алар да хәбәр таратсыннар. Идрис үз бүлмәләренә керде. Монда бер үзгәреш тә юк иде Шул ук өстәл, урындыклар; саннар, исемнәр белән аркылы-торкылы чуарланган өстәл календаре. Шулай да үзгәреш тойды, ят бүлмәгә кергән кебек булды... Димәк, үзгәреш аның үзендә икән!.. Редактор белән сөйләшкәндә ул үзендә ныклык, фикерләрендә ачыклык, сүзләрендә ышаныч сизде. Аның сүзләре Рәкыйп өчен дә кыйммәтле иде! Тайчынып, иренеп тормаячак Идрис, Курт белән мәкаләне бүген эшләп бетерәчәк! Ул хатлар бүлегенә кереп чыкты да радиога шалтыратты. Соңгы хәбәрләр редакциясендә эшләүче белеш егет; — Язып керт, кичкә эфирга чыгарабыз,— диде. Идрис бер утыруда радиога дигән хәбәрне язып та куйды. Җөмләләр саллы, төпле булып үзләреннән-үзләре жайга салынып тезелеп кенә тордылар. Аннан ул Әхәткә шалтыратты. — Синме, картлач? — Ә, дипломатларга сәлам. — Ниләр кыйратасың? — диде Идрис, көлебрәк. — Саламнан тәртә каерып, ары-бире чабабыз. Эшләгән эш юк, куандырган төш юк. Так себе. — Чыны ничек? — Өйләнгәндә икешәр смена эшлим дип ник кисәтмәдең? — ди Лида тутан ачулана. Шуннан хәлне аңла, сорашма. — Кайчан үз болыныңа кайтасың? — Җибәрмәскә итенәләр. Шеф әйтә: «Әхәт Нуруллин — телевидение өчен генә яралган асыл сөяк», ди. — Югары күтәрелгән син алайса! — Күтәрелгән-бәрелгән, сырт сөяге ярылган. — Ә син кач! — Яхшы сүз, тәмле тел белән сорадылар. Рәкыйп белән килешендек. бүлектә синең кебек батыр барында, торып торам әлегә. Идрис Әхәткә Куртның тарихын кыскача гына сөйләде. — Мин монда коллегалар белән киңәшим... Бераздан шалтыратырмын. Безнең өчен бик кызыклы материал яшеренеп ятмыймы?.. Идрис төшкә кадәр баш күтәрми эшләде, материалларны редакцияләде, машбюрога кереп диктовать итте, корректуралар укыды, секретариатка кереп. ТАСС хәбәрләрен күздән кичерде. Көндезге ашка икенче каттагы буфетка төште. Ашап-эчеп чыгып килгәндә аиа хатын- кызлар журналында эшләүче Кәримә Байбекова очрады. Бераз кын- жыр, әмма оста каләмле бу яшь ханым Идрискә туктарга кушып кыланыбрак башын иде. — Ни сөйләрсең, матурым? — Яна хәбәрләр! — Тыңлыйм. — Идрис, безнең редакция бүген кич «Чыршыкай» кафесында кызыклы очрашулар кичәсе уздыра. — Сөенчегә ни бирим? — Чит илләрдә укытып, эшләп кайткан яшь татар галимнәрен чакырабыз. — Кызыктырма, барыбер алданмыйм. — Артистлар, режиссерлар, музыкантлар, гомумән, төрле халык булачак. Әлмәт музыка мәктәбеннән үзенең иң кәттә җырчыларын төяп Әсгать Тимашов килде. — Казан сылуларының йокысы качкан икән. — Уенга алма инде,— диде иренен турсайтып Кәримә. — Ни әйтим? — диде маңгаен җыерып Идрис.— Кичәгез уңышлы узсын. Безнең газетага берәр мәкалә арттыра алмассыңмы? Кәримә, Идриснең бөтенләй башка нәрсәләр турында уйлап торуын төшенеп, коридор тутырып көлде. — Синең үзеңне шул кичәгә чакырам ич мин! — Рәхмәт. Чит илләрдә эшләп кайтканым юк. — Кунак немецыңны аласың да киләсең. Аның башта ачуы килде, соңгы көннәрдә нишләп йөрүе бөтен Матбугат йортына фаш булганмы әллә?.. Аннары гына анышты. — Тукта, тукта, кемнәрне чакырабыз дидең? — Галимнәрне... Киләсезме? — Чит илләрдә эшләп кайткан яшь татар галимнәрен?.. Әһә! Болай булгач киләбез!.. Бүлмәдә телефон шалтырый иде, ул ишекне дә япмыйча йөгереп килеп трубканы алды. — Бакиров тыңлый. — Комитетта булдым. Алар эзләп карарга вәгъдә бирделәр. Иртәгә кичкә жавап алырбыз. — Рәхмәт, Виталий Петрович .. Монда безне кичкә очрашуга дәштеләр. Минемчә, күңелле мәҗлес булачак. Килә алмассызмы? — Без кичкә Шамил Усманов урамындагы ике йортны кабул итәргә тиешле. Мин Дәүләт комиссиясе составында. — Кызганыч. — Менә шуннан минем кичке сәгатьләремә дә үзем хуҗа түгеллегемне аңлагансыздыр инде? — Аңладым! — һәм каты хөкемегезне чыгармый торасызмы? — Ә-ә, сез һаман ул турыдамы?.. Сездән рөхсәт булса, Виталий Петрович, кунакны шул кичәгә алып барыр идем. Жаденко башта эндәшми торды. — Барырсыз,— диде ул бераздан Курт исә төштән соң гына шалтыратты: — Ниһаять, бушадым! Идрис аны «Чыршыкай» кафесына килергә чакырды. — Теләсәгез, кичке ашны шунда гына ашарбыз. АЯЗ ГЫПЛВЖЕВ УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Мин риза,— диде Курт.— Тик син гостиницага килеп мәшәкать« ләнмә. Сәгать биштә кафе янында булырмын. — Табарсынмы соң? — Тырышып карыйк. Сөйләшенгән вакытка Идрис Бауман урамына чыкты. Эссе һавадан янган резин исе килә... Урамның ике ягыннан да бик чуар киенгән халык агыла, бер минутка да тукталып тормый... Җәйге шат, көләч, ашыгучан халык... Ул аны Бауман урамыннан килер дип көткән иде, Курт Кави Нәжми урамы буйлап өстән килеп төште. Аның тузанлы туфлиларына карап, Идрис: — Син кайдадыр йөреп килдең, ахры? — дип сорады. — Кремльне әйләнеп чыктым. Аннары Ленин урамын жәяү үттем. Гажәп икән ич: урам буйдан-буйга тау башында утыра. Кремль дә, Университет та тау түбәсенә урнашканнар. — Әйе,— диде Идрис, хәтерләп.— һәр яктан сөзәк урамнар менә. — Архитектор өчен нинди кызыклы ландшафт,— диде кызыгуын яшермичә Курт. — Ялгыз йөреп кул кычыта башладымы? — Яшермим!.. Бу материал минем кулда булса, о!.. — Әгәр сиңа Әбугалисинаның тылсымлы таягын бипеп: «Теләгәнеңне башкар!» дип боерсалар, ни эшләр идең, Курт? Курт чынлап торып илһамланган иде. — Безнең бераз вакыт бармы? —дип сорады ул, Идрис кафе ишеге тирәсендә төркемләнеп торган ят кешеләргә карап алды: — Бар, бар. — йөреп килмибезме? Мин, шәп ат сыман, бер кузгалгач тиз туктата алмыйм. Аулаграк булыр дип, Идрис Куртны Островский урамына чакырды. Тын гына янәшә бардылар. — Татарстанның башкаласы буларак кимсетмим, ул яктан да шәһәрегезнең тарихи роле зур. әмма Казан Ленинның яшьлеге белән бәйле шәһәр буларак елдан-ел киңрәк дан, шөһрәт алачак. Ленин идеяләре дөньяга киңрәк таралган саен бу шулай булачак, шиксез. Шуның өчен без ераккарак карыйк!.. Күп шәһәрләр Казанның язмышына көнләшергә тиешләр!.. Димәк, Казан шәһәре мәгълүм бер дәрә- жәдә үзенең тышкы күренеше белән дә шушы идеяне яктыртырга бурычлы. Мин Казан университеты тиздән Мемориаль үзәк ителер дип уйлыйм. — Шәһәр советында проектны карадык инде,— дип кыстырды Идрис. — Хәтерлим, хәтерлим!.. Мина калса, аз гына үзгәреш кертеп тә булыр иде ул проектка!.. Профсоюз урамын бетереп. Бауман урамы белән ике араны тоташ паркка әйләндереп булыр иде. Парк сөзәк тау буйлап өскә менә. Анда фонтаннар, һәйкәлләр’. Ә университет тирәсендә күп катлы небоскреблар. Шәһәрнең кайсы ягыннан гына карасаң да алар, сүнмәс ялкын телләре кебек, биеклектә балкып торачаклар!.. Ә ул биек йортларны кичләрен нинди утлар белән бизәп булмас иде!.. Хәзер яктырту техникасы бик үсте, гажәп тәэсирле булыр иде ул! Идрис Куртның сөйләгәннәрен шәһәр советында күргән проект белән чагыштырып барды да: — Шушы идеяне тормышка ашыру чарасына керештек шикелле без. Синең фикерләреңдә дә бик кыйммәтле шул рациональ орлык бар,— диде. — Күп шәһәрләр көнләшәчәк Казанның киләчәгенә, менә күрерсең! Алар мавыгып, бәхәсләшеп киттеләр, чәчәк кибете янына җиткәч, Курт кереп бер бәйләм гладиолуслар сатып алды. — Менә бу чем каралары «Мисыр төне» дип атала анын . Әти мәрхүм бик ярата иде шушы чәчәкләрне... Тагын сүзләр, тагын истәлекләр. Идрис Касыйм Усмановны эзләү чарасына керешүләрен сөйләде, табигый буларак, алар кичәгә соңга калдылар. «Чыршыкай» кафесының уңдагы кече залы кунаклар белән тулгач иде. Тәрәзәләргә калын шторлар ябылган, бусының ни өчен икәнлеген Идрис башта аңламады. Алмалар, баллы сулар, кыйммәтле кәнфитләр куелган өстәл тирәләрендә өчәр-дүртәр утырышып, кунаклар хатын- кызлар журналында эшләүче кап-кара сумала чәчле һажәр ханым Фаритова чыгышын тыңлыйлар иде. Кунак каршылап, аларны урнаштырып йөргән Кәримә Идрисләрне үзе янына чакырды. — Күптән башландымы? — Тс-с... Әле генә... Сез кайда йөрдегез? — Ачуланма, Кәримә... Бераз күз ияләшкәч, сонга калып кергәндә була торган кыенсыну узды, Идрис залдагыларны караштыра башлады . Европада «кыргый татарлар» дип саналып йөртелә торган халык вәкилләрен Куртка күрсәтерлекме бүген?.. Шунын өчен генә килде бит Идрис, мәсьәләнең «яшь галимнәр» дигәне аны кызыктырды... Таныш, күз күргән кешеләр байтак булса да. ул белмәгәннәр дә күп кенә иде... Әнә. Һаҗәр ханым якындагылар галимнәр булса кирәк. Монда театр кешеләре... Кергәч тә сулда пианино янында чәчәк кебек чибәр кызлар арасында җырчы-композитор Әсгать Тимашов утыра. Кинәт ул бер почмакта үзенә ян белән утырган Һашимны — Булавина- нын кайнатасын күреп алды. Ничек бу мәҗлескә эләккән ул?.. Аны кем чакырган?.. Һаҗәр ханым сүз арасында баш ишарәсе белән Идрисне янына түргә чакырса да, алар кузгалмадылар. — Атаклы әдибебез Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясен барыгыз да хәтерли торгандыр,— дип дәвам итте һажәр ханым,— Бик гыйбрәтле хикәя! Моннан алтмыш еллар элек кенә татар әдибенең фантазиясе кая кадәр барып җитә алган?.. Ул татар клубына татар студентларының, галимнәренең, укымышлылары- нын. язучыларынын бергә җыелуын төштә генә булуы мөмкин хәл дип тасвирлаган .. Менә шушы матур залда, күңелле мәҗлестә безнең бик кызыклы язмышлар кичергән дусларыбыз утыра Мин аларнын һәркайсысы белән үз чиратларында таныштырып барырмын .. Шунсын да әйтеп куйыйм, дуслар, бу гарәфә кичендәге тәмле төш түгел, буен, бу — безнең халкыбызның бүгенге көне... Беренче сүзне яшь галим, физик, Казан университетының профессоры фән докторы Юныс Сәми- тонка бирәбез... Идрис, гомуми тынлыкны бозмас өчен, Һаҗәр ханымның сүзләрен шыпырт кына тәрҗемә итеп торды, үзенең аңын һаман бер җавапсыз сорау тынгысызлады: «Һашим ага монда кунакмы, әллә очраклы гына килеп кергәнме?» Күпертмә чәчләренә энҗе калфаклар кадаган, челтәр читле нәфис алъяпкычлар ябынган нәзек билле, озын аяклы татар кызлары көнчыгыш нәкышләре белән бизәлгән фарфор кәсаларга салып хуш исле кофе тараттылар. Ал грушовкалар, ак налив алмалары. «Шүрәле бармагы». «Күгәрчен канаты» исемле Казан кәнфитләре белән кунакларны сыйладылар. Колакларына чачаклычуклы эре-эре Бирма алкалары таккан чибәр официантка кыз Курт тирәсендә ешрак булырга тырышты. АЯЗ ГЫЯЛЭҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН Юныс Сәмитов болын кадәр маңгайлы, буйга кечерәк бик сөйкемле кеше икән. Төш-магнит резонансы методы белән молекулалар төзелешен өйрәнү өлкәсендә эшләүче бу галим байтак илләрнең университетларында лекцияләр укып, дөнья күләмендә атаклы фән кешеләре катнашкан симпозиумнарда чыгышлар ясаган икән. Сәмитов немец, инглиз телләрен белүеннән тыш татарча да бик килешле итеп, жанлы, мавыктыргыч тәгъбирләр белән үз эше турында, чит илләрдәге очрашулары турында сөйләде, аны бирелеп тыңладылар. Галимне сәнгать кешеләре алыштырды. Әсгать Тимашовнын кызлары яңа җырлар җырладылар. Сүзне медицина галимнәре дәвам итте. Алар Африка илләрендә — Суданда, Алжирда. Мисырда берәр- икешәр ел эшләп медицина өлкәсендә генә түгел, этнография, көнкүреш. социаль тормыш шартлары җәһәтендә дә байтак гыйбрәтләр алып кайтканнар икән. Иң соңыннан сүзне пединститут галиме алды. Мең тугыз йөз алтмышынчы елда һиндстан хөкүмәте халык мәгарифен юлга салуны сорап Берләшкән Милләтләр оешмасына хат яза. Унике кешелек Халыкара комиссия төзелеп, халыкка урта белем бирүдә аерата уңыш казанган алдынгы ил вәкилләре белән беррәттән шуның составына безнең ил белгечләре дә кертелә. Арада Казан галиме яшь фәннәр докторы Илһам Макалеев тә була. Комиссия членнары һиндстан мәктәпләре өчен программалар төзиләр. Доцент Макалеев биология буенча үрнәк программалар һәм дәреслекләр төзүгә җитәкчелек итә. Маклеев һиндстан мәктәпләрендәге хәлләрне күп санлы диапозитивлары белән дәлилләп сөйләде. Театр белән гастрольләргә китмәгән артистлар Фигейредонын «Эзоп» спектакленнән өзек уйнадылар. Тагын музыка яңгырады, тагын нәзек билле кызлар кофе тараттылар, сүз уртак булып китте. — Курт, мөгаен, син дә сүз сөйләүдән котыла алмассың,—диде Идрис. — Ярыймы соң? Идрис җавап бирергә өлгермәде. Һаҗәр ханым урыныннан торды һәм. тонык кына гөжләгән залны тынычландырырга өндәп, кулын күтәрде: — Кадерле дуслар! Безнең арада гаять зур тормыш юлы үткән, кызыклы язмыш кичергән бер иптәш бар... Ватан сугышына кадәр үк Хасан күле күгендә батырлык күрсәтеп Ленин орденына лаекле булган атаклы очучы... Немец фашистларына каршы көрәштә дә беренче көннән үк фронтта... Дошман самолетлары белән барган тиңдәшсез каты, тигезсез көрәштә ул самолеты белән яраланып дошман территориясенә егылып төшә... Шунда аягын югалта... Яралы хәлендә әсирләр лагереннан качып, концлагерьга эләгә... Аннан да качып үлем җәзасына хөкем ителә... Немец коммунистларының ярдәме белән генә исән калган бу герой әсирлектә буйсынмый, һаман көрәшә 1942 елның декабрендә совет хәрби әсирләренең яшерен оешмасын төзүдә катнаша. Бераздан бу оешмалар башка милли оешмалар белән берләшеп Интернациональ коммунистик хәрәкәткә нигез салалар.. Кыскасы, сүзне Ватан сугышы герое, карт коммунист Һашим ага Госмановка бирәбез. Башкалар гөрләтеп кул чапканда Һашим карт уңайсызланып кына басып торды. «Ни өчен Госманов. Булавин түгел!» дип уйлады Идрис. Ул. Һаҗәр сөйләгәннәрне Куртка тәрҗемә итәргә дә онытып. Һашимга текәлде, җавапны аннан көтте. — Бухенвальдны барыгыз да беләсез,— дип башлады ул сүзен. Идрис немецча кычкырып җибәрде: — Курт, менә ул! Алар икесе дә сикереп тордылар — Кем, кем? — Усанов. Усманов, Госманов! Идрис Куртны җитәкләп карт алдына килеп басты, һәм татарчалап: — Һашим ага, сез бу егетне таныйсызмы? — дип сорады. — Нигә алай сорадыгыз? — диде Һашим, бер агарынып, бер кызарып. — Бу егет сезнең Бухенвальдтагы көрәштәш дустыгыз Франинын ♦ улы Курт Карл. Ул сезне эзләп Казанга килде! Җыелганнар, өстәл-урындыкларын калдырып, аларны дәррәү сарып алдылар, Һашим чатанлый-чатанлый уртага чыкты һәм Куртны кочаклады... Алар Һашим картларга өчәү кайттылар. Дустының улын карт үз яныннан беркая да җибәрмәде. — Ничек соң Касыйм Усанов? —дип сорады өйгә кайткач кына Идрис. — Лагерьда мин үземне шулай атап йөрттем. Бухенвальдка да шул кушамат белән килдем. Ә соңгы көннәрдәге ыгы-зыгыда чын исемфамилияләрне әйтергә өлгермәдек... Вакыйгалар без көткәнгә караганда да катлауланды, безне Франц белән аердылар... Менә шулай — Ә нигә хатларга җавап язмадыгыз? Нигә эзләмәдегез? — Анысы болай... Концлагерьдан кайткач, монда утырырга туры и килде... Илле бишенче елның көзендә генә Казанга кайттым. — Ничек боларны беркемгә дә сөйләмәдегез?.. £ — Башта кызыксынучы булмады, аннары, ничектер җае чыкмады... " — Бу бит. Һашим ага, чын батырлык! с — Батырларның барысы да үзләре турында кычкырып йөриләрме?., з Вакыт сон булса да. Нина Михайловна чәй өлгертте, Булавиннар u өендә төне буе ут сүнмәде. Курт аларның өчесен дә ГДРга кунакка » чакырды.“ Кайдадыр якында гына әтәч кычкырды, таң атканын аңлап, дүртесе дә көлеп җибәрделәр... 38 Мөзәкирнең әнисе белән Мөнир бишенче көн рәттән печән чабарга чыгалар. Әнисе сыер саварга уяна да чоланга керә. — Мөнир, тор, балам! Ул мырлый-мырлый уянуга. Мөзәкир дә торып чыга. Гаражда өйрәнчек слесарь булып йөргән Мөнир печәнгә күчүенә бер дә риза түгел, ул үзен түбәнсеттеләр, кимсеттеләр дип саный, юынганда да һаман мырлавында була: — Бетмәгән печән булды инде... йокы күрал.массың хәзер!.. Печәнгә өч көн Мөзәкир дә барып йөрде. Ишле халык арасында зурлар белән эшләп йөрү ана бик ошаган да иде югыйсә, көтелмәгән бәла аны өй сакларга калырга мәҗбүр итте Әлеге дә баягы кычыткан чыпчыгы Рузилә иптәш кызларын җыеп кайткан да болдыр баскычы астына кереп «өйле» уйнарга тотынганнар, чоланнан түшәк-ястыкларны ташып бетергәннәр. Урын-җирләр тавык тизәгенә буялып беткән, иң куркынычы — «өйле» уйнаганда шырпы алып чыгып, вак йомычкалардан учак та кабызганнар. Әле ярый, күрше Гөлбикә карчык күз-колак булыбрак йөрештергән икән, кызлары «өйле» уйнап Хәлилләр «өйсез» кала яздылар. — Моннан болай өйдә торырсың инде, балам,—диде әнисе Мөзәкиргә. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН Мөзәкир өйне саклап, тавык-чебешләрне, Рузиләне саклап өйдә калды. Эш юкта көн бик озын сыман тоелды. Лапастан чалгы алып чыгып бик җентекләп чүкеде, аны кер элә торган шома колгага атландырды. Тәрәзәдән дә, капка төбеннән дә күренә чалгы, елык-ялык итеп куя... Бүген әнисе коймак пешерде. Кичә Мөзәкирнең өйдә калуыннан файдаланып, Мөнир, түргә утырып, бик ирәеп, бик мыскыллап кына сөйләшкән иде, бүген тавышы- тыны чыкмады. Бүген Мөзәкир бәләкәй арба тартып Мукшы күле буендагы Торна сазына үзләренә печән кырмаштырырга бара. Беренче көннәрне үк күл буйларының чабардай жирләрен чабып, инде печәнен киптереп, ташып бетерделәр. Бушап калган болында куак төпләрен, түмгәк-мазар араларын кымту хәзер малай-шалайга калды. Ул печәнгә барырга бик риза, өйдә генә яткырмасыннар. Ичмасам, Мөнирнең борыны да бераз төшәр, югыйсә кыланышы кырга сыймый. Бригадир әнисенә әйткән: — Бер өй эченнән икәү йөргәч бик житәр, былтыр да «курмы житмәде» дигән идегез, үз жаегызны да карагыз,— дигән. Бригадир, Түбән оч марие Сәвәли дәдәй, акыллы кеше шул... Мөнир ишек алдына чыккан да, кер колгасыннан теге чалгыны алып, шәп чүкелгәнме дип, йөзендә бармакларын йөртеп караган була... Әһә, сүз әйтер жирең юкмы? Әтисе былтыр ук өйрәтте шул аны чалгы чүкергә! Кеше үчекләмәсә Мөнир буламы соң ул, тьфу! — Янаганда кулыңны кыеп төшермә, чалгы сабыңны жиргә нык терә, какшау булмасын,— дип өйрәтеп яткан була... Өченче көн беренче пакусны чыкканда үзенең борыны мышкылдаганны оныткан, Мөслах абый: — Шулай, нәнекәч, печән чабу, мастерскойда шөреп борып йөрү түгел,— дип кемнән көлде?.. Әнисенең дә һаман сүзе бетмәде, капкадан чыкканда: — Рузиләне уятырга ашыкма, йокласын... Җитешерсең... Апаеңны ипләп карап йөрт, елатма,— дип үгетләп калдырды. Боларны да Мөнир ишетте... — Ярар, ярар,— диде Мөзәкир, кашын жыерып. Печәнчеләрне озаткач, ул өйгә керде, Мөнирнең кичке уеннан кайткач салган чалбары урындык аркасында кояшта янып тора икән, аны күләгәгә күчерде, аннары түр тәрәзәне ачып, ике кулы белән яңагына таянып, урамга карады. Аргы очта да, монда да җанлылык. Кыш-яз жигелмәгән үшән алашаларны да тәртә арасына керткәннәр, түбән очтарак хатын-кыз машинага төялеп тора. Егет-жилән Мөзәкиргә эндәшеп узды: — Күпер сукканны көтәбезме? — Чолгау киптерәсеңме, Мөзәкир? Өстәлдә Мөнирнең хушбуе... Беркөн кибеттән яңа галстук белән шушы саргылт сулы шешәне алып менгән. Мөзәкир хушбуйның бөкесен борып ачты, мул итеп учына салды һәм баш түбәсенә коеп җибәрде. Хушбуй бармак араларыннан агып биткә, күзгә төште, ачыттырды. Әлә-лә! Бу Рузилә — йокы капчыгы тормаса, коймак суынып бетә ич! Ул, почмак якка кереп, агач караватка таралып яткан кызыйны уятырга тотынды. — Уян, Рузилә, тор! — Әем,— диде, нәни тәпиләрен селкеп, кыз. — Хәзер үк торсаң, арбага утыртып барам. Кыз сыңар күзен ачты. — Күлгә тиклеме? — Барганда да, кайтканда да утыртам. Рузилә жил очырткан мамык кисәгемени, шундук юынгыч янына барып басты, иренеп кенә аның чөмериен шалтырата башлады — Хәзер бүксәң кап булганчы коймДк аша. — Мин шикәр белән чәй генәэчәм, абый. Ярыймы? Кызга коймакның «алтын сәгать кебек кызарып пешкәннәрен» генә биреп, аның хәтере өчен Мөзәкир үзе дә бераз чемченде. Калган коймакларны, кәгазьгә төреп, кызыл ашъяулыкка салды, аның янына олы гына ике телем ипи куйды, әйбәтләп төрде, термос белән чәй алды, биш-ун шакмак шикәр тыкты. Мөзәкирләрнең кул арбалары зур, әмма көпчәкләре солидол белән майланган, тартырга үтә җиңел, юл тап-такыр, әйдә, бахбай! Чытыр арбага охшатып баш-башына карама бөгеп, араталар белән чәлмәштергән биек чардуган эченә, кызыл төенчеген тотып. Рузилә утырды. Авызы ерылды кызыйның... Урамны ипләп кенә үткәч, ындыр артлап басу юлына төштеләр. Сулда карабодай басуы булганга монда мал-туар кермәгән, юл аулак, бәбкә үләннәрне аяк йөзен күмәрлек. — Нык тотын, Рузилә! — Әйдә, бахбай! — дип куанды кызчык. Мөзәкир шәбәеп чаба башлагач кына Зәйтүнәләрнең ындыр капкалары ачылды, аннан фанер көймәле бәбәй арбасы тартып ул үзе килеп чыкты. — Ә мин сезне көтеп качып тордым, күрмәдегезме? « — Чалгыңны оныткансың,— диде Мөзәкир аның сүсәргән көймәле £ арбасын эшлекле караштырып.— Арбаң да бәләкәй, күпме печән керә £ монда? Ярты кочак... — Бар булганы җитәр,— диде кыз олылар сыман.— Ияртәсеңме? = — Урак белән кулыңны кисмәссеңме? — Башта ук өркетеп барма, Мөзәкир. га Аллы-артлы бара башлаганнар иде. урман ягына борылгач, янәшә-я ләнделәр. Малай Зәйтүнәнең иярүенә шат та. шат түгел дә иде. Иптә- < шең белән бергә булу куаныч анысы, әмма тирләп-пешеп печән тартып кайтканда Зәйтүнәнең аны күрүе малайны бераз рәнҗетә иде... Кызның әтисе Фәтри ага гажәп уңган кеше, ул председатель белән дә ныгытып сөйләшә ала, печәнгә мохтаҗлыклары юк. кыз Мөзәкирнең кәефен күрер өчен генә, үзен аның белән тигезләргә теләп печәнгә барырга карар кылган, малай монысын ап-ачык сизенгән иде... Юл аулак, юл такыр, кырлар өстенә чыңгырдавык тургайлар эленгән. Тургайлар, тургайлар, хисапсыз күп алар! — Тиздән тургайлар сайраудан туктыйлар, белдеңме. Питрау гына җитсен. — Бөтенесе дә туктыйлармы? — Бөтенесе дә. — Питрау җиткәнне алар каян белә? — Ж.әй үткәнне сизәләр. Жәй үтә, кошлар сайраудан туктый, күке тилерә. Мөзәкир җил ягыннан барганга, кызның борынын ачы хушбуй исе кытыклый иде. — Көз житә икән алайса... Тиздән мәктәпкә... Тагын укулар — Барасы килмиме? Аларнын бәләкәй арбалары тигез генә баралар да бер-берсенә орына башлыйлар, шул чак Рузилә чәрелдәп кычкыра: — Абый! — Барасы да килә, әллә ничек шунда,—диде Зәйтүнә уйчан гынз. — Тизрәк җитсен диген син!.. Тизрәк укып чыгасы иде диген? — Кая ашыгырга? УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Казанга! — Без бүген коймак пешердек,— диде Рузилэ кинәт. — Шәпме Казан? — диде кыз тагын бер кат аны сөйләтергә теләп, — Шәп... Бик шәп! Безнең җизниләр яныннан гына болын башлана. — Кызык. Анда да болын бармыни? — Булмыйча. Шәп-шәп йортларны болынга салганнар. Без әле аның белән шул болынга да чыгып кайтабыз! Икесе дә адымнарын кызулаттылар, тәгәрмәч кигиләре кояшта чагылып кына кала. Озакламый әрәмәләр башланды. Монда һава җиләсрәк, юл тузаны юкарак иде. Әрәмәләргә ялганып колхоз болыннары китте. Мондагы печәнне чабып ферма янына ташып та куйдылар инде. Юл буенда ялгыз-ялгыз чатлы-ботлы камыр агачлары очрады, җимешләренең ярты яклары кызарган, тик бу турыда бүген Мөзәкир дә, Зәйтүнә дә сөйләшеп тормадылар, эшләре ашыгыч иде. Торна сазына кадәр болынны кырып чапканнар. Күлнең аръягында биекбиек түмгәкләр тырпайган аулак болыннар башлана. Түмгәкләр сирәгрәк урыннарда ашъяулык-ашъяулык тигезрәк җирләр табып алырга мөмкин. Ул тигез җирләрдә сарут, ромашкалар белән баллы бабалар да үсә. \ — Менә шушында чабабыз,—диде Мөзәкир арбасын күл буе калкулыгындагы каен чаукалыгында туктатып.— Урыны әйбәтме? — Карап карыйк,— диде яулыгын чишеп Зәйтүнә. — Син сак кына уйна,— диде Мөзәкир, оеган Рузиләне күтәреп арбадан төшереп.— Чаукалыкта җылан-мазар булмасын. Рузилэ сикергәләп күл буенда йөри башлады. Мөзәкир белән Зәйтүнә мавыгып аның артыннан киттеләр. Күлнең чит-читләрен вак аксыл-яшькелт яфраклы су үләннәре, юрган калынлыгы бака ефәге сарып алган. Эчтәрәк, су ачык урыннарда, сап-сары, олы-олы төнбоек чәчәкләре тирбәләләр. Түмгәк араларында тәкәрлекләр кычкыра. — Төнбоек чәчәкләрен беренче мәртәбә күрәм,— диде Зәйтүнә Аның чәчәкләрне йолыккаларга теләге бар иде. — Шиңәләр алар,— диде Мөзәкир,— кайтканда җыеп бирермен. — Ничек өзәрсең ал арны? — диде кыз. — Чалгы белән үреләсендә кых! Үзенең шурдый гап-гади хәйләгә дә башы җитмәвенә исе киткән кыз Мөзәкирнең тапкырлыгына сокланды. — Син менә шушыннан ура башла,— диде Мөзәкир түмгәк араларында иркен генә бер болынчык күрсәтеп. — Моннан үзең чап, мин эчкәрәк керәм. — Сиңа ташырга уңай булыр. — Ярар тагын. Мөзәкир тагын эчкәрәк керде, печәнлекләрне җентекләп чамалады, эшкә керешеп бер-ике селтәнүгә, Рузилэ чәрелдәде: — Абый, әллә ни бар! Ул, чалгысын атып бәреп, сеңелесе янына очты. — Кайда? — Әнә, әнә, кыштырдый. — Кәлтә җылан гына ич!.. Китмә, шушында гына урал. Малай өй урыны тикле урынны тикшереп, караштырып чыкты. Куак төпләрендә чабылмый калган үлән арасында кызыл җиләкләр балкып күренә иде. өзеп бераз җыйды да Зәйтүнәгә алып керде. — Мә, сыйлан. Зәйтүнә кырт-кырт урды, учмалары бер дә үрчемәде. Әниләре яшь чакта бөтен кырларны шушы бөкре тимер белән урып чыкканнар, ничек хәлдән таймаганнар диген? Кыз ура-ура да Мөзәкиргә карап ала. Ул аякларын ирләрчә нык ерып баскан да тешләрен кысып кизәнә, ап-ак башлы ромашкалар, күпертмә зәнгәр чалма башлы баллы бабалар, песи койрыклары тигезле-тигезсез пакус булып яталар. Малай, ялтыраган маңгаен кулъяулыгы белән сөртә дә, акланган сыман Зәйтүнәгә эндәшә: — Урыны тигез түгел, иркенләп селтәнеп булмый... — Әйбәт чабасың,— дип юатты аны кыз. — Рузилә. тырманы ыргыт! Рузилә тырманы бик ныгытып ыргыткан иде, үз аягы янына ук килеп төште. Зәйтүнә, якынрак торганга, болынчыгыннан чыгып тырманы алып керде. — Ни эшлисең аның белән? — Чабылганын корырак урынга таратам. Кипсә тартып кайтырга да җиңелрәк булыр, күбрәк тә сыяр. Чалгы янаган тавыш күңелләрне җирсетеп агач араларында зыйң- зыйң яңгырый, Зәйтүнәнең урак йөзе ялтырый да башлады, аның аркасы тирләде, муен тирәләренә үлән орлыклары коелып кычыттырды. Учмалары күзгә күренеп артты... Туктаусыз тәкәрлек кычкырды... — Тәкәрлек, тәкәрлек, тәңкәң булса миңа бир! Күл ярында сыңар аяклап сикергәләгән Рузилә кошларга кычкырды. — Мөзәкир, тәкәрлек күкәе очраса, ватма,— диде тирен сөртеп Зәйтүнә,— сипкел чыга диләр. — Әллә кайчан бала чыгарды инде алар... Кинәт урман ягыннан ят тавыш ишетелде. Башта черки безләгән кебек кенә яңгыраган тавыш көчәйгәннән-көчәйде... Машина килә! Анда аулак урман юлы, көз-яз чыга алмаслык баткаклар, әнә моторы зарланып ничек үкерә... Зәйтүнә куркынып Мөзәкиргә карады. — Машина килә, Мөзәкир. — Килсен. — Кемнәр йөри икән? — Белмим. — Безне ачуланмаслармы? — Кем орышсын ди, юләр? Ни өчен? — Председатель. — йөри ди председатель бу якларда! Шулай да малай чалгысын, тырмасын тотып, Рузилә янына чыкты. Зәйтүнә дә аңа иярде. Алар урман авызына карап көтеп калдылар. Менә агачлыктан ялтырап җиңел машина килеп чыкты. — Степанов! — диде агарынып Зәйтүнә. — Килсә, узып китәр,— диде малай, өметләнеп. Тик машина узып китмәде, чабылган болын өсләп, куак-агачларны урыйурый, туп-туры аларга карап юнәлде. Зәйтүнәнең тез буыннары калтырадылар... 39 «Кызыл йолдыз» колхозының дүртенче бригадасы моннан өч-дүрт километрда урман артына урнашкан. Егерме ике йорттан торган нәни генә мари авылы, бәләкәй бригада. Колхоз председателе Николай Степанов авыл советы председателе Ирек Хәйдәров белән шуннан кайтып килә. Машинаның шоферы бүген печәндә, шуңа рульдә Степанов үзе утырган... Өч бригаданың өчесенә дә былтыр ук водопровод белән су керттеләр, дәүләт челтәреннән электр уздырдылар, әнә шул бер бәләкәй авыл ГЫИЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН гына читтә кыерсытылып килде. Степанов, район оешмалары белән мәслихәтләп, гомуми колхоз җыелышына куеп ул авылны колхозның иң олы бригадасына кушарга карар чыгарткан иде. Чөнки нәни поселок тоту колхозга һәр яктан уңайсыз иде. Эш көчләре дә санаулы, жыен карт-коры утырып калды диярлек... Кичә печән өмәсеннән кайтышлый шул бригададан өч кеше идарәгә керделәр. Алар: — Председатель, быел да җәй узып бара, кайчан безне утлы-сулы итәсез? — диделәр. Степанов өзеп кенә җавап бирмәде: — Таңнан сезгә барам, шунда җыелып сөйләшербез,—диде. Дүртенче бригаданыкыларның күбесе ул килгәнче үк сүз берләшеп өлгергәннәр иде, Степанов әйбәтләп аңлатып та бетермәде, арадан берәү: — Күчмибез, кушылмыйбыз! — дип кычкырды. Аны куәтләп икенчесе: — Ата-бабалар яшәгән әле,— дип куйды. Степанов белән Хәйдәров алмаш-тилмәш халыкны тәмле тел белән озак кына үгетләделәр. Бригадир, арадан тагын өч-дүрт кеше: — Нәрсәгә ябышып ятабыз?.. Күчәргә кирәк, беренче бригада үзебезнең авыл күк ич! — дип председательне хуплагач, Степанов җиңеләеп елмайган иде, күпчелек исә күчәргә каршы төште. — Безгә ут-су үткәрегез! — диделәр алар. Кызмыйм дип ант итеп килсә дә, председатель кайнарлана башлады: — Шулай китереп куясызмы?.. Егерме ике хуҗалык өчен ут-су үткәрергә безнең җилдән җыйган акчабыз юк... Колхозның һәр тиене тир бөртекләреннән сыгып алына... Күчмисез икән, әнә, үзегез әйткәнчә, атабабаларыгызча яшәгез!.. Күчим дигән кешеләргә шушы атнада тракторлар җибәрәбез, өен, сүтми-нитми, яңа урынга тарттырабыз. Ихатасын торгызырга агач, такта, ярдәм, транспорт бирәбез, йорт- курасы иске кешеләргә колхоз бушлай бура, шифер, кадак-кодагын бирә. Гомуми җыелышның карары шундый. Акылыгыз булса, үзегез исәпләгез... Килешенә алмадылар. Степанов бригадирга чәйгә дә кереп тормады, машинасына утырды китеп барды. Хәйдәров, Степановның төрле чакларын күргән кеше булса да, колхоз председателенең бүгенге кебек кызган, ярсыган чагын хәтерләми иде. Шуңа күрә ул ана эндәшергә дә базмыйча тик кенә кайта. Степанов бара-бара да башын селки: — Ата-бабалар яшәгән, диләр! Ә үзләренең бабаларынча түгел, кешечә яшиселәре килә!.. Күчәргә теләгәннәрне иртәдән кузгата башларга, ә калганнар... Урман юлы чокыр-чакыр, машина бер менә, бер төшә, анысы да рульдә утырган председательнең теңкәсенә тиде. Урманны үтеп җиңел сулыйбыз дигәндә генә алар күл буенда кешеләрне күреп алдылар. Кулларында чалгы, яннарында арбалар, председательнең борын яфраклары калтырап китте: — Бу нинди стахановчылар тагын? Хәйдәров, караштырып: — Бала-чага гына маташа. Николай Васильевич,— диде. — Ну-ка, якынрак барыйк, Ирек,— диде Степанов. Үсмер малай янында берсе олы, икенчесе бәләкәй ике кыз да бар. Степановның күзләре үткен, күлдән ерак та түгел кыеш-мыеш тезелгән пакусларны ялт абайлады, өерелеп ишектән чыкты. — Нишлисез монда? — диде ул. Малайның тавышы калтыранды: — Хәзер үк таегыз моннан, эзегез булмасын!. Кара нинди батыр. ® Күрерсең менә «курыкмажңны! — дип кычкырды. — Печәнсез кайтмыйм,—дип, малай да үжәтләнеп кычкырып о куйды. — Нәрсә-ә?! Бригада жыелышыннан сок суынып өлгермәгән Степанов һич үзен- u үзе тыя алмады. Кычкырмаска кирәген дә белә иде, әмма, ничектер я үзен-үзе тыя алмыйча, кызганнан-кыза барды. Аларнын икесе өчен дә « хафаланып, Хәйдәров машинадан төште дә бер кырыйдан, Степановка * күренмичә, төрлечә ымлап, малайга тыелырга ишарәләп карады. Малайның күзләре яшьләнгән сыман булды. — Арба тутырып печән чапмыйча кайтмыйм! — диде ул, аяк башы белән болынны тырнап. — Әтиеңне идарәгә чакыртып штраф түләтсәк? — Түләтә алмассыз. Болын колхозныкы булса, безнең абзарда да колхозчы сыеры. Безнең өй эченнән дә дүрт-биш кеше колхозда эшли Әллә үз жирегезме? Хәйдәров, ике йодрыгын күкрәгенә терәп, һаман малайга тыелырга куша иде. Степановка малайның тә-тә әрепләшүе, челәеп карап торуы бер дә ошамады булса кирәк: — Яле, ну-ка, бир чалгыңны! — диде ул. Мөзәкир калтыранды, әмма чалгысын бирмәде. Аларның баш очыннан гына ике торна кычкырып узды, Степанов Мөзәкиргә таба атлады, шулкадәр тын иде. малай торна канатларының һавада жилпенүенә кадәр ишетеп торды. Ул чалгы сабын эләктереп алды, малай исә сапка тагын да ныграк ябышты: — Моның өчен жавабын бирерсез! — диде. Степанов шунда, тәмам кызып, чалгы сабын ике-өчкә сындырды да күлгә тондырды. — Артык тәкелдәмә, олылар алдында телеңне тыя бел! —днп туктаусыз тезде ул. Кызлар елаштылар, Мөзәкир, хәтта йодрыкларын йомарлап, нәрсәдер кычкыра-кычкыра Степанов янына килде. — Печән чаба идек. — Кемгә чабасыз? — Үзебезгә. Степанов, кызып, мари, татар сүзләрен буташтырып сөйләдез — Кем жиреннән чабасыз? — Болын жиреннән. Малайның тәтелдәп жавап бирүе, курыкмыйча күзгә карап торуы председательне ачуландырды. — Кем малае син? — Көтүче Хәлил Мортазин улы,—диде Хәйдәров, машина ишегеннән башын тыгып. Рузилә, абыйсы артына посып, мышык-мышык еларга кереште, Зәйтүнә аны тынычландырырга теләп башыннан сыйпый иде. — Кем рөхсәте белән чабасыз? Олы гәүдәле Степанов янында Мөзәкир шәрәкәй арык кына, курач кына булып калган иде. — Сыерга печән кирәк,— диде ул, аска карап. — Сыерга кәтлит кирәк түгеллеген синнән башка да беләм,— диде Степанов.— Син нәрсә телгә бик остардың алай? Үзең икелегә укыйсыңдыр әле?!. Малай борылып сеңелесен юатты: — Курыкма. Рузилә, курыкма Малайның курыкмаска өндәве соңгы чик булды, Степанов: УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Әле син алаймы? — диде Николам Васильевич һәм җиңелчә генә этеп малайны сай күлгә төшерде.—^ Сөйләш, әрепләш әнә үзең ише кәрәкәләр белән! Малай җылымса суда лычтырдады, аяклары ләмгә батты, ә су өстендә сап-сары дәү төнбоеклар тирбәлделәр... Машина кузгалып китеп тә барды. Мөзәкир тиз-тиз генә мүкәләп күлдән чыкты, анын күзләре чокырларыннан атылырга теләгәндәй зурайдылар. Күлнең болганчык суында чалгы сабы сыныклары тирбәлә. Баягы торналар тагын баш очында әйләнделәр. Ул кинәт ыргылды, ялтыравык дәү машинаны туктатырга теләгәндәй, кулларын алга сузды һәм илереп елады. Зәйтүнә белән Рузилә, сүз әйтергә базмыйча, нишләргә белмичә дер калтырап, аны күзәтеп тордылар. Малай, ыргылып Зәйтүнә арбасына барып ябышты да: — Тизрәк, тизрәк, җыеныгыз!—дип кычкырды. Аннан шып тукталды, су агып торган чалбар балакларына карады, учлары белән бот буйлап сыдырып тезенә хәтле төшерде. — Ашыгыгыз, ашык! Үзе машина килгән юл буйлап башта ни өчендер урманга таба йөгерде, аннан авылга таба борылды. — Әйдәгез инде! Зәйтүнә үлән яфраклары ябышкан урагын, кая куярга белмичә, кулыннан-кулга күчерде, алыргамы-алмаскамы дип аптырап, арба тәр- I тәсенә тотынып карады, ахырда, Рузиләне җитәкләп малай артыннан жанфәрманга чаба башлады. — Елама, апаем, елама! Малай байтак җир узган иде, кызның: — Мөзәкир! — дип кычкыруына, һаман шул тирәдә очкан торналар гына «трой-лыйк» дип җавап бирделәр. Ул урагын юл читенә атып бәрде. — Шушында гына тор, апаем! Үзе, күл буена кире кайтып, ашъяулыкка төрелгән ризыкларны җыештырып алды, аларны арба көймәсенә аннан-моннан ыргытты, сыңар кулы белән тәртәне эләктереп, Рузилә янына чапты. Рузилә юл буенда утырган да: — Абый, абый,— дип шыңшый. — Ныграк ябыш! — диде Зәйтүнә, кызчыкны да көймәгә чөеп,— .Төшеп калма! Тәгәрмәчләр тузан туздырып, елык-ялык тәгәрәделәр. Мөзәкир 1 ачыграк күренә башлады. Малай Зәйтүнәнең инәлеп чакыруларын, ялынулы дустанә тавышын аермачык ишетте, ләкин тукталмады, борылып карамады, кыз белән сөйләшерлек көч тә, уй да калмаган иде анда. Аның исәнгерәгән башында бары бер генә уй кайный иде: «Нишләргә? Нишләргә? Ни кы- I лырга? Үчнең кайсысын сайлап алырга?!» Болай гына калдырырга һич ярамый, юк, юк... Степанов аның әтисен чакыртачак, штраф түләтәчәк... Менә әтисе идарәгә барып керер... Утырырга кыймыйча, ишек төбен- I дә таптаныр... «Малайлар, файда урынына, зарар ясый башладымы?» ! дип, идарәдәгеләр аннан көләрләр... Әтисе акчасын чыгарып салыр... Аннан пошмый-нитми генә җәйләвенә китеп барыр... Бизрә буйлап атлар... Бульдозерлар белән буып, бар булган балыгын комсыз ач әрвахлар җәберҗәзасыз гына сөзеп китә торган елга ярыннан атлап барыр да барыр .. Шушы яр буенда малаен браконьерлар тукмап киткәндер дип уйлап та карам.ас... Чаба торгач, малайның башына тагын бер уй килде: Степанов өенә ут та төртә алмаячак ул, почмактан торып ата да алмаячак... Тегесенә дә. бусына да кул күтәрә алу һич мөмкин түгел! Ярамый да! Тере кешенең күкрәгенә ничек мылтык төбисен?.. Тир түгеп салынган агач йортмын ни гаебе бар? . Бүгенме-иртәгәме Мөзәкир бу хәлне дә онытачак, гафу итәчәк... Әнә. теге чакта, мыеклы белән жирәнне гафу итте бит, эзләп караган булды, белмәмешкә салышып, күрше-коланнан сорашты, аннан онытты.. Гафу итәргә ярамый иде бит аларны! Үзенне тукматып. үз суынны узгынчы читләрдән галатып, йомарланган йодрыкны кесә төбендә йөртү егет кеше эшеме? Ә ул кичерде... Ничек кеше күзенә карый алды икән?.. Зәйтүнә белән ничек сөйләшә алды икән? Әллә бүген үк Казанга чыгып китәргәме? Жизнәсе анлар, ачуланмас... Дилә апасы да сүз әйтмәс... Беркемгә дә күренмичә жыенырга да чыгып китәргә... Зәйтүнәгә дә. Степановка да күренмәскә... Казанда торыр, шунда укып зур кеше булыр. Шул чагында гына озын ялга кунакка кайтыр. Алаен алай да. апасы белән жизнәсенә хәлне ничек анлатыр? Нигә килдем дияр? Ул Степановның рәнжетүе турында уйламый да иде хәзер, аны күбрәк жәй башында булган хәл, жирән белән мыеклынын Бизрэ буенда тукмап ташлаулары борчый, шуңа үртәлә, әрни, үз көчсезлеген- нән үзе буылып елый иде... Степановның рәнжетүен жизнәләренә әйтергәме? Ә Ирек абыйсы. Ирек абыйсы!.. Мөзәкир беренче класска баргач, мәктәп болдырына чыгып, каршылау сүзе сөйләгән иде ул. Ап-ак күлмәктәй, жиңнәрен сызганган, кара галстук бәйләгән, ботинкалары карлыгач канаты күк ялтырый... «Сез зур тормыш юлына аяк бастыгыз... Кыю, намуслы, бер-берегезгә ярдәмчел булыгыз... Олыларны хөрмәтләгез... Укытучыларыгызнын кадерен белегез», дигән иде... Кечкенәләрне дә кадерләгез дип олыларга берәр чакта әйтә микән ул?.. Ә хәзер... Эх. Ирек абый! Зәйтүнә булып Зәйтүнә «тимәгез ана!» дип чәчрәп чыкты, ә ул ник бер сүз әйтсен... Ник бер сүз!.. Зәйтүнә бичара: «Аларга печән кирәк!» дип тә ялынып карады Печән, печән... Печәнлек, әрбәлек... Кайтырга да печәнлеккә менеп күмелеп, качып ятырга... — Мөзәкир!.. Тук-та-ал! Бу шулай Зәйтүнә өзгәләнде. Ул борылып, ана карады Арба көпчәкләре нәкъ аның өстенә тәгәриләр... Бөтен якта ап-ак кояш .. Нурлардан агарган туп-туры юлдан арба тартып кыз йөгерә... Хәзер килеп житәчәк. менә хәзер... Анын белән бер урамнарда йөрергә тыкрыктан су буена төшәргз, бер партада утырырга.. Үч алам дип мактанды бит әле житмәсә... Мылтык сорап йөргән булды! Жебегән салма... Ә баш очында тургайлар чыны! Чырылдапмы чырылдыйлар!. Ваемсыз, уйсыз-хәсрәтсез тургайлар.. Әһә! Питрау жнтәр. сез дә чырылдаудан туктарсыз!. Туктарсыз, белән! Күке дә тилерер кешеләрнең гомерләрен санаудан тыелыр Туктарсыз, тургайлар, ваемсыз-уйсыз кошлар!. Мөзәкир күзеннән юл тузанына ачы су тып-тып төшә дә тузанда тургай күзе хәтле генә нәни чокырчыклар уелып кала... Бу нинди киртәләр булды тагын? Әһә. ындыр аргы... АЯЗ ГЫИЛӘЖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН Аулак ындыр арты юлының бөдрә чирәмендә тана башы хәтле ак таш ята... Бая күрми үткән иде, хәзер абынды... Тырнак төбе купты, ахры, сызлый, үтереп сызлый... Әллә бакча баганасы өстендә кукраеп утырган кара канатлы иләм» сез дәү козгын да «Му-за-кир» дип кычкырды инде? Зәйтүнә куып җитеп тә килә, тыны бетте малайның, арба тәгәрмәч» ләре, әнә, күз иярмәслек тиз тәгәриләр... Ә тургайлар чырылдапмы чырылдый... Питрау гына җитсен... Туктарсыз, тургайлар! Тыкрык буйдан-буйга күренә. Буп-буш... Төкле туралар, укалы чик-; мәннәре белән мактанып, сукыр кычытканнар өстендә быз-быз1 очалар... Тыкрык башында уңга-сулга каранды... Кеше-мазар күренми. Баягы качкын сарыклар клуб тирәсендәге күләгәдә яланып, иснәнеп торалар, төртенмешләр. Клубта бүген кино... «Көл һәм алмаз». Теге баштан машина тавышы килә. Малай телефон баганасы артына сеңде. Төшлеккә кайталар. Печәнчеләр!.. Ишек алларында кешеләр күренгәли, ап-ак төз морҗалардан сыек кына зәңгәр төтен тарала.,, Вакыт шулай күп узды микәнни?.. Киртә-корталар ышыгында тузанда аунаган тавык-чебешләр тырылдап юлга атылдылар, ул. тып-тып басып, урам буйлап өйләренә кадәр йөгерде. Капка ачык, керде, япты, як-ягына куркынып каранды.: Болдырда, ялтыравыклы җиз таска аягын тыгып, эшем иясе Мөнир утыра. Мөзәкирне күргәч, ул көлми түзә алмады: — Күрегезче кабарган бер күркәне, талашып кайткан! Ха-ха-ха! Өй алды ишегендә тавыш ишетеп чыккан әнисе күренде, ул, кулындагы самоварын тиз-тиз идәнгә утыртып, аның янына төште. — Нәрсә булды, улым?.. Мөнир, җитәр дим сиңа! Кешнәмә! Мөзәкир, эче катуны үткәреп җибәрә алмыйча, мышнап басып торды. Ул үзенең әле һаман тавышсыз гына үксүен сизенде. — Рузилә кайда, балам? Печәнгә баргансыңдыр ич?.. Арбаңны кайда калдырдың?.. И-и, бала, бала. Нигә сөйләмисең, үзәгемне өзәсең. Урам яктан инәлгән аваз килде: — Мөзәкир! Хәзер, хәзер... Капка ачылыр... Аннан Зәйтүнә керер, күрер, сөйләр... Бизрә буендагы хәлләрне дә сөйләр, күл буендагысын да... Менә, менә... Яулыгы иңбашына сыдырылып төшкән, чәчләре тузгыган, янган-көй- гән Зәйтүнә капкадан килеп керде... Рузилә, кызыл ашъяулыкны күкрәгенә кысып, арбадан сикереп төште. — Без җиләк ашадык, кәлтә жылан күрдек,— диде ул, шатланып. Малай тиз-тиз чоланга кереп китте, келәне элде. Ана, каушап, кызларга таба атлады. — Ходаем, бәла-казага тап булдыгызмы әллә? Дәү-дәү юеш эзләр калдырып, Мөнир дә болдырдан төште. — Зәйтүнә, кызым, ни булды? — дип инәлде ана. Кыз, яулыгын чишеп ташлап, капка янындагы бүрәнәгә утырды һәм еларга кереште. Ана да: — Ниләр генә булды икән? — дип күз яшьләрен сөртте. Зәйтүнә, күз яшьләренә, кичерешләренә буыла-буыла, күл буенда булган хәлне сөйләп бирде: Степанов абый килеп чыкты да тотынды ачуланырга!.. Мөзәкирга кычкырам: «Кач!» дим... Качмый гына... һаман басып тора, җитмәсә сүзләшә... Шуннан Степанов аның чалгысын эләктереп алды да сындырып бетерде!.. Аннан Мөзәкирне... Мөзәкирне... Ана, эчке сиземләве белән хәлнең күңелсез икәненә төшенеп, хәсрәткә батып беравык катып торды: — Үзекәйләрем генә гаепле шул!.. Баланы печәнгә мин җибәргән нем. мин... Сәвәләй дәдәй рөхсәт итте, сораган иек, димәгәндер, юктыр... Карыша торган гадәте барырак шул... Аталары урынына көтүгә улымны чыгарып, печәнгә үзе барган булса кана... Малай-шалайны санга * сукмавыдыр инде... Ул, кереп, чолан ишеген сак кына тартып карады. — Балам, балакаем, бу мин ием, әниең, ач. Ишек келәсе, катырак тартуга, үзе ачылды. Почмакта, идәндә йөзләрен тезе белән томалап Мөзәкир утыра иде. — Әйдә, улым, бит-күзләреңне ю... Мә. коры ыштан ки... Аннары ял итәрсең... Хәзер самовар терелтеп жибәрәм... Монда бик эссе, бөркү. Без абыең белән ике-өч кочак яшел печән алып кайтып, лапас шүрлегенә тараттык. Бар, шунда менеп хәл ала тор... Карының да ачкандыр инде, балам... Әй, дөнья!.. Бар шул җайсыз чаклары дөньяның, әйдә, үтәр әле! Ихтыярын бермәлгә югалткан улын, җитәкләп, ана ишек алдына алып чыкты, бит-күзләрен үзе юды. Мөзәкирнең күзләре кып-кызыл. йөзе көл төсле күм-күмгәк иде. Ул иелеп, коры ыштанын тотып, хәлсез генә атлап лапаска кереп китте. Зәйтүнә аңа иярергә иткән иде, ана: — Тимә,— диде.— Үзе генә барсын, азрак тынычлансын!.. 40 м Яшьләр газетасының шимбә санында, икенче биттә Фаина Наумов- ” на Гринбергның «Ата-аналар турында бер уйлану» исемле зур мәка- к ләсе басылып чыкты. Мәкаләнең нигезендә теге чакта балалар бакча- з сынла Идрис белән сөйләшенгән, мәгълүм дәрәҗәдә Луиза белән Ренат u Кәрамовларнын уллары Айдарга булган мөнәсәбәтләрен күзәтүдән ту- » ган борчылулы фикерләр ята иде. Идрис бу материалның чыгуын түземсезлек белән көтте. Бердән, халыкның, укучыларның бу турыда ни уйлавын беләсе килсә, икенчедән. Кәрамовларнын үзләренең реакциясе аның өчен бик мөһим иде. Соңгысы аны ныграк та кызыксындырып, борчып торды шикелле... Алар газетаны, әлбәттә, көнендә үк укыган булырга тиешләр. Үзләре укымасалар да (яшьләр газетасын тансыклап тормауларын аңлый Идрис!). белешләре, танышлары күреп хәбәр иткәннәрдер дип өметләнә иде. Фаина Наумовнаның күзәтүләре нигезле, фикерләре төпле, гаепләрендә уйландыра торган ачы хакыйкать ята. Якшәмбедә Идрис Айдар янына барырга җыена иде. Ике-өч көн рәттән малайга картон тартмалар эзләп юл уңаендагы аптекага керә йөрде. Шимбә көнне аңа тартмалар әзерләп куйдылар. — Улыгызга аласыздыр инде? — диде аптекачы ханым, теләктәшлек белән. — Әлбәттә! — Кирәк булса, тагын керегез. Тартмаларның ныграклары, тәбәнәкләре булгалый. Аларына үләннәр ябыштырырга да. бөҗәкләр шырпыларга да бик уңай. Берәүләр бездән шундый каплар алып өйләрендә курчак театры ачып җибәрделәр. Беренче спектакльне карарга улым белән мин дә бардым. — Шәп фикер!—диде Идрис, баш бармагын турайтып.— Рәхмәт сезгә! «Улыгызгамы?» дигәндә ул ни өчендер кызарынмады. Үзенең шушы сагынылган сүзне тыныч, хәтта ки шулай кирәк сыман кабул итә алуына гаҗәпләнеп баскычтан менеп барганда ана Һашим Госманов очрады. Идрис мактанган сыман: 7. «К. У» М 1. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН 97 — Иртәгә мин Лйдар янына барам! — диде. Һашим моны ишеткәндә аны-моны әйтмәгән иде, колагына салып куйган икән, иртүк Идрисләрнең ишекләрендә звонок шалтырады. Барып ачса, кулына пәрәмәчләр тулы целлофан пакет тотып Нина Михайловна басып тора. — Керегез, күрше, хәерле иртә. — Сезне «Тын күл»гә бара дигәннәр иде. — Дөрес сүз. Тик ул хәбәр дә бөтен шәһәргә таралганмы? — Сирәк барганга, тарихи факт итеп шаккатып сөйләшәләр. — Моннан болай ешрак барырга сүз бирәм. — Шуның өчен миннән сезгә бүләк! Үзегез дә сыйланыгыз, Айдар» га да алып барыгыз. Идрис чын күңеленнән: — Рәхмәт, рәхмәт,— дип кабатлады. — Кичкә шулпалы бәлеш пешерәм, — диде Нина Михайловна.— Туры безгә кайтыгыз. — Сез мине тәмам бозарга ниятлисез, ахрысы?.. Ничек кенә булмасын, шушы иртәдә ул «Тын күл»гә барырга җыенганда башкаларның да Айдар турында уйлаулары, малайны уртага алып сөйләшүләре аның өчен рәхәт иде. Газета укыган байтак кешеләр Айдар турында сөйләшәләрдер бүген! Кәрамовлар өендә нинди җилләр, дулкыннар купты икән?.. Беләсе иде... Бүген якшәмбе. Ата-аналар көне... Кәрамовлар да бүген тик ята алмаслар, тәмле-татлы ризыклар күтәреп барып җитәрләр... Фаина Наумовнага әр сүзләрен әйтергә теләп булса да барырлар... Әгәр Идрис алар 'белән очрашса?.. Айдар әти-әнисе белән булса?.. Теләсә ни булсын, аның Кәрамовлардан качарга, уйларын яшерергә җыенганы да юк. Уникенче автобуска шау-гөр килеп керделәр. һәркемнең кулында яшелчә-җимеш, татлы ризыклар, тәрәзәләрдән бөркелеп-бөркелеп июль җиле бәреп керә, бүген лагерьларда, дачаларда атааналар көне. Кешеләрнең тотышларында, сүзләрендә шул тантана сизелә. Ранглары тигез, мәшәкатьләре, мазалары уртак кешеләр. Ат-аналар... Булачак кодалар-кодагыйлар... Булачак әби-бабайлар... Идрис тә шушы кешеләр арасында... Ул ата-аналар көне дип атала торган якшәмбе явында беренче тап» кыр катнаша... Мәктәп тукталышында уникенчедән төшеп, тагын да ныграк кысы- лакысыла. Казан — Юдино автобусына күчеп утырдылар. Ата-аналар- дан вәкилләр күбәйде, үзара танышлар артты, сүзләр куерды. Аккош күле тирәсендә халык... Автобустан төшкәч Идрис тә шулар арасына кереп буталды, лотоктан ярты килограм виноград, берничә кып-кызыл алма алды. Волгоград алмасы, винограды Болгариядән... Таныш юл. Виталий Петрович, Нина Михайловналар белән беренче тапкыр бергә узылган юл... Аннан соң Курт... Вася... Бүген шул юлда ул ялгызы. Уйда Айдар... Кәрамовлар... Алар бүген дүртәү очрашалар .. Үз- үзләрен ничегрәк тотарлар икән?.. Кинәт Дилә хәтергә төште... Ямансулады Идрис, моңайды... Дилә өйдә булса бу юллардан йөрелмәс тә иде бәлки... Ул ничек икән шушы минутларда? Сагынамы? Кемнәрдер жинел машиналарда аны куып уздылар, алар тукталмады, ул үзе кул күтәрмәде. «Тын күл»гә барып житәрәк Айдар турында гына уйлады. Дача тирәсендә бүген җанлылык, халык ишле. Берәүләр балаларын житәкләп агачлыкка кереп баралар, анда да, монда да көлешкән, шаярышкан тавышлар ишетелеп кала. Ул ялгыз-йолгыз йөргән балаларны жентекли-жентекли байтак кына әйләнгәләде, Кәрамовлар да, Айдар да күренмәде. Галия апаны, яки Фаина Наумовнаны күрәсе иде дип эзләнә башласа да, алар да очрамадылар. Ул беренче очраган тәрбиячедән: — Айдар Кәрамов кирәк иде,— дип сорады. — Айдар? — дип кабатлады тәрбияче сәер генә карап,— Юк ул. — Әтиләре алып киттеме? — Каядыр качканмы, югалганмы, белмибез. Идрис үзендә эчке бер көчсезлек тойды. — Кайчан, ничек? — Кайчан дип... Иртәнге ашта ук юк иде! Ничек икәнен кем белгән! — Фаина Наумовна кайда? — Эзлиләр. Барысы да эзлиләр. Монда мин берүзем,— дип тәрбияче еламсырады,— Галия апа да китте, Таня да, Анна Ивановна да... Бүген бит монда кыямәт, ә мин берүзем!.. «Менә сиңа, мә, кыямәт! Тапты сүзен!» — Сез Айдарның кеме буласыз соң? Минем сезне бер дә күргәнем юк. — Дусты. Дуслар без аның белән. — Дусты? — дип кабатлады тәрбияче ничектер ышанмыйча.— Алай икән... Ничек, кайчан һәм нигә качарга?.. Кая китүе ихтимал Айдарның?.. Идриснең башы тимер белән китереп суккан кебек авырланды, аның зиһене таркалды. Аяусыз малай!.. — Шушы төенне алып куйсагызмы! — диде ул, китә башлаган җиреннән тукталып. — Нәрсә бу? — Күчтәнәч... Айдарга тартмалар, ашамлыклар... — Тамагы тук иде лә аның!.. Менә башка яклары гына... Тәрбияченең артык сөйләшеп торырга вакыты да чамалы, теләге дә юграк иде, ул, халат итәкләрен җилфердәтеп, күлгә таба китеп барды. Идрис хәзер инде ашыкмыйча, уйларын нигезләргә тырышып уйлап, фикерләрен үлчәү табасына салмак кына тезә-тезә шоссега чыга башлады. Бәлки малай беркая да китмәгәндер? Күренмәс өчен качып кына утырадыр?.. Беткәнмени урманда куелыклар .. Аңа ата-аналар, машиналар, яшь җилкенчәкләр очрады, ул аларны, ниндидер сүз көткән сыман ымсынып, озатып калды. Беркая да югалмагандыр! Кая бара ала ул: бөтен җирдә кеше, юлларда милиция. Автобуска керсә, аны кондуктор туктатырга тиеш. Урман юлында бәләкәй малай очрый калса, берәү дә йомык күз белән үтеп китмәс... Аккош күле тукталышында ул Галия апаны күреп алды. Галия апа, баласын җуйган каз кебек башын боргалап, халык куелыгын ерып йөренә иде. Идрис аның каршысына килеп чыкса да, ул «шы күрми торды. — Исәнмесез, Галия апа,— диде кычкырып Идрис. — Ә. Идрис... Исәнме. — Күрми торасыз... АЯЗ ГЫ ИЛ ӘҖЕ В ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Булыр, булыр, бик булыр... Гөмбәгә баргач шомыртка күз төш* ми. аска карап йөрисең, шуның сыман... Бәлага тарыдык, Идрис, каза* лы булдык. — Ишеттем. — Әллә шәһәргә дә хәбәре барып җиттеме? — Мин «Тын күл»гә барган идем... — Менә син агай!.. Сине ял итәргә чакырып, утка керттем бит, юләр баш... — Айдар янына килгән идем. — Эх, ичмасам төнәген килгән булсаң, бер-бер файдаң тими кал* мае иде. — Кичә килергә булган да бит! Галия апа саран гына чыккан күз яшьләрен сөртеп алды. — Интерәтте ул малай безнең газиз башларны. Хәзер кем белгән: тереме ул, үлеме... Бик башсыз, тотар да күлгә чумар... — Фаина Наумовна кайда? — Милиция белән киңәшләштеләр дә, әнә теге челтәр капкалы лагерьдан, «Спартак» комбинатында эшләүчеләрнең балалары ди, пионерларны җыештырып чыктылар. Урманнан эзлиләр инде, хәерле булсын... Пионерларның аталары килгән, алар пыр туза, әби-сәби балавыз сыга, кәмит инде бер уйласаң! Мине күз-колак булырга шушында бастырдылар. Калага шыларга ниятләсә, шәт, җәяү китмәс әле. юлын беләме ул. кашык сабы хәтле малай... — Мина нишләргә икән соң? . — Теләгем бар дисәң, эзләшәсең инде. — Каян? — Каян икәнен белсәм, Тимер Казык йолдыз күк монда басып торыр идемме?.. Чәй эчмәгән, башым әйләнә, көне эссе... Идрис китәргә ашыкмады, тагын бер кат юлны, урманны күңелен* нән кичереп чыкты. — Иптәшләреннән сораштыгызмы? — Сорамаган кая, җыеп та сөйләштек, берәм-берәм дә чемчекләдек. Белгәннәре дә авызларын чамалап ачалар. — Нигә? — Куркалар шул имансыздан! — Галия апа, алайса мин үземчә эзләп карыйм, яме. Айдарның Һашим карт алачыгы янына кайтып китүе бик ихтимал иде. Теге вакытта әйткән иде бит: компас белән, туп-туры урман аша шунда барырга җыенганнар. Ул теге чакта «алачык янды» дигән хәбәргә тамчы да ышанмады, хәтта Идрискә ышанычы какшады, башка* лар белән сүз берләшеп аны җиңәргә, тыңлатырга тели дип уйлады. Малайның, бердән. Рексны күрәсе килгәндер, икенчедән. Идрис сүзенең хаклыгын тикшереп карарга ниятләгәндер. Дөрес сөйләгәнме, юкмы?!. Мөгаен, ул шушы юлны сайлагандыр... Шәһәрнең кайда булуын чамалый, тәвәккәллек җитәрлек, киткән дә барган!.. Җил юк. Тып-тын. Биек-биек. шома нарат кәүсәләрен ураган һава кояш нурыннан бик эсселәнгән. Кипкән инәләр иялегендәге калын җир юрганы яна коелган нарат күркәләре белән чигелгән. Үләннәр анда- санда гына, нәзек сабаклы... Наратлар биек-биек, очларына карасан, баш әйләнә... Сукмаклар чәбәләнгән, кайда матуррак алан, шунда барып кергәннәр, палатка урыннары калган, учак көлләре суынып ята Сукмаклар чуалган, барасың, барасың да алданасың... Ә малай?.. Аның мондый урман юлларыннан ялгыз йөргәне бармыни? Юдино якларына китсә, адашса?.. Идрис, бара-бара да, учларыннан торба ясап: — Айда-ар! — дип кычкыра. Тыңлана, уңнан да, сулдан да кемнәрдер аңа эндәшвләр. Иң элек Айдарларның өенә кагылырга карар кылып. Идрис шәһәргә ф юл алды. Звонок буш өйдәге тынлыкны сискәндереп шалтырады, тик и эчтә шушы коры, зәһәр шалтыраудан башка аваз-өн ишетелмәде. а Үз өенә дә кагылып чыгарга булды Идрис. Кереп азрак хәл җыярга, я куе чәй белән кинәнергә кирәк... £ Икенче кат... Монда бераз салкынчарак. Һашимнарның ишеге ачык. с ул, ирексездән тукталып, звонок бирде. з Эчтән: — Керегез, кер,— дип эндәштеләр. ” Һашим ага залдагы урындыкта утыра, аның янына бик пошынган « кыяфәттә Нина Михайловна баскан иде. Идрис сәлам бирде. Һашим карт торды, протезы шыгырдап куйды. — Сиңа телеграмма бар,— диде ул Идрискә, каш астыннан караш* тырып.— Монда иптәшең килгән иде. Әхәт атлы, хатыны белән... — Әхәт? — Без телеграммага кагылмас та идек, Әхәт ачты. — Кайда соң алар үзләре? — Сине кыдырып эзләп «Тын күл»гә киттеләр. Нина Михайловна өстәлдә яткан телеграмманы алып бирде. Идрис дүрткә бөкләнгән кәгазьне эчке бер куркыну белән ачты, тәүдә имзаны карады. «Диләдән!» Сүзләрне бер укыды, ике, аңлатып бирүләрен өметләнеп картка карады, Һашим иңнәрен генә җыерды, Идрис һаман берни дә аңламады. Ниндидер ребус, көтелмәгән сүзләр язылган табышмак иде бу телеграмма. «Тизлек белән кайт. Мөзәкиргә син кирәк. Дилә» «Ни өчен Дилә?» дип сызлады аның чигәләре. «Дилә еракта бит, санаторийда... Мөзәкир анда ничек барып чыкты икән?..» Дилә турында уйлап, ул телеграмманың чын мәгънәсенә һаман барып жмтә алмый иде. — Кемегез ул Мөзәкир? —дип сорады Нина Михайловна. — Мөзәкирме? Минем кайнеш... — Телеграмма кайдан? — Маридан,— диде ул, шунда гына бераз аңына килеп —Чепуха бу! Нишләп Дилә анда булсын?.. Шаярту бу! Кеше очраганга анын кәефе генә килә, әгәр малай бу тирәләрдән узса, юл сорагандыр... Тора-бара сукмаклар сирәгәйде, аның ымсынып кычкыруларына тонык кайтаваз гына жавап бирде, кошлар чыркылдады. Кыш көне чангы шуа торган юлга төшкәч, ул байтак кына таптанып, тыңланып торды. Урман үзенә генә хас моң белән гөжелди иде. ф /Кил кузгала, ахры? Әнә жиңел-җиңел уенчак болытлар да зәңгәр күктә тирбәләләр... Бераздан ул утырып ял итеп алды, тамагы бик кипкән иде. картайган балтырган көпшәсе сындырып шуны суырды. Тәмам хәле бетеп төш алдыннан гына Һашим карт алачыгы урынына барып чыкты... Әрәмәләр өстендә каргалар оча... Алар кар-кар килеп җилгә каршы баралар, биеккә күтәреләләр. Янгыр булыр, ахры, уч төпләре кычытып, коргаксып тора... Җил төрле якларга сибеп тараткан көл ятмаларын янгыр җиргә сеңдергән... Әнә, янган велосипедның кәкре тимерләре... Әнә янган чиләк... Ян-якта беркем юк, күңелне шомландырып, кычкырып-кычкырып каргалар очалар... Кая барырга? «Тын күл»гә жәяү кайтырлык хәл юк, арылган. УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Әллә нәрсәләр булыр, Идрис, ут бар7 бу бар7—5иЯе нашим ага.— Сина хәзер үк юлга чыгарга кирәк. Әхәт тә шулай диде. — Юлга чыгарга? Ул сәер телеграмманы тагын бер кат күздән кичерде. — Сәгать ничә? — Беренче ярты. — Поезд киткән инде... Хәзер төнге бердә генә була. — Самолет очадыр.— диде Һашим. Идрис ике тиенлек бакырын тотып автоматка чапты. Аяк арганлыгы онытылды, тәндә кайсы төш авыртканын анык әйтеп булмый торган бимазалы сызлану башланды. — Йошкар-Олага?.. Самолет очты. Иртәгәгә билетлар сатылып бетте. Ул трубканы урынына элә алмыйча озак кына азапланды. Нидер эшләргә кирәк иде... Урамнан кайтышлый ул телеграмманың сүзләрен тагын күздән кичерде... Төнге бергә хәтле көтәргә һич чамасы, түземе юк иде. Идрис хәзер үк, шушы мизгелдә үк юлга чыгып китәргә талпынды... Мөзәкир, Айдар турындагы уйлар, өзек-өзек аның күңеленә бәрелеп, йөрәген тырнадылар. Һашим белән Нина Михайловна, урамга ук чыгып, аны көтәләр иде. — Самолет киткән,— диде ул. Өчесе дә тын калдылар. — Бер юл бар,— диде Нина Михайловна, кызарынып.— Бар! — Әйт соң,— диде Һашим, аны ашыктырып. — Үзем эштә булмагач санэпидстанция машинасын жибәрү кыен... Бәлки машинаны Виталий Петровичтан сораргадыр. Баягы телефон будкасына өчәүләшеп бардылар. Иң кирәклесе — Виталий Петрович өйдә иде. Аның белән Булавина сөйләште. — Идрис Булатовичка бер көнгә машина кирәк... Мари республикасына барып кайтырга... Жаденко сүзне тиз очлады: — Бер кая да чыкмагыз, хәзер барып җитәрмен! Кайтып, сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. — Айдар турында сөйләмәдегез,— диде Нина Михайловна, чәй урынын жыештыра башлагач. , — Айдар югалган, эзлиләр... Мин анда барырмын дигән идем! — Хәзер үзем «Тын күл»гә китәм,— диде кинәт Һашим.— Сине озатам да малай янына барам. Көтү минутлары, йөрәккә кадый-кадый. кан тамырлары буйлап актылар. Ике туларга якынлашканда ишектә звонок яңгырады. Виталий Петрович бүген гадирәк киенгән, өстендә жәйге, жинсез күлмәк кенә. — Машина булды,—диде ул, хәл-әхвәл алышкач.—Танышың Вася- ны юлыннан туктаттым... — Рәхмәт сезгә, Виталий Петрович,— диде Булавина. — Әхэт монда кагылмый калмас, әйтегез, редакторга шалтыратсын. — Әткәй, мин дә сезнең белән барам,— диде Нина Михайловна. — Сез кая жыендыгыз? — дип сорады Жаденко. — «Тын күл»гә. — Рөхсәт итсәгез, мин дә сезгә иярер идем. Булавина, сиздермичә генә әткәсенә карады да, ашыгып: — Әйдәгез, бергә күңеллерәк булыр,— диде. — Вася-Василек, дустым! Сәфәрнең күңелсезен дә безгә бергә ясарга язган икән!—диде Идрис, шоферның аркасыннан кагып. — Дөнья ул! — диде Вася. Булавина, Һашим. Виталий Петрович аларны озатып калдылар. Машина күздән югалгач кына өчесенең дә хәтеренә бер нәрсә төште: Идрисләр нәкъ алар җыенган «Тын күл» яныннан узып китәчәкләр... Машинада тагын өч кешелек урын бар иде... Бергә генә утырып китәсе булган, акыллары җитмәде, бер көнне, бер үк минутларда диярлек ике бала турында ишетелгән кайгылы хәбәрләр аларны да пошаманга төшергән иде... * * 41 Әнисе Мөзәкиргә озак кына ялынды: — Төш инде, балам, тамагыңа берәр нәрсә кап. Чәй-мазар эчсән, башың җиңеләеп китәр... Лапас өрлекләренә тезелгән киртәләргә капланып яткан малай төшмәде, җавап та бирмәде, ара-тирә аның көрсенеп-көрсенеп куюы гына ишетелә иде... Аптыраган ана кичкә кырын җәйләүгә ире янына китте. Хәлил агай хатынының сүзләрен бик борчылып, кашларын җыерып тыңлады да: — Тукта, кайтып килми ярамас алайса,— дип куйды. Бик озак үгетләгәч кенә Мөзәкир яткан җиреннән торып җиргә төште, башын аска иеп өйгә керде, берәүгә дә күтәрелеп карамады, ирен кыймылдатып сүз әйтмәде. Хәсрәткә баткан Хәлил агай киңәшкә мәктәп директоры Якуб Нанкиев янына барды. Директорны уятып керде. Якуб иртән иртүк Хәлил агайларга килеп җитте. Мөзәкир тезләрен кочаклап чолан идәнендә утыра, ул йокламагач әти-әниләре дә керфек какмаганнар иде. — Мөзәкир,— диде йомшак кына итеп Якуб Нанкиев.— Ата-анаңны болай җәзаларга кирәкми. Малай идәнгә бөгелеп төште дә тавышсыз гына үксергә тотынды. Аны артык борчырга кирәк түгеллеген аңлаган директор кул хәрәкәте белән әтиәнисенә чоланнан чыгарга кушты. Үзе дә чыгып болдырда уйланып басып торды, аннан Зәйтүнәләргә китте. — Зәйтүнә,—диде ул, кызның маңгаен сыйпап.—Торна сазы буенда син дә булгансың икән... Степанов белән ничек-ничек очрашуыгызны әйбәтләп, түкми-чәчми генә сөйләп бир, каушама. Кыз байтак кына вакыт ык-мык торганнан соң, өзек-өзек булса да бик аңлаешлы итеп күл буенда булып узганнарны сөйләп бирде. Нанкиев туры Степанов янына идарәгә барды Әмма Степанов «малайга кул якмадым» диде. Хәйдәров та чатнатып шуны раслады «Малай әрепләшергә тотынды, шуннан соң Николай Васильевич, әлбәттә, урынсызга кызып китеп, тегенең чалгысын сындырып атты»,— диде. Мөзәкир икенче, өченче көнне дә сөйләшмәде, чоланнан чыкмады. Кешеләр «врачка күрсәтеп карарга кирәк» диештеләр. Хәлил агай мәктәп директоры белән киңәште дә Диләгә чакыру телеграммасы сукты. Дилә хәбәрне алуга кайтып та җитте. Бер тәүлеклек хәсрәтле юлда ул тагын ябыгып, борчылып, таланып калды. Мөзәкир тамагына аз-маз капкалый башласа да, Дилә апасына да тел язмады, үгетләүләр, ялынулар, киңәшләр берсе дә ярдәм итмәделәр. ул шыпырт кына чоланында утыра бирде. Өй эчләре белән ни кылырга белмәделәр. Өченче көнне Дилә: — Идрисне чакырып карыйк,— диде,— безгә киңәшергә кирәк... Икенче көнне иртән Казанга мәгълүм телеграмма очты.. Атаклы мари урманнары... Уралып аккан көмеш тулы вак-вак ечгалар... Юып чыгарылган кебек чеп-чиста комлы юллар Болыннарда кояш нурыннан коелган түгәрәк печән кибәннәре... Юлларда атлар, машиналар .. Марилар, татарлар шау килеп базардан кайталар... ЯЗ ГЫПЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ ВОЛЫН Шушы бетмәс-төкәнмәс төрлелек, мул матурлык чагылышына кара* ган саен күз алдына Мөзәкир килә, малайның туган якларына якынлашкан Идриснең күңеленә шом тула бара иде... Ялгышмаса. болары инде Озын ял авылы кырлары... Менә Идрис өчен бик истәлекле чокыр... Дилә белән өйләнешкәч, алар авылга ялга кайтканнар иде. Бер көнне Дилә өй эшләрен караштырып йортта калды. Идрис «Гауя» исемле транзисторын асып кырга чыгып китте. Урман буйларында йөрде һәм шушы чокырга тап булды. Бәләкәй арбага коры-сары утын төягән озын буйлы карчык таучыкка менәргә азаплана иде. Утыны да әллә ни түгел, шулай да карчык арган, шабыр тир ага үзеннән, чаларган чәчләре сидрәгән яулык читеннән бүселеп чыкканнар. Ул аны күрүгә йөгереп чокыр төбенә төште, әбинең хәл-әхвәлен сорашты һәм утынлы арбасын сөйрәп өскә үк меңгереп куйды... Кичкә Озын ял авылында ят хәбәр таралды: — Мәликә карчык урманнан кайтышлый Хөзерильяска тап бул* ган... Яшь кенә чибәр егет кыяфәтендә йөри ди... Мәликә карчык арба тартып изаланганда хәзрәти Хөзерильяс бәләкәй генә китабын тотып килеп чыккан... Арбасын һавада очыртып өскә менгергән . Аннан хәерле юл теләп калган... Хөзерильясның үзен музыканнар уйнап, җырлашып фәрештәләр озатып киткән... Бу яңалык Хәлилләр өенә дә килеп иреште. Хөзерильясның Идрис икәнен, «серле китап»ның гади транзистор булуын аңышкач, барысы да тыела алмыйча көлешкәннәр иде... Мөзәкир гаять шук булса да, өй арасындагы эшләргә гел катнашып йөрүче йорт җанлы малай иде. Сораулар биреп жизнәсен йөдәтеп бетерде... Тиктормас малай «Гауя»ны муенына асып кай арада Мәликә карчыклар өенә барып җиткән. — Мәликә әби, Хөзернең китабын күрәсең киләме?—дип кычкыра икән... Әнә авыл... Шифер түбәләр... Колгаларда сыерчык оялары... — Килеп җиттек. Вася... Таныш капка... Капка төбендәге кешедә үтә таныш... Ул машинаның ишеген каерып ачып җиргә ташланды: — Дилә! Дилә аны кочаклап алды, бите белән аның тузанлы иңбашына капланды һәм бер генә сүз әйтте: — Мөзәкир!.. ♦ Кич шундый гүзәл!.. Тымызык, җылы... Читән белән бүленгән аралык артында исәйгән каз бәбкәләре саташып ара-тирә «кыйц» дип моңсу тавыш белән сузып куялар... Тәлинкәләрдәге бүленгән ашлар ашалмаган. Самовар күптән сүнгән. Ачылырдай тәрәзәләр, ишек шар ачык. Шулай да мул аш пешкән өй эчендә бөркү, эссе. Кысып кына куйган радиодан Казан концерты тапшыралар... Хәлил аганың өстәлдә ята торган дәү куллары янында эре-эре ипи телемнәре... Сүзләр сөйләшенеп беткән, ана карап күңелләр җиңеләймәгән... Рәхмәт әйтеп аш яныннан берәм-берәм тордылар. — Кызым, урынны кая җәярмен икән? — диде Гөлбикә апа пошынып. — Кая да ярар, әнкәй... — Без чак кына йөреп керикме әллә, әнкәй? — диде Идрис. — Барыгыз, бар,— дип тиз үк ризалашты әниләре. Хәлил ага ишек алды уртасында нидер уйлый... Читән койма артында канатлары каурыйлана башлаган каз бәбкәләре «кыйн» дип моңаеп аваз салалар... Аяк өсте генә йокымсыраган ана каз мыдцр-мыдыр сөйләшеп ала; йоклагыз, йокла, бибиләрөм, без монда әткәгез белән икәү, уяу торабыз дип юатамы ул?.. Абзарда озак итеп сыер уфылдый .. Сарыклар, эссегә чыдый алмыйча, бер почмактан икенче почмакка дөбердәп күчәләр. Чыннан да кич жылы, тымызык!.. Июль төненең йолдызлары аксыл-сары... Әле шәфәкъ тә сүнеп бетмәгән Кояш офыкка ингәнгә байтак вакыт узса да, күк гөмбәзендә тожы.м-тожым нурлар уйный. Капка шыгырдап ачыла, Хәлил ага Идрис белән Диләне күз белән озата, күз белән аларның икесен дә иркәли, юата. Капканы да үзе яба... Алар урам чирәмен таптап янәшә баралар... Диләнең жылы терсәге Идриснең учында. Аның да учы кайнар, яна... — Василий кайчанрак кайтып житәр? — Төнлә көндезге тизлек белән куа алмас. Без очтык кына... Шулай да яктырганда өйдә булырдыр. — Кунарга гына каласы иде. — Хәзер иртә яктыра! Ин кыска төннәр... — Иртәгә дүшәмбе, эшкә барасы бар. Алар бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйләшсәләр дә, икесенең t- дә уйлары уртак. к Икесе дә, байтак аеры торсалар да, бер-берсе турында бөтенләй £ сорашмыйлар... Бүген алар көне түгел... Бүген алар киче түгел . Бүген п Мөзәкир көне, аның киче. Сүз, уй, игътибар, үткән һәм киләчәк — я барысы да аңа... < — Дилә, әйдә Ирек Хәйдәров янына барабыз! — Соң түгелме икән? Авылда бит иртә яталар. Эш өсте... — Уятып керербез. Ирекләрнең өе түбән очта... Тәрәзәләрендә тонык утлар. Биек капка такталарында кадак башына кигертелгән ак калайлар ялтырашып тезелешкән. Читтән караганда капкага нидер язылган төсле. Капка эчтән эленгән иде, Идрис келәне сак кына шалтыратты. Ишек шыгырдаган тавыш килде, лыбырдап сарыклар күчкәне ишетелде, капканы сорамый-нитми генә ачтылар. Ирекнең хатыны башлангыч мәктәп укытучысы Зөләйха аларны танымады. Ул кер юа иде, ахрысы, беләкләрен сызганган... Таныгач, юеш куллары белән Диләгә чытырдап ябышты: — Сез икәнсез, сез, Дилә... Кайтуыңны ишеткән идем. Ирек күреп сөйләштек тә дигән иде... Әйдә, өйгә узыгыз .. — Ирек өйдәме? — Өйдә, өйдә!.. Йокларга яткан иде, хәзер уятам... Лапас астыннан иснәнеп йөнти эт килеп чыкты, хуҗа хатынның кунаклар белән ягымлы сөйләшүен ишеткәч, ялагайланып койрыгын болгап Идрискә килеп сырпаланды. Керделәр. Мич буендагы кайнар сулы агач тагаракта керләр җеби. Мич акшарына, идәнгә бала учы-бала учы күбек кисәкләре чәчрәп ябышкан. Зөләйха ут яктысына кергәч, әллә өйнең җыештырылмаган булуыннан, әллә сидерәгән халатының чачаклы итәгеннән оялып, Ирекне уятырга кирәклеген дә онытып Диләгә текәлеп торды. Алар бергә, бер класста укыдылар бит, яшьтәшләр... Дилә үз чордашының чигәУРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН сендә вакытсыз сибелгән чал, күз төпләрендә тормышмын җиңелдәе; түгеллеген раслаучы кара күләгәләр күреп бик гаҗәпләнде. — Көндез кер кузгатырга вакыт җитми,— диде Зөләйха, тиз-тиз җыештырынып,— Безне дә печәнгә йөртәләр. Шунда гына ул кунакларның берсүзсез ишек катында торуларын искәреп. Ирекне уятырга кирәклеген исенә төшерде: «Ай, хәтер!» дип чыгып йөгерде. Почмакта, чаршау белән күләгәләнгән караватта, ике сабый таралып йоклап яталар, Дилә аларның идәнгә хәтле салынып төшкән одеялларын рәтләде... Чоланнан йөткергән ирләр тавышы килде, битенә мендәр җөенең эзе сызылып төшкән, чәбәләнгән чәчле, майкачан гына Ирек чалбар төймәләрен эләктерә-эләктерә килеп керде. — Кунаклар бар икән, хуш килдегез,— диде ул шат кына.—Исәнаман гына йөрисезме, туганнар? Күзгә-башка күренмәвегезгә биш былтыр! Салкын гына кул бирештеләр. Зөләйха сорау белән иренә карады. — Чәенне яңарт, карчык,— диде Ирек аның соравын аңлап,— кадерле кунаклар килгән. Сирәк күрешә торган туганнар... — Рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез,— диде Дилә, Идрис аны куәтләде: — Чәй эчә ук тормабыз... — Эчик инде! Күрешмәгәнгә дә бик күптән,— дип ялынды Зөләйха. Аның шушы кырыслыкны йомшартып, күңелле генә гәпләшеп утырасы бик килә иде. — Режимга күчтеңме, кордаш? — диде Ирек елмая-елмая.— Фигураны саклыйсың инде, йөрәк-бавырны? Кичке сәгатьләрдә сыеклыкны эчмим дисең!.. Ә без, авыл кешеләре, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында торабыз да чыгып чабабыз, утырабыз да ашыйбыз. — Без Ирек белән йөреп керик булмаса,— диде Идрис.— Монда җайсыз. Балалар да йоклый, Зөләйха ханым да эш кузгаткан. Ирек як-ягына каранды. — Күлмәгеңне юарга салган идем,— диде Зөләйха, комод ишеген ачаача. Комод тартмасы бик авыр ачылды, Зөләйха ашыкты, тартышкан яңакларына тимгел-тимгел кызыл чыкты. — Сине кыстамыйбыз, Зөләйха.— диде Дилә. — Башка вакытта керегез,— диде Зөләйха, кыяр-кыймас кына.— Әллә ничек булды, ташлаштык бит... Йөрешмибез дә, бер-беребезне белешмибез дә. дөнья куган булабыз... Керегез, яме? Ирек, иңенә пиджак салып, алдан үзе чыкты. Урамда шигәеп тыңланып торды, аннан Идрискә күтәрелеп карады. Идрис кул ишарәсе белән аны йөрергә чакырды. Урамның нәкъ уртасыннан бара башладылар. — Сез ниләр кырасыз? — дип сүз башлады Идрис. — һаман шул инде! Печәнгә төшкәннән бирле йокы тими. Мал башын арттырабыз, ә болыннар шул ук. Бүген әзрәк черем итеп калып булмасмы дип яткан идем... Бизрә буена яшьләр төшкән, ахры, гармун тавышы ишетелеп* ишетелеп китә, әллә тып-тып бииләр, әллә шап-шап кул чабалар, анлап булмый, кайтаваз таулардан тавышны бозып китерә. Өчесе дә бер-берсенең сулышын, шуның белән бергә аның ни уйлавын, ни әйтерен тыңлаган кебек, сак киеренкелектә атлыйлар. — Саулык ничек? Идриснең тавышы да ят кебек тоелды Диләгә, әллә ничек карлыккан. көне буе җилдә кабык төшергән яки балта чапкан кеше сыман сөйләшә. — Зарланган юк. Тынычлыкка гына туеп булмый. Авыл советынын эше, теге, кем әйткәндәй, уңган тавык та чүпләп бетерерлек түгел! һәммәсе өчен җавап бирәсе... — Алай... — Ирек,— диде Дилә, сабырсызланып,— сөйлә!.. Ничек булды... Тик Хәйдәров ашыкмады, беравык урам уртасыннан аларның аяк ф тавышлары гына чожтырдап барды. — Сөйлә, Ирек,— дип кабатлады Идрис. — Нәрсә ничек?.. Ә-ә, аңлыйм, Мөзәкирне соравыгыздыр...— диде Ирек төшенке тавыш белән.— Беләсездер инде. Ишеткәнсездер. — Белмибез,— диде Идрис, каты гына.— Син үзенчә сөйлә! — Без маридан кайтып килә идек... Николай Васильевич белән икәү... Балалар күл буенда мәшәләнәләр. Берсе чаба, икенчесе ура. «Туктатырга кирәк боларны!» диде Николай Васильевич. Ипләп кенә тегеләргә аңлатты... Ярый торган эш түгел инде, үзегез беләсез. Ә Мөзәкир каршы әйтә дә әйтә. Шуннан, бала-чагадан ук усал сүз ишетү җиңел булмагандыр, күрәсең, Степанов та кызып китте. — Сөйлә, сөйлә! — дип ашыктырды аны Идрис. — Чалгысын сорады, бирми... Кайтып кит, ди... Кайтмыйм, ди... — Шуннан ни булды? Ирек авыр-авыр атлап тагын сүзсез барды. — Чалгысын сындырды... — Ә нигә?.. Үзен нишләтте, үзен? — А лай тел күтәреп әйтерлек берни эшләтмәде,— диде Ирек Идрискә туп-туры карап.— Рас шулай. Дилә ярсыган Идрисне дәшмичә генә юата, тынычланырга өнди иде. Шушы кеше белән бергә укыдылар бит алар! Ризык, хыял бүлештеләр .. Шушы кеше аша Дилә белән таныштылар. Шушы кеше аларның туйларында кияү егете булып утырды, җырлады, биеде... — Ялганлыйсың син, Ирек! —дип кычкырды Дилә. — Нигә алайса мине алып чыктыгыз, мыскылларгамы? Ирекнең аскы ирене калтырый иде. — Чоланында тыныч кына йоклый алмасын дип алып чыктык. — Ә теге чакта. Мөзәкирне Бизрә буенда кемнәрдер кыйнап киткәч, ник азрак кыймылдамадың? — диде Дилә. — Нинди кыйнау! — Ирекнең болай да нәзегрәк тавышы бөтенләй чәрелдәп яңгырады.— Сез чамалабрак. . — Бульдозерлар белән Бизрәне бууларын ишеткәнсеңдер бит? - — Әллә кайчангыларны казып эчне пошырмагыз сана! — Хәзер Николай Степанов янына барабыз! Хәйдәров, син дә иярәсең! ...Степанов иңенә чуар ләү шәл салып болдырда тәмәке тарта иде. капка артындагы сөйләшүне ачык ишетте, лап-лап атлап килеп капка ачты. — Николай Васильевич,—диде еламсыраган тавыш белән Хәйдәров,— менә сине күрергә дип килделәр. — Кемнәр? — Бу без,— диде Идрис, алгарак чыгып.—Мөзәкирнең туганнары. Аның апасы Дилә... Мин Диләнең ире, Казаннан кайттым. — Өйгә керегез. Керделәр Степанов ут кабызды. Түргә узды, Идрис белән Дилә күз дә алмыйча аңа карап торалар иде. Ул керүчеләргә урын күрсәтеп кулын сузды: — Хатын өйдә юк... Кайнана әҗәл якасында ята, шунда куна калды Чәй белән сыйлыйммы?. Степанов татарча бик дөрес итеп, әмма бераз уйлап, акрынрак сөйли иде. АЯЗ ГЫЙЛЭҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН — Николай Васильевич,—диде Идрис, нык итеп,—Дөресен әйткәндә, без кунак булырга кермәдек. Рәхмәт, Мөзәкир өчен бик борчылабыз... Дәү куллары белән яңагына таянып утырган председатель аягүрә басты: — Мин борчылмыйммы? Борчылам дип чәч йолкып, бакырып йөреп булмый... Гаебем булса, хөкем итегез,—диде. — Эш хөкемдә генәмени, Николай дәдәй? — диде Дилә.— Ничек була алды соң бу хәл? — Ничек, ничек? — Степанов юан папиросын пышкытып идән буйлап йөренә иде. Мич арасыннан чыккан песи аның белән очрашкач ялт кына чыгып сызды.— Печән өсте бит, уттай эш!.. Хуҗалык болай да күп тармаклы, чуалчык, ә печән-урак өсләрендә эштән чыгып арыйсың. Аңлыйсыздыр, ә ул үзенә печән әзерләп ята... Аннан күреп башкалар да үз якларына каерылсалар колхоз болынын кем эшкәртә? һәр минуты, һәр кешесе чутлы хәзер колхозның. Идрис, ничегрәк җавап бирергә икән дип уйлаганда, сүзне Дилә алып китте) — Әнкәй белән Мөнир ул көнне колхоз печәнендә булганнар. Әти белән Нәгыйм көтүдә... — Аннары, үсмерләрне көчләп эшләтергә закон кушмый, Николай Васильевич... Аларны эшкә тартуның башка формаларын табарга иде. — Форма дисез сез... Шушындый зур хуҗалыкта һәркемнең күңеленә ятышлы төгәл форма табып кара менә! Әгәр ул законга турылыклы булып калыйм дисәң, һәркемгә аерым устав кирәк. — Ул болын чабылган булган ич, Мөзәкир кеше кермәслек калдыкпостык урыннарны гына җыештырган. — Эш анда түгел, эш принципта... Алар чабып яталар... Яннарына килдек... Минем характерның бераз крутарак икәнен үзегез дә беләсез... Чалгыңны бир, дим... Бирми. Кайтып кит, дим, китми... Степанов әле өстәл янына килеп утыра, әле стенага терәлгән диванга барып урнаша, туктаусыз тәмәке пыскыта, зәп-зәңгәр ачы төтенне җил тегермәне канатлары кебек дәү куллары белән куып тарата башлый, кая гына барса да аңа җайсыз, уңайсыз икәнлеге күренеп тора иде. Ишек катында сүзсез генә басып торган Ирек Хәйдәров аңа карап көрсенеп куйды... ...Ат, башын җиргә иеп, аларны көтеп тора иде, кешеләрне күргәч сөенеп, ишетелер-ишетелмәс кенә кешнәп тә алды. Степанов озатырга чыкмады, сүзсез-нисез болдырында басып калды. — Эх, Ирек, Ирек,— диде Дилә, бераз баргач,— әткәй белән әнкәй янына кереп тә чыкмадың ич син! » — Ерак торабыз бит... Идрис ыргылып тарантастан сикереп төште. — Тр-р, туктат! —дип үкерде ул.— Дилә, бир кулынны, төш! — Төшәм, Идрис. — Ялгыз кайтсын Хәйдәров! Ялгыз калсын... Аның белән моннан болай ризык та, һава да, урын да бүлешә алмыйм. Ирек мыгырдап аягына басты, дилбегәсен болгап ат артына сыптырды, үшән генә кайткан алаша башта гаҗәпсенеп борылып карады, аннан арт санын сикертеп тырт-тырт юрта башлады. — Сиңа суыкмы? — Түгел... — Нигә калтырыйсың соң? — Мина куркыныч... — Әйе... Миңа да! — Син үзгәргәнсең, бик үзгәргәнсең, Идрис... Әллә моңарчы без берберебезне белми йөргәнбезме? — Без барыбыз да үзгәрәбез. Акрынлап олы хеше булып барабыз. Жир өчен дә, халык язмышы өчен дә, үткәннәр өчен дә. киләчәк өчен дә җавап бирә башларга бик вакыт. Без үзгәрергә тиеш тә! — Идрис! — Эх, Дилә! •" — Бер сүз әйтимме? — Сөйлә, Дилә... Минем синең тавышыңны, кеше тавышын ишетәсем килә. — Тик син бик күңелсезләнмә... — Тырышырмын... — Безнең бәби булмаячак, Идрис... Башта ул берни дә эндәшмәде, аннан Диләне үзенә табарак тартты, кысып кочаклады. — Миңа моны санаторийга баргач та әйттеләр... Ләкин мин синең яныңа кайтырга курыктым... Медицинаның кодрәтенә ышанып, бәлки чарасын табарлар, шифасы булмасмы, үзгәрмәмме дип өметләндем. — Аңлыйм,— диде Идрис. Алар шулай кочаклашып бара башладылар.— Мин моны синең хатларыңнан сизенә идем... Дөньяда барысы да син һәм мин теләгәнчә генә бармас... Ләкин мин яшәүнең иң ахыргы, иң асыл мәгънәсе нәсел калдыру дип хатарак уйлаганмын .. Яшәү — > үзең турында, үз балаң турында уйлау гына түгел, яшәү — дөнья ту- а рында, андагы халыклар, илләр турында да уйлый, кайгырта алу, шу- и ларның язмышына актив катнаша алу да ул. Дөнья, кешелек бәхете == өчен яшәү шулай иң изге, олы максат түгелмени? Дилә сабыр гына елый... с Хәлил агайларның тәрәзәләре шар ачык... 3 Тымызык, җылы... Читән белән бүленгән аралык артында каз бәбкәu ләре моңсу тавыш белән «кыйн» дип тавыш биреп куялар. Икенче көнне алар районнан врач чакырттылар. Врач, малайны бик ® җентекләп карагач, аңа бары тынычлык кына кирәк диде. Шул ук көнне Идрис Казанга китте. Дилә, әти-әнисеннән, Мөзәкирдән аерыла алмыйча. бер атнага алар янында калды. Казанда эшләр бераз көйләнгәч Идриснең җәйге ялында алар Озын ял авылына кайтырга булдылар. Идрис утырган колхоз машинасы теп-тигез юлдан тәгәри. Уңда тау битендә колхоз сыерлары таралган. Аклы-каралы нәселле сыерлар . ' Кыя тау өстендә бәләкәй генә Нәгыйм баскан Ул жизнәсенә озак итеп кул болгый, Хәлил ага күренми... Күренми... Бәлки ул күренмичә генә машиналарны озатып каладыр?.. Тау башында офыклар киң, юллар озын, юллар ерак — еракларгача күренеп торалар... 42 Идрис станциядә газеталар сатып алды. Кузгалып киткәч тә ул тәрәзә янындагы бәләкәй өстәлгә таянып «Пзвестия»не укырга тотынды. Официаль бүлектә аның игътибарын бәләкәй генә бер белешмә җәлеп итте. «Уллыкка ничек алырга?» днг-ш белешмәдә мондый юллар бар иде: «Балигъ булмаган балаларны гына уллыкка алырга рөхсәт ителә. Әгәр, атаанасы исән икән, алар балаларын тәрбияләүдән баш тартсалар. уллыкка аларнын ризалыгыннан тыш та бирергә мөмкин...» Юридик белешмәнең шушы соңгы сүзләре Идрисне тетрәтеп җибәрде... УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН Диләнең бәбәе булмаса, дигән куркынычлы фикер сонты көннәрдә аның күңеленә еш килә иде. Айдарның хәл-әхвәлен якыннан белеп, РенатЛуизалар белән танышкач, ул ара-тирә: «Нәрсәгә инде боларга бала?.. Артык йөк кенә!.. Гомер буе кагып, читкә тибәреп яшәячәкләр... Нәрсәгә инде?» дип уйлаштыра иде. Ренат-Луизаларның тормыш принциплары шулай корылган ки, анда балаларга да, башкаларга да урын калмаган. Бары үзләре генә, үзләре генә умырсыннар!.. Әгәр Айдарны алардан уллыкка алсаң? Ул чыдый алмыйча күлмәк якасын ычкындырды. Әмма бу бик катлаулы, мәшәкатьле, җәнҗаллы эш булачак. Беренчедән, Дилә ризалашырмы?.. Ул, мөгаен, риза да булыр... Ә Кәрамовлар? Бар чагында кадерен белмәсәләр дә, юкка кала башлагач, тәртәне тибеп сындырмаслармы?.. Ансат кына күнмәсләр, дау белән Югары судка барып җитәчәкләр... Монда закон гына ярдәмгә килә ала, ул җиңә ала Кәрамовларны. Әгәр закон нигезендә Ренат- Луизаның бала тәрбиясеннән тулаем баш тартуларын раслап булса, ул чагында ник Генеральный Ассамблеягә барып җитмиләр!.. Тәрбияләмиләр дип әйтергә нигез бармы, җитәрлекме?.. Эчеп, урамда сугышып йөрмиләр, икесе дә тулаем алганда тыныч, әйбәт яшиләр... Ә бала акрын гына әрәм була... Ул озакламый әнә шул куш көбәкле мылтык күтәргән малайларга ияреп китәчәк... Тик аны бирергә ярамый, әрәм итәргә ярамый... Аннары, аннары... ш 2 Юк, юк... Поезд тәгәрмәчләре бер җайга гына тәгәриләр... Выжт-выжт... Тәрәзә аша күренеп кырлар, урманнар, авыллар кала. Сукмакларда кызлар, малайлар... Кемнәрнеңдер яшьлеге, балачагы уза торган авыллар... Кемнәрнеңдер салкын тәннәрен мәңгелеккә үз иткән җирләр... Авыллар. кырлар алышынып тора, күренешләр үзгәрә, әмма Идрискә бер уй, фәкать бер фикер генә ияргән. Юк, Айдарны харап итәргә юл куймам, бусы булмас! Гомереңне яшьлеккә, балаларга, димәк, дөньяның киләчәгенә багышлау нинди олы эш икән! Әгәр берәр сәбәп табылып Идрискә газетадан китәргә туры килсә, ул үзенең педагог икәнлеген хәтеренә төшереп, һичшиксез, эшкә мәктәпкә китәр. Класска керер: — Исәнмесез, балалар... Ул шушы үзе уйлаган сүзне кычкырып ук әйтте, вагондагылар аңа сәерсенеп карадылар... — Исәнмесез, балалар... Дөньяның киләчәге илле күз белән аңа карап тора... Егерме биш баш аны сәламләп иелә... Ул — укытучы, ул шушы егерме биш кешене дөньяның киләчәге белән тоташтырырга тиеш... ” , Юк, Айдарны ул сипкелле малайларга бирмәс!.. Юлдашларыннан берсе аннан газеталарын сорады. Идрис «Известия»не сузды. — Югалта күрмәгез, кирәкле материалы бар... Газета — бүген Идрис кулындагы корал ул. Шәфкатьсез-кешелек- сез ата-аналарны бөек хокуктан мәхрүм итеп була икән. Моның законлы юлы бар!.. Әйбәт закон, кирәкле закон! Әшәке ата-ана әле ул баласына күлмәкыштанга дигән акчасын да эчеп бетереп кайткан йолкыш кына түгел, әшәкелекнең бик нечкә, күзгә чалынмаган куркынычлы формалары бар... Әһә, Казанга якынлашалар! Юдино... Сулда урманнар, уңда Идел... Урманнар артында балалар шәһәрчеге «Тын күл»... Шәһәрләр артында болыннар Юк. балаларны болында уйнаудан мәхрүм итәргә ярамый... Айдарны кем, ничек тапты икән? Кайдан? Фанна Наумовкамы? Галия апамы? . Әхәтме? Әллә Касыйм Усмановмы? = Пионерлар таптымы әллә? § Бәлки милициядер? и Идрискә ачулыдыр малай... Тагын очраша алмадылар... Менә Юдино белән Казан арасындагы вак-вак тукталышлар. Казан вокзалыннан ул иң элек Әхәткә шалтыратты. «Аппаратныйк да» диделәр. Ул инәлеп аны чакыруларын үтенде. § — Бу мин, картлач. = — Идрис? Кайтып җиттеңме? Ни хәбәрләр? — Начар, бик начар... < — Ачыкла. о, — Ундүрт яшьлек үсмер күңел ярасы алган. — Теге кайнешеңме? « — Үзе... Сөйләрмен, тукта... Киңәшәсе дә бар! Айдар табылдымы? £ — Урманда, куелыкта качып утырган. Идрис елмайды: — Күңелемә килгән иде... Хәзер ул кайда, дачадамы? — Дачага бармыйм ди. Анда әтиле малайлар гына тора. ди. Кәра- мовлар ирле-хатынлы Румыниягә сәяхәткә киткәннәр. Ул бездә. — Менә ничек! — Каян шалтыратасың? — Вокзалдан. Телефон-автомат янына чират җыелды, алар сыздин-быздин язулар белән чуарланган ишеккә чиртә-чиртә Идрисне кабаландырдылар. — Картлач, эшкә барып җитим әле, шалтыратышырбыз. — Көтәм. Матбугат йортын гадәттән тыш сагынып, ашкынып кайтты Идрис. Монда аның эш урыны гына түгел, фикердәшләре, теләктәшләре, көрәштәшләре. Бүлмәсенә атылып керде, киереп тәрәзәләрне ачты. Аннан, аз-маз эшен караштыргач, Рәкыйп янына керде. Редактор янында тәмәке пыскытып ничектер юашланган, картайган Ниса Чәймилова утыра иде. Икесе дә аның белән ягымлы күрештеләр. — Тиз кайткансың, бусы өчен мактыйм,— диде Рәкыйп. — Мондагы хәлләрне чамалыйм бит. — Анда ниләр бар? — Каян башларга да белеп булмас, Рәкыйп абый!.. Рөхсәт итсәгез, шул турыда язып чыгар идем! Ул бер-ике сүз белән Мөзәкирнең тарихын, Степанов. Ирек Хәйдә- ров белән очрашуларын сөйләп бирде. — Язарга кирәк бу теманы! — диде кабынып Рәкыйп. — Безнең республикада булган хәл түгел,—-диде Ниса да озак кына баш чайкап, ай-һайлап утыргач. — Гринбергның мәкаләсенә дәвам рәвешендә бирергә була,— диде Идрис. . . — Әйбәт булыр,—дип хуплады Рәкыйп.—Тиз кайтуың яраган, шуның өстснә яңа фикерләр белән кайтуың тагын да шәбрәк булган! Идрис чыгып киткәч. Ниса Рәкыйпне акрын гына үгетләргә тотынды: — Рәкыйп туган, артык четерекле мәсьәлә. Безнең көннәр өчен типик хәл түгел... Сак булырга кирәк... Иң элек, киңәш, сораш... Бәлки. АЯЗ ГЫИЛӘҖВВ киресенчә, кирәкмәгәнгә катышып йөргәне өчен Идрисне бераз йөгән* ләргә кирәктер? ж — Нәкъ менә шушы сыйфат җитми иде ана!—диде Рәкыйп. Сүз озайтуның файдасызлыгын аңлаган Ниса, әллә Мөзәкирне, әллә редакторның үзен жәлләп, уфылдый-уфылдый чыгып китте. Телефон шалтырады. Рәкыйпне комсомолның Өлкә комитетына чакцрдылар. Август ахырларында Совет һәм япон яшьләренең Иделдә очрашуын оештыру комиссиясенең утырышы билгеләнгән икән, аны шунда дәштеләр. Өстәл тартмасын бикләгәндә ул: «Идрисне дә шушы эшкә якыннанрак тартканда начар булмас иде!» дип уйлады. Идрискә Ниса хатлар кертеп бирде. Гринберг мәкаләсенә Казаннан берничә фикер бар иде инде. Ул беренче чиратта шуларны номерга әзерләде. «Таудан таш тәгәри башлады», дип уйлады канәгатьлек белән. Аннары Жаденкога шалтыратты. — Барыннан да элек, сезгә зур рәхмәт, Виталий Петрович. — Ничек йөреп кайттың?.. Миңа Вася барын да сөйләде, авыр борчылу булган икән... Уртаклашам! — Виталий Петрович! — Тыңлыйм. Идрис Булатович! — Сезгә бер көтелмәгәнрәк үтенеч димме, сораумы шунда.., — Сөйләгез, булдырып булса, эшләрбез. Идрис, ничегрәк аңлатырга икән дип аптырап, кыюсызланып торды. Аннары берьюлы: — Уллыкка алырга иде! — дип әйтеп салды. — Уллыкка? Балалар йортыннанмы? Ничә яшьтә? — Бөтен авырлыгы да шунда шул, детдомнан түгел... Бала әти* әнисе янында... Жаденко сызгырып ук җибәрде: — Теге качкын малайнымы?.. Сез аның әтиләрен ата-аналык хокукыннан мәхрүм итмәкче буласызмы? — Дөрес аңладыгыз. — Авыр бу, Идрис Булатович. — Бала кирәкми аларга, бөтенләй кирәкми. — Артык дәрәжәдә четерекле, буталчык нәрсә. — Шулай икәнен сизмәсәм, сезне борчырга җөрьәт итмәс идем! — Моның өчен зур әзерлек, бик күп раслаучы документлар, судның карары кирәк, йорт идарәсеннән, детсадыннан, күршеләрдән, туганнарыннан. балалар бүлмәсеннән шаһитләр кирәк. Әгәр алар бертавыш- тан һәм чыннан да нигезле итеп ата-ананын баланы ташлавын, тәрбия итмәвен раслый алсалар, ул чагында... ул чагында... — Суд мәсьәләне уңай хәл кылырмы? — диде канатланып Идрис. — Ул чагында да җиңел булмас! — Фактлар җитәрлек җыелачак, Виталий Петрович. — Алайса «добро»! Тик белгечләр, юристлар белән алдан киңәшегез. Аткач аткач, тигерерлек булсын, каш ясыйм дип күз чыгармагыз... Шуны да әйтим, теге вакытта Нина Михайловна белән нык чаптык без ул малай артыннан... Хәер, рәхмәттән башка сүзем юк аңа! ' Жаденконың ни өчен рәхмәт укыганын Идрис сизенде, сүзне озайтмады: — Нина Михайловна ни хәлдә? — дип сорады. — Ял итә... Кәефе начар түгел сыман... — Хушыгыз, Виталий Петрович. Инде эшкә тотынам дигәндә генә Әхәт шалтыратты: — Төшке ашка безгә кайтабыз, буфетта авыз ачарга кабаланма. — Төшке ашка дигән вакытымда котыпка барып кайта алмыйм. — Мин сине махсус экипаж белән кереп алам. «Телевидение» дип язылган ябык машинада озакламый Әхәт килеп житте. Киров районына киттеләр. ~ мЭЯ С0Р амаганмын. Дилә кайчан кайта? Минем хатын сагындырып йөри белә! “ Санаторийга кабат бармыйдыр? Юк, картлач, житәр... Синең эшләр кайсы югарылыкта’. Кай- ф нана белән мөнәсәбәтләр ничегрәк? Әкренләп чәнечкеләре коела, ләкин минем кинәтлекне һаман кичерми... Син югында бер тантана булып алды. Адашып чит фамилиядә йөргән кызга Нуруллина фамилиясен бирдек. — Язылыштыгызмы? Бәлеш ашарга нигә чакыралар дип уйлыйсың соң?., — Алайса, мин коры кул белән ничек сезгә керим... идек” БҮлзксез Д ә ярар!.. Без бит теге көнне сине чакырырга барган — Теге көнне... теге көнне!.. Кунак өчен бар кешедән дә Айдар шатланды. Ул кыска жиңле ак күлмәк кигән, чиста, кызарынган. Алар Лида белән яңа гына су кере- неп кайтканнар икән. — Мин сине урманда күрдем,— диде ул көлә-көлә. — Нигә чыкмадың? — Кыйнарсың дип курыктым. Идрис, аны олы кеше санап, кулын сузды: — Мин сине берчакта да кыйнамам, кыйнатмам да. Өй токмачы артыннан вак бәлеш белән чәй эчтеләр. — Иртәгә тагын киләсеңме? — диде Айдар, моңаеп. — Кунарга килермен,—диде Идрис. — Берүзең буш квартирада миңгерәп ятмассың, кил,—дип чакырды Лида.—Су керенергә барырбыз. Иртәгә әнкәй дә килә, танышырсыз. — Әгәр бүген шәпләп сөйләшә алсам,—дип күз кысты Әхәт. Алар Матбугат йорты каршысында бик жилы саубуллаштылар. Ул, редакциядә көндәлек эшләрдән арынгач. Мөзәкир вакыйгасын язарга утырды... Уйлар көзге житез жилдә агылган болытлар төсле өзлексез килеп тордылар. Әллә кайчаннан ата-аналар, зурлар һәм балалар турында фикерләр кузгатып йөргәнгә, аның каләме бер секундка да тукталып тормады. Язып, соңгы ноктаны төрткәндә караңгы инә башлаган иде. Ул ут яндырып тормады, узган төндә бөтенләй йокламавын хәтерләп, утырган жиреннән кат-кат киерелде. Тизрәк өенә кайтасы, юынып ятакка авасы килде. Такси чакырды. Тиз жибәрергә вәгъдә итсәләр дә, машина ярты сәгатьтән соң гына килде. Ул арткы урынга чумды да күзләрен йомды йокымсырады. «Нарат урманы» тукталышына житәрәк, ул тротуарда сәер бер хәрәкәт барын абайлады. Мангай күзе белән түгел, күңел күзе анда йогышсыз бер эш барын күрде. — Акрын барыгыз әле,— диде ул шоферга. Таза гына өч егет берәүне кыйныйлар иде. Текәлебрәк карагач, Идрис кыйналучының Әхәт икәнен таныды. — Тукта! Көт мине! Ул мәче житезлеге белән машинадан чыкты, ыргылып алар янына барып житте, ике аягын терәп кирәкле жай алды һәм егетләрнең иң гәүдәлесенә алагаемга берне сылады. Ж,ан ачуы белән сукты, егет атылып барып төште, ынгырашты. Идрис үзе дә аһ итеп мекердәп куйды. Әхәткә кунып-кунып аны төйгән ике егет аптырашып калдылар Идрио икеләнерлек урын калмаслык итеп Әхәткә кычкырды: — Ә син сыпырт моннан! — Тегеләргә тагы да катырак боерды — Сез, әйдәгез минем белән! 8. «К. У» НЗ АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ ф УРАМНАР АРТЫНДА ЯШЕЛ БОЛЫН Әхәт бер мизгел исен җыя алмыйча торды да, төшенеп алып, кафе ягына йөгерде. Ике егет каушап-шүрләп Идрис артыннан иярделәр. Егылган егет исенә килсә дә. машинадан төшкән ят куркыныч кешенең I чакыруын ишетеп, мүкәли-мүкәли, йортлар арасына кереп шылды. Идрис кулларын кесәсенә тыгып барды да кинәт борылды: — Сез кемнәр? Исем-фамилиягез? Тиз. тиз бул! —дип кычкырды ул тегеләрнең борын тирәсендә бармагын йөртеп. Сугыш чукмарларыннан сасы аракы исе аңкый иде, алар каушап акланырга тотындылар: — Безмени? Ул үзе... Троллейбуста бәйләнә башлады. Идрис алар сизмәгәндә генә тагын аякларын терәде һәм менә дигән худ белән егетләрнең икенчесенең ияк астына тондырды. Егет аһ итеп барып төште, өченче егет бу хәлне күреп торып чапты. Идрис машинага керде һәм: — Киттек! — дип кычкырды. Шофер елмаеп: — Таза кундырасың... Нык өйрәттең, онытырлык итмәдең... Таза!.« Егет икәнсең,— диде. Идриснең бөтен тәне калтырый, кул бармаклары авыртып сызлыйлар, шулай да йөзендә елмаю иде. Кафе каршысында Әхәт аларны көтеп тора иде, Идрис ишекне ачып аңа урын бирде. — Рәхмәт сиңа, Идрис. — Мондый очракта тизлек һәм кинәтлек факторы җиңә! — Троллейбуста бер яшь кызга бәйләнәләр... Эчеп алганнар да сөйләгәннәрен эт җыймаслык! Бер әйттем, ике. туктадылар... Карасам, минем арттан төшкәннәр... Монда аулак, халык йөрми, чалып ектылар, искәрми калдым... — Акылларына килерләр,— диде шофер. — йөрәгең җитеп чыктың бит,— диде Әхәт, сокланып. — Минемме? — диде аңа борылып Идрис.—Күп нәрсәләргә җитәргә тиеш минем йөрәк... Юк, мин сине дә, үземне дә. башкаларны да хаксызга кимсетергә ирек бирмәм. Шуңа ышанасыңмы? — Ышанам. Алар Идрисләргә кайттылар. Бергәләп чәй кайнатып эчтеләр. Байтак утыргач кына, төн урталарында Әхәт Идрисләрдән кайтып китте. Бер атнадан Дилә кайтты. Үзен каршылаучы Идрис янында бәләкәй генә, җитү чәчле юка малайны күреп яшь хатын бик нык гаҗәпләнде. Малай, бер дә ычкынырга җыенмаган кебек, Идриснең олы кулына чытырдап ябышкан иде. — Бу кем? — дип сорады Дилә. — Бумы? — Идрис җан җылысы белән малайның җилкә чокырын сөйде.— Бу безнең улыбыз Айдар. Малайга бу сүзләр көлке булып тоелды, ул тнрә-якны яңгыратып көмеш кыңгырау чыңлагандай көлеп җибәрде. Аннан олыларга күтәрелеп карады. Идрис тә, Дилә дә көлмиләр иде, алар бер-берсенә .'агынышып караганнар да сагаеп нидер тыңланалар...
1968—1969, Казан — Мәскәү